Безнең календарь
Фатих Сәйфи-Казанлының
тууына 120 ел
Фагих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы СәЙфуллин) 1888
елның 22 мартында элеккеге Спасс өязенең Карамалы авылында (хәзер ул
Татарстанның Әлки районына керә) урта хәлле игенче гаиләсендә туган.
Булачак әдип гыйлем алуын Казан мәдрәсәләрендә башлый. Еракларга даны
таралган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлый. Берникадәр вакыт Минзәлә
өязендәге жәдит мәктәпләрендә укытканнан сон, 1906 елда Казанга кайта. Нәкъ
менә шушы елларда ул язучылык-журналистлык эшенә керешә. 1912 елдан 1918 ел
башына кадәр Уфада яши, берничә ел биредәге «Галия» мәдрәсәсендә тарих
фәненнән гыйлем бирә.
Ф Сәйфи-Казанлынын 1906-17 елларда «Йолдыз», «Тормыш», «Ан»,
«Ялт-йолт», «Мәктәп» һәм «Ак юл» кебек гәзит-журналларда әдәби тәнкыйть һәм
публицистикага караган байтак мәкаләләре дөнья күрә. Баштарак язмаларына ул Ф.
Камалов. Исәнбай. Гареб. Бакыр күз. Батыр күз. Чәпи Камали малае дигән тәхәллүс
(псевдоним) куйса, сонрак исә һәрдаим Фатих Сәйфи-Казанлыга күчә.
Октябрь инкыйлабына кадәр ул «Мөкатдәс хезмәт» (1907). «Безнен заман»
(1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» (1916) кебек пьесалар язып,
драматург буларак та таныла.
Инкыйлабтан сон исә Ф. Сәйфи-Казанлы сәяси һәм ижтимагый эшчәнлеккә
чума. Башта Уфада татар эсерлары (социалист-революционерлары) гәзите
«Ирек»нен мөхәррир-нәшире була, ә 1912 елнын гыйнварында, Казанга кайткач,
эсерлар белән арасын тәмам өзеп. Мулланур Вахитов житәкчелегендәге Үзәк
Мөселман комиссариатында эшли башлый. Бер үк вакытта ул татар-башкорт хәрби
мәктәбендә тарих һәм ижтимагый фәннәр дә укыта. Беренче татар совет гәзитләре
«Эшче» һәм «Эш»тә публицистик язмаларын бастыра. Ул Мәгариф. Жир эшләре
комиссариатларында жаваплы вазифалар башкара. 1923-25 елларда «Кызыл
Татарстан»да (бүген—«Ватаным Татарстан» гәзите), «Крәстиян гәзите»ндә баш
редактор булып эшли. Шул елларда ул татар алфавитын гарәп графикасыннан
латинчага (яңалифкә) күчерү эшенә актив катнаша башлый Татарстан Яналиф
жәмгыятенең беренче рәисе итеп гә билгеләнә. 1930-32 елларда «Яңалиф»
журналының жаваплы редакторы була. Сүз уңаеннан, Татарстан мәгариф халык
комиссариаты һәм Совет язучылары оешмасының айлык әдәбият, сәясәт, сәнгать
һәм тәнкыйть журналы буларак чыгарылган «Яңалиф»—хәзерге «Казан
утлары»нын «Безнең юл»дан сонгы дәвамы Журналыбыз бу исемдә латин
имласында 2000-2200 данә тираж белән 1932 елның азагына кадәр чыккан
Ф Сәйфи-Казанлы үз чорынын әдәби хәрәкәтендә бик актив катнаша, татар
классик әдәбиятын өйрәнү һәм аны халыкка җиткерү буенча да зур эш башкара.
1929-31 елларда ул Г. Тукайның—өч, Г. Камалның—ике томлык җыентыкларын
төзеп чыгара 1930 елла исә анын «Өч татар классигы турында» (С. Сүнчәләй. Г
Камал һәм Ф. Әмирхан) дип аталган китабы нәшер ителә. Әдипнең бу чорда ижат
ителгән проза әсәрләрендә: «Елан токымы» (1931). «Кызыл эшелон» (1932), •
Беренче адымнар», «Корбый иптәш» (1933) исемле хикәя һәм повестьларында үз
заманы ачык чагыла.
Әнә шулай киләчәккә зур өметләр баглап, җиң сызганып, ижат дәрте белән
янып йөргәндә генә 1937 ел килеп җитә. Ни кызганыч, әдипнең зур ижат планнары
тормышка ашмый кала—ул репрессия капкынына эләгә. Әдипнең гомер юлы 1938
елнын 5 августында өзелә.
*
Нәҗип Мадъяровның тууына 80 ел
Шагыйрь Нәҗип Гәрәй улы Мадъяров 1928 елнын 3 мартында Арча районы
Кызыл Утар авылында урта х&гле игенче гаиләсендә туган. 1943 елда Кызылъяр
авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан сон, ул үз колхозлары
бухгалтериясендә хисапчы булып эшли 1950-53 елларда армия хезмәтендә була Аннан
тагын туган авылына кайта һәм эшеннән аерылмыйча укып. 1956 елла
бухгалтерларның ел ярымлык курсларын, ә тагын бер елдан Яна Кенәр урта мәктәбен
тәмамлый
1957 елда Н. Мадъяров Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә укырга керә. Дүртенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп. 1960-63
елларда Кызыл юл районында чыккан «Кызыл юл» газетасында, ә 1963 елдан,
районнар берләшкәч, Арчаның «Коммунизмга* газетасы редакциясендә авыл
хужалыгы бүлеге модире булып эшли. Аннары Лениногорск шәһәренә күчеп китеп,
яна ачылган телевидение студиясенә хәбәрче булып урнаша. 1965—1980 елларда
Балтач районынын «Хезмәт» газетасы редакциясендә редактор урынбасары һәм авыл
хуҗалыгы бүлеге модире була. 1980 елла Нәҗип Мадъяров Чаллы шәһәренә күчеп
килә һәм әдәби ижат белән шөгыльләнә.
Н Мадъяровның тәүге шигырьләре «Кызыл юл» район газетасында узган
гасырнын илленче еллары башында ук күренә башлый Беренче шигырьләр
җыентыгы—«Чык бөртекләре» 1960 елда басылып чыга Аннан сон бер-бер артлы
«Син генә уйларымда» (1963), «Уҗымнар уянганда» (1964), «Чәчәк күрдем» (1969)
«Жәйге янгыр* (1970), «Йөз төрле уй» (1976) һ б шигырь китаплары дөнья күрә
Балачагын, яшьлеген авылда үткәреп, гомеренең күпчелек өлешен үз авылы, район
тормышы белән бәйләгән шагыйрьнең иҗатында авыл темасы төп урынны алып тора
1979 елны анын ижат йөзен билгели торган төп әсәрләре тупланган * Рәшәле
офыкларым» исемле зур гына җыентыгы басыла. Шул ук елны Нәҗип Мадъяров
Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителә
Шагыйрь балалар өчен дә күпсанлы шигырьләр, әкиятләр язды. Урга һәм кече
яшьтәге балалар өчен аның дистәгә якын китабы дөнья күрде «Ялкын яллы кара
айгыр* (1966). «Ямьле кыш» (1971), «Утлы кыя» (1978). «Салават күпере* (1988)
«Әби күзлеген эзли» (1997), «Ел айлардан җыела» (2001) һ б
Н Мадъяров юмор-сатира жанрында да нәтиҗәле эшләде «Көлке төенчеге*
(1985), «Әптән Гәрәе мәзәкләре» (1999). «Көлке көлтәсе» (2000) һ б китапларында
анын юмористик хикәяләре, фельетоннары, мәзәкләре тупланган Моннан тыш
вакытлы матбугатта да анын шигырьләре, әдәби язмалары, юмореска-хикәяләре
даими басыла килде
Ижат дәверендә шагыйрьнең төрле жанрларга караган икс дистәдән аргык китабы
дөнья күрде.
Нәҗип Гәрәй улы Мадъяровка 1991 елда «Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре* дигән мактаулы исем бирелде
Н Мадъяров 2002 елның 15 апрелендә вафат булды