Берлекнең яңа әгъзалары
Рафаэль Хәкимов
Хәкимов Рафаэль Сибгат улы 1947 елның 12 февралендә Казанда, шагыйрь
Сибгат Хәким гаиләсендә туа. 1970 елла Казан университетының физика
факультетында укып, радиофизика белгечлеге буенча диплом ала. 1971-73 елларда
Таттранс идарәсендә өлкән инженер булып эшли. Техник белем
иясе булса да, анын хезмәт эшчәнлеге, нигездә,
гуманитар сферада—сәяси-фәлсәфи юнәлештә үсә. Ул
озак еллар Казан университетында һәм культура
институтында укыта. Мәскәү университетының
философия кафедрасында стажировка үтә. Диссертация
яклап, философия фәннәре кандидаты дигән гыйльми
дәрәжә ала. 1989-91 елларда КПСС өлкә комитетының
идеология бүлегендә эшли. 1991 елда Р Хәкимов
Татарстан Президентының сәяси мәсьәләләр буенча
дәүләт киңәшчесе итеп билгеләнә һәм хәзергәчә шул
вазыйфаны башкара. Параллель рәвештә, 1996 елдан
ул—
Татарстан Фәннәр академиясе каршындагы Тарих
институты директоры да.
Үткән гасырның 90 нчы елларыннан башлап Р. Хә-
кимов эшчәнлеге Татарстанның Россиядә һәм
дөньядагы
сәясәте белән бәйле Шушы 15-20 ел эчендә ул,бик күп
илләрдә булып, күпсанлы халыкара җыеннарда, Татарстанның сәяси
мәнфәгатьләрен
яклап чыгышлар ясады, мәкаләләр бастырды, китаплар чыгарды. Анын Россиядәге
федерализм мәсьәләләренә караган хезмәтләре аерым әһәмияткә ия.
Рафаэль Хәкимов ижтимагый-сәяси эшчәнлегенен кайбер сәхифәләре:
Татарстанның Дәүләт суверенитеты декларациясе әзерләүчеләрнең берсе;
Татарстан
белән Россия арасындагы Шартнамә әзерләү комиссиясе әгъзасы; Чечен
Республикасы белән конфликтны бетерү буенча оештырылган РФ дәүләт
комиссиясе әгъзасы Ул, шулай ук. Россия Конституциясен әзерләүдә Татарстан
вәкиле булып катнашты. Бүгенге көндә дә «Россиядә федерализм үсеше
перспективалары* проекты авторы Соңгы елларда Тарих институтында татар
халкының тарихына багышланган дистәләгән фундаменталь китаплар чыкты.
Аларның дөнья күрүендә Р Хәкимовнын өлеше зур.
Рафаэль Хәкимов—төрле нәшриятларда басылган «Метаморфозы духа»
(К вопросу о тюрко-татарской цивилизации), «Где наша Мекка?», «Смешная
политика» һ. б. китаплар авторы. Журналыбыз авторы буларак, анын кайбер
әсәрләре безнен «Казан утлары» журналында да дөнья күрде
Аның балачагы язучыларның Аккош күле буендагы дачада үтә, ә соңгы егерме
елда Идел ярындагы Боровое Матюшинода яши. Ул—Татарстанның җилкәнле
спорт
буенча федерация президенты.
Рафаэль Хәкимов—сәяси һәм тарихи темаларга язучы публицист буларак, 2007
ел ахырында Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде
&
Гөлфия Исхакова
Сонгы елларда Язучылар берлеге, гомумән әдәби жәмәгатьчелек тарафыннан,
Татарстаннан читтә яшәүче авторларга игътибар көчәя төште Язучылар сафына
әгъза итеп Башкортстан. Пермь. Төмән. Ульян һ б төбәкләрдән төрле яшьтәге,
төрле хезмәттәге каләм ияләре кабул ителде. Байтак шигырьләр һәм Ижау
басмаханәләрендә чыккан китаплар авторы Исхакова
Гөлфия Заһит кызы да әнә шундыйлардан
Ул 1957 елда Татарстаннын Әлмәт районы Кәләй
авылында туган. Соңрак Лениногорск районының
Мөэмин Карагай авылында яши һәм урта мәктәпне
шунда тәмамлый. Гомеренең төп өлеше Удмуртиянең
Воткинск шәһәре белән бәйле: гаилә, эш. ижат Гөлфия
Исхакова шигърияткә зур хезмәт юлы үтеп килгән кеше.
Ул Воткинск машина төзүчеләр техникумын тәмамлый,
озак еллар заводта техник-технолог булып эшли. Үзгәртеп
кору еллары килгәч, ул татар иҗтимагый хәрәкәтенә
кушыла, милли юнәлештәге мәдәни чараларда актив
катнаша. Биш ел дәвамында «Юбилейный» исемле
мәдәният йорты каршындагы «Дуслык» ансамблснсн
җитәкче урынбасары була, ә 1993 елны үзе «Тургай» дигән
ансамбль оештыра. 1994 елдан республика күләмендә татар телендә чыга башлаган
«Яңарыш* газетасына килә һәм хәзер дә шул редакциядә эшләвен дәвам итә. Актив
ижат эше белән шөгыльләнә башлавы ла шул елларга туры килә Күпчелек
шигырьләре ии әүвәл шул «Яңарыш» газетасында дөнья күрә дә Соңрак кайбер
шигырьләре, жырлары «Мәдәни жомга» газетасында. «Казан утлары-. «Идел»
журналларында басыла башлый
2002 елда Гөлфия Исхакованың Ижау шәһәрендә «Яхтарыма кайтам» дигән шиI
ырьләр китабы чыга Китапка кереш сүзне шул төбәкмен шигъри аксакалы Риза Шәфи
язган. Ә үткән ел шул ук Ижауда Г Исхакованың—«Ак моң алып каеннардан» дигән
икенче китабы дөнья күрде.
2007 елның декабрь аенда, Кабул и гү коллегиясенең карары нигезеңдә. Татарстан
Язучыларынын идарә утырышында Исхакова Гөлфия Заһит кызы Татарстан Язучылар
берлегенә (тәкъдимнамә бирүчеләр—Фирая Зиятдинова. Шаһинур Мостафин. Ләйсән
Кәшфи) кабул ителде