АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Ашытбаш авылы
Ашытбаш авылы Арча районында, район үзәге Арча эшчеләр бистәсеннән 30
Казаннан 95 чакрымда урнашкан
Авыл тарихи чыганакларда искә алына.
XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д. А Корсаков белешмәсендә Ашытбаш
авылында 120 ясаклы татар яшәгәнлеге күрсәтелә
А. Артемьев жыентыгынла билгеләнгәнчә. Ашытбаш (Печән пакуслары)
авылындагы 100 хуҗалыкта 394 ир-ат һәм 368 хатын-кыз исәпләнгән, авылда мәчет
булган. И А. Иэносков Ашытбашнын икенче исемен Печән Пакуслары (Сенные
Покосы) дип биргән Ашыт суы ярына һәм Уржум сәүдә юлынын ун ягына утырган
бу авыл җирләрендә, бигрәк тә Ашыт суы башланган урыннарла. бик әйбәт печән
үскән Икенче исеме шуна нисбәтән барлыкка килгән Авыл янында борынгы
зират бар. Авылнын 120 хуҗалыгында ислам дине тотучы 477 ир-ат һәм 416 хатын-
кыз яши. алар Печән Пакуслары авылы җәмгыятенә кергәннәр Халыкнын тормыш-
көнкүреше әйбәт, кәсепләре: балта эше. умартачылык, мич чыгару Анда вак-төяк
сата торган ике кибет, су тегермәне бар. 1898 елгы җыентыкта Ашытбаш авылы
татарлар яши торган урын итеп күрсәтелә К. П Берстелъ җыентыгында Печән
Пакуслары (Ашытбаш) авылында 919 татар кешесе яшәгәнлеге әйтелә Н Б
Борһанова мәгълүматларына караганда. Ашытбаш авылы халкы июнь ае уртасында
күршедәге Кысна, Иске Иябаш. Яна Иябаш. Яна Кырлай авыллары халкы белән
бергә Иябаш җыенын яисә Кырлай җыенын бәйрәм иткән
«Аксияк нәсел шәҗәрәсе» текстын 1973 елда уздырылган археология
экспедициясе
вакытында Татарстанның Арча төбәгенә караган Ашытбаш авылында Гатауллин
Шәйдулла агайдан Марсель Әхмәтҗанов язып алган. Шәҗәрәнең язма легендала-
ры юк. әмма авыл картлары Аксиякнен Олы Мәңгәр кешесе булуын сөйлиләр
Кайбер мәгълүматларга караганда, Аксияк шәҗәрәсе 1930 елларда «Крәстиән
гәзитәсе*ндә басылган булган
Атамасында Ашыт сүзе катнашкан Ашытбаш авылы оешу турында мондый бер
ривайәтне 1971 елла Арча районы Ашытбаш авылында Гатауллин Шәйдулладан
Марсель Әхмәгжанов язып ала.
Ашытбаш авылына XVII гасырнын икенче яртысында Мәнгәр авылыннан ике
бертуган—Тимербулат белән Акбулат дигән кешеләр килеп утыралар Атар килгән
чорларда бу урында Уразай дигән чирмеш яшәгән. Авыл нигезлә шушы өч гаиләдән
башланып китә Бүгенге Уразаев фамилияле кешеләр шул Уразай токымыннан
икән
Төрле кавемнәрнең ызгыш-талашсыз бергәләп гомер итү үрнәге түгелмени бу?
1765 елда Апаз. Иябашларны чукындырырга Әҗем ягыннан яу килә Ул вакытта
авылда илле-алтмыш йорт була. Апаз ягыннан бер атка атланган кеше килеп
«Качыгыз, яу килә!»—дин Ашытбаш авылына хәбәр сала. Бу хәбәрне ишетеп, авыл
халкы урманга кача Яу. бу авылда төрле катнаш халык икән дип. Ашытбашка күп
туктап тормый, хәзерге Иябаш якларына юл тота Әмма халык, кача-посд булса
булса да. үз диннәрен тоткан. Чукындыру кан кою белән барган Арчага хәтле
сузылган Кан елгасында чукынырга теләмәгән татарларның каны тулып аккан
Иябашта бер хатын кешеләрне такмаклап уятып йөргән
Дәвачы, һашы журналмын, 2006 елт 6 санында.
в. .к
V . М 3
Уяныгыз, уянчы.
Югары очта яу
бар. Түбән очта
туй бар
Унике мәчетле Миһербан авылы тар-мар китереп туздырылган, яндырылган.
Халкы өч авылга бүленгән: Әзәк, Иске Иябаш. Яна Кырлай.
Халыкны чукынырга ирексезли башлагач. «Чукынам» дип беренче ризалашкан
кеше Әзәк исемле булган. Шуннан ул торган авыл Әзәк булып киткән. Әзәк авылы
халкы Азак-Азов буйларыннан килеп утырган.
1773 елда Пычак авылыннан Гомәр дигән кеше килеп, Ашытбашта Пугач ев
манифестын укый. Авыл халкы бу Гомәрне бик яраткан. Пугачев Арчада торган
вакытта, анда тугыз олау азык-төлек илткәннәр
Ашытбаш авылында Шәйдулла Гатауллиннан 1972 елда Марсель Әхмәтжанов
язып алган «Әхмәтсафа» дип исемләнгән көнкүреш ривайәтендә мондый вакыйга
турында сөйләнә. Әхмәтсафа үсеп буйга җиткәндә бик уңган егет була, үзе авылда
Гөлзифа исемле кызны бик яратып йөри Аның Гөлзифасы бер кашык су белән
йотарлык, ин матур, ин чибәр кыз була. Гөлзифага авылнын бай егетләре дә
кызыгып йөриләр икән. Алар кызны кулга төшерергә бик тырышалар, ди. Ләкин
Гөлзифа Әхмәтсафаны гына ярага. Бу хәл авылнын бай егетләре һәм кызлары
арасында зур көнчелек тудыра. Атар Әхмәтсафа белән Гөлзифадан үч алырга
телиләр. Әхмәтсафа яшьләр арасында бик данлыклы була, кичләрен скрипкада
уйный, яшь егетләрне җырлата.
Ул замандагы гадәт буенча, яшьләр, староста һәм муллалар йорты яныннан
узганда, уйнап яки җырлап узмаганнар. Әхмәтсафа исә бу гадәтне еш кына боза
торган була. Шуна күрә авыл байлары һәм дин әһелләре дә аны дошман күргәннәр.
Шунын өстенә, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бервакыт волость старшинасын канга
батканчы кыйнап, бер амбарга ябып, бикләп куялар. Ахырдан «бу эштә
Әхмәтсафаның да катнашы булган икән», дигән хәбәр тарала Авыл кешеләре
Әхмәтсафаның Зөбәер Зарифы белән бик дус булып йөрүен беләләр. Ә Зариф үзе
яшерен оешмалар белән элемтә тоткан бер кеше була.
Менә бервакыт, җәйнен бер матур төнендә, тирән йокыда чагында, Гөлзифаның
бер чәч толымын кисеп китәләр.
Бу эштә гаеплеләрне эзләп, барлык урыннарда тикшерү уздыралар Ахырдан, ул
кискән дип, Сафага яла ягалар. Дин әһелләре Сафаның бөтен гөнаһларын күрсәтеп,
шикаять язалар.
Күп тә үтми, бу хакта суд була. Суд Әхмәтсафа Мөхәммәтлатыйф угылын
гомерлек сөргенгә хөкем итә.
Шулай итеп Сафаны сөргенгә җибәрәләр Сафа үзе китсә дә, авыл халкы аны
онытмый. Аның уйнаган көйләре һәм җырлары бик озак халык авызыннан төшми. .
Ашытбашы атамасы авылнын Ашыт суы башланган урынга урнашуына
мөнәсәбәтле рәвештә бирелгән.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, авыл халкы 5 нәселгә берләшеп килеп
утырган һәм авыл нигезләгән: Уразай нәселе. Аксөякләр нәселе. Урак һәм Зуратлар
нәселе, Иммәмәт. ягъни Мәмәт хуҗа нәселе, Иштирәкләр нәселе.
Уразай нәселен халык болай сөйли. Нәсел башы мари булган. Заманында Уразай
бабай авылда бай тормышлы хуҗалыктан саналган Аның уллары туганнары белән
4-5 хуҗалык булып шушы авыл оешасы урынга күчеп килгәннәр. Марилар авылда
ин күп таралган нәселдән саналган, ягъни авылнын ярты халкын тәшкил иткән
Тагарлар белән марилар бергә тату гомер иткән, бәйрәмнәрне дә бергә уздырганнар.
Марилардан соң 4 хуҗалык булып тирә-юнь авылларыннан татарлар күчеп
килгән: Олы Мәңгәрдән—2, Орнаштан-1. Түбән Сәрдәдән- 1 хуҗалык. Күчеп килгән
кешеләрдән туган балаларның балаларын шул кешеләрнең нәселеннән дип атап
йөргәннәр, һәрбер нәсел аерым чәчүлек җирләрен биләгән һәм басуларны шул
нәселләрне башлаган кеше исемнәре белән атап йөрткәннәр Аерым җир
мәйданнары, елга-инеш атамалары шул вакытлардан калган: Мәмәт елгасы Айтуган
елгасы, Каз-күз елгасы, Бужна елгасы, Жәмкә елгасы һ. б.
Аксөяк нәселе турында авыл олылары болай сөйли. Нәсел турындагы
язмаларны
шул ук нәселдән булган Сәйфелмөлек бабай башкарган. Бу язмалар ахырдан Гомәр
бабайга күчә. Анын Зарифҗан исемле улы язмаларны кадимчәдән җәдитчәгә күчереп
яза. Шуннан сон бу язмалар Гомәр бабаинын өлкән улы Госман к> лынла саклана.
Аксөяк баба Акполат һәм Тимерполат исемле бабаларынын нәселен дәвам иткән
Аксөякнен улы Күксөяк. анын улы Иртуган. Иртуганның балалары Иштуган.
Ишмөхәммәт. Ишморза һәм Ишбулат булган.
1879 елда авылның Габдерәшит исемле кешесе тегермән салдыра Ул 1952 елга
кадәр эшли. Әтисе үлгәч, тегермән анын улы Хәбибуллага кала.
1914 елда авылның аръягына яна мәчет салына. 1938 елда анда пожар була. 1992
елда авылда яна манаралы мәчет төзелде.
1930 елда янган клуб урынына 1931 елда янасы төзелгән 1936—1937 елларда
авылда 8 класслы зур агач мәктәп салынган, 1992 елда ул урта мәктәпкә
әйләндерелгән.
Авылда кибет, китапханә, балалар бакчасы, медпункт эшли.
Ашыгбаш авылы атамалары да үзенчәлекле: Кәжә басуы. Әзәк авылы янындагы
Туйгелде кыры. Уянчы елгасы. Кан елгасы. Сәетҗан елгасы янында Иске Ашытнын
бер кешесе базарда кемнедер үтергән дә. шушында качып яткан дип сөйлиләр Авыл
яныннан Ашыт һәм Шушма елгалары ага. Ашытбаш белән Кысна елгалары арасында
зур буа төзелгән. Елга аръягында Кәҗә басуы Анын бер кырыенда Артышлык (монда
артыш агачлары, чыршылар үсә. шундагы аланда ел саен сабантуе уздырыла), бер
япанда Иске зират урын азган. Иске зират яныннан сукмак уза. Зират янында гына
артыш, чыршы агачлары үсә Каберлекнсн чардуганнары сакланмаган Авылда тагын
Яңа зират бар Аны чистартып, рәшәткәләрен төзекләндереп, буяп торалар
Авылдан 3 чакрым ераклыкта урман башлана, аны Кырлай урманнарының дәвамы
дип йөртәләр. Авылнын бер ягында Ак чишмә исеме алган кизләү челтерәп ага.
Авылга су колонкалар аша килә. Күп кешеләр суны өйләренә үк керткәннәр, авылда су
кытлыгы юк. 1991 елдан бирле авыл халкы табигый газ яга
Авылда 3 күпер бар: Олы күпер. Атау күпере һәм Су күпере Басуларның
күренеклеләреннән Текә тау басуы, Кәжә басуы һәм Туйгелде басуларын искә алырга
мөмкин
Текә тау басуын хәзер Сталин басуы яисә Поселок басуы дип тә йөртәләр Текә тау
басуын бер яктан урман, икенче яктан Коек елгалары аерып тора Басунын мәйданы
206 гектар. Элек аннан Кысна авылы халкы файдаланган
Кәжә басуы авылнын төньягында, ин якын басуларның берсе. Аны төньяктан
Кысна авылы басулары, көнчыгыштан Үрнәлс елгасы, көньяктан Авыл елгасы
көнбагыштан Яу елгасы чикләп тора. Басуда бер күл бар Чәчүлек җир мәйданы 140
гектар. Басу борынгы заманнарда дәүләт яисә казна урманы дип йөртелгән XIX йөз
башларында бу җирне урманнары белән дәүләт урман идарәсеннән Кышкар
авылының Муса исемле бае сатып ала. Авыл халкына ул урман агачларын кигереп
сага торган була. Муса бай вафаг булганнан соң ул җирләр анын улы Мортазага кала.
Урманның киселгән җирләреннән басу ясыйлар һәм иген чәчә башлый 1 лр Авылга
каршы елганын болыннары барысы да Муса байныкы булган Шуна аны бай болыны
дип йөрткәннәр. Хәзер ул болыннарда урам һәм йортлар, элек исә җыен, сабантуйлар
шунда уздырыла торган булган
Туйгелде басуы авылнын көньягында, ул—ин ерак басу Коньякта ул Яна Кырлай
басулары белән чикләнә, ә көнчыгышында урман, авыл ягында Чүк елгасы
көнбатышта Жаннык. Сәетҗан елгалары. Туйгелде басуы элек Әзәк авылы җир тәре
булган. Анда элек куе әрәмәлекләр булган дип сөйлиләр. Хәзер ул җирләр чәчүлеккә
әйләндерелгән.
Бүген авыл зурая һәм матурлана бара. Хуҗалыклар саны 180 исәпләнә . I хәзер
«Ашыгбаш» исемле күмәк хуҗалык булып аерылып чыкты Авылда яма тораклар
йортлар торгызылды. 1992 елда авышта асфальт заводы, җиргә ашлама сибү өчен
самолет төшәргә аэродром төзелде, амбарлар ишегалдына асфальт салынды. Авыл
яныннан үтә торган олы юл да асфальтлы
Соңгы елларда Ашытбаш авылында зур үзгәрешләр булган Анда матур гына
агач мәчет үсеп чыккан. Урта мәктәп, агач клуб, балалар бакчасы, медпункт, таш кибет
эшли. Амбар, гараж, фермалар да төзек. Авылда ике катлы кирпеч мәдәният йорты,
кирпеч мәктәп салына башлаган.
Авыл яныннан Арча-Шушмабаш дамбасы уза. Асфальт әлегә Ашытбаш авылына
кадәр генә, ләкин тиздән Ашытбаш—Шушмабаш, Ашытбаш—Акчишмә юлларына да
асфальт жәю күздә тотыла.
Авылны басулар һәм тугайлар әйләндереп алган. Юл кырыйларына яшь
агачлардан каен, сирень куагы утыртыла. Кысна авылы белән Ашытбаш арасында
плотина корылган, Артышлык янында хәзер каз-үрдәкләр коена, карп балыгы
үрчетмәкчеләр. Кич белән кояш баешында бу урын аеруча матур.
Ашытбаш кешеләре бәетләр ижат итәргә маһир. Шундый бәетләрнең берсе
«Резидә бәете». 1982 елның көзендә медпункт янындагы күпердән чыкканда комбайн
елгага ава. Сенлесе өчен кырга эшләргә чыккан Резидә һәм анын атасы фаҗигале төстә
һәлак булалар. Бу фаҗига бар авылны тетрәндерә, Резидәгә багышлап бәет чыгарыла.
Комбайн ауган җирдә елга кып-кызыл кан була. Шуннан бирле авып халкы елганың
комбайн ауган ягына төшмәскә тырыша. Бу бәетне һәм «Рамил бәетен» Сәкинә
Хәнәфиева чыгарган.
Бер мең дә тугыз йөздә Әнием мине көтеп алдың
Сиксән икенче елларда. Кайтыр көнемне санап.
19 яшьлек кыз үлде Инде мин исеңә төшкэч
Көзгә таба чорларда. Кайнар яшьләрең тамар.
14 нче август төнне Кичке
сәгать уннарда. Комбайн
белән аудылар Сикәлтәле
юлларда.
Туган авылым Ашытбашка
Ялга диеп кайттым мин.
Иртә таңнан әти белән
Кырга чыгып киттем мин.
Көне буе киң кырларда
Комбайнда эшләдем.
Ашытбашның урамында
Үлермен дип белмәдем.
Сеңлем өчен кырга чыктым
Ял итсен диеп бераз.
19 яшьтә үлдем мин
Гомерем булды бик аз.
Комбайн өстемә төшкәч
Тыннарым бик тиз бетте
Шушы яшьтән газиз башым
Кабер эченә китте
Резидә үлгән дигәч тә Әни
ниләр уйларсың ?
Мин җан биргән урыннардан
Көнгә ничә урарсың?
Әткәй, әнкәй, туганнарым
Бик зур кайгы... түзегез.
Япь-яшь килеш каберләрдә
Ята сезнең кызыгыз.
Соңгы кат мине күрергә
Дус кызларым кайтырлар.
Эшли торган цехларымда
Минем хәлне әйтерләр.
Иң соңгы әйткән сүзләрем.
Әти. китмәс күңелеңнән.
Ашытбашның зиратында
Минем гәүдәм күмелгән
Мине якын күргәнегез
Килегез зиратларга
Гомерләрем киселде бит
Яшьлек чәчәк атканда
Инде минем киемнәрне
Киегез туганнарым
Әнкәй, сиңа карт көнеңдә
Ярдәмчең булалмадым
Калды инде әткәм-әнкәм.
Туганнарым, кырларым
Магнитофон тасмасында
Калды минем җырларым
Минем шундагы җырларны.
Авылдашлар, җырлагыз
Тавышым—соңгы истәлегем
Беркайчан да бозмагыз.
Кызың үлде, әни, йөрәгеңдә
Үлчәүләргә сыймас кайгың бар.
Минем язмыш шулай булган инде.
Әнием бәгърем, зинһар, кайгырма.
Рамил, җаным. син дә зинһар очен.
Мин үлде дип имә башыңны Авыр
кайгы, ләкин түз бәгърем. Миннән
башка ярлар табызыр
Нигә, нигә минем гомерем ип лай
Иң күңелле чакта өзелде?
Гәмерләр өзелде.
Әниемдә калды газабы Мәхәббәт
өзелде Рамиз.
Син тап инде минем дәвамны
Син каршыма килдең минем.
Рамиз, нигә йөрәк ике уйлады 9
Нигә әтием, син дә миңа шунда
«Бар син. кызым, утыр».
—димәдең
Хуш. әнием, .минем иң кадерлем.
Күр син мине көн дә төшеңдә
Газиз базаң шулай һәлак булды
Ашытбашның зәңгәр кичендә
Нигә, нигә язмыш шулай. Рамиз безне
читкә каерды?
Резидә үлгәннән соң сөйгән егете бик нык кайгыра. Ләкин тормыш дәвам итә
Рамил Жәүһәрия исемле кызга өйләнә Туйлар үткәч Рамил эшкә чыга Шул көнне аны
машина таптап үтерә. Бу вакыйга 1985 елны була. Егетнен бәхстсехтеге турында
«Рамил бәете» дигән бәет чыгарыла...
Авылда һәр хуҗалыкта газ яна. күп кешеләрнен өенә су кертелгән. Йортлар төзек,
матур итеп буялган. Авыл зураюга йөз тота.