Забастовка
Совет хакимияте чорында эшчеләр барысына да түзеп яшәделәр, бернинди ачыктан-ачык ризасызлык белдерүләр, эш ташлаулар, забастовкалар булмады дигән фикер яши. Дорес түгел бу! Мин үзем 1957—1965 е.хтарда Уралнын тоташтан диярлек эшчеләр шәһәре булган Магнитогорскида тордым Тозү трестынын тимер юлында, паровозда эшләдем Безнен шәһәргә Кемерово шахтерлары күтәргән зур чуалышлар турында хәбәр килеп иреште Анда эшчеләр ашханәләрендә хезмәт күрсәтү, ризыкларның сыйфаты бик түбән булган. Торле түрәләр һәм чиновниклар эшчеләрнең ихтыяҗларына төкереп караган. Менә көннәрдән бер көнне атаклы пролетариат баш күтәрә Ашханәләрне, идарә биналарын ватып- җимереп ташлыйлар, ул хәрабәләрне куәтле бульдозерларга утырып җир белән тигезлиләр Котлары алынган шахта идарәсе түрәләре алдына катгый таләпләр куялар. Ачулары тәмам кабарган баш күтәрүчеләрне гаскәр чакыртып кына тынычландыра алганнар Әмма эшчеләр куйган барлык таләпләр дә үтазгән Ә төп гаепне идарәче түрәләр һәм чиновниклар өстенә китереп салганнар. Алар тиешле җәзаларын алган Безнен Магнитогорскида да булды андый эш ташлаулар Хәтта бер генә дә түгел, ике тапкыр' һәм аларнын икесенә дә мин үзем шаһит булдым Тимер юлда поездларны тартып йөргән локомотивлар өчен генә түгел, вагоннар өчен да аерым деполар бар Биредә аларны рәтлиләр-төзәтатәр. күп йөреп гузган тәгәрмәчләрен алмаштырып куялар Беркөн безнен паровоз бригадасын шунда җибәрделәр Монда инде смена буена хәрәкәттә буласын, түгәрәк эчендәге тиендәй әйләнәсен. Төзәтәсе вагоннарны аралап депога кертергә, ә инде төзәтелгәннәрен станция юлларына чыгарып куярга кирәк Ярый, без смена башында депо капкасы янына килеп туктадык, ә анда гомер булмаганны, бернинди хәрәкәт-фәлән сизелми, хәтта безне каршы алучы да юк Берничә тапкыр гудок биргәч кенә олы капкадагы кечкенә ишек ачылды, аннан безгә таныш слесарь Василий дәдәй чыкты.
— Без эш ташладык бүген, егетләр. Бүген бездә—забастовка' Әгәренки без куйган таләпләрне үтәмиләр икән, эшкә башламыйбыз да,—диде ул мыегын бик тәвәккәл төстә кабартып һәм әйтте —Ә сез кире кайтып китегез Бүген монда сезгә эш булмас.—диде һәм кире депога кереп тә китте
Без исә үз колакларыбызга үзебез ышанмыйча тордык Нәрсә диде сон әле бу дәдәй. «забастовка» диде түгелме?! Сон. забастовка бит инде ул аларда— капиталистик илләрдә генә була. Мин үзебезнең машинист Саша белән вагоннар ялгаучы Иванга карадым. Алар да бик аптырашта торалар иде —Әйдәмәкәй без дә депога керәбез! Ничек була икән ул баш күтәрү* Шуны күрербез,—дидем мин үзем эчтән куркып кына
-Әйдә. Ул-бу була калса, безгә нәрсә, чыгабыз да таябыз.-диде Иван да һәм без тәвәккәлләдек Паровоз будкасында Саша гына калды
Кешеләр генә үтеп йөри торган тар ишектән керсәк, андагы хатләр! Депо тулы халык, тик берсе дә эшләми Кешеләрнең йөзендә ачу. тәвәккәллек, күбесе тәмәке төтәтә. Ниндидер авыр, шомлы халәт Эшчеләр, дулкынланудан.
күрәсен, бер урында гына басып тора алмыйлар, йөренәләр. Түрдәрәк, сәхнә кебек биек урында, депо түрәләре. Ул арада шәһәр комитетыннан, тресттан яхшы киемле күркәм адәмнәр килеп төште. Күрәбез, алар да бик дулкынлана, араларында култык асларына папкалар кыстырган елгыр адәмнәр йөренә... Әйе, эшләр зурга киткән биредә.
Менә шәһәрнең төзелеш тресты башлыгы Анкудинов үзе сәхнә атдына чыкты Мәһабәт гәүдәле, кырыс йөзле бу түрәне бөтен шәһәрдә бик яхшы беләләр, ихтирам итәләр. Ул кулын күтәреп игътибар сорады, бик жай гына сүз башлады:
—Иптәшләр, тынычланыйк әле. Бу сезнен сәяси чыгышка әйләнә күрмәсен Без, әлбәттә, хәлне бик җентекләп тикшерербез. Ә хәзергә әйбәт кенә эш урыннарына таралышыйк,—диде
Әмма ләкин депо халкы аяк терәп каршы төште:
—Юк, таралышмыйбыз!
—Мондый шартларда эшләп булмый.
—Хәзер без куясы таләпләр үтәлмәсә, беркем дә эшкә башламаячак!
—Алайса, берегез генә сөйләсен,—диде җитәкче.
Шунда эшчеләр арасыннан Андрей дәдәй алга чыгып басты. Ап-ак зур башлы, олпат гәүдәле, нәкъ борынгы эшчеләр кебек итеп кин күн алъяпкыч япкан тимерче Андрей дәдәйне барысы да белә, хөрмәт итә иде. Аны Анкудинов үзе дә белә булып чыкты.
—Рәхим итегез, Андрей дәдәй, курыкмыйча сөйләгез!—диде ул ихтирам белән.
—Син, Леонид Георгиевич, кайчандыр үзең дә гади эшче булган кеше Син безне аңлыйсын, эшләрнең ничек барганын да бик беләсен. Сон бит, Борчак патша заманында да эшче болай яшәмәде. Син анын монысын да беләсен... Безнен нормировщик Чувашин чыксын әле!—диде өлкән эшче.
Сәхнә алдына олы яшьтәге, бөтен йөзен диярлек каплаган зур күзлек кигән, алга йөгенгән тәбәнәк гәүдәле, ябык кына бер адәм чыгып басты.
—Әйтеп бир әле шуны, Чувашин!—диде ана Андрей дәдәй.—Әле быелнын башыннан гына да безнен расиенкаларны ничә тапкыр кистен син9 Менә мин. алтынчы разрядлы тимерче, күпме генә эш хакы алам хәзер? Айлык ике йөз сум акчага мин ишле гаиләм белән ничек көн итәргә тиеш? Шуны әйтеп бир син. Дөресен генә әйт!—дип боерды тимерче.
Чувашин тагын да йөгенә төште Бик курыккан, каушаган төстә әле үзеннән җавап көткән эшчеләргә, әле түрәләргә карап алды. Тегеләрнең берсе «сөйләргә мөмкин!» дигәндәй баш каккач кына сүзгә кереште. Анда да төпле сүз әйтә алмады.
— Без нәрсә? Гаеп бездә түгел. Расценкалар алар безгә өстән төшә. Алтынчы разрядка ике йөз сум аз инде ул анысы. Без дә берни эшли алмыйбыз —дип сөйләнде
—Ә сез нинди таләпләр куясыз, Андрей дәдәй?—диде Анкудинов.
—Без халык белән болай киңәштек. Булмастайдан кубып сорамыйбыз. Әмма үзебез куйганнан бер карыш та чигенмибез дә. Алтынчы разрядка—өч йөз илле, дүртенчегә—ике йөз илле. Безгә әлегә шул да җитеп тора. Тамак туйса, азрак өс-башка алырга булса, шул ярар. Күрәсез, безнең таләпләр икътисади, бер кәлимә сәяси сүз әйтмибез!—диде Андрей дәдәй нык итеп Бөтен халык гөрләтеп кул чапты
Түрәләр сәхнә артына кереп киттеләр. Озак кына киңәштеләр алар анда. Әмма эшче халык сабыр гына көтеп торды, тәмәкесен тартты. Бернинди тәртип бозу, сүгенүләр, кычкырулар булмады. Бераздан шул ук Анкудинов чыкты.
—Сез куйган шартлар тулысынча үтәлә. Иптәшләр, киләсе айда ук үзегез билгеләгән күләмдә хезмәт хакы алачаксыз!—диде башлык күнелле итеп.—Ә хәзер, рәхим итеп, барыбыз да эшкә башлыйк. Карагыз, бу инде бернинди
эш ташлау-фәлән булмасын Эш турында кинәшмә генә булды бу. Үзегез дә бик шапылдап йөрмәгез. Шулай дип килешик!—диде ул. Түрәләр алар ничек сөйләшергә кирәк икәнен беләләр иде шул.
Ләкин әле тагын бер таләп ишетелде
-Нормировщик Чувашинны эшеннән азат итегез. Ул инде бодай да күптән пенсиядә. Утырмасын безнен муенга атланып!
—Монысы да үтәлер!
Һәм ни диярсез?! Деподагы эшче халкы куйган барлык таләпләр үтатде. Вагон төзәтүчеләр үзләре билгеләгән хезмәт хакын тулысынча алдылар Чувашин да инде депода бүтән күренмәде. Әмма, трест управляющие сылап кына куйганча, эш турында гади генә кинәшмә булмады бу. Ә чын забастовка, эш ташлау булды. Әгәр шунда эшчеләр куйган таләпләр үтазмәсә. түрәләр тупаслык күрсәтсә, эшләр кая киткән булыр иде тагын?
Нәкъ шундый ук икенче забастовканы мин калибровка заводында күрдем Бу заводта күп төрле әйберләр: ак калай, кадак, төрле юанлыктагы тимер арканнар, тагын бик күп әйберләр ясыйлар. Продукциянең зур күпчелеге, аеруча ак калай, тугандаш социалистик илләргә чыгарыла. Без шунда төялгән вагоннарны алып чыгарга дип бу завод цехларына еш керәбез Ин яхшы калай төргәкләренә һиндстан. Куба. Корея. Вьетнам кебек илләрнен мөһерләре сугылган була Кайбер калайлары бозык, кәкрәйгән- бөгелгән төргәкләр үзебезгә кала... Менә шушы завод та өч көн буе эшләмәде Хезмәт хакын күтәрүне таләп иттеләр. Әмма биредә эшләр бездәгечә наять кенә төгәлләнмәде. Зур бәхәсләр, каршылыклар килеп чыкты Ахырда хезмәт хакын күтәрделәр күтәрүен, тик унлап эшчене төрле срокка төрмәгә яптылар Үзара сөйләшүне бозып заводта эш башламакчы булган адәмнәрне, ягъни штрейкбрехерларны тотып кыйнаган өчен. Усал ниятле хулиганлык ясаганнар дигән булып.
Ул елларда хезмәт хакыннан, гомумән тормыштан ризасызлык белдерү, түрә -коммунистларны, хакимиятнең үзен дә тиргәү, алар тарафына бик тозлы сүзләр юллау бар халык, шул исәптән тимер юлчылар арасында да бик кин таралган бер күренеш иле. Бездә машинист Евгений Назаров аеруча каргана, үзебезнең башлыкларны бер дә яратмый, хакимиятне туктаусыз сүгә иде. Ул. богылдай гәүдәле олпат адәм, кайчандыр үзе депо начальнигы булган, күп эчкәне очен эшеннән алганнар. Евгений Петровичның тамак бик зур. бер утырып ашаганда бөтене белән ипи. килосы белән колбаса кирәк, һәм ул хезмәт хакын арттыру мәсьәләсен бик ансат һәм үзенчәлекле генә хәл итеп куя.
— Нигә безгә акчаны болай бик аз түлиләр?!—дип кычкыра ул үзенен куәтле тавышы белән.—Әгәр дә инде акчалары житми икән, бассыннар шул акчаны ике тапкыр күп итеп. Безнен илдә кәгазь беткәнмени'’ Түләсеннәр безгә ике тапкыр артык итеп. Шуна да башы житми микәнни ул югарыда утырган дуңгызларның? Аналарын! —дип. дәү йодрыгын югары күтәрә, каядыр яный ул.
Бездәге социалистик системаның кризиска кереп бару гамәлләре булган бу. Һәм безнең ил житәкчеләренен, Мәскәү Кремлендә жыелып утырып йөдәп беткән картларның шушы кризисны ерып чыгарга гакыллары җитмәде. Эчтәлеге нинди әйбәт системаны җимереп төшерделәр
Юлбашчы башы
Бу хәл дә Магнитогорск шәһәрендә булды.
Биредәге бөтен дөньяга билгеле металлургия комбинаты Урал суынын сул як ярына, ягъни Азия кыйтгасына урнашкан Ә шәһәр үзе ун як ярда, ягъни Европада Димәк, шәһәрдән комбинатка эшкә барган адәм кон саен Европадан Азиягә һәм киресенчә үтеп йөри
Әллә ничә чакрымнарга таралып, күккә кара төтен болытлары күтәреп утырган бу комбинат янында күпсанлы идарә биналары, кунакханә, ә алар каршында иркен мәйдан бар. Ул завод идарәсе мәйданы дип атала. Менә шул мәйдан уртасында, бирегә килгән бар халыкны, чит ил кунакларын да каршылап, бөек юлбашчыбыз Сталин һәйкәле торды. Кап-кара чуеннан коелган, биниһая зур, мәгърур һәйкәл иде ул. Бер катлы йорт хәтле аслыкта юлбашчынын кимендә ун метр биеклегендәге сыны тора, ул кулын гадәтенчә күкрәгенә куеп, кин адым белән алга атлый янәсе. Йөзендә кырыслык, тәвәккәллек. Бу мәнге тутыкмый торган чуеннан коелган юлбашчы шушында мәңге басып та торыр кебек иде.
Әмма мәңгелек нәрсәләр юк, заманалар үзгәрә шул. Хакимияткә Н.С.Хрушев килде һәм... барыбызга да Алланын үзедәй булып күренгән юлбашчыбызның хисапсыз һәйкәлләре астына да су үтеп керде Халыклар атасының асылда кем икәне ачылды һәм ул һәйкәлләрне урыннарыннан, биек аслыкларыннан алып ташлый башладылар. Ә.ъләни озакка сузмый гына нәүбәт безнең комбинат каршысындагы мәгърур сынга да килеп житге.
Эш болай була. Төнлә белән завод идарәсе мәйданына куәтле автокраннар килә. Алар берни абайламый басып торган сынның муенына төрле яктан ипләп кенә тимер арканнар ташлыйлар һәм. ул арканнарны төрлесе-төрле якка тарткалый башлыйлар. Тырыша торгач, сын да хәрәкәткә килә, яхшы ук салып алган агайдай бераз вакытлар як-якка чайкатып тора да... гөрселдәп, тирә-якларны тетрәтеп авып төшә. Чуен гәүдәсе таркала, кул-аяклары тарала, ә башы каядыр тәгәрәп китә. Бу төндә кызу эш бара. Һәйкәл ватыкларын үзбушаткыч машиналарга төяп шактый ерактагы тимер юл станциясенә ташыйлар, ачык платформаларга төйиләр. Юлбашчы һәйкәлен төяргә берничә платформа кирәк була.
Һәм... менә шулай килеп чыга бит ул! Бу ватыклар төялгән платформаларны комбинатка кертү безнең паровоз бригадасына йөкләнде. Анда ул ватыкларны мартен мичләренә салып эретәселәр, шуннан корыч коясылар иде. Без паровозга шул платформаларны тактык та, тимер юлнын поездлар бик сирәк йөри торган аулак бер тармагы буйлап сак кына комбинатка таба киттек. Вагоннар ялгаучы Иван паровозның алгы мәйданчыгында бара, күптән йөрелмәгән юлда саклык кирәк, ул-бу хәл булса, ул безгә сигнал бирәчәк иде.
Юл буена үскән куе чытырманлыклар арасыннан бара торгач, Иван безне туктатты. Машинаны тормозга куйдык, будкадан төшеп. Иван янына килдек.
-Ни бар?
—Егетләр, карагыз әле сез бу юлбашчы Сталинның башына. Берни булмаган бит ана, бик матур бит ул,—диде Иван.
Без машинист Александр белән платформага бактык. Анда йөзе белән өскә карап Сталинның биниһая зур башы ята, ул ватылмаган-кителмәгән, дөрестән дә матур күренә, купшы мыеклары астыннан аталарча елмая иде.
—Әйдә, юлбашчыбызның башын шушында төшереп калдырабыз. Мартенда эреп юк булмасын ул. Аны без юл буена утыртып куярбыз, бүтәннәргә дә әйтербез. Үткән-сүткәндә карап йөрерләр. Тик түрәләргә генә әйтмәбез. Белми торсыннар әле,—диде Иван. Хакимияткә ачуы кабарган эшче халкы ул елларда әле Сталинны элеккечә хөрмәт итә, анын бөеклегенә шик тотмый иде.
—Әйдә, төшерәбез дә куябыз!—дидек без дә.
Платформаларда йөкчеләр кулланган агач күсәкләр бар иде. Баш яткан платформаның янын ачтык, бик ипләп кенә башны төшерергә керештек. Астына күсәкләр тыгып каерабыз, төшми генә бит баш, урыныннан да кузгалмый. Шул кадәр авыр, әллә гәүдә ватыкларыннан аерылып каласы килми инде шунда. Ярты сәгатьтән артык маташтык, тирләп-пешеп чыктык, күсәкләребез сынып бетте. Ә баш урыныннан бер карыш та кузгалмады, һаман да мыек астыннан көлемсерәп ятуында булды. Әйтерсең, ул бездән көлә, безне үчекли иде.
—Гафу ит. атакай Булмады бездән, сине саклап калырга куәтебез җитмәде Үзен дә инде бик кире адәм икәнсен,—диде Иван һәм юлбашчының мыегын сыйпап алды.
Шулай итеп, булмады! Төшереп калдыра алмадык без башны Ул бүтән калдыклар белән бергә мартен мичләренең жәһәннәм ялкыннарына кереп китте
Тере ... Ленинны күрдек!
Өлкәннәр яхшы хәтерли, илдә Советлар хакимлеге вакытында Боек Октябрь бәйрәме көнне, ягъни 7 ноябрьдә хезмәт ияләренен демонстрацияләре була иде СССР дигән бөек илнен барлык шәһәрләре һәм авылларында Хезмәт ияләре һәм мәктәп укучылары колонналары кызыл әләмнәр һәм төрле лозунглар күтәреп килә, ә шунда бер урында күтәрелеп торган трибунадагы житәкчеләр колонналар өстенә «Яшәсен безнен барлык җиңүләрне оештыручы Коммунистлар партиясе!». «Яшәсен эшче һәм крәстияннәр бердәмлеге!». «Ленинчыл Үзәк Комитетка дан!» кебек шигарьләр ташлыйлар Колонналар аларга «ура!» кычкырып жавап бирә
Без яшәгән Магнитогорскида. халкы тоташтан диярлек эшчеләрдән торган шәһәрдә мондый демонстрацияләр аеруча куәтле үтәләр иде Ул көнне барлык эшче халкы шәһәрнен сулъяк яр дип аталган өлешенә, завод идарәсе каршындагы иркен мәйданга жыела. Сталиннын мәһабәт сынын алып ташлагач, анда Лениннын урта буйлы гына һәйкәлен куйдылар. Һәм ул Сталиннан бушаган биек аслык өстендә тагын да нәни күренеп, кулын күтәреп торган бер малайга охшап каплы
Алтмышынчы елларда, шундый бәйрәмнәрнең берсендә кызыклы да һәм шактый күнелсез дә бер хап килеп туды. Иртән мәйданга жыйнатдык. рәтләргә тезелдек, колонналар җай гына, әмма тоташ һәм кодрәтле агым булып майдан уртасындагы биек трибунага таба кузгалып киттеләр Көчле музыка, трибунадагы җитәкчеләрнең шигарьләре. шау-шу. Менә кинәт музыка да. шау-шу да киселде, тынлык урнашты, һәм без. колоннадагылар. ни күрәбез” Трибунага Владимир Илъич Ленин үзе килеп чыкты' Әйе. тере Ленин, гадәтенчә кара костюмнан, ак күлмәк якасы, кызып борчаклы галстугы да ачык күренеп тора. Башындагы ямьшәеп беткән кепкасы да нәкъ үзенеке. Менә ул ошбу кепканы башыннан йолкып алды, кулында йомарлап югары күтәрде һәм пеләшен ялтыратып, үзенен кинолардан безгә бик тә таныш булган бераз сакау тавышы белән кычкырып җибәрде:
—Товарищи!
Һәм шунда мәхшәр китте Демонстрантлар, үз күзләренә үзләре ышанмыйча, бер мәлгә тукталып калдылар Безнен алда юлбашчыбыз Ленин, боек Ленин үзе тора... Икенче мәлдә үк колонналар таркалды, кешеләр трибунага таба ыргылдылар, һәркемнең тере Ленинны мөмкин кадәр якыннан күрәсе килә иде Гайрәтле ташкын килеп орынудан трибуна чайкалып куйды, кемнәрдер егылып ташкын астында таптала башладылар, яман кычкырулар, сүгенүләр китте. Трибунадагылар тәртип сакларга чакырып акыра, милиция кешеләре бүртенә-бүртенә сыбызгы сызгырта, ләкин беркем беркемне тыңламый.
Шунда ике яшь кенә сак хезмәткәренең башына акыллы уй килмәсә, эшләр белмим кая барып җитәр иде Апар юлбашчыбыз Ленин булып бизәнгән хәсрәт артистны икесе ике яктан җилтерәтеп тотып алдылар, йөгертеп кенә трибунадан алып төштеләр, шунда торган жинел машинанын ачык ишегенә агып бәрделәр һәм машина кычкырта-кычкырта китеп тә барды
Мәйдан ярты сәгать буена тынычлана алмады, халык сафка басмады. Хезмәт иясе чапкы нигәдер бик үпкәләгән, ярсыган, яман сүгенә, каргана иде