Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Хөрмәтле баш мөхәррир!
Бераз үзем турында.
Мина хәзер 83 яшь. Башкортстанда татар авылында туьш-үстем. Урта мәктәпне
тәмамлагач, 18 яшьтә армияга алынып, фронтка җибәрделәр. Тормыш юлынын
азагында туган җирдән еракта—Петербургта торабыз. Туган авылда кардәшебез бар
Хат алышабыз.
Мин сезнең журналыгызны инде утыз елдан артык алам. Барлык мәкаләләрне
кызыксынып укыйм. Бу хатны сезгә 9нчы санда басылган «Урамга чыгып
кычкырыйммы?» дигән мәкаләне укыгач язарга булдым. Башкортс тандагы
татарларны башкортлаштыру сәясәте турында ул.
Р Нурисламов язганнарны укыгач, мин дә шаккаттым! Бик тә ачуым килде. Мин
һәм минем мондагы татар милләтеннән булган дусларым мәкалә авторының
фикерләрен уртаклашабыз Башкортстанда яшәгән милләттәшләрне һичшиксез
якларга кирәк.
Автор «Монда Татарстан хөкүмәтенә дә үпкә сүзләре әйтергә була .» дип тә яза.
Бу мәкалә турында Татарстанның башлыклары беләме?
Казанда «Бөтендөнья татар Конгрессы» сымак, Россиядә яшәгән татарларны
саклаучы җәмгыять оешмасы да бардыр бит? Башкортстандагы татарларның
язмышы турында «Казан утлары»ның алдагы саннарында һәм бу мәкаләдә
язылганнар буенча нинди чаралар күрелгәнен язсагыз бик яхшы булыр иде.
Бер уңайдан, «Казан утлары»ның күптәнге укучысы буларак, минем теләк:
журналда Россиянең оашка өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез турында күбрәк
языгыз. Безнең шәһәрдә «Татарская община» барлыгын да онытмагыз.
Сезгә һәм бөтен редакциягә яңа уңышлар теләп,
Үзбәк ШӘРИПОВ.
Санкт- Петербург.