Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ МИЗГЕЛЛӘРЕ


Боек драматург Уильям Шекспир «Дөнья—театр, ә кешеләр—аның актер ла- ры»,—дигән. (Бәлки, бер «моңсу сүзләрне» искә төшер} дә артык булмастыр -И Гёте «һәр кабердә олы бер дөнья ята» дип әйткән ) Марксның фикере ш ә башка чирак «Кешеләр—җәмгыятьтә яшәүче хайваннар» («люди есть общественные җивотные») дип әйтергә яраткан уя Ходай Тәгаләгә килсәк аның «хөкеме» шик калдырмаслык «Мин сезгә җан орде н, мин кушканча яшә< әгез. бәхетле бу лырс-ы
Югарыдагы әйтелгәннәргә таянып, түбәндәгеләрне өстисем килә башы да ахы- ры да булмаган Мәңгелек алдында кеше гомере—бер мизгел генә ул. Ничек тә шул мизгелләрне үкенмәслек итеп яшисе иде
Әйдә, кадерле укучым, туларның кайберләренэ «күз салыйк» әле Балачакны әйтеп торасы да юк. яшүсмер һәм егет чакта үлем, авырх кебек «вак- төяк» турында уйлап та карамыйсың Янәсе, таң ата да кич була кеше дигән җан иясенең табигате әнә шулай оптимизмга корылган
Шушы кечкенә көрәштән соң. шактый озынга сузылган гомеремнең кайбер мизге л- ләрен күздән кичер мәкче бу лам
Тумышым белән мин Коньяк Урал итәгеннән Моннан 500 еллар хлек ата-бабала- рым. чукынырга риза булмыйча, күп су лы елгалар, күнәр дөньясына Урал төбәгенә килеп чыккан Искиткеч матур яклар-мәңге яшеллеккә күмелгән карагай, карагач, нарат, чыршы урманнары тайга шуннан башлана Иксез-чиксез болыннар, кырлар офыкларга кереп югалалар Димәк, монда җир урыска да. башкортка да. башкалар- га да җитәрлек
Бу хөл колхоз төзелгәнгә кадәр булгандыр дәү әни бурлы бияне тарантас ка җикте дә. икәүләп юлга чыктык Миңа яшь ярым тирәсе Көн искиткеч матур кояшлы иде Бара-бара «калкулыкка кунаклаган* бер урамлы авылга килеп кердек Халык күренми Мөгаен эштәлөрдер (ул чакта мондый * үзенчәлекләрне- мин белмим әле ) Дәү әни бу—башкортлар яши торган Чибәркүл авылы ди Тагын алга таба барабыз -Монысы Шэрэк авылы анда да башкортлар көн итә-.—ди Шулай итеп, табигать матурлыгына сокланып, күп сулы Эй елгасы (ул Златоуст шәһәре тирәсеннән башлана икән) буена урнашкан чагыштырмача зур башкорт авылы (гадәттә, башкорт авыллары өлләни зур булмый) килеп кердек Әмма тукталып тормадык Дәү өни елга аша чыгу өчен кичү эзләп китте
Мохмүт ӘХМӘТҖАНОВ (1927) галим, язучы публицист: «Килер бер кон*. •Ячанны юлдаш итчә* һ. б. китаплар авторы Казанда яши
дигән ул.
Истә калган беренче мизгелләр
(бу хакта соңыннан «ак белән караны аера башлагач» кына белдем). Тапкан, ахрысы, суга кереп киттек Бераздан су тарантас өстенә чыкты, дәү әни мине кулына алды Яр буена чыгу белән өйләр күренде Безне ничек каршы алганнар, ничек кире әйләнеп кайтканбыз—алары хәтердә калмаган Бу башкорт авылы Мөхәммәткә ни өчен баруыбыз сәбәпләрен үсә төшкәч кенә белдем дәү әни анда яши торган кодасын—тегүче Мөхәммәтҗанны (чыгышы белән Бөгелмәдән) күрергә дип барган икән Коданың «кыскача тарихы» болай кыш кергәч башкортларга тун теккән. Картны ошатканнар, ахрысы. Безгә күчеп кил, йорт салып бирербез, халык ярлы түгел, күрше авылларга да туннар тегәрсең»,—дигәннәр. Булачак кода, күрәсең, безнең авылга да килгәләп йөргән Миңа иң күп дигәндә дә, ике яшь ярым (энем Шакирҗан миңа 3 яшь тулган көннәрдә туды...). Җәйнең бик матур көне. Әткәй-әнкәй һәм мин. юлга чыктык Соңыннан әйттеләр—без дәү әнинең туган авылы Елангыга (20 чакрымлык юл) кунакка барганбыз икән. Бер урында әткәй атны туктатты да, калкулыкка менеп китте. Әйләнеп килгәндә, кулында ике кечкенә кошчык бар иде Янәсе, ул мине шатландыру өчен әлеге җан ияләрен күрсәтергә булган Мөгаен, ул моңа кадәр дә әлеге урында кошлар бала чыгаруын белгәндер. Әткәй әлеге кошчыкларны ояларына илтеп куяр алдыннан болай диде: «Кошларны яратырга кирәк Алар безнең дусларыбыз, бик күп зыянлы бөҗәкләрне ашыйлар »
Әнкәй кыйссалары, әткәй васыяте
Халык телендә «ата-ананы сайлап алып булмый» дигән әйтем бар. Бу яктан мин үземне бәхетле дип саныйм. Моңа бәлки кайберәүләр ышанып та җитмәс, әмма чынбарлыгы шул: без гаиләдә 4 ир, бер кыз бала үстек. Әткәй-әнкәй безгә кул күтәрү түгел, авыр сүз дә әйтмәде. Татар менталитетын күз алдында тотсак, моның кирәге дә булмагандыр. Чөнки ислам дине болай аңлата Ходай Тәгалә ата-анага балалар бүләк итә Аларны яратыгыз»
Инде әнкәмә килгәндә, (исеме Рәбига. гарәпчә «дүртенче кыз бала» дигәнгә туры килә), ул гаҗәеп дәрәҗәдә сабыр, аз сүзле татар хатын-кыз иде Төскә- биткә чибәр Кара күзле, кара чәчле, Авыл советы депутатын да пәйгамбәр илчесе дип кабул итә. Әнисе Гайнелхәят Мөгаллимә 40 яшьтә дөнья белән хуш-лаша. Бердәнбер кызы өчен борчыла Әнкәйгә үги ана белән яшәү җиңел булмагандыр. Шуңа күрә бик иртә—16 яшендә кияүгә чыга. Гаиләдә тату яшәгәннәр: «Халык безне Таһир белән Зөһрә дип йөртә иде»,—дигәне истә калган...
Бала шәхесен формалаштыруда гаиләне алыштырырлык бер «инструментта юк. Шуны истә тотып, бөек чех галиме Ян Каменский (1592—1670) «Аналар мәктәбе» дигән методик яктан камил дәреслек язган Миннән торса, ул китапны бүген дә һәр яңа гаилә коручыга бушлай тапшырыр идем Моңа әһәмият бирүче бар микән: һәр белгечләр буенча махсус уку йортлары бар. Ә иң мөһим урында—гаилә тәрбияләүгә еш кына «бармак аша карыйлар» Бүген яшь гаиләләрнең өчтән икесе таркала икән, бу яшьләрнең «гаилә азбукасын» бөтенләй белмәгәннән...
Бу момент та бик мөһим тәрбия ул «болай эшлә дә, тегеләй ит» дип туктаусыз тәкрарлау түгел, иң беренче чиратта—өлкәннәрнең үрнәге, аларның үзара сөйләшүләре, теге яки бу мәсьәләгә мөнәсәбәте Аларның һәммәсе дә диярлек сабыйлар тарафыннан «йотыла бара». Шуңа күрә халык та «атасына ка-рап—улын сөй, анасына карап кызын коч» дигән бит инде
Иртән йокы тәмле була. Мәктәпкә барасы да бар Белеп ятабыз—әнкәй тәгам әзерли һәм матур, моңлы тавыш белән «Сак-Сок» бәетен көйли (ул әлбәттә, моны аңлап эшли,..).
Икенче бер очракта, шулай ук иртән, өнкөй Сөләйман пәйгамбәргә багышланган кыйссаны сөйләде. Кыскача эчтәлеге Сөләйман пәйгамбәр чит илләрдә патшалык итеп байый һәм шуннан соң әтисен курергә дип туган иленә кайта Язмышы шулай булган микән, әтисенә сәламне ат өстендә килеш кенә бирә. Аллаһ Тәгалә -болай сәламләүне» зур гөнаһ итеп саный Җәза бирә: башка
пәйгамбәрләрдән аермалы буларак, Сөләйман тәне череп үлә Бу очракта да әнкәй безгә «акыл сатмады- Ә без—балалар—мондый нәтиҗә ясадык әти бала өчен бөек зат икән1
Йосыф пәйгамбәр кыйссасы да йөрәкләргә үтте туганнары көнләшеп, үлсен дип, Йосыфны коега ыргыталар Әмма фәрештәләр аны саклап кала Соңын- нанрак, зур дәрәҗәләргә ирешкәч, Йосыф абыйлары белән очраша Искиткеч киң күңеллелек күрсәтә—һәммәсенә дә яхшылыклар эшли
Әнкәй, әлбәттә, күп китаплы гаиләдә үскән Әмма акылны китаплар саны белән генә белгелөп-үлчәп булмый ич.
Әнкәй һәрвакыт Аллаһны телгә ала, «теге дөньяда аңа нинди, ничек кенә җаваплар бирербез икән», дип бик борчыла иде Гайбәтне яратмый, сер тота белә Шуңа күрә хатыннар «эчләрен бушатырга» дип, еш кына безгә керәләр «Рөбигакаем, синдә ирләр холкы, сөйләгәннәребез беркая да чыкмый- Мөгаен, шулай булгандыр
Сугыш башланганда әткәйгә 41 яшь иде Армияга аны август урталарында алдылар Уфадан ерак түгел урында татар дивизиясе төзелә икән сугыш башлану белән андый татар дивизияләре татарлар компактлы булып яшәгән урыннарда—4-5 җирдә кызу темплар белән төзелгән Болар—сүз уңаенда гына Аларның часте берәр ай ать-дваны үтте микән, фронтка китә Мисал әткәй 1941 елның 8 октябрендә Калинин шәһәре янында каты яралана һәм госпитальгә озатыла Ә 1942 елның җәендә, госпитальдән чыккан сержант Рәхимҗан Әхмәтҗановны, Ржев юнәлешендәге фронтка җибәрәләр Монда ул икенче мәртәбә каты яралана 8 айлап госпитальдә дәвалангач, инвалид буларак, туган иленә кайтырга рөхсәт ителә Бервакыт ул болай дигән иде Ржев тирәсендә бер генә татарны да күрмәдем, аларны Калинин тирәсендә кырып бетермәделәр микән дип уйлыйм
«Татар дивизияләре» турында сүз чыккач, Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиленең Төньяк Башкаланың 300 еллыгы уңае белән «Татарстан» журналында чыккан мәкаләсенә тукталасы килә Ленинградны салуда татар ташчылары бик зур көч куйганнар Ул чакта Кавказ, Урта Азия Россиягә кушылмаган булалар, шуңа күрә ташчылар бары тик татарлар гына була Уннарча мең татар ташчылары беренче мәһабәт биналарны төзиләр Үзләре ачлыктан, төрлечә авырудан үлеп бетәләр Бу хакта үз вакытында күренекле артистыбыз Габдулла Шамуков «Совет әдәбияты» (бүгенге «Казан утлары») журналында «Ленинград татар сөякләре өстендә тора» дигән тирән эчтәлекле мәкалә белән чыгыш ясады (шуның аркасында 2 ел эшсез йөрде)
1941 елда, Ленинградның язмышы кыл өстендә чакта, шулай ук аны татарлар саклады—Әхмәтшин мәкаләсенең бер «акценты» өнә шунда Госпитальдән кайтып бер-ике көн узды микән, әткәйне райкомга чакырып алдылар «Салават» исемендәге колхозга рәис итеп куярга уйлыйбыз Ризалык бир«,—дигәннәр Әткәй сугышка кадәр дә райондагы иң абруйлы рәисләрдән санала иде халык белән эшли белә Кешеләргә хөрмәт, ышаныч белән карый Тыныч характерлы Чыннан да, башкортлар әткәйне җылы кабул итәләр Кулга-кул тотынышып эшлиләр
Соңгы мәртәбә әткәй белән 1982 елның август башларында күрештем Махсус рәвештә авылга шул теләк белән кайттым Кем алай дип уйлаган—бу соңгы күрешүебез-очрашуыбыз булган икән Матур кеше иде ул Яшел-зөңгөр күзләре тыныч кына карый Гомумән, тыныч холыклы кеше Һаманда газеталар укый, радио-телевидение тапшыруларын калдырмаска тырыша Бәхәскә керүне яратмый. Үз фикерен кешегә көчләп тагуны кире кага
Минемчә, әткәй, шактый өлкән яшьтә булуына карамастан (икенче группа сугыш инвалиды да ), оптимист иде Дәү әнисе Сылуның 106 яшьтә -бер минут эчендә» җан бирүе түрында сөйли Үзе бу хакта искә төшерергә яратмаса да классташлары аның Земская школаның иң яхшы укучысы (безнең авыл Уфа губернасы. Златоуст өязенең волость үзәге булган) булуы хакында әйтәләр иде Бервакыт, ничектер сүздән сүз чыгып, мин Пушкинның -Иван Сусанинын искә төшердем Ә ул тыныч кына итеп -Без аны «Боже, царя храни» дип
яттан өйрәндек' —диде, һәм бөтенләй көтмәгәндә, поэманы һичбер акцентсыз сөйләп чыкты. Гаҗәпләндем, исем китте.
Ә классташы Шәрәфетдин абзый менә нәрсәләр сөйләде чыгарылыш имтиханында уезд земствосы әгъзасы алпавыт Кропачинский (аның исеме Көньяк Урал тимер юлының Кропачево станциясендә саклана ) катнаша һәм «татар- чонок Рахимзянның» «Боже, царя храни- поэмасын -тын да алмый укуына- сокланып. хәтта елап җибәрә һәм малайга 1 сум көмеш тәнкә бүләк итә
Фиркасыз булса да (шуның аркасында -37 еллар мәхшәрендә* исән-имин кала), шактый еллар колхоз рәисе, •■коммун булган» кеше бит әткәй Шуңа күрә соңгы күрешүебез вакытында әйткәннәре мине сагайтты Татар гадәте буенча. ул сөйләгәннәр уңаеннан сораулар бирмәдем, каршы сүз дә әйтмәдем
Әткәй сүзне шуннан башлады: «син Аллаһка каршы сүз әйтмә»,—диде Мин болай дидем «Аллаһка тел тидерергә теләгем дә. вакытым да юк- Бу җавап кына аны канәгатьләндермәде, бугай. Өстәп сорау куйды -Аллаһның сиңа начарлык эшләгәне булдымы, ни өчен дип уйлыйсың?-. Минем җавап болайрак булды Бик нык кыенлыкларга очраган, үлем бугаздан алган чакларым булды Әмма «беттем бугай- дип уйлаганда ниндидер көчләр гомеремне саклап калдылар»,—дидем дә, шактый гына мисаллар китердем Ә әткәй әйткәннәремне хуплады кебек
-Бу кеше шулай эшләмәсә. исән калыр иде. диләр Әмма белеп әйтмиләр Язмыш күрәчәк дигән нәрсә бар дөньяда Мин моны фронтның алгы сызыгында күрдем-белдем Дивизиябез атакага күтәрелде Ике кешегә бер мылтык. Күктән бомбалар ява Безнең самолетлар юк. Снарядлар шартлый, немец автоматлары безне турый гына. Мәхшәрнең дә мәхшәре Югалтулар шулкадәр зур булган диләр, дивизиянең калдыкларын тылга—пополнениегә күчерделәр Авылдан бер көнне 47 кеше киткән идек Икебез—мин һәм Вәли генә исән- имин калдык Яраландык, әлбәттә. Команданы тыңлап -алга!» дип йөгерәсең, күршең, чордашың үлә. ә син исән каласың»—диде әткәй Өстән Беркемнең дә кара җир куенына тиктомалдан кереп ятасы килми, әмма мин үлемнән ку- рыкмыйм Мәңге яшәүчеләр булмый» —диде ул моңсу гына тавыш белән
-Кешеләрне хөрмәт итәргә, беркемне дә -син болай да син тегеләй- дип үртәмәскә кирәк Син кешеләрне хөрмәт итәсең икән, алар да үзеңә хөрмәт күрсәтерләр Тыныч йоклыйсың килсә, нәфесеңне тый. дәүләт милкенә, кеше әйберенә кулыңны сузма. Миңа бик авыр, куркынычлы елларда колхозлар белән җитәкчелек итәргә туры килде Мине утыртып куярга тырышкан көнчеләр булды, әмма үзем бер генә кешене дә суд алдына бастырмадым Һәм үткәннәрне искә төшерәм дә. юлым дөрес булган дип шатланам, күңелем тыныч —диде ул шактый уйга калып..
Без сиксән идек...
Колхозлар оешканчы авыл халкы начар яшәмәгән Теләгән кадәр мал тоткан. бакча утырткан Күпләрнең умартасы да булган Нигә булмасын ди Җир күп, тирә-якны урман каплаган. Әнә шул шартларда балалар үстерү дә мәшәкать сорамаган. Кыскасы, бер ел эчендә 80 бала дөньяга аваз салган! Ул чакта укырга 8 яшьтән алалар иде Әмма райфо дигән оешма мәктәбебездә ике беренче класс ачарга рөхсәт итмәгән Сәбәбе болай икән районда 45 башкорт, 7 татар. 3 урыс авылы бар Башкорт авыллары, гадәттә, кечкенә була Димәк балалар да аз дигән сүз. Ә классны барыбер ачарга кирәк Башкортстан бул-гач, бигрәк тә башкорт классларын Һәммәсенә дә акча җитми янәсе
Шулай итеп, ул елны безнең мәктәптә бер генә беренче класс ачылды Безне. 50 кыз һәм малайларны сафка тезеп, бер апа мәктәп бинасына алып кереп китте Бераз алга китеп булса да шуны әйтәсем килә: Әкълимә апа безне—бер кыз белән бер малайны, парта артына утыртып чыкты Исем-фамилиябезне барлады Апабыз, бик матур булу өстенә. бик ягымлы. Хәрефләр язарга өйрәнгәндә, авыр үзләштерүчеләрнең дәфтәрләренә теге яки бу хәрефне язып та күрсәтә иде . Ул заман өчен (балалар бакчасы булмаган вакытта) бик сирәк күренеш мин әлифбаны әнкәйдән өйрәнгән идем Әмма мине башка нәрсә борчый: сул
кул белән язам Әнкәй Әкълимә ападан «улымны уң кул белән язарга өйрәт» дип үтенгән Бу эш җиңел булмады булуын әмма уң кул белән язарга өйрәндем Әмма эшләрне сул кул белән башкаруымны дәвам иттердем
Хатыннарда корыч үзәк
Сугыш башланып ике атна үтте микән, мине колхоз идарәсенә чакырып алдылар Рәис буларак, Хәниф абзыйның сүзе төгәл булды «Монда үзара сөйләштек тә сине икенче бригада бригадиры ярдәмчесе итеп тәгаенләдек Күреп-белеп торасың, авылда эшләрлек ир заты калмады Бөтен ышаныч хатыннарда, сезнең кебек яшүсмерләрдә Бригадир итеп 70 яшьлек Садыйк абзыйны куйдык Укый-яза белми Төп авырлык сиңа төшәр Әмма укуыңны да өзмәссең Әтиең сугыштан кайткач, йөзебез кызарырлык булмасын Бүген үк эшкә тотын!»
Төп эшем шул булды хатыннарны эшкә өндим Кырда, болында эшләгән эшләрен кабул итәм Шулар хакында һәр кич идарәгә барып хисап бирәм Хатыннар, мәсәлән, урак ура, көлтә бәйли, печән чаба Бер төрлеләре амбар тирәсендә эшли, ашлык җилгәрә Нинди генә эш кушсаң да баш тартмыйлар 1941 елда кар иртә ятты Шактый икмәк, бигрәк тә солы, бодай кар астында торып калды Әмма җае табылды Хатыннар зур агач көрәкләр белән ашлыкны кардан арчыдылар һәм чалгы белән чаптылар Малайлар исә әлеге чанага төяп, колхоз ындырына ташыды Сугылган икмәк нык чи булгач, аны хуҗалык саен тараттылар Шуны киптереп, колхоз амбарына тапшырдылар Бераздан колхозның икмәк киптерү пункты да эшли башлады
1942 елның җәе Апалар, чалгыларын күтәреп, җәяүләп печән чабарга баралар Ара ерак түгел, 1-2 чакрым тирәсе булыр Кечкенә таема атланып, хатыннарның төшке ашка туктаган вакытларына барып җитәм Таган корып чәй кайнатырга куйганнар «Дежур» торучыдан башкалары җиләк, бөрлегән, кыргый чия, кымызлык, юа, балтырган кебек табигать күчтәнәчләрен җыялар Бераздан җыелып табын коралар Ипиләре (бәрәңге кәлҗемәсе) исем өчен генә Кечкенә шешәдә—сөт Шуны чәйгә салалар Йөрәгем апа-җиңгиләрне кызганып сызлый тәннәрендә—ит, йөзләрендә нур юк Шактыена иренең үлемен хәбәр иткән «кара хат» килгән Өй саен күпләренең кулында 4-5 бала һәм картлар ... Вакытында һәрберсе иргә яратып чыккан, үзән бәхетле итеп санаган Мондый хәл булыр дип кем уйлаган ди9 Бу буын кешеләре -дошманны үз җирендә тар-мар итәчәкбез» дигән җырлар җырлап үсте Шуңа күрә фашистларның бер-ике ай эчендә Мәскәүгә килеп җитүе, Ленинградның камалышта калуы, туктаусыз «похоронка»лар килү халыкны аптырашта калдырды
Төшке аштан соң хатыннар тагын эшкә тотындылар Арадан берсе «Хәл бетә, бетмәс иде дә, бәрәңгенең мае юк шул»,—ди
Көтмәгәндә авылны тагын бер кара кайгы басты күрмәгән, колак ишетмәгән «септик ангина» дигән авыру таралды Бу—1943 елның җәе
«Септик ангина» дигән авыру—бик хәтәр нәрсә икән «Септик—агулы дигәнне аңлата. Ангина исә тамакка бәйле Авыруның төп сәбәбе—кышын кар астында яткан ашлыкларны ашау
Авыручылар саны нык арткач, мәктәбебезнең бер бинасын «лазарет-ка өйләндерделәр Шуларга бәйле бер вакыйга әле дә булса исемнән китми «лазарет»тан бер малай тәрәзә аша бу якка чыкты, әмма озак тормады янәдән кире кереп китте Мөгаен, ул мескенкәй җанын кая куярга белмәгәндер' Тиздән тәрәзә аркылы үзәк өзгеч тавышлар ишетелә башлады Малайның авыз-борыныннан ургып кан ага башлагач, иптәшләре нишләргә белми кычкырганнар икән Моны аңларга була Авыруның характерына килгәндә, ул болайрак икән бер атна буе тамак шешә Аннан соң муеныннан тамакка бара торган юан тамыр шартлый-ярыла Кешедә уртача 6 литр кан (балаларда кимрәк) була Тамыр кан юлы шартлагач, бөтен кан борын-авыз аша агып бетә дә йөрәк тибүдән туктый
Кар астында яткан ашлыкта агу хасил була икән Бигрәк тә тарыда һәм арышның зур-зөңгөр бөртекләрендә Бу авыруны сульфидин дигән дару
'ХЫУТ ЭХМЭТҖАНОВ
белән җиңәргә мөмкин икән (Академик Бурденко андый даруны уйлап та тапкан, диләр Әмма ул авылларга килеп җитә алмады ). Кар астында яткан бодай башакларын без дә җыйдык, юып-киптереп, кул тегермәнендә тарттырып ашадык. Исән калуыбыз өчен күп сөт бирә торган зур корсаклы сыерыбызга рәхмәт әйтү бик тә урынлы булыр кебек.
«Сугыш еллары хатыннарына» яңадан кайтыйк әле
Табигать кануннары катгый: аларның берсе дә исән түгел инде Әмма һәрберсе күз алдымда тере килеш басып торалар» дөньяның бөтен матурлыгын туплаган Мәрзияттәй (ире Минислам җизни, 18 яшьлек улы Мөхәммәтсалих Сталинградны саклаганда корбан булдылар ) Салихәттәй, Нәгыймә, Фәриха, Сәвия, Рәхимә, Камәрия, Хәтимә, Тәгъзимә апалар. Фәрзәнә. Гакыйлә. Фәүзия, Мәликә. Җәмилә. Гыйльминур, Миңленур җиңгиләрне дә бик сагынам. Аларга бервакытта да каты бәрелмәдем, әмма ул чакта ниндидер гаебем булса, җаннары мине гафу итсен иде димен
Дәүләт бервакытта да «тылда эшләүчеләрнең» кадерен белмәде Сталин үлгәнче авыл халкы сугыш вакытындагыча начар яшәде Хрущев властька килгәч кенә, авыл кешеләренә 5 сум күләмендә пенсия түли башладылар
Ачтан, ял күрмәүдән 1943 ел уртасына атлар үлеп бетте. Ат—бик акыллы җан иясе. Күзеннән яшь тама, көч-хәл белән булса да атларга тели Үзебездәге атлар урынына кечкенә буйлы монгол атларын бирделәр Янәсе алар аз ашый, күп эшли Әмма алар да түзмәде, берсе дә исән калмады Без аларны— 10 мең километр җир үтеп килгән бахбайларны, бик кызгандык Бу кырылыштан соң йөк ташулар һ. б. хатыннар җилкәсенә төште. «Ирләр дә сыгылып төшәрлек эшләрне апалар-җиңгиләр ничек үтәделәр икән?»—дип әле хәзер дә исләрем китә Шулар тәэсирендәдер. 1943 елның җәендә район газетасында шигырьгә тартым булган бер язмамны басып чыгардылар Аның түбәндәге юллары әле дә күңелдә сакланган:
Язгы ташкын ера буаларны.
Авырлыктан атлар үләләр Хатыннарда, ахры, корыч үзәк, һәммәсенә алар түзәләр.
Сугыш еллары укытучылары
Бу күпләргә мәгълүм-таныш: сугышка кадәр авылда иң абруйлы кешеләр— укытучылар иде Моның үзенә күрә традицияләре дә булган Революциягә кадәр волость үзәге булган безнең авылда Земская школа ачканнар Берара аның учительләре булып күренекле (булачак) шагыйрь Михаил Давыдович Львовның әти-әнисе—Дәүләтша һәм аның хатыны Гөлҗиһан Габитовлар эшләгән Гөлҗиһан мөгаллимә көндез дәресләр бирү белән генә чикләнмәгән Кичләрен үз фатирында кызларга урыс теле буенча дәресләр дә биргән Алар арасында минем әнкәм дә булган
Совет власте безнең авылны читләтеп үтмәгән Районда беренче татар ТБУМыннан соң урта мәктәп безнең авылда ачылган
Шул хәтердә сакланган: укытучыларның күпчелеге ирләр, хәтта башлангыч классларда да алар укыта иде Тарих фәнен мәктәпнең директоры Мәгави Багдасаров. рус теле һәм әдәбиятын завуч Зыя Әминов. математиканы Гаф- фар Җамадетдинов, физиканы Кәрәмәт Галимов. химияне Хатим Гайнанов. татар теле һәм әдәбиятын Гомәр Бәйрәмгулов укыттылар.
Сугыш башлангач, күп тә үтми, аларның һәммәсен дә армиягә алдылар Кызганычы шул ике укытучы гына, каты яраланып, авылга кайттылар.
Сугыш елларында югары классларда рус теле һәм әдәбиятын Минск университетын тәмамлаган Георгий Севастьянович Хомутовский укытты Аның тәэсирендә дип уйлыйм күңелемдә университетта уку теләге туды һәм мин аны тормышка ашырдым Немец телен эвакуация белән Мәскәүдән килгән Березина фамилияле апа укытты Кайбер классташларым (мәсәлән, Рәүф. Гадил. Әкрам, Габделәвәл) «фашист теле безгә кирәкми» дип «баш күтәрмәкчеләр» 114
иде Әмма классның күпчелеге апаны якын итте Чөнки ул безне бөек немец язучылары белән таныштырды
Хаклыкны раслау булыр: сугыш башлануга абыйлар фронтка китүгә карап кына укулар туктап тормады Беренче сентябрьдә барлык класс ишекләре дә ачык булды
Сугыш еллары укытучыларының тормышы бик авыр булган дип әйтү—йомшак итеп әйтү Укытучылар бәрәңге, яшелчә утыртмыйлар мал-туар асрамый (дәүләт керткән традиция) Сельподан аена 10 кило он бирәләр үзләренә Май ит. сөт—проблема Кием-салым белән дә шулай Мәсәлән Тәскирә Сарбаевна 4 ел буена бер сарафан киеп йөрде Ул аны күз нуры кебек күргәндер өенә- фатирына кайту белән дә киеп йөрде микән'?
Бүгенге педагоглар сугыш еллары укытучыларын авырлык белән генә күз алдына китерә алыр Дәрес бирү белән генә чикләнмиләр райком кушкан бөтен эшне үтиләр иде Агитатор, пропагандист заем кампаниясен үткәрү фронтка хатлар язу. җылы оекбашлар, перчаткалар бәйләүне оештыручылар да—алар
Сугыш искиткеч күп корбаннар таләп итте Мисал өчен, үзебезнең туганнарны гына әйтсәк тә. 37 абый-җизниләрем чит җирләрдә ятып калдылар бит Туганнан туган Касыйм абый Әхмәтҗанов яшь лейтенант Брест крепостенда җирләнгән Без яшәгән Ярминкә урамында 50 йорт бар Сүз уңаенда гына Мәскәүдә укып диссертация язганда, эксперименталь база итеп Балтач Кукмара районнары мәктәпләрен алдым Шуларның берсе—Чепья урта мәктәбенең тарих укытучысы Гарифҗан Галиев укучыларга (алар шактый авыллардан килеп укыйлар икән) болай дигән авылыгыздан ничә кеше сугышка киткән күпмесе исән-имин кайткан исем- фамилияләрен. туган елларын күрсәтегез Укучыларның җаваплары белән танышкач, башымны кая куярга урын тапмый йөрдем Чөнки сугышка китүчеләрнең 80 процентка якыны фронттан әйләнеп кайтмаган
Комбайнчы... студент булды
Авылыбызның бер ягына МТС урнашкан Халык өчен аның шактый уңай яклары бар Мәсәлән, минем кебек 30 яшүсмерне 1944 елның июнь башында бер айлык комбайнчылар курсына җыеп алдылар Кем әитмешли көн-төн укыдык. хәлдән килгәнчә тырыштык Имтиханнар да тапшырдык Нәтиҗә болай булды -Сталинец-6- комбайнына утырырга рөхсәт ителде
Халыкта -җан биргәнгә—юнь бирә» дигән мәкаль бар Аның мәгънәсенә тиз төшендем үзем эшләячәк (мине Салават исемендәге колхозга—Әлкә исемле башкорт авылы икмәген урырга җибәрделәр ) Трактор, комбайннар өчен җаваплы көше итеп Петр Кувайцев дигән механикны билгеләгәннәр
Сорау туарга мөмкин ни өчен мин бу үткәннәрне искә алам да шуның белән нәрсә әйтмәкче булам?
Әлбәттә, күпләр үзләренең балалык, яшьлек елларын сагынып искә төшерәдер Һәм ул табигый күренеш Шатланып шуны әйтә алам—тормыш юлларымда күбрәк әйбәт кешеләр белән очраштым Минемчә, ул чакта ниндидер -милләтчелек» юк иде Хәбир агайны Сираҗетдин бабайны бригадир Мәликә апайны сагынып искә алам Бу урында бер кечкенә белешмә бирү урынлы булыр кебек татарлардан аермалы буларак башкортларны сугышка ярты елга соңрак алдылар Алардан атлы дивизия төзү өчен шулай хәл иткәннәрдер Башкорт кавалериясе (аның командиры Шәйморатов—башкортстанның Кырмыскалы районы татар егете) фронтта шактый батырлыклар күрсәтте Әмма авиация. танк, артиллерия өстенлек иткән сугышта югалтулар зур була, әлбәттә -Похоронка- алган башкорт хатыннары үзәкләре өзелгәнгә түзә алмыйча, кычкырып еладылар
Әлкә кырларында икмәк уру октябрь урталарында гына тәмамланды Кулымда Казан университетыннан килгән чакыру кәгазе булса да. паспортны миңа октябрь урталарында гына бирделәр МТС директоры шуны раслаучы белешмә дө язып бирде Әлеге «кәгазьләрне- университет ректоры К П Ситниковка күрсәткәч, гаризама: «Татар теле бүлегенең беренче курсына кабул итөргә- дип язып куйды Бу минутларда үземне күк капусы ачылып күкнең җиденче
катында итеп сиздем! Хәтердә шулай сакланган
Бераз алга китеп булса да. шуны әйтим әле: һәр лекциягә бәйрәмгә барган кебек шатланып йөрдем Үзем өчен туктаусыз «Америка ачтым» Монда сугыш вакытында Мәскәүдән. Ленинградтан килгән профессураның роле зур булгандыр. Аларның сөйләгәннәрен бөтен тәнем-җаным белән тыңлап, мөмкин кадәр язып бара идем..
Тагын бер үзенчәлекне искә аласым килә татар бүлеге яңа гына ачылгач, аның төпле укыту программалары да булмаган. Һәм бу бик тә табигый хәл Бүлек белән татар теле кафедрасы мөдире Рәбига Хәкимова җитәкчелек итә
Сүз уңаенда тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталыйк әле.
Сталин кушуы буенча, бер тәүлек эчендә—1944 елның 23 февралендә—нигездә. мөселманнарны: карачай, черкие, нугай, балкарларның (мөселман булмаган калмыкларны да), месхет төрекләрен мал вагоннарына төяп көнчыгышка озаталар Ачлыктан, салкыннан, авырудан шуларның яртысы юлда үлә. Кырым татарларының язмышы да бик аянычлы була—аларны Урта Азиягә озаталар Кайбер ышанычлы мәгълүматларга караганда, чират Казан татарларына да килеп җитәсе булган—өлгерә генә алмаганнар Өстәвенә, татар егетләре фронтта арысландай сугышканнар»—бу момент та искә алынгандыр, мөгаен
1944 елның августында партия Үзәк Комитеты «Татарстан өлкә партия оешмасында идеологик эшләрнең торышы» дигән куркыныч карар-документ кабул итә. анда ачыктан-ачык «Татариядә милләтчелеккә каршы көрәш бик сүлпән алып барыла» дип күрсәтелә Янәсе, язучылар, галимнәр арасында «ханнар заманын идеаллаштыручылар бар» Минемчә, Мәскәүнең 1938 елда Казанда кы- лынган мәхшәрлекне кабатларга (ул чакта Черек күл базында 218 иң затлы кешеләр—җитәкчеләр, язучылар, галимнәр атыла; бик күпләр ГУЛАГка озаты- ла) нияте булса да, эш. бәхеткә күрә, «ярты юлда» тукталып кала
Һәм нәкъ әнә шул елда татар хатыны—күренекле галим, Мәскәүдә бөек урыс галимнәре җитәкчелегендә диссертация язган һәм уңышлы итеп яклаган Рәбига Абзаловна Хәкимова Казан дәүләт университетында татар бүлеген ачтыруга ирешә! Акыллы кеше. «Мәскәүләрнең якадан тоту» мөмкинлеген яхшы белгән хәлдә әлеге адымны ясый.
Бу бөек зат турында мәгълүматлар аз Миңа, мәсәлән, шулар билгеле ул 1902 елда Татарстанның Чистай районы, Яуширмәдә Гаяз Исхакый туган авылда туган Югары белем алгач, төрле җаваплы урыннарда эшләгән Радиокомитет- ның баш мөхәррире дә булган
Күңелдә аның образы шулай сакланган: уртача буйлы Төскә-биткә чибәр Горур Үзенә дә, безгә дә үтә таләпчән Хәтта кырыс, усал Ул үз янына телчеләрне (үзе телче булгач) тупларга тырыша Андыйларга иң элек И. Нуруллин, Ф Фәсиев, А. Кәримов, Л Гаделшин, Б Хафизова. X Мөхәммәдиев кебекләрне
кертә.
Мине иң элек шушы нәрсә гаҗәпләндерә, ничек ул—Рәбига Абзаловна мөселманнарның аяк астында гөрләп ут янган бервакытта—1944 елда татар теле бүлеген ачтыра белде икән7
Иң үкенечлесе шул Рәбига Абзаловна докторлык диссертациясен язып тәмамлый да Мәскәү галимнәре бу фәнни хезмәткә бик югары бәя бирәләр Әмма хезмәтен яклап өлгерә алмый: озакка сузылган каты авыру аның гомерен өзә Ул чакта аңа нибары 53 яшь була
Рәбига Абзаловна оештырган татар бүлеге татар халкына талантлы «гуманитар элита» кешеләрен мулдан бирде Алар белән халкыбыз горурлана Әмма шулай да күңелнең бер китеге җанны үртәп тора: юбилейларда Рәбига Абза- ловнаны искә алмыйлар Зур гөнаһтыр бу!
Мәҗит Рәфыйков, Гурий Тавдин белән соңгы күрешүләр
1986 елда Татарстан китап нәшриятында «Совет Татарстаны язучылары» дигән китап басылып чыга. Андагы мәгълүматларга ышансак, Мәҗит Рәфыйков
1950—1955 елларда Иркутск өлкәсендә. Тайшет-Братск рассасында фельдшер һөм санинструктор булып эшләгән икән Әмма университет студенты Мәҗит Мәгъсүм улы нишләп Себер якларына барып чыккан—бу хакта ләм-мим Гурий Тавлин исеме китапта бөтенләй юк Димәк, аны ул чакта Язучылар берлегенә алмаганнар булып чыга Шундый ук «кызык хәлләр- Аяз Гыйләҗевка да хас икән Әлеге китапта аның хакында болай диелгән «1948-50 елларда ул—В И Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты студенты ә 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казакъстанда яши һәм төзелештә ташчы, бетон коючы бригадир һәм десятник профессияләрен үзләштерә» Аяз дуска артык тукталып торуның әлләни кирәге юктыр чөнки әлеге китапны «обллит тураганы» ярылып ята акны кара дип әйтү заманы иде ул чаклар Шуны гына өсти алам 1945 елда КДУның беренче курсында Аяз белән бер төркемдә укыдык, хәтта тулай торакта бергә яшәдек Шуны әйтәсем килә без. аның группадашлары Аязда язучылык сәләте бар икәнен белдек, чөнки ул безгә кайбер хикәяләрен укып күрсәтә иде Аязның бер җирдә дә басылмаган «Лира чыңлый» дигән хикәясе шундыйларның берсе иде Кем белә бит, язмышы шулай булганмы «иҗат кешесенә каты сугылмаслар» дип уйлау сәбәпме. Аяз лекцияләргә бик сирәк йөри иде Беренче семестр имтиханнарына. гомумән, йөрмәде Закон буенча, язга кадәр аны укудан да тулай торактан да чыгармадылар Әмма бер дә алга китеш сизелмәгәч егеткә университет белән хушлашырга туры килде Кызганыч һөм ни үкенеч әмма чынбарлык шуннан гыйбарәт Гулагтан кайтып, «Наян»да эшләгәндә мин Аяз белән күрештем Ул мине бик ачык йөз белән каршы алды Шундыйрак мөнәсәбәт озак елларга сузылды дисәм, һич тә арттыру булмас
Мәҗит Рәфыйков белән «хәлләр» болайрак тора чыннан да белешмә-ки- тапта әйтелгәнчә, ул сугыштан каты җәрәхәтләр алып туган авылына кайта һәм, озак та тормый, Башкорт дәүләт пединститетына укырга керә Ул чакта бөтен илгә диярлек хас нәрсә—күп вузларда профессорлар доцентлар юк дәрәҗәсендә иде Бу хәл Мәҗитне һич тә канәгатьләндерми Шул нәрсә аны Казан дәүләт университетына юл тотарга мәҗбүр итә
Мәҗит Башкортстанның Күгәрчен районы үзәгендә—зур татар авылында туа Сугышка кадәр фельдшерлыкка укыган, техникум тәмамлаган яшь егет Мәҗит белән сөйләшкөлөгән чаклар булды Әмма ул бервакытта да ачылып китми, каядыр ашыга кебек тоела иде Моның уңай ягы шунда булды бугай кулга алынгач, «Якын дусларың кемнәр иде9»—дигән сорауга җавап биргәндә минем исемне әйтмәгән Мәҗитнең бер «сәер» ягы шунда (моңа бигрәк тә кызлар әһәмият бирә) иде күкрәген киеребрәк, башын арткарак чөеп йөри “Шагыйрь булдым дигәч тә. алай ук масаерга кирәкмәс иде*.—дип хөкем чыгара иде кызлар Ә чынлык шуннан гыйбарәт фронтта умыртка сөяге зарарланган булган
Соңгы тапкыр Мәҗит белән 1950 елның 9 мартында университет китапханәсенең түбәнге катында сөйләштек Кичке 8ләр чамасы кебек хәтердә калган Кыска гына гәпләшүнең төп мәгънәсе шул Мәҗит И Гёте поэзиясенә багышланган диплом эшен тәмамлаган икән Тиздән чиста кәгазьгә күчерәсе генә
калган Әмин «Такташ поэзиясенә багышланган диплом эшен тәмамладым» дидем Мәҗит тулай торакка кайтып китте Мин китапханә ябылганчы (уннар тирәсенә кадәр) -бил бөктем», гадәтем шулай иде Мәҗит тулай торактагы бүлмәсен (бүгенге геология факультеты бинасы) ачып кергәч караватында матрас, мендәр, одеал ише нәрсәләрнең булмавын өстәл артында ниндидер ике ят кеше белән тулай торак комендатының утыруын күреп гаҗәпләнгән Әмма аңа хискә бирелергә ирек бирмәгәннәр -ике кеше»нең берсе Мәҗит Рөфый- ковны кулга алу турындагы «кәгазь-ордер-ны күрсәткән дә аны шумдук алып чыгып киткәннәр Хөгта бәдрәфкә чыгарга да рөхсәт бирмәгәннәр
Мәҗиткә нинди гаеп такканнардыр бу хакта ул бервакытта да беркемгә дә сөйләмәгән Чөнки ГУЛАГтан чыкканда «булган-белгәннәрне сөйләмәскә- дигән язма кисәтү алган Янәсе, «сүзеңдә тормасаң яңадан безнең кулга килеп керерсең» Шуңа күрә Мәҗитнең ни өчен кулга алыну зинданга ябылу сәбәпләре
МӘХМҮТ ЭХЫЭТҖАНОВ
хакында фараз итәсе генә кала Беренчесе: Совет властеның кан дошманнары булган, чит илгә качып киткән Зинаида Гиппиус. Андрей Белый, Иван Бунин кебекләрнең әсәрләре турында, -тәнкыйть күзлеге аша- дип булса да. күп ише- тәбез-беләбез. ә чын күңелдән социализм-коммунизмга бирелгән яклаучыларны телгә дә алырга ярамый- дип. семинарда бәхәс күтәрмәде микән Мәҗитебез? (Гурий Тавлин турында сөйләгәндә, бу мәсьәлә ачыла төшәр әле)
Бергә укыган иптәшләре белән Мәҗит бер Казан кызының фатирында кунакта була. Бераз гына тамак чылатып та алганнар Тулай торакка Ирек мәйданы аша кайтканнар Опера-балет театрына күрше булган бер бинаның (ул чакта Юридик институт бинасы иде ул. Институтны Карагандага күчергәч бинаны Авиаинститутка бирделәр ..) өске өлешенә Сталин портреты урнаштырылды Шуны күргәч, алны-артны уйламый гына Мәҗит -какой мерзкий-неприятный взгляд дип ычкындырган Ул чакта һәр төркемдә кимендә бер-ике МВД шымчысы булган (безнең 16 кешелек группабызда да ике ир заты шымчылык белән шөгыльләнгән. Алар бу хакта Сталинның шәхес культын ачып салгач кына әйттеләр. Безне шул эшкә алынырга мәҗбүр иттеләр, диделәр ).
Гурий Тавлинның «Афәт- романы 1996 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Курск дугасы һ. б. сугышлар герое—өлкән лейтенант, танкист Гурий Иванович Тавлин (1925 елда Зәй районының урта Баграж авылында туа) Әти-әнисе репрессияләнгәч, ятим үсә. мобилизацияләнгәч. туп-туры Казанга кайта һәм пединститутның татар бүлегенә укырга керә Ләкин вузны тәмамлый алмый 1950 елның башында, милләтчелектә гаепләнеп кулга алына Гурий аганың ГУЛАГта күргән газапларын күзаллау өчен -Афәт- китабын ту- лысынча укып чыгарга кирәк..
Студент Тавлин бер семинар дәресендә доцент Җамал Вәзиева белән сүзгә керә Совет властен өнәми читкә киткәннәрнең әсәрләрен -тәнкыйтьләгән булып- искә алабыз, ә менә бөтен тәне-җанын яңа тормышка биргән Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен халыктан яшерәбез- —ди Укытучы аны нык ачулана, бу аның киләчәк язмышын хәл итә... Әлеге хакта мин күптән түгел Мәскәүнең I каналында күрсәтелгән 12 серияле Ленин васыяте- дигән фильмны караганда уйландым Фильм 20 ел ГУЛАГта, концлагерьларда утырган күренекле язучы Варлам Шаламов әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән. Гурий Тавлин да Шаламов күргән мәхшәрләрне күргән-кичергән бит Шуны гына өстисе кала: урта гасыр инквизитрлары да Сталин җәлладлары кадәр үк кыланмагандыр.
Фашизмны һәрберебез бөтен йөрәк-күңелләребез белән кире кагабыз Ләкин шунсы хак: үзен милләтче-социалист дип атаган обер-фашист Адольф Гитлер партбилетларыннан баш тарткан социалистларны, коммунистларны төрмәгә утыртмый Кыска вакыт эчендә эшсезлек бетерелә. Тормыш яхшыра Әлбәттә, башка илләрне талау хисабына СССРда шуларның киресе эшләнә миллионнарча иң яхшы кешеләрне аталар, концлагерьларда черетәләр
Митькә дәдәй, таз Зәйнулла һәм башкалар
Митькә дәдәй (халык аны шулай дип атап йөртте) безнең авылга каян һәм ничек килеп чыккан—мин белми идем Әткәй колхоз рәисе булганда, Митькә ДӘДӘЙ берничә мәртәбә бездә булды, әткәй аны - бер дигән умартачы- дип мактый иде Ул Белая Глина дип йөртелгән урман уртасындагы аланлыкта, махсус салынган өйдә гаиләсе белән яши Умарталар да шунда икән
Көтмәгәндә дип әйтү дөрес булыр кебек: бервакыт дәдәй юкка чыкты Халык бик гаҗәпләнде Әмма бер айдан авыл советына Уфадан хәбәр килгәч, күп нәрсәләр ачыкланды кебек Митькә-Дмитрий Патоповны Югары Суд, 58 нче статья буенча ( халык дошманы ) үлем җәзасына хөкем иткән икән Шул көнне үк атканнар да Гаебе шул ул ислам диненә тартылган -Гаеп-нең үзенә килгәндә ул шуннан гыйбарәт алдан килешенү-сөйләшенү буенча, җәйге караңгы төн уртасында Митькә дәдәй Хафиз мөәзиннең өй ишеген шакыган Утны яндырмыйча гына мөәзин бабай дәдәйне ислам өммәте кешесе иткән Дмитрий урынына Динмөхәммәт дигән исем кушкан. Шулай фараз итәсе кала
авыл куштаннары бу эшне күзәтеп торганнар Дәдәйнең болдырдан җиргә төшүе булган, кулларын бәйләп милициягә илтеп тапшырганнар Ә милиционер, таң атканын да көтми, «халык дошманын- район үзәгенә алып китә Монда эш яңа дин кабул итүдә генә түгел, урман өскә авып торса да мунчасы да бул- маганнарның («акамай Каюм- ~аю Хаҗи» кебекләр) дәдәйдән аның 5 бала үстерүеннән үлеп көнләшкәннәр
«Таз» Зәйнулла (пеләш булганга шулай дип атаганнар) абзыйның язмышы да дәдәйнекеннән әйбәт булмаган Халыкның -бәла аяк астында дигәне хак икән бөтенләй көтмәгәндә Малаяздагы (Вәкый абый туган авыл) бер танышы Зәйнулла абзыйларга килеп кергән Йомышын-гозерен әйткән «Буш кул белән» килмәгән икән, өстәлгә «шайтан суын» чыгарып куйган Шуны күргәч хуҗабикә тиз генә табын әзерләргә тотынган Тиздән күрше Хаммат та килеп кергән Аны да табынга утыртканнар -Шайтан суы ■ ирләрнең күңелен күтәргән Хаммат, исә: -Зәйнулла абзый, тавышың матур, берәрне җырлап күрсәт әле»,— дип ялварган Таз абзый канатланып киткән һәм җыру сузган
Николай патша—дурак.
Сигез сыер саудырган.
Иптәш Сталин—акыны.
Бер кәҗәгә каздырган.
Хаммат «Оныта язганмын, идарәгә барырга кирәк .—дигән дө тиз генә чыгып сызган Малаяз кешесе, сый-хөрмәт өчен рәхмәтләр әйтеп, үз юлы белән китеп барган Икенче көнне, таң атуга милиционер Камаловның тарантасы Зәйнулла абзый капкасы төбенә килеп туктый Зәйнулла абзыйның Тамак ялгап алыйм әле» дигән сүзләренә «Әйдә, киттек район үзәгенә барып җиткәч ашарсың —дип җавап биргән Шул китүеннән Зәйнулла абзый авылга кайта алмаган 58 нче статьяны кулланып, Зәйнулла абзыйны үлем җәзасына хөкем иткәннәр Әмма колхоз идарәсе абзыйны яклап сүз әйтергә курыкмаган «Зәйнулла Хөйруллин күп еллар буе ударник булды Сәясәткә катнашмады Начар җырны аңа кем өйрәтсә, шуны хөкем итү дөрес булыр иде» дигән язуны судка тапшырган Шул нәрсә абзыйның гомерен саклап калган, үлем җәзасын 10 ел төрмә белән алыштырганнар
Гаиләсенең әйтүенә караганда, ул әлеге срокны көненә кадәр тутырган Әмма дә ләкин станциядән авылга кайтканда (ярты юлны җәяү үткән) салкын тидереп, үпкәсе нык шешкән Шулай да өенең бусагасыннан атлап керә алган Һәм берничә сәгатьтән җан биргән Шымчы Хаммат абзыйның да бәхете булмады, дип сөйли халык: үзе үпкә авыруыннан үлә кызы Саҗидәнең (классташымның) борыны чери, малаен урманда яшен сугып үтерә
Чулак Рәхим абзый, Миңҗамал җиңги һәм башкалар
Чулак Рәхим абыйны сугышка алмадылар, чөнки уң кулы терсәгенә кадәр кабыргалары тирәсенә ябышкан—балачактан шулай калган Уртача буйлы хәрәкәтчән кеше Апасы Шөрәфниса—безнең күрше—балалы ятим хатын «Гыйззәт сугышка китеп үлгән булса, налог түләмәс хөкүмәткә 400 литр сөт тапшырмас идем-.—дип зарлана иде ул Әмма «җан биргәнгә—юнь бирә- дигәндәй, Рәхим абзый апасын ташламады
Көньяк Урал тимер юлының Мәрсәлим станциясе авылыбызга 35 чакрым Рәхим абзый һәр көнне шуннан тимер мичкәләргә тутырып ягулык алып кайта Тракторчылар, комбайнчылар аның күзенә генә карап торалар
Рәхим абзый җиде бала атасы Беркөнне (бу—1944 елның язгы кояшлы көне) ул хатыны Зәйнәпкә болай ди -Мөрсөлимдә юнь генә хакка бала-чага әйберләре саталар Кайсы балага нәрсә кирәк, үзең сайлап алырсың өйдә кит төк,—ди Моны берни белән дө аңлатып булмый почта ташучы кечкенә само лөт түбәнәя бара һөм Рәхим абзыйның атын арбасын изеп ташлый да җиргә
төшеп утыра. Шул тирәдә эшләүчеләр «бу ни хәл» дип, самолет утырган җиргә йөгерәләр Ат та, ир белән хатын да изеп ташланган Очучы эндәшми генә басып тора. Әлбәттә, безнекеләр аны милициягә тапшыралар. Берничә айдан суд була Очучы болай ди -Шаяртырга гына уйлаган идем, ниятем атны куркыту иде» 4 елга төрмәгә ябалар Янәсе, очучы явыз ният белән эш итмәгән Шулаен шулайдыр да. әмма ата-анасын югалткан 7 бала нишләргә тиеш? Суд бу хакта эндәшми яңадан суд артыннан йөрүче дә булмый Бикеев Рәхим абзый балаларын язмыш кочагына ташламыйлар Һәммәсен дә төрле шәһәрләрдәге балалар йортына урнаштыралар Очучы исә төрмәдә озак утырмый, сугыш бетү уңаеннан кабул ителгән амнистиягә эләгеп, тиз генә иреккә чыга
Бригадир булган чагым (1942-43) Һәр иртәдә апа-җиңгиләрне эшкә өндәп йөрим Урамыбызның каршы ягында—Шәрифулла абзыйның бишпочмаклы матур йорты Аларга беренче булып керермендер Әмма аңа кадәр кечкенә бер «сәхифә»не искә төшерәсем килә —Казан губернасында гомер-гомергә җиргә кытлык булган Чөнки татар җирләренең иң яхшыларына урысларны китереп утыртканнар. Колхоз төзелгәч, халыкның хәле тагын да мөшкелләнә төшкән. Казан татарлары—һөнәрле халык—көньяк Урал якларында тун теккәннәр итек басканнар Әнә шуларның бер төркеме—Көньяк авылының (Саба районы) 20 гаиләсе безнең авылга күченеп килгәннәр Шуларның берсе—күп һөнәрләр иясе Шәрифулла абзый Зиннәтуллин.
Сугыш башлангач МТС директоры Әмиров Шәрифулла абзыйны эшкә чакырган. Бронь белән тәэмин иткән.
Авылда ишекне бикләмиләр—барасың да керәсең Мин дә шулай иттем Миңҗамал җиңгигә йомышымны әйтим дип авызымны ачкан идем, ул өлге- рерәк булып чыкты: ачы тавыш белән Шәрифулла абзыйны ачулана башлады, теленә ни килде, шуны әйтте бугай: Маеңа түзә алмыйсыңдыр, кеше фронтта кан түгә. Сиңа да чират җитәр әле»,—диде Миңа бик уңайсыз булып китте. Шәрифулла абзый эндәшмәде, миннән оялды кебек. Шундый тәэсир кала Миңҗамал җиңгинең сүзләрен фәрештәләр тыңлап торган, ахрысы Шәрифулла абзыйның бронь вакыты бетәр алдыннан гына директор Әмиров Уфага киңәшмәгә киткән Бәлки, хәрби комиссариат моны махсус уй белән эшләмә-гәндер—әйтү кыен. Кыскасы, комиссариат Шәрифулла абзыйга броньне озайтмаган. шундук Уфага озаткан Нәкъ начар әкияттәге кебек: бу вакытта Уфада Курск дугасына җибәрү өчен -маршевый батальон» төзелеп ята икән. Шәрифулла абзыйны шул батальонга кушканнар Кыска гына итеп әйтәм 15-20 көн көтте микән, почтальон кыз Минҗамал җиңги кулына -похоронка» тапшырган.
Әткәм-әнкәм исән чагында, ел саен авылда булып, ялны шунда үткәрергә тырыша идем. Мәктәп музеенда булам, классташларым белән күрешәм. Авылым табигатен гизеп чыгам
Миннур, Гайния әбиләргә кереп сөйләшеп утырам Иксез-чиксез кайгыларга баш ими яшәүләренә сокланам, яшәү серләренә төшенергә тырышам Миннур әби әткәй ягыннан безгә якын гына кардәш. Садыйк җизни белән ике егет үстерделәр. Егетләрнең икесе дә педвуз тәмамлады. Әмма мәктәптә озак эшли алмадылар—армия хезмәте Офицерлыкка укыдылар. Сугышның башыннан ук фронтта булалар.
Бик тә үкенечле, өлкән лейтенант-танкист Мөнир абый Калинин шәһәре өчен барган бер сугышта—бу 1941 елның октябрь уртасында була—танкында яна Майор Әхмәтнур абый 1943 елда, Кырым өчен барган төнге бәрелештә һәлак була...
Гайния әбинең ире—безнең туган—Гариф Шәрәфетдинов 4 ел герман сугышында катнаша Шулай да исән-имин кала. Туган иленә кайта. Гражданнар сугышы башлана Шактый авыл кешеләре мобилизациядән качып котылса да, «юаш Гариф» (аны шулай дип йөртәләр) андый юлга бармый,—Димәк, зур ялгыш ясый— гражданнар сугышыннан әйләнеп кайтмый Гайниясе кулында 3 ир, 2 кыз бала кала Зур авырлык белән булса да, аналары аларны аякка бастыра. Тора-бара һәммәсе дә башлы-күзле була. Гайния әби оныкларына карап куана!
Таң атуына, кояш чыгуга шатланып яшәгән көннәрдә, бөтенләй көтмәгәндә,
район сабантуе барганда, сугыш башланды Абыйлар да, җизниләр дә атна-ун көн эчендә фронтка киттеләр Иң үкенечлесе шул берсе дә туган илгә әйләнеп кайта алмадылар
Татарның киләчәге бармы? Булса— ул кемнәр кулында?
Әлеге сораулар һич тә риторик характерда түгел Нык уйландыра күңелләрне айкый торган сораулар алар Тарих аренасына күпләр килеп киткән Мәсәлән. Европа илләренең төп халыкларын күп кенә халык-милләтләр «эретмәсе» хасил иткән Алар да—тарихның чагыштырмача яңа чоры Ә аңа кадәр нәрсәләр булган? Америка галиме Р Морган. дәүләт барлыкка килгәнче, кешелек җәмгыяте иң элеке матриархат чорын узган кешелек дөньясы хатыннар кулында булган ди һәм моны хатыннарның җәмгыятьтә тоткан урыны белән билгеләнгән ди аналар, балаларын ияртеп, азык-төлек җыйган ял итү өчен урын әзерләгән Ирләр ау белән шөгыльләнсәләр дә. еш кына буш кул белән кайтканнар Мал- туарны кулга ияләштерү, иген игә башлау ирләрне алгы планга чыгарган Бу— патриархат чоры
Җәмгыятьләр, дәүләтләр барлыкка килү, формацияләргә күчү теорияләре бар Әмма бу очракта аларга тукталмый гына үзебезнең язмышка якынрак килик тарихта бик күп халыклар, илләр булган Кайберәүләренең исемнәре әле дә сакланган Мәсәлән, хазарлар, печенеглар, сәльҗүкләр. кельтлар, брит- тлар һ б Бу мәсьәләләр галимнәр арасында әлләни гауга чыгармый Ә менә «татар» исеме-теориясе сүз көрәштерүнең туктап та торганы юк Бу «көрәшнең- башында беркем дә түгел, үзебезнең галимнәр тора
«Болгарчылар» өчен җавап бирү—безнең бурыч түгел Ләкин шундый тәэсир кала янөсез, без үзебезне «болгар» дип атасак, урысларның безгә мөнәсәбәте һичшиксез уңай якка үзгәрәчәк Йә, шулай да булсын ди, әмма тарихи процессларны кая куярга9 Моны ачык итеп әйтергә кирәк халкыбызның болгар чорын беркем дә кире кагарга җыенмый Мәсәлән. Татарстан хөкүмәте карары белән. «История татар- дигән 7 томлык чыгып ята Моның белән, нигездә, Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәрләре шөгыльләнә Әлеге җидетомлыкның Икенче томы тулысы белән болгарларга. Идел Болагрстанына багышланган (960 битле. 60 басма табак) Бу том үз эченә 9 бүлекне ала
Әйе, татар халкының милләт булып формалашуында болгарларның роле бик зур Әмма бүгенге татар канында фин-угры урыс-славян һ б өлеше дә бар Россия президенты Путин әйтмешли «бер каннан гына торган саф милләт булмый һәм була да алмый Урыс милләте барлыкка килүдә татарлар өлеше зур Бу минем фикер генә түгел татарны, шул җөмләдән бүгенге татарны харап итүче төп нәрсә—үзара дуслык булмау Дөресрәге, үзара ызгышу Заманында миңа, СССР Педагогик фәннәр академиясе системасында укып диссертация язарга туры килгән иде Шул чакта ВАКта (Югары Аттестация Комиссиясе) эшләүче Уфа татары Марат Тайчинов белән танышырга туры килде Бервакыт ул болай диде «Казанда диссертация яклыйлар Документлары бер ай эчендә ВАКка җибәрелә Әмма Казанда якланган диссертация турында хәбәр бер атна эчендә килеп керә Милләттәшенең фәнни хезмәтен һәртөрле хурлап татар галиме, хәтта галимнәре яза Башка бер яктан да андый хәбәрләр килми Коллегаларым алдында оят «Опять татары грызут друг друга • -диләр алар Җәйнең бик матур чагы Уфага пароходта кайтырга булдым Дүрт тәүлек буе безнең якларның (Идел, Кама, Агыйдел буйлары) никадәр матур икәнемә сокланып бардым Өске катта палубада баручы профессорлар М Абдрахма нов (КДУ проректоры Заманында безнең группада философия буенча семинар дөресләре алып барган фронтовик галим Н Воробьев (-Казанские татары» дигән күләмле фәнни китап авторы)—күршеләрем булып чыкты
Бу темага сөйләшергә артык теләгем булмаса да. Николай Иванович аны миңа «көчләп такты» Түбәндә сүз шул хакта барачак
1ЭХМҮТ ЭХМЭТҖАНОВ
Николай Иванович сүзне болайрак башлады: «Сез—татарлар, безге—урысларга, Казанны басып алган өчен үпкәлисез инде Монда үзенә күрә әйтер сүз бар Әмма тарихны да яхшы белергә кирәк Моңа иманым камил: әгәр татарларның бер өлеше ныклап Мәскәү ягына аумаса, Явыз Иван гомердә дә Казанга поход оештырырга батырчылык итмәс иде Гадәттә, Шаһгалине сүгәләр, Аны К, Маркс та тәнкыйтьләгән. Әмма Шаһгалиләр йөзәр, меңәр булган. Мәскәү ягына үзләре теләп күчүчеләрне, православиенең динен кабул итүләрен белмибезмени? 1551 елда Явыз Иван кышны үткәрү өчен Мәскәүгә кайтып киткәч, урысларның Зөядәге агач корылмасын татарлар бик җиңел генә җимерә алыр-лар иде. Әмма бу хакта уйлап караучы да булмый “Мәскәү партиясе» Казанда үзен иркен итеп тота. Мичкәдәге дарыга су сибүче, чишмәләрне агулаучылар да, урыслар түгел, татарлар булган бит Явыз Иван татар гаскәрләрен сугышка кертмәсә дә, алар шактый булган һәм үз сәгатьләренең сугуын гына көткәннәр»
Профессор «Казанны алуда егетлек күрсәткән» татарларга алпавыт грамотасы бирелүен күпсанлы мисаллар белән дәлилләде. Шуны әйтергә дә онытмады «Себер, Әстерхан, Кырым ханлыклары гына түгел, зур көчкә ия булган Оттаман (Төркия) империясе дә Казанны яклап бер кәлимә сүз дә әйтмәде»,— диде ул. Шунысы характерлы: Н И. Воробьев Явыз Иван кылган явызлыкларны, мәсәлән, ир затын суеп бетерүен, хатыннарны көчләү һ. б вәхшилекләрне яклап-аклап чыкмады. “Хәзер без бер зур дәүләттә яшибез. Узганнар өчен җавап биреп булмый. Хәтта теләсәк тә Туры юл бер генә: үзара дус булып яшәү»—дип тәмамлады сүзен мөхтәрәм галим.
Татар халкының киләчәгенә ышанам
Бу хакта матбугатта да чыгыш ясыйлар, радио-телевидение дә читтә калмый дәүләте булмаган халыкның киләчәге юк. диләр алар Принципта, бәлки, шулайдыр да. Әмма күңел моның белән һич тә ризалашмый Дөрес, тарихта империяләр күп булган Һәммәсенең дә язмышы бер таркалганнар Көчләп корылган кораманың юкка чыгуы табигый Әмма “без бетәбез» дип мескенгә салыну—дөрес булмас иде Кайчандыр, моннан 5-6 йөз еллар элек, Англиянең Бирмингем шәһәре тирәсендә кельт кабиләләре яшәгән Бүген шул милләтне аякка бастырырга йөрүчеләр бар Хөкүмәт тә моңа каршы килми бездәге кебек. ил таркала дип курыкмый Скандинавия ярым утравында бик аз санлы саам-лопарьлар яши Норвегия. Швеция. Финляндия җитәкчеләре әлеге халыкны саклап калу өчен бик күп эшлекле чаралар күрә 'Теге заманнарда» ев- ропалыларга каршылык күрсәткән кызыл тәнлеләрне күпләп кырганнар, резервуарларга куып керткәннәр Бүген Америкада иң яхшы тәэмин ителүче, иң абруйлы кешеләр—кызыл тәнле индеецлар Безнең чукчалар, кырык яшькә җитәр- җитмәстән. аракы эчеп үләләр Ә АКШ эскимослары бер дигән итеп яшәп ята. югары белем алалар. АКШның үзенә килгәндә, барлык кешеләрне «америкалы» дип атасалар да. Нью-Йоркта, мәсәлән, япон, кытай, испан һ. б халыкларның бистәләре бар. Тәртип саклаучыларына кадәр үзләренеке
Бу ниндидер яңалык ачу түгел—милләт саклансын-яшәсен өчен аның милли үзаңы югары булырга тиеш Мисал итеп революциягә кадәрле татарларны алыйк Ленин 1911 елда болай дип яза «Һәр татар авылында мәктәп бар Татар балаларының һәммәсе дә укый-яза белә» Әллә нинди көчләүләр, көчләп чукындыруларга карамастан һәр татар—татар булып кала бирде Алай гына түгел, аз гына мөмкинчелек килеп чыгу белән татар зыялылары киң хокукларга ия булган автономия төзү мәсьәләсен ачыктан-ачык көн тәртибенә куйганнар Әлеге дә баягы, милли үзаңда «милли дәүләтебез булган» дигән нәрсә нык сакланган Моны Сталин да яхшы белгән Ул үзенең милли мәсьәләләргә багышлап язган бер хезмәтендә болай ди ‘ Россиядә 4 милләт кешеләрендә— урысларда, украиннарда, грузиннарда һәм татарларда үз дәүләтен булдыру теләге һәрвакыт яшәп килде» Бу чыннан да шулай
Булган заманалар—сан ягыннан татарлар урыслардан әлләни ким булмаган Хәзерге нисбәтне искә төшереп эч пошырасым килми Әмма үзара дуслык булмау, башка халыклар эчендә «эреп бетүне» хуп күргәннәр саны ишәйде шул
Кайбер статистик саннарга ышансак, болай килеп чыга Владивостокта 19 мең Сахалин. Камчаткада—унар мең Якутия-Сазада Бурятия Хакассиядә 1-3 мең татар яши Мәскәүдә ярты миллион чамасы диләр Урта Азиядә шактый халкыбыз көн күрә дип беләбез Әмма чагыштырмача якын киләчәктә әлеге татарларның -безләр- булып калуы бик шикле Сәбәп ике дисәк, дөрес булыр кебек югарыда әйтелгәннәрдә татар менталитеты. милли үзаң—юк дәрәҗәсендә Шул ук вакытта әлеге процессны туктатырлык, хәтта акырынайтырлык көч тә күренеп тормый Үзәк исә ачыктан-ачык-рәсми рәвештә илдә бер генә милләт булдыру сәясәтен алып бара Бәлки, мин хаклы түгелдермен әмма татарны халык-милләт итеп саклап калу өчен Татарстанда. Башкортстанда яшәүче татарларның милли үзаңны үстерү концепциясен булдырырга һәм аны тормышка ашыру юлларын табарга кирәк Бу аксиома, милли үзаңы югары булган халыкның гына киләчәге бар Бер классик мисал да китерик безнең эрага кадәр үк Рим империясе яһүдлөрнең Иудея-Израиль дәүләтен юкка чыгара Шуннан соң яһүдиләр бөтен дөньяга тарала Иврит теле онытыла Һәм икенче бөтендөнья сугышыннан соң яһүдиләр, тарихи ватаннарына кайтып мөстәкыйль дәүләт төзеделәр Хәзер ул Якын Көнчыгыштагы иң көчле дәүләтләрнең берсе Монда яһүд халкы зыялыларының. җитәкчеләренең роле әйтеп бетергесез зур Бөек немец язучысы (мил-ләте белән яһүд) Л Файхетвангер үзенең бер әсәрендә мондый хәлне тасвирлый Израиль яшәүдән туктагач, аның элекке җитәкчеләре (шул җөмләдән хәрбиләр дә), раввиннар яшерен җыен үткәреп бер мәсьәләне тикшерәләр яңа шартларда халыкны ничек саклап калырга9 Мәсьәләне һәряклап-җентекләп тикшергәч. тиешле карарлар кабул ителә Язучы аның ике пунктын бәян итә 1 И син, яһүд кешесе, кайда гына яшәсәң дә шуны бел—синең туган илең Ватаның бар Килер бервакыт һәм син үз илеңә әйләнеп кайтырсың 2 И син яһүд кешесе. кайда гына яшәсәң дә һәр яһүдне якын туганың кебек күр һәм һәрьяклап аңа ярдәм ит» Минемчә, әлеге ике тәгъбирне һәр яһүд әнкәсе баласына күкрәк сөте белән бергә сеңдергәндер кебек тоела Тормышымда фәнни эшчәнлегем вакытында шактый яһүд кешеләре белән аралаштым һәм һәрвакыт аларның үзара дус булып яшәүләренә кызыгып яшәдем Их. безгә, бераз гына булса да алардан үрнәк аласы иде1 Безне бер нәрсә—югары милли үзаң гына тарих аренасында саклап калачак Ә без моңа лаек тарих анналары татарларны -бөек халык» дип саный
Хөрмаые укучыларыбыз һәм ави>р.1арыбьп!
Журна.1ыГ>ы! белән даими ииышып баручылар белә булыр: бетда «Катай утлары» архивыннан» дигән рубрика бар. Ьу сәхифә байтак еллар тахтәлтә булса да. т.дет рәк елларда материаллар енрәтрак чыта иде. Сонты какыма «архив активлашты, журналның һәр санында диярлек татар тарихыннан ижтиматыи әһәмияткә ия булган фотосурәтләр басылып килә. Iеләгебет алта таба та рубриканы кытыклырак һәм мәтъналерәк нту. Ьу тшне унышлы тәвам шу «чен сеттнчт лә булышлык кирәк. Сезтә мерәжәгять-т отеребет шу т у тетешен шәхси. I аи.тә альбомнарында яки оешма-учреждеиие архивларында сакланган кытыклы. тарихи-нж1 има1 ын кыйммәте бу.пан (әдәбият һәм сәнт атебетнен мәшһур шәхесләре, истәлекле мәдәни вакыйгалар!а кара1ян курснеш-тәр. Катай һәм I ш ирешм 1арнхын яклырткан сурәтләр һ.б.) фоторәсемнәрне беттә юлласа! ы • икән' Шул рәсем турында анлатма-комментарнйлариын булуы та шарт, әлбәттә. Ьет аларны журналда файдалан!аннан сон. кире ияләренә каи1яра алыр итек.
Әйлотет. кадерле укучылар, мөхтәрәм милләттәшләр, кан |а тыр киипә- шкаф тар |а. альбом-нанкалар та ябылып яткан истәлекле идкярләрне якила чыгарыйк, халкыбытнын рухи елъятмасы сәхифәләре булып киләчәк буыииарта ХС1ХТӘ1 итсен алар! Сетләтт кытыклы фотоматериаллар көгәбет.