Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ЕЛЛАР—ТӨРЛЕ ҖЫРЛАР


Әгәр йорәгең таш булса. Хисләрем булыр тамчы. Тамармын да тамармын мин. Таш тишелеп чыкканчы.
Әгәр йорәгең боз булса.
Ут булырмын, тор белен. Янармын да янармын мин. Боәың беткәнче эреп.
Йорәгең кыя тау булса. Ургырмын чишмә булын.
А|армын да а1 армын мин. Тау тошкәнче убылын.
’ 1962
Идәндәге һәр валчыкны Җыеп алсам, көлмәгез; Ипине хормәт итәм мин Саран да бу. димәгез.
Юлдан шорен иелеп алсам, Ни таптый дин кнлмэ<еэ; Хеэмәтне хормәт итәм мин Юләр дә бу. димәгез.
Куш куллап тотсам бәхетне. Калдырыгыз, тимәгез; Бәхетне кыен табам мин Комсыз да бу. димәгез.
1965
Беренче кат кайгыны мин шунда белдем,
Ул чак миңа ни барысы биш яшь иде,
Әтиебез яу кырында һәлак булды.
Кайгы ул көн ташып торган күз-яшь иде.
Шатлыкны мин беренче кат шунда белдем:
Яңа гына сугыш беткән айлар иде.
Әниебез мич тутырып ипи салды.
Бәхет ул көн түп-тәгәрәк, кайнар иде.
Ә аннан соң шатлыклар да, кайгылар да Күрмәдем дип әйтмимен мин сезгә һич тә. Ләкин хәтер соңгыларын тиз онытты,
Тик болары бүгенгедәй һаман истә.
1966
Төшендә дә күрде ана
Төшендә күрде дә ана Сузганын ап-ак киндер, Торып җыештырды өен: Килергә тиеш кемдер, Килергә тиеш кемдер.
Төшендә күрде дә ана Болытлар өермәсен, Чәчәкләрен чыгып язлы:
Бозлар суга күрмәсен. Җилләр ега күрмәсен.
Төшендә колын күрде дә Су буе болынында:
Торып күлмәк текте ана Туачак оныгына.
Булачак буынына.
1967
Каз кычкыра
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, Җил каерган канатын; һаваларга оча алмый, Талпына да кала тын.
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра, Тавышы ерак китә;
Очкан кошлар өстән генә Хәлләрен сорап китә.
Дуслар белән күрешкәндә, Егыла-егыла көлешкәндә, Шатлыкларны бүлешкәндә, Әгәр кинәт күңелем тулса, Күзләремдә яшьләр булса,— Тиргәмәгез,
Кичерегез!
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра. Күккә сузган муенын.
Ак болытлар арасыннан Эзли бугай үз юлын.
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра. Кырга сыймый тавышы; Кемнәр килеп уртаклашыр Кыр казынып язмышын?
1968
Алда таулар очраганда.
Янда терәк булмаганда.
Эшләрем дә уңмаганда,
Әгәр кинәт җебеп төшсәм, Чылансалар күзләр яшьтән,—
Бер тиргәгез,
Кичермәгез!
1969
Ким булыр шикелле
Тормасам кояштан иртәрәк,
Чык белән юмасам битемне.
Матур чак йокланып үтәр лә, Бәхетем ким булыр шикелле.
Эшемдә юл ярып барчасам, Куймасам эшкә бар көчемне,
Ин кылык ачышлар бетәр дә, Бәхетем ким булыр шикелле.
Уңыштан зиһенне чуалтып.
Тик әрәм итсәм дә бер көнне, Кешелек табынына куясы Өлешем ким булыр шикелле.
1970
Әллә күктә яшен гөлт итте.
Әллә кыллар кашын сикертте: Өлгермәдем һични аңларга,
Ялкын канты зәңгәр таңнарга.
Әллә көлләр артык тил җитте.
Әллә яшьлек артык тил үтте:
Утын күрдем җылысын сизмәдем. Болынын күрдем гөлен өзмәдем.
1972
Күңел күзем
Маңгай күлем күрмәгәнне Күрә күңел күлем.
Шуңар кы.иан эшем өчен һич кылармый йөзем.
Бар минем илем каршында Пһиыйрь дигән атым.
Шул агыңа тугры бул, ди Күңел күзем халкым.
1979
Чын мәхәббәт бармы?
Чын мәхәббәт юк ул. дисәм әгәр, Үпкәләрләр бик бәхетле нарлар.
Ә бәхетле нарлар күнмелегеи Әйтә ала бары җәйге таңнар.
Чын мәхәббәт юк ул. дисәм Ә1Әр. Бик күпләрнең хәтере калыр кебек Әзмени соң кайнар күл яшьләрен Яшәүчеләр тнк мендәргә түген
Чын мәхәббәт кенә елата бит һәм яралый безнең җаныбызны; Җан яралы булгач, без соң аны Чын мәхәббәт диеп саныйбызмы?
Чын мәхәббәт юк ул. дисәм әгәр, Нәрсә әйтер мина сөйгән ярым:
Ул бит мине ничә еллар буе Кулларында йөртә, түкми зарын.
Чын мәхәббәт юк ул, дими, дуслар, Дәва гына эзлик ярабызга. Замананың Таһир-Зөһрәләре Арабызда яши, арабызда.
1983
Язмыш, язмыш, күп сорамыйм Синнән бер дә:
Яманлыкны онытмаслык Хәтер бирмә.
Йөрәгемне май басарлык Байлык бирмә, һичкем очен сызланмаслык Саулык бирмә.
Кешелегемне күмәрлек Шөһрәт бирмә.
Сөюне таптап изәрлек Кодрәт бирмә.
Усаллыктан сукраерлык Күңел бирмә.
Кешеләрне туйдырырлык Гомер бирмә.
1986
Мин генә күренәм тирбәлеп
Язмышым салынган савытны Утыртып баш түбәң өстенә Атлыйсың таңнардан таңнарга Сыкранмый-зарланмым һич кенә.
Кичәсең ничәмә карурман.
Уең юк кирегә борылырга.
Егылсаң тәгәри савытың.
Ярамый иелергә, егылырга.
Төшәсең диңгездән диңгезгә Курыкмый йотар дип тирәнлек. Ярсулы дулкыннар өстендә Мин генә күренәм тирбәлеп.
1987
Бүген кемнәр
Бер ак каурый алып кайттым Су буеннан чирәмнән.
Каурый калган, ә сон кошын Язмыш кая җибәргән.
Туган-үскән жирләрлән?
Кулларымда ап-ак каурый.
Әйтерсең ак кулъяулык.
Ярым киткән, истәлеккә Калган бары шул яулык Бер ярага ябарлык.
Ак каурыйның ап-ак тосе Сакланырмы озакка?
Бүген кемнәр каурый тотып Аккошларын озата.
Кайтмас җиргә, еракка?
Халык бар
Горурльиы олы булса.
Күңелендә җыры булса.
Җырлан атлар юлы булса Димәк, әле халык исән!
Тураерга биле булса.
Күтәрер!ә иңе булса.
Авызында теле булса Днмәк, әле халык исән!
1990
Мәңгелек тартыш
Һәр күңелдә иблис тә бар фәрештә дә.
Бара алар арасында мәңге тартыш.
Полис белән фәрештәнең тартышында Газапланып языла шулай безнең ЯЗМЫШ.
Була коннәр: күңелне гел иблис били.
Ул тантана итә анда, җырлый, бии.
Мәҗлес ясый: эчә. тарта, сүгенә, колә. Яхшылыкка бернинди дә урын бирми.
Ә кай конне фәрештәбез өстен була.
Эчкә шәфкать һәм мәрхәмәт керен тула. Кулларыбыз гел игелек эшлән тора,
Андый көндә иблис телен тешлән тора.
Тартышмыйча яши алмый алар һич тә.
Бу икәүгә тар ахры күңел җиһан.
Күңелнең бер ночма!ында посын кына Кем җиңәр дим карап тора безнең Иман.
1992
Дөнья—камыт.
Туу белән киясең дә—
Булмый кабат салып.
Тормыш тәртә.
Күпме генә чәбәләнмә—
Арасына кертә.
Язмыш арба.
Гел шуны тартып йөрисен,
Кая гына барма.
1994
Сафлыкка шундый нык сусалган, Зиһеннәр, акыллар чуалган.
Эчимче күзеңнең нурларын, Яктырсын беразга уйларым.
Шатлыкка шундый нык сусалган, Үткәннәр рәшәгә уралган.
Эчимче туйганчы шатлыгың.
Йөземә күчмәсме аклыгың.
Сөюгә шундый нык сусалган. Йөрәккә карурман моң салган. Таратчы шул моңнар томанын. Яктырсын мәхәббәт урманым.
Бәхеткә шундый нык сусалган, Юллары ялкынга уралган. Табалмыйм, табалмыйм. табалмыйм. Юлларның очлары югалган.
1997
Ярлыка
Мал өчен, дан өчен түгелә кан, Җир җитми—күңелләр тарлыкка. Нәфсенә кол булган бәндәңне Ярлыка, Ходаем, ярлыка.
Күпләрнең өмете өзелгән. Ышанмый хакыйкать барлыкка. Адашкан, саташкан җаннарны Ярлыка, Ходаем, ярлыка.
Кешеләр үзенә кул сала, Түзмичә изелү-хурлыкка.
Сабыры төкәнгән мескенне Ярлыка, Ходаем, ярлыка.
Юләрләр хакимлек иткәнлә Инсаннар әйләнә сарыкка. Сарыкка әйләнгән инсанны Ярлыка. Ходаем, ярлыка.
Сугышлар. Суешлар. Кырышлар. Халыклар ачулы халыкка.
Гөнаһка баткан бу дөньяны Ярлыка, Ходаем, ярлыка.
1999
Вәгъдә иман.
Шулай булган Халык иманлы чакта.
Хәзер инде калган алар Икесе ике якта.
Бу ике дус арасына Биек тау чыккан калкып.
Капыша алмый сүз һәм гамәл Гүя әкиятн Сак-Сок.
2000
Бир бишне
Иртүк торып иннырь язын куйдым, Көнем булыр әле укышлы Изге эшкә фатихасын бнрен, Фәрештәләр миңа булышты.
Кәгаземә кояш төшеп торды. Каләмемдә нурлар биеде.
Тәрәзәмне җилләр киереп ачын Иркенәйтте минем өемне.
Эчтән генә бер кой койли-койлн Кереп киттем шигъри диңгезгә.
Ак җилкәнле ак корабым бирдем Йөрәге саф, күңеле керсезгә.
Акчарлаклар бу лып күккә мендем. Балык булын чу мдым тирәшә. Рәхмәт әйттем күккә. җир|ә. сула Я зары ча куәт биргәнгә.
Эй. Шигърият! Нинди кодрәтле син. Берни дә юк снңа тиңләрлек. Сннсез каян кочләр алыр идем Җиде катлы күккә менәрлек?
Йөрәгемдә син ишә1 ән чакта Мин сәламәт, мин хор. мнн көчле. Яшик әле мәңге бергә-бергә. Шигъриятем, әйдә, бир бишне.
2001
Яңа гына
Яңа гына эле, яңа гына.
Килгән идең минем яннарыма;
Мин белмәгән гаҗәп сихри төсләр Килеп керде минем таңнарыма.
Яңа гына әле, яңа гына.
Язмыш суккан иде яңагыма.
Канлы яшьләремне сөртә-сөртә Йөгердем мин бары алга гына.
Төшә-төшә тирән упкыннарга, Бирешмичә тау-тау дулкыннарга Таяндым да синең иңнәреңә Йөгердем мин якты көннәремә.
Кара көннәр артка чигенделәр, Керфекләргә нурлар эленделәр.
Барыр юлларыма йолдыз явып Энҗе-мәрҗән булып сибелделәр.
Яңа гына әле, яңа гына,
Тормыш суккан иде яңагыма.
Тотындым да олы Мәхәббәт һәм Шигъриятнең серле таягына—
Очып киттем кошлар юлы буйлап,
Озак бардым, туктап ялга гына.
Ни арада гомер үтеп киткән,
Башланган иде бит яңа гына.
Яңа гына!
2007