Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ШӘТХ / Экстаз халәтенә ирешкән һәм үз-үзенә контролен җуйган суфи авызыннан чыккан сүз. фикер, хикмәт. Бу термин шушы экстаз халәтенә карата да кулланылган. Күплек саны шәкеле-шэтахәт яки шэтхийэт. Шәтх, әлбәттә. Иррациональ һәм суфилар анын мәгънәсен шушындый ук хәлне кичергән кеше генә аңлый һәм аңа бәя бирә ала дип санаганнар.
Әл-Хәллажның: “Мин-Алламын!" ("әнә-лХакк") дигән сүзен шәтхийәтнең аеруча ачык бер тарихи мисалы дип әйтергә була. әл-Бистаминың: “Мин ничек данлыклымын! О. мин ничек бөекмеи!" дигән сүзләре дә күбәүләргә мәгълүм. Эш-Шиблинең күпсанлы шәтхләреннән берсе түбәндәгечә яңгырын “Сезнең заманагыз бетә, ә минем заманамның ахыры да. башы да юк!" Әбү Сәгыйтънең сүзләре тагын да кыюрак: “Минем сәләмә киемем эчендә Аллаһтан башка берәү дә юк!"
Шэтхийэт турында төрле карашлар була. Суфилар һәм аларга уңай караучы дин әһелләре шәгхләрие аңлатудан һәм тәнкыйтьләүдән баш тартырга, йә бу эшне аерым "сайланмыш затларга (хәвассларга) тапшырырга кирәк дигән фикердә торалар. Суфи экстаз халәтендә Аллаһның рупорына әйләнә, шуңа күрә бу сүзләре өчен суфи җаваплы түгел дигән караш та киң таралган була. Шулай да. мәсәлән. әл-Газәлн шәтхләрне тәнкыйть итеп, алар хатыкны көндәлек хезмәттән аерып, фетнәгә этәрәләр дип саный. Кайберәүләр (мәс . әл-Җүнәпд) мондый экстаз халәтендә әйтелгән сүзләргә каршы чыгалар, хакыйкатькә ирешкәннәрнең илаһи серләрне ачуы мәгънәсез һәм хәтәр бер эш дигән фикердә торалар.
Шэтхийэт шигъри әсәрләрдә бик еш очраган. Әл-Хәллаҗ. Ибн әл-Фәрид. Ибн Гарәби. Руми диваннарында шәтхләр аеруча күп,
XIV гасырларда эш практикаларында шәтх куллануны үзмаксат итеп алган суфиларны шәтихун дип атаганнар.
ШӘФӘГАТЬ / Яклау, канат астына алу, аралау, химая, ярдәм I кламда: Кыямәт көнендә яклау табу Бу көнне өч төркем кешеләр шәфәгать кыла алачак: пәйгамбәрләр, галимнәр һәм Аллаһ юлында шәһид киткәннәр. Шәфәгать өч баскычтан тора: I)Кыямәт көнендә Пәйгамбәр Аллаһтан адәмнәрнең җирдә кылган эшләре өчен хисап тоту вакытын һәм аның авырлыгын киметүне сорый ала. 2)Кайбер бәхетле кешеләр кылган кылыклары өчен сорау алусыз гына оҗмахка кертелергә мөмкин. Хәдистә бу баскычның да Пәйгамбәр карамагында булуы әйтелә. ЗУГәмугка лаек булган кайбер кешеләргә карата Мондый шәфәгать тә Пәйгамбәр соравы буенча яки Аллаһ Үзе сайлаган кешеләрнең үтенече буенча кылына. 4)Инде тәмугка кертелгән гөнаһкярларга карата. Алар өчен Пәйгамбәр, фәрештәләр һәм кайбер мөселманнар ялварып сорарга мөмкин I әмерләренә бер генә тапкыр “Лә иләһә иллә лЛаһ" дип әйткән гөнаһкярлар тәмугтан чыгарылачак. 5)Оҗмахка кертелгән аерым кешеләрнең дәрәҗәсен күтәрүне сорап шәфәгать кылу.
Дәвамы. Сузлек 2004 елның 1нче саныннан басылып килә.
ШӘФКАТЬ У —Мәрхәмәт, рәхим, аяу. Гади сөйләмдә еш кына шәфә/ать рәвешендә әйтелә, ягъни башка мәгънәдәге сүз белән керешә
ШӘХЕС КУЛЬТЫ Иң куркынычлы социаль авыруларның берсе-эреле- ваклы шәхесләргә табынуның гавәми (массакүләм) төс алуы Ленин. Сталин. Брежнев кебек "даһилар”га табыну күпләгән халыкларны тимер богауларда тотты һәм әле дә тота Бик күбәүләр үзләре кебек үк шәхесләр алдында кимсенеп аларны башкалардан остен күрәләр, алар ниндидер аерым сыйфатларга ия дип уйлыйлар. Жентекләбрәк караганда исә мондый табынунын төбендә карьерачылык, комсызлык, эгоизм, ә кайчакта рухи авыру кебек әхлаксыз яки патологик сыйфатлар ята
Ислам Аллаһыдан башка кемгә булса да табынуны кире кага. Шәхес культы гади бер гөнаһ кына түгел, бәлки Аллаһыга шәрик катнаштыру булып исәпләнә Изге Коръәннең ин бөек кагыйдәләреннән берсе - Аллаһыга гына табыну, теләсә кайсы кеше алдында табынудан ваз кичү
Хәлбуки, Будда үзе исән вакытта алла роленә дәгъва кылмаган Әмма үзе үлгәч, тарафдарлары аны алла кебек итеп зурлый башлаганнар
Исламда да Пәйгамбәрне аллалаштыру куркынычы булган Чын Ислам диненчә. Мөхәммәд башкалар кебек үк гап-гади кеше. Ул Аллаһынын колы һәм Акын илчесе Коръән-кәримдә болай диелә: "Әйт: "Мин сезнен кебек бер инсанмын. мина Аллаһыдан вәхий булды, сезнең Илаһыгыз - барча вөжүдкә бер генә Аллаһы дип Әгәр берәү Раббысыиа яхшы хәлдә юлыкмакны теләсә, ул кеше яхшы эшләрне эшләсен, изге гамәлләрне кылсын, әмма Раббысына тиешле булган гыйбадәтенә һичкемне шәрик- гиңдәш кылмасын" (“Тау тишеге" сүрәсе 110) Рәсүлебез бу васыятьне һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә саклаган, тыйнак кеше булып калган, үзен кешеләрдән өстен итәргә тырышучыларга моны рөхсәт итмәгән.
"Азатлык" радиосы бу терминны шәхес шөһрәте дип әйтә торган иде
ШӘХСӘЙ-ВӘХСӘЙ ЙОЛАСЫ Мөхәррәмнең унысында шнгыйлар урамда Хөсәенне искә алып елау-сыктау оештыралар Нәмаешта катнашучыларның кайберләре үзләрен-үзләре җәрәхәтләп. Хөсәен гаскәренең оммавиләр белән сугышын искә төшерәләр һәм гадәттә “Шаһ Хөсәен, ваһ ХөсәенГ дигән сүзләрне кабатлыйлар Шушы сүзләргә карап, гашурә шәхсәй-вахсәй дип тә атала Сөнниләрдә мондый йола юк.
ШӘҺӘРЛЕК—1 Борынгы шәһәр булган урын һәм андагы хәрабәләр ЗЛИаһәр кешесе Шәһәрлекләр сала кызымы яратмаслар. Ф Халидн
ШӘҺИД, ШӘҺИДӘ Хак эш өчен сугышта һәлак булган; дин өчен үтерелгән Русча чученик сүзенә туры килә. Ләкин бала тапкан вакытта үлгән аналар да иман хакына' һәлак булучылар исәбенә кертелә Шәһид китц Шәһид кылу (Берәү тарафыннан) шәһид ител у Хакыи кый (чын) шәһид- Аллаһ юлында милләт һәм мәмләкәт мәнфәгате өчен җанын фида иткән кеше. Хөкми шәһид -суда баткан, бала тапканда үлгән, ваба авыруыннан үлгән, хаксызга үтерелгән һ б мөэмин яки мөэминә
ШИГЫЙЛАР г - Ислам динендә шигынчылык тарафдарлары (шша шыша гарәпчә “төркем", "фирка" дигән сүз; шыша Голи-1 али төркеме. Гали фирклсы яки партиясе) Пәйгамбәрнең вафатыннан сон аның сәхабәләреннән бер төркем (Пәйгамбәрнең агасы әл-Габбас һәм анын гаиләсе. Әбү Зәр, ә.тМнкдад әл-Кннди. Сәлман әл-Фарнси. Гаммәр ибн Ясир. Әбү Әйүбәл-Әнсари. Бнлял әл-Хәбәши. Халнд ибн Сәгыйд һәм Зөбәер) Гали ибн Әбүталибны Пәйгамбәрнең варисы һәм хәлифә итеп тануны яклап чыкканнар Бу вакытта бәхәс һәм каршылыклар асылда дини мәсьәләләргә кагылмаган, фәкать варис турындагы мәсьәлә генә кузгатылган Тора-барл шигыйлар хәрәкәте көчәйгән һәм Хәлнфәтнен көнчыгыш төбәкләрендә Пычракта һәм Иранда) киң таралыш алган. Безнең якларга килгәндә, аз санда гына шигыйлар Башкортсташи» да бар (“Башкортостан" энциклопедиясе)
Гәптә "шигый" термины "сөнни" терминына тәнгәл беренчесе Ибраһим тарафдарын", икенчесе исә “беренче пәйгамбәрләр тарафдарын белдерә
Төркиядә шигыйларны “галәвиләр". ягъни Галига иярүчеләр дип атыйлар.
Кара: Шигыйчылык.
ШИГЫЙЧЫЛЫК Мехәммәд Пәйгамбәрнең кияве дүртенче хәлифә Гали бине Әбү Талиб һәм аның балаларына тарафдарлык. Бу мәзһәбнең нигезен Гали хәлифәнең замандашы Габдулла бин Сэба салган дип исәпләнелә. Юнәлешләре: кайсанилар. зәйдиләр. имамилар. исмәгыилиләр. Аннары хариҗилар аерылып чыга (VII гасыр ахыры).
Шигыйчылык Гыйракта. Иранда. Йәмәндә. Пакистанда. Әфганстанда һәм һиндстанда таралган, беркадәр Әзәрбайжанда һәм Тажикстанда сакланган. 1501 елда Исмәгыйль шаһ шигыйчылыкны Иранның рәсми мәзһәбе дип игълан итә һәм шигыйчылыкны пропагандалау өчен Төркиягә бик күп миссионерларын җибәрә. Шул рәвешле. XVI гасырга шигыйчылык Иранда һәм кайбер кенәзлекләрдә дәүләт диненә әйләнә. Шуңа күрә күбәүләр шигыйчылыкны ирани чыгышлы дип саныйлар, ләкин чынлыкта ул гарәпләр дөньясында туган.
Шигыйлар гасырлар буена хакимиятне Гали варисларына кайтару өчен көрәшәләр һәм вакыт-вакыт төрле илләрдә моңа ирешәләр дә (мәс.. Тәбәристанда. Йәмәндә. Мисырда галәвиләр дәүләте төзиләр).
Аллаһуның берлеген һәм Мөхәммәдиең аның рәсүле икәнлеген игълан итә торган иң мөһим гыйбарәдә "Лә иләһә иллэ-л-Лаһ. Мөхәммәд расцллц л -Лаһ” - Аллаһудан башка илаһ юк, ә Мөхәммәд аның рәсүле" дию урынына алар ахырда Мөхәммәдтән соң 'һәм Гали-Аллаһуның якыны" сүзләрен өстиләр яки хәтта Мөхәммәд Пәйгамбәр исемен бөтенләй төшереп калдыралар.
Шигый азанында да аермалар бар. Шигыйларда азанның бишенче һәм алтынчы формулалары арасына бер җөмлә (“Иң күркәм эшкә килегез!") өстәлгән була. Аннары аларда азанны теләсә кайсы мөселман әйтә ала.
Шунысы кызык, шигыйлар үзләрен сөнниләрдән дә “сөннирәк" дип саныйлар, чөнки алар Пәйгамбәр сөинәсенең изге хәлифәләр чорында үзгәртелгән яки гамәлдән чыгарылган элементларын саклап калдык дип раслыйлар Алар үзләрен "мәзхәб әл- хасса . ягъни сайланмышлар мәзхәбе". "өстеннәр мәзхәбе" әгъзалары дип исәплиләр.
Җыйнап кына әйткәндә, шигыйчылык тәгълиматы 5 догматны таный, болар, тәцхид (Аллаһның берлеге), гадел, нәбцват (пәйгамбәрлек), имамат (имамнар җитәкчелеге) һәм кыямәт (үлгәннән соң терелү).
Шигыйлар. Мәккәдән тыш. Гали каберенә (Гыйрактагы Нәҗәф шәһәрендә) һәм имам Хөсәен каберенә (Гыйрактагы Кәрбала шәһәрендә) хаҗ кылырга баралар.
Исламда гомум кабул ителгән бәйрәм һәм мөбәрак көннәргә өстәп, шигыйлар түбәндәге көннәрне дә билгеләп үтәләр:
1) Имам Хөсәен һәм аның тарафдарларының газаплануы көне Сәфәрнең 20 нче көне
2) Фатыйманың вафат булу көне - җөмадел-әүвәл аеның 13 нче көне.
3) Галинең туган көне-рәҗәп аеның 13 нче көне.
4) Гали үлем ярасы алган көн-рамазан аеның 19 нчы көне.
5) Гадир әл-Хумм көне —Зөлхиҗҗәнең 18 нче көнендә бәйрәм ителә. Шигыйлар дөрес хәдис дип тапкан бер ривайәт буенча, бу көнне. Хушлашу хаҗыннан кайтып килешли. Мәккә белән Мәдинә арасында урнашкан Гадир әл Хумм дигән су буенда Мөхәммәд пәйгамбәр күпләгән халык алдында Гали ибн Эбүталибны үзенең варисы итеп билгели. Ләкин сөнни галимнәр бу хәдисне мәүду. ягъни ышанычсыз дип саныйлар.
Гашурә исә. имам Хөсәен һәм аның тарафдарларының үлеменә багышланган матәм көннәре буларак, шигыйларда мөхәррәм аеның 1 сеннән 10 сына кадәр дәвам итә Ә сөнниләрдә гашурә мөхәррәмнең 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.
Шигыйларда бу бәйрәмнәрнең күбесе 963 елда хәлифә Мүгиз әл-Дауд (хакимияте 945-967 еллар) тарафыннан рәсми рәвештә кертелә.
һиҗрәт кичәсе шигыйларда бәйрәм ителми.
Шигайларның сөинәсе сөнниләрнекеннән аерыла. Шигыйлар сөннәсендә “Әхбар". ягъни Хәбәрләр" (ривайәтләр) тупланган Анда, сөнниләр тарафыннан танылган хәдисләрдән тыш. Гали нәселеннән булган имамнарның сүзләренә дә зур урын бирелә.
Шигыйләр Галигә каршы сәхабәләрдән килгән хәдисләрне тапшыручыларны кире кагалар Гомумән, алар Гали хәлифәне Мөхәммәд Пәйгамбәр варислыгына өстен хокукка ия булган дип саныйлар Шигыйлар мәһди турындагы һәм Гали хәлифәнең унике варисы турындагы тәгълиматны тоталар.
Шига һәм ваһһабилар тәһарәт алганда аякларын юмыйлар, димәк, аларнын тәһарәтләре камил булмый.
Шигый ларда язмаларда рәсем төшерү дә гөнаһ саналмый.
Шигыйлар Коръәннең бүгенге мәтенен шик астына куялар, ин ахыргы "Фәләкъ" һәм “Нәс" сүрәләрен, харижилар исә "Йосыф" сүрәсен дә инкяр итәләр. Алар Галинен хәлифәлеккә хокукы күрсәтелгән "Ике нур" дигән сүрә һәм башка сүрәләрдәге кайбер аятьләр Госман мәтененә кертелми калдырылган дип раслыйлар ( Ике нур' дигәндә алар Мөхәммәд белән Галине күздә тоталар.) Алар фикеренчә. Коръәннең төп нөсхәсе Яшерен имам" кулында саклана, ул кайткач кешеләр чын Иманны беләчәкләр имеш
Гакыйдәдә булган аерымлыкларга да карамастан, бүгенге көндә сөнниләр белән шигыйларның диннәре төрле дип әйтергә урын юк.-бусы принципиаль нәрсә
“Краткая история И елама" китабында (М , 2002) шигыйчылыктагы сөнниләр күзлегеннән караганда уңай һәм тискәре (“плюс" һәм минус”) моментларның кыска гына исемлеге китерелә. Уңай моментлар түбәндәгеләр үзәкләштерелгән идарә (имамнар, факиһлар. Ага-ханнар һ.б ). иҗтиһад капкасының ачык булуы (яңа дини кат-ннар һәм принциплар кертү һәм аларны дәлилләү мөмкинлеге), организацион бердәмлек, пассионарлыкның гаять югары булуы.
Тагын кара Г АБДУЛЛА БИН СӘБА.
ШИГЪРА г. Сириус йолдызы Нәҗем (53) сүрәсенең 49 нчы аятендә шул йолдыз турында сүз бара "Дәхи Ул-Аллаһ Шигъра йолдызының Раббысыдыр". Мәжүснләр коньяк күгенең иң якты йолдызы Сириусны аллалаштырганнар
ШИМАЛЬ к 1 Сул кул як 2 Төньяк. Сул як һәм төн я/ы мәгънәләренең бер үк сүз белән бирелүе борынгы гарәпләрдә алгы (төп) як булып кояш чыгышы, көнчыгыш шәрык саналганлыгы турында сөйли дип әйтә алабыз Шималь гарби төньяк көнбагыш Шималь шәркый гөньяк-көнчыгыш 'Ши.чальягы' 1918 елның башында Петроградта чыгып алган татарча гәзит. аны милләтчеләр нәшер иткән
ШИМБӘ ф Атнаның җомгадан соңгы көне Татарлар аны җомга иртәсе көне дип тә йөрткәннәр Иске китапларда шинбә, шәнбә. “Шимбә" сүзе көрдчә кон дигән мәгънәдә (фарсылардагы “рузе". гарәпләрдәге наум") Р Әхмәтьянов шимбә сүзенең асыл мәгънәсе "жиде көнлек атна ахыры" икәнен һәм аның нигезе мөселманнарда, христианнарда һәм йәһүдләрдә таралган булуын искәрт.»
Җ ГЗәйнуллин бу сүзнең татарча укылышы шәмбе дип күрсәтә ("Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба"). XX гасыр башларында Казанда дәүләт мәктәпләрендә укучы яшьләр оештырган әдәби түгәрәк “Шинбә" дип аталган
Шимбә еврейләрдә буш. ягъни лшсез көн (шабаш шабаш) Иогманн тәфсирендә Муса пәйгамбәрнең йәһүдләргә жомга көнне олугларга кушуына да карамастан. аларнын шимбә көнне зурлау өчен тартышуы турында әйтелә Шуның өчен Аллаһу Тәгалә йәһүдләргә шимбә көнне бик зарарлы кыла, дөнья кәсебен аларга хәрам кыла" ("Умарта кортлары" сүрәсе. 16:124)
Чьланакларда шимбә көнне сабәт сәбәт (суббота) дип атау очрый
Татарда “Им көне шимбә көн" дигән борынгы сүз бар
IIIИРЕК / Күп аллага табынучылык, мәҗүсилек Аллаһтан башка тәңреләргә шулай ук төрле нәрсәләргә һәм кешеләргә табыну Ис ламда иң авыр гөнаһ (кәбирә) һәм көферлек дип карала. Ширек категориясенең гомум кабул ителгән билгеләмәсе булуга да карамастан, бу мәсьәлә электән үк төрле бәхәсләргә урын калдырган Мас сөнниләр шигыйларны күп аллага табынуда гаепләгәннәр Эл-Газали матди табыш алу максаты белән Аллаһка табыну да ширек була дип санаган Хәнбәлиләр ширек мәсьәләсенә көндәлек тормышта да зур урын биргәннәр, үткән замандагы яки хәзерге абруйлы руханиларны артык мактау, зиратларга барып сәҗдә кылу, кешеләрне аягүрә
П. .к V . м 2
161
торып каршы алуны ла гаепләп чыкканнар. Хәзерге вакытта ваһһабилар кабул иткән ширек теориясен' хәнбәлиләр эшләгән. Бу теория буенча ширекнең 5 төре бар: 1 )Ширек эл гыйлем —барлык пәйгамбәрләрне, киләчәкне алдан күрүче әүлияларны. астрологларны “яшерен гыйлем"гә ия дип санау; 2)Ширек әт-тәсвррыф- Кыямәт көнендә Мөхәммәдкә биреләчәк арадашчылык хокукына кемнең дә булса ия булуын тану. 3)Ширек эл гыйбадәт - Аллаһтан башка кемгә яки нәрсәгә булса да (беренче нәүбәттә каберләргә, ташларга) табыну: 4)Ширек эл гадәт — хорафатларга һәм “яман гореф-гадәтләргә ышану (начар һәм яхшы көннәр булуына, галәмәтләргә ышану, хажәте булмаганда бөти-томырлар тагып йөрү); Ъ)Ширек филәдәб — Мөхәммәд, Гали исемнәре һәм мөселман өммәтендәге башка абруйлы исемнәр белән ант итү.
Аллаһуга ширек кату, ширек катнаштыру, ширек кылу (ширкәт кату варианты да очрый).
ШИРКӘТ г Җәмгыять, компания, кооперация; бергәләп эш итү. Ширкәтнең дүрт төре бар 1) тулы ширкәт —монда катнашучылар бертигез өлеш кертәләр һәм аларның мөмкинлекләре дә бертигез була, ягъни алар бер үк эш белән шөгыльләнүче ирекле мөселманнар: 2) тулы булмаган ширкәт, монда үзара килешү генә кирәк, ә бертигез өлеш кертү таләп ителми. 3) максатлы ширкәт, монда уртак капитал булмаска да мөмкин, ләкин уртак эш бар һәм аны кредитка алып барырга ярый; 4) ширкәт- кооперация. монда уртак эш өчен төрле һөнәр әһелләре берләшә Дөрес, кайбер мәзһәбләрдә ширкәтнең соңгы ике төрен танымыйлар, чөнки аларда уртак мал юк.
Ширкәт кагыйдәсе — иптәшлек кагыйдәсе
ШКОЛА р —XIX гасырның икенче яртысында Халык Мәгарифе Министрлыгы һәм земстволар ачкан башлангыч мәктәпләр, изге Гурий борадәрлеге мәктәпләре, рус- татар уку йортлары (училищелар), чиркәү мәхәллә мәктәпләре “школа" дип аталган Гомумән, татар халкы “школа" дигәндә әлеге рус-татар училищеларын күздә тоткан Рәсми документларда һәм халык телендә татар уку йортларын “мәктәп" һәм "мәдрәсәләр" дип йөрткәннәр
ШОНКАР Төркиләр изге дип санаган һәм кулга ияләштереп сунарда файдаланган кош. бөркет, лачын. Ауга өйрәтелгән яшь бөркетне һәм лачынны күп кенә төрки халыклар валабан балабан яки әтәлге дип атаганнар, ләкин татарда: "Әтәлге шонкар булмас" дигән мәкаль дә бар Лачынның бер төре тырантай да ау кошы итеп кулланылган. Үзбәкләр очарга өйрәнүче яшь лачынны ”очырма” (“учирма”) дигәннәр. Татар әкиятләрендә Сонгур гдн-кошлар патшасы Электә Казанда шонкарчылар (Соколовая) урамы да булуы билгеле.
Борынгы чыганакларга караганда, шонкар белән ауда йөрү татар ханнары арасында да таралган була. Хикәятләрдә "кош чөймәгэ ау аулаи" гыйбарәсе очрый Лачын җибәреп аулауны лачын салу дигәннәр Ау кошларына нисбәтле терминология дә эшләнгән булган. Мәс . "тугры" (“тур", "тургач”) ау кошын (лачын, бөркет) кундырып йөртә торган агач; "томага" — сунар Шонкарының башына кидерелә торган күн башлык яки *тумак” ау кошларының калфагы. Хан яки кенәзләр ауга чыкканда бөркетләрне карый торган кешене "кошчы" һәм "кош бәге" дип атаганнар
ШӨКЕР г 1. Күргән яхшылыкка каршы рәхмәт һәм шатлык белдерү. Швкерана. шакран(а) — шөкерләр (гарәпчә шөкер сүзенә нраин -ана кушымчасы ялганып ясалган) 2 Ризалык, канәгатьлек күрсәтү
Шөкранның оч төре бар дип караганнар Огәүдә белән белдерелгән шөкер — габидләр шөкере; 2)тел белән шөкер т\-галимнәр шөкере. 3) кальбтән чыккан шөкер - гарифлар шөкере
Шөкер Бари Аллага шөкер. Шөкран нигъмәт — ризыкка шөкер итү Аллаһка шөкранә кылу. Раббыма мең шөкранәмен!
"Шөкер" сүзе “Псалтирь"ның (Казан. 1914) керәшеннәр өчен татарчага тәрҗемәсендә дә актив кулланылган.
Дәвамы киләсе саннарда