Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЫРЫМТАТАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Бәкер
Чабан-Задә
ТУГАН ТЕЛ
Сине мин Кырымда, Казанда таптым. Йөрәгем кайнап ташкайда таптым.
Ят илдә моңаеп, ачынып йөргәндә, Өметем, хыялым, күңелем сүнгәндә,—
Муеныңа сарылдым дәртемне әйтеп,
Бер гүзәл сүзеңнән үземә кайтып. Җырларын булмаса. мәгънәң булмаса, «Йорт» дигән сүзеңнән күңел тулмаса,—
Аһ, ничек йөрермен бу горбәт якларда. Танышсыз, белешсез ят сукмакларда. Белмимен: түрекме, татармы атың,
Бик яман татлысын. Тәңредән дадын.
Түрек тә, татар да синең сүзләрең. Икесе дә нур сибә—моңлы күзләрең. Аңласа бер сине, дошман да сөяр.
Бер гади сүзеңә ул башын ияр.
Каберемдә мәләкләр жавап сораса. Газраил телемне кырык кат борса да, «Үз туган телемдә әйт миңа!» диярмен, Үз туган телемдә җыр җырлап үләрмен.
Йөрәкне кайгылар кимереп торганда, Күгемнән күрмәгән йолдызлар узганда,— Туган тел! Башкасы акылыма килми,
Бер бөек серем син, дошманнар белми.
И суык шул горбәт, ялкынсыз, нурсыз. Тормышы безләргә күңелсез, җырсыз.
Былбылы җырласа, моңнарым арта. Тавышы аз гына «Борлы»га1 тарта.
' Халык җыры
Тауларга карыймын—чатырга охшый.
Күзләрем яшьләнә, калебем йомшый.
Болытлар карала акырын-акырын.
Таптыймын ялгызым тозлы юлларын.
Уйлыймын анамның ул күз яшьләрен.
Аулымның еракта күмелгән яшьләрен:
Юлымда елмаеп карый кызлары.
Күзләрдә уңганлык, сөю эзләре.
Охшатып аларны бәхетсез Әсмага2,
Карамый үтәмен, кайгыра-яна...
Голләре бик кызыл, аһ. ничек кызыл!
Кызылны ни өчен сөямендер быел?
Кызылдыр— •*Йорт!» дигән боек маңгайлар Ул «Яшел атау»ны кызылга маналар.
Сөямен бу төсне ирәннәр рәнке3 дип.
Ирәннәр беттеләр йорт үрнәге дип.
Минем дә кызылга буялсын маңгаем.
Яшерен күмсеннәр, күрмәсен анаем.
Кызарсын канымнан йортымның гөлләре.
Иснәсен былбыллар, тотылсын телләре.
Бәйрәмдә, сәйранда татарның кызлары Кон күреп уңмаган таң йолдызлары.
Өзсеннәр, таксыннар күкрәкләренә.
Порг гыйшкы тиз тулар йөрәкләренә.
Үләбез аларны уңармак өчен.
Татарны тэхтенә чыгармак өчен.
Йә йортны корып, без сөрәбез гомер.
Йә «Йорт!» дин җан атын булабыз күмер.
‘ 1918
ЧӘАӘбИ
Җиһан
АНТ ИТКӘНМЕН
Ант иткәнмен татарларның ярасын бәйләргә! Пичек болай бу бичара кардәшләрем чересен/ Алар өчен үкенмичә, какырмыйча яшәсәм. Йөрәгемдә типкән каным кайнамасын, сүрелсен
ШягыПрьн |>Ш1К ИК'
гпЛгон иры
Ант иткәнмен бу караңгы йортка якты остәргә. Ничек болай—ике кардәш бер-берсенә ук атсын? Моны күреп ярсымасам, кайгырмасам, янмасам, Күлләремнән аккан яшьләр диңгезләрне уятсын!
Ант иткәнмен, сүз биргәнмен милләт өчен үләргә. Белеп, күреп милләтемнең күз яшьләрен үбәргә. Белми, күрми мең яшәсәм югары тәхетемдә, Килер бер көн—мазарчылар килер мине күмәргә.
Әмди Г әрәйбәй
ТУКАЙГА
И түрк-татар дөньясына якты нур чәчкән Тукай,
Кара халыкка ана теленең юлын ачкан Тукай.
Дәртебезне, хәлебезне җырлаган, әйткән Тукай,
Бик вакытсыз, гөлдәй сулып, асылына кайткан Тукай!
Тукай, синең кыйммәтеңне яшәгәндә белмәдек,
Безнең өчен җан талаштың, җырладың да сайрадың.
Язмыш сине хурлаганда күз яшеңне сөртмәдек.
Үз башыңа соңмы әллә дошманга теш кайрадың?
Ничөн, Тукай, арабызда таң атканчы калмадың?
Ничөн, Тукай, калып янә юлбашчыбыз булмадың?
Бүген матәм тотабыз без, ншетәлмн сүзеңне,
Юклыгыңны бик тоябыз, хәтерлибез үзеңне.
Остазыбыз, Чулпаныбыз, син башыбызсың, Тукай,
Юл күрсәттең син милләткә ул болытлы көннәрдә.
Бүген янә хуҗабызсың, юлбашчыбызсың, Тукай,
Бер яктыдай күрдек сине без караңгы төннәрдә.
Дәртле Тукай, моңлы Тукай, гомере кыска яшь Тукай. Халыкчан әдип, шагыйрьләр урдасына баш Тукай.
Сннсең, Тукай, кальбебездә халык сөюе яраткан.
Синсең, Тукай, бүген безне кара халыкка караткан.
Хөрмәт сиңа халкыбызның янып сөйгән Тукае!
Хакыйкатькә, акка була янып көйгән Тукае!
Тарихыбыз бәйрәм итсен, тантаналар ясасын, - Синдәй шагыйрь җитештерде. Тукайизм яшәсен!
Акмәчет, 13 апрель. 1920 ел.
Ә ш р а ф Шәми-Задә
ЙӨРӘГЕМӘ
Чаран булса, туктамый тор. тип ничәдер ел тагын.
Туган анам карынында тормыш алган йорәгем!
Кочтән калып туктасаң да. һич тә үпкәм юк сиңа.
Чөнки син дә минем кебек бик алҗыдым, йөрәгем.
Авыр, кара бу елларны без дә баштан үткәрдек.
Күрдек агын, кызылын да... Террор китте ялганып Иярде мәгьрур халкыбыз ялганчы хаин «вождь»ка.
Аның купшы, ялтыравык сүзләренә алланып.
Егерме сигез, утыз ике. утыз җиде, кырык дүрттә Золымнарның иң яманын икенче «вождь» житкерде.
Ьар халыкны хаста дими, бала-чага, карт дими.
Тон эчендә ватаныннан горбәтлеккә сөрдерде.
Минем белән син дә чиктең хурлык-жэбер газабын.
Төрмәләрдә, лагерьларда, сөргенлектә, горбәттә.
Мин «аһ!* дисәм, син көрсендең, мин еласам еладың.
Җәбер золымы бер булгач, тәкъдир дә бер. әлбәттә.
Көчең җитсә, туктамый тор, чыда, йорәгем, чыда!
Хөр халкымның ватанына җирләшкәнен күрим мин.
Күп хәсрәтләрне кичергән йортыбызда кавышып'.
Кендегемнең каны тамган туфрагымда үлим мнн!
____________________ 1978
Сәйтүмәр
Әмин
КАНТЛАМАДЫМ
Бер заманнар сине бик соя идем. Киттем, озакларга аерылдым синнән. Хәзер янә кузгалды минем дәртем Күрергә телим! Чыкмыйсың исемнән.
Очрадым бәлаләргә юлда егылдым. Кайталмадым сиңа, аһ. кайталмадым Кайнар комнарда яндым, ягылдым. Җан серләремне сиңа әйталмадым.
Хыялымда җанланыр синең йөзләрең. Күзләремә багар зәңгәр күзләрең. Дулкынланыр гүя Кара диңгезем Колагымда чыңлар татлы сүзләрең.
• Кызганычка, ткгыврктп Пу га.ып- КЫ>уз Лчыди »кы. №*«•< гуф,».ы«ы кан».
Аерылдым синнән—ерак юлларда талдым. Йөрәгемнән кан. Күзләремнән яшь тамды. Мәхрүм калдым Ата-ана йортыннан... Кемнәр аңлар Минем хәсрәтле җанны?! Ш ә ү к ы й Б и ктүр ә ТАТАРЛЫГЫМ Татарлыгым, туган җирем. Күчте җаны мәзлумнарның Балалыктан сөямен. Гауга, ташка йә ярга. Аның өчен күп вакытта Ярты дөнья мазар булган Елыйм, янам, көямен. Татарлыкка, татарга. Күп эзләдем, кая барсам һәр мазарнын баш очында Күрдем: татар чәчелгән. Туктап түктем күз яше. Үз йортында тик хуш исле һәр беренә аһларымнан Юк бер гөле—ачылган... Ясадым кабер ташы. И татарым, үз ягыңда, Кул күтәреп дога кылдым Үз илеңдә син гариб. Йөрәгемнән Ходайга,— Ләкин кемгә әйтеп була Озын, котлы гомер бирсен Бу турыда таш ярып? Безнең гариб анайга... Аеман Сөләйман
ТӘҮГЕ ҖЫР
Иртә уяндым, чыктым тышка мин, канат алдым да хыялларыма, ак юл теләдем киткән кышка мин, яулык болгадым гүя ярыма.
Ишетелде җыр, әтраф җанланды, сүнек йолдызлар хәтта көлделәр, алтын шәл япкан офык түрендә чая кошчыклар талга менделәр.
Былбыл түгел лә, җиләс җил иде язньщ бу тәүге җырын җырлаган: «Шагыйрь, йоклама, син дә кил,—диде,— син дә илһам ал киң чүл, кырлардан».
Ркаил Зәйдулла
тәрҗемәләре