Логотип Казан Утлары
Публицистика

Хуҗиәхмәт Мәхмутовка 75 яшь


Фольклорчы галим, әдәбият белгече һәм журн&тис т Мәхмүтов Хуҗиәхмәт
Шаһиәхмәт улы (Хужи Мәхмүтов) 1933 елнын 15 февралендә Мамадыш раионынын
Түбән Ушмы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә Туган авылында
җидееллык, Мамалышта-урта белем алгач. ике ел авыл мәктәбендә физика һәм
математика укыта. 1953 елда Казан дәүләт университе тының татар филологиясе
бүлегенә укырга керә, аны кызыл диплом белән тәмамлагач, җиде елга якын Буа
районында чыга торган «Яна юл» (сонрак «Байрак») газетасында әдәби хезмәгкәр,
җаваплы сәркатип, бүлек мөдире булып эшли.
1966 елдан бирле X Мәхмүтов Татарстан
Фәннәр академиясенең Г Ибраһи.мов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли.
Биредә ул аспиранттан алып баш фәнни
хезмәткәргә кадәр үсү юлы үтә. «Татар халык
табышмаклары» дигән темага кандидатлык һәм
халкыбызнын афористик иҗаты буенча
докторлык диссертацияләре яклый «Кечкенә дә
төш кенә», «Афористическис жанры гатарского
фольклора». «Язылмаган кануннар» кебек
китапларында галим бу төр әсәрләрнен мәгънәви
тирәнлеген һәм шигъри камиллеген бик тулы итеп
яктырга. X. Мәхмүтов ЗОга якын кигап. 800 ләп
мәкаләләр авторы
X. Мәхмүтов борынгы фольклорыбыз
мәсьәләләрен өйрәнүгә күп коч куя. VIII—XVII
йөзләрнен төрки язма һәйкәлләрендә теркәлеп
калган афористик гыйбарәләрне җыеп, бүгенге
татар мәкальләре белән чагыштырып чыгып, атар
арасындагы бәйләнешләрне ачыклый. XI йөз
галиме Мәхмүд Кашгари сүзлегендәге шигъри
парчаларның бер өлешен хәзерге гатар геленә күчереп, матбугатта бастыра
X. Мәхмүтовнын каләменә фәнни дә. үгемле-кызыкты да итеп язу сыйфагы хас
Акын «Ел тәүлеге—12 аи». «Канатлы сүз—хикмәтле сүз» кебек китапларындагы
бүлекләр мавыктыргыч әдәби парчалар кебек укылалар, шунын белән белгечләрнең
генә түгел, кин катлау укучыларның да игътибарын җәлеп итәләр Әдәби телебезнен
матурлыгы, сурә тлелеге мәсьәләләрен галим һәрвакыт күз унында тота. Утыз елдан
артык инде ул—радиодагы популяр «Тел күрке сүз» тапшыруларынмн даими
авторларыннан берсе
«Мәгариф» нәшрияте «Энҗе чәчтем—энжс җыям* дигән гомуми исем аегында
мәктәпләр һәм гимназияләр өчен татар халык ижаты буенча уку ярдәмлеге итеп
чыгарган гугыз китапның дүртесе X Мәхмүтов тарафыннан әзерләшәм
Халыкара Төрки академия академигы, профессор. Татарс тан язучылар берлеге
әгъзасы. Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татарс танның һәм Россия
Федераниясенен атказанган мәдәният хезмә ткәре Хужиәхмәт Шаһиәхмә! улы
Мәхмүтов бүгенге көндә үзенен олуз бәйрәмен билгеләп үтә Редакция коллективы
юбилярны ихлас котлый, исәнлек-саулык тели