Логотип Казан Утлары
Публицистика

Казан шәһәренең исемен ни өчен үзгәртмәгәннәр?


Бу сорауга ачыктан-ачык ни руслар, ни татарлар, хәтта фактларда казынучы тарихчылар да ни өчендер җавап эзләмәгәннәр Патшалар һәм генераль секретарьлар рус шәһәрләренең исемен даими диярлек алыштырып торган манзара фонында бу бит ифрат тирән һәм кызыклы сорау
Андый шәһәрләр Идел-су буйларында гына да пачкасы белән Сталинград, Куйбышев, Ульяновск, Горький, Калинин һб Ә менә үтә «начар* саналган, борынгы рус мәкалендә «Чакырылмаган кунак татардан да яманрак - дип чагылыш тапкан Казан башкаласы ничектер исән, үзгәрешсез калган Шәһәрнең әллә ничә йөз еллык тарихы сәбәп була алмый Брежнев бит әнә Казанның 800 еллык тарихын, тантаналар өчен гәрчә орден-значоклар әзер булса да. мизгел эчендә юкка чыгарды
Башкалары арасында Саратов шәһәренең исән калуы да гаҗәпләндерә Бу исемнең рус фамилиясенә охшаш рәвештә ифрат матур яңгыравы да билгеле бер роль уйнагандыр, күрәсең Алтын Урда заманында -Сары тау* дигән авыл булган. Саратов шәһәре өнә шул урында утыра Руслар яулап алганнан соң бу исем шомара-шомара Саратов (Сарытав)ка әверелгән
Шулай да Казанның исеме ничек, нигә сакланып кала алды икән? Юкса бит шәһәрне яулап алганнан соң Иван Гроэный (ИГ) аны бик тиз үзгәртә алган булыр иде түгелме (әйтик. Иваново)9 Моңа берәү дә каршы килә алмас иде. шәһәрнең борынгы исеме әллә кайчан онытылыр иде Биредә бер дилемма килеп баса онытыргамы, әллә истә тотаргамы9 Бактың исә Казанны оныту- оныттыруга караганда истә тоту хәерлерәк икән Бу хәлне бик тиз чамалаганнар булса кирәк коры җирнең алтыдан бер өлешен биләп торачак империя нәкъ менә Казанны яулап алудан башлана Рус баскыннарының тере-данлы музее буларак, аны бер генә патша да үзгәртү турында уйламаган Генераль секретарьлар да мондый юлга басмаган Гәрчә коммунистлар патша Россиясен «халыклар төрмәсе* дип атасалар да. империянең колониаль сәясәте дөнья революциясе идеясе белән тач тәңгәл туры килеп тора!
Күпмедер вакытлар узганнан соң совет Россиясе үзе архипелаг ГУЛАГка әверелде, иске һөм яңа Россия асылда һаман да халыклар төрмәсе булып кала бирде
Казан өнә шулай рус патриотизмы «тәрбияләүдә* тарихи бер чыганак булып кала бирә «Иван Грозный» дигән трилогия Сталинның өстәл китабы булган. шул исемдәге кинофильмны каргап та тиран полководец рухи ләззәт алган Асылда бу фильм аның режиссурасы нигезендә төзелә, ул ИГ чалымна-рында үзен күргән, әлбәттә Әгәр Казанның исеме үзгәртелсә ай-һай шуңдый киношедевр куеп булыр иде микән9 Киноның бит бөтен пафосы Казанны җимерүгә, яулап алуга корылган Актер Михаил Жаровның «Казан—зур. Мөскөү—
бәләкәй1»—дип әйтүе ничек килеп кергәндер, гаҗәп хәл Бәләкәй Мәскәүнең ничек итеп зур Казанның яулап алуын ассызыкларга теләүләре булгандыр Чыннан да, Казан ул чакта Мәскәүдән бер дә ким булмаган. Совет тамашачыларына Жаровның зур йодрыгы, махмырлы йөзе арык-мескен, рус телен белмәгән татар каршында күрекле күренгәндер шул
Совет власте елларында, гәрчә Казан ябык шәһәр булса да, миллионлаган совет һәм чит ил туристлары Казан Кремлен (КК) тамаша кылалар иде Алар махсус укыган-өйрәтелгән, яхшы хезмәт хакы алучы экскурсоводлар җитәкчелегендә төркем-төркем узалар КПСС өлкә комитетының идеология бүлеге әзерләп биргән текстны әлеге экскурсоводлар чатнатып яттан сөйләр иде ККда эшләгәндә миңа рус-патриотик легендаларын ишетергә, Казанның идеологик тәрбия өлкәсендә зур чыганак икәнлеген якыннан тоярга туры килде
Ләкин үзгәртеп кору җилләре исә башлагач экскурсоводларның бу патриотик ялганнары үтми башлады. КК үзенең элеккеге бөекдержавачыл әһәмиятен югалтты ИГ тарафыннан җимертелгән Кол Шәриф мәчете дә аякка басты Биредәге хәрби гарнизон һәм солдат казармалары бетерелде Иң мөһи-ме—инде ничә еллар Сөембикә башнясының очында ярымай балкып тора Мәскәү Татарстанның Конституциясен сүтеп җыя алды Ләкин ККның патриотик кимәлдәге элекке данын, нафталинлы сәхифәләрен кире кайтарту мөмкин түгелдер—моның өчен бик күп вакыт, чыгымнар кирәк, зур җәнҗаллар да чыгарга мөмкин
Вакытны югалтмас өчен бөекдержавачыл әһелләр башкалабыздан 50 чакрым ераклыкта Казанны алуга бәйле икенче бер патриотик почмак таптылар Элекке татар авылында (хәзерге Свияжск шәһәре) моннан 450 ел ИГ төзеткән форпостны торгызу-яңарту эшләре бара ИГ сугышчылары аны бик озак төзегән, чөнки 150 меңлек гаскәрне, 200 дары бочкалары һәм бүтән кирәк-яракларны су агымы белән Идел өсләтеп ташыр өчен айлар кирәк булган
Бик урынлы сорау туа ИГ татар авылында форпост төзегән чакта Казан ханы нәрсә караган? Димәк, ул дөрес якка карамаган һәм баш белән уйламаган
Яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә?
2001 елның 20 июнендә «Эфир» телекомпаниясе Казан халкына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать иткән иде. Һәм әлеге сораштыруны оештырган кешеләр мактауга лаек, чөнки совет заманасында бу нәрсә өчен шунда ук «пси- хушка-га эләгүең мөмкин иде Ул вакытларда бар халык өчен яшәүнең мәгънәсе бөтен дөньяда коммунизм төзүдән гыйбарәт булган Шуңа да карамастан, бу сорау озак гасырлар буена күпләргә тынгы бирмәгән әмма аңа беркем дә җавап таба алмый, хәлбуки, кешенең килеп чыгышы, аның галәмдәге билгеләнеше хакында рәтләп белүчеләр юк. Табигатьтә бернәрсә дә юкка гына бар кы- лынмаганлыктан, җирдәге тереклек тә кемгәдер, әйтик, Ходай Тәгаләбезгә кирәктер һәм Ул аны галәм питомнигы итеп файдаланадыр, дип исәпләргә мөмкин Тере затларның берөзлексез туып һәм үлеп торулары нәтиҗәсендә. Ул кыйммәтле үлемсезлек эликсиры аладыр, мөгаен. Ул бит Үзе мәңгелек Иң акыллы җан иясе булып кеше санала, шуңа күрә дә алга таба сүзебезне аның хакында гына алып барырбыз.
Дөньяга килү һәм үлү процессы беркайчан да тукталмасын өчен, Тәңребез бик зирәк эш иткән: кеше аннан да татлырак нәрсә булмаган оргазм вакытында ярала, ә үлгәндә газапланып үлә Кеше 40-50 яшенә кадәр үз үлеме турында да, балаларының үләчәге турында да уйламый, гәрчә дөнья белән хушлашуның котылгысызлыгы хакында яхшы белсә дә Безгә билгеле булганча. Аплаһы Тәгалә—тоталитар зат, ул бала төшерүләрне һәм үз-үзеңә кул салуларны тыйган Аңлашылсын өчен шундый мисал китерик: Җирдәге барлык кешеләр дә кинәт, яшәүләренең мәгьнәсезлеген аңлап, үз-үзләрен үтерсәләр—Ул да юкка чыгар иде Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, кеше үз үлеме хакында әллә ни уйланмый Ул ләззәтләнүнең мәгьнәсезлеген гомеренең иң ахырында гына, мәсәлән, рак белән чирләүчеләр шифаханәсенә эләккәч кенә аңлый.
Әмма хәзерге заман кешесенең фикерләве борынгы гомосапиенсныкын- нан аерылып тора, һәм ул Аллаһның тоталитар кануннарына әһәмият бирми, бу
дөньядан башка берәү ихтыяры буенча түгел, ә үзе теләгән вакытта китәргә омтыла башлый. Бу хакта хәтта Лев Толстой да үзенең «Исповедь* китабында «Үз-үземә кул салу турындагы уй башыма, элегрәк тормышны яхшырту хакындагы уйлар кебек үк. бик табигый килде»,—дип язып калдырган
Әле күптән түгел ТВ буенча битлек кигән кеше үз-үзен үтерергә теләп кил- лер яллавы, тегесенең, акчаны алып качуы турында сөйләгән иде Хәзер инде бу кеше яңа киллер эзли, үзен генә түгел теге каракны да атып үтерсен өчен ул аңа икеләтә күбрәк акча тәкъдим итә икән Күргәнегезчә үлү теләге кешедә дәвалап булмаслык чире булганда гына түгел, ә алга таба яшәешенең кирәксезлеген аңлаганда да туа Ул классик вариантта ир-ат үтәргә тиешлесенең барысын да эшләгән—өй салган агач утырткан, балалар үстергән Бездә якты дөнья белән җиңел генә хушлашу мөмкин түгел рәсәйлеләр ату коралы йөртми шуңа күрә бау, дару төймәләрен күпләп йоту яисә балконнан сикерү кебек ысуллар гына кала 70 яшьтән узганнар арасында үләргә теләүчеләр шактый ләкин гомерен ничек һәм нәрсә ярдәмендә өзүне сайлау бик катлаулы нәрсә Күпләр мәет өчен тереләр хакында уйлануның әһәмияте юк. диләр Әмма бу алай түгел, һәркемнең матур һәм лаеклы итеп үләсе килә, әйтик Маяковский кебек—юынып, чиста киемнәр киеп, түшәккә ятарга һәм тәтегә басарга Ә менә үз-үзен үтерү өчен нужаланып киллер эзләүче бәндә Маяковский кебек эшли алмый йә аның тәтегә басарга кыюлыгы җитми йә якты дөнья белән җәмәгатьчелек һәм дин әһелләре тискәре карашта торган суицид ярдәмендә хушлашасы килми Элегрәк андыйларны зиратларга да кертмәгәннәр каядыр читтә җирләгәннәр
Әгәр дә. кеше яралганда беркемнең дә аннан туасы килү-килмәве турында сорап тормаганлыгын исәпкә алсак кешене үз ихтыяры буенча дөньядан китүдән тыю аның хокукларын тупас бозу булып тора Шуңа күрә дә дөньяда эвтанази- яне законлаштыру мәсьәләсен гамәлгә кертү зур авырлык белән бара Мисал өчен. Ливиядә, Гыйракта мондый сүз өчен асып куюлары да ихтимал СССРда моның өчен -психушка-га озатканнар ә постсовет чоры Россиясендә эвтана- зия турындагы мәкаләне бер генә газета да бастырмый
Кеше рәхәт мизгелдә туа, ә җәфа чигеп үлә Чынлап га әгәр үлем оргазм ләззәте дәрәҗәсенә кадәр җиткерелсә, бер атна эчендә Җирдә бер генә тере кеше дә калмас иде Кешене табигатьнең әлеге тозагыннан бары эвтаназия генә коткара ала. әмма өлегө эвтаназия законлы рәвештә Голландиядә генә гамәлдә
2001 елның 10 июнендә Тимоти Маквейга карата кулланылган үлем җәзасын эвтаназиянең иң яхшы формасы дип атарга була Башта аны бернинди ирексезләүсез йоклатканнар, ә аннан соң инъекция ясаганнар һәм ул хәтта сискәнмичә дә. үлеп киткән Аңа бар теләгәнен әйтергә мөмкинлек бирелгән һәм, аның исемен мәңгеләштерү максатында, бөтен бу процедура видеотасма- га төшереп алынган Әгәр дә Россиядә мондый -татлы» үлем мөмкинлеге барлыкка килсә, күп рәсәйлеләр. шул исәптән мин дә. кайчандыр бөтен ил белән -Жигули-га язылган кебек, чиратка язылыр идек Гәрчә чиратта 10 ел көтеп тә мин машиналы була алмадым
Мәхәббәт, коммунизм һәм тәмәке
Беренче карашка бер-берсеннән шактый ерак торган әлеге төшенчәләрнең уртак яклары бар мәктәптә аңыбызга сеңдерелгән чын мәхәббәт һәм якты коммунизм кешелекнең тормышка ашмастай хыяллары булып торалар Хәзер ге вакытта гомумтигезлек иллюзиясенә ягъни -уравниловка-га нигезләнгән коммунизмның утопия икәнлеге исбат ителде инде Ә бит чынлап та намуслы көше белән карак-угры. эш сөючән белән ялкау, акыллы белән ахмак чибәр белән ямьсез кеше һ б лар үзара тиңдәш була алмый Без аларны ничек кенә тигезләргә тырышсак та алар һәрвакыт төрле булып калачак Ө менә мәхәббәтнең буш хыял икәнен яшьләргә дәлилләп күрсәтү шактый кыен чөнки кеше бу хак тагы дөреслекне картайгач кына, яки озакка сузылган авырганы вакытыңда үз гомерен башыннан алып ахырына кадәр анализлап чыкканнан соң гына белә Берсеннән-берсе акыллырак булып күренергә теләгән совет фәлсәфәчеләре һәм язучылары -мәхәббәт» төшенчәсенә билгеләмә бирергә атлыгып торган да. Көнбатышта һәм АКШта -Нәрсә ул мәхәббәт'7» дигән сорауга -мәхәббәт
белән шөгыльләник» дигән уникаль гыйбарә белән җавап бирәләр Совет чоры шагыйрьләре һәм җыр авторларының берничә буыны мәхәббәт темасы ярдәмендә ашарларына акча эшләп кенә калмыйча, үзләренең төп туйдыручыларын— төзүчеләрне, игенчеләрне, корыч коючыларны һәм тагын бик күпләрне онытып, әлеге иллюзия белән үз исемнәрен дә мәңгеләштерде Шулай итеп, мәхәббәт безнең язылмаган кануннарыбыз рәтенә керде Кискен хәлләр килеп туганда кемгә дә булса кирәге чыкканда, һәрвакыт -Ә бәлкем бу мәхәббәттер- дигән сорау кабыргасы белән куелды, бездә хәтта шулай дип исемләнгән нәфис кинофильм да бар иде. Ул гына да түгел, халык судьялары, мәхәббәтне законнан өстен куеп, көчләүчене суд залыннан ук иреккә чыгарган очраклар да булды Ә Көнбатышта хәтта присяжныйлар судының да моңа хокукы юк.
Бүгенге суверен Россиядә «мәхәббәт белән шөгыльләник» сүзтезмәсен кулланучылар юк. кешеләр бу—тылсымлы сүзне мыскыл итә дип саныйлар Мәхәббәт иллюзиясе хәтта коммунизм иллюзиясеннән дә көчлерәк булып чыкты. чөнки без. совет халкы, алдап йә алданып яшәргә күнеккәнбез Еш кына югары сыйныфларда укучы кызлар, ә кайчак яшьрәкләре дә. малайларның уйнап әйткән -яратам» дигән сүзләренә ышанып, вакыты җитмәс борын сафлыгын югалталар һәм соңыннан, үзләренең йөккә узуларын акларга тырышып. »хыя- нәтче-гә ләгънәт укыйлар.
Хәтта тәмәке төпчекләрен җыеп йөрүче бомж да. организмының никотинга ихтыяҗын канәгатьләндерү белән, тартылып бетмәгән хуш исле сигаретын читкә төкерә Ә бит тәмәкесен кабызып җибәргәндә, ул, төтенне комсызланып суырып шул сигаретны кабып йотарга әзер иде Мәхәббәт белән шөгыльләнү, хуш исле тәмәке төтенен берничә мәртәбә суырып, төпчеген исә тартуны бөтенләйгә ташлагандай нәфрәт белән атып бәргән тәмәкеченең үз-үзен тотышына бик охшаш. Организмны чамасыз тәмәке тартудан һәм мәхәббәттән саклаучы ләззәтне чикләү механизмы бик нигезле эшли һәм берникадәр вакыттан соң кешедә кабат «кайф тоту» теләге туа
Асылда, мәхәббәт һәм тарту үтә картлыкка кадәр дәвам итә, ләкин яшькә пропорциональ рәвештә алар әкренләп практикадан теориягә күчә бара Кайвакыт кызык өчен генә тәмәке пыскытучы яки кулына кабызылмаган сигарет тоткан картларны күзәтергә мөмкин. Теоретик мәхәббәт турында сөйләп тору кирәкмәс, аның хакында һәркем, вакыты җиткәч, һичшиксез, белер. Гомумән ул сүнгән сигарет исе белән ләззәтләнүгә тиң.
Редакциядән:
Быелнын февралендә Локман ага Закирга 80 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, уңышлар телибез.