Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРНЕҢ БЕР ЕЛЫ


КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
12 гыйнвар. Иске Өлмәт
Ике көн рәттән ягымлы кыш кояшының кыйгач нурларына кинәнеп басу-кыр- ларда йөреп килдем. Мәктәп, зират яныннан уздым Бүген Сарман-Әлмәт юлына чыгып “Әүлияләр зираты" янына ук барып җитмәкче идем Рәис. Фәрхенур Таһирлардан җентекләп сорасам да "Әүлияләр зираты хакында өзеп сөйли алмадылар Бик борынгыда әрвахлар йокыга талган җирнең шушы изге почмагы тора-бара онытылган Таш юл салган чакта каберләрне санга сукмаганнар, юл Әүлияләр зиратының бер өлеше өстеннән дә узган Соңгы елларда зират үзенең барлыгын, үзендә әүлияләр күмелгәнен сиздерә башлаган Утын төяп кайтып килүче машина тип-тигез җирдә ауган Йөк өстенә утырып кайтучы хатын тип- тигез урында тәгәрәп киткән Атлар тезләнгән, арба тәгәрмәчләре нәкъ шушы урында таралган Тагын бик күп, һич көтелмәгән бәла-казалар Әүлияләр зираты' өстендә була башлагач, адәмнәр искәргәннәр, борынгыны исләренә төшергәннәр Зират өстендә теләсә ничек таралып яткан ташларны җыештырып, ташлардан койма кебек нәрсә ясаганнар Ташлар теләсә кайда тәртипсез аунап ятканнар, язулары ышкылып, ашалып, юылып беткән икән Тора-бара адәмнәр үткәннәр хакында ныграк уйлый башлаганнар һәм "Әүлияләр зиратьГн тимер койма белән урап куярга керешкәннәр Бу эш әлегә тәмамланмаган, койманың бер өлешен генә койганнар икән Бу хәбәр мине чиктән тыш дулкынландырды Казан-Чаллыяр юлында, Казаннан барганда уң якта, агач-куаклар арасында да. Иске Кирмән тирәләрендә шикелле. Әүлияләр каберлеге' саклана түгелме9 Борынгы Болгар каберләре" дигән иде аны кемдер Мондагы зират та шул заманнардан калган истәлекме9 Борынгы бабаларыбыз—болгарларны халык “әүлияләр" дип сагынып искә аламы9
13 гыйнвар, иргәнчәк
Табигать колы шул мин. и дөнья1 Кичә төшкә кадәр иләс-миләс селкенеп йөрдем, ятып аунадым, урам белән серләшеп, Әлмөт йортларына рәттән сәлам биреп, эт-көчекләренә юл сабып үттем Кичкә таба гына күңел урынына утырды ләкин күкрәктәге моң очып чыга алмады, эш үргемәде “БесьГны укыйм Кызыксынып укысам да әле тозны төбенә сала алмыйм Табышмакмы9
Бүген ходаның кодрәте киң!—вак яңгыр сибәли ыжгырып берсе өстенә берсе менеп өелгән ак кикрикләр шиңә, басыла Дуамал һава үзгәрешләренә дә күңел әзер икән мин бүген тыныч, мин сабыр Иртәнге концертны тыңладым Икмәк булса җыр да була!" дигән калынкаш бабайның ахмаклыгын сыздыралар 'Әллә каян солдатта булганы күренеп тора1" дип сокланалар Күзен чыгарганнар, кашын җимергәннәр, аягын сындырганнар, солдатта булганы дүрт яктан да күренеп тора, дип җырлыйсы урынга, һаман кылана, чынбарлыкка күз ачып карамый кайберәүләр
Л-ишмы. Ншиы у.ион санда
—Алмагачына чыпчыклар кунган, ботакларның эресен-ва- гын сырып алганнар Чыпчыксыз бер ботак та калмаган. Кинәт ишетәм үзара сөйләшәләр, га- дәтләренчә мактанышалар "Мин утырган ботактагы алма шундый дәү иде!" дип мактана берәвесе Икенчесе тәтелди:"Ә мин кунган ботактагысы кып- кызыл иде!" өченчесе канатла- рын җилпи-җилпи чыркыл- дый:'^ мин утырган ботактагы алма... Мин кунган ботактагы алма дәү дә, кызыл да, авыр да
иде Шап итеп җиргә төште Аны нәни кызчык Зифа алып ашады .”
—Яңгыр атап ява ул—ди Рәис —Йә шифалы була, йә шифасыз Шифалы яңгырдан соң игеннәр күтәрелеп китә, үләннәр калкына.
Көчеңә күрә кыймылдыйсың инде, умырып эшләмәсәң дә.
—Суыкта чыпчыклар йоннарын кабарталар, шулай җылыналармы?
—Чыпчыклар туры сызык белән диярлек оча Песнәк исә купшы борылышлар ясый, очуын бизи, матурайта Килә-килә дә дугадай эз сызып борыла Песнәк— үтә купшы кош.
—Төбен этләр сарыга манган чаттагы юан багана йокымсыраган, көн авыр, узыша-узыша яңгыр белән кар алмашлап ява Кыеклардан чырылдап тонык су ага Менә сиңа Раштуа суыклары!
Рәис Һә м Фәрхенур.
16 гыйнвар 1993 ел, Иске Өлмәт
Күк тоташ томаланган, җир белән күк арасында әле кара, әле ак буран—көн вә төн. бурый-бурый дымлы кар ява, баскан саен аяк батып китә Җылы. җылы, җылы Гыйнвар җылысы черек, гәүдәне камыр итә. мускуллар йомшара, күкрәк читлеге җеби, тәндә көч калмый Шушы өч көнгә биш-алты бит язылды микән"7 Рух көчәеп эчке тоткынлыктан ычкынып яза гына башлыйсың, казыган коең тиз саега, өч-дүрт чиләк чумырып алуга төбе күренә башлый, суы болгана.болгана Ә бүген, иртәгә алтмыш биш яшь тула дип торганда болганчык су ярамый инде: су көмештәй саф, ширбәттәй татлы мәк чәчәге сыман йомшак булырга тиеш. Югыйсә, күрче, бүген радиода "Көтәрмен мин. иркәм көтәрмен, ялгызлыкның барын кичәрмен" дигән җыр колагыма “явызлыкның башын кисәрмен'” булып ишетелә. Колак та кай ара хуҗасына буйсынмый, ул тыштан әлләниләр яңгырап-дөбердәп торса да үзенекен итә:эчке авазларны гына оештыра, күкрәк читлегенә сыймыйча тышка ыргылган дулкыннар ымын гына баш миенә җиткерә Инде мондагы тормышымның кәйлелеге' Хуҗаларым кече күңелле, һәр адымымны сагалап, олылап, күңелемне күрергә дип торалар, ни ашасаң шул бар, иртән яңа сауган җылы сөт. кичкә кырын тагын сөт Телең йотарлык хуш исле катык Үзләре ашатып симерткән тана ите Фәрхенур миңа ярарга тырышып көннәр буе газ плитәсе яныннан китми Урыным йомшак бүлмәләр иркен Шунысы бар бу өч-дүрт көн өй тавыгына әйләнеп куначадарак гомер кичәм Яңгырлы карда, карлы яңгырда әллә кайларга барып буталасым да килми... 19 *
19 гыйнвар, Иске Әлмәт авылы
Менә алтмыш биш яшь тә тулды. Монда бу хакта беркемгә дә белдермәм дигән идем Фәнҗия белән Таһир иртән үк котладылар матур гына күлмәк бүләк иттеләр Көндезге уннарда Ильяс килеп керде Бергәләп Таһир Җиһаншиннар- га киттек Анда мәйләп, тыныч кына гәпләшеп утыра идек. Түбән Камадан Рәшит Вәлиевич Абдулхәкимов килеп төште Кара ипи, алма, лимоннар алып килгән, бер Виски дә кыстырган Хуҗам Рәис Мөхлиевне уртага утыртып бераз салырга,
"ураза"ны бозарга туры килде
Алтмыш биш. алтмыш биш Әз дә түгел. Г Бәширов Риза Ишморатлар янында күп тә түгел Шулай да тән әгъзаларында өзмәс үзгәреш барганын сизәм күз начарлана, колак ишетми, кайчандыр балык сөяге кадалып интектергән тамак төбе дә кинәт-кинәт сызлаштырып ала. димәк, ул да эзсез үтмәгән Тәнемнең кайсы почмагыннан картлык төртеп чыгар да соңгы, караңгы юлга өндәр икән дип уйлаштырам Юк. үлемнән курыкмыйм. Нәкыяне генә жәллим Ул картлык ялгызлыгын бер дә күз алдына китерми, коты чыгып шуннан куркып яши Балалар. оныклар белән генә бизәлгән картлык ялгызлыктан коткара алмый дип саный ул. Алда ни көткәнен кем анык кына белгән'7 Ходай ни язгандыр калган гомеремне Нәкыя белән тату, матур итеп үткәрәсе иде Соңгы елларда эш белән нык изаланды, ял иткәне юк, һич көтмәгәндә кинәт олыгаеп китте Соң дәрәҗәдә борчылучан. тынгысыз җан шул.
Хәзерге авылга карыйм да. шәһәр, үз тормышыбыз белән чагыштырам Элеккеге авыл хатын-кызларга мәшәкать арты мәшәкать өстәп аларны кол хәлендә яшәтсә дә хәзер тормыш күзгә күренеп үзгәргән, аруланган Авылга су кергән электр энергиясе бар. ниһаять, иске әлмәтлеләр газлы да булганнар Газ өйне җылыта, кухняда өзлексез янып тора Хуҗаларым икесе дә шактый мул пенсия алалар. Рәис Ватан сугышы инвалиды, икенче группа Мал асрыйлар мал ризыклары табу да азмы-күпме җайга салынган Бәлки бөтен йортларда барлык хуҗалыкларда алай ук түгелдер, минем хуҗаларның тормышы көйләнгән, түгәрәк тормыш Бүгенге тормыш шартларын без белгән тарихтагы авыл тормышы белән янәшә куеп чагыштырырлык түгел! Иң мөһиме авыл халкы шәһәрнекеләргә караганда күп мәртәбәләр тыныч яши ала Нәкыя кибетнең берсеннән икенчесенә чаба, һәр җирдә чиратлар, халык, ызгыш-талаш. тегесе юк. бусы кайтып җитмәгән Барасың, син алырга теләгән нәрсәләр беткән, кайчан буласы да мәгьлум түгел Кибетләргә һәр сәяхәтеңнән гасабиланып. борчылып, йөрәгеңне урталай телеп, эчтән сүгенеп, тыштан зарланып кайтасың Һәр таң нервларны ашый һәр көн саулыкны урлый, һәр кич сине хәлсез, өнсез, көчсез хәйван хәлендә калдыра Авылда хәзер мал асрамаган кеше юк. быел Рәис балалары һәммәсе сугым суйган, бүтән елларны итне ата йортыннан да алып китә торган булганнар, быел һәр каюсының үз сугымы, ит запасы бар Дөрес. Рәис белән Фәрхенурның балалары хәлле кешеләр, кызлары уңган, сакчыл һәм йорт тота белерлек кызлар
Авылның тышкы кыяфәте дә нык үзгәргән Бигештә абзар-кура өсләренә киң-киң такта сарайлар утыртып куеп, печәнлекләрне, салам лапасларын киң-киң җәеп аңа "Аэродром' дигән исем бирсәләр, монда да шундый типтагы корылмаларны "Камаз" дип атап йөртәләр Яңа өйләрне киң. иркен итеп, күбесенчә кирпечтән салганнар, йорт тирәсенә иркен верандалар чыгарганнар авыл урамы буйлап очтан-очка барасың, тоташ коймалар, һәммәсе буялган, капкалар бизәкле татар яраткан кояш сурәте күпчелек, сирәк кенә чәчкәләр үлән яфраклары күренеп кала. Этләр явызланмый, өрми диярлек, үткән-сүткән адәмнәргә ырлап ташланмый. димәк—тамаклары тук
20 гыйнвар. Иске Өлмәт
Кичә урта мәктәптә очрашу булды Укытучылар (сөйкемле генә яшь төркем1) өлкән класс укучылары, аксакаллар, китап сөючеләр килгән иде Авыл мулласы башлап җибәрде, корьән укыды Җырлар, биюләр булды, сораулар яуды
Минем китапларны тезеп куйганнар Арада шактый таушалган тузганнары да бар Терлекче, гади бер ханым чыгыш ясады 'Ирем белән икебез дә сез язганнарны бик яратып укыйбыз, гыйбрәт алабыз диде Хәзрәтнең әтисен угызынмы елларда юк иткәннәр, чибәр генә ир. ө хатыны—Казан кызы икән-затлы чибәр хатын Укытучы "Балалар арта1' дип куана директор Бу хәбәргә мин дә куандым Мәчетле, иманлы татар авылында да татар үрчемөсә. без кая барабыз91 21 * *
21 гыйнвар. Иске Өлмәт
Көн озынлыгы—8 сәгать1 Шөкер Тәңремә, кояш миңа ярдәмгә ашыга иртән
ге концерт мәлләрендә мин тәрәзәнең салкын, җансыз пыяласына терәлеп көннән-
көн яктыра барган ягымлы офыкка текәләм Күземнең начар күрүен, укып-язып хәлдән таюын бик яхшы аңлаган чиксез кодрәтле кояш мине кызгана, яз ясарга кабалана, иртәнге шәфәкъ ал чәчәкләр булып уйный, күзне камаштыра, көннәрдә кояш моңарчы яктылыкны каплап торган лапас өстендәге салам кибәне өстенә үк менеп үрмәли Кояш нурлары һәр таңда өмет төяп килгән кебек Ә җан яраткан җырчылар бүгенге тургай-сандугачларны алыштыралар Җанга күпме дәрт, күңелгә кайнарлык өстәүләрен белә микән җырчылар? Татар күген иңләгән моңнарны тотып ала белгән композиторлар аңлыйлармы?.. Бүген аларның исеме дә кояш белән бергә уяна да нур булып татар илендә тарала "Әй, Идел- йорт, Идел йорт! Әй. Идел-йорт. Имин йорт!" Без татар дөньясының гимны өчен текст эзләп изаланабыз, нинди сүзләр генә тәкъдим итмәде үз байлыгын барлый алмаган татар балалары! "Идегәй”дә ята безнең гимн тексты Идегәй"дә! Дөрес, минем күңелем тәкъдим иткән шигъри юлларга көй язылган, ләкин ул юаш Басынкы көй янәшәсендә татарның гаярь җайдаклары, аргамакларының тояк астыннан чәчрәп чыккан очкыннар, сыгылып, сыпылып калган кылганнар дулкыны. урман авызларында яңгыраган болгар-татарларның ур-ра тавышлары, киндер тукмаганда моңланган кызларның күкрәк аһәңнәре дә, монгол, урыс кылычларыннан киселгән башларның соңгы хушлашуы авазлары да ишетелергә, татарның мең еллык иңрәүләре, тантанасы да яңгырарга тиеш анда
22 гыйнвар. 1993 ел, Иске Әлмәт
Ике көнне кышка бирдек! Гыйнвар рәхәтләнә! Купшы агачлар бизәнер нәрсәләр тапты—агачлар чигеш төсле, җир-күк ак томанда тавышсыз гына чыңлый Салкын һава, сыкылы дөнья мине иңнәремнән тотып күтәрә, әкияти дөньяның сихри манзарасына уралып, телсез калган хәлдә әүвәл баштан тыгыз кар көшелләре каплаган тыкрыктан урамга менәм. тыкрык башында йөнтәс курчак хәтле генә эт каршылый, суыктан иреннәре ябышып катканмы, өрми Авылны чыгып шундый ук бай бизәлгән урманга таба барам. Юлны кисеп сикергәләгән кыска койрыкларның эзләренә елмаеп баш иям, төнлә-төнлә аларның шушы киң тынлыкта бер-берсен куышып уйнаганнарын күз алдыма китерәм Рәхәт, рәхәт! Гаҗәеп тын. мондый рәхәт, тирән тынлыкны татырмын дип күз алдыма да китермәгән идем. Еракта, еракта самолет мырлый, ул да бу биек, тын гөмбәз астына адашып, ялгышып кына килеп кергән кош төсле. Серле ак диварлар арасына текә ак кирмәннәргә пар-пар чаңгы эзләре сузылган, минем дә шул юллардан, яшьләр эзеннән ак әкият арасына кереп югаласым, сихри гүзәллек чоңгылында онытылып басып торасым килә. Дөнья гүзәл, гүзәл... Кычыткан куралары да көмеш зәр булып үрелгән, юл читендәге һәр таучык Мисыр пирамидалары кебек серле, бай И дөнья, әле синең шундый сихерли белә торган көннәрең дә бар икән! Артыма борылып карыйм, Иске Әлмәт авылы өстенә. Өстән караганда йортлар йөзтүбән ятканнардыр кебек тоела, йөз түбән ятканнар да өсләренә тау-тау кар япканнар, төсле төшләр күрә-күрә йоклыйлар . Умарталык тирәсенә таба тирән- тирән бәллүр эзләр —чана эзләре ашыккан Чана эзләре офыкларны бер-бер- сенә ялгаганнар кебек, бүгенге әкияти сәгатьләрендә эзләр дә гади түгелдер, чананы чаптар атлар, канатлы аргамаклар тартып үткәндер кебек Ирексездән шул ялтыравык эзләргә төшәм дә ак, куе томан кәфенгә төренеп, әзгә генә булса да бу ыгы-зыгылы дөньядан китеп, сихри урманга кереп барам Баш очымнан каргалармы, кара җилпәзәләр очып үтә, "мондый көндә нигә алар агармаган соң?" дип гаҗәпләнеп калам Шулчак кинәт урман авызы җанлана, шыбырдап сыкы сәйләннәр коела, тынлык томалаган колагыма абалап өргән явыз эт тавышлары кереп тула Умарталыкта явыз этләр бар бәйдә торалар, вакыт-вакыт аларны ычкындыралар, андый чакта алар кемгә барып ябышырга белмиләр, дигән иде Рәис Этләрдән болай да куркам, үзем генә кинәнеп барган әкияти юлларда, көмеш җәймәгә төрелгән ялгызлыгыма этләрнең ниндиен дә, юашын да, явызын да кертәсем килми, мине чакырып ишарәләп торган урманга тагын бер карап баш орам да чана юлының бөтенлеген, төгәллеген, тигезлеген бозмаска тырышып кире борылам Рәхмәт явыз этләргә, алар күземә күренмәделәр, тавышлары еракта гына яңгырады Тындылар, бәсәргән агачларны, ак наратларга бүген
тәмам гашыйк булган ак каеннарны кызгандылар бугай Этләр дә матурлыкның кадерен белми дип кем әйтә ала9
23 гыйнвар, Иске Өлмәт
Ах, җилнең бүген төн ката мине кысып кочкан җылы ятакка үтеп керәсе килде' Мең бармаклы җитез кулы белән ул төн буе стеналарны капшады, сыйпады, сызгырып ялварды Стена һәм төнге җил хакында том-том әсәрләр язылган адәм җаннарына тынычлык түгел, борчулар китергән бу табигать омтылышы бүген мине тынгысызламады Җил тавышына уяндыммы бишләрдә калкындым да мендәремне тәрәзәгә табарак тартып тыңлап яттым җилдән качасым килмәде бүген, киресенчә, кул биреп күрешәсем, аңлашасым килде Ә җил аның саен көчәйде, чак кына тынып хәл алды да тагын тәрәзәгә ташланды, стеналарны ялап чыкты, тишек табалмагач ак карны дулкынландырып-тузгытып ындыр аша әллә кайларга йөгерде
Бүген “Петр Скороходов" бүлеген яздым Кызыклы шәхес иде' Сергей Сергеевич Козлов-Куманский аша миңа Пастернак. Мандельштамм килеп керде Скороходов Есининның моңлы, ак каенлы дөньясына өндәде. Ростислав Иванович Илечко миңа көнбатыш дөньясы хакында гыйбрәтләр аша белем бирде Әле Мерзленков Александр бар Бөек, якты шәхес! Аның татарларга мөнәсәбәте нәкъ Худяковча иде. Ул власть ияләренең—Сталинның, Ленинның кемлеген ачу өчен урыс тарихының түрендә киерелеп утырган Петр патша мисалына мөрәҗәгать итте. Аның табынган, яраткан әдибе Мережковский иде Мин монда килгәч Ме- режковский сайланмаларының ике томын ермачлап чыктым Икенче томдагы “Антихрист"—“Петр һәм Алексей" романы Гариф Ахуновча әйтсәк—"таң калдыр ды” Без Петр 1 гә Пушкин ясаган иконага ышанып йөргән бер катлы бәндәләр икән! Власть бозмый кешеләрне Властька явыз кансыз бәндәләр генә килә ала, дигән хакыйкатьне миңа шул елларда ук Мерзленков сөйләп, кат-кат аңлаткан икән Миң—әзерлексез, системалы төпле белемсез авыл гыйбады—тиешле көннәрендә аңлап бетермәгәнмен Ләкин мин Александр Васильевич Мерзлен ковка мең бурычлы Мең!
Ниндидер бер дәрәҗәдә мин югарыда исемнәре саналган олпат ирләрнең шәкерте Үзләренә лаек хатирәләр яза алырмынмы9 Мәсьәлә шунда Тагын яһүдләр турында бер бүлек булырмы Наум Песин. шапшак, түше ашка баткан серле күзле Рафаэль Шапиро "Мост Ватерлоо" фильмын караганнан соң Ви вьен Ли хакында тирән лекция укыган, җәя кебек бөкерәйгән урак кебек бөгелгән тынмас җан Берсеневич карт Яп-яшь булса да хәйләгә оста, култык таякларына таянып, атлар-атламас йөрүче Луи. Мең анекдот белгән одессалы Мирошни ченко Фамилиясе украин булса да үзе яһүд иде Бер кулының бармаклары юк көрәшче, украин егетен күтәреп алып чөйгән иде Французча көрәшкән егет
Аннан: татарлар Алардан соң "лагерь сугышлары’ Казанга кайту 25
25 гыйнвар, Иске Өлмәт
Кыш Кар Буран Иртән Рәис ишегалдын себерә Сорадым "Җил карны кырдан урлап ташып куйганмы әллә9 Яшь кар яуганмы9" Рәис көлә “Кыр кары каты бөртекле ком шикелле була, ә бу ефәк кар. йомшак Әле җир белән катыла нып өлгермәгән", дип куана
—Эт кешенең куркак икәнен әллә каян сизеп тора, чөнки адәм баласының куркаклыгы баш түбәсеннән сөрем булып күтәрелә —диде Фәрхенур
Гыйнварның соңгы атнасына кердек, көн иртә уяна, иртә яктыра Хәзер ашы- гып-ашыгып яз ясалыр, аны кире куып җибәрер хәлең юк
Китапханәдән Әхсән Баянның "Язмыштан узмыш" китабын бүләк иттеләр Алтмыш еллыгына чыккан бу җыентыгын күргәнем дә ишеткәнем дә юк иде Дүрт повестен тезеп салган Баксаң, үз тормышын вә язмышын Әнис Бадыйгин га ышанып тапшырган икән егет Гомеренең һәр фасылында шул кеше аның тулы хокуклы вә вәкаләтле илчесе булып татар укучысы каршысына чыгып баскан икән Һәр язучы-әдип үзенең геройларын үзе теләгәнчә милләтенә тапшырырга хокуклы ич
Ф Достоевский, М. Е. Салтыков-Щедрин. Д. Мережковский. Григорий Кано- вичның "Козленок за два гроша" әсәрләре белән Иске Әлмәт гомеремнең уртасына килеп керде Ремарк. Хемингуэй әсәрләрен, Кановичның романнарын кат-кат укып чыгып, ничәмә-ничә кат ләззәт алам, уй-фикерләренең тирәнлегенә, хисләренең байлыгына, тел осталыгына гашыйк булып, туймыйча сокланып, укыган саен образларының яңа. бөек якларын ачып, китап белән аралашуның, туганлашуның бәхетен татысам да кабат-кабат Канович әсәренә әйләнеп кайтам Эссе көндә, челләдә печән өстендә тау асты чишмәсеннән эчкәндәй туеп булмый Канович әсәрләреннән. Достоевскийның “Бесы" романының мең чуар күзәнәкләренә әле кереп бетә алганым юк. дөньяның рухи хәрәкәтенә зур йогынты ясаган әсәрнең бөтен серле төпкелләренә кереп җитә алмыйм һаман, җиңелерәк җил капкаларны ача барам, ә алда зур. биек, нык урыс капкасы, әлегә ул бикле, ачкычны таба алганым да юк дияргә ярый, әсәрнең бөеклегенә бүтәннәр, белгечләр фикере аша гына ышанырга мәҗбүрмен Тарихны, роман язылган дәверне, бөек адәми зат Достоевскийның җанын кыйнаган мәсьәләләрне белер-белмәс кенә баргангамы, әсәрне бер бөтен итеп кабул итмәдем әлегә. Чор да, кешеләре дә. аларның бергә ялганган гамәлләре дә мине көймәгә утыртып, бу ярлардан аерып яңа дөньяга алып керә алганнары юк.
Райком-горком хуҗалары бер чакта да ачылып бетми торган затлар иде Җүләрләр җүләрлекләрен. акыллылар акыллылыкларын ачып бетермәс дәрәҗәдә хәйләгә өйрәтелгән, хәйлә белән кочаклашып яшәргә күнеккәннәр иде Коммунистик режимга бары тик стандарт фикер йөртә алучы таш курчаклар гына зарур иде Әле кичә Рәис сөйләп тора "Сирәк кенә мине дә райком бюросына ияртеп баралар иде. малчылыкта эшли идем бит Байтак колхозлардан җитәкчеләр килгән була, берәм-берәм апарны чакырып алалар да пешекләп чыгаралар Безнең үтә хәйләкәр рәисебез бар иде Күпне күргән, сансыз-исәпсез бюроларда мунча кергән адәм Шуның бер сүзе хәтердә, кан калтырап бюро көтеп утырган бәндәләргә киңәш бирә иде "карышмагыз! Ни әйтсәләр дә “үтибез, үтибез без аны!" дип тәкърарлап тик торыгыз, шул чагында бөтен хаталарыгызга хөкем кичектерелер!" Совет хакимияте ничә еллар дәвамында әнә шундый буш-бугаз попугайларга күз тотып, шуларның буш куык вәгъдәләренә ышанып яшәде Горком- райком секретарьлары Күпләрне күрдек, ләкин алар арасыннан берәү дә мине үз тормыш бакчасына чакырып кертмәде, икәүдән-икәү калган мизгелләрдә дә аларның күңеле йомык, теле бикле иде
Әлегерәк, ватандашлар, милләттәшләр белән киң аралашуга сүрән генә булса да өмет яшәгәндә, мин коммунистлар партиясендә югары урыннар биләгән иптәшләрдән ачылу мине әсәрләндерерлек серләр, без белә алмаган караңгы катламнар легендаларын ишетермен дип көтә идем Еллар үтеп бара, коммунистик хакимият серләре яңа вакыйгалар юшкыны астында калып югала торалар, ә кулларында хакимиятне тоткан таныш-белешләр ачылырга ашыкмыйлар "Дуслар" дип атарга базмыйм апарны. ата коммунистлардан дусларым булмады Мәгәр, арада мине үз иткән иптәшләрем дә бар иде Алар әсәрләремне укып, чыгышларыма, сүзләремә игътибар юнәлтеп яшәделәр Дөньялар болганды, югарыдагы иптәшләрнең эш. дәрәҗә урыннары үзгәрде, мәгәр Казанга килгәч берсе дә мине юксынмады, телефоннан шалтыратып 'әйдә, очрашыйк әле бер. эчләр бушаганчы гәпләшик!" димәде. Мин, карт җүләр.әле соңгы вакытларда гына шуны ачыкладым Ничектер, Набоков хакында сүз чыкты да, газета-журналлар актарырга яраткан, бай көтепханә туплаган азмы-күпме якынрак танышым "Набо-ковны яратасыңмы"7”—дип сорады Набоковны ныклап укырга вакыт тимәгәнен әйткәч. "Лолита"ны да укымадыңмы? Дип сорады. “Юк дигәч. Чамасыз нык гаҗәпләнде. битарафлыгыма шаккатты "Язучы башың белән матурлыкны һәр тарафтан эзли торган кеше ничек читтә калдың икән"7”—диде әрләп һәм битәрләп Мондагы авыл китапханәсе шактый бай. Набоковның 4 томлыгы бар. "Лолита" аерым китап булып киштәдә ята Алып кайттым да кызыксынып, җентекләп укып чыктым Акылыма уй килде: менә район җитәкчесе, әйтик шул ук
бәндә, райондагы ыгы-зыгылардан, көнчеләрдән, шикаятьчеләрдән, хатыныннан, бала-чагалардан, ун меңләгән кеше күзеннән, колагыннан вә теленнән ычкынып Казанга килеп элгәшә “Лолита"ны укыган ир! Хәзерге дөньяда фахишәләрнең көннән-көн яшәрә баруын. Мәскәү калаларында җиде-сигез яшьлек кызыйларның иң кыйбат бәядә йөрүен белгән ир! Хәзер шул нәниләрне кочакка алу егетлек санала, аның чиксез ләззәте хакында том-том китаплар галимнәрнең эзләнүләре языла, кинолар төшерелә Унике яшьлек татлы . хәйләкәр, чибәр дигәндә чиксез гайрәтле ир кулына төшә О хикмәт, ул кыз да түгел икән инде Алай гынамы сиңа, лолитаның сыйныфташлары арасында кыз дигән мәгънә дә калмаган Ятак, хөрешү күренешләре шактый тәэсирле язылган бу китапны кемсәләр дәреслек урынына күрми мени? Сынап карамаганмы ул аны"7 Хәзер шәһөр-авылларда Лолиталар әз мени9 Хуҗалар, район күләмендәге ханнар губернаторлар бәйдән ычкынып Казан шәһәре киңлекләренә килеп керәләр икән сәламәтләр, туклар, яшьләр, кесә тулы акча, алтын-көмеш Җүләр, җүләр мин1 Мине юксынып киләме алар шәһәргә? Акыл эзлиме? Мөхәммәт Мәһдиевнең яңа әсәрен анализларга ычкынамы алар бәй-муенчактан9 “Лолита"лар белән очраша алар, "Лолита"ларны үпкән-кочкан татар айгырлары, заман аргамаклары, дөнья чаптарлары белән күрешеп-кавышып, сер уртаклашырга ашкына
28 гыйнвар, Иске Өлмәг, иртәнчәк.
Авылда туып, гомернең иң сизгер көннәрен шунда үткәреп, кышның кодрәтле рәссам, буйсынмас хикмәт иясе икәнен белмәгәнмен икән Өченче көн, ягъни 26 сында җир өстенә ак томаннар явы төшеп туктаган иде Нигә синең төньяк котыпларың, боз диңгезен яргалап калкынган торос-тауларың—Әлмәт басу-кыр- ларында бүген барысы да бар иде О-о ул өченче көн, өченче көн1 Өйдә чакта ук рухи җиңеллек, рәхәт тугарылу тоеп машинкам белән нык кына серләштем Инде өй кысасын ертып урамга, урман ягасына, иркенлеккә чыгып киткәч, андагы тамашаны, җанны сыйпый торган тыныч манзараны сөйләп бирергә тел җитмәс!. Мондый чакта җырлап җибәрергә генә кирәк, җанны аңлатырлык бүтән әмәл юк.
Өске урамнан ипләп кенә Түбән очка төшеп барам Ишегалдында җан ияләре күренеп-күренеп кала, тавышлар килә, кеше шәүләләре төсмерләнә Озаклап тукталып тормыйм, мондый сихри матурлыкка гади кешеләрне катыштырасы килми, мондый көн арасында бары тик бөек шәхесләр, әкияти язмыш ияләре генә сыя торгандыр дип, ниндидер могҗизалар эзләргә теләп, туры атларга тырышып барам Матурлык бүген исертә, кайгыларны оныттыра Мережковскийда укып уздым "Глаз дает человеку более совершенное знание природы, чем ухо" Леонардо де Винчи сүзләре Татарның “Йөз тапкыр ишеткәнче бер күрүең артыграк" дигәнеме бу9
Барам, барам, мәктәпне үтәм. Уңда зират, аннан ары Сарманга юл үргә менеп китә Шундый тын, җир шарының ипле генә әйләнгәне ишетелә Тоташ кар зират тирәләрендә нәни көмеш таучыклар тезелгән Төнге буран төнге кар җәймәләре әтрафлы танымаслык итеп үзгәрткән Мин кырга, кыр миңа ятсынып карашып торабыз Озын чокырга сыенган сырынтылар яңа аучы түгелләрнең дә йөрәген җилкетә торган ашыгыч куян эзләре дә яңа, күпер култыксасына кунаклаган кар калачлары да яңа Мин Әүлияләр зиратына таба менеп барам Инде ничәнче кат мин бу серле сәяхәтемне башладым9
Беркавым атлагач та нигә тыелып тукталам мин9 Күпер аша чыгуга күкрәгемә сак кына ага башлаган авыр сагыш тыгызланып тынымны бүләме9 БУ—бөек атама, тиңдәшсез олы исем—Әүлияләр зираты тирә-ягыма, шул серле каберләрне мәңгегә сүзсез кочагына алган үргә мөнәсәбәтем һөркөн үзгәргән саен үземнең дә үзгәрә баруымны тоям И дөнья1 Без бичара татарларның җан ал- гысыган мәлләрдә барып баш ора торган урыннары бармыни9 Иң изге җиребез Яңа Бистәдәге татар зираты ташландык бер чүплек башы ләбаса Зират—җан югарылыгының билгесе, милләт югарылыгының бөясен билгеләүче нокта да ул Мин кинәт шушы кырда бер үзем калам, мине чолгаган ак дөнья югала, күз алдымда Әүлияләр зираты да көмештән коелган кышкы юл гына кала
Әнә генә ул зират, Әүлияләр сагында әлерәк кенә, көздән генә баскан баганалар... Нигә чабып кына үтә алмыйм мин шушы юлдан? Нигә зиратка якынайган саен адымнарым читенләшә дә атлар-атламас калам Сизенәм, минем Әүлияләргә эндәшер хәлем юк, сүзләрем, арадашлык җепләрем өзелгән Әүлияләрнең Бөек рухына багышлап дога укыр идем, белмим Менә кайчан кирәк ул тиңдәшсез Олы сүзләр! Җаннарны уртаклый торган, Әүлияләрне һәм мине бергә Күккә күтәрә торган догаларны мин белмим. Нинди кызганыч вә мескен минем хәлем! Мин озак кына дөнья тынлыгына күз яше аша текәлеп карап торам Ни көтәм мин, Бөек бер Могъҗизамы? Мине шушы төбәккә тартып тоткан, ычкындырмаган көч әле сыекланган канымда калгандыр ләбаса! Күңелгә килгән яюы уйлар нигә сүзләргә, хөрмәткә, соклануга әверелеп телгә килмиләр икән? Минем күз алдымнан бүгенге кыр кебек ап-ак сакаллы бабаларымның шәүләләре тезелешеп үтә Йөз яшь аларга, ике йөз мең яшь! Минем күз алдымнан илем- не-җиремне саклаган батыр атлылар чабып уза. Мин белмәгән, мин белмәсәм дә тарихта булган, барлыгын сеңдереп калдырган яугирлар ат тояклары белән йокымсыраган татар илен уятырга теләп чабышалар Кемнәрнең изге сөякләре шушы үрдә ятып һаман-һаман тынгы табалмый икән9 Нинди җаннар9
Татарстанның—Татар иленең чынкый картасы әле төзелмәгән, дога көтеп, җылы хөрмәт көтеп яткан җаннарның кайдалыгын без әле билгеләмәдек Татарстанны моңарчы таларга җайлы булган урыннарын күрсәтеп кенә бүтәннәргә тәкъдим иттек Ханнарыбызның каберләре юк. Идел йортны саклаган гаскәр башпыкла- рыннан берәүне дә юньләп белмибез, акыл ияләре, Ил агаларыбыз кадерсезлә-неп күмелгән чокыр-чакырларда таралып яталар Менә ул чиксез кадерле җиребезнең берсе—Әүлияләр зираты Мин шушы Изге почмак хакына әллә ниләр эшләргә әзер әрвахларның җаны җылынырлык итеп, изге китап аятьләре белән ныгытып, сагыну хисләре белән бизәп гаҗәеп бер таш куясы иде монда' Юк шул, без хәтерсез вә хәерсез халык шул. Ә кызыл авызлар шапырынган булалар, и мактаналар, Сара Садыйковага да һәйкәл торгызмакчылар, Баки Урманчега да. хәзер Нәкый агага һәйкәл кирәк дип үзара, корып-коргаксыган камышлар сыман шаулашалар И раббым! Бөегебез Салих Сәйдәшкә дә һәйкәл куя ал-мавыбызны, моңарчы җыелган маяның да әрәм-шәрәм юкка чыгуын белмисезме сез әллә, замана бичаралары? Татар кулыннан андый эш килми ул, без ярлы халык, мескен-бичара гавәм. нигездә матурлыкның кадерен белмәгән авыл гый- батлары Казанның ямаулы, җылымса канлы мокытлары корырмы ул һәйкәлләрне9 Бирмәде Ходай муллыкны, һәр адымы мең чакырым булган Әүлияләр зиратына ак мәрмәрдән зур бер таш куяр идем1 Сарман зиратыннан әрвахларның сөякләрен җыеп та тормаганнар, әлләнинди биналар корып, тарихыбызга, үткәннәргә лач итеп төкергәннәр, мәсхәрәләгәннәр Аңлыйм хәзер генә боларны аңлау дәрәҗәсенә ирештем минем кадерле әбием Гыйлембаянның сөякләре дә шунда уалып ята бит. Җаны йә карлыгач булып июнь кичләрендә, җылы, тымызык һавада шушы тирә күген кисеп очадыр Йә сандугач булып шушы як агач ботакларына кунып зарый-зарый җылыйдыр Монда күмелеп, һәркөн лап- лоп яңгыраган аяк тавышларын ишетеп, ләхетләрендә борылып-борылып интегүче әрвахлар1 Сездән гафу сорап, бәхиллегегезне өметләнеп бу олы татар зиратының аулаграк почмагын табып Мәрмәр таш куясы иде лә! Әүлияләр янына бүген дә барып җитә алмадым Күкрәгемә моң, сагыш, әче күз яшьләре төяп, бөтен бер дәвернең явызлыкларын аягыма тагып, ава-түнә. әкрен генә Рәисләргә кайттым.
Егерме җиденче гыйнварда көн аша буран котырды.. Капкадан үземне түгел, борынымны гына күрсәттем
29 гыйнвар, Иске Әлмәт
Беркөн килеп, килешенеп киткәннәр иде Кичә күрше Рангазар авылына, мәктәпкә очрашуга бардым Яп-яшь укытучылар, укучылар көтә иде Унынчы класста биш егет, барлыгы 40 бала. Ә авылда 150 йорт Мәчет
Рангазарда дин гомергә көчле булды", диләр хуҗаларым Монда типтәр- мазар дигән бүленеш юк. Әле читтән кайтып урнашкан качаклар да юк, “Күрше
авылга таҗиклар кайтты"—диде мәктәп директоры Мәҗит Иске Әлмәттә укыту, мәктәп традицияләре юк, гомер-гомергә дүрт класс булган Рангазарда бүтәнчәрәк, мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең күбесе ВУЗларга китә укымышлы кешеләр шактый Коридор стенасында герой-пионерларның рәсемнәре пионер оешмасына багышланган плакатлар "Пионер оешмасын алыштырырлык нәрсә юк ич әле!"—диде директор Егетләр дә. кызлар да биеделәр Таза сәламәт егетләр, үтә сылу кызлар Биргән сорауларында да мәгънә бар 'Йөртә безне язмышлар”ны укыганнар Язмышка ышанасызмы намаз укыйсызмы ураза то-тасызмы?" дип сорадылар Ахырга таба мондый сорау да булды Сез иң зур язучыларның берсе Нигә сез мәктәп программаларында юк? Булган очракта да обзорный урыннарда гына " Минем бу хакта ныклап уйлаганым юк та иде Быел Бигештә. Алмазларда “Мәгариф" журналының былтыргы саннарын актарып күзгә чалынган программаларны карагач мин мәктәпләрдә әле берни дә үзгәрмәгән дигән фикергә килдем Шул ук Г Гобәй, Г Әпсәләмов, Ш Рәкыйповлар кызыл почмактан көлеп карап торалар Иконалар Коммунистик әхлак белән агуланган тар маңгайлы программистлар әле һаман шул ленинизм идеяләрен тормышка ашырып яталар Стандарт калыпка рәхәтләнеп сыя торган язучыларның иҗатын тырышып-тырышып мәктәпләргә тәкъдим итәләр Кичә, берара шукланып, болай дияргә дә җыендым: "Программа төзүчеләр шул тиклем түбәндә калганнар ки алар утырган эт биеклеге таулар түбәсенә генә үрмәләп менә алалар Шуннан торып дөнья фәлсәфәсен, дөньяны, әдәбият кануннарын аңлаталар Ә өстә Аяз Гыйлөҗевләр барын. Гаяз Исхакый кебек гигантлар иҗаты әлегәчә сер булып сакланганын алар белми дә, белә дә алмый " Тыелдым, дәшмәдем сорауны уен-көлке белән үткәреп җибәрдем Рангазар укытучылары арасында дөньяны аңларлык дәрәҗәгә күтәрелгән укытучылар да бар икән дигән фикер белән кайттым Арык кына чәй өстәле әзерләгәннәр табын тирәсендә сүзсез диярлек утырдылар Нигә икән9 Аңламадым
Гигант "КамАЗ" белән барып алдылар, чак-чак ябышып мендем, бик биектән сикереп диярлек төштем Әле дә аякларым сызлап, гүләп тора
Кичә-бүген “Бригада" бүлеген яздым Әле эшнең очы-кырые күренми Тагын атна торсам эшне шактый алга илтер идем дип уйлыйм Көннәр җылак инде генә суыта дип торсаң, шалт, Мөхәммәтҗан1 Мәскәүдә җебеп ага да безгә килеп җитә Аптыраш
Бүген Мансур улымның туган көне Аңа утыз ике яшь Әз түгел, валлаһи'
I февраль, Иске Өлмәт авылы
Иртән радиода Мидхәт Миншин Акыллы гына егет ләбаса' Татарстанны яклап ару гына сүзләр дә әйтә ала Юк-букны лыкылдаган хәсрәт-депутатларга кадала да белә' Нигә без татарлар шундый икән, уң кулы белән эшләгәнен сул кул белән изеп ташлыйбыз' Бүген Мидхәт очына-очына бер татар гаиләсен мактый Бер авылда (авылын ишетмәдем!) берәүләрнең җиде улы бар икән' Өлкәне дуңгыз бага икенчесе фермада силос ташый, өченчесе тагын кемдер Җиденче малай әле мәктәптә Укый Мидхәт төче тавыш белән сорый тегеңәрдән 'Укып бетергәч абыйларың кебек авылда каласыңдыр инде9 "Малай яклана- яклана " Калам1 Әйе! Авылда'" ди Бичара татар гаиләсе Бичара татарлар тезелешеп сыер койрыгын борырга, дуңгызның маңкасын сөртергә калалар Һәм шуны дөньяның алдын-артын белүче дип саналган Мидхәт Миншин мактап ята' Хурлык, оят, икмәктер Шуннан соң ук радиодан берәү сөйли Украинада туган, милләте поляк Идел аша күпер сугучы коллективны җитәкләгән. Әгерҗедә тимер юл развязкасын ул башкарган Хәзер Зөя елгасы аша күпер сугуны тәмамлаган да Сорочье Горыда Чулман аша күпер сугарга керешкән Шушы күперне дә тәмамлый алсам "дип хыялын да яшереп тормый Әлләкем Франце- вич Хи-хи-хи! Чулман аша күпер сугарга керешәләр икән, бусы искиткеч шәп нәрсә! Күпер сугылып, су астында калган болыннарны әз-мәз дамбалар төзеп халыкка кайтара алсалар Күпер башына "Бу күперне фәлән пан мөхтәрәм поляк җитәкләгән мәшһүр коллектив сукты", дип язып куячаклар Кремль янындагы онкология диспансерына әлерәк кенә Мойше Зельманович Сигалга багыш-
лап истәлек тактасы куйдылар. Диспансерга Сигал исемен бирү хәл ителгән Курашов ис. Институт Сигал дигән больница Мин бу мөггәбәр затларның данын киметергә җыенмыйм Ләкин нигә алай? Әхмәтҗанов Фоат дигән иптәш тә эшләде вә эшли ул онкология больницасында Ул да өч меңнән артык операция ясаган һәм әйтүләренә караганда уңышлы ясаган. Фәнни хезмәтләре дә. шәкертләре дә бар Ник Сигалны тәүге адымыннан башлап телдән төшермибез дә. нигә Әхмәтҗанов дигән татарны түргә уздырмыйбыз?! Нигә без җиде баласын да пычрак арасына керткән татарны мактап бүтәннәрне дә шул түбәнлектән чыкмаска котыртабыз? Менә ай буе авылда яшим, урамнарда җәяүле кешеләрне күрмим диярлек, бүген, туксан өчтә колхозчы машинага утырган Иске Әлмәттә унбиш трактор бар Арлы-бирле узып бульдозерлар йөри. «К-700» тракторы гөрс-мөрс үтеп тора Дәү-дәү "КамАЗ"лар, “быел гына 3 “КамАЗ" алдык" ди председатель Нәҗип Димәк, алдагы елларда да шулай булачак, адәмиләр машиналарга менеп утырачак Фермаларда, кырларда бик аз кеше кирәк булачак Урыс шәһәргә күченеп беткән, нәни-нәни урыс учаклары сүнгән Нигә татарны югарыга өндәмибез без? Ник әзерләмибез? Торам-торам да хатынның колагын борам дигәндәй, теге җиде малайның һич югы бер-икесе укып, колхозга экономист, инженер булып кайтса?. Акыл, белем, тапкырлык гаиләдән килә ләбаса! Бу ап-ачык нәрсә "Оясында ни күрсә—очканында шул булыр”, ди татар Татарның ничә гасырлык зыялылары асылда мулла балалары булганнар Татар укымышлылары нык, укымышлы гаиләләрдә туганнар Әгәр без татарны һаман арзанлы араннарда авызлыклап тотабыз икән, алдагы көндә татар иле, татар җире, татар акылы белән идарә итәрлек кадрларны каян алырбыз?! Казанда җиде РОНОның җидесендә дә мөдир булып урыс агайнесе утыра дип зарлану ансат ул... Ә куярлык татарың бармы соң? Җиде буыннан бирле тоташ сыер койрыгын борган адәмнәрнең балалары каян килеп эчке милли хисләргә байый алсыннар?..
2 февраль. Иске Әлмәт
Асылда кеше һәр таңд а яңа кеше булып көнгә керә Гомернең бер көне дә үзгәрешсез узмый Кемнедер очратасың, уйларыңны уртаклашасың, йә син байыйсың, йә— югалтасың, димәк—үзгәрәсең. Дөнья хәлләре алмашына, үзгәрә, алар да сиңа тәэсир итми калмый Бүген февраль бәяләрен күтәрделәр мин өйдән чыгып киткәндә генә доллар 420 сумнар торса, бүген ул 580 сум Болай барса 1000 сумга менеп җотэчәк тә болай да соңгы сулышында тилмереп яткан Рәчәй икътисадына аклы-каралы кәфен кигертәчәк. Шундый һәм шуңа охшаган меңнәрчә вакыйгалар адәм җанына тәэсир итми каламы? Үзгәрәсең, алмашынасың Син һәр иртәдә бер көн олырак булып туасың. Бәяләр, көнкүреш мөмкинлекләре тарая. Кичә Бунич белән Отто Лацис ил икътисады, яшәү-эш шартлары турында ике яклап сафсата сатып, ил язмышын, безнең башларны бутап утырдылар Черномырдин да телевизорда күренеп китте Өзеп кенә бер сүз дә әйтә алмыйлар. Сай суда чупырдашкан сабыйлар кебек шаулыйлар үзләре, күмәк авазлардан юньле бер мәгънә алырмын димә. Александр Васильевич Мерзленков сүзләре кабат-кабат искә төшә: "Россиядә ил башына менеп утырырлык затлар туа да, үсә дә алмый- дигән иде Ленинны сызып ташларбыз, тәгълимә- тен чүплеккә чыгарып чөярбез Сталинның гәүдәсен әллә нишләтә алмасак та исемен кат-кат капларбыз да тормыш туры юлын табар дип ышанып килдем. Тормышның туры да. кыек та юлы юк икән. Тормыш, төп асылында, бер урында таптану вә бербереңне изү-таптаудан гыйбарәт икән. Нигә? Таптану да хәрәкәт бит! Кемдер әз- мәз кыймылдаганда да "алга барабыз, хәрәкәтләнәбез-, дип үзе дә юанадыр. тирә- яклап үзен камаган матдәләрне дә ышаңцыра аладыр Йөз миллионлаган адәм бөртекләре арасында шушы боткадан аерылып чыгарлык көчле, гайрәтле берәү булмасын инде' Академик Бунич та, йорт хуҗасы Рәис тә нәкъ бер сүзне сөйлиләр "Очына барып чыга торган түгел әле бу! ”
Кошлар усалланды, ди Рәис —Юаш чыпчыкларга тиң азынды, язын авыр юлдан арып килгән сыерчыкларга тынгы бирмиләр Оя тибеп утыра гына башлый бичара сыерчык. Югары оч чыпчыклары болыт булып очып киләләр дә оясыннан буранлатып куып чыгаралар тегене... Инде ничәмә ел сыерчыклар бала чыгара алмый
Кара син. сыерчыкларга һөҗүм бөтен фронт буенча башланган икән Займи- щеда мин элек өч оя куя торган идем өч улымнан сыерчыкларга яз бүләге Өч ояда мәж киләләр иде тырыш кошлар' Тора-бара оям бергә калды Анысында да хәзер бүтән хуҗалар Сыерчык очып килә, сайрап мең рәхмәтен безгә җит- керә, туган иленә кайтуына чиксез куана Инде бала чыгарыр көннәрем җитә дигәндә генә кара канатлары белән ал таңнарны кисеп керәшәләр оча башлый Әүвәл пычак канатларының очы белән ояга эз сала-сала кошның котын алалар
Аннары тәмам акылдан шашып оя тишегенә ядрә сыман аты- лып кереп, якты өметләренә куәт биреп күкәйләре өстендә утырган бичара ананы куып ук чыгара- лар Тәки кер- тмиләр1 Бәбилә- ре шакып-шакып әнкәләренә эндәшсәләр дә җавап юк. керәшәләр җылы җан иялә- рен тышка чыга- рып ыргыталар Явызлар1 Үз ба- лалары чыккач
керәшәләр бу тирәгә тагын яу булып төшәләр буш ояга кереп-чыгып балаларына явыз үгет бирәләр: "Менә аларны оялар ясап, хөрмәтләп көтеп торалар' Бәйрәм ясап каршылыйлар Ә без? Оя тибеп күпме көч түгәбез Газап белән типкән ояларыбызны малайлар җимерә, тыелмас яңгыр сулары юа' Бик кинә-нмәсеннәр әле сыерчыклар'"
Саесканнар артты Каргалар ишәйде Хәзер тургай тавышы берән-сәрән генә ишетелә Сандугачлар тынды'
Кошлар усалланмый нишләсен? Алар мең еллардан бирле кеше белән янәшә яшиләр, адәм балаларының гореф-гадәтләрен күзәтәләр адәмнәрне ялгыз калдырмыйлар Ни өйрәнә алар адәмнәрнең гыйбрәтләрен күреп'7 Ни акыл ала9 Күрегез дә торыгыз, ун-унбиш елдан соң чыпчык өерләре явызланып бала-чаганың күзен чокып чыгарачак, песиләргә отрядларына берләшеп кешеләрнең колагын чәйнәргә тотыначак
Кошлар, кошкайлар, рәхәтләнеп күзәтегез мине1 Карлы юлларның матурлыгына куанып бетә алмыйча сукмак-юллардан йөргәндә миңа ияреп янәшәмдә очыгыз Песнәк-чыпчыклар1 Карга-саесканнар' Күңелемдә инә очы хәтле дә явызлык юк Әүлияләр мәңгегә йокыга талган изге төбәктә күңелемә гел ак уйлар гына иңә'
Ля! һәм Нәкыя Гыйчәҗекчәр. шарның ич учы һәм Нәкыянең әнисе Нәүбәһәр (алдагы рәттә с\ лда)
Дәвамы кичм е саннарда