Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФАТИХ ХӨСНИ ФЕНОМЕНЫ


Фатих Хөсни һәм ... феномен—килеп чыгышлары ягыннан карасан, бу ике төшенчә яисә күренеш—икесе ике җирлектән, хәтта бер-берсеннән бик еракта торучы җирлекләрдән. Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызнын күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә анын гади һәм
тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип. Үз-үзен татар кешесе дип санаучы һәркем өчен бу иҗат бик кадерле һәм якын булып саната, анын китаплары күпләребезнең киш- тәләрендә тора. Дөресрәге, атар шунда кунар- га гына кайталар, чөнки бу китаплар гел әйләнештә, гел укылып, хәтта кат-кат укы- лып кулдан-кулга йөреп торалар.
Күңелебез түренә оялаган Фатих Хөсни исеме һәм дөнья сүзлегеннән килеп кергән, татар кешесе колагына бераз ятрак булса да, тирән мәгънәле «феномен» сүзе арасында бик тыгыз бәйләнеш бар. «Феномен» төшенчәсе колагыбызга бик тә ятышлы «могҗиза» сүзенә якын тора, шулай да алар бер-берсенә тәңгәл үк килеп тә бетмиләр: беренчесен аерым өлкәләрдә, шул исәптән әдәбият-сәнгатьтә куллану уңайрак тоелса, икенчесе—«могҗиза» дигәне гаять кин кулланышта йөри, хәтта
әкиятләр-риваятьләр аша әле дөньяга күзләре яна гына ачылып килүче бала- чагаларга тикле килеп җитә.
Шуларнын барын да истә тотып, без бу урында «Фатих Хөснинең иҗат могҗизасы» дип үк авыз ачарга җөрьәт итмибез, әмма «феномен» дигәне ошбу әдипкә бик тә туры килә дип саныйбыз.
«Фатих Хөсни иҗатын өйрәнәм, тикшерәм. аңлатып бирәм» дип каләм кыштырдатучылар очраштыргалап торсалар да, бу зур әдәби кыйтга яисә материк бүгенге көндә ачылмаган килеш кала бирә. Әдипнең тәҗрибәләрен, ачышларын, сабакларын өйрәнмәү, белмәү, санга сукмауның ачы нәтижазәре еллар үткән саен үзен ачыграк сиздерә бара. Бу хәл бүгенге көндә яшь язучыларның иҗади рухи байлыкларга салкын, битараф мөнәсәбәтендә дә, тел күренешләренә, анын нечкәлекләренә, күп һәм күчерелмә мәгънәле образлыгын аңлап җиткермәүдә дә, мин-минлекне иң алгы планга куеп, төрле стиль «шаккатаризм»нары белән шөгыльләнүдә дә ачык күренә.
Бүген мәхәббәт турында әсәр язмаган каләмчене очрату кыен. Тема бик отышлы һәм укучы игътибарын тәгаен җәлеп итәчәк дип санала. Бу турыда
ничек язсан да. укучы күнеленә барыл житеп була дип уйлыйлар. Ә Фатих Хөсни кешелекнең, шул исәптән әдәбият-сәнгатьнен шушы мәңгелек темасын изге өлкә, гүзәллек, яхшылык чыганагы итеп күрсәтә һәм тасвирлый алды Ничәмә-ничә буыннар анын «Йөзек кашы* әсәрен укып үстеләр, үз-үхләрен шундагы Вәсилә. Айдар кебек бер халәттә тойдылар, яхшыны яманнан аердылар, хыянәт һәм сафлык, яхшылык һәм явыхзыкнын нәрсә икәнлеге хакында уйландылар. Тора-бара нәни генә бу повестьнын исеме әдәбиятыбызның гүзәл символына әверелде
Фатих Хөсни бер карашка бик тә гади, гадәти булып тоелган тормыш күрснешләреннән дә ямь-ләззәт табып яши белә иде. Әлбәттә, мондый халәт, тормышны, кешеләрне ярату сәләте, ин беренче нәүбәттә, мәхәббәт дигән серле дөнья обрахтары аша гәүдәләндерелде.
Фатих Хөсни бөтен ижат гомере буена мәхәббәт жырчысы булып калды. Геройларынын да кемлеге, кешелек сыйфатлары еш кына мәхәббәт аша ачылды. Мәхәббәт драматизмы әдипнен кайбер әсәрләрендә үтә кискенләштереп бирелде (Йөзек кашы». «Авыл өстендә йолдыхтар». «Жәяүлс кеше сукмагы*. «Утызынчы ел» һ. б.) Мондый әсәрләрдә хәлиткеч мизгелләрдә, узгынчы хисләргә бирелеп, кирәкмәгән адымнар ясап, үз бәхетләрен үз куллары белән җимерүчеләр дә очрап куя. Кыскасы, автор тормышны бөтен катлаулылыгында. ничек бар. шулай сурәтләү тарафдары иде. Әмма бу хәл һич тә үз карашларыннан чигенү яисә ваз кичү дигәнне аңлатмый, мәхәббәтне дә ул кешеләрне, бу очракта үзенен геройларынын яшәешләрен сафландырып торучы көч дип саный
Анын әсәрләрендә мәхәббәт тормыш тантанасы, яшәү шатлыгынын бер өлеше буларак гәүдәләнә. Табигатьнең уянуы, яз матурлыгы хисләрнен бөреләнүе белән үзара үрелә. Мәхәббәтнең мәнгелеге иксез-чиксез тормыш тантанасына мәдхия булып ишетелә. Язучы әдәбиятыбызны мөлаем һәм күркәм хатын-кызлар образлары белән баетты Йөрәк җылысы белән сугарылган, тиз арада укучыларның да күнел түрләренә кереп урнашырдай мондый гүзәл фигуралар бик күп: «Йөзек кашы» әсәрендәге Вәсилә, «Аәй башы*ндагы Мөнирә, тагын Тәзкирә («Авыл өстендә йолдыхтар»). Зәйтүнә («Жәяүле кеше сукмагы»). Наҗия. Гайния («Утызынчы ел»). Гыйльмениса (шул исемдәге повестьтагы) кебекләр Фатих Хөсни әсәрләренә матур лирик ямь өстәделәр.
Хатын-кыз образларында авторнын поэтик сурәтләр, хисси төсмерләр белән ЭШ ИТӘ белүе аеруча ачык күренде, героиняларны» күмел дөньяларын сурәтләүгә аеруча әһәмият бирелде. Шушы урында язучы тудырган ике генә образга мөрәҗәгать итеп китик. «Жәяүлс кеше сукмагы* романында! ы яшь кыз Зәйтүнәнен күңелендә хисләрнен ташыган чагы Биредә Сәфәргалигә кияүгә чыгып, бергәләп гомер кичерү турында эчке ләззәтләнү дә. әйләнә- тирәдә анын язмышына кагылышлы ниндидер нәрсә әзерләнүен уйлап шомлану да, туып-үскән өендә үзен ничектер артык кашык итеп тоя башлавы дп—бөтенесе катлаулы рәвештә бергә аралаша. Зәйтүнәнен киләчәге шомлы һәм карангы Аны үзе яратмаган, теләмәгән кешегә кияүгә бирәләр Әмма әлегә билгесез һәм драматик вакыйгалар алдында яшь кыз күнеленен очынып җилкенүе генә күрсәтелә Героиняның бәхетле төше дә әнә шул булачак вакыйгаларга контраст булып тоела
Ф Хөсни ярым тоннар, катлаулы лирик, психологик би зәкләр ярдәмендә күнелнен иң нечкә тибрәнүләрен дә тасвирлый белә *әитүнә образында нәкъ әнә шундый катлаулы хисләр гаммасы сурәтләнә Япчы хис кичерешләрнең әле яна туып кына килүенә, әлегә тиешенчә ачыкланып җитмәвенә дә ишарә итә Бу типтагы геройларнын сурәт ьжешенә фольклор элементлары, лирик бизәкләр килеп керүе дә бик габшыи Зәйтүнә менә ничек тасвирлана: «болында төшеп калган каз каурые»; «терекөмеш тамчысы кебек тәгәрәп эшләп йөри»; «нечкә бил»; «агач ботагына килеп кунган көш
кебек күренә иде»; «Тын урман күле кебек тыйнак табигатьле кыз».
Ф Хөсни әсәрләрендә кияүгә бирү, туй йолалары күренешләре искиткеч төгәллек һәм этнографик бизәкләр белән сурәтләнә. Язучы мондый картиналарны бик төгәл һәм тәэсирле тасвирлый.
Мәгълүм ки, «феномен» дигән сүз кабатланмастай, үзенә бер хасиятле, ягъни уникаль күренешне күз алдында тота. Бәлки бу урында бәхәскә керергә торучылар да табылыр. Чыннан да, яшьлекләре, мәхәббәтләре, хыяллары патриархаль гадәтләр тарафыннан жәберләнгән, кимсетелгән кешеләр—татар хатын-кызлары образлары М. Гафури. Г Исхакый, Г. Ибраһимов. Г. Камал. Ш. Камал ижатларында да чагылды. Әмма Ф. Хөсни аларнын берсен дә кабатлау юлына басмый. Ул үзе яраткан, әйтергә кирәк, үзе мөкиббән киткән татар кызы, татар сылуы образын каләме кәгазьгә төшерерлек нинди бизәкләр таба алса, шуларнын барысын да кушып, күнел җылысын бик тә мулдан салып, үзенчә тасвирлауга ирешә. Аның Зәйтүнәсе теге татар кызларынын ачы язмышларын уртаклашырга теләми—яна социаль шартларда, яна чынбарлыкта тураеп, аягына торып басарга үзендә көч таба. Барыннан да бигрәк, ул хисләренен байлыгы, күнеленен сафлыгы белән хәтердә кала.
«Гыйльмениса» повестенын үзәгенә дә татар хатын-кызының язмышы куелган иде. Гыйльмениса—озын, катлаулы гомер кичергән, олы хисле, тормышның ин кыен сынаулары аша намуслы үтә белгән, нык ихтыярлы кеше. Тормышта да еш булганынча, әдипнең геройлары шактый авыр хәлләрдә калгалыйлар. Андый хәлләр, андый сынаулар нечкә күңелле, саф рухлы, тирәннән уйлап кичерә, хис итүче кешеләр өчен бермә-бер авыр. Ф. Хөсни геройларының бик к\бесе—әнә шундый эмоциональ типтагы, күңелләре тиз яраланучан кешеләр. Аларнын рухи драматизмы да шуннан килә торгандыр. «Гыйльмениса» повестенда әнә шундый кыенлыклар эчендә хатын-кыз тора. Бу әсәрдә дә тигез мәхәббәт идеаллаштырыла, һәм ул тантана итә. һәртөрле социаль һәм башка төрле чикләүләрдән өстен чыга.
Язучының милли характер иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләре аеруча кызыклы иде. Бу—билгеле бер типтагы характер сыйфатларын үзенә жыйган геройда, дөресрәге, анын образ-моделендә күренде. Әйе, бу әдипнең уйлап чыгарылган геройлары төрле исемнәр астында бер әсәреннән икенчесенә күчкәләп тә йөрде. Әмма бу хәл һич тә авторның вариантлары яисә фантазиясе чикләнгәнлеге хакында түгел, ә ижади карашларының эзлекле һәм үзе принципиаль дип санаган төп юнәлешендә үстерелеше турында сөйли икән. Бу эзләнүләрен ул кешелеклелек һәм гражданлык сыйфатларын үзенә туплаган колоритлы халыкчан герой проблемасы белән дә бәйли алды. «Гармунчы», «Йөзек кашы», «Жәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел». «Авыл өстендә йолдызлар», «Минем тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы» әсәрләренең һәркайсында Ф Хөснинең геройлары төрле социаль шартларда куелып сурәтләнсәләр дә, нигездә үзләренең төп характер сыйфатларына тугры калалар.
Фатих Хөсни иҗатына гына хас бу типлар өчен жанр чикләре киртә була алмый, ул гына да түгел, язучы жанр һәм стиль чараларын нигездә бер максатка—әнә шул милли геройны тулырак һәм үтемлерәк тасвирлау максатына жигә. Әлбәттә, ул үз-үзен кабатламый—һәр очракта диярлек образны ижат итүнең янадан-яңа ысулларын таба.
Безнен алдыбызда—авылда туып, шунда күзләре ачылып, бик яшьтән кешеләр белән аралашып, эшләргә өйрәнеп, эшкә ияләнеп үскән кеше. Һәртөрле каршылыклар, кыенлыклар белән ул бик яшьтән очраша, әмма ул ал арны жинә белә, һич кайчан коелып төшми, теләсә нинди шартларда да. аптырап калмый, үз максатларына барышлый читкә тайпылмый, теләгәненә ирешергә тырыша. Ул—һәрвакыт хәрәкәттә, тормыш ташкынының уртасында. Шук һәм жор табигате, уен-көлке яратуы, киң күнеллелеге, башкаларга үпкә-ачу саклый белмәве анарга карата гел ихтирам уята.
«Гармунчы». «Йөзек кашы» повестьларында барлыкка килгән, дөньяга «романтика болыты аша карый торган» мондыйларның хәрәкәт сферасы сонрак соииаль-гражданлык яңгырашлы «Жәяүле кеше сукмагы*. «Утызынчы ел* романнарында. «Авыл өстендә йолдыхтар*. «Гыйльмениса* повестьларында тагын да кинәя төште Хәзер бу әсәрләр идея-проблематикасы буенча тәмамланган берботен. бер цикл, авторнын әдәби-ижтимагый карашларының билгеле бер төзек системасын тәшкил итә. Аларнын барысын бергә жыеп. янәшә куеп карасан. гади татар крестьяннарыннан булган язучы сайлаган мәгълүм типнын төрле ижтимагый-социаль чорлар аша үтеп үзгәрүен күз алдына китерергә мөмкин. Ул «Йөзек кашы» һәм «Жәяүле кеше сукмагы» әсәрләрендә революциягә кадәрге татар авылы шартларында күрсәтелсә. «Утызынчы ел* романында колхозлашу елларында үсеп килүче яшь буын. «Жәй башы» һәм «Авыл өстендә йолдызлар»да сугыштан сонгы еллар авылынын яшьләре вәкиле итеп бирелә. Бу әсәрләрнең барысында да яшьлек, мәхәббәт, бәхет кебек мәңгелек темалар геройлар яшәеше, эволюциясе белән бик тыгыз үрелеп бара.
Әдәбиятыбызда геройларнын билгеле бер тотрыклы рухи сыйфатларын бу кадәрле җырлаган. эзлекле данлаган башка берәр язучыны табу кыен эш булыр иде. Инде әдипнен җитлеккән чорында ижат ителгән күләмле ике романы да шушы фикерне раслап тора «Жәяүле кеше сукмагы* романы Ф Хөсни иҗатында аеруча зур адым, татар әдәбиятының олы казанышы дип бик хаклы рәвештә үз вакытында билгеләп үтелде. Әсәр композицион төзеклеге, сюжетының җыйнаклыгы белән дә бик күпләрне сокландырды Әдип сайлаган композицион алым да уңышлы иде. Әсәр дәвамында герой төрле урыннарга күчеп иөри, бик күп кешеләр белән очраша, шул очрашулар тезмәсе аша укучыга төрле тормыш хәлләре, чуар социаль катламнар һәм аларнын кызыклы, характерлы вәкилләре күрсәтелә. Ә героймын үзендә барган эчке көрәш, эчке каршылыкларның муллыгы Сәфәргали образын тормышчан итте.
Фатих Хөсни әсәрләренең характерлы якларын бик күп күрсәтеп булыр иде. Әмма бу мәкаләбездә без әлеге ижатка тулы анализ ясау, хәтта әдәби күзәтү ясап чыгу максатын да куймадык. Без әдип ижатынын ин кыйммәтле һәм әдипнен үзен бөекләр дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәм иткән кайбер сыйфатларга яисә факторларга гына тукталып китәргә уйлыйбыз.
Ижатын бәяләүчеләр хаклы рәвештә, анын олылыгын ин беренче нәүбәттә милләт жанлы булуында, милли характерда, милли рухта язылган әсәрләрдә күрделәр. Әмма бу урында әдипнен үзенчәлекле иҗатына кагылышлы тагын бер бик әһәмиятле факторны онытырга ярамый торгандыр Чөнки Фатих Хөсни аерым бер милләт кысаларына гына сыйган яисә чикләнгән әдип түгел иле Ул бервакытта да үзенен гомумкешелек яисә аерым халыклар тудырган мәдәни байлыкларга сокланып яшәвен яшермәде Менә шуна күрә дә анын иҗатына дөнья һәм Россия халыклары тормышындагы вакыйгалар- сюжетлар. геройлар, образ- характерлар, сурәтләр чит-ят түгел иде («Рубенс». «Кеше күтәрелә*. «Күләгә» һ 6 лар ) Әдип үзен бөек илнең-Совстлар Соютынын мәгърур улы дип санады. Шуна күрә дә ул олы идеяләрне, шул исәптән, ватанпәрвәрлекне дә яклап чыкты Гади кешеләрне тормышчан табигыйлскләрсндә сурәтләү, андыйларнын романтик рухларына соклану мотивлары әдипнен Ватан сугышы чорында язылган хикәяләренә дә үтеп керде. Аеруча кыен шартларда да кешенең үт характер сыйфатларын саклап кала белү сәләте, гуманистлыгы, патриотлыгы, мәхәббәтенә, намусына тугрылык саклавы сугыш чорында әдипнен төп темаларыннан иде «Даһи Сталин гына илебезне жинүгә алып килде* дип рәсми пропаганда сафсата тәкрарлаган елларда да әдипнен «жинүнен чыганагы-миллионнарча гадиләрнен фидакарьлеге, үз-үзләрсн аямыйча утка керүләрендә иде* дип раслап торуын әдипнен граждаңчык кыюлыгы димичә, ни дисен
Жинү шатлыгы миллионлаган язмышларның ачы фаҗигасе белән аралашты Совет халкынын рухи ныклыгы, какшамас бердәмлеге күнел яралары, югалтулар. йөрәк яргыч фаҗигаләр фонында тагын да калкурак гәүдәләнде. Сугыш беткәч иҗат ителгән әсәрләрдән «Кеше язмышы» хикәясе (М Шолохов) -Торналар оча». «Солдат турында баллада» (режиссерлары М. Калатозов һәм Г Чукрай) кебек кинофильмнар тирән психологизм белән сугарылып, сугыш чорындагы кеше характерының ин катлаулы яклары зурайткыч пыяла аша күрсәткәндәй ачык тасвирланды. Әлбәттә, мондый әсәрләр сугыш беткәнгә 10-12 ел узгач, заманалар үзгәреп киткәч кенә дөнья курә алдылар. Әмма мондый психологизмнын байтак күренешләре татар әдәбиятында, аерым алганда Ф Хөсни һәм Ә. Еники иҗатларында инде сугыш вакытында ук. яисә ул тәмамлануга бер-ике ел үтүгә, чагылган иде инде.
Ф. Хөсни иҗатында яшәү шатлыгы, тормыш язы. мәхәббәт темалары аеруча бер көч белән үлемгә, сугыш дәһшәтенә контраст рәвешендә яңгырадылар, кешеләрнең шул чордагы нечкәргән тойгылары, кичерешләре янадан-яна бизәкләргә баедылар. Яз темасы сугыш чоры хикәяләрендә тагын да тирәнрәк мәгънәгә ия булды.
«Буранлы кыш дулап узып китте...—дип башлана «Карлыгач» (1945) исемле хикәя.—Тәрәзә төбендә апрель гөрелдәп тора, ана күнегеп беттек инде, хәзер майны көтәбез». Тоташтан лирик нурларга коендырылган кечкенә хикәянен һәр юлыннан шатлык, олы мәгънә, озак көтелгән Жинү язы килеп җитүенә сөенеч бөркелеп тора. Карлыгач сурәте яз. шатлык, жинү хәбәрчесе буларак гәүдәләнә. Традицион сурәт яна лирик, романтик бизәкләр кушып җанландырыла. Сугыш еллары хикәяләрендә гади кешеләрнең язмышлары ил-ватан язмышы белән бәйләнештә бирелә, геройларның үзләренә әнә шул яшәү белән үлем арасында барган каты бәрелешнең шомы, шәүләсе төшеп тора, аларнын һәр эш-хәрәкәтләре. уй-кичерешләре Ватан сугышы янәшәсендә яңа лирик-эмоциональ төсмер ала.
Гомумән. Ф Хөснинең язучылык адымнарын ил язмышы, ил үсеше, ил тарихының төрле, катлаулы, драматик һәм фаҗигале этаплары янәшәлегендә карап, күзәтеп һәм өйрәнеп була. Монын шулай икәнлеген—ил сулышы һәм яшәешенең татар җирлегендә ничек тулы чагылганлыгын—беренче әсәре мисалында да раслап булыр иде. Мәсәлән. «Минем тәрәзәләрем». «Бертутан Таһировлар». «Утызынчы ел» һ. б.
Фатих Хөсни феноменының бик әһәмиятле ягы—ул әдәби осталыкка мөнәсәбәт Бу турыда әдипнен үз әсәрләре сөйләп тора. Әмма язучынын теоретик карашларын да онытмыйк—ул үзе югары әдәби техникага ирешүнең ысулларын, серләрен һәрьяклап ачарга, пропагандаларга кирәк дип санады. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә нечкә зәвыклылык, эстетик гүзәллекне сиземләү зарурилыгын, психологик нюанслар, телнен метафоралылыгы анын күчерелмә мәгьнәлелегенен табигате—боларнын һәркайсынын гаҗәеп бер рәвешкә кереп, гармонияле формада үзара ярашырга тиешле икәнлеген әдип үзенең теоретик мәкаләләренең тупланмалары рәвешендәге җыентыкларында язып, яктыртып, даими әйтә килде: «Уйланулар». -Ни әйтергә, ничек әйтергә». «Карурманга керәм». Шулай ук анын теоретик мәкаләләре Татарстан һәм Бөтенсоюз матбугатында төрле дискуссияләргә, әдәби бәхәсләргә сәбәпче дә булдылар.
Психологик нюанслар дип сүз әйткәч, монысын аз гына аңлатып та китик. Гадәттә, әдәби әсәр белән танышканда, укучы моны үзе дә сизмичә, герой һәм анын кичерешләре белән үзен һәм үз халәтен янәшә куеп, чагыштырып утыручан була—ягъни, икенче төрле әйткәндә, кеше әсәрдә үзен күрергә тырыша. Әгәр дә геройның хисләре, тормышны аңлавы, уй-фикерләре. күнеле, кичерешләре белән укучы арасында нинди дә булса якынлык яисә охшашлык бар икән, андый әсәрләр һәм шундагы геройлар, персонажлар укучыга да якын, һәм хәтта үрнәк булып әверелергә мөмкин Ф Хөсни әнә шул психологик үзенчәлекне искә ала. әдәби геройны укучыларының төп массасына
якынлаштыра белә, ин гади, тормыш-көнкүрештә һәркем очратырлык кешеләрдән әдәби образ ясап, аларнын рухи дөньяларын ачып керә. Автор куллана торган күп төрле сәнгатьчә чаралар да герой белән укучы арасында якынлык, аваздашлык булдыруга хезмәт итә. Шундый чаралардан берсе— мәсәлән, көнкүреш детальләрен, вакыйгалар яки ситуацияләрне нәкъ тормыштагыча итеп күз алдына бастыру.
Мәгълүм ки. әдәби персонажларга, геройларга авторнын билгеле бер карашы, мөнәсәбәте була. Алар аша идея-тенденцияләр төрле рәвештә, төрле формаларда чагылдырыла. Кайбер язучыларнын әсәрләрендә авторнын персонажларга мөнәсәбәте бигүк күзгә ташланып тормый (мәсәлән. Г- Ибраһимов. Ш. Камал. И. Гази. Ә Еники әсәрләрендә). Авторлар каядыр читтә, вакыйгаларга битараф хәлдә генә карап торалар кебек. Мондый алым әсәрнен идеясен ачуда геройларга төшкән йөкләмәне бик нык арттыра Язучы расларга теләгән төп фикер яисә идея геройларнын үз эшләреннән- хәрәкәтләреннән яки вакыйгалар агышыннан килеп чыгарга тиеш була. Ә менә Г. Бәширов, М. Әмир. Ф. Хосни әсәрләрендәге геройларга авторларнын җылы яки салкын карашлары, симпатия, антипатияләре яшерелмичә. ачык булып, әллә каян сизелеп тора. Бу хат бигрәк тә Ф Хөсни стиленә хас: ул һәрвакыт вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерергә ашыга, яраткан геройларына бәхет һәм уңышлар тели, кешелек сыйфатларын югалтучыларны күреп ачына, нәфрәтләнә. Мондый урыннарда риторик эндәшләр, сораулар, укучынын үзенә турыдан-туры мөрәжәгать итү. лирик чигенешләр—болар барысы да әсәрнен эчке пафосын, психологик палитрасын көчәйтә
Һәр әдәби әсәр, күп төрле мәгълүм функцияләр башкару белән бергә, кешеләрдә гүзәллек тойгысын да тәрбияли «Укучы китаптан нинди дә булса яна эстетик ләззәт таба алдымы? Китап анарга монарчы бер җирдә дә. һәм бер китаптан да ала алмаган яна шатлык, чак кына булса да. яна бер куаныч китердеме?» (Ф Хосни. Уйланулар. К.. 1961. 1Н4 бит).
Ижат процессының катлаулылыгы һәм үтә үзенчәлекле булуы турындагы фикерләре белән уртаклашып, ул ижади эштә тагын шәхси канәгатьләнү һәм рәхәтлек хисе дә булырга тиеш, бу рухи шатлык языла торган әсәрне җылытачак, укучы һәм тамашачыны сөендерәчәк, дип саный.
Ф Хөсни әдәби тәнкыйтьнең чире—әдәби әсәрнен үзенчәлекле хтетик ягын игътибарга алмыйча, темасы һәм идеясе буенча гына анализлауның— аянычлы нәтиҗәләргә китерүе турында гел әйтә килде: « язучынын кайда аксавын тәнкыйтьчедән бүтән тагын кем әйтсен'’ Ләкин тәнкыйтьче моны «чалып ташлыйм мин сине» дип дәррәү куркытып түгел, ә тегенен аксамыйча баруы өчен җаны-тәне белән кайгырып, әсәрнен әдәби сферасына язучынын үзеннән дә болайрак тирәнгә үтеп, теле һәм рухы ягыннан тоеп, ин әһәмиятлесе—белеп, профессиональ осталык белән төзәтергә тиеш» (шунда ук).
Әдипнең үзенен эстетик дөньясы гүзәл һәм катлаулы Дөресен әйткәндә аның серләрен бер мәкаләдә генә ачарга мөмкин дә түгел Бу—лиризм белән тулган шигъри һәм романтик дөнья Анын прозасы да гадәти түгел, ә шигъри ироза. Әдипнен замандашы Сибгат Хәким «бәлки проза, гомумән, шулай булырга тиештер,—дип язлы —Кайчагында проза белән поэзия икесе бергә шундый нык үрелә, аллрны аеру читен, син жанр турында бөтенләй онытасын «Йөзек кашы*. «Жәяүле кеше сукмагы». «Авыл өстендә йолдыхлар» Минем колакка алар җыр булып та. лирик шигырь яки романтик поэма булып та ишетеләләр» (С. Хәким Прозаикчы, шагыйрьме? Соц Татарстан. 196Я. 3 февраль. )
Ф Хөсни иҗатындагы телнен метафорик байлыгы, лирик летальләрнең муллыгы, сүзнен тирән мәгънәлелеге. чыннан да. поэзиянең ин матур үрнәкләрен хәтерләтә Анын романтикасының нигезендә яшәү шапыгы. мөнәсәбәтләр гармониясе һәм. барыннан да бигрәк, кешеләрне олылау, ана
соклану мотивлары ята.
Табигать күренешләре күп очракларда гаҗәеп матур сурәтләр, акварель картинасындагыдай чиста, саф. ачык буяуларны хәтерләткән төсләр аша бирелә. Бу мөнәсәбәттә әдипне шагыйрь дип кенә түгел, рәссам дип атарга да мөмкин. Менә бер генә үрнәк:
«Тузан әле кузгатып өлгермәгән, бакча киртәләрендә аксыл чык ялтырый Яна Сала авылы өстендә ак мамык төсле томан аунап калды, тирә-якта тынлык, һава шундый чиста, атка бер сызгырып җибәрсәң, скрипка кылына чиерткән кебек, әллә кайларга чаклы янгырап китә».
Әлипнен деталь белән эш итү осталыгы махсус һәм җентекләп өйрәнүне сорый. Аны бу юнәлештә мәшһүр Чехов традицияләрен дәвам иттерүче дип тә санап булыр иде. Әмма милли җирлектә ул Чеховнын яна якларын да үстерде. Характерларның, вакыйгаларның җанлы, тормышчан ышандыру көченә ирешүдә, яисә тормыш дөреслеге иллюзиясе тудыруда зур уңышлар казанды.
Әдипнен хикәягә, новеллага бөтен ижат гомере дәвамында тугры калуы— үзе генә дә Фатих Хөсни феноменының бер билгесе булып саналырга хаклы. Укучыга ниндидер бер интимрәк дип әйтикме, якын дуска эндәшкәндәй мөрәҗәгать итеп, әңгәмәгә чакыру, аерым бер тормышчан деталь тирәсендә сүз уйнату барышында хикәянең тиешле тоны билгеле. Кайбер очракларда деталь кинәт яктырып, балкып, күренеп кенә ала. А. П Чехов эзеннән барып, әдип күп сыйдырышлы детальләрне дә эшкә җигә. Болардан тыш әсәрләрдә һәртөрле көнкүреш, лирик, юмористик, пейзаж, портрет детальләренә дә урын бирелә. Әдипнен иҗат серләренең ачкычларын шушы тарафлардан эзләргә кирәк.
Язучының әдәби форма өлкәсендәге эзләнүләре дә нәтиҗәсез калмады Остазнын казанышлары белән бәйләнгән традицияләр бүген яна шартларда унышлы дәвам иттерелә. Минем өчен, әдәби сүзнең тирән мәгьнәлелегенә омтылу, анын метафорик, күчерелмә, ә кайсыбер очракларда кинаяле яңгырашлы вариантларыннан файдалану, әдәби деталь мөмкинлекләренә актив мөрәҗәгать итү үрнәкләрен без хәзерге прозаикларыбыз иҗатларында да очратабыз. Мәсәлән. Мәгъсүм Хужин. Миргазиян Юныс. Айдар Хатам. Рабит Батулла. Камил Кәримов һ. б. лар.
«Фатих Хөсни феномены» турында сүз йөрткәндә ижатнын үтә дә үзенчәлекле, билгеле бер романтик шартлылыкка нигезләнгән дөнья икәнлеген дә искә алырга кирәк була торгандыр. Күпме генә эзләнсәм дә. милли әдәбиятыбызда бу әдипкә якын торучы, дөньяга карашлары яисә иҗаты белән аны хәтерләткән бүтән иҗатчыны таба алмадым. Инде әдәби процесстагы урынына килгәндә, бәлки анын урынын рус әдәбиятындагы Юрий Олеша. Исаак Бабель. Александр Грин. Андрей Платонов урыннары белән чагыштырырга яисә янәшә куярга мөмкиндер Алар кебек үк Ф Хөсни дә әдәбиятта үз мәйданын һәм иҗат йөзен озак еллар буена искиткеч бер эзлеклелек белән яулаган әдип. Шуна күрә бу ижади байлыкны өйрәнү, барлау аеруча төгәллек, зәвык һәм саклык сорый.