Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ф. ЯРУЛЛИН ТУРЫНДА ЗАМАНДАШЛАРЫ


Сез иҗат иткән шигърият ул тулы мәгънәсендә туган халкыбызның, аеруча яшьләрнең жан азыгы, рухи таянычы, оптимистик өмет һәм ышаныч чыганагы Илебезгә, халкыбызга, тормышка мәхәббәт белән сугарылган прозаик һәм драматик әсәрләрегез дә талантлы әдәби әсәрләр генә түгел, көчле рух һәм сыгылмас ихтыяр җимеше булу белән кыйммәт.
Язмыштан узмыш юк, ди халкыбыз. Ә шулай да Г Тукай, Г. Ибраһимов, М. Жәлил кебек тарихи шәхесләребез язмыш белән данлы көрәш үрнәге күрсәттеләр. Сез дә язмышнын сикәлтәле, каршылыклы юлларын узып, әнә шул олпат әһелләребез сафына бастыгыз, алар биеклегенә күтәрелдегез, ихтирам казандыгыз.
Минтимер ШӘЙМИЕВ.
Татарстан Республикасы Президенты 2003
Фәнис Яруллин белән без, бер төркем язучылар, беренче мәртәбә анын туган йортында—Кызылъяр авылында танышкан илек. Өйрәнчек шигырьләре матбугатта күренә башлаган чакларында ук аның язучылар арасында танышлары, якын дуслары бар иде инде. Менә шул еллардан бирле без гаять үзенчәлекле бу тырыш егетнен һәр яна әсәрен ифрат кызыксынып, юк, апай гына түгел, иҗатындагы һәр унышына чын күңелдән куанып каршы атабыз. Чөнки ул үзенен яшәү рәвеше белән дә. игелекле әдәби ижаты белән дә аерым игътибарга лаек ир-егет. Чөнки анын бөтен ижат гомерен мин кайнар, еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек дип атар идем. Бик борынгыдан ишетелеп килә торган «Язмыштан узмыш юк» дигән өметсез бер гыйбарә бар. Фәнис Яруллин менә шул фикер белән бәхәскә керде...
Гомәр БӘШИРОВ.
Татарстанның халык язучысы 1988
Фәнис Яруллин командировкаларга йөреп «тормыш өйрәнү»дән мәхрүм. Әмма ул кайберәүләргә караганда тормышка якын. Күңеле белән якын ул. Үзе дә тормышның бер күзәнәге булып, анын шатлыкларын тоеп, кайгылары белән сызланып яши Бата чактан сеңеп калган, илһам чыганагы булган авыл тормышына органик бәйле ул. Иҗаты көннән-көн ачыла бару перспективасын мин шунда күрәм Шунысына сөенәм—Фәнис турында ташлама ясамыйча сөйләп була. Ижаты шул дәрәҗәдә. Үзенен дә холкы әйбәт—ихлас күңелдән, күзгә туры карап кимчелекләре турында да сөйләшеп була. Ул аларны искә ала, җиңә бара.
Шәүкәт ГАЛИЕВ.
Татарстанның халык шагыйре. 1968
Фәнис Яруллин—төрле жанрларда уңышлы ижат итә торган нык каләмле, киң колачлы язучы... Бөтен язганнарын җентекләп беләм дип әйтә алмыйм, әмма шигъри әсәрләрен эзлекле күзәтеп барам Зур шагыйрь ул! Тормышчан шагыйрь, кешеләр өчен кирәк шагыйрь.
Шигырьләренең тәрбияви әһәмияте турында уйлаганда, әдәбият галиме, күп кенә дәреслекләр авторы Азат Әхмәдуллиннын бер үзара сөйләшкәндә әйткән сүзләре искә төшә. «Теге яки бу темага үрнәк әсәрләрне Ф Яруллиннан теләсә күпме табын була, ә менә кайбер шагыйрьләрнеке, хәтта бик үзенчатекле талант булсалар да, һич кенә дә дәреслек таләпләренә туры килми» Агымдагы дәреслек- әсбапларга иллюстратив материал булып керү-кермәү—әдәби әсәрне бәяләүдә ин төп критерий түгелдер дә, бәлки. Шулай да. күп нәрсәне аңлатучы күренеш. Дәреслекләрдә, гадәттә, классик әсәрләр басыла.
Равил ФӘЙЗУЛЛИН.
Татарстанның халык шагыйре. 1999.
Хөрмәтле Фәнис дустыбыз!
Берүзенә бөркет һәм былбыл сыйфатларын берләштергән кешеләр күп түгел Сез—шундый аз санлы асыл затларнын берсе Язмышнын авыр сынаулары да рухыгызны сындыра алмады. Без, нефтьчеләр, сезнен кебек якташыбыз булу белән горурланабыз.. Синен ижатын һәм яшәү рәвешен меңләгән кешегә якты рух биреп тора Язмышнын безне очраштыруына рәхмәтлемен
Ринат ГАЛИЕВ.
«Татнефть» акционерлык жәчгыятенен генераль директоры 1998. 1999
Юк, кайчандыр матбугатта шаулаган •Островскийча. Корчагинча батырлык, кыен язмышны жингән совет кешесе ныклыгы» өчен түгел, ә бәлки халкындагы боек рухнын янә бер сыналуы, татар көченен дәвамы, сатәт-байлыгынын мул. токәнмәс булуынын яна мисалы итеп, үзенеке итеп яраталар аны Изге хис бу. нәкъ менә пәйгамбәрләргә, күп газаплар күреп тә тугры юлыннан тайпылмаган әүлияләргә мәхәббәтнен бүгенгедә дә чагылышы ул
Газаплар аша пакьләнү, чистарыну, күнел матурлыгына ирешү безнен халыкта Язмыш, Язмыш каләме. Тәкъдир кебек борынгы тәгъбирләр белән бергә үрелгән
Рәдиф ГАТАШ.
Шагыйрь 2008.
Мин анын Татарстан китап нәшриятында быел дөнья күргән «Жан авазы» .изгән шигырьләр китабын укыдым, һава җитмәде мина. Үткәнем бушанды, киләчәгем тыгызланды. Бүлмәмдәге һәр нәрсә, телгә килеп, миннән мөстәкыйльлек һәм шигърият таләп итте. Ә монда мәхәббәте янып чыккан публицистика—барысы да хәрәкәттә һәм һөҗүмдә, шигырьчелек һәм байронистикага урын калмаган, һәм көтмәгәндә мондый публицистик шигърият—югары ялкыннан яралган лирикадыр ул дигән фикергә киләсең.
Айлар ХӘЛИМ.
Язучы 1994
Фәнис Яруллин чын мәгънәсендә сизгер шагыйрь Анын шигырьләрендә ган- гади. көндәлек, без инде тәмам күнегеп беткән көнкүреш кинәт яктырып, нурланып, нәфисләнеп китә. Фәнис шигырьләрен укыгач, үз тормышын, эшен, яшәвен кызыксыз дип йөргән кеше дә тормышыннан кызык, эшеннән тәм. яшәвеннән ләззәт таба башлый Чөнки бик күп кызыклы якларын күрә генә белмәгән икән
Фәнис Яруллин лирикасы —нык, таза, кин күнелле лирика Анын герое кыенлыклар алдында югалып, җебеп, вакланып калмый. Тормыш аны нинди генә зур сынаулар аша уздырса да, ул үзендә ( ) коч таба Көләч лирика, йөрәккә якын лирика, җанга коч өсти торган лирика
Гәрәй РӘХИМ.
Шагыйрь. 1975.
Фәнис Яруллин шигъри образлар ярдәмендә гүзәл рәсемнәр ижат итә Ләкин алар гади рәсемнәр генә түгел. Канатсыз баласын үз канатлары белән каплап җылыту өчен зәмһәрир бураннар зчендә калган карлыгач сулышын тоясын у 1 рәсемнәрдә, болынга рәшә булып эленгән җылы сөт исен сизәсең, горур замандашларыбы знын •Алтыннан кече түгел мин, ипидән олы түгел; үлемнән көчле түгел мин. тик язмыш колы түгел* дигән мәгърур сүзләрен ишетәсең.
Фаил ШЭФИГУЛЛИН.
Язхчы 1978.