Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЕЛМАЮ


Сүзен тәмамлагач. Рөстәм Газизович мыек астыннан гына елмаеп куйды Никадәр генә сиздермәскә тырышса да. телетапшыруны алып баручы кыз беркадәр дулкынлана иде Гадәттә туры эфирда
бара торган тамашаны аздан яздырып куярга уйлавы да шуннандыр Әнә бит. бармак очларына кадәр сизелерлек дерелдәп тора Укуын тәмамлау белән телевидениега килгән яшь кызнын кичерешләрен анларга була, әлбәттә Ниндидер җырчы яки колхоз аздынгысы белән әнгәмә үткәрү генә түгел бу сина. Галимнәр республикада җигәрлек, анысы Хәтта артыгы белән Әмма мона кадәр беркемнең дә Нобезь премиясен алганы юк иле әле Рәсәй составындагы республикаларның берсендә дә юк андыйлар Аннан сон. Ростәм Газизовичнын ачышы да башкалар белгән чагыштырырлык түгел, ул ясаган ачыш кешелек дөньясын бөтенләй икенче юлга, югарырак һәм яктырак баскычка борып җибәрергә сәләтле
Карт галимне уйларыннан бүлдереп, алып баручының соравы ишетелде — Ростәм Газизович. әйтегез азс. шундый зур унышка ирешүегез белән үзеге зне кемгәдер бурычлы дип саныйсызмы? Сезгә нәрсә этәргеч бирле ' Галим дертләп китте, һәм аермачык булып күз алдына анын сыны басты Мондый тапталган сорауларга шундый ук тапталган ярым рәсми җавап бирергә кирәклеген белсә дә. Ростәм Газизович хисләрен йөгәнли алмады Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган ганыш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай дип атады ул..
Әлеге хәлләр еракта, берничә дистә еллар артында калса ла. Ростәм Газизович аны янадан кичергәндәй булды.
...Ул күзен ачты Томан аша акаеп караган дөньядан рәхим-шәфкать көтмәле түгел иде Жәйнсн кояшлы якты көне булса да. бөтен тирә-якны соры томан төргән, җитмәсә, ул томан бер урында гына ла тормый, су өстендәге чоңгыл сыман булып бөтерелә, у зенә суырып алырга теләгәндәй юсна Хәтта кояш нуры да шул вак соргылт ку зәнәкләргә бәрелеп кечкенә кисәкчәләргә таркада һәм күнел болгаткыч бер теккә кереп ое ре зә башлый Көтмәгәндә җил исеп куйды Баш очында I ына тупыл яфраклары бер берсенә ышкылган калай тавышы чыгарып шаулаштылар. Ул хәтта җилнен дә земберләт әнен ишеткәндәй булды Ул да булмый борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде Шушы көтелмәгән дәррәү һөҗүмнән башы әйләнеп китте һәм \ I у к яткан ккәмиянен читенә чатырдап ябышты Кинәт хәрәкәт тәнулән буыннары чиксез әрнеп алды. гик аны шундук башынын сулкылдап чатнап авыртуы кире каккысы т көчле дулкын булып күмеп китте Бер мнзтелтә дөнья һушын
җуйды. Тиздән, ярга бәрелеп кирегә агып төшкән дулкын сыман, барсы да үз урынына кайтты. Соры дөнья, ямьсез тавышлар, сасы исләр... Газаплар,
Сызланулар...
Бераздан ул көч-хәл белән торып утырды. Тирә-якка карангалап алды. Бернәрсә дә күрмәде. Бу дөньяда көчле баш авыртуы белән буыннарнын хәлсезлегеннән башка бернәрсә дә юк иде.
Озак утырды.
Бармак очларында кан йөгергән сыман булгач, кулларын кыбырдатып карады. Сулы белән эскәмиягә тотынган хәлдә, ун кулын акрын гына түш кесәсенә китерде. Бармаклары салкынча пыяла савытка тиюгә, бөтен тәнен рәхәт дулкын ялмап үткәндәй булды. Шешә!
Куеныннан чүлле шешәне тартып чыгарганчы ярты гомер үтте. Көчәнүдән анын чыраендагы мускуллар җыерылды, буыннары сыхтарга тотынды, мангаена салкын тир бәреп чыкты. Ә йөрәге, йөрәге дөньянын бөтен читлек-киртәләрен җимереп, әллә кайларга атылырдай булып типте Кулларында калтыранган шешәне ирененә тидергәндә ул көчәнүдән шартлар сыман иде.
Салкын сыекча үңәчләрне кытыклатып төшеп китте. Ул аракынын ачысын сизмәде, киресенчә, ничектер баллырак сыман тоелды. Бу тәмнән күнеле болгангандай итте. Әмма шундук бөтен күзәнәкләре хәмернен сихри көченә бирелеп ләззәтле тибрәнергә тотынды. Күзләрне томалап алган томан акрын гына тарала башлады, бераздан ул бөтенләй юкка чыкты да дөнья кабат үз хәленә кайтты. Дөнья ул кадәр ук котсыз түгел иде.
Кеше, монын чынлап та шулай икәненә ышанырга теләгәндәй, тирә- ягына каранып озак утырды. Күзләре ачык күрсә дә анын башы эшләми иде әле, ул бернәрсә дә анлый алмады. Шул хәлендә аңгыраеп утырды да шешәсен янә авызына китерде. Бу юлы ул кадәр үк изаланмады.
Су эчкәндәге бер жинеллек белән ул шешәнең төбенә төште дә шакмаклы буш чүллегә бертын карап торды һәм бик кадерле нәрсәседәй йомшак кына итеп үләнгә ташлады, һәм елмаеп куйды. Хәзер ана кыен түгел иде.
Аяк-кулларына җан кергәндәй булгач, акрын гына торып басты. Чайкалып куйды. Ун кулын чалбар кесәсенә тыгып, аның төбеннән вак акчатар сөзеп чыгарды. Учларына таратып санады да, канәгать елмаеп якындагы киоскка табан атлады. Каршыдагы тугыз катлы йортның почмагына җиткәндә дә ул авызын җыя алмаган иде әле. Башын төзәтте, хәзер тәмәке алып көйрәтеп тә җибәрсә.. Кыскасы, бүген ул бәхетле иде.
Йорт почмагыннан киоскага табан борылып бер-ике адым атлау белән ул кинәт катып калды. Гаҗәпләнүдән зур ачылган күзләрен тирә-юньгә йөгертеп алды. Урам—шул ук урам иде. Ул саташмый иде. Ул карашларын урам буйлап каршысына килүче гүзәлгә кабат төбәде.
Ул!
Горур бер назлылык белән атлап барышлары... Иңнәренә таралган кара чәчләре дә, сызылып киткән кашлары да, леп-леп килгән керфекләре дә... елмайганда чокырланып киткән бит очлары да... Барсы-барсы да аныкы...
Ул!
Тик монын булуы мөмкин түгел!
Түгел!
Кыз инде анын янына килеп җиткән иде. Сабыйларча ихлас шатлык катыш гаҗәпләнү белән үзенә төбәлгән кешегә ул бер мизгелгә генә караш ташлады да карашын бер генә мизгелгә аннан ала алмый торды да... сизелер- сизелмәс кенә елмаеп узып китте. Таушалып-пычранып беткән киемгә уралган (моны киенү дип әйтеп булмый) бу кешенең битен-башын сакал-мыек баскан, чигәдән агара башлаган чәчләре күптән юылмаганлыктан керләнеп-ялтырап тора. Ярты чакрымнан ачып-күгәреп беткән сасы аракы исе аңкып тора. Шулкадәр чиркангыч бәндә . Һәм шулкадәр... Юк. ул кадәр үк түгел... Күзләрендәге ягымлы моңсулык кына ничектер игътибарыңны җәлеп итә... Һәм үз-үзен тотышындагы ниндидер иркенлек... Әйе, шулкадәр мескен
кыяфәттә булса да, ул хөрлеген югалтмаган, анын һәр хәрәкәтеннән ниндидер горурлык сибелеп тора... Кыз, узып киткәч, тагы бер борылып карады.
Ул хәтта узып киткәч тә борылып карады
Бер дә юктан гына түгел бит инде бу Кыз да аны таныгандай итте Юктыр.. Таныгандай итмәгәндер Бары тик үзенә текатеп каткан юләргә аптыравы гына булгандыр. Әлбәттә, шулайдыр. Башкача ничек булсын инде Ул тагын елмайды. Керфек очларына таралган дымлы дулкынны яшерер өчен генә, һәм кинәт дөньядагы ин мөһим эшен исенә төшергәндәй, кибет ягына атлады. Киоск янына килеп җиткәч, янә бер тапкыр артына борылды Әлеге гүзәлнен бары тик күзгә генә күренүенә, анын чынбарлык түгеллегенә ышанасы килде Бу бары тик хыял гына булырга тиеш иле Күп дәверләр буена хәмер белән агуланган аңда калкып чыккан өрәк кенә Кыз анын яныннан узып китү белән юкка чыгар, парга, төтенгә әверелеп эреп таралыр Ул инде күздән югалгандыр. Борылып караганда шушы уйларына ышанычы зур иде анын. Әмма кыз юкка чыкмаган иде. Ул урам буйлап атлап бара иде.
Ир бер мәлгә катып калды. Күзләрен ачып-иомыгг алды Башын чайкал куйды. Күренеш юкка чыкмады Күренеш юкка чыкмады Күренеш Кинәт анын фикер жсбе өзелде дә монда нигә килгәнен дә, нәрсәгә чиксез гаҗәпләнгәнен дә. хәтта әле генә кая карап нәрсә уйлаганын да тиз генә хәтерли алмый торды. Ә хәтерләгәч, бар дөньясын онытып, якындагы тукталышта торган теге кыз ягына йөгерде
—Тәнзилә!—дип кычкырды үзе шул уңайга.-Тәнзилә! Китми тор Сина бер сүзем бар. мен сүзем бар. Китмә
Кызаны ишетмәде Меңәрләгән кешенең, йөзләгән машинаның һәм тагы санап-исәпләп бетерү мөмкин булмаган мзгллионлаган нәрсәләрнен яшәү авазы белән тулган шәһәр урамында бер-беренне ишетү жинел түгел иде Кыз тукталыштагы белдерүләргә күз салып чыкты, аннан сон нидер килеп сораган хатынга жавап бирде, таг ын белдерүләргә төбәлде Ул аны ишетмәде Ул тавыш килгән якка борылып га карамады
—Тәнзилә!—дип кычкырды ул.—Тәнзилә, китмә! Китмә
— Карале әнә тегендәге бер исерекне дөнья бетереп акыра,-лиле Шәмсикамал карчык, ахирәтенә нидер сөйләп барган җиреннән туктап Хатыны ташлап киткәндер инде
Мәржәм җиргә тартыла бантлаган аркасын турайта биребрәк ул күрсәткән якка карады.
— Моны ташлап китмәслек тә түгел шул.-дип дәвам итте Шәмсикамал,—Өсте-башын кара син анын Бумжы! Шәһәр ирләре дә усал эчә икән. Берәр урыстыр инде
-Бәй. бу Рөстәм түгелме сон” -Мәржәм карчык күзләрен кыса биреп, геге ирне танырга тырышты —Рөстәм шул! Әй. бахыркаем Менә дигән егет иде.
—Син аны каян беләсең?
- Мин эшләгән тулай торакта яши ул. Менә дигән егег иле Ойләнергә йөргән җиреннән -Мәржәм карчык йомшаграк сүз сайлап бер мәлгә туктап калды. —Өйләнергә йөргән җиреннән кәләше китеп барды
—Тиле...—дип куйды Шәмсикамал карчык - Кәләше киткәнгә дә шушы хәлгә төшәрлек булгач Дөньяда хатын-кыз беткән мени
-Бик матур йөриләр иде шул Соклангыч парлар иде Хәгср менә Шәмсикамал карчык тагын Рөстәм ягына карап алды -Акылыннан шашкан дип сөйлиләр иде Дөрес икән
Калашен айтэм. Танача исемле булгандыр инде 111\ ий лнп кычкыра бит Шамсикама.1 карчык тагы бер шн кссшк салып торды дд шушы яшенда ш> дарес ишетүе белан горурлангандайрак итеп астан куЯды-Әйе. ана |аи им дип кычкыра
—Тәнзилә исемле... Бик матур, бик акыллы кыз иде.
—Шул акылы булганга ташлап качкандыр инде моны Акылы булмаса...
Мәржәм карчык туктап калды. Бер тын ахирәтенә текәлеп торды Анын баядан бирле аркылы-торкылы сөйләп, Рөстәмне кимсетергә тырышып килүе ана ошамый иде.
—Ә кем әйтә ташлап качкан дип?!
—Үзен шулай диден ләбаса. Китеп барды, диден.
—Теге дөньяга китеп барды.
—Ә?! Үлде мени?!
—Үлде.
—Ә?!
Шәмсикамал карчык автобуслар тукталышына якынаеп килгән сакаллы иргә тагын бер карап алды да, калтыранган тавыш белән сыгып чыгарды:
—Бахыркаем...
Тын калдылар.
Карчыкларның бер мизгелгә генә тынып калган дөньяларын давылга урап, ялгыз аккош жыры яңгырады:
—Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә!
Һәм бу сүзләр, күңелләрнең тирәненә кереп тибрәнде дә, инде сонгы елларын ваклап барган карчыкларны яшьлек илләреннән, саф сөюле якты мизгелләрдән уратып алып килде, һәм үзләренең яшьлек тавышы булып кабат яңгырады:
—Китмә! Китмә! Китмә!
Ике карчык та яулык читләрен күзләренә тартты. Керфекләрдә инде дым юк иде. Тик күңелләр барыбер елый иде
—Китте шул инде...—дип куйды бераздан Мәржәм карчык, әллә үзенен яшьлеге, әллә Рөстәмнең Тәнзиләсе хакында уйлап—Мәңгегә дә кайтмас җиргә китте.
—Тәнзилә, дим! Китмә! Китмә! Китмә!—Рөстәм шулай дип кычкырды да. кинәт үз тавышыннан үзе айныды. Нәрсә дип болай урам уртасында акырып йөри әле ул? Кемне чакыра? Тәнзилә юк бит инде. Китте ул. Мәнгегә дә кире кайтмас өчен. Ләкин теге гүзәл... Ул... Ул Тәнзиләгә шул тиклем нык охшаган иде... Тик ул Рөстәмне ишетмәде. Әнә бит, автобуслар тукталышында беркадәр басып торды да үзенә кирәкле маршрутка кереп утырды. Ул Рөстәмгә борылып та карамады. Ул Рөстәмне ишетмәде Тәнзилә ишетер иле.
Таныш түгел кыз утырган автобус Рөстәмнең тәңгәленә килеп җитте дә алдагы светофорга тукталган машиналарны көтә биреп тизлеген әкренәйтте Егет автобуска табан омтылып куйды һәм, үзенен бу тилелегеннән кыенсынып, тыелып калды. Бары тик карашлары гына тимер ишекләр аша үтәр көч белән таныш түгел кызны эзләде.
Кыз бу як тәрәзә янына утырган иде. Ул билет алды да, күзләрен аска төбәп тынып калды. Китапмы шунда, гәзит-фәләнме—берәр нәрсә укып барадыр, күрәсең.
Ташла укуыңны! Башынны күтәреп бер генә кара бу якка. Тик бер генә кабат. Кер генә. Кемлегеңне белү өчен күзләренә бары тик бер карау да җитәчәк. Кара инде бу тарафка. Зинһар кара...
Рөстәм бөтен өмет-ышанычын йодрыгына туплап, үтенеп-ялынып-ялварып теләсә дә кыз башын күтәрмәде. Инде автобус кузгалып китте. Анын саен егетнен йөрәге әрнеп типте, әйтерсең, ул йөрәкне ниндидер күзгә күренмәс җеп белән шул автобуска бәйләп куйганнар иде дә. хәзер ул хуҗасының күкрәгеннән суырылып чыгып бара иде. Рөстәм, суырылып барган йөрәгенең әрнүләрен җиңеләйтергә теләгәндәй, автобус артыннан атлады, анын белән бергә адымнарын тизләтә барды һәм йөгерүгә күчте. Баягы киоск янына җитәрәк кыз башын күтәреп карады, карашлары белән кемнедер эзләде дә
Ростәмне күргәч, елмайды, төннәрне балкытырлык якты елмаю белән елмайды Нәрсәдер әйтте дә бугай. Тик егет аны ишетә алмалы. Автобус тизлеген арттыра башлагач, кыз кул болгады. Ничектер назлы итеп, һәм кабат китабына кадалды.
Елмаеп кулын болгаган хәлдә Рөстәм озак басып торды. Үткән-сүткәннәр үзенә карап бармак төртеп күрсәтә башлагач кына һушына килде
Ул кулларын селтәргә дә куркып атлады бутан, аларны аз гына ян-якка җибәрсә, канатка, бәхет канатына әйләнер дә. егетне күккә күтәреп, очыртып алып китәрләр сыман тоелды Күрде аны теге кыз! Елмайды' Шатланып, яратып елмайды! Кулын да болгады Шундый назлы итеп һәм аерылуларына үкенгәндәй итеп тә. Алар аңлаштылар Күңелләрдә сөю бөреләнде
Киоск янына җиткәч, тәрәзә пыяласында үз чагылышын күрде дә. катып калды. Бөтен куанычлары бер мизгелдә юкка чыкты. Әле генә күргәненең чынлап та булуына, нәкъ шулай булуына, ышана алмый торды Юктыр ла. кыз ана борылып карамагандыр, борылып караса да елмаймагандыр, елмайса да кулын болгамагандыр, кулын болгаса да ана. Рөстәмгә, түгел, ә бөтенләй башка кешегәдер. Бите-башы керләнеп беткән, йөзен сакал-мыек баскан, таушалып беткән сәләмә киемгә төренгән бу бәндәгә доньннын бер генә гүзәле дә шулай якты йөз күрсәтә алмас иде Ирештереп, үзенчә мыскыл итеп кенә кыланмаса, берәү дә ана яратып елмая алырлык түгел.
Кинәт ана шулкадәр кыен булып калды. Берчә, үэсн-үзе өзгәләп ташларлык булып рәнҗеде, берчә, баягы автобусны куып тотып аны теге гүзәле пие белән күтәреп алып болгый-болгый атып бәрәсе килде —Сезгә нәрсә?
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан ул сискәнеп китте Ниндидер афәт көтеп як-ягына борылып каралы Афәт юк иде. Сатучы кыз икән
—Нәрсә алырга телисез?—дип кабатлады ул. битараф гавыш белән - Мин
ашыгам.
—Тәмәке. .—Рөстәм кабаланып кесәсенә тыгылды да вак акчаларын көрәп чыгарды —Бер кап «Петр- Шырпы Аннан сон ни . Сыра Юк. кырынгыч... Әйе, кырынгыч, бер тапкыр кырына торган
Тәмәке кабызгач, уйлар агышы бер мәлгә бөтенләй туктап калгандай тоелды. Шунын белән бергә әрнүләр дә кими төипе Бераздан у 1 ниндидер зур ачыш ясагандай борын төбеннән генә кабатлады
-Юк. бу Тәнзилә түгел иде. Түгел иде
Тора-бара таныш түгел кызнын Тәнзиләгә богенләи дә охшамаганлыгын да аңлады. Әйе, ул Тәнзиләгә якын да килмәгән иде Тик ни өчен Ни өчен ул аларны охшатты сон? Нәрсә бу? Хәмер тәэсиреме, аллә гагы берәр сере бармы? _ . .
Охшатып кына да калмады бит әле. анын Тәнзилә икәненә бер мәлгә бар күңеле белән ышанып бетте Теге дөньяга киткәннәрнең кире кайтмавын белсә дә. Бу кызнын үзенә бик кадерле икәненә ышану теләк- бөтен кануннарны җимердеме? Әллә ул кайгыдан һәм хәмер шаукымыннан акылын җуеп барамы? Кайгы дигәне беркадәр басыла да төште бит инде Басыла юшкән кебек булды, һәрхәлдә, шулай булып тоелырга тиеш киткән артыннан китә алмыйсын икән, үткәннәргә карап кына яшәргә ярамын Ин кадерле кешенне җирләгәннән сон. йә ү зен дә анын янына китәргә, иә аннан башка яшәргә өйрәнергә тиешсен. Икененбсрс- башкача мөмкин гүтс I
Растәм сөйгәне артыннан китә алмады Ул ишәргә шеш Гомумән, шым баласы алдында икс генә юл бар яшәргә кече тишмәннәр-* тәртә, уыртә коче җитмәгәннәр—яшәргә тиеш.
0 ксм белә әтеге гүзәлне сөйгәненә охшатуы, бәлки. Тәнзи тәнен Фатихасыдыр. .Минем хакта тына уйлап ятма, ут тормышын орыша .ы уйла Сиңа яшәртә кирәк бит әле.. ДИП әйтергә теләттедер ' Мөгаен, шулайдыр.
Фәрештә!
Көтмәгәндә юлына очраган таныш түгел гүзәлне күңеленнән генә шулай атады ул. Кыз чынлап та фәрештә, Ходай тарафыннан Рөстәмне бәла- казалардан, кыеш сукмаклардан саклап калу өчен җибәрелгән бер изге зат сыман иде.
Шушы таныш түгел кызны очратканнан сон ул үзендә ниндидер якты үзгәреш тойды, тормыш бөтенләй бүтән төсләргә кереп балкый башлады.
Теге көнне башкача бер йотым да сыра-фәлән алмады ул. Сәрхуш танышларына да кагылып тормады. Туп-туры өенә кайтты Бүлмә ишеген ачып керү белән борынына чамасыз сасы ис килеп бәрелде Ул йөгереп барып тәрәзәне ачты, җилләткечне кушып куйды, һава сафландыргыч алып сибәргә дә теләгән иде дә, таба алмады, шуна үзенен күз карасы кебек кенә саклап йоргән хушбуен сипте, һәм кәефләрне күтәреп җибәрерлек якты ис таралгач, елмаеп куйды Бу Тәнзиләнең бүләге иде. Әмма хушбуй исен шундук бүлмәгә сенгән яман сасылык күмеп китте. Ай буена хәмер, тәмәке, сидек, косык һәм башка яман исләргә күмелеп яшәгән бүлмә тиз генә адәм рәтенә керергә ашыкмый иде.
Рөстәм кинәт чыраен сытып куйды. Ул үзенен нинди хәлгә төшкәнлеген шушы мизгелдә генә тулысынча анлады булса кирәк. Чучка булып чучка абзары да бу кадәр үк пычрак, бу хәтлем үк сасы була алмыйдыр. Тик Рөстәм бит дуңгыз да, башка мәхлук та түгел. Ул кеше. Остазларының зур өметен яулаган талантлы яшь галим. Шул башын белән менә мондый көнгә төшеп яшә әле! Адәм тәганәсе! Ярый әле, үз исәбенә ай ярымлык ял алырга башы җитте. Ярый әле барсын да авылга кайтып китәчәге хакында кисәтеп куйды. Әгәр хезмәттәшләре яки танышлары килеп, анын менә шушы бүлмәдә яшәгәнен күрсәләр, бүлмәне шушы дәрәҗәгә җиткергәнен белсәләр, гарьлегеннән җир тишегенә кер дә кит кенә.
Оят! Гарьлек!
Ләкин бүгенгә кадәр ул шушы бүлмәдә яшәгән бит әле. Үзенен ни көнгә төшкәнен күрмәгән, бу хакта уйлап та карамаган, һәм тагы да шулай дәвам итәр иде. Дәвам итәр иде... Әгәр дә. . Әгәр дә юлында теге таныш түгел кыз очрамаса. Сизелер-сизелмәс кенәелмаймаса, үтеп киткәч борылып карамаса. Үзенең тыйнак назлылыгы белән Тәнзиләне хәтерләтеп, тетрәнергә мәҗбүр итмәсә. Ул бит инде, югыйсә, бөтендөньясына кулын селтәп, тормыш агымына буйсынган, ниндидер бер шарлавыкта көтеп торган әҗәленә әзерләнә башлаган иде.
Фәрештә!..
Кыз хакында уйлауга үзенен көчсезлеге өчен, башына төшкән беренче чын кайгыны җинеп чыга алмаганы өчен тагын бер кыенсырады. Шул ук вакытта, үзенен нинди хәлгә төшкәнлеген анлый алуы өчен ул шат та иде Әйе, ул әле бөтенләй үк беткәнбаш түгел икән, үз хәленә бәя бирә белә. Гарьләнә белә.
Рөстәм җиннәрен сызганып куйды да бүлмәне җыештыра башлады Почмакта өелеп яткан сыра банкаларын, аракы шешәләрен капчыкка тутырды. Хәтсез җыелып киткәннәр икән. Сатсан ару гына акчасы да чыгар иде дә бит Бу уеннан Рөстәм елмаеп куйды. Урам буйлап капчык күтәреп шешә сатып йөрисе генә калды хәзер. Шул гына җитми тора иде. Һәм ул шыплап тутырылган ике капчыкны да алып коридорның теге очындагы чүплеккә чыгарып куйды. Каттан-катка сузылган торба буйлап контейнерга ташлагач, ничектер күнеле җинеләеп калгандай тоелды. Әйтерсең, шушы капчыкларда анын бөтен бозык гадәтләре иде. Аннан сон стеналарга чәчрәгән пычрак тапларны тазартып чыкты. Катып-саргаеп беткән савыт-сабаны “чистартты, идәннәрне юды Ахыр чиктә каешланып беткән киемнәрен капчыкка тутырып кер юу бүлмәсенә китте. Адәм рәтле җиргә киярлек бер генә киеме дә калмаган икән. Өстендәгеләре дә адәм гарьлеге булып беткән, аек баштан өстеңә ябу түгел, борылып карарлык та җире юк. Сәгать ярым чамасы юарга
туры килде. Идән юу, кер уу, бер карасан, авыр эш тә түгел, әмма Рөстәм шабыр тиргә батты, йөрәге дарслап типте, муен тамырлары тартышып- тартышып куйды. Бөтен тәне буйлап саркылган салкын тирдән сасыган аракы исе килгән сыман иде. Анын саен үзенен эчкечелеккә чумуы өчен гарьләнү ачысы чиксез үкенеч булып жанын кимерде Бөтенләй эздән чыга язганмын бит. дип уйлады ул, кешелегемне жую чигенә җиткәнмен.
Киемнәрен юып элгәч, футболка-трикосын үтүк белән киптереп өстен алыштырды да. урын җәймәләренә тотынды. Эше тәмам булгач, бүлмәсенә карап сокланып торды. Барсы да яктырып, матурланып, янарып киткәндәй тоелды ана. Бары тик теге яман ис кенә һаман борын төбендә бөтерелә иде Һәм ул әлеге иснен бүлмәдән генә түгел, ә үзеннән дә аңкып торуын анлап, мунчага китте. Бу юлы адымнары хәлсез-ышанычсыз иде. карашлары барып сарылыр урын табалмый газапланды, барсы да аны танып-белеп торалардыр, исереп йөргәнен күргәннәрдер, хәзер аны гаеплиләрдер, эчләреннән генә көлеп-мыскыллап торалардыр сыман тоелды. Ул урам буйлап түгел, ә урам анын буйлап атлыйдыр, менә-менә ул Ростәмнен йөрәгенә китереп басар да аны таптап-сытып узардыр төсле иде Ләкин шул хәлендә дә ул урлап-урлап кына тирә-нкка күз атты Кырмыскалар өередәй кайдадыр ашыгучы төркемнән тыйнак назлылыгы белән карашларын суырып алыр затнын жанга якын чалымнарын көтте Ул чалымнар кан арададыр чагылып та алгандай булды һәм Рөстәм бар булмышы белән катып калды, ургылырга торган вулкан булып бер мизгелгә генә тынып калды да. үзенен алдануын аклады. Ул әрнеде. Тик бу әрнү, атылмыйча калган вулкан булып бар жанынны утка ураса да. әллә нинди татлы әрнү иде Рөстәм табышларга мохтаж түгел иде. Ул эзләнүләре, омтылышлары, ялгышу һәм алданулары белән дә бәхетле иде Фәрештә!
Күңеленнән генә шулай кабатлады ул. Үзен айнырга, уянырга, уйланырга мәжбүр иткән гүзәл затка ул шулкадәр рәхмәтле, мәхәббәтле, ул анын алдына егылып гомер буе табынырга ла әзер иде кебек
Якындагы мунчага илтә торган трамвайга утыргач га ул тәрәзәдән күзен алмады. Карашлары белән һәр гүзәлне тикшереп үгте Ләкин аны талмады. Ул юк иде Ә башкача булуы мөмкин дә түгел Нәкъ шулай булырга тиеш Миллионлаган кеше яшәгән кала урамында аны кабат очрата алуына ул ышанмый да иде. Очрашуны ул көтми, ана өмет итми, ул эхли алуы белән дә бәхетле иде Кинәт!..
Кинәт трамвай сикереп куйгандай тоелды Юк. бу трамвай түгел. б> Ростәмнен йөрәге шулай талпынды, һәм ул бер мизгелдә үз күзләренә үк ышанмыйча торды, ә ышангач, монын чынлап та була алуына гажәнләнде Юл буендагы киоск алдында Ул басып тора иде Фәрештә' Рөстәм яшен тизлегендә тәрәзәгә үрелде, аны ачып куйды да ярты гәүдәсе белән урамга үрелеп дөнья яңгыратты
-Фәрештә! Туташ! Чибәр гүгаш'
Мондый сүзләрдән таныш түгел кыз бернәрсә дә анлыи алмый иде. билгеле Тәгәрмәчләр тыкылдавы, машиналар шавы Ростәмнен тавышын басып китә иде Шулай булырга тиеш иде Әмма кыз аны ишетте Ишетте дә борылып карады Бер генә мизгелгә йөзеннән гаҗәпләнү күләгәсе шуып үтте лә аны шундук якты елмаю алыштырды. Ростәм бәхетле иле Күрде Ганыды Фәрештә ана елмаеп кына калмады, кулын да болгады Нәрсәдер әйтте дә бугай әле Әйе. нәрсәдер әйтте ул. тик Рөсәм генә ишетмәде
—Алла диванасы! Үлөсен киләме әллә”
Көтмәгәндә яңгыраган ачы тавыштан Рөстәм тертләп китте Аны моны уйлап өлгергәнче, аны беләгеннән гартын алдылар Кондуктор ханым икән - Үләсе н килсә, башка җирне сайла.-диде ул. Ростәмнен беләгенә чат
ябешкән кулын һаман җибәрмичә,—Минем ике балам бар. Бәлагә ураласым килми.
—Гафу итегез...
—Урамда кызлар бетмәс ул, башынны сакла.
Шул сүзе белән кондуктор ханым алгы ишек ягына юнәлде.
Рөстәм үзе ачкан тәрәзәне ябып куйды да тукталышка җитү белән атылып төшеп калды. Юл аша чыкканда машина астына керә язды. «Волга» хуҗасы тәгәрмәчләрен чыйнатып тормоз бирде дә, пипләтеп йодрыгын болгады Боларны Рөстәм күз кырые белән генә күреп калды да онытты. Анын кайгысы юк иде. Ул бар көченә кирегә, кыз басып торган киоскка йөгерде. Ә көче чамалы иде. Ике багана арасы да үтмәстән салкын тиргә батты, сулышы капты, буыннары камырга әйләнде. Анын хәле калмаган иде. Аны бары тик ихтыяры гына әйди иде.
Бу язмыштыр. Рөстәм әлеге гүзәл белән танышырга тиештер. Югыйсә, ник әле юллары гел кисешеп кенә тора аларнын?! Монарчы андый хәлнен булганы юк иде, ләбаса. Бер генә кыз белән дә болай көненә әллә ничәшәр кат очрашканы, очрашып, бер-беренә игътибар итешеп тә танышалмый изаланганы юк иде. Ә әле... Әлбәттә, язмыш бу Үзенчә ирештерә, шаярткан була. Әйдә, бераз каңгырашыбрак йөрегез әле, янәсе, сонрак, ныклап якынаеп киткәч, бер-берегезнен кадерен белергә яхшырак булыр. Сынавы да шулдыр. Очрашкан чакта, танышу мөмкинлеге булганда, авызынны ачып кал сан, бәхетеңнән колак кактым дип уйла. Йөгерергә, ныграк йөгерергә кирәк Ашыгырга. Мондый мөмкинлекнең башкача булмавы, беркайчан-беркайчан кабатланмавы да мөмкин бит әле.
Рөстәм йөгерде. Аракы эчеп хәлсезләнгән организмны куалау, бар көченә эшләтә алу авыр иде. Махмыр газабыннан йөрәге чәбәләнсә, арка үзәкләре боздай салкын тиргә, әллә нинди чиркангыч ябышкак сыекчага күмелде Шул тир салкынлыгы бу дөньяда кешенен ялгызлыгы хакында сөйләгән сыман, үз-үзенә баш була белмәсәң, үз язмышына колак салып тормышыңны көйли белмәсәң, син беркемгә дә кирәкмисен дип кисәткән дә сыман булып куйды. Хәер, монсы иң кирәк вакытта үзенең көчсезлеге өчен, көчен саклый белмәгәне өчен үкенү тойгысыннан гына булгандыр. Үкенерлек тә иде шул. Йөгерү ана чиксез авыр иде Һәр адымнан бөтен мускуллары шартлап ярылыр сыман тоелды. Йөрәге күкрәктән атылып чыгып аяк астына төшеп сытылыр кебек булды. Ә тын юллары... Тын юлларыннан һава үтмидер, аны тупас бер игәү белән игиләрдер кебек иде.
Ул йөгерде.
Аның бөтен бәхете, бөтен тормышы, бу дөньядагы миссиясе бары тик шушы таныш түгел кыз белән күрешү, якынаюдыр сыман иде. Шул максатына ирешә алмаса, тормыш анын өчен мәгънәсен югалтыр, яшәвенең бер фәтвәсе дә калмас шикелле тоелды.
Ул бу хакта уйламады. Уйласа да сизелерлек, истә калырлык итеп түгел. Ул бернәрсә хакында да уйламады. Ул барсын да белде генә, һәм тойды, һәм йөгерде.
Борылманы узгач. Фәрештәне күрде. Ерак кына иде әле. Хәтсез йөгерәсе бар иде. Әмма Ул күренә иде. Аны күрүдән йөрәгенә ләззәтле бер дулкын үрелде. Сөйгәненнен куенында, чиксез сөю назларына бирелгәндә генә була торган рәхәт дулкын. Ул дулкын бөтен тәнеңне ялмап ала да күзәнәкләренә канат куя, аларны бәхет күгендә тибрәнергә мәҗбүр итә, үзеңне күз йомган арада миллионлаган кисәкләргә таралып кабат җыелгандай сизәсен. Янадан тугандай буласын, һәрбер күзәнәгеннән сафлык, матурлык, наз сирпелеп тора. Рөстәм дә шундый халәттә иде. Фәрештәгә якынайган саен ул үзенен гайрәтләнә баруын, көч-куәтенен кабат кайтуын тойды, әйтерсен, ул адымнан - адымга, мизгелдән-мизгелгә яңара иде. Ул яңара иде
—Гражданин!
Кемдер эндәште бугай. Рөстәм колак яфрагы белән генә ишетеп калды. Игътибар итмәде.
—Стоять! Кому я сказал!
Рөстәм аны-моны аңлап өлгермәде, кыскыч кебек көчле куллар беләгеннән эләктереп алды. Ул селтәнеп карышып маташмакчы иде. кемнәр белән эш иткәнен сизеп тукталып калды.
—Мин ашыгам. Зинһар, тоткарламагыз Мин..
—Докуме нтлары н ?!
Рөстәм, кинәт һавалан бәреп төшерелгән кош сыман, исәнгерәп калды Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп атлы Милиционерлар ашыкмый һәм анын ашыгуына да исләре китми иде Һәр күзәнәген өйрәнеп караган саткын күзләре дә. дубинка сабын сыйпаган бармаклары ла юньлелек вәгъдә итми иде
—Документларыңны күрсәт.
Рөстәм кесәсенә тыгылды. Әмма футболкасының да. трикосынын да кесәсе юк иле. Документларын да азмаган иде ул.
—Документлар үзем белән түгел,—диде ул. бөтен дөньядан бизгән бер кыяфәзтә.—Мин мунчага бара идем
Һәм Фәрештә ягына күз атты. Ул һаман урынында тора иде әле Күнелен әрнеткеч бер ялкын кисеп узды Житешә идем бит Янына барып өлгерә илем Эх. Ләкин хәзер үкенүдән файда юк иде
—Участокка узарга туры килер.
—Мин ашыгам...
—Озак тотмыйбыз. Шәхесеннс генә ачыклыйбыз да
—Ә мунча сәгать унбергә кадәр эшли,—дип юатты икенчесе
Ростәм, УАЗ-нын арткы ишегенә кереп югалганчы тагын Фәрештә ягына карады Кыз китмәгән иде. Кемнедер көтә, ахрысы Бәлки. Рөстәмнедер
Милиция участогында аны озак тотмадылар Шәхесен ачыкладылар да
машинага утыртып бая кыз басып торган урынга кадәр китереп кундылар Хәтта гафу да үтенделәр әле «Кичер инде, туган Эшебез шундый -
Ләкин Ростәм өчен милиция участогында үткән ярты сәгать тоташ гомердән дә озынрак булып тоелды Анын һәрбер мизгеле югалту хисеннән, шул югалтулары очен әрнү, үкенү ачысыннан тор.» иде Бу кадәрле дә газагггаи котылу юктыр сыман тоелды.
Ләкин машинадан төшү белән боларнын барсы да юкка чыкты, күне ген әллә нинди бер сәер хис биләп алды. Бая кыз басып торган урында АЗЫ 1емә иссә дә Рөстәмнең күнеле көрәеп киткәндәй булды Фәрештә Бу урамда Анын рухы калган иде. искән жилдә анын назы, һавада ул сөртенә торган хушбуй исе. ә асфалтьтә анын аяк җылысы саклана, һәр адымда, һәр ми згелдә анын барлыгы сизелә, дөнья анын белән тулы иде
Дөнья бәхет белән тулы иде
Бер карасаң, адәм баласына күп тә кирәкми икән Бары тик җанын ангар кешесе булу да җигә Хәтта анын янында булуы да мөһим түгел, у г бары шк яшәсен, син яшәгән дөньяда яшәсен, син караган күккә карасын га син атлаган җиргә басып йөрсен, син сулаган һаваны сулап, син эчкән суларны эчсен. Шул да җитә
Бәхет очен җирдә күп кирәкми
Ләкин Рөстәм аны күрүдән өметен ошәас Башта урам буйлап әиәас. аннан сон якын-тирәдәге кибетләргә сугылып чыкты Ютында очраган һәриср хатын-кьпны ул түгелме дин, карашлары белән денталәп тикшереп узаы Кибет 1ӘРДНН сон аптекага, аннан якындагы оешыаларга керен чыкты I рәвешле байтак гомер узды бәлки менә бу тыкрыктан у.1 күрше У1»мга киткәндер дип. Ростәм аә эзләнүен шул якка күчерде Күз «әйләнде Ярты гон җитте. Әмма кы г табылмады.
Аякларын көчкә сөйрәп өенә кайтып кергәч, дөресрәге, тулай торактагы бүлмәсенең ишеген ачып җибәрү белән, ул үэсн бөтенләй өашк. лоньч.а күчкәндәй игеп тойды Кичә кич кенә ул күгендә кояшы шартлап и г.шг сөрем белән капланган Кайгы планетасында гамп сулап һәллкәг юлыннан аыый иде Кичә ана бернәрсә дә, беркем дә кирәкми һәм ул үк- дә берәүгә
дә хажәт түгел иде. Төнге урам буйлап атлаган ике милиционерга бәрелә язып узып китсә дә, кичә аны хәтта тәртип сакчылары да туктатмады. Ачып беткән бомжга тиюне үзләре өчен түбәнлек санадылар, ахры. Бүген туктаттылар.. Ләкин мәсьәлә монда гына түгел иде. Мәсьәлә тирәндә иде Кичә ул бүтән дөньяда иде. Бүтән кеше иде.
Һәм барсына да теге кыз... Фәрештә сәбәпче. Ул үзенен күз карашы белән, елмаюы белән, кул болгавы белән ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТТЕ.
Рөстәм табачак аны. Бу—язмыш. Ул гүзәл Рөстәмнеке.
«Мин аны табачакмын!—дип уйлады егет караватына аркылы ятып йоклап киткәндә.—Мин аны табарга тиеш. Мин аны табачакмын.
Эзләде аны Рөстәм. Икенче көнне иртүк торып теге киоск янына барып басты. Бу юлы ул кырынган-юынган, яхшы киемнән иде. Шул киосктан алып кичә кыз басып торган урынга кадәр һәркемне игътибар белән күзәтеп көне буе урам әйләнде. Өченче көнне тагын... Шулай атналар буе сузылды. Хәтта болай йөрүенен файдасызлыгын анлагач та тирә-якны күзәтүдән туктамады, күңеленнән: ул түгелме?—дигән уй китмәде. Таныш түгел кызнын көннәрне төн иткән елмаюы, нәрсәдер әйтеп кул болгап калулары төшләренә кереп уятты. Тик кыз табылмады.
Табылмады...
Айлар, еллар үтте.
Рөстәм инде гади яшь егеттән абруйлы галимгә әйләнде. Гаилә корды. Балалары булды. Балалары үсеп буй җиткерде. Яшьлектәге кайнар хисләр сүрелеп бетте, әмма таныш түгел кызны онытмады. Аны күреп рәхмәт әйтәсе, шундый авыр мизгелендә очрап, сазга батып барган яшь кешене адәм иткән елмаюы өчен нинди дә булса изгелек эшлисе килде.
Тик кыз очрамады.
Хәзер инде очрашсалар да ул аны таный алмас иде. Таныш түгел кыз да картайгандыр, әби булгандыр. Әмма Рөстәм Газизовичнын мона ышанасы килмәде, шулкадәр якты елмаю белән, дөньяны үзгәртә алырлык елмаю белән елмая белгән гүзәл затлар картаймыйдыр, алар гүзәллекнең үзе кебек мәңге яшь, мәңге саф килеш калалардыр сыман тоелды.
Телетапшыруны алып баручы яшь кызнын кыюсыз тавышы еллар төпкеленнән урап килеп кабат ишетелде:
—Рөстәм Газизович... Нәрсә сезгә этәргеч бирде?
Галим бер мизгелгә тынып калды.
—Елмаю , —дип авыр сулады ул, һәм керфек очларына күз яше саркылып чыкты. Галим күз яшьләренең якты да, ачы да икәнен белә иде