Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫ


2007 слныи 12-15 лскабрснлә Казанда Бөтендөнья тагар конгрессынын IV корылтае булып узды Анын эшендә катнашкан 765 делегат һәм кунаклармын 175с Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан. 414е—РФнен 60 төбәгеннән. 174е 32 чит илдән килгән иде. Корылтай лиендә, беренче тапкыр буларак. Әфганстан, Израиль, Словакия. Коньяк Африка Республикасыннан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлскләрсннән вәкилләр катнашты
Олуг кунаклар арасында РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Камил Исхаков, Россиянен Үзбәкстандагы илчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Россиянен Кыргы зетандагы илчесе Валентин Власов, РФ Тышкы эшләре министрлыгынын Милләттәшләр белән зшләү департаменты директоры, чит илдәге милләттәшләр белән зшләү буенча хөкүмәт комиссиясенен җаваплы сәркатибе Александр Чепурин. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Владимир Зорин Россия Мөфтиләр шурасы рәисе. Россиянен Европа олеше мөселманнары Линия нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, АКШнын Висконсин университеты профессоры Юлай Шамил угылы. Мәскәүнсн татар милли-мәдәни мохтәриятс рәисе Рәсим Акчурнн, Торкиядән профессор Нллир Дәүләт, филология фәннәре докторы, Садри Максудинын оныгы Гонул Пултар, Финляндиядән Окан Дахер һ б. бар иде.
Корылтай үз эшен М.Жалил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында ачып җибәрде Пленар утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин алып барды Ул форумны ачканда, корылтайнын Бөтендөнья татар конгрессы оешуына 15 сл тулу көннәренә гуры килүен искәртеп үтте Шушы вакьп эчендә Бөтендөнья тагар кошрессы Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез арасындагы багланышларны шактый ныгытуга ирешкән. ТРнын дәрәҗәсен халыкара аренада күтәрергә ярдәм иткән.
Зал Президент Минтимер Шәймиев чыгышын алкышлар белән каршылады Илбаш Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының унышлы эшчәнлек нәтиҗәсендә абруй казануын, сайланган юанын дөрес булуын әйтте
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында ике корылтай арасындагы ин зур казанышларның берсе итеп татармын яшь. тынгысыз, фидакяр, тырыш яшьләрен бергә туплый алуны күрсәтте.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында махсус комиссияләр булдырылган Алпрнын эшенә ижат һәм фән белән шөгыльләнүче күренекле шәхесләр җәлеп ителгән Шулай ук башкарма комитет каршында этномоннторинг үзәге эшли башлаган
Хисап докладында Р Закиров татар телен үстерү, милли мәгариф
а
мәсьәләләренә дә киң тукталды. Ул Самара. Мәскәү. Ульяновскида милли мәгариф өлкәсендә уңышлы эшләүләрен билгеләп үтеп, мәгарифтә хәл ителәсе мәсьәләләрнең гаять күп булуын әйтте. Чиләбе, Оренбург. Екатеринбург. Төмән. Пенза кебек татарлар күпләп яши торган шәһәрләрдә ана телебездә укыту мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән. Чыгышта күтәрелгән мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе—Россия төбәкләрендәге татар авылларының хәле. Бу эштә әле генә гамәлгә куелган Бөтенроссия зур татар авыллары ассоциациясенә өмет баглана.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары В. Зорин Татарстанда ирешелгән уңышларының төрле халыкларның үзара аңлашып һәм бер-берсен хөрмәт итеп яшәүләренә дә бәйле булуын искәртеп үтте. «Халыклар кулга-кул тотышып, үзара ихтирам белән яшәгән Татарстанның тәҗрибәсе бик әһәмиятле»,—диде ул.
Доклад буенча фикер алышуларда катнашкан милләттәшләребез, аерым алганда. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Р. Гайнетдин. язучы Ф Бәйрәмова. ТР Дәүләт Советы депутаты, драматург Т Миннуллин. Мәскәүдән Р Акчурин. Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни Советы рәисе И.Гыйльметдинов һ.б. бердәм булырга, киңәшеп эш итәргә кирәклеген әйтте.
Президент М.Шәймиев пленар утырыш ахырында кайбер татар җәмгыятьләре активистларына «Фидакарь хезмәт өчен» медале. Рәхмәт хатлары һ.б. бүләкләр тапшырды.
Аннары корылтай үз эшен «Татар халкынын рухи байлыгын саклауда фән. мәгариф һәм мәдәниятнең роле». «Милли яңарышта хәзерге эшмәкәрләрнең роле һәм татар химаячелеге традицияләре». «Заманча дөньяда татар яшьләре» дигән секцияләрдә дәвам итте. Аларда Татарстанның РФ төбәкләре белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерүгә, мәдәният, мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Фән. мәгариф һәм мәдәният секциясендә корылтай делегатлары аеруча күп иде. Ул утырыш Татарстан Фәннәр академиясенең зур залында узды. Анда Премьер-министр урынбасары—мәдәният министры З.Вәлиева. Татарстан ФА президенты Ә.Мәзһәров. мәгариф һәм фән министры Н.Вәлиев, Литвадан килгән вәкил—З.Кәримова. Германиядән—В.Вәгыйзова һ.б. чыгыш ясады.
Пленар утырышның «Корстон»да узган йомгаклау өлешен Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин корылтай адресына юлланган телеграммаларны укудан башлап җибәрде. Форум делегатларына һәм кунакларга РФ Президенты В.Путин котлавы җиткерелде. Ульяновск өлкәсе губернаторы С.Морозов Ульяновск шәһәрендә Кол Галигә һәйкәл куелачагын хәбәр иткән иде. Ватандашларның халыкара берлегеннән. Россия әрмәннәр берлеге һәм Халыкара әрмән конгрессыннан телеграммалар килде. Сәламләү телеграммалары РФ тышкы эшләр министры С.Лавров. Мәскәү шәһәре мэры Ю.Луж- ков һ.б.дан алынды.
Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтае делегатлары хәл ителәсе милли мәсьәләләр турында РФ Президенты В.Путинга мөрәҗәгать, башкорт халкына мөрәҗәгать һәм корылтайның резолюциясен кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе итеп кабат Р.Закиров сайланды. Пленар утырыш бер төркем делегатларга Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.
Соныннан «Корстон» комплексында Президент М.Шәймиевнең корылтай делегатларын һәм кунакларны кабул итү мәжлесе оештырылды. Аннары соңгы ике көндә делегатлар һәм кунаклар Казаннын истәлекле урыннарын карады. Г. Камал театрында -Телсез күке» спектаклен тамаша кылдылар, республика районнарына сәяхәт иттеләр.