Юбилейлар
Габделмәннан Рахманколый (1858—1908)
ТУУЫНА—150, ҮЛЕМЕНӘ 100 ЕЛ Халкыбыз тарихында, аның рухи тормышында тирән эз калдырган нәселләр бар Габдессәламнәр (үзе һәм оныгы Әбелмәних Каргалый). Мәржани. Әмирхан, Рәмиен Бигиен. Сәлимжанов, Юзиевлар һ. б Мондыйлар арасында Рахманколый нәселе дә мөхтәрәм урынны били Солтан (Әхмәдсолтан) Рахманколый < 1888—1916)—XX йөз башы татар, Казан мәдәни тормышының үзәгендә кайнаган зат: җырчы. әдип, тәржемәче. сүзлек-дәреслекләр авторы Ул Тукайлар белән бергә кичә-концертлар оештыра. Ф Әмирхан. М Вахитов. Г Кам&тзар белән аралаша Кызганыч, тууына быел 120 ел тулган бу талантлы шәхес 28 яшендә үк үлеп китә Анын әсәрләре, сүзлекләре, тәржемә әсәрләре кат-кат нәшер ителгән Хикәяләренең сонгы басмасы. N1 Мәһдиев тарафыннан әзерләнеп. 1979 елда дөнья күрде Бу китапта тозүченсн бай эчтәлекле кереш мәкаләсе дә бар Татарнын яраткан җырчысы, композитор. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова (1901 1990) исеме өстәмә аңлатуларга мохтаж түгел Бу күренекле шәхесләрнең әтисе һәм кайбер башка билгеле затларнын нәсел башы—мәгърифәтче, әдип, педагог, тәржемәче Габделмәннан Әхмәтҗан улы Рахманколый Ул 1858 елда хәзерге Әтнә районы Мәнгәр авылында туа. Кечкенәдән ятим кала Хәзерге Саба районы Олы Шынар авылында асрамага алынган бала сыйфатында төрле кыенлыклар күреп үсә. Әүвәл Кышкар мәдрәсәсендә, аннан Казандагы «Укытучылар мәктәбе«ндә («Учительская школа»да) белем ала. Аны тәмамлагач. 14 ел буе Шынарда балалар укыта И. Гаспралы үрнәгендә педагогик процесста яна ысул-алымнар куллана Арифметика, рус теле, география кебек дөньяви фәннәрне укытуга да зур игътибар бирә Ата-аналар. шәкертләр арасында ул зур абруй казана Шынарда эшләү елларында Габделмәннан мөгаллим Арпаяз авылының Мәстүрә исемле кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Беренче балалары Әхмәдсолтан да Шынарда туа 90нчы елларда Г Рахманколый гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Әүвәл конторшик булып эшли Бераздан «Бертуган Кәримевләр» басмаханәсендә— мөдир («управляющий») Анын тырышлыгы белән гарәпчә басма хәрефләр камилләштерелә—«яна кегельләре* булдырыла Улы Каюмның да шушы басмаханәлә эшләве мәгълүм Гомумән. Г Рахманколый базаларын белемле, тәрбияле, һөнәрле итүгә зур игътибар бирә Мәсәлән, улы Солтан Казандагы реазь училищеда укый
К Насыйри. Р Фәхрсддин. Ф Халиди кебек, Г Рахманколыйнын да ботсн эшчәнлеге халыкны анлы. белемле, тәрбияле итүгә юнәлтелгән Ул мәктәп - мәдрәсәләр өчен берничә дәреслек-әсбап әзерли Аларнын түбәндәгеләре Казан дәүләт университетының Гыйльми китапханәсендә бар «Тәнбиһе сыйбиян* («Сабыйларны искәртү». 1898 Яна укый башлаган базазар өчен). «Мөгаллим Ысуле саутия белән тәгьлим итү өчен» (1897.1898. 1906). «Ачкыч Уку кигабы* (1906) «Хосне хазт (матур язу —X М.) мөгаллиме» (Ике кисәктә. 191.1. 1917) һ б Бу тор китапларда мөһим тәрбияви, дидактик фикерләр бар Авторның К Ушинскии. Л Толстой. Әхмәд Мидхәл карашларына да теләктәшлеге сизелеп тора Үзенсн дәреслек-әсбапларында Г. Рахманколый әдәби текстлар да урнаштыра Алар арасында тоэүченен балалар очен язган үз әсәрләре дә бар Шунысы кызыклы 1980 елда Н Исәнбәт. Г Рәхим. Р Кукушкин әзерләвендә «Татар балалар поэзиясе антологиясе» басылып чыкты Анда «Балалар шагыйрьләре» бүлеге Г Рахманколыйнын «Яз* шигыре белән ачыла.
XIX йоз ахырында XX гасыр башларында татар дөньясында Л Пушкин. Л Толстой белән кызыксыну гаять көчәя Азарнын аерым әсәрләре татарчага да күчерелә. Бу изге эшкә Г Рахманколый да билгеле бер өлеш кергә 1901 елла ул рус шагыйренең «Балыкчы һәм балык» турындагы әкиятен тәржемә игеп бастыра Анын уку китапларында Да Пушкинның аерым шигырьзәре («Кышкы кич». «Кышкы юл». «Евгений Онегин*нан өзек һ б.) урын алган.
Мәшһүр нәселнең нигезчесе Габделмәннан Рахманколый 1908 етда 50 яшендә Казанда вафат була. «Яна бистә» зыяратына җирләнә