Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАР ҺӘМ ИГНАТЬЕВ


Бу мәкаләдә Татарстан Республикасы тарихындагы гаж-геп бер дәвер—Игнатьев дәвере турында сөйләнер. Ләкин әүвәл Татарстанда жете эз ка.ыырган бу шәчеснен алдагы тормыш сәхифәләренә дә сүз салыйк.
1951 елнын июлендә Семен Денисович Игнатьевны СССР дәүләт иминлеге министры итеп куялар. Анын карьерасындагы иң югары биеклек ноктасы 1952 ел ахыры белән 1953 ел башына туры киләдер Атап әйткәндә, "врачлар эшен" төгәлләве, дәүләт иминлегендә тамыр жәйгән "абакумовчыларны" фаш итүе һәм кулга алуы. Политбюро әгъзаларыннан берсснен секретариатыннан чит илгә мәгълүмат китеп тору каналын ачыклавы белән ул Сталиннын мәхәббәтен яулый, шул ук вакытта Бериянен сагаюын да көчәйтә Ләкин үзе күтәргән Игнатьевны бәла-казадан Маленков аралап килә Партиянен XIX съездында Игнатьев Үзәк Комитет әгъзасы итеп сайлана һәм киңәйтелгән Президиумга керә Б> Президиум, Сталин фикеренчә. элеккеге Политбюро әгъзаларының йогынтысын киметергә һәм аларны сәяси аренадан читләштерүдә ярдәм итәргә тиеш була.
Менә бу мисаллар гына ла Игнатьевның абруе нинди зур икәнлеге турында сөйли юлбашчы даирәсендәге ин якын кешеләрне—“халыклар атасының" 'Ончы еллар башыннан бирле алыштыргысыз ярдәмчесе һәм шәхси секретаре булган А. Поскребышевны. 1919 елдан бирле гугры хезмәт итеп килгән шәхси сак башлыгы генерал Н Власикны кулга алуны нәкъ менә Семен Денисовичка тапшыралар 1953 сл гыйнварында Сталин даирәсеннән янә 5 кеше кулга алына Игнатьевка өстәмә рәвештә шәхси сак башлыгы вазифасы да йөкләнә Ана чаклы махсус \с змәт башлыкларынын берсе дә мондый зур ышанычка ирешә алмаган
Әгәр дә Сталин тагын берничә ел яшәсә, бәхәссез ки. язмабыз каһарманы тагын да зуррак биеклеккә күтәрелгән булыр иде 5 мартта. Сталин үлем газабы белән тартышканда, анын бүлмәсенә керүчеләр журналындагы исемлеккә Игнатьев фамилиясе ин соңгылардан берсе булып теркәлгән Хәлбуки, бу хал һәм оез белеп бетермәгән башка сәбәпләр юлбашчы үлеме хакында төрле фара нар тулыра Мәсәлән, "Сталинны үтерү һәм Берия" дигән китап авторы Ю Мухин фикеренчә юлбашчыны юк итү турында Политбюроның өч әгъзасы карарын турыдан-туры Игнатьев гамәлгә ашырган
Җитәкче лидерлар үлеп баручы юлбашчы янында ашыгыч рәвештә, кабалана- кабалана, партия уставы таләпләрен үтәмичә, кайбер карарлар кабул итәләр ҮК Президиумының тар даирәсе хакимиятне бүлешү эшенә керешә Әлеге органнын яна составында инде Игнатьевка урын табылмый. Ана ҮК секретарьларыннан берсенең вазифасын йөклиләр Ул Поспелев һәм Шаталин кебек икенче дәрәжадәге фигура булып кала Ул гына да түгел. ҮК Президиумының 3 апрельдә узган утырышында
Берия тәкъдиме белән байтак сәяси эшләрне туктату, “жәмгыятькә зыян китергән врачлар" эше буенча җавапка тартылган 37 кешене тулысынча аклау һәм иреккә чыгару турында мәсьәлә карала. Шулай итеп. Игнатьевка сәяси һәлакәт сәгате
якынлаша.
Президиум элеккеге дәүләт иминлеге министрыннан совет законнарын һәм тикшерү материалларын тупас бозганы өчен аңлатма бирүен таләп итүче карар чыгара. Экс-министрның ачы язмышы шул документтагы менә бу юлларда ачык чагыла: министрлык итү дәверендә җитди хаталары өчен С. Д. Игнатьевны ҮК секретаре вазифасыннан азат итү турындагы тәкъдимне пленум каравына куярга. Тиздән ул әлеге вазифадан колак кагу белән беррәттән ҮК составыннан да чыгарыла.
СССРда сәяси хакимият системасы турындагы китап авторы Р Пихоя әлеге карарга аңлатма биреп, “врачлар эшендә” Игнатьевның һич тә катнашы булмавы турында яза. Ул эшне Политбюро үзе башлаган, ана Сталин белән Маленков контрольлек иткән. Бериянең соңыннан яклавына
өметләнеп. Игнатьевны чынлыкта Маленков саткан Фаразан, монда искитәрлек нәрсә юк. элек ничек булса, бүген дә шулай “саталар"
Игнатьевның шуннан соңгы язмышы ничегрәк язылган? Аның ТР Үзәк архивында сакланучы шәхси эшендә үз култамгасы куелган серле бер язу бар: “1953 елның апреленнән декабрьгәчә авырдым” Ничектер бер очрашып сөйләшкәндә ул әлеге хасталык чорында үз ведомстволарының “санитарлары” карамагында булганлыгы хакында әйткән иде. Гәрчә К. Фасеев истәлекләренә караганда, ул үз кешеләренең холык- фигылен әйбәт белгәнгә күрә, төннәрен мендәр астына пистолет куеп йоклый торган булган Исән килеш бирелергә җыенмаган, янәмәсе. Хәер, бусы әтәчләнү галәмәте генә инде.
Хәер. Хрущев үзенең шактый керле истәлекләрендә, ул үз-үзен өй шартларында кулга алды, дип яза эчке бер каһкаһә белән. Әмма шунысы хак—Игнатьев рәсми рәвештә кулга алынмаган һәм Мәскәүдә яшәгән. Минем гыйльми остазым И М. Ионенко Казанда берничә мәртәбә аның белән очрашып сөйләшкән. Ул беркайчан да үткәнне искә төшерергә яратмаган. Шулай да бер мәртәбә: “Мин могҗиза белән генә исән калдым Мине кулга алу турындагы ордер күптән прокурор өстәлендә ята иде”,—дип әйтеп куйды.
Документлар моны раслый. Язмышы кыл өстендә торган, аны көннәр түгел, сәгатьләр хәл иткән. Болай була бу. 25 июньдә, үзе кулга алынуга бер көн кала, Берия “врачлар эше” буенча күптән түгел генә тикшерү үткәргән элеккеге министр урынбасары Рюминнан сорау алу материалларын Маленковка юллый. Шул материаллардан күренгәнчә, Игнатьев ҮК фикеренә таянып, тикшерүгә тартылганнарны кыйнарга кушкан, имештер лә ул шулай ук “врачлар эшен” генә түгел, ә "ленинградлылар эшен" дә әвеш-тәвеш китергән, яһүдиләрнең антифашистик комитеты әгъзаларын юк итүне оештырган. Берия телдән кичекмәстән Игнатьевны кулга алуны таләп итә. Минемчә, ул шулай итеп хәтәр бер хата ясый. Игнатьевны кулга алу үзеннән-үзе Маленковнын бик куп зобани гамәлләрен, явыз гөнаһларын ачуга китерер иде. Бу җәһәттән ҮК секретаре Кузнецовның “ленинградлылар эше” буенча кулга алынуын һәм Маленков бүлмәсеннән чыкканда атып үтерелүен искә төшерик. Әгәр кулга алсалар, Игнатьевның да авызын бик тиз ачтырырлар иде.
Маленков җилнең кайсы якка искәнен бик тиз тоеп ала, ул һичбер икеләнүсез Берияне сәяси яктан, ә аннары физик рәвештә дә юк итү эшенә керешә. Бик хәтәр детектив әсәрне хәтерләтүче әлеге драматик хәлләр инде күп тапкырлар язылган. Алай гына да түгел, бу уенда катнашкан һәркем үзен хәлиткеч рольне уйнаучы дип исәпли. Ә бер атаклы генерал гомеренең ахырынача Берияне үз кулы белән атып үтерүе белән горурланып йөрде Гәрчә ул елларда җәмәгатьчелек аңында бу зобани
затны юк итүдә Маленков башлап йөрде дигән фикер өстенлек итте
Мин ул чакта армия хезмәтендә идем. Әлеге вакыйгаларга күпмедер киматдә безнен батареянын да катнашы бар Безне төн уртасында хәрби тревога белән уятып. Мәскәүнен Бескудниково районына күчерделәр Без сугыш башлана дип уйладык. Комбатыбыз вәзгыятьне бик тиз чамалады, сугыш булырмы-юкмы — билгесез, әмма безгә агитмасса эшенен торышын тикшерергә ливизиянен сәяси бүлегеннән комиссия килүе бәхәссез, диде ул мина Шуна күрә хәзер үк Ленин бүлмәсен—кызыл почмакны бизәү эшенә тотын (замполит ялда булганлыктан, анын вазифасын, партоешма секретаре буларак, мин башкара идем), Политбюро әгъзалары портретлары, сугышчан листоклар, социалистик йөкләмәләр, стена газетасы эленгән булсын, дип боерды Без шушы эшләрне төгәлләүгә полк замполиты шалтыратты Ин әүвәл ул: "Берия портреты бармы° "-дип сорады Мин. шатланып, әлбәттә, бар дип жавап биргән сүземне кырт кисте: “Ал да. чыгарып ыргыт'' Хәер, соныннан бу хакта комбатка әйткәч, ул: “Алуын ал син аны. әмма чыгарып ыргытырга ашыкмый тор. дөнья хәлен кем белгән?!"—дип кинәш бирде Әнә шулай итеп трсвоганын төп сәбәбен ачыкладык без.
Сүз унаеннан языйм әле. мин хезмәт иткән 1нче гвардия зснит-артиллерия дивизиясенең сәяси бүлеге башлыгы полковник Зуб Лубянкадан Бу.лганин лимузинында, анын аяк очында яшерен рәвештә Кремльгә килеп. Берияне кулга алучыларның берсе булган. Әйе. ул вакытта без хезмәт иткән ПВО гаскәрләре әлеге маҗаралы вәзгыятьтә зур роль уйнаганнар Ә инде үзгәртеп кору дәверенә кергәч. Берияне кулга алучылар, шул җөмләдән генерал Зуб та. батырлыклары өчен үзләренә Советлар Союзы Герое исемен бирүләрен сорап. М Горбачевка мөрәҗәгать итәләр Ләкин 1953 елда аларга орденнар бирелгәнлектән, бу үтенеч үтәлмичә кала
Берияне кулга алу халыкнын бөтен катламнарына да көчле тәэсир ясый Без ул вакытта “Берия. Берия. нет тебе доверия. а товариш Матснков надават ему пннков" дип җырлап йөрдек. Ач күзеннс. дөнья бу Соныннан Матснковнын да. Хрущевның да. Жуковнын да арт санына типтеләр. Дөресе, үз кармакларына үзләре каптылар Ә Игнатьевка килгәндә, бу юлы да язмыш аны аяп ката—җил-давыл читләп уза Ул Бериягә соңгы нокта куйган ҮК Пленумында катнаша Чыгыш ясамый Гәрчә Хрушев аны "катлаулы чекистлык хезмәтен тиешенчә башкарып җиткерә атмаган намуслы партия кешесе" дип телгә алса да. Бу инде үзенә күрә бер төрле амнистия чарасы булгандыр. Вәләкин элеккеге үрләрен ана кире кайтарып бирмиләр инде Ни дисән дә. 51-52 нче еллардагы золымнарны әле берәү лә онытмаган лабаса.
Үзәк Комитет әгъзалары арасында Игнатьев үзе күтәрешкән затлар да була Шуларлан берсе—50нчс еллар ахырында Хрушсвнсн чынлыкта РСФСР эшләре буенча урынбасарына әйләнгән ҮК секретаре А Б Аристов белән мөнәсәбәтләре аеруча җылы була. 1953 елнын декабрендә С Д Игнатьевның Мәскәү эпопеясы төгәлләнә. Хрушев һәм Аристов тәкъдиме белән аны Башкортстанга партия өлкә комнгетынын беренче секретаре итеп җибәрәләр Әмма анын язмышында тагын бер борылыш була. Бу хакта тәфсилләбрәк бәян кылыйк
Монысы безнең Татарстан белән бәйләнгән Без. гади партия әгъзалары, партия өлкә комитетының беренче секретаре 3 И Моратовнын эштән алынуын авыр кичердек. Ул гадилеге, кешеләрне тынлый белүе, эчкерсезлеге белән хәтердә уелып калды Югары түрәләр алдында бик бил бөгәргә дә яратмый иде Ана .глмашка Семен Денисович Игнатьев килде. Татарстан тарихында гаять тирән эз кагаырып киткән олуг шәхес ул
Мин әлеге хикәятемне Камил Фасесн истәлекләренә, үз истатекләремә һәм ин мөһиме—документларга таянып бәян кылам
Без Моратовны ни өчен эштән алганнарын гәгасн генә белмибе 1 Флрлиарнын берсе кукуруз кампаниясенә килеп терәлә. Моратов ана тиешле ки матдә игътибар биреп җиткермәгән, хәгга шунын өчен шелтә дә алган, янәсе Анын эштән китүе ул тиклем хурлыклы булмады—ҮК инспекторы итеп билгеләделәр
1957 елнын июнендә үткән өлкә комитеты пленумында А Б Аристов ҮК
исеменнән С. Д. Игнатьевны беренче секретарь вазифасына тәкъдим итә һәм. гадәткә кергәнчә, ул бертавыштан раслана. Хәер, пленумда элеккеге секретарьның эшендә гаеп табучыларда булмый түгел, була. Ләкин Игнатьев мона әлләни игътибар итми. Кем-кем, нәкъ менә ул арттан “чагуларның бәһасен яхшы белә.
Пленумда шулай ук Татарстан совнархозы төзү мәсьәләсе дә карала. Ана елына 10 миллиард сумлык продукция житештерүче 225 предприятие кертелә. Шул рәвешле, икътисадны һәм дәүләтне идарә итүнең Ленин заманындагы алымнарын тергезүнең чираттагы омтылышы ясала. Хрушев мона үтә зур әһәмият бирә. Ул гомумән дә “сәяси археология" белән бик яратып шөгыльләнә.
Тәҗрибәле оештыручы һәм инженер буларак, Игнатьев республика икътисадының ике төп юнәлешен-нефть һәм химия тармагын үстерүгә зур өлеш кертә. 1959 елның июлендә Татарстан нефтьчеләре илдә беренче тапкыр тәүлеккә 100 мен тонна “кара алтын" чыгаруга ирешәләр. Сугыштан соңгы чорда Татарстан белән Башкортстанның нефть сәнәгатен үстерүдә Л. П Берия зур роль уйнаган Бу хакта КПСС ҮКының ГУЛАГ башлыгын фаш итүгә багышланган 1953 елгы пленумында нефть сәнәгате министры И. Байбаков төпле итеп сөйләде. Нәкъ менә Берия әлеге ике төбәктә сугыштан сонгы бишьеллыкта нефть чыгаруны ике тапкыр арттыру бурычын куйган Ләкин илнен төп нефтьчесе боларнын берсен дә Берия ил мәнфәгате өчен түгел, ә үз карьерасы өчен эшләгән дип мөһер суга.
Казанда Органик синтез заводын кору исә Игнатьев исеме белән бәйле. Хәзер дә бу предприятие республикабыз бюджетын хасил итүче төп чыганакларның берсе Игнатьев оборона һәм, беренче чиратта, авиация сәнәгатен үстерүгә зур игътибар бирә. Аерым алганда, стратегик авиациябезнең яшерен сере булып саналган, тавыш тизлегеннән тизрәк очучы. Көнбатышта “Бэкфайр" дип аталган ТУ—22 бомбардировщигының Казанда җитештерелә башлавына ирешә.
Ул шактый вакытын авыл хуҗалыгын чәчәк аттыру юнәлешендә Мәскәүдән әледән-әле килеп торучы рецептларга багышлый. Хәер, сак эш итә, үз башына азынган Рязань секретаре Ларионов кебек ит һәм сөт сатуда 2-3 план үтәү авантюрасына бармый. Бу уңайдан ул ҮКнын РСФСР буенча эш итүче секретаре, заманында үзе үстергән Аверкия Аристовтан шелтә дә ала. Ләкин ҮК белән мөнәсәбәте барыбер әйбәт булып кала. Ни дисәи дә, Татарстан тимер-томыр тапшыру буенча өч план үти. Хәер, монда бик күп яраклы техниканың да тимер ватыгына әйләндерелүен онытмаска кирәк.
ҮК һәм Министрлар Советы аппаратында заманында Игнатьев үзе җаваплы урынга күтәргән, сүзе үтүчән кешеләрнең күп булуын да онытмыйк. Шуна күрә сәнәгать һәм бигрәк тә халык куллануы товарлары өчен Татарстанга фондлар алу әлләни кыенлык тудырмый. Шул чор күзлегеннән караганда, азык-төлек белән тәэмин итү дә бик үк начар булмаган. Игнатьев ил башкаласында үзенә кирәкле ишекләрне тибеп кенә ачып кергән диләр. Ә бу инде анын югарыда абруе зур булу турында сөйли. 1959 ел ахырында авыл хуҗалыгы йомгаклары буенча республика һәм өлкәләргә бүләкләр ява. Игнатьевка “Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале бирәләр Мондый түрәгә бирелә торган бүләк түгел түгелен, әмма Хрушев үзе дә шундый медаль ала.
Хакимияткә Игнатьев килгәннән сон кадрлар белән эшләүнең яңа, таләпчән тәртибе урнаша. Министрлар Советы рәисе вазифасын ул чакта Сәет Минһаж улы Шәрәфиев башкара. Ул республика тарихында шушы вазифага ике тапкыр куелган бердәнбер, легендар шәхес. Хәер, теориягә әлләни теше үтмәгән. Югары партия мәктәбендә ничә ел читтән торып укыса да, диплом ала алмаган Әмма финанс эшләренә сәләтне Ходай ана жәлләми биргән, ул авыл хуҗалыгын да биш бармагыдай белгән.
Берничә елдан сон мина Шәрәфиев белән хастаханәдә бер палатада ятарга туры килде. Без китаплардан гына укып белгән нәрсәләрне абзый үз күзе белән күргән икән бит. Шулар хакында ачылып сөйләде ул мина. Мәсәлән, 1937 елнын көзендә финанс халык комиссары Шәрәфиев хөкүмәттә берүзе торып кала—барлык халык комиссарларын һәм аларнын урынбасарларын кулга алып бетерәләр. Бөтен документларга да ана кул куярга туры килә. Иртән хатыны эшкә алмаш кием һәм
азык-төлек салынган төргәк биреп озата торган була: кулга ала калсалар дип инде Шокер. афәт аны читләтеп уза.
Игнатьев кайбер кадрларны алмаштыра. Ләкин моны нинди мантыйкка таянып башкаруын аңлавы кыен Мәсәлән, Моратов тарафыннан әхлаксызлыкта гаепләнеп куылган Бушневны ул кабат өлкә комитетына, партия-хужалык эшенә кайтарта Өлкә комитетына һәм башка хакимият структураларына яшьләрне күпләп тарта Бер үк вакытта аларнын тышкы кыяфәтенә дә зур игътибар бирә Тиз арада күтәрелгән яшьләрнең берсе университетнын яшь доиенты Ф Табиев була Ул өлкә комитетында фән һәм мәктәпләр бүлеге мөдире итеп куела
Игнатьев үзен тәкәббер тотмый. Ул. мәсалән. бүлек мөдиренә әйтеп тормыйча, турыдан-туры инструкторны чакыртып, ана эш кушарга мөмкин Үземне дә чакыртканы булды. Ләкин әгәр арадагы тиешле чикне бозасын икән, ксмнен кем
булуына карамастан, шундук шып итеп урынына утырта.
Шулай бервакыт район башкарма комитеты рәисләреннән берсе бюрода урынсызга шаяртмакчы була. А Лсбедьныкылай калын тавышы белән Игнатьев болай ди: "Эшеннен рәте юк. ә менә кәжә “шомыртыдай” сүз сибәргә остасын”. Тегенең авызы шундук ябыла.
Игнатьевның интеллигенция вәкилләренә, ягъни зыялы затларга һәм гомумән мәдәнияткә булган мөнәсәбәте турында сокланмыйча язу мөмкин түгел. Ул каләм әһелләрен һәм галимнәрне теләп кабул итә. Күпләргә бу заманда бик интектергән торак мәсьәләсен хәл итешә Күренекле мәдәният
эшлеклеләрснсн Тукай премиясен булдыру турындагы тәкъдимен бик теләп яклап чыга. Ә менә Игнатьев эшеннән киткәч, финанс кытлыгы сылтавы белән, ошбу бүләк берничә ел бирелмичә торды Фасеев истәлекләренә караганда, ул Гражданнар сугышында катнашкан талантлы әдип Гомәр Бәшировны республика Югары Советы Президиумы рәисе итеп куярга тели. Монын өчен ин әүвәле аны КПСС олкә комитеты бюросына сайларга кирәк була. Ләкин ниндидер сәбәп белән бу кыю адым ясалмыйча кала.
Татарстанга күчмә Кызыл байрак тапшыру Сулда/< уңга КПСС Үзәк Качитеты секретаре акадечик П Поспелов. С Игнатьев. Татарстан Министрлар
Советы рәисе А Абдерозәков А' Фасеев
Язмабыз каһарманының мәктәпләрдә татар теле статусын янадан торгызуга унай карашын онытасыбыз юк Ул вакытта мин өлкә комитетында фән һәм мәктәпләр бүлеге инструкторы булып эшли идем Әлеге олуг мәсьәләне чәл итүдә мина ы беркадәр кл1нлшыр1Д пры кид ю Чонки киеренкелек ПОШ б) ЮШИР документларда тулы килеш теркәлмәгән, өстәвенә, матбугатта чынбарлыктан ерак торган мәгълүматлар да басылгалый
Ул чактагы вәзгыятьне кыскача болай дип аңлатырга мөмкин Татар халкынын рухи тормышын мәжбүриләп дигәндәй "интернационалыәштерү телнен йотылуына китерде Ул укыту, фән һәм эшлекле аралашу даирәсеннән ерагайды. 20нче 'Ончы еллар башындагы татар теленә жентекләп өйрәтүче байтак кына милли сәясәт казанышлары юкка чыкты Ул чакта бит югары уку йортларында татар телендә укыту группалары бар иде Кайбер структураларның җитәкчеләре тикшерелгән нәрсәләрне анлау кимөлендә булса да татар телен белергә тиеш иде 'Ончы еллар ахырында да әле өлкә партия конференциясендә отчет докладлары ике теллә ясала иде
Бу хәл җәмәгатьчелекне тирән борчуга салды Шул унай белән өлкә кочигетына
Һәм ҮКка хатлар агылды, җыелышларда чыгышлар ясалды. Фаразан, мондый жанлылыкка КПССнын XX съездыннан сон башкачарак уйлаган өчен физик юк итү, репрессияләү мөмкинлеге бетерелү дә китергәндер. Шулай ук ЗОнчы елларда зобанилыклар өчен бар гаепне НКВД хезмәткәрләренә аударып, үзләре күләгәдә калган сәяси заказчылар, махсус хезмәтләр дә артык активлык күрсәтмиләр иде 1954 ел ахырында республика мәгариф министры Әминә Вәлиуллина татар мәктәпләрендәге хатне пленумда карыйк дигән үтенеч белән Игнатьевка мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан Игнатьевның үзен ничек тотуы хакында хәзер тәгаен нидер әйтү кыен Ләкин өлкә комитетының ул чакта татар теленең элекке статусын кайтаруның анардан да активрак пропагандисты булмый. Игнатьевны КПСС ҮКнын бүлек мөдире урынбасары В. Н. Дербинов та яклап чыга. Казанга килгәч, өлкә комитетының бу җәһәттән тырышлыгын ленинчыл милли сәясәтне гамәлгә ашырунын тарихи үрнәге дип бәяли.
Партия өлкә комитетының 1958 елның 21 маенда үткән пленумы бу эшнең ин югары ноктасы була. Анын көн тәртибенә “татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында"гы мәсьәлә куела.
Доклад белән өлкә комитеты секретаре К. Ф Фасеев чыгыш ясый. Шуңа хәзер бу хәлләргә Камил Фасеев күзе белән дә карарбыз.
С Игнатьев һәм К. Фасеев (уңда).
Фасеев әйтүенчә, Игнатьев, үзенең элгәре Моратовтан аермалы буларак, милли проблематарга да битараф булып калмый, аларны хәл итү юлында кыюлык күрсәтә. Башкортстан өлкә комитетының идеология буенча секретаре, партия мәктәбендә бергә укыган сабакташы Сәйранов та Фасеевка шулай дип сөйләгән. Бу, минемчә, дөреслекнең бер өлеше генә. Фасеев үзе дә Мәскәү архивларындагы мона кагылышлы бөтен документларны да күрмәгәндер. Монда шуны аңларга кирәк: милли мәсьәләләрне татар кешесе Моратовка караганда рус кешесе Игнатьевка хәл итү күпкә җиңелрәк булгандыр. Болай дип әйтеп мин һич кенә дә Игнатьевнын хезмәтен киметеп күрсәтергә җыенмыйм. Чөнки югарыда, ҮКта үзе күтәргән егетләр аны читкә какмагандыр. Бу җәһәттән. Хрущевның ун кулы саналган А. Б Аристовны искә төшерү дә җитә торгандыр...
1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы искитмәле зур уныш
белән уза. Республикабызнын ижат әһелләре бүләкләр "яңгырында' коена Башка очракта андый кадер-хөрмәтне дистә ел буе көтәргә туры килер иде Партия-совет әһелләренә дә атеш чыга Фасеевка “Почет билгесе" ордены бирәләр Өлкә комитеты бюросы әгъзаларының һәм кайбер бүлек мөдирләренең тар даирәсендә Декада йомгаклары турында сөйләшү, дип яза Фасеев. телне чишә, тыелган темаларга да кагылалар Мона Игнатьевның әлеге темаларга уңай мөнәсәбәте дә тәэсир итми калмагандыр. Шунысы кызык, берләштерелгән ике бүлек-фән. мәдәният һәм уку йортлары бүлекләре мөдире Фасеевка ике тапкыр сүз бирәләр Монарчы сүз күтәренке рухта барса (жырлау-бию дигәндә татар булдыра ул. инде менә милли операга да тиендек!) Фасеевнын хәзерге мәдәниятебезнең төп нигезе булган милли мәктәпнең үлемгә йөз тотуы турында әйтүе аяз көнне күк күкрәү кебегрәк кабул ителә. Милли мәктәбен, телен булмаса. бик жырлый алмассын
Бу сүзләр рәсми рәвештә әйтелмәсә һәм беркетмәгә теркәлмәсә дә. югары түрәләр битараф калмый. Сүзенең кемгә ничек тәэсир иткәнлеге турында Фасеев җентекләп. хәтта исемләп-фам ил ияләп искә ала. Бигрәк тә Татарстанның төп идеологы С. Батыевнын "авызына су кабып утыруына" гажәпләнүен белдерә Бу очракта ул ихлас ук түгелдер. Камил Фатыйх улы бу түрәнең ни өчен тын утыруын белгән, әлбәттә. Белмәгән булса, үзем әйтә алам. Салих Гыилсмханович белән миңа күп тапкырлар гәпләшергә туры килгәне бар. беләм тәжрибәле сәясәтче буларак. Игнатьев Фасеев тасвирлаган авыр хәл өчен гаепле кешене тиз билгели Батысн Икәүдән-икәү калганда Игнатьевтан ул кискен-кискен шелтә сүзләре ишетә, беренче секретарь аларны соныннан бюро утырышында да кабатлый
Элек тыелган күп документлар ачылганлыктан, мина—тарихчы кешегә, хәзер "Игнатьев феномены" турында уйлау кызык Минемчә. Игнатьевнын татар мәдәниятенең гүбән тәгәрәвен туктату ниятендә азмы-күпме ихласлык та булгандыр Шулай ук милли азчылыкка ярдәм кулы сузган рус ксшесенен менә без нинди кин күнелле дигәндәй амбиииясен дә онытырга ярамый Монын аллан уйланган, сәяси адым булуы да ихтимал Чөнки куәтле нефтькә һәм зур биеклеккә ирешкән милли мәдәнияткә ия Татарстан аны кабат Мәскәүдә абруйлы кәнәфигә күтәрәчәк трамплин була ала дип уйласа да гажәп түгел. Татарстанда озак торырга җыенмавын
ул үзе дә яшермәгән.
Киңәшмәдә дә Игнатьев Фасеевны яклап чыга, асылда анын кулына "козырь картасын” тоттыра, һәммәсен дә уйлап эш йөрткән сәясәтче Игнатьев Мәскәүдәге кайбер абруйлы затларның яклап чыгуына өмет иткәндер. Минемчә, анын Аристов хатынына Казан мәктәпләре нигезендә диссертация язары тәкъдим итүе дә шул җәһәттән булгандыр Мина баштагы дәвердә бу зшнен кураторы булырга туры килде. Семен Денисовичның Аристов хатыны янында үземне ничек тотарга өйрәткәнен дә яхшы хәтерлим Хәер. Людмила Павловна үзе дә шактый гыйлем кеше иде. кайчандыр мәктәп директоры булып эшләгән Үз диссертациясен язганда ул Казаннын күп кенә укытучыларын һәм мәгариф хезмәткәрләрен фән дөньясына ла алып кереште әле.
Татар теле һәм мәдәнияте язмышын хәл итәргә тиешле пленум алдыннан алып барылган әзерлек чараларының исемлегенә күз төшерү генә дә Игнатьев белән Фасеев ниятенең никадәр җитди булуын чамаларга мөмкинлек бирә Мондый да саллы, топле пленум өлкә комитеты тарихында беренче тапкыр үткәрелә' Аңарчы исә укытучылар, роно мөдирләре, язучылар һәм партия хезмәткәрләренең киңәшмәләре булып уза 1957 елнын ноябрендә Мәскәүнен күренекле язучылары катнашында балалар әдәбиятына багышланган конференция үткәрелә 1әрчә докладны мәдәният министры X. Рәхмәтуллин ясаса да. анда катнашучыларның төп игътибарын Игнатьев чыгышы җәлеп итә. Ул татар мәдәнияте белән озаклап һәм җитди рәвештә шөгыльләнәчәкбез дип белдерә, анын матди базасын ныгыту
җәһәтеннән байтак вәгъдәләр бирә
Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә татар мәктәпләренең стихияле рәвештә руслаша баруы аеруча хәвефләндерә.
Өлкә комитетында кадрларны алмаштыру дәвам итә-декабрьдә Фасеев идеология секретаре итеп куела, ә фән. уку йортлары бүлеге мөдире итеп көтмәгәндә доцент-йолнтзконом Табиев билгеләнә Мин тиешле тәҗрибәсе булмаган, әмма бик
тә тәкәббер һәм елгыр, өйрәнергә һәм сабаклар алырга сәләтле бу кешенен өлкә комитетына шактый очраклы рәвештә урнашуы хакында язган идем инде. Анын бүлек мөдире, аннары тиз арала идеология секретаре булуына унай карыйм үзе
Менә вакыйгаларның ин биек ноктасы булган көн дә җитте. Анын хакында хәзер ялган белән буталган төрле риваятьләр йөри. Татар мәктәпләре турындагы мәсьәләне пленум тикшерүенә куйганда Фасеев “татарлаштыру процессын—аның иң тыйнак вариантында—элекке хәлгә кире кайтып булмаслык итәргә омтылды Баштарак хәтта Игнатьев үзе дә моны әүвәлге милләтчелек шаукымы димәсләрме дип шикләнеп калды. Чөнки “милли мәдәният" төшенчәсен реаль эчтәлек белән баетырырга омтылганнары өчен система тарафыннан юк ителгән Солтангалиев. Мохтаров. Брундуков. Мансуров һәм Галимҗан Ибраһимов кебек каһарманнарның күзгә күренмәс сыннары 40 елдан сон янә шушы эшкә тотынучыларның анында янарлы Ләкин сәяси “җепшеклек” рухы өметкә дә урын калдыра иде.
Мәскәү мона рөхсәтне ҮК бүлекләре һәм РСФСР мәгариф министры аша бирә. КПСС Үзәк Комитеты секретаре Аристов та телдән ризалыгын белдерә. Мәңгелек дус-көндәш башкортларга хәбәр ителә. Аларда милли мәктәп проблемасы, мөгаен, тагын да кискенрәк торгандыр. Чөнки гомерлек четерекле мәсьәлә—белем бирүдә татар һәм башкорт компонентларының нисбәте гел өскә калкып чыга
Пленум 1958 елнын 21 маенда ачыла. Анда партия Үзәк Комитетының мәктәпләр бүлеге мөдире В Н Дербинов һәм бер атна дәвамында Татарстан районнары мәктәпләрендәге хәлнен торышын өйрәнеп кайткан ике инструктор катнаша. Язмышның усал шаяруыдыр бу. 35 ел элек нәкъ менә шул көндә Политбюрода Лубянка төрмәсендә утырган Солтангалиевнең тәүбәгә килү хаты тикшерелә. Ул чакта шулай ук милли мәдәният белән мәктәпнең кискен проблемалары да карала Солтангалиевне төрмәдән азат итәргә, әмма партиядән чыгарырга дигән фикергә киләләр: атып үтерергә беркайчан да соң түгел, хәзергә анын язмышы республикаларның партия документларында язылган хокукларын тормышка ашыру артыннан йөрүче милли эшлеклеләрнең йөрәгенә шом вә өркү салсын әле. Яки. яшерен бер киңәшмәдә Сталин мыскыллап әйткәнчә, “исән икәнлекләрен белдереп, әтәчтәй кычкырып йөри биресеннәр шунда”. Ул моны Татарстан Совнаркомы рәисе Мохтаровка карап әйтә, ләкин бу барысына да кагыла.
Фасеевнын татар мәктәпләрендәге хәлнен торышы, киңрәк мәгънәдә тел һәм мәдәният язмышы турындагы доклады бүген дә кызыксынып укьша. Аны Лениннан күпләп китерелгән өземтәләргә таянып, татар мәктәбенең үлеменә китерүче вәзгыятьнең түзеп тормаслык булуын виртуозларча осталык белән исбатларга тырышу дип әйтергә кирәк. Фасеев тарафыннан китерелгән мәгълүматлар чәчләрне үрә торгызырлык. Әгәр 1947-1948 елларда татар балаларының 95 проценты туган телендә укыса. 1958 елда бу—70 процентка. Казанда исә 16 процентка кала. Шәһәрдә 16 татар мәктәбенең нибары икесе исән, алары да соңгы көннәрен яши.
Докладта татар мәктәпләренең чынлыкта “дискриминацияләнүе” турында, гәрчә бу термин үзе әйтелмәсә дә, башка төрле мәгълүматлар да китерелә. Татар мәктәбен тәмамлаучыларга югары уку йортына керү мөмкин түгел диярлек. Мәсәлән. КАИнын 1нче курсына алынган 750 студентның 11 Зе генә татар, шуларнын фәкать 11е генә ана телендә укыган. Башка вузларда да хәл шул чама.
Доклад беркемне дә битараф калдырмый, әмма ана мөнәсәбәт төрлечә була. Тәнәфес вакытында бер активист минем янга килеп: “Монын өчен хәтта Игнатьевның да башыннан сыйпамаслар",—диде. Докладтан сон тагын 8 кеше чыгыш ясады. Шулардан ин кызыклыларына тукталыйк. Мәсәлән, пединститут ректоры Йосыф Туишев вуз җитәкчеләре арасында иң зыялы, ин акыллы һәм иң тыйнаклардан булгандыр (кызганыч ки, алмашка килгән әрсез затлар анын хезмәтләрен бик тиз оныттылар). Ул әле 1955 елда ук. жаваплылыкны үз өстенә алып, барлык факультетларда да татар телендә укытуны керткәнлеген әйтә. 1957 елда исә физика-математика факультетында милли мәктәпне тәмамлаучылар өчен бүлек ачканнар.
Язучы Гомәр Бәширов шактый кискен чыгыш ясый. Хакимият ияләренә һәм татар зыялыларының үзләренә шелтә белдерә. Туган телебезгә югарыдан түбәнсетеп караудан туктарга вакыт, дип кисәтә. Олпат композитор һәм консерватория ректоры Нәжип Жиһанов югарылашлар алдында тәлинкә тотмыйча, һәрвакыгтагыча бик кыю-кискен чыгыш ясый. Ул мондый фикер ирештерә: тел һәм музыка—милли рух белән мәдәниятнең аерылгысыз нигезе ул, ин беренче чиратта шулар хакында кайгыртырга кирәк. Хәер, опера театрында Европа һәм рус композиторларының татар теленә тәржемә ителгән классик әсәрләрен куярга кирәк дигән тәкъдиме алләни яклау тапмады. Чыннан да. монда уйланасы бар Ленский ариясе хәтта украин телендә дә сәер яңгырый.
Ин моһиме. башка ораторлар да тәнкыйть күхтегеннән чыгыш ясадылар Әмма барысы да Дербинов белән Игнатьевның чыгыш ясауларын көтә иде КПСС Үзәк Комитетының бүлек мөдире докладның тәнкыйди рухын саклап, хәтеремә уелып калган мондый мисал китерде—татар мәктәпләрендә укучыларның нибары 12 проценты гына 10 класска хәтле барып житә икән, бу рус мәктәпләрендәгедән ике тапкыр кимрәк. Әмма ин үткен, ин аяусыз чыгыш Игнатьевнын кыскама йомгаклау сүзе булды: "Эшләр түзеп тормас дәрәжәдә начар бара Без чытыкта татар мәктәпләренең бетү куркынычы алдында торабыз Мин Фасеев докладындагы һәм карар проектындагы фикерләр һәм нәтижәләрне тулысымча хуплыйм Игнатьев үзенә маневр өчен урын калдырмый, ул киләчәктәге карьерасы язмышын кузнага куя. Мөгаен, Г Бәширов анын хакында: “Шушы рус җитәкчесе теләсә кайсы татарга караганда безгә күбрәк эшләде",—дип әйтүе белән хаклыдыр да Игнатьевнын татар ижат әһелләре белән очрашуыннан сон Нәкый Исәнбәт тә шундыйрак фикер әйтте Игнатьев бик кыю адымга барды Г Тукай исемендәге премия булдыруга рөхсәт бирде Бу исә Мәскәүгә бер дә ошамады Чөнки үзәктәге кайбер идеологлар фикеренчә һәм Мәскәүнен җирле куштаннары әйтүенчә, шагыйрь әсәрләреннән милләтчелек рухы бөркелеп тора икән
Йомгаклау сүзендә Игнатьев милли үсеш һәм тел проблемалары аны күптәннән борчуын, ләкин бүген бу хакта инде барысы да ишетерлек итеп әйтергә мөмкинлек тууын бәян итте һәм бик ачынып болай дип өстәде "Мин шундый нәтижәгә килдем, эшләр чынлап та бик мөшкел. Без татар мәктәбенең асылда юкка чыгарылу куркынычы алдында торабыз.” Кайдадыр кухняда яисә дус-ишләр арасында түгел, ә өлкә комитеты пленумы төрбәсеннән әйтелгән шушы сүз өчен генә дә С. Д. Игнатьев исеме татар мәдәнияте тарихында калырга тиеш Бәлкем, бер төбәктәге милли сәясәт хакында рус кешесе, югары даирәдәге эшлекле, ҮК әгъзасы тарафыннан мондый сүзнен әйтелүе сугыштан сонгы чорда илдә дә беренче тапкыр булгандыр әле. Бу хәл. әлбәттә, Мәскәүгә ошамагандыр
Пленум карарында сонгы елларда ана телендә укучы балалар саны 95тән 70 процентка, Казанда исә 16 процентка гына калуы, татар мәктәтәренсн матди хәле начараюы, аларнын саны кимүен, кадрларның сыйфат ягыннан зәгыйфьләнүен күрсәткән бик күп дәлилләр китерелә " Рус мәктәбендә белем атучы татар балаларының күпчелек өлеше ана телен һәм әдәбиятын өйрәнми һәм белми, шунлыктан туган телен начар беләләр яки бөтенләй белмиләр, татар халкы гасырлар буена тудырган мәдәнияттән читләшәләр" дигән нәтиҗә дә актуальлеген җуеп бетермәде әле Шундый да кискен итеп әйтелгән ки бу. “Игнатьев чорыннан сон 10- 15 ел үткәч, мондый сүз әйтүчене диссидент дип санарлар иде Карарда кимчелекләрне бетерүнең кин программасы да бирелә. Анда махсус уку йортларында тагар групгшары ("коренизированные группы" диелгән) булдыру, өлгергәнлек аттестатында я надан тагар әдәбияты буенча билге куя башлауларга кадәр күрсәтелгән Әмма шунысын да әйтик, ул вакытта күтәрелгән, йөрәкне әрнеткән мәсьәлатәр. пленумнын байтак тәкъдимнәре, өлешчә генә булса да. фәкать безнен көннәрдә чынга ашты
Шунысын ла әйтик. Игнатьевнын һәм анын тарафдарларынын (шул җөмләдән. К Фасеевнын) изге эш-гамәлләре башка төрле сәясәткә күнеккән үз мәнфәгатьләре хакына теләсә кемгә тәлинкә тотучы тел белгечләрендә, телләрнен якынаюына һәм хәтта кушылуына китерүче якты киләчәккә дан җырлаучы, фән тирәсендә чуалучы бәгъзе затларда тискәре хис-тойгылар уяткан
Пленум карары нигезендә тиешле документлар һәм инструкцияләр кабул ителде Кайбер оештыру эшләре башкарылды. (Аяк чалу, саботаж очраклары да булгалады.) Ләкин сәяси офыкта инде беренче “болытлар"да пәида булды. Милли мәктәпнең һәм ана теленен абруен күтәрүдәге бу унай үзгәрешләр Мәскәүне борчуга сала. РСФСРдагы бер генә милли республика да безгә ияреп мондый карар кабул итмәде, “кузгалырга" жыенган башкортлар да гадәттәгечә татарларны ‘‘куып житәргә” ашыкмадылар. Күрәсең, “югарыдан” әйткәннәрдер.
1953 елнын мартында К. Фасеев ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе итеп куела. Горур вә матур яңгыраучы вазифа, ләкин тыштан гына шулай бу, чөнки парламент башлыгының барлык Указлары да башта өлкә комитетында раслана иде Мин өлкә комитетында эшли башлаганда раслау сүзләре мондый иде: “ПВС (ягъни Югары Совет Президиумына) фәлән Указны менә мондый редакциядә басуны рөхсәт итәргә". Соңрак гыйбарә бераз йомшартылды: “Указ текстына ризалык бирергә”...
1959 ел ахырына якынлаша. Өлкә комитетының икенче секретарь итеп куелган С. Г. Батыев отыры зуррак көч туплый бара. Ул чорда 2нче секретарь инде ул Мәскәүнен күзе дә, колагы да. Игнатьев белән Батыевнын үзара мөнәсәбәтләре гел киеренкеләнә барды, чөнки татар мәктәбе кичергән барлык кыенлыклар өчен гаепле итеп әле сугыш елларында ук төрле югары урыннарда идеология эшенә җитәкчелек иткән шушы кешене күрсәтмәкче иделәр. Аларнын бер-берсе белән бюрода чәкәшкәне хәтеремдә калган. Беренче секретарьның ярым шаяртып: “Монда синең дә гаебен бар, Салих”,—дип әйтүенә каршы Батыев бик кырыс итеп жавап кайтарды: “Мин барысын да ҮК күрсәтмәсе белән эшләдем, җавабын да анын алдында бирермен...”
Ул вакытта Моратов Мәскәүдә Үзәк Комитетта инспектор булып эшли. Әлләни зур йогынтылы вазифа түгел бу, ләкин тагын да югарырак утырган эшлеклеләр белән аралашырга мөмкинлек бирә. Өлкә комитетының идеология буенча секретаре итеп Табиев куела. Ул “келәм асты уены” кагыйдәләрен тиз үзләштереп ала һәм үзенең беренчегә тугрылыклы икәнен туктаусыз сиздереп тора. Шунысын да әйтим әле, Игнатьев тар даирәдәге җитәкчеләр белән беренче тапкыр очрашканда үзенә алмаш итеп Батыевны күрүен әйткән иде. Казанда озакка калырга җыенмавын да әйтте. Вәләкин үзара тартыш башлангач, ул ҮКның оештыру эшләре бүлеген Табиев кандидатурасына күндерә алган.
“Татарлаштыру” тарихы күңелсез тәмамланды. Мәскәүгә Игнатьевны милләтчелеккә юл ачуда гаепләп язылган хатлар агылды. Үзәк Комитетка шундый ук фикердә торган Моратов та мөрәҗәгать итә (бәлкем, ана югарыдан шулай кушканнардыр).
Игнатьев, күрәсең, үзен ни көткәнен чамалагандыр Ләкин Батыев анын өчен хакимиятне һич тә үз кулына алырга тиеш булмаган “Карфәген"га әверелә.
Пәрдә артында, хәтта ки Кремль табибларын да катнаштырып уйналган күп йөрешле уеннан соң ул ниятенә ирешә. Өлкә комитетның беренче секретаре итеп Табиев сайлана. “Дару ачысын" тәмләү өчен Батыевка мактаулы, әмма декоратив вазифа йөклиләр—ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе итеп куялар. Монын өчен гомер буе башкорт булып йөргән Батыевка тиз арада татарга әйләнергә туры килә. Ул бер дәүләт-сәясәт урынында эшләү вакыты буенча абсолют рекорд куйды, хәтта үзенен күп бәхетлерәк көндәше Табиевны да уздырып, 23 ел Президиумны җитәкләде. Анарчы шушы урынны биләгән Фасеев исә Тел, әдәбият, тарих институтына директор итеп эшкә урнаштырылды.
Мәскәүдә бик тә югары кимәлдә. уйлавымча, Сусловтан түбәндәрәк булмас, “татар экспериментын” туктатырга дигән карар кабул ителә. Моның сәбәпләре күп төрле булгандыр. Беренчесе, әлбәттә, башка автономияле республикаларда •милләтчелек” рухы уянуга юл куймау Чөнки “милли мәктәп" һәм “тел” төшенчәләре, үзәктәге кайбер идеологлар фикеренчә, тагын да куркынычрак бүкигә—“буржуаз милләтчелеккә" китереп җиткерергә мөмкин. Татарстанда әле
янарак кына булган Венгрия вакыйгаларының "кайтавазын" ишетүчеләр лә табыла Бу илдә дә бит барысы да әдәбият белән телдән башланган... Боларны. күрәсен Игнатьевка әйбәтләп төшендергәннәрдер һәм ул Мәскәүгә зур урынга әйләнеп кайту турындагы хыялының чәлпәрәмә килүен аклагандыр
Фасеевнын фаразына караганда, барысы да Моратовнын өлкә комитетына юллаган Вәрәкасеннән (записка) башланган Ул анда Фасеевны милләтчелектә, өлкә комитеты бюросын исә анын кубызына биюдә гаепли Хәлбуки, бу кәгазьнсн һәм шуна ияртеп ж»бәрелгән, өлкә комитеты карарын яналан тикшерергә тәкъдим иткән хатнын һаман табылганы юк әле Юкса Фасеев ал арны үз күзем белән күрдем дип раслый. Тәжрибәле аппаратчы (һич кимсетеп әйтүем түгел) Фасеев Үзәк Комитет инспекторының башында Игнатьев кебек зур фигура торган өлкә комитетын милләтчелектә гаепләве бер Моратовка гына бәйле булмавын чамаларга тиеш иде ләбаса.
Гомумән, һәммәсе дә бөртекләп алдан язып куелган монда Әлеге мәсьәлә буенча үткәрелгән бюро утырышында Фасеевнын дөрес эшләдек дип исбатларга тырышу ы донкихотлык үрнәге буларак мактауга лаек, әлбәттә. Әмма мәсьәлә хат ителгән инде. Игнатьев хәзер бик түбәнсетмәслек чигенүне, тәүбәгә килүне оештырырга тиеш була.
Фасеев үзе бу манзараны менә ничек сурәтли. Батыев һәм Министрлар Советы рәисе Габдерәзәков Моратовнын кайбер гаепләүләрен хуплап чыгыш ясыйлар Бюроның башка әгъзалары, шул жөмләдән Табиев та. дәшми калалар. Бу үзе үк хәлнен ни дәрәжәдә киеренке булуы турында соили Табиевнын ул беренче чордагы унышы күпмедер дәрәжәдә әнә шулай дәшмичә ката атуы, пауза ясый белүенә бәйле.
Сөйләүчеләрне тыңлаганнан сон Игнатьев кара көеп. Пленум карарын гаматлән чыгарабыз, диде. ‘ Гамәлдән чыгару" 1960 елның гыйнварында булды Май плену мы карары бернинди дә фикер алышуларсыз гына юкка чыгарылды Бу чигенү генә түгел, җиңелү—капитуляция иде. Ул бихисап татар кешеләре аңында вә жанынла тирән эз калдырды
Игнатьевның сәяси карьерасы ахырына якынлашты Монда инде Аристов та ярдәм итә алмый иде. бәлкем, теләмәгәндер дә Актив сәяси тормыш алып барудан һәм дөнья куу мәшәкатьләреннән суынгач. Салих Гыйлемханович тирәнтен ачыну белән мина әлеге “дстектив"нын кайбер нечкәлекләрен ачкан иле Игнатьевка кешечәрәк китү, әйтик. Монголиягә илче булып бару вариантын тәкъдим итәләр Ләкин ул сәламәтлеге аркасында отставкага чыгу ны артыграк күрә Юкса ана 56 гына була әле “Героитократия" дәвере бит бу. ҮК секретаре Кирилснконын халык каршында телен көч-хәл белән әйләндереп: “70 яшь бездә уртача яшь ул".—дип әйткәне хәтердә калган.
Мәскәүгә киткәндә, инде кузгалган поезд тамбурыннан Игнатьев үзенен яшь алмашына “Фикрәт. кара аны. халыкны ашатырга онытма" —дип кычкырган имеш. Шәп КИҢӘШ ЛӘКИН ул Мәскәүнен республикага байтак ташламаларны һәм икътисади булышлыкны фәкать биредә үзе булганга гына биргәнен белгән, әлбәттә.
Ни генә булмасын, ни генә сөйләмәсеннәр. Игнатьевны халкыбыз күбрәк уңай яктан хәтерли
Семен Денисович көтелмәгәнчә адым ясарга, халык теленә керерлек гамәлләр кылырга һәвәс иде Мәсәлән. Казанга килүенең тәүге көннәренең берсендә кибеткә кереп, бер кило вермишель үлчәп бирүләрен үтенә ул Сатучы хатын исә пакет ясарга кәгазь юклыгын әйтә Бу ир-ат. мина нишләргә сон инде, дигәч, сатучы "Әнә эшләпәгезгә салыйк".-ди һәм Игнатьев бернинди карышусыз баш киемен сатучы алдына куя.. Бер сәгать тә үтми, өлкә комитетында сәүдә министры һәм башка җаваплы түрәләр үрә катып эшләпәгә текәлеп карам торалар (монда ниләр әйтелгәнен язып тормыйм инде. Моратовтан аермалы буларак. Семен Денисович аты-юлы белән сүгенүдән дә тайчанып тормый иде Хәер, лексика мәсьәләсендә алмашы анардан ла уздырып җибәрде. Заманасы башка иде шул. һәм бу гид әти хәлгә әйләнде. Хәер, бүгенгеләр тагын да “югарырак" үрнәкләр курсәгкалиләр) Кәгазьгә килгәндә исә. тиздән ул кибетләрдә пәйда бу ла Күпмедер вакытка
С. Д Игнатьев гомеренең оч елын (1957-60) Казанда үткәрде Шуннан сон
23 елын Мәскәүдә яши ул. Отставкага чыккан лидерлар гадәттә кайнап торган тормыш атып баралар, күз унында булырга яраталар. Игнатьев исә үз бәясен белеп, тыныч тормыш кичерә, персональ пенсионерларның тусовкаларына йөрми, пионерларны үзеннән үрнәк алырга өндәми. 70нче елларда, юбилей унае белән, ана орден тапшырдылар. Ул 1983нен ноябрендә дөнья куйды һәм Ново-Девичье зиратында җирләнде...
Шул рәвешчә, татар телен һәм татар мәктәбен жәмгыять тормышының тулы хокуклы компоненты итәргә тырышудагы икенче омтылыш та (беренчесе 20нче еллар башында ясалды) һәлакәткә дучар булды. Фасеев "татарлаштыруның" күп кенә фактларын дөрес бәян кылса да. Игнатьевка кирәгеннән артык кырыс бәя бирә, “ул татар мәктәпләрен торгызу һәм ныгыту мәсьәләсен җинел генә сызып атты", дип ассызыклый. Ләкин Игнатьевны академик Сахаров белән дә. генерал Григоренко белән дә бутарга ярамый. Ул Сталин чорыңда тәрбия алган зур сәяси эшлекле иде Күп нәрсәдән мәхрүм каласын тойган тәкъдирдә дә тәвәккәләп татар халкы өчен игелек кылырга омтылуы үзе үк олы рәхмәткә лаек. Анардан сон хакимияткә килгән кайбер татарлардан шуның белән аерылып тора да инде ул.
Тормыш исә ага бирә: өлкә комитетның яна җитәкчелеге Тукай бүләге тапшыруны туктата һәм "тугрылыклы хезмәт итүнең" башка төрле адымнарын да ясый. Фасеев әнә Табиевның әхлак кагыйдәләрен бозуы турында яза. Нәрсәгә ишарәләвең әйтә алмыйм, әмма беренче секретарь Мәскәү алдында тәлинкә тотуда ай-йәй оста һәм елгыр булды. Республиканың Игнатьев чорында тапланган абруен "аруларга” кирәк була бит. Шул жәһәттән өлкә комитетының 1960 елнын октябрендә үткәрелгән пленумында Табиев. “Татар теленең ролен һәм әһәмиятен күпертеп күрсәтүнең мәгънәсе юк. шулай эшләргә маташучыларны гаепләргә кирәк".—дип искәртте. Фасеев язуынча. Табиев тагын 15-20 елдан татар теле бетәчәк дип фараз кылган, моны ул тар даирәдә түгел, өлкә комитеты пленумнарының берсендә әйткән. Хәер, ул чорда шулай дип уйлаучы "интернационалистларның" исәбе-хисабы юк иде.
Редакциядән:
Тарихчы. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор Булат Фәйзрахман улы Солтанбәковка 80 яшь тулды. Булат ага—журналның күптәнге авторы. Ул әзерләгән, “Солтангалиев эше” дигән мөһим документ (үзенен кереш мәкаләсе белән) һәм гарәп графикасындагы язу машинкасын эшләгән Әскәр Шәех-Али турындагы зур очеркы “Сүнмәс утлар балкышы” дигән китабыбызга да кертелде.