ШИГЫРЬЛӘР
Ватан төсе
Туган җирем урманнарын
Таныйм күксел төсләреннән.
Көлә-көлә җилләр чаба Күксел
дулкын өсләреннән. Җыр
таратып узганым бар.
Аланнарын иңлап-буйлап...
...Күксел океан булып җирдән
Ватан үзе чыккан шаулап.
Туган җиремнең суларын Таныйм
зәңгәр төсләреннән. Көлә-көлә
җилләр чаба Зәңгәр дулкын
өсләреннән.
Колач җәеп йөзгәнем бар,
Ләззәтләнеп, иркәләнеп...
...Зәңгәр дарья булып җирдән Ватан
үзе чыккан бәреп.
Туган җирем болыннарын Таныйм
яшькелт төсләреннән. Көлә-көлә
җилләр чаба Яшькелт дулкын
өсләреннән. Йөгереп килеп
чумганым бар, Тирбәлгәнем шунда
ятып... ...Яшькелт келәм булып
җирдән Ватан үзе чыккан калкып.
Туган җирем басуларын Таныйм
саргылт төсләреннән. Көлә-көлә
җилләр чаба Саргылт дулкын
өсләреннән.
Ера ера йөргәнем бар, Шау-шуына
булып гашыйк... ...Саргылт ташкын
булып җирдән Ватан үзе чыккан
ташып.
Туган җирем болытларын
Таныйм аксыл төсләреннән.
Көлә-көлә җилләр чаба Аксыл
дулкын өсләреннән. Нурлар
эзләп менгәнем бар Баш әйләнер
биеклеккә... ..Аксыл киңлек
булып җирдән Ватан үзе ашкан
күккә.
Төсләр, төсләр!..
Ватанымның
Мәңге уңмас һичбер төсе;
Күңелләрдә балкый алар.
Бергә кушылып бөтенесе.
Җил җыры
«Кошларны уятам сызгырып,
Гөлләрне иркәләп уятам.
Елгалар өстеннән узганда Шау шулар
кузгатам, кузгатам. Күкләрне уятам
сызгырып,
Болытны төрткәләп уятам.
Урманнар өстеннән узганда Шау
шулар кузгатам, кузгатам...» Мине дә,
ияртче, җилкәем.
Дөньяны бергәләп уятыйк.
Бергәләп уятып, кешеләр Күңелендә
моң җырлар кузгатыйк...
Нигә соң?
Болытлар агыла.
Нигә соң
Түгел мин шул болыт, шул болыт?
Тәрәзәң каршына төшеп мин, Утырыр
идем ак тау булып.
Яңгырлар шыбырдый.
Нигә соң
Түгел мин шул яңгыр, шул яңгыр?
Тәрәзәң каршына төшеп мин,
Яңгыратыр идем гел дәртле җыр.
Яшеннәр ялтырый.
Нигә соң
Түгел мин шул яшен, шул яшен?
Тәрәзәң каршына төшеп мин,
Чытырдар идем әй көн вә төн...
Ишетәсе килә
«Исемең ничек, улым,
Ник дәшмисең!
Йоттыңмы әллә ялгыш телеңне?» —
Күршедәге карт-корылар шулай
Йөдәтәләр иде гел мине...
«Исемең ничек, энем?» —
Укытучым
Шул сорауны бирде бастырып.
Бит очында янып тора кебек Шул
чаклардан калган алсулык... «Исемең
ничек, егет?» —
Күз кыстылар Кыз-кыркыннар
соңыннан, сүз катып.
Юри генә шаярттылар микән,
Сорадылар микән яратып?!.
«Исемең ничек, иптәш?» —
Шулай диеп
Сорашалар кат-кат хәзер дә.
Рәсми итеп ләкин сорашалар, Шунысы
тия килеп бәгырьгә.
Шуңа, ахры, ешрак сагынамдыр
Үткәннәрдә калган көннәрне. Ишетәсе
килә: "Исемең ничек,
Улым,
энем,
егет?” - дигәнне.
&