Логотип Казан Утлары
Публицистика

"РУХИ ТОРМЫШЫБЫЗ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ"


“Казан утларьГнын мененче саны чыгу уңаеннан “Сүнмәс
утлар балкышы" дигән китабыбыз нәшер ителүгә (2006 ел,
декабрь) ике ел тулды. Бу вакыт эчендә китап Татарстан һәм
Россиянен барлык төбәкләренә дә диярлек барып иреште.
Төркия, Англия. Америка кебек илләргә дә юл тапты. Анын
турында матбугатта бик матур фикерләр әйтелде.
Айдар Хәлим, язучы:
—Бу капиталь хезмәт милләтебезнең мен еллык мәдәни тарихын инде тагын бер
тапкыр черемәс фикер гранитында раслаган рухи капиталыбызга әверелде.
Кыска гына вакыт эчендә редакциянең үз көчләре белән генә чыгарылган мондый
энциклопедик басма-фолиант Казанны саклаганда шәһит киткән бабаларыбызга
һәйкәл ул.
Хатыйп Миннег улов, филология фәннәре докторы, профессор:
—Китапларның төрлесен күргән. “Казан утларьГын да бит күптәннән укып барган
кеше буларак, бу басманы мин. йә, ни майтардылар икән дигәндәй, скептик рәвештәрәк
кулга алдым һәм... исләрем-акылларым китте. Чын мәгънәсендә бер хәзинә бу...
Журналның гына түгел, ә гомумән татар рухи тормышынын. милли яшәешенең бер
белешмәсе, чыганагы, энциклопедиясе, хрестоматиясе кебек тә ул.
Рәис Даутов, тәржемәче, әдәбият белгече:
—Үткәндәге мәдәни-ижтимагый тормышыбызның куанычлы һәм аянычлы
этапларын язма әдәби материаллар мисалында объектив рәвештә яктырткан уникаль
китап-антология Тарихи әһәмияткә ия зур бер яңалык, казаныш.
Ркаил Зәйдулла, язучы:
—Укучылар кулына инде “Татар энциклопедиясе". “Татар тарихы" дигән олуг
хезмәтләрнең кайбер томнары килеп иреште. Һичшиксез. “Сүнмәс утлар балкышы" дип
аталган китап та киштәбездә шулар янәшәсендә урын алырлык.
Рафаэль Мостафин, әдәбият белгече, тәнкыйтьче:
—Татар әдәбиятының бу үзенчәлекле антологиясен укыганда тулы бер дәверне
яшәп чыккан кебек буласың, еш кына катлаулы һәм авыр, кайчакта исә фаҗигале дә
булган вакыт сулышын тоясың.
Адлер Тимерг алин, язучы:
—Уртакул американ төрмә бинасына тартым “хрушоба"нын кысан фатир -
мәгарәсендә. һава җитмәгәндә тәрәзә ачкалап утырам Теземдә кызыл мәрмәрдәй
саллы том—үзе бер китапханәгә бәрабәр "Сүнмәс утлар балкышы". Мин бу утларның
саллы җылысын тезләрем белән дә. күнелем белән дә тоям...
Әгәр дә мәгәр бер мәлне мине адәм заты яшәми торган утрауга озатасы булып,
үзем белән ун китап алырга рөхсәт итсәләр, шуларның берсе һичшиксез "Сүнмәс утлар
балкышы" булыр иде. Алай-болай ерак йолдызара сәяхәткә чыгып китсәм дә үзем
белән алыр идем мин аны...