Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Тар җиргә—тана башы
Шулай итеп без әти сугышка кадәр салырга гына өлгергән зур. иркен йорттан
инде искереп беткән бәләкәй генә бер өйгә күчеп килдек. Сеңелем Фәүзия дә (ул әни
шифаханәдә чагында өч ай чамасы Норлагга бабайның энеләрендә яшәгән иде) туган
авылга кайтты. Абыйның дүрт баласы арасына без дә килеп кысылдык. Монарчы да
бик үк тату тормаган абый белән жинәчи арасында әледән әле тавыш чыга, бер генә
гаебебез булмаса да, ахыр чиктә бөтенесенә сеңел белән мин сәбәпче булып
чыгабыз—әлеге дә баягы шул борынгы халык әйтемендәгечә: “Үксез бозау асрасан,
авызын-борынын бал булыр, үксез бала асрасаң, авызын-борынын кан булыр" Югыйсә
бер генә сылтау да бирмәскә тырышабыз. Ә ин әшәке сүзләр әйтешеп кычкырышырга
берәр сәбәп барыбер табыла. Ул гына да түгел, болай да кызу канлы абый,
чалбарыннан каешын суырып алып, жинәчине кыйный башлый. Малайлары
кычкырып елаша, өйдә сүгенү авазлары. Мин сеңелем белән бу җирәнгеч тамашаны
карыйбыз да, күзләр зур булып ачыла: шулай да яшәп була микәнни?! Безгә бу
коточкыч күренешләр гайре табигый, кыргый кешеләр арасында гына була торган хәл
булып күренә. Чөнки без моңа күнекмәгән, чонки без башка шартларда үскәнбез—без
бердәм, тату гаиләдән Бөтенесе елый, ә без аптырап карап кына торабыз. Юк, безне юк
кына гаеп табып гел-гел кыерсыткан жинәчине кыйнаганы өчен абыйга хәерхаһ
булып, шулай кирәк ана, дип сөенешеп тормыйбыз. Безгә дә кыен. Тик нишлик
соң—аның бу кыргый гамәлләрен гаепләп күз яшьләребез генә чыкмый. Чынлап уйлап
карасаң, жинәчи үзе үк гаепле: йә морҗаны ачмыйча өйгә төтен тутырган, йә без
бөртекләп жыйган, духовкага киптерергә куйган башакларны алмыйча учакны
тергезеп җибәргән, йә салган ипие чиле-пешле булып чыккан, йә өйдәге хәлләрне
күрше хатыннарына кереп сөйләгән... Хәер, низаг өчен сәбәп табылмыймыни?
Ул. абый сугыш кырыннан әйләнеп кайткач, бер көн дә колхоз эшендә эшләмәде.
Анын өчен ул заманнарда мәҗбүри булган хезмәт көне минимумын без—балалар
тутыра идек.
Абый исә көне-төне бил бөкте: колхозның яшелчә бригадиры булды, урман
полосалары утыртты, фермадагы терлекләрне карады. Мин аның бервакытта да тик
торганын күрмәдем. Һөнәрләре дә күп иде анын, кулы да теләсә кайсы эшкә
ята—кыскасы, тормыш дигән бу чыгымчылаучы арбаны икәүләп тигез тартсалар,
икесе дә бер теләк-омтылыш белән яшәсәләр, иллә әйбәт булыр иде дә бит! Ләкин...
ләкин шул менә!
Жинәчи һәрвакыт диярлек йөкле: берсе имидән аерылырга өлгерми, икенчесе туа.
Сабыйлар коелып кына тора: Рәшидә, Рокия, Суфия, Давыт, Гөлсем, Шәмсун Әле арада
үле туганнары яки тугач үлгәннәре дә бар. Хөкүмәт хуплый иде инде ул эшләрне:
орден-медален дә бирә, акчасын да кызганмый—халык саны гына артсын
Хатын-кызларны юмалар өчен әллә нинди җиңеллекләр уйлап чыгарды бит хәйләкәр
Сталин бабан. Хәер, ул елларда бала табып үстерүне бер авырлыкка да санамадылар.
Дәвамы. Башы журналның 8-10 саннарында.
Өлкәннәре үсә торды, алар туасы энекәшләре һәм сенелкәшләре өчен тормышнын
беренче сабакларын өйрәтүче булды. Ана кечерәйгән кием бәләкәйләренә ярады
Өстәвенә балигъ булганчы азмы-күпме акча да түләп торалар иде Яна Чәчкапта
өчме-дүртме хатын хәтта Герой-ана дәрәҗәсенә иреште
Минем эчне ин пошырганы—бу өйдә бер дә татулыкның булмавы, көн саен
булмаса да. бик еш кабатланып торган гауга-талаш. сугыш-кыйнаш Сенелем Фәүзия
белән икәү генә калган чакта, ул; "Башларымны алып качар идем, барыр, куыш табар
җирем генә юк”.—дип өзгәләнә, аһ-зарларын әйтеп, мина сыенып елый торган иде Аны
бу мәхшәрдән коткару уе нәкъ менә шул авыр мизгелләрдә тугандыр да Мине
әрләгәннәре, кыйнаганнары, төрле әшәке сүз әйтеп кимсеткәннәре, әллә нинди
кушаматлар такканнары бер хәл—анысына түзәр идем. Ә менә сенелемне кыерсыткан
чакларында, анын белән бергә минем йөрәгем дә елый, сызлана иде Икс бөртек ятим
идек бит без бу дөньяда. Анын да. минем дә икешәр-өчәр көн тамагыбызга бер тәгам
ризык капмаган вакытлар булды. Әйтәсе генә ансат— кешеләр күзенә нәрсәдер өмет
итеп мөлдерәп караунын нәрсә икәнен үз башыннан кичкәннәр генә белә.
Тормыш никадәр генә аянычлы булмасын, ныклап аякка басарга, кемнәр
тарафыннандыр тапталып изелмәскә, кеше рәтле кеше булырга кирәк иде Шуна күрә
тырышып укыдым да мин.
Укытучыларым арасында төрлесе бар иде инде: югары белемлеләре дә. читтән
торып укып йөрүчеләре дә, урта, хәтта җидееллыкны гына тәмамлаганнары да. Алда
искә алып үткән, Кайбычтан килгән Галия апа. мәсәлән, җидееллыкны гына бетергән.
Шулай да ул мине хәреф танырга, саннарны кушарга, атырга. тапкырларга, бүләргә
ойрәгге—шуна күрә мин аңа гомер буе рәхмәтле булдым Инде ижатым тәкъдир ителеп,
язучы булып җитешкәч, ул яшәгән авылда чыгыш ясагач, каләмдәшләремнең кадерле
вакытын алып булса да, анын өен эзләп таптым, катын гына китабымны бүләк иттем.
Картайган иде инде ул. ләкин элекке шәкертенең игътибарына бик сөенде—аяклары
сызлау сәбәпле әдәби кичәгә килә атмаганы өчен кат-кат гафу үтенде
Икенче класста безне укыткан Сафия апа Хафизова буйга җитеп килә торган улы
белән генә яши, кырыс, утызынчы еллар коммунистлары кебек һәркемгә татәпчән,
кайчагында укучыларының яңагына чалтыратып җибәрүдән дә тайчанмый торган бер
дорфа һәм надан хатын иде. Анын рус теле дәресләрендә "еф ышкуле", ”сф калхузе” дип
укырга өйрәтүләрен без хәзер дә көлеп искә төшерәбез Бер заман ул ни өчендер мине
дә парта арасыннан колагымнан тартып чыгарды. Колак арты чиләнеп чыккан иде
Абый, шуны күргәч, мәктәпкә барып каты гына тавыш та куптарды.
Шул бердәнбер улын да ул, кырыс кысаларда тотып, коммунистларча тәрбияләргә
тырышты Ул Равил абыйны исә авыл кызлары да, егетләр дә чит итәләр, арага
кертмәскә карыйлар иде. Сәбәбе ул сөннәткә утыртылмаган иде Үзенең акылы
җиттеме, әллә берәрсе киңәш иттеме, авылга бабачы килгәч. 16-17 яшьләрдә микән,
ниһаять, сөннәтле булды. Шуннан сон инде аны кыерсытмадылар—уеннарга
катнаштыра, араларына ала торган булдылар
Язмыш шаяруы дими, ни дисен—кайда, ничек танышканнардыр-ул Тархан урга
мәктәбендә минем белән бер класста укыган, минем күзне кыздырып йөргән Мәгьсумә
исемле кызга өйләнде Соңыннан гына белдем. Сафия апа килененә дә юньле кон
күрсәтмәгән икән.
Мәктәп директоры Сабир абый Садыйков та каты куллы кеше иде Бала-чага,
бигрәк тә малай халкы, утыртып куйган бүкән кебек тик кенә утыра аламыни дәрестә?!
Йә күчерергә ниятләп күршесенең дәфтәренә күз сала, йә алгы партадагы КЫЗНЫҢ чәч
толымын тарта, йә тагын берәр нәрсә Укытучы исә чыгырыннан чыга—тәртип
бозучыны кара такта янына бастыра Башын иеп тормасын өчен ияген утын пүләне
белән терәтеп куя. Ә гаепле малай исә төзәлергә уйламый да - чырайларын әллә ничек
жыергалап кемнедер үчекли, кемгәдер күз кыса Ә парга артыннан ана карап торучылар
пырхылдап көлеп җибәрә Берәр ялагаерак исә. кул күтәреп: "Апа, ул безне үчекли" дип
әләкли Дәреснең яме бетә Ул “хулиган” малайны җилтерәтеп, директор кабинетына
алып кереп китә Сабир абыеннын инде тәҗрибәсе бар акылга шәпләп утырта—җилкә
тамырына гына кундыра Ата-анана
да зарлана алмыйсың: үзен гаепле.
Бәлки бу ямьсез күренешләр турында сөйләп тә тормаскадыр, алдынгы совет
мәктәбенең яманатын сатмаскадыр? Ләкин нишлисен. А Твардовский әйтмешли, “так
это было на земле". Кыйныйлар иде безнең мәктәптә, кешелегеңне саклап кимсетүдән
бер мыскал да тайчанмыйлар иде. Директор үзе шулай булгач, ана иярүчеләр, аннан
үрнәк алучылар табылмыймыни?!
Әлбәттә, безнен мәктәп тормышы мондый күңелсезлекләрдән генә тормый, без
яшәешнең асыл мәгънәсенә төшенергә, юк кына нәрсәләрдән дә ямь табарга, шактый
кырыс тормышыбызны кызыклы итәргә, алдагы көнгә өметле күз белән карарга
тырыша идек. Юк. без укытучыларыбызнын нервысында уйнап, шуннан кызык табарга
омтылмый идек. Нигездә һәммәбез "4“ле һәм “5"легә генә укырга хыяллана—нәтижә
исә һәркайсыбызнын табигый сәләтенә, педагогларның үз дәресләрен мавыктыргыч
итеп оештыра алуына бәйләнгән иде.
Минем өчен ин якын укытучылар, мөгаен, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен
алып барган Рәхилә апа (ул вакытта фамилиясе дә Әлмөхәммәтова әле) һәм аның ире.
биология укытучысы Абдулла абый Буриев булгандыр. Язмышлар уртаклыгымы (алар
да ятим үскән!), әллә мин алар алып барган фәннәрдән аеруча тырышып укыгангамы,
яраталар, үз итәләр иде алар мине. Авыл клубында берәр спектакль куеламы—сәхнә
түрендә ирле-хатынлы алар. Сайлау компаниясе башланса, ул замандагыча әйтсәк,
"коммунистлар һәм партиясезләр блогы кандидатларын" яклап, йорттан йортка йөреп
агитация алып барырлар иде. Урып-җыю чорында авыл зыялыларын колхозга
булышырга дип кырга яки ындырга чыгарга өндәп йөрүчеләр дә алар булды. Алар
гомер буе минем шактый катлаулы язмышыма теләктәшләр, хәерхаһлар иде. Рәхилә
апа минем шигырьләрне беренче булып укыды. Беренче бәяне дә ул әйтте. Кулъязма
журналлар чыгарып, безнен беренче тәҗрибәләребезне бергә туплады. Безнең дим.
күплек санда әйтәм—әдәбият белән мавыгучылар байтак иде безнең арада. Тутай
авылыннан йөреп укучы Ленар Жамалетдинов (ул хәзер филология фәннәре докторы.
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, татар халык ижаты
буенча дистәләгән китап нәшер иткән галим) шигырьләр яза: ике яшьлек чагыннан ук
минем белән кулга кул тотынышып йөргән Тәүфикъ Жиһаншин. соңыннан
Социалистик Хезмәт Герое, мин яшүсмер чакта исә безнең авылда клуб мөдире булып
эшләгән Рәүф Әһлиуллиннын энесе Рифгать. Тәүгелде авылыннан Илгиз Ибраһимов.
тагын, тагын әллә кемнәр хикәяләр, әкиятләр, шаян такмаклар чыгара иделәр. Авылны
күпме генә “гыйбадлар" дип үртәсәләр дә. чын талантлар нәкъ менә аннан чыга. Әгәр
тиешенчә укырга мөмкинлекләре булып, тирес-торыстан арынып. Көнбатыш
Европанын яки Россиянен атаклы шәхесләре кебек башка, нормаль, мәдәни даирәдә
үссәләрме?! һи-и-и! Татарның потенциаль мөмкинлекләрен белмисез әле сез!
Безнен бөтен класс малайларын үзенә караткан тагын бер укытучыбыз бар иде.
Гаепләрлеге юк: кайчагында укучылар да үз укытучыларына гашыйк булалар. Елена
Никифоровна Мәхмүтова безне немец теленнән укытты. Яшь. чибәр чуваш кызы иде
ул—авыл егетләре дә аңа күз кыздырып йөрделәр бугай. Ләкин... ул авылдагы тәртип
өчен җаваплы участок милиционерының хәләл җефете иде шул—кагылып кына кара!
Менә шул Елена Никифоровна берзаман безгә русча шигырьләр язарга тәкъдим итте.
—Хаталарын үзем төзәтермен, хафаланмагыз... Русча да бер журнал чыгарып
карыйк әле,—диде.
Андый эштән мин читтә каламмы сон?! Барлы-юклы русчам белән (ул вакытта
инде русча китапларга да теш үтә башлаган иде) яздым мин шигырьне. Әллә аның
игътибарын җәлеп итәргә теләп, әллә башкаларны тагын да уздырырга уйлап, немец
телендә дә дүртьюллык сырларга булдым. Эчтәлеге \тә гади иде аның: "Балалар чана
шуалар, урамда шундый күңелле..." Тирән белемле психолог булган икән ул: немец теле
дәресләрен без көтеп ала идек. Билгеләребез дә башка фәннәрдән алган бәһаләргә
караганда өстенрәк иде.
Рус теленнән безне Буа кызы Мария Егоровна Будилина укытты Минем рус телен
башкаларга караганда әйбәтрәк белүем (әйтәм бит. авылдагы татарча китапларның
латин хәрефендә басылганнары да укылып беткәч, бер-бер артлы русчаларын актара
идем инде), анын үзе белән дә шактый иркен сойләшә- 170
анлаша алуым ошый торган булгандыр Хәтта ул мине параллель ~А" классына алып
кереп, шигырьләр сөйләггерә, сораулар бирә, минем җавапларымнан бик канәгать
булып кала иде Минем русча чагыштырмача яхшы белүем китаплардан гына да
булмагандыр ул. Әле укырга кергәнче, район шифаханәсендә озак кына ятып,
операциядән сон терелә башлагач, ике аймы, өч аймы Буа малайлары белән (күбрәк рус
малайлары иде) сөйләшеп, уйнап йөргәндә үк күп нәрсә хәтергә сенеп калгандыр. Ал га
рак китеп булса да, әйтим: университетка кергәч, безнен группа студентларына
укытучыбыз В.Б.Бородатов диктант яздырган иде Башкаларнын билгеләре “2”ле дә,
“3”ле булса, бер минеке генә "4'ле бәясе белән тамгаланган иде Юк. мин моны
мактаныр өчен дә, үземне өстен куяр өчен дә әйтмим—фәкать ничек-ничек булганын
гына кәгазьгә терким.
Мария Егоровна, күрәсен, комсомол яшендә генә булгандыр. Җыелышларны без
бергәләп үткәрә идек. Ике ел дәвамында безнен комсомол оешмасы үсте, җитди сәяси
көчкә әйләнде.
Математик Сөембикә апа Шиһапова, физик һәм бер үк вакытта физкультура
укытучысы Сәлим абый Латыйпов, өченче-дүртенче классларда безне укыткан
Гыймран абый турында да бик күп җылы сүзләр сөйли алыр идем мин Алар минем
шәхесем формалашуга хәлиткеч өлеш керткән олуг шәхесләр булдылар
Ләкин җидееллык мәктәпне тәмамлау белән генә олы хыялыма—үз көнемне үзем
күреп алга таба да уку бәхетенә тиз генә ирешә алмадым Әллә нәрсә генә килеп чыкты
шунда Чыгарылышка багышланган җыелышта, мине җидееллыкны Мактау кәгазе
белән тәмамлады, дип игълан иткәннәр иде Мин укытучым Рәхилә апа кинәше буенча
документларымны Казан педагогия училищесына җибәрдем һәм район мәгариф
бүлегеннән әлеге тылсымлы кәгазьне көтеп йөри башладым. Көн артыннан көн үтә дә
үтә, директорыбыз С.Садыйковка да, уку-укыту бүлеге Т Садуровка да мөрәҗәгать итеп
карыйм Алар:
— Борчылма, килер, килер,—диләр. Инде менә училишедан дә хат кисәге килеп
гөште “Яки Мактау кәгазегезне җибәрегез, яки кабул итү имтиханнарына
килегез",—диелгән иде анда. Мин мәктәп җитәкчеләрен тыкырдата башлагач, шул
ачыкланды: минем алгебра буенча язма эшемдә мәсьәлаләр дөрес чишелмәгән икән дә,
минем имтиханым тартып-сузып “дүртле" белән генә бәяләнергә тиеш икән Менә сина
мә! Озакка сузмый, документларымны кире җибәрделәр Аз булса да стипендия
алырмын дип хыялланып йөргәндә шулай итеп ярык тагарак янында утырып калдым.
Елым әрәм үтмәсен дип Буадагы Мулланур Вахитов исемендәге мәктәпкә мөрәҗәгать
итеп каралым Анда ниндидер бер апа “Үскәнем, өч параллель класс га шыплап
тутырылган бит, бөтенесендә утыздан артык бала Колхозла эшләп тор быелга—киләсе
елдан укый башларсын "—диде. Бу юату минем язмышка артык усал хөкем иде шул.
Авыл җирендә һәр кеше исәптә. Мине дә тынычта калдырмадылар Урак өсте бит
Күршебез Хәкимҗан абый Тимергалиевнең үзйөрешле комбайнына салам төшерүче
итеп билгеләделәр. Анысы әлләни авыр эш түгел инде түгелен Иртә таннан карангы
төшкәнче булуы гына арыта. Хәер, анысына түзәр илен Комбайн урган сабаклар чуала
да барабанга кермичә җанга тия Хәкимҗан абый аптырагач, кулыма нык кына таяк
тоттырып, тыгылган башакларны шунын белән төрткатәп җибәрергә куша
Кайчагында комбайн туктап та кала. Ачкычларның кайсы номер икәнен чамалап, тиз
генә китереп бирергә кирәк—Хәкимҗан абый, аты-юлы белән сүгенергә яратса да,
мина алай каты бәрелми, җайлап кына төшендерә Комбайнда эшләгәннәргә хезмәт
көне зур итеп языла. Тик ул барыбер минем исемгә исәпләнми—җинәчинен
минимумын тутырасы бар бит Мин инде укуымны дәвам итүдән тәмам өметемне өзгән,
киләчәк тормышымны мөгаен машиналар, тракторлар, комбайннар белән бәйләргә
туры килер дип фикер йөртә башлаган идем—язмышыма инде бөтенләй күнгән идем
Ләкин бөтен уйларны үзгәртеп августның утызында көчле янгыр явып үтте.
Табигать биргән бу ял. бу тәнәфестән файдаланып. Рәхилә апаларга киттем Алар,
минем шушы хәлләргә борчылып, үзләренчә план корганнар булып чыкты
— Ерагын ерак инде. Тарханда минем абыем мәкгәп директоры Газиз абысн
Әлмөхәммәгон. үзе лә ятим үскәч, анлар ул сине. Елынны әрәм итмим дисәк, бар шунда.
Фатирына үзебез түләп торырбыз Газиз абыен аз-маз тамагымны да
кайгыртыр.—диде Рәхилә апа. Ике уйлап торыр чак түгел иде. Әлбәттә, барам.
Әле анысы гынамы—ул көнне шул Олы Тархан дигән ерак җиргә укырга барырга
малайчак дустым Тәүфикъны да күндердем. Абыйга ялынып торасы түгел иде—ул бу
мөмкинлеккә шатланды гына. Анын мине, һичшиксез укытасы, кеше итәсе килә иде.
Үзенен минем белән бергә укыган малае Кадим уку мәсьәләсенә бөтенләй битараф
карый, билгеләре дә "өчле" дә “дүртле" тирәсендә генә, андый омтылышы да әлләни юк
иде бугай—ул авылда калуны кулайрак санады.
Иртәгәсен абый безне Буага кадәр озатып. Тархан ягына баручы бер “бензовоз"га
утыртып жибәрде. Шофер Борындык станциясенә кадәр генә бара икән—безгә, әллә
ничә авыл аркылы үтеп, ул вакыттагы район үзәге Олы Тарханга кадәр жәяүләп
тәпиләргә туры килде. Озын юл бит—авылдан алтмыш чакрым чамасы. Ул көнне без
барып җитә алмадык. Бидәнге дигән авылдан ерак түгел кырда салам эскертенә чумып,
шунда йокладык. Тарханга без икенче көнне төш вакытларына гына барып җиттек.
Директор Газиз абый безне бик җылы каршылады. Мәктәп ишегалдындагы өйләренә
алып кереп, алдыбызга катык һәм икмәк китереп куйды.
—Ач йөрмәгез, ашыйсыгыз килсә, монда гына килегез,—диде. Кемнедер
кайларгадыр җибәреп, фатир мәсьәләсен белеште. Кичкә таба без мәктәптән ерак түгел
яшәгән Сәхия апа Чумариналарда урнаштык. Бу 1954 елның I сентябре иде.
Сталинга хат
Эч серләремне сөйләрдәй дусларым бик күп иде дә минем. Иң-ин якыннары инде
теге дөнья тарафларында. Кайсы бу якты дөньяда пенсия яшенә кадәр дә яши алмады
Әле ул гынамы?! Әле иллегә, хәтта кырыкка да җитмичә үлеп киткәннәре булды. Менә
авылдаш дустым Тәүфикъ Кем уйлаган бит ана шул каһәр суккан рак зәхмәте килеп
ябышыр дип! Яшьрәк чакта анын кызы минем олы малайга кияүгә чыгар да. кодалар
булып гомер кичерербез дип хыялланган идек. Булмады... Әллә нинди буталчык бу
дөнья—нишләптер без дигәнчә генә бармый. Анын кызы да бик бәхетлеләрдән түгел,
минем малай да...
Ә тузанлы юллардан яланаяк үткәндә, тезгәчә җиткән пычракларны ерып
йөргәндә, тишек бишмәтләрдән суык җилләр үтеп теңкәгә тигәндә, без башкача идек,
без сафрак идек, без иманлырак идек. Әйттем бит әле генә: хәзер күрше күршегә керми,
туган туган белән кунакка йөрешми. Әле менә бүген исән калган сирәк-мирәк дуслар
белән дә ярым рәсми телдә сөйләшәбез. "Исәнме-саумы?” “Ярый инде шунда,
түзәрлек"—шул бер-ике сүз алышабыз да, төрлебез төрле якка китеп барабыз. Ә ми
катламнарына сыенып яткан уйлар кем тарафыннан да ишетелмәгән килеш каядыр
яшеренеп посканнар, инде онытылырга хөкем ителгәннәр. Кешеләр ялгызлыктан
интегә. Бу заманның ин хәтәр чире—юк. рак та түгел. СПИД та түгел, башкасы да түгел,
ә ялгызлык...
Фатир хужасынын иске паласын ябынып идәндә бер-беребезгә сыенып ятканда,
яшерми-нитми эч серләребезне бүлешкәндә, без Тәүфикъ белән бәхетлерәк, һәрхәлдә
бүгенгеләрдән күпкә, бик күпкә бәхетлерәк идек. Ин яраткан хатыныңа да сөйләми
торган сүзләр була. Ирләрне чын-чынлап бары ирләр генә аңлый. Анлый һәм бик
күбесе ул серләрне үзенеке кебек кадерләп саклый да.
Тәүфикъның матди хәле минекенә караганда әйбәтрәк иде. Әнисе белән инде
егермедән узган апасына бердәнбер, күз өстендәге каш кебек кадерле кеше. Күпмедер
дәрәҗәдә иркәләнебрәк үссә дә. адәм затына кирәкле матур сыйфатларын җуймаган
эчкерсез дус иде Ул соңгы сыныгын да минем белән бүлеште Икебез бер үк кызга
гашыйк булгач та, араларны бозмады, гади генә: “Кыз үзе хәл итсен..."—диде. Безнең
дуслык гомер буена сузылды. Мин үзем нихәтле яхшылык эшли
алганмындыр—белмим, әмма ул минем тормышымда хәтәр чаклар булганда, ин
ышанычлы терәк иде.
Олы Тарханның беренче мәктәбендә без фәкать бер ел гына укыдык. Аннан
Тәүфикъ Юдинодагы тимер юлчылар училищесына керде, мин исә укуымны Буанын М.
Вахитов исемендәге урта мәктәбендә дәвам иттем
Олы Тархан—күптәнге, тарихи авыл, галимнәрнең әллә никадәр фәнни
хезмәтләрендә телгә алынган археология истәлеге. Безне башта күп кенә укучыларның
172
фамилияләре гажәпләндергән иде: Ышна, Элмә, Управляющий. Чумарин. Чукмаров.
Урамбашев, Камбеев... Сөйләшләре дә безнен яктагыга ошамаган Ишегалдындагы
әтәчне күреп, аны "әтәч” дип әйткән идек, фатир хужасынын кызы Сания апа
“Оятсызлар, нинди әшәке сүз сөйләп утырасыз .." дип орышырга тотынды Әһә. “Әтәч
дигән бу Иорт кошы “Кучат” дип атала икән.. Тора-бара күнектек тагын— үзебез дә
мишәрчә сүзләр кыстырып сөйләшә башладык
Биредә яна дуслар таптык. Мәктәпнең шахмат буенча чемпионы Хәмзә Минкин
безне бу гажәеп мавыктыргыч уен серләренә өйрәтте Бидәнге авылыннан килеп укучы
Мингәрәй Шаммасов минем кебек үк шигырь белән женләнә икән—шуна да анын
белән серләребез бик тиз килеште (Озак еллар хатлар алышып тордык Хәзер
Лениногорскида яши Врач ) Илдар Әхмәдиев исә Сталин. Жданов. Тукай. Жамбул
рәсемнәрен коеп кына куя иде Бар иде анда да талантлар'
Бер минут тынгы белмәс рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза апа безгә тәнәфес
вакытында да файдалы шөгыль таба—мандолинада уйнап йә биетә, йә вальс
әйләндерә иде.
Әкрам Камбеев абый исә безне техник түгәрәккә жыеп, йә планерлар ясарга, йә
автоматтан атарга өйрәтә Химия дигән фән шактый катлаулы бит инде
югыйсә—укытучыбыз Хәмдия апа Камасва шул кадәр мавыктыргыч итеп сөйли,
шундый тәжрибәләр ясый—дәреснен узганы да сизелми кала иде Атаклы химия
профессоры Гыйлем Камайнын бертуган сенлесе дә икән әле җитмәсә 1952 елда Г
Камайга Сталин премиясе бирелгәч, Хәмдия ападан да бигрәк без шатландык Янәсе,
менә нинди кешенен сснлесендә укыйбыз без'
Татар теле һәм әдәбиятын безгә Азат абый укытты Ул—атаклы жырчылар Генрих
белән Руслан Дәминовларнын әтисе Һәрвакыт үзе дә. хатыны да Олы Тархандагы
мәдәни тормышнын үзәгендә кайнады Җырладылар да алар, биеделәр дә. музыка
коралларында да уйнадылар. Өстәвенә Азат абый шактый оста рәссам дә икән әле
Тарханда укыган чордан ничәмә-ничә еллар үткәч, мин язучыларның Габдулла Тукай
исемендәге клубында директор булып эшләгәндә, бүлмәмә йөз чалымнары таныш бер
абзый килеп керде. Кара. кара, исән икән бит әле Дәминов абый! Майлы буяу белән
Тукай әнисенен рәсемен ясаган. Мин инде бу өлкәдә белгеч түгел—шуна күрә
профессиональ рәссамнарга күрсәтергә кинәш кенә итә алдым
Һәр шәхес үзенчә кызыклы, һәр язмыш кайсы ягы беләкдер үзенә тартып тора Без
үзара "Кутузов" дип кушамат таккан тарихчы Михаил Илларионович та (чын
фамилиясе онытылган да инде), класс җитәкчебез Зәйнәп апа һәм анын бертуган
сенлесе старостабыз Сария Рәхмәтуллина да, егетләрнең күзләрен яндырып йөргән
чибәр-чибәр кызларыбыз Мәгьсумә Чумарина, Зөһрә Измайлова. Биләнгедән килеп
укучы, кемнәр өчендер гомерлеккә “Катюша" булып калган Кәүсәрия (Мингәрәй
Шаммасов таккан иде аңа бу романтик исемне), һәрвакыт кырыс Шамилә тагын, тагын
әллә кемнәр.. Кайберләре менә онытылган—яргы гасырдан артык вакыт үткән бит
инде Кайберләре якты донья белән дә байтактан хушлашканнар
Әйбәт, тату яши идек без. Юк кына нәрсәдән дә кызык табып көтешә, шаярыша
идек Комсомол җыелышларында бер-беребезгә вак-төяк гаеп ташласак га. үпкәләшми,
ачуланышмый идек. Роза апанын мандолина чиерткәненә дәртләнеп коридорда
таниевать иткәндәй була идек, һәртөрле түгәрәкләргә иөри идек Мин инде, алда
әйткәнемчә, классташларымны "Безнен Чаян" дигән кулъязма журнал чыгарырга
күндерә алдым—ул әллә нинди маҗаралардан сон. ничәмә-ничә еллар үткәч, минем
кулга янәдән килеп керде.
Кызык иде, онытылмаслык иде ул мәктәп еллары Тик ярлылык, ятимлек үзен
барыбер гел-гел искә төшереп торды Киемнәрнең туксан ямаулы булуы,
директорыбыз Газиз абый, фатир хуҗаларыбыз Сәвия әби белән Сания апа, җан дустым
Тәүфикъ булышкаласа да (алардан да гел-гел өмет итеп булмый' I. туктаусыз ашыйсы
килү күнелне төшерә, рухны рәнҗетә, кешелектән чыгара иде Шунысына соснәм.
интексәм-интектем. әмма бөтенләй түбәнлеккә төшеп, бүтәннәр әйберенә
тимәдем—урлашмадым
Кышкы каникулга кайткач кына, шул бәрәнгегә генә булса да аз-маз тамак туя,
аннан абый ат белән күпмедер бәрәнгс. күпмедер он. һәм әниләре Тәүфикъка җибәргән
азык-төлекне төяп, безне Тарханга илтеп куйгач, ачлыктан интеккәннәр азмы-күпме
онытыла да. яшисе килә башлый иде
Бер кышкы салкын көндә шул Тарханыбызга барганыбызны хәтерлим. Ат арык,
кабыргалары беленеп тора, ике адым атлый да туктый, чыбыркы булып чыбыркыга да
исе китми. Җитмәсә, кайдандыр бүре дигән нәрсә килеп чыкты (ул елларда байтак иде
бит алар!). Без кычкырабыз, кулларны болгыйбыз. Ә ул. берни булмагандай, бераз
утырып тора да. без кузгалгач, тагын арттан иярә. Иллалла, мен бәла белән шулай Кыят
дигән урыс авылына килеп життек. Урысларның ниндидер бәйрәме (Раштуа дип атала
бугай) икән. Берничә йортта "отказ" ишеткәч, ниһаять бер абзый идәннәрендә кунып
чыгарга кертергә килеште. Юньле йокы эләкмәде инде, караңгылы-яктылы кузгалырга
булдык. Хужалар үзләре лакандагы су белән юыналар икән. Ә анда—какырык та
төкерек. Абый сәерсенеп карап торды да:
—Кырга чыккач кар белән юынырбыз әле!—дип тиз генә киенергә кушты.
Ул алып килгән бәрәнге белән он барыбер озакка житмәде. Тагын мөлдерәп Сәхия
апалар һәм Тәүфикъ (анын запасы күбрәк иде шул!) күзенә карарга калды. Аптыраган
Сания апа (ул район уполминзагында хисапчы булып эшли иде—әйе. заманында андый
контора да бар иде):
—Әллә, наный. Сталинга язып карыйсынмы.—дип куйды. Ярдәм итсә, ул гына
ярдәм итәр...
Беткән баш беткән, дип сырладым мин ул хатны. Сталин бөтенесен белә, ул
һичшиксез татарчаны да андыйдыр, дип ихлас күңелдән ышанабыз бит ул заманнарда.
Хатнын башына "Это письмо на татарском языке" дип куйдым да. бөек юлбашчыны
данлап байтак кына сырлаганнан сон. үземнен зарларымны, гозерләремне тезәргә
керештем. Аны еламыйча укырга мөмкин түгел иде һәрхәлдә. Мин юләр малай
башыннан хәтта: "Сталин да еламый калмас" дигән тиле уй да йөгереп үтте ул
мизгелләрдә.
Гажәп. жавап озак көттермәде. Дәрес вакытында мине "Укытучылар бүлмәсе”нә
чакырып алдылар да. бер конверт (нишләптер ул ачылган иде инде!) тоттырдылар.
Кош теле хәтле генә кәгазьдә: 'Ваше письмо. поступившее через Особый сектор ЦК
ВКП(б). Президиумом Верховного Совета ТАССР. для проверки и принятия
соответствующих мер. направлено в исполком Больше-Тарханского районного Совета
депутатов трудящихся" дип язылган иде. Икенче көнне мине райисполком рәисе Акмал
Һадиевич Башаров чакыртып алды. Ул инде минем кем булуым, авылда 25 сутый
бакчам һәм атамнан калган зур йортым барлыгы турында кирәкле мәгълүматларны
җыйган—мине кырыс чырай белән каршылады:
—Иптәш Сталинны борчырга ничек башың житге синен?! Нәрсә җитми сон сина?
Мин курка-курка итегемнең тишек булуын, өс-башымның ертык икәнлеген, инде
ничәнче көн ашамаганымны аңлатырга тырыштым, кирәксә-кирәкмәсә дә:
—Костюмым да юк... дип кыстырдым.
—Минем малай да костюм кими әле,—диде райисполком башлыгы.—Менә дигән
йортын бар икән бит. сеңлен белән синен өлешкә бәрәнге бакчасы да утырталар. Сезне
карап үстерергә әтиеңнең абыйсы алынган икән, ул кайгыртырга тиеш...
Шулай итеп бу түрә бүлмәсеннән мин яшьләремә буылып чыгып киттем.
Сталинга язган ул хатның жиле абыйга да тигән булып чыкты. Атна да үтмәгәндер,
ул бәрәнге. он. яшелчә-мазар төяп Тарханга килеп җитте. Теш арасыннан гына:
—Ул кадәр Сталинның үзенә үк жаловаться итмәсәң.—дип. канәгатьсезлеген
белдереп тә куйды.
Тамак ягы азмы-күпме рәтләнсә дә. яз җиткәч башка мәсьәләләр туды: итек инде
тәмам эштән чыккан, юеш чакта кияргә хәтта гап-гади галош-мазар кебек нәрсә дә юк
иде. Имтиханнарга мин. кешеләрдән, бигрәк тә классташ кызлардан ояла-ояла (ни
дисән дә егет кисәге бит!) яланаяк барып йөрдем.
Тарханда укуымның иң зур сөенече шул булды: район газетасында минем "Җиңүне
алдан әзерлә" исемле шигырем һәм татарча да. русча да мәкаләләрем басылды.
Бу—минем фамилиянең матбугатта иң беренче күренүе һәм чынлыкта аннан сонгы
житди ижатымнын чишмә башы да иде. Ә минем үземә исә бары 16 яшь кенә тулып
үткән иде.
Туган як җылысы кирәк шул...
ОЛЫ Тархан дигән ул якларга барып чыгу. Товар поезды тоткаларына ябышып,
зәмһәрир суыкларда җилфердәп кайтулар...
Булды инде, бөтенесе булды. Ул поездларнын кондукторлары, кисәктән генә әллә
кайдан пәида булып, безне—‘куяннарны”—куып төшерәләр иде. Аннан тәпилә
шпаллар буйлап. Бервакыт безне Октябрь бәйрәме алдыннан, ярты юлны үткәч,
төшереп калдырдылар. Әле ярый, ниндидер күпер янында бер мәрхәмәтле абый очрап,
землянкасына алып кереп йоклатты Әй, андагы борчалардан интеккәнебез!..
Анын каравы Буага күчкәч, бераз жинеләйде инде Тугызынчыны, унынчыны
Буанын шул атаклы Вахитов исемендәге урта мәктәптә укыдым бит мин Узган ел
“Класслар тулды бит инде, киләсе елга кидерсен” дип мине борган кешене башка
күрмәдем—кем булгандыр ул?! Тәүфикъ урта белем алуга тәмам кул селтәп.
Юдинодагы тимер юлчылар училишесына китеп барды Мин укуымны монда дәвам
итәргә булдым.
Ә мин мин Олы Тархан район газетасында басылган шигырем һәм мәкаләләрем
өчен гонорар алмаган идем. Әмма күпмедер түләргә тиешлекләрен белә идем
Тәвәккәлләп киттем товар поездына эләгеп. Кондуктор күреп алды да, куа гына бит.
Вагоннар түбәсендә куышып йөрибез. Такта төягән вагоннар—ике вагон арасы әлләни
зур түгел—берсеннән икенчесенә сикерәсе генә. Әлбәттә ялгышып төшеп китүен дә
бар. Аннан, беттен дигән сүз! Теге абзый ардымы, әллә егылып төшәрмен дип
курыктымы—мине эзәрлекләүдән туктады. Ул арада мин төшәсе станциягә килеп
җиткән идек. Аннан Тарханга 17—18 чакрым. Ким дигәндә оч сәгатьлек юл. Жәйге
матур көн иде—элдерәм генә. Гонорарымны сыкранып кына бирделәр редакторларын,
бухгалтерларын көтә-көтә әллә никадәр вакыт үтте Мин 25-30 тәнкә булыр дисәм,
кулыма 10 тәнкә тоттырдылар да—вәссәлам Шуннан сораша-сораша Тәтешкә бара
торган юлга чыктым—ә пристаньга кадәр 40 чакрымлап атлыйсы. Минем Казанга нәкъ
менә пароходка утырып барасы килә. Янәсе, билет бәясе дә арзандыр, дөнья күреп тә
барырмын Арып-талып төн уртасында пристаньга килеп җиткәч, исләрсм-акылларым
китте: акчам арзанлы балигъ булмаганнар билеты алырга да җитми икән. Әле ярый,
бер абзый пароходка качып керү җаен өйрәтте Керүен кердем, әмма, ярты юлны үткәч,
барыбер контролерлар эләктереп алды үземне. Ун тәнкәмнен күпмесенәдср жир
җиләге алып ашаган идем—калганын сонгы тиененә хәтле билет тикшерүчеләр
сыпырып алдылар.
Ә уа көнне Идел моңсу иде.
Ике күзем тоташ дымсу иде.
Утлар йота-йота акчам юкка.
Утырдым да ап-ак пароходка.
Бәхет эзләп чыктым ерак юлга—
Бәлаләргә ничек тарымыйсың ?!
Балетсыз да кое ак бәхеткә
Ак парохт) алып барырмы соң?
Шулай, килеп төштек Усия дигән җиргә Рәхилә апа “Ухтомский дигән урамга I иче
трамвай бара", дигән иде Вокзалга барып җиткәч. Абдулла абыенны эзләп табарсың
дип адресын биргән иде Югыйсә, янәшәдә генә булган икән үзе Кешеләрдән сорарга
кыенсынам Киткәнмен шунда урамнар буйлап Капларда гына булып бетмәгәнмен
Хәзер шул адашып йөргән юлларымны хәтеремнән кичерәм дә. гаҗәпләр калам Ярты
шәһәрне җәяүләп үткәнмендер Ниндидер могҗиза белән кабат шул Ухтомский
урамына килеп чыкканмын Абдулла абый торган фатирны тапкач, аның институттан
кайтканын көтә-көтә утырган җиремдә йоклап та киткәнмен
Аннан Абдулла абый да (ул читтән торып педагогия институтында укый, җәйге
имтиханнарын бирергә килгән иле) кайтты Ак күмәч белән чәй эчсрггс Икс кон буе ач
йөргән мина шунда ук хәл кереп китте
Соңрак басылган "Казан" дигән поэмида мин аны болай сурәтләгән илем
Хәтерлим беренче мәртәбә.
Эчемнән укып бар белгәнне.
Ашкынып каюга килгәнне.
Баюкны сызганып тезгәчә.
Казансу буенда йөргәнне
Сай идең, сай идең ул чакта.
Кемнәрдер хәтере шикелле.
Мин дә бит дүрт диеп йөргәшнен
Икегә тапкырлап икене.
Бәясен көтмичә һичкемнең.
Ә ярда, биектә Кремль—
Манара артында манара;
Җилкенде тынгысыз хыялың—
Инде дә күр барын, йә кара—
Әнә ич алдыңда—башкача
И сабый, и авыл малае—
Урысча дәшәрчек юк сүзең.
Кемнәндер сорарга кыймыйча
Адашып йөрдем мин көнозын.
Эсседә... ач килеш... бер үзем.
Иртәсен мин еллар буе хыялланган шул Бауман урамын. Матбугат йортын эзләп
таптым. Киндерә белән бәйләгән галошымны лаштыр-лоштыр өстерәп, кулыма
шигырьләр дәфтәремне тотып, килгәч тә ин беренче каккан ишегем ‘'Чаян" журналы
редакциясенеке булып чыкты. Мина гаҗәпләнеп тә караганнардыр инде, әмма анысын
сиздермәделәр. Түрдә утырган, нәкъ журналның тышындагы чаян сурәтен
хәтерләткән зур күзлекле, йомры гәүдәле Г Хәбиб дигән абый, мине нигәдер зурга
санап, үзе янында утырган кешеләрне санап чыкты:
— Менә бусы Галимҗан абыең Насыйров булыр, бусы—Фазыл Басыиров дигән
хезмәткәребез, бусы кызык-кызык карикатуралар ясаучы Петр Новичков. Ә менә
диванда утырган абыең—атаклы драматург Гамир Насрый безгә материал алып
килгән. Сине кем диеп белик инде9
Мин кыска гына үзем турында сөйләдем. Казанга килүемнең максатларын әйттем,
шигырь дәфтәрләремне карап чыгуларын үтендем
—Берәр жиргә эшкә урнашасы иде,—дидем.
Абыйлар, минем хәлне аңлап, уйлана калдылар. Бәләкәй генә буйлы, чандыр, житү
чәчле авыл малаен кем генә эшкә алыр икән,—дип икеләнүләре дә булгандыр бәлки.
Чыннан да, редакциядәге абыйлар ничек кенә баш ватсалар да, мине бер жиргә дә
урнаштыра алмадылар. Анын каруы озакка сузмый минем “Ясалма кеше” дигән
шигырем "Чаян”да басылып чыкты. 16 яшьлек малай өчен моннан да зуррак сөенеч
булуы мөмкин түгел иде.
Мин ялан аяклы бер ятим Ул чакта
зур шатлык татыдым... һәм менә
илле ел йөгәнлим Шул Пегас
аталган атымны Бозмыйча
балачак антымны!
Бу юлы мин бәхетемә күрә Вахитов исемендәге мәктәпнен директорына очрадым
Зарларымны сөйләп бирдем. Гөлсем Галләмовна үзе дә ятим үскән, өстәвенә энеләрен
дә тәрбияләгән тәжрибәле педагог булып чыкты. Ул кадәресен инде мин сонрак, бу
мәктәптә укый башлагач кына белдем. Дөньяда бер язылмаган канун
бар: ятим кеше ятим кешене бервакытта да төртеп екмый, сонгы сыныгын булса да
бүлешә Гөлсем апа мине шунда ук интернатка урнаштырды Бераздан, укытучылар,
хезмәт хаклары алган көннәрдә, күпмедер акча җыеп мина бирә торган булдылар
Өстемә "лыжный" дигән костюм-чалбар, аякларыма күн итек алып бирделәр—мин
ярыйсы гына кыяфәткә кердем Минем мәктәп тормышында актив катнашуымны
белгәч, класста комсорг итеп сайладылар. Тугызынчыдамы, унынчыдамы, хәтта
ВЛКСМнын район конференциясенә делегат итеп тә җибәрделәр
Хәзер кайбер имансызлар шул үткәннәргә тибеп, бөтенесеннән уздырып, без
үзебез язган тарихны сүгәләр, элекке юлбашчыларын мыскыллыйлар—ахмаклыкнын
чиге-чамасы юк. Минемчә, нишлисен, булганы—булган инде. Ялгышмы ул. түгелме—
мин барыбер үткәнемнән баш тарта алмыйм Шул комсомол мине ижтимагыи яктан
актив булып үсәргә, яхшыдан яманны аерырга өйрәтте Әйе. без жыелышларыбызда К
Маркс һәм Ф Энгельсның “Коммунистлар партиясе манифесты' . В И Ленинның
“Материализм һәм эмпириокритицизм", И В. Сталиннын Ленинизм нигезләре”, “СССРда
социализмның экономик проблемалары'. "Тел белеме мәсьәләләре" дигән хезмәтләре
буенча докладлар ясый, фикер алышулар уздыра торган идек. Мәктәп
программаларында каралмаса да, ул бсэнен күбебезгә соңрак, инде югары уку
йортларында (ә безнен чыгарылышның җитмешләп проценты өлгергәнлек аттестаты
алунын беренче өч елында ук институтларга керде) укыганда, политэкономия һәм
философия кебек катлаулы фәннәрне әйбәт үхтәштерергә ярдәм итте. М Вахитов
исемендәге урта мәктәптә таләпләр каты, педагоглар югары әзерлекле, матур
традицияләр инде ныклап урнашкан иде Республика күләмендә атаклы мәктәп иде ул..
Буада укыган чагында мин ул кадәр ачлыктан, мохтаҗлыктан интекмәдем
шикелле. Интернатта Поля түтәй көн саен мәктәпнен үз участогында үскән бәрәңгене
пешерә, төеп тә, кабыгы белән дә Авылдан мина атнасына бер икмәк биреп җибәрәләр,
икмәк салмаган чак булса, абый ун тәнкә (сеңелем белән икебезгә 56 сум пособие
түлиләр иде бит!) акча бирә иде. Анысы әйбәтрәк тә ате. чөнки ул заманнарда бер
буханкамын бәясе—3 сум 50 тиен чамасы Аннан газетадан гонорар дигән нәрсә акмаса
да. аз-азлап гама тора. Сабакташларым ла кайчакларда булышкалый. Кыскасы, бик
иркен булмаса да, чагыштырмача ярыйсы гына яшәр1ә мөмкин иде. Олы Тарханда
чагында авырлыгым 32 килограмм, буем 1 метр да 37 сантиметр булса, унынчыда
укыганда инде авырлык 45 килограммга, ә буй 1 метр 49 сантиметрга җитте. Хәрби
комиссариат комиссиясе мине аэроклубка кабул кылу мәсьәләсен хәл иткәндә:
—Укып бетергәнче тагын I сантиметрга үсәрсен әле, калган күрсәткечләрен яхшы,
нормада,—диделәр
Аэроклубта да укып йөрдем бит әле.
Егермеләп малай идек. Соныннан беребез генә—үтә үжәт Харис Сөнгатуллин гына
авиация училищесына үтте Аны тәмамлагач та. шул якын араларга оча торган По-2 дан
уза алмады Мин малай чактан фанер кисәгеннән шундый самолетлар ясап, өстәл
җәймәләрен парашют итеп очыртып юләрләнеп йөрсәм дә. ул һөнәрне сайлыйсы
итмәдем Аннан перспектива да бик күренеп тормый иде. Җитмәсә, мәктәбебезнең
белдерүләр тактасына Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә чакырып, типографиядә басылган белдерү дә китереп элделәр Анда
шагыйрьләрдән Ә Юныс. С Шакир, гагын кемнәрнеңдер шул бүлектә укулары турында
әйтелгән иде Бу игълан бөтен зиһеннәрне чуалтып, бар планнарны әйләндерде дә
куйды Шигырь язып җенләнеп йөр дә. ничек инде шундый мөмкинлекне кулдан
ычкындырасын” Җитмәсә. В И Ленин үзе укыган бит әле анда Без, параллель класста
укучы дустым Ленар Җамалетдинен белән гаризаларны шунда, фәкать шунда гына
тапшырырга булдык.
Давамы киләп* санна{>да