Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКРУҺЛАР


Таушалган Коръәннәр
Мин үземне белгәннән бирле хәтерлим: безнең өйдә, шкафның иң югары шүрлегендә ике бик тә искергән Коръән саклана иде Алар белән бергә таушалган тышлы берничә дини китап та әбиемнең ак яулыгына төрелеп куелган иде Җомга көн саен Әмәйгел әби Бибикамал әби белән бергәләп аларны кычкырып укыйлар иде
Ә Коръәннәр шулкадәр таушалганнар иде ки. аларның кулга тотар җирләре дә калмаган кебек иде Әбием аларны күз карасы кебек саклады "Әгүзе бисмилла”сын әйтеп, безгә дә кабатлатып, Коръәннәр төрелгән яулыкны чишә иде Битләрен дә үзе генә ача иде
Коръәннәрнең берсе басмаханәдә басылган булса, икенчесе кул белән язылган иде Анысының таушалуы соң чиккә җиткән Китапның битләре уртасында гына калган хәрефләрне хәтта әбием дә таный алмый иде Ул “Балалар, бу коръән китапларының басмаханәдә бастырылганы Ләйли әбиегездән (әнисеннән) калган Лөйли әбиегезгә аны өнисе биргән булган Коръәннәрнең кулдан язылганы Мөхәммәтсабит бабагызның бабасы Мөхәммәтсафадан калган Ул аны Татар Әҗөлесе авылында яшәгәндә, курше Югары Шырдан авылында көн күргән Хөсәен мулладан биш пот бодай биреп күчертеп алдырган булырга тиеш",—дип сөйли иде.
Әмәйгел әби әйтүенчә', ул үзе дә дин сабакларын шул Коръәннәр аша өйрәнгән Моны әбинең 100 яшендә вафат булган Хәбирә исемле кызы һәм ЭЗнче яшендә дөрел бакыяга күчкән өченче кызы Бибисара (әтиемнең кыз туганнары) да расладылар
Кулъязма Коръәнне Мөхәммәтсафа хәзрәт (1771-1846) улы Шәрәфетдингә. Шәрәфетдин баба исә үзе үләр алдыннан улы Мөхәммәтсабитка калдыра 1867 елда Мөхәммәтсабит бине Шәрәфетдин мөкруһларны исламга күпләп кайтаруда гаепләнеп Турухан краена сөрелгәннән соң. кулдан язылган Коръән аның өлкән улы Мөхәммәтсадыйкка күчә Ул вакытта аңа 16 яшь була Садыйкның энесе Мөхәммәтвафа (әтиемнең әтисе) 16 яшенә җиткәч, Садыйк Коръәнне энесенә тапшыра Таушалган, тузган хәрефләре дымланып җәелеп, инде укырлыгы калмаган изге Коръән китабы Мөхәммәтвафа бабамнан Әмәйгел әбием кулына килеп кергән Шулай итеп, ул, буыннан-буынга күчеп, гаилә мирасына әверелгән
Тузган, гасырлар кичергән Коръәннең язмышын мин дә хәтерлим Ул әби кулында 30-40 ел сакланганнан соң, әби " Үзем исән чагымда, таралып беткәнче берәр хәл кыласы иде",—дип, дусты Бибикамал белән киңәшләшә Бибикамал әби " Әмәйгел, бу—изге китап Аның укырлык җире калмаган, без үлгәннән соң бөтенләй таралачак Үзебез исән чакта бу изге китапка тулы Коръән чыгып, адәм һәм хайваннар аяк басмаган җиргә күмәргә кирәк",—диде Алар икәүләп, мин 1 У купыларыбызга бу исем таныштыр "Тормыш язган хикаялор' диген яна сахифобезне шушы ук авторыбызның "ӘмаЙгед 8бн“ диген язмасы болан ачып җибергон идек (2006.>6 4)
Дәвамы. Башы II санда.
мәктәптә булган вакытта тәрәзә каршысында үсеп утырган өянке төбенә чокыр казып, Коръәнне шунда күмгәннәр
Басмаханәдә сыйфатлы кәгазьдә бастырылган, Ләйли әбидән калган Коръән һәм тагын берничә дини китап бүгенге көндә минем гаилә музеенда саклана..
Мөхәммәтсафа мәкруһ
Бүлекне К Насыйри хезмәтеннән өзек китерүдән башлыйм: "Казан ханлыгын урыслар яулап алгач, Татар Әҗәлесе халкын урыслар килеп, җәфа кылалар икән. Анда-монда узсалар, олау сорап, ат сорап, бирмәсәләр. көчләп алып талап китәләр икән Урысның бу җәфасына чыдый алмый әҗәлеләр төрле авылларга таралып беткәннәр" (Насыйри К . Сайланма әсәрләр —Т.2.—9 б).
Мөхәммәтсафаның да башка чыдар чамасы калмый. Ул да кая булса да күчеп китү ягын уйлый 16 яшьлек улы Шәрәфетдин (1797 елда туа) иптәш малае Вәлиәхмәттән ишетеп кайткан: Зөя өязендә үк Татар Әҗәлесеннән 30-40 чакрым ераклыкта бер кечкенә генә авыл бар икән Анда урысы-татары тату гына бергә яши икән Якын авылларның барысында да татарлар яши икән. Авылның исеме Янгилде икән
Явыз Иван Казанны яулаганнан соң, басып алынган уңдырышлы җирләргә гаскәр һәм чукындыручылар артыннан гади урыслар агыла башлый. Яңа урыс авыллары барлыкка килә. Зөя буенда Кобы-Копр (кабык күпер), Шонгаты авыллары калкып чыга Җиде Кизләү авылына урыс алпавыты килеп урнаша. Зөя үзәнлегендәге уңдырышлы җирләр аның кулына күчәләр.
Янгилде—борынгы авыл Егермеләп урыс гаиләсенә шунда урын бирелә Урыслар Янгилденең өске өлешенә урнашалар, өченче урам барлыкка килә Татарлар яшәгән аскы өлештә буш урын табылмагач, Мөхәммәтсафа баба, керәшен татары исемен алып, урыслар арасында мөселманча яшәргә ниятли Татарларның өйләре салам түбәле, 4 тәрәзәле булса, хакимият көче белән күчеп утырган урыслар өчен нарат бүрәнәдән салынган, кызыл буяуга буялган калай түбәле йортлар җиткерелә Татар өйләре мескен кыяфәттә утырып калалар Кыш көннәрендә алар кар көртенә күмелә Бала-чагалар, утын яркасыннан ясалган чаңгыларын өй түбәсенә алып менәләр дә, шуннан шуып төшәләр.
Мөхәммәтсафа баба, улы Шәрәфетдин һәм Әҗәледәге дуслары, Янгилдедәге яңа танышлары ярдәмендә йортын күчереп, иң кырыйга, сары сакаллы Федор күршесенә сала. Түбәсен яңа салам белән ябалар Аңа урыслар да булыша. Берничә ел тыныч гомер кичерәләр. Шул арада Бурышлы тавы өстендәге урманны кисеп, төпләрдән арындырып, шактый зур мәйданда чәчүлек җир булдыра. Яңа җирдә яхшы гына уңыш үстерә. 1819 елда 22 яшьлек улы Шәрәфетдинне Янгилде авылы кызы Миңлекамалга өйләндерә. Бер елдан соң Мөхәммәтсафаның оныгы -Шәрәфетдиннең кызы Нәсимә дөньяга килә.
Кышкы озын кичләрдә яшьләр, мунчаларда җыелышып, уен-көлке сөйләшергә яраталар Шундый кичәләрнең берсендә буй җиткән бер егет Чабаксар өязендә яшәүче татарларны, мәҗүси чуашларны чукындыру башланган икән дип сөйли Авылы-авылы белән якындагы чиркәүләргә куып алып баралар, чукындырып, муеннарына тәре асып, урыс исеме кушалар, каршы килүчеләрне кыйнап җәзалыйлар икән, дигән сүзләргә авыл кешеләре ышанмый, "булмас” дип кенә куялар Бу хәбәрне Шәрәфетдин дә ишетеп кайта һәм ул әтисе Мөхәммәтсафага сөили^Мөхәммәтсафа, улын тыңлагач, уйга чума. Ирексездән яшь чагы исенә төшә Яңа өйләнгән чагы Әҗәле авылында яшиләр. Поплар, Мөхәммәтсафа өенә килен төшкәнен белгәч, ике атлы казак, бер унтер җибәреп, икесен дә чиркәүгә алып китәләр Хәдичәсенә (1780-1854), Янгилде авылында вафат Пелагея исеме кушып кайтаралар Мөхәммәтсафа Иван Ивановка “әйләнә"
1ЛТ^атерИНӘ " вакь1ть,нда беРкаДәР йомшарган дини изү Александр I патшалык ТөбакләплягГи? *отырынып кабына, татарларны чукындыру яңадан башлана КвҮ руханИлары һг“ миссионерларны матди кызыксындыру Л христиан диненә күчкәннәргә өстәмә рәвештә чәчүлек тараш кием-салым бирү соддат хезмәтеннән, салымнардан азат итү
Янгилде авылы, Тау ягының Мәскәү-Казан юлы өстендә урнашкан авылларның берсе буларак, Казан ханлыгы һәлак ителгәч тә, чукындыру гарасатына беренчеләрдән булып дучар ителә Башта 1557 елда аннан соң 1742 1762 елларда чукындыралар
XIX гасырның беренче чирегендә Янгилде кечкенә авылларның берсе була 1818 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча бу вакытта 19 гаиләдә 53 ир-ат 72 хатын-кыз заты яши Православие руханилары, эшне җиңеләйтү өчен, башта кечкенә авылларны чукындырырга ниятлиләр Алар араларында Имәлле елгасы агып яткан Янгилде һәм Чүкри-Алан кебек ике кечкенә авыл мисалында әлеге ике сала халкын тулысынча чукындырып 100 процентлы күрсәткечкә ирешергә өметләнәләр Соңгы елларда Янгидце авылына ундүрт урыс гаиләсе килеп урнашу чукындыручылар өчен уңайлы шартлар тудыра
Башта берничә мәртәбә җыен җыеп, авыл халкын үгетләп карыйлар Ягъни теләгән кешеләр, үз ирекләре белән гаиләләрен алып барып, Колангы чиркәвендә православиегә күчеп кайтырга тиешләр Ләкин моны бер генә кеше дә эшләми берни булмаган кебек яши бирәләр Казан архиепискобы Антоний кечкенә генә авыл халкын “яхшылык" белән тыңлата алмагач, бу халыкны чиркәүгә куып алып барырга уйлый Ул Колангы побы карамагына бер дистә кораллы жандарм җибәрүләрен сорый. Аның гозере үтәлә Берничә кешене, аяк-кулларын богаулап, ат арбаларына бәйлиләр Калганнарны көтү куган кебек, камчылап, урман аркылы чиркәүгә алып китәләр Ләкин бу юлы да эшләре барып чыкмый Каршылык күрсәткән өчен богауланган алты кешедән башкалар урманны чыкканчы качып бетәләр
Авыл халкын көчләп чукындыру
1834 ел. Халык санын алуга санаулы айлар гына калып бара Шуңа күрә югарыдагылар эшне тизләтергә кушалар Беренче чиратта кечкенә Янгилде һәм Чүкри-Алан авыллары халкын чукындырып бетерергә, аннан зуррак авылларга— Шыгай һәм Сатмышка күчәргә Янгилде халкын тулысынча православиегә көчләп күчерергә кирәклеге ачыклана, башка чара калмый Чукындыруны бәйрәм төсендә уздырырга кирәк булачак
Мөхәммәтсафа үзенең биш яшьлек оныгы Мөхәммәтсабит белән урамга чыгуга, сәер күренешкә тап булалар Урман ягыннан халык төялгән 5-6 атлы арба килеп, аныңөекаршысына туктый Арбадан сакаллы ят кешеләр төшә Алар утызлап Араларында берничә попта бар Өч балаклы байраклар күтәреп чиркәү җырларын җырлап болар урамга юнәләләр Авылны егермеләп атлы жандарм чолгап ала—чыгып качарлык түгел Авылдаш урысларны ирләрне, хатын-
кызларны. хәтта бала-чагаларны өйләреннән чыгарып Колангы чиркәвеннән килгән төркемгә кушалар. Авыл урамы төрле ямьсез авазларга күмелә Татарлар, ахырзаман килә дип куркышып, идән асларына, нәүрәпләргә (бәрәңге базы) төшеп качалар Ләкин аларны берәмләп сөйрәп чыгаралар, бер җиргә туплыйлар Атлы жандармнар авыдцан чыгып качарга ниятләгән берничә малайны тотып китерәләр Шулай итеп, авылның барлык татарларын җыеп, Имәлле елгасы буена куалап төшерәләр Чукындыру белән Зөя өязе исправнигы һәм приставы җитәкчелек итә. аларга берничә чиркәүнең поплары булыша
Поплар башта елга суын ‘изгеләштерәләр' (ягъни араларындагы иң олы поп себерке белән елгага су бөрки) Аннан ике жандарм киенгән килеш суга керә Алар елганың тирәнрәк җирендә туктап калалар Чукынмас өчен батып үләргә теләүчеләре тотып калачаклар, янәсе
Жандармнар яшь дьяклар булышлыгы белән татар картларын, хатын-кызларын һөм бала-чагаларны суга кысрыклап төшерә башлыйлар Андагы елаулар бала-чагаларның кычкыру чинаулары акылга сыймаслык күренеш булган- Әмәйгел әбиемә аның әнисе Лөйли әби (1830-1921) өнә шулай дип сөйләгән Поплар иса тыныч кына яр өстеннән карап торган Чөнки алар өчен мондый күренешләр инде гадәги хөлга өйләнгән була Олы яшыәге ак сакаллы поп су эчендәге татарларның башларына себерке белән су бөркеп чыккач, чукындыру церемониясе башлана
Яр буена иконалар тезеп куела. Ерактан кайтарылган. Колангы чиркәвенең горурлыгы булган зур иконаны өч дьяк күтәреп тора. Судан кешеләрне берәмләп сөйрәп чыгара башлыйлар. Ирләрнең түбәтәйләрен салдырып ташлап, хатын- кызларны елатып, бала-чагаларны кычкыртып чукындыралар. Муеннарына калайдан ясалган тәре тагалар. Баулары сүс талкышыннан үреп ясалган була Аны тиз генә чишә алмаслык итеп юешләп чияләп бәйләп тә куялар. Әбием сөйләгәннәрдән: “Әни әйтә иде. шул тәреле бауны муенга көчләп такканчы, пычак салсалар җиңелрәк булыр иде" —дия иде. Бу чиркангыч чукындыру церемониясе берничә сәгать дәвам итә.
Янгилде авылы халкын чукындыруны тәмамлагач. Зөя өязе исправнигы, поплар һәм жандармнар, тере боҗра ясап, халыкны бер урынга кысалар Башта исправник сүз ала. Ул авылның бөтен халкын “үз теләге" белән православиега чыгуы белән котлый. Колангы чиркәве побы Виктор Охотин да авылның тулысынча христиан динен “кабул итүе" белән тәбрикли. Аларның сүзләрен үз теләкләре белән ияреп килүче сатлык җаннар (хәзер инде "крешенный татар "лар) тәрҗемә итеп, авыл халкына җиткерәләр, котлау сүзләре әйтәләр, сез дә хәзер безнең (Мәлки Яншура, Тәрбит авыллары халкы) кебек керәшен татарлары булдыгыз, диләр. Колангы побы Виктор Охотин яңа чукындырылганнар белән беренче служба үткәрергә ниятли. Халыкны аның кыланганнарын кабатлатып азаплыйлар. Ләкин беркем дә бернәрсә эшләми, тик басып тора бирәләр. "Арыгансыз, гыйбадәтне чиркәүдә. Колангыда кылырбыз',—ди Охотин. Аннан соң ул христиан динендәге кешеләр нәрсә эшләргә тиешлеге турында сөйли: атнага бер мәртәбә чиркәүгә барырга, яңа туган балаларны чиркәүгә алып килергә, яңа өйләнешүчеләрне чиркәү йолалары нигезендә никахларга, мәетләрне татар зиратларына күммәскә һ. б. Попның халыкка җиткерәсе "шатлыклы" хәбәрләре дә була: олы яшьтәгеләр, авырулар, балалы хатыннар өчен “Келәү елгасы" чишмәсе янына бер атна эчендә часовня куелачак Янәсе, гыйбадәтне шунда гына кылырлар.
Шуннан соң һәр 19 йортны су бөркеп “изгеләштерәләр" Тәреләр, иконалар, православие байраклары күтәргән авылдаш урыслар катнашкан төркем Янгилде урамнарын, татарның күңеленә ят булган тавышлар белән чиркәү җырларын җырлап, бер мәртәбә әйләнәләр дә, тәре куеласы алгы урам чишмәсенә юнәләләр Алдан әзерләнгән чокырларга юкә агачыннан ясалган ике метр биеклектәге тәрене утыртып куялар. Шундый ук тәрене арттагы урам чишмәсе янына да утырталар Авылның дүрт басу капкасы янына өчәр метр биеклектәге дүрт тәре бастыралар Черемәсеннәр дип аларга кара дегет сылыйлар.
Шулай итеп, бер көн эчендә кечкенә генә Янгилде авылы тәреләргә күмелә “Келәү елгасы" чишмәсе янына куелачак часовня дигәннәрен кичкә таба пар ат белән Җидекизләү авылында ясатып алып киләләр
Часовня дигәннәре шундый ук агачтан ясалган тәре Аермасы—тәренең өске өлешенә иконаларны яңгырдан саклар өчен такта ябылган була. Часовняны урнаштыралар, аннан соң “освящать" итәләр. Охотин авыл уртасына чаң (колокол) куелачагын әйтә “Ул авылыгызның яме булып торыр. “Малиновый звон’ белән сез, крещенный татарларны гыйбадәт кылырга чакырыр",—ди.
Авыл халкы бу мәхшәр көне тәэсиреннән айный алмый интегә, балалар көнозын ашамый, көтүләр куылмый, сыерлар савылмый, чишмә янындагы тәреләрдән куркып, хатын-кыз суга бармый. Көянтә-чиләк күтәреп ирләр үзләре су алып кайтырга мәҗбүр була Ирләр дә су алганда аска гына карарга тырышалар.
Зөя өязендәге кечкенә авыллардан Чүкри-Алан халкын да шундый язмыш көтә.
1834 елда бу авылда 16 гаилә—106 кеше яши. шуларның 50се ир-ат, 56сы хатын- кыз Янгилдедәге хәлләр турында ишеткәч, авыл халкының яртысы кайсы кая чыгып кача. Ләкин күпме генә качып йөрсәң дә. йорт эшен эшләргә, хайваннарны ашатырга, сыерларны саварга, балаларны карарга кирәк. Колангы побы әлегә ашыкмый, халык тынычланганны көтә. Киткәннәр әкренләп өйләренә кайта.
Чүкри-Аланнар Колангы побы янына делегация җибәрә Бу—отставной солдатлар Исхак Хәлилов белән Назыйр Халитов һәм староста Тимербулат Бадамшин Алар чукындырмауларын үтенеп бөтен авыл кул куйган "отношение"не тапшыралар Ләкин Колангы чиркәве рухание: “Бернәрсә дә әйтә алмыйм мин боерык үтәүче генә",—дип җавап бирә.
Өч көн узгач, иртә белән көтү чыгып киткәнче, атлы жандармнар авылны чолгап алалар, бер генә кеше дә чыгып качарлык булмый Жандарм башлыгы чыгарган сыерларны кире абзарга ябарга боера Озак та үтми Янгилде авылындагыча ук, атлар белән утызлап кеше килеп төшә Тиз арада күрше Янгилдедән урыс милләтеннән булганнарны, аларның балаларын алып киләләр Алар рәхәтләнеп Колангыдан килгән төркемгә кушылалар Төрле тавышлар белән җырланган чиркәү җырларын ишетмәс өчен авыл кешеләре колакларына бармакларын тыгалар ә жандармнар, кысрыклап, халыкны буага таба куалар
Барысы да Янгилдедәгечә була тәре асалар, чукындыралар Аерма шунда гына Янгилде авылын элегрәк заманда инде чукындырган булганнар Халык әби-бабаларыннан ишетеп, аз булса да бу турыда белгән Монда исә барысы да өр-яңа эш, күңелләре ышанмый Алай да халыкның күбесе моны котылгысыз хәл дип кабул итә тарткалашмыйлар, хәтта елашмыйлар да
Муеннарына төре такканда, попларның әйтеп торуы буенча, чиркәү писаре һәркемнең яңа исемен теркәп бара Исемнәре дә шул ук, күбесе Иван Федор. Петр яки Василий була
Чукындыру эшләре тәмамлангач, поп Охотин “новокрешенныйлар' белән служба үткәрмәкче була Ләкин попның кыланмышларын бер кеше дә кабатламый, кайберләре арт белән басалар Авылның өч басу капкасы янына, шулай ук чөй кайнату өчен су ала торган кизләү янына тәреләр куялар, чукынырга Колангы чиркәвенә барырга кушалар. Бара алмаганнар кизләү янындагы тәрегә табынырга тиеш булалар.
Чүкри-Алан авылы халкы бу көннәрне бик авырлык белән үткәрә Шулай да авылда иманны саклап калырлык кеше—мулла була Бу—Вәлиулла хәзрәт Әхмәдиев Аны чукындыра алмыйлар—качып котыла Чүкри-Алан авылы кечкенә булса да, аны тулысынча чукындыра алмыйлар Басу капкасы янындагы тәреләр беркадәр вакыттан соң бөтенләй юкка чыга Аларны авыл яшьләре төнлә урманга алып китеп яндыра
Миссионерлар, поплар чукындыруларын дәвам итәләр Чүкри-Алан авылыннан соң Шыгай авылы халкын православиега күчерәләр Авылдагы 33 гаиләдән берсе мөселманлыкта кала. 8 ир-аттан һәм 10 хатын-кыздан торган бу гаилә өлкәннәренең исемнәре билгеле Мөхәммәткулов Мөхтәр. аның хатыны Миңлегөл, әнкәсе Хәбибө. Сатмыш авылында хәл киресенчә була 63 гаиләдән берсен генә чукындыра алалар, 62се мөселманлыкта кала Чукынган гаилә башлыгын Михайлов Иван дип язып куялар Үз исеме мәгълүм түгел
Карамасарда 67 гаилә, 540 кеше яши. шуларның 269се ир-ат 271ехатын-кыз Поплар 17 гаиләне православие диненә күчерүгә ирешәләр
Зур Урсак авылы—төбәгебездәге татар авылларының иң зурысы, анда 94 гаилә исәпләнә, 1158 кеше (608 ир-ат һәм 550 хатын-кыз) яши (Болар 1834 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча ) Авыл тулысынча мөселманлыкта кала (Татарстан Республикасы Милли архивы -'—Ф 3 — Тасв 2 —Сакл бер. 353)
1834 елда халык саны алганда кемнең нинди диндә торуы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе була Соңгы елларда күпме татарның православиегә күчүе билгеле булачак—шуны истә тотып, чукындырылган татарлар арасында көчле аңлату эшләре алып барыла Көне килеп җиткәч, авылдан беркемгә дә беркая да барырга рөхсәт ителми
1834 елның 6 апрелендә Федоровск волосте идарәсе старшинасы ярдәмчесе Туктар Миннебаев, Колангы чиркәве писаре һәм Янгилде авылы старостасы Алексей Иванов Мөхәммәтсафа өенә киләп керәләр Алар авылда халык санын алучылар икән Гаилә әгъзаларының урысча исемнәрен шулай ук башка сорауларга да җаваплар алып теркәп куйгач, балаларны язарга керешәләр ундүрт яшьлек Нәсимәне-Настасья, сигез яшьлек Мәрьямны—Мария, җиде яшьлек Миңлеҗамалны Матрена дип язалар Биш яшьлек Мөхөммәтсабитны бабасы Мөхәммәтсафа һәм әтисе Шәрәфетдин исемлеккә үз исеме белән кертергә тырышып карыйлар Ләкин писарьга исемлеккә татар исеме кертү тыелган була Тулысынча чукындырылган авылда татар фамилиясе булырга тиеш түгел, дигәннәр Биш яшьлек Мөхаммөтсабитка Василий кушаматы тагалар, шулай итеп Алга таба ТР МА.
ул Василий Иванов була
“Высочайщий" исеменә “сотвори суд и милосердие и повели нас остаться в могаметанской вере" дип тәмамланган хатны язуны оештыруда гаепләнеп 30 камчы алучылар исемлегендә Василий Иванов та бар Янгилде авылы мәкруһларының күпләп Мөхәммәд диненә кайтуларын оештыруда да Василий Иванов гаепләнә. Ул күрше Сатмыш, Зур Урсак, Кече Урсак, Карамасар авыллары мөселманнарын миссионерларга каршы тору чараларына өйрәтә, аларның киләчәген алдан әйтеп, кисәтеп куя Бу исә мөселманнарга каршылык күрсәтүне оештырырга мөмкинлек бирә Боларның барысын да Мөхәммәтсабит (Василий Иванов) эшли 1867 елның апрелендә Зөя каласында кулга алып, шул елның июль аенда аны Көнчыгыш Себердәге Турухан краена (Енисей губернасына) сөрәләр Бабабыз 36 ел гомерен Себердә сарыф иткәннән соң. 1903 елда шунда вафат була. Аның оныклары Хәбирә һәм Бибисара Свердловск өлкәсендә һәм Төрекмәнстанда гомер кичереп олыгайдылар, соңгы сулышларына кадәр (100 һәм 92 яшьтә вафат булдылар) бабаларының изге рухына дога кылып яшәделәр Алар икесе дә—әтиемнең кыз туганнары Бу апаларым ярдәме белән (аларның хатирәләрен язып алып калдым) бабабыз тормышының кайбер якларын ачыклап китмәкче булам.
Белемгә омтылыш
1834 елгы халык санын алуга бәйле рәвештә чукындырылган Янгилде һәм күрше Чүкри-Алан авылы татарлары шок хәлендә калалар Берничә ел буе алар үзләренең кем икәнлекләренә төшенә алмыйлар Патша хөкүмәте, чиркәү һәм миссионерлар аларны "крещенные татары" дип атыйлар Авыл халкы үзен “Без мөселман" дип юата Поплар һәр якшәмбедә Колангы чиркәвенә барып христиан гыйбадәтен кылырга мәҗбүр итәләр Берничә мәртәбә жандармнар чакыртып Петропавел чиркәвенә алып бармакчы булалар Ләкин авыл халкы юлда качып бетә
Вакыт үтү белән үз диннәренә кайтучылар күбәя башлый Күрше-тирә мөселман авылларында мәчетләр төзелә, искеләре төзәтелә. Янгилде һәм Чүкри-Алан авылы “керәшеннәре" бу авыллар халкы белән аралашу нәтиҗәсендә үзләренең мәкруһлыкларын ныгыталар.
Кайбер мәкруһлар, биш-алты бабадан бирле христианлыкта саналсалар да, аларның күңелләрендә ислам дине саклана. Алар арасында хәтта үзләренең христиан динендә дип исәпләүләрен белмәүчеләр дә була Алар моны һәр 7- 8 ел саен уздырылган халык санын алу (элегрәк—ревизия) вакытында гына белгәннәр.
Янгилде авылы мәкруһларына килгәндә, алар мөселман диненә кайту нияте белән яшиләр Аларны моңа өндәүчеләр, өйрәтүчеләр дә була. Әйтелгәнчә, мәкруһлар, мөселман диненә кайтырга сорап, патша исеменә үтенечләр юллый башлыйлар Мәкруһларның үзләре арасында да белемле кешеләр пәйда була Аларның исемнәрен Зөя өязе халкы бик яхшы белә. Гыйлем ияләре белән аралашу башлана
Мөхәммәтсабитның апалары Нәсимә. Мәрьям һәм Миңлеҗамал 1840-50 нче еллар арасында дин сабакларын үзләренең бабалары Мөхәммәтсафадан алалар Аларның өчесе дә гарәп хәрефләре белән язылган язмаларны, догаларны укый ала Сабит энеләре, әлегә кечкенә булса да, хәрефләрне өйрәнеп, кайбер догаларны укый башлый Тәкъдире юлын тәгаенләп, Мөхәммәтсафа баба оныгы Сабитны укытуны аның әтисе Шәрәфетдингә йөкли Мөхәммәтсафа баба, кызларның әтиләре, ягъни улы Шәрәфетдин белән киңәшеп, кызларга белем бирүне тизләтергә кирәк дип таба Чөнки аларны сорап килүче яучылар күбәя бара
Кызларга, дин сабагыннан башка, киндер туку, сугу, чигү оек бәйләү, ипи салу, аш пешерү кебек һөнәрләрне дә үзләштерү кирәк була Шуның өчен сабак бирү эше Хәдичә әбигә күчә. Ул аларны мөстәкыйль тормышка өйрәтә Әлеге тәрбия эшләре кызларның әниләре белән бергәләп башкарыла
Бабасы Сабитка ирләр генә башкара алган эшләрне тапшыра башлый
Сабитның апаларын ерак булмаган авыллардан килеп никахлап алып китәләр Бер Сабитның өч җизнәсе була. Ул 11-12яшьләренәҗиткәч. аларның өчесе янына да, ягъни Татар Әҗәлесе. Карашәм һәм Ташкичү (Тәтеш өязе) авылларына атка атланып барып килүне бернигә дә санамый
Мөхөммәтсабит бабасы Мөхәммәтсафа һәм әтисе Шәрәфетдин туып-үскән Татар Әҗәлесендә ешрак булырга ярата Нәсимә апасы белән Хөсәен җизнәсе янында булуны кулайрак күрә
Мөхөммәтсабит ислам дине сабакларын өендә алуны дәвам итә Янгилде патша хөкүмәтенең рәсми билгеләвенчә "керәшен" авылы булу сәбәпле анда мәчеттә, мәдрәсә дә булмады Берничә гасыр буена Янгилдедә татар-мөселман исем-фамилияле кеше бөтенләй теркәлмәгән Башка мөселман авылларындагы мәчеткә бару, мәдрәсәдә уку хөкүмәт тарафыннан тыелган Керәшеннәрне мәчеткә, мәдрәсәгә керткән өчен муллаларны Себер көткән йә булмаса указларын алганнар Шуңа карамастан, Мөхәммәтсафа Сатмыш мәхәлләсе имам-хатибы Садретдин Ибраһимов белән сөйләшеп килешенгәнчә, шәкертләр кичләрен өйләренә таралгач. Мөхөммәтсабит Садретдин хәзрәттән сабак алырга да йөри Сабитның мәчеткә килеп-китү юлы Бәхтияр чокыры аша була
Чүкри-Алан авылы халкы чукындырылгач, мулла Вәлиулла Әхмөдиев урыслардан качып йөреп, күп вакытын Янгилдедә, Мөхәммәтсафа гаиләсендә үткәрергә мәҗбүр була. Вәлиулла хәзрәт урманнарда качып ятмый, ул һөнәрчеләрчә киенеп, сакал-мыегын үзгәртеп, иләк, чиләк, комган төзәтүче кыяфәтенә кереп көн күрә Вәлиулла хәзрәт күп вакытын Мөхәммәтсафаның оныгы Мөхәммәтсабитка сарыф итә Вәлиулла хәзрәтнең тәфсилләп биргән дин сабагы, вәгазе, фикерләре Мөхәммөтсабитның ислам фидакаре булып үсүенә зур өлеш кертә Мөхөммәтсабит Вәлиулла хәзрәттән мәдрәсә программасында каралган күләмдә төпле дини белем ала
Зөя өязендәге Татар Әҗәлесе. Югары Шырдан. Карашәм авыллары күрше мөселман авыллары булганнар, аралары 5 чакрымнан артмаган Аларда мәчетләр, мәдрәсәләр, укымышлы кешеләр булган Аларны тирә-як өяз мөселманнары яхшы белгәннәр Мөхөммәтсабит Югары Шырдан. Карашәм авылы мәчетләре белән
аеруча кызыксынган
Карашәм авылында булганда Хәсән җизнөсе аны күрше авыл мәчетләренә җомга намазына йөртә Ул анда намаз укый, азан моңын тыңлый Күргән ишеткәннәрен урыслар тарафыннан рәнҗетелгән Янгилдегә кайтып яшьтәшләренә сөйли, Чүкри-Алан авылы яшьләренә дә җиткерә Аларга атна саен Колангының Петропавел чиркәвеннән килгән яшь дьякларга ничек җавап бирергә кирәклеген өйрәтә
Мөхәммөтсабит (Сабит) кыска гына вакыт эчендә Чүкри малайлары үсмерләре алдында ихтирамга лаек затка әверелә Ул, 12 яшьлек малай булса да мәкруһларны керәшеннәрдән аера белә, урысларның мөкруһларны "крещенныи из татар" ягъни "керәшен" калыбына ни өчен кертергә тырышуларын да бик яхшы аңлый Казан губернасы, бигрәк тә үзләренең Зөя өязе мөкруһларының хәлләрен Татар Әҗәлесе, Тәтеш өязенең Ташкичү авылында ишетеп, үз авылдашларына яшьләренә җиткерә
XIX гасыр урталарында Зөя өязенең “керәшен" мәкруһ авылларында миссионер Н Ильминский тәкъдиме белән ‘инородческая школа"лар ачыла Бу мәктәпләрдә укыту кириллица алфавитында татар телендә басылган дини китаплар нигезендә алып барыла Андый школалар Янгилде авылында урыслар яшәгән ике йортта оештырыла Берсе авыл уртасындагы Чернова Зиновья өендә икенчесе аскы урамда. Ивановск волосте старшинасы хезмәткәре Лука-сакау өендә урнашкан була Соңынан бу ике катлы йортны Чернов Алексей бабай сатып алып, өстәге урамга күчерә (Ул йортны мин яхшы белем, зетнынм бердәнбер ике катлы агач йорт иде ) Урыс милләтеннән булган балалар өчен ике мәктәп эшли, алары да шәхси йортларда урнашкан була
Христиан дине китаплары татар телендә шулкадәр дө саклык белән тәрҗемә ителгән ки, татар укучы, китапның бер өлешен укып кайсы
дин турында барганлыгын да төшенми Чөнки китапта төре Бог . библия сүзләре башка сүзләр белән алмаштырыла (хач. Аллаһ. Инҗил һ 6 ) Татар телендә
басылган христиан китабында тәренең үзе түгел, хәтта күләгәсе дә күрсәтелми Бу китапларның бизәлешендә дә мәкерле уй салынганлыгы шәиләнә
Кызганычка каршы, мондый мәкерле эш хәзер дә дәвам итә Безнең Казанда "Изге китапны (Библияне) тәрҗемә итү институты" Библияне бастырып чыгаруны әзерләүче “Изге китап” җәмгыяте бар икән Менә кулымда “Инжил” китабы, ягъни "Библия' Ләкин аның "Библия" икәнен аеру кыен Вак шрифт белән басылган кереш сүздә "Библия" сүзе нибары бер тапкыр гына очрый Китапны сул ягыннан ачсаң, "инжил" икәнен чамалыйсың, уң ягыннан ача башласаң. Инжил шәриф дигәнне гарәп имласын белсәң генә укый аласың. Ә бит “Инжил"нең “Библия" икәнлеген белмәүчеләр дә күп әле.
"Инҗил" китабы югары сыйфатлы кәгазьгә басылган. Бизәлүе дә югары дәрәҗәдә Китапта чукыну, чукындыру сүзен таба алмыйсың. Болар барысы да дин белән яңа таныша башлаган татар балаларының һәм аларның ата-аналарының дингә карашларын христиан диненә юнәлдерү өчен кирәк, әлбәттә. Яки менә “Изге инҗил Раббыбыз Гайса турындагы яхшы хәбәр” "Тәүрат". Илчеләрнең эшләре', "Изге язманың уникальлеге" кебек китаплар Бусы менә—"Коръәннең барлыкка килүе” Кечкенә форматта эшләнгән, "Намазда укыла торган догалар, сүрәләр һәм тәһарәтнең тәртибе" китапчыгыннан аерып алуы кыен Аерма шунда, беренчесе хәзерге заман миссионерлары тарафыннан бушлай таратыла Аны бөтен җирдә— вокзалларда, базарларда сорамасаң да кулыңа китереп тоттыралар Максат ни"7 Коръәнне Библиягә караганда түбәнрәк итеп күрсәтү...
Сүзне үткәнгә кайтып дәвам итик әле Н. И Ильминский ачкан школаларда формаль яктан христиан динен өйрәнү булмаса да. рус теле дәресләрендә христиан диненең һәм урыс халкының бөеклеге турында сөйләнелә, аларның башка диннәрдән һәм халыклардан өстенлеге күрсәтелә
Татарлар арасында укый-яза белүнең югары кимәлдә булуын миссионерлар да таный “Сильно же магометанство—дип күрсәтелә алар чыгарган журналда,— прежде всего очень распространенной в магометанском населении грамотностью Казанские татары-магометане, почти все за редкими исключениями. грамотные и очень ценят образование и заботятся о нём" Татарларны христианлаштырудагы уңышсызлыкларның төп сәбәбен миссионерлар нәкъ менә шунда күрәләр.
Мөхәммәтсафа һәм Шәрәфетдин Сабитны яңа оештырылган инородческая школада укытуга шикләнеп карыйлар, Вәлиулла һәм Садретдин хәзрәтләр белән киңәшәләр Алар баланың күңеленә ныклы ислам оеткысы салынганлыгын, шикләнергә урын юклыгын аңлыйлар. Аның урам теле дәрәҗәсендәге урысчасын камилләштерергә кирәклеге белән дә ризалашалар.
Татар белән урыс катнаш Янгилде авылында туып үскән Сабитка урысча акцентсыз сөйләшүгә ирешү өчен берничә ел уку җитә. Ул тарих, география, математиканы һәм башка дөньяви фәннәрне бирелеп өйрәнә. Соңрак мәкруһларга кагылышлы рәсми документлар белән ныгытып таныша, миссионерлар, христиан дине руханилары белән сөйләшүләрдә катнаша, мәкруһларны яклап император исеменә хат язуны оештыруны, кыскача әйткәндә, гади мәкруһлар эшли алмаган эшләрне башкаруны үз өстенә ала.
Дәвамы киләсе саннарда