Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӘФЕНГӘ КЕСӘ ТЕКМИЛӘР


. -Менә болайрак ул, брадән: әгәренки шушы мәлдә синен белән минем телебезгә үткән зур сугыш турындагы сүз кергән икән инде, ул бөтенләй бүтән нәрсә— Рәсәй киноларында күрсәтелгәнчә сурәтләнгәнчә генә түгел Һәммәсе дә дөрес шикелле үзе. Тик чын түгел Анда ни юклыгын син әйбәт беләссн: анда без—татарлар юк. Юкка мин үзем дә тук. дигәндәй, юк—беггс китте. Шуның белән эшен бетте, кодагый. Син безнен бу зиратыбыз юлына төшкәнче, авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә йөз дә сиксән тугыз исем язылганны күрмичә уталмыйсың. Һич юк Дәшмә, энем' Әйе. синен миннән дә күбрәк белгәнеңне беләм Сталинградны без—татарлар алып калганыбызны да бсләсен син Эндәшми тор дим ич Сал. күчтәнәчеңне үзең дә уртлап куй. Мине дә онытып бетермә Менә, рәхмәт яусын Шулай итеп, энем, ул кино әкиятчеләренә каршы кулга ни туры килсә шуны тотып—чалгымы анда, өч җәпле сәнәкме, бастырыкмы эләктергән килеш, җан ачыигысы белән сонгы атакага барган шикелле итеп, капма-каршы чыгасынмыни инде. Хәзер, кирәге барые Бәдрәфкә керергә дә ярамаслык мльённарын учлап, ул киночылар үзләре тышка чыксын Азар бит—ни. нәрсә әле—дизентсриклар. Калганын әйтеп тормыйм Шуна күрә алар “сортирда манчыйбыз” дигәнне элеп алып күккә чөйделәр дә Ие. Ә без. әйтик, мин. кәпрәя димә, алгы чакыру белән үк сугышка чыгып киткәннәрдән. Дары исен тансыклаганга күрә түгел Кичкә кырын белдерелгәннен иртәнге танында ук Шуннан чыгып киттем Ягъни без инде. Типсә тимер озәрлск ир-атлар. Киттек. Баскан җирләреннән ут чыгара торган җыен жегет-жилән. Райвоенкоматта тиешле тикшерү үгкәченнән соң. Мина бронь бирмәкче булып маташканнарые Тракторчы бит Житмәсә—бригадир. Гадукларымнан каласым жук дип. кырт кына кистем Минем тәртибем бүтән иде—үземчә. Уптым илаһи бөтенебезне тезеп фотокарточкыга алдылар. Без авылдан унбиш жан идек Мен дә тугыз йөз дә алтынчы елгылардан башлап. Егерменче елгыларны кертеп Ин кирәклеләребезнедер инде Аннары гына алдын-артын санап тормастан киткән ул Шуннан сон без гармун аллык та күз-кан елаш катыш жыр белән чыгып киттек. Озатышуны сүз белән әйтеп бетерерлекме сон аны Чүәгемдәге тузанны кулъяулык белән сорткәләгән атлы кыланып, әледән- әлс борылып карап ал талаганымны гына хәтерлим Мин генә түгел, һәммәсе
3. >К У-М 12
шулай иткәндер инде. Жыенын бергә булганда бөтенен бер иш. Аннары сун, шәмәхә карандашыңны төкерекләп, хатлар язганда гына җанны телгәли-телгәли искә төшкәли икән... әйтелгәне дә, әйтелми калганы да. Сүзнен ин кадерлесе—әнә шул әйтелми калганы. Алдагы кырыгынчы елны иген хәтәр унганые. Инде аласы алынган, кертәсе кертелгән. МыТыеСтан тагын бер йөк килеп төшсә, син аны капка төбеннән кире борып җибәрәсең. Янага хәтле жан башына исәпләгәндә болай да хәттин ашкан. Кош-кортка, көзгә мал-туар симертергә, әз-мәз сатлыкка үтә чыккан. Тик безнен сыман ир-атның, бигрәк тә минем шикелле тракторчыларның җаннарын кайбер шик-шөбһә сызылып таннар атканда өшетеп-өшетеп алгалаган мәлләр яшерен-батырын түгелие инде. Мүкәләп кулына таянган килеш көйгән иренеңне, тамагыңны сулыга-сулыга салкын чишмәдә чылатканда Жир куеныннан килгән тирәнтен су агымын сизми ятмыйсын. Ул чагында бөтен дөнья безнең биш йөз дә егерме биш өйле авылыбыз иде. Кендек бавыңның киселеп, әнкән сөтеннән аерылган җир. Бер дә бер заманны иренеңне бөреп үреләсең дә. әле баягынак иң татлы дип күнеккән төшкә йә тоз сипкәннәр, гәрчич сылаганнар, йә морҗа корымы сөртеп куйганнар булып чыга. Борынын очына чиртмиләр, үрелгән кулыңны читкә тибәрмиләр анысы. Ирененә әнкәң чәйнәгән арыш ипие имезлеген каптыргач, ирексездән аерыласын инде. Кая китмәк кирәк. Беркая баралмыйсын. Телисенме, теләмисеңме—әкренләп үзен яши башлыйсын. Яшисен килсә әгәренки. Югыйсә әлегә син терегә тере, ә янәтәдән анаң карынына кереп булмый ич инде. Моны истә тотмаган адәм заты әнкәсенең карынын ни иртәләрен, ни кичләрен һич тә хәтерләми. Ә каберен онытыр да онытыр Сугышларга әллә нәрсәләр төяп чыгып китеп була. Ә туган йортыңның имән матчасында сине тирбәткән бишеген асылынып торган тимер элмәк калган—беләсең. Ул биштәреңә генә түгел, ә бәлки бөтен дөньяга сыймый торган әйбер. Аны күзеңнең соңгы нуры төшеп өлгергән ни кояшка, ни айга, ни бер-бер йолдызга да боргычлап куеп булмый инде. Шунда гына тора—матчада. Моны сиңа беркем әйтми, һичкем өйрәтми дә. Тегесе дә, бусы да үзенә генә кала. Фәкать әлегә син исән, тик инде үлеп барганыңны тойган, аңлаган чагында бигрәк тә. Сугышта моны әллә күпме тапкыр кичерәсең. Мәгънәсез, беркемгә дә кирәге булмаган сугышта. . Ие, без күптән көттерелгән, көтелгән дошманга каршы киттек. Дошманның шуннан башка бүтәне юк иде. Ул мәңге безгә кызыкты. Ә без ач-ялангач лабаса. Аларны чабата үрә-үрә бишкуллап көтеп торганмыни?! Сун инде, җанкай- җанаш дошман. . Сине әнкән яхшылыкка тапканын яман ниятен котырыгы баскан икән—башыңны тык, кер, тик керерең алдыннан чыгарыңны уйла. Ие Ә болардан да аламарак дошман без киереп ачып чыгып киткән басу капкасының теге ягында калды. Шул—күмәк хуҗалыкта колхозда инде Ана язылырга аяк терәп каршы торган әби белән бабайны, алардан күрмәкче әти белән әнине, алар белән бергә без ике апа, өч угланны шөкер генә торган өебездән куып чыгарган затлар. Жук, оятсызлар! Җәберләр! Язнын җылы бер көнендә. Сабага төшү хәстәрлеген тәмам күреп бетергәч. Шулар инде—чабатасыз-нисез җыен-җыентык әтрәк-әләмнәр. Кешелеккә генәме сун, ни көзге, ни сабанга чыгарлык эш чабаталары да үрә белмәгән затсызлар. Аларгамы сун безнең эшләребез тынып торган арада Донбассмы, Кузбассмы шахтыларында күмер чабып, Азау, Каспий диңгезләрендә пугина тотып, шул зимагурлыктан гармун күрегедәй елык-елык уйнап торган, бакыр кадаклар белән төпләнгән җыелмалы шыгырдавык чып-чын күн үкчәле ялавай итекләр киеп йөрү! Көн сәгатен болар ише чамалап түгел, ә көмеш чылбырлы көмеш сәгатьләребезнен капкачын ачып кына әйтү. Чырт кына иттереп. Музыйкалаттырып. Тәкәбберләнми-нитмичә генә. Тәүлек
сәгате тегеләрнеке дә, безнеке дә төп-төгәл чыга иде анысы. Минутлап. Ә авылда минут кеменә кирәк? Әтәч кычкыра да күкәй салган тавык әйтә. Секундлап Авылда таң белән зират арасы гына бар. Ә сугышта, энем, әтәч белән тавыкка караганда өлгеррәк икәнсен. дошман—синеке. Безне дә өебездән мунчабызга куып чыгардылар. Теге очтагы берәүләрне алып ук та киттеләр әле, ә безне калдырдылар. Бәлки калдырып торганнардыр Ак мунча буралы, дранча түбәле. Идән өрлекләре—имәннән, түшәм такталары буй-буй усакка утыртылган. Гомер черерлек түгел Чишмә бурасы белән улагы усактан икән—бөтенен гомеренә җитәрлек. Ләүкә бар. ике сәндерә ясап куйдык, өч идән ятагы, алачыкка әкренләп тыштан саман кирпеч өйдек. Көзгә кергәч, йортыбыз тирәли агачлардан һәммә коелган яфрак киселгән дә чабылган чия бакчабыздан үрелгән нигезгә түшәлде. Ә мунчабызның әчкелтем-төчкелтем тәме исен мин ярты Ауропа буйлата таратып йөрдем. Карасам, боларда мунча дигән нәрсә гупчым юк икән У-у, болар. Имеш. Өеннән куып чыгаргач та кертеп ябарлык мунчасы булмаган адәм страмнары. Мин андыйларны дошман күрергә дә хурланам Менә ичмаса безнен мунчабыз коры, җылы иде. Кысанлыкка кысан анысы, ә ыгы-зыгы дигән нәрсә булмады. Әле дә онытасым жук: ләүкә астында йодрык-йодрык симез ике гөберле бака торды Мич аралыгында төннәр буена мыеклы көрән чикерткәләр сайрашып чыга иде. Сандугачларын бер якта торсын. Әйтеп, сөйләп бетермәле түгел Билләһи газим! Ә без аларны салкын урамга куып чыгармадык, ачлык-патшага бирмәдек. Алай итәргә без теге комса-ач корсак активлармыни Кызгану гына түгел, ә өйдәшләребезгә тин санап тоттык. Бетләмәдек. Кандалага кан эчермәдек Кычу кертмәдек. Трахум эләктермәдек Без—тегеләр түгел Мунчада торабыз бит. Ә юынуыбыз—селтеле. Ягъни көл дигән сүз инде. Әгәренки бслсән Тик алай гына түгел ул: бакча башыбыздагы тирән ерганактан язгыдыр, хәтмәледер җәйге ташулар агып төшкәндә без шулардан калган алсу, зәңгәрсу, яшькелт ташларны җыеп алып юына торган идек. Элек өебездән өзелмәгән “Гөлҗамал" исле сабыннарын бер якта торсын—ике-өч тапкыр шул ук суда кулыкны, аягынмы шулар белән ышкып юынсан әйбәт була торган иле. Тәненне—кычытканлап. Һәрхәлдә көне буена эшләп яргаланган кулына шул ташлардан кала дару-фәләннен кирәге юк Соловьевкадагы. Имәнкискәдәге болыныбыз чабылмыйча, үләне чәчәк атып, пышкып, картаеп ята. Мал-туар апчыгып кителгән. Амбар буш. Кара тараканнарга, җир бәбкәләренә хәтле кайсы-кая таралышып бетте. Жон тегермәнендә җон тетү, талкыда сүс талку диярсең. Анадан-тума ише шәп-шәрә калдырдылар. Хурлыгы гына да ни тора. Әти күмәкләшеп хуҗалык итүгә— колхозга инде—язылмады. Аның җысн-җыентык. тәмам яраксызга әйләнеп беткәннәр белән бер тәртәгә керәсе, әтрәк-әләмне мичәүдә тартып барасы килмәде. Утыз тугызынчы елдагы вафатына хәтлск ничек кирәк алай үз- үзен, без—гаиләсен тотты, шуна күрә һәммә хокукларыннан мәхрүм иде Сайлау, сайлану хокукыннан Кол. Тик-буйсынмас Кем әле? Әйе- Спартак. Буй сындырмаган икән-азат Ә азат кешегә бөтен дөнья-төрмә Ул мине Ленинградка чыгарып җибәрде Бәладән баш-аяк дигәндер инде Мин угыз оченче-утыз дүртенче еллар сезонында "Лендорхоз" трестына җир казучы булып эшкә ялландым. Әгәренки бухгалтерия сумманы алай- болай итә икән, тиешлесе суд тәртибендә табыла иде. Ике яклы имза салынган икс арадагы килешүдән сон булуы ихтимал һәрбер бәхәс тиешле юнәлештә РККАда яисә халык судында карала Эшнен. әйтергә кирәк, беркайчан да шуна хәтле килеп терәлгәне булмады Гиене тиенгә барды Шул тәртипне бозып кара. Тәртип катгый иде—көмеш акча шикелле коеп куелган. Ак патшалар заманындагыдан һич ким түгел. Тәүлеккә түләү генә
дә ике сум да кырык тиеннән барды. Анда-санда юл чыгымнары—яллаучы исәбеннән. Әйбәт ашатып-эчертеп тордылар. Ермитажга алып бараларые. Әллә ничә тапкыр. “Буре” фирмасының көмеш кесә сәгатен чип-чиста йоннан тегелгән бостон кәчтүм-чалбарнын сул як кесәсенә салып кайткан кеше идем мин. Өстәвенә—шундый ике пар шивыйут кәчтүм-чалбар теге- бу күчтәнәч, бүләк-мазар. Чуты-исәбе юк. Өйләнәсем дә булыр дигәннәребез “Зингер" атлы тегү машинкысы апкайта. Ә әтине ул арада еНКеВеДе сулыш алырга да ирек бирмичә тилмертеп торган икән. Өзлек-төлексез. Тегү машинасының орчыгы урынына. Анда-сандагы юл арасы—кырык чакрым. Безнен Казанга, Мәскәүгә генә түгел, ә Петербурга хәтле йөртә торган юртакларыбызны апчыгып киткәннәрне ич инде. Күз алдыңа китер, энем: ике жингәбез Балык Бистәсе базарында ачтан үлмәс өченгә тана сатканнар да боларны кайтышлый ике кызылгвардияче, тагын берәү булган әле, куып җитеп атып үтергәннәр дә талаганнар. Аларнын—кайсысынындыр инде— алты яшьлек бер малае да булган. Белә күрмә, зинһар, энем, тик мин, башлаганмын икән инде, әйтеп бетерим: болар теге сабыйның башын арба көпчәге тугымына бәргәннәр. Без боларнын кемнәр икәнлеген белмәдекме сон? Шулай ди, ие Ә әти үзенә бармак белән кагылу түгел, бер-бер кыңгыр сүзне дә кабул кылмаган. Күрәсең, үзенә карата тик тормастан хаксыз сүз сөйләүне, дорфалыкны, атасы-анасы белән сүгүләрне, күп инде... кабул кыла алмаган. Нигә дигәндә—анын алтыны булган. Тегенди-мондый түгел, ә—империаллар. Алтыны бар—бакыр учлап үлмәс. Ә империалны империядә урлап булмый. Ул банк аша гына бирелә. Тиешле, ышанычлы кеше икәнсең. Анда син кем дә, тиенен-тиенгә туры киләме-юкмы икәнен үтә шәп белеп торалар булган инде. Шәкүр карак ише шухыр-мухыр икәнсең, энәтанагына хәтле теркәлеп куелган. Әтинең эш йөртмеш вакытында биш-алты урыс авылы кинәнеп тук, дәүләтле яшәгән. Урыс авыллары, брадән, мыегына чорнап куй. Белгән инде. Тирә-юньне тотып торган җир биләүче бер кеше булган—Макашин. Капитоныч. Алпут дип йөртәләр иде. Сез укыган дәреслекләрдәгечә әйткәндә—алпавыт. Ул вакытларда хәзергечә каһәрлектән вә бөлгенлектән ничарадан бичара булгачыннан соң җыен эте-бетенә димәктәй шикаятьме, кызгандыру хатымы инде шунда—булмаган. Нигә димәктән—сәбәбе юк. Әйтелгән, аңлатылган: сиңа шул-шул хәтле дисәтинә жир, өстәп—күпме чабасын—печәнлек болын. Ик, чәч, җый—уннан берсе хәтлесен вынь да положь. Тирес түк, белгәнеңчә ик. Калганы—үзегезнеке. Ә бер шикаять киткән. Казан генерал-губернаторына. Әтигә карата. Эш патшага хәтле барып ирештерелгән. Әле дә булса телдәгечә: ышансаң ышан, ышанмасан. ирененә шайтан төкереге, әтигә патшадан депеша килеп төшә—хат. Янәмәсе, дөрес сүз йөртәсез икән, әфәнде. Хатын-хәбәрен иншалап әйтеп торганда нәкъ менә әфәнде дигән. Ул заманда урам себерүче дә—әфәнде Ие, дигән, дөрес фикер йөртәсез икән, хутырларга тарату Россия империясен таркатуга тин. Анда-санда һәр хуҗалыкның үз- үзенә аерым-аерым торуы Россия империясенә килешми, бигрәк тә татарларның мәхәллә булып яшәү-торуларына бу бер дә ярамый. Очрагы килеп чыгу белән фикерегезне предсовмин Столыпин Петр Аркадьевичка әйтермен. Үзе нәрсә чәчсә, шуны урсын. Калганын мировой җыеныгызда хәл итегез—шунысы дөрес булыр. Ә пока Казан губерниясе губернаторы аша сезгә, господин хороший, "За усерд1е” медале бирүне тапшырам. Өстәп, синең карамактагы унике ярым дисәтинә җиреңә тагын өч дисәтинә җир кисеп бирүләрен, печәнлек болыннарын күпме булса, шул кадәрле үк өстәмә җир, Корноухово, Түллинкә урманнарыннан диләнке билгеләнергә тиешлеген боердым Мин, энем, теге “За усерд^е” медален бик яхшы хәтерлим. Андагы *Ч” хәрефен дә. Алгы ягына дәфнә—синеңчә лавр инде,
янәшә-имән яфраклары ботагы сурәтләре коелган. Ә теге ягында император Николай Икенченен сурәте “Я возврашаю ваш портрет"—сакал-мыегы, колак, борын Шәрифләре үз урынында . тик муен төбе турысы балта чапкандай әзрәк сулкыйлатыбрак төшерелгән. Хикмәт инде Аннары сун ишетеп, укып белүемчә, аны маңгаена атып үтергәннәр булса кирәк. Теге медальнең дә баш очында тишек бар ул: аны әни үз чулпысына тагып йөрткән. Талир тәнкә. империал, көмеш ун тәнкәлекләр янында. Талир тәнкәнен ни нәрсә икәнен беләсеңме'1 Тыштан—алтын, эчтән—көмеш. Напрасны татар халык җырларына кермәс иде. Хәзер—миллион сум. Корл>ән чыгуларда, бәгъзенен өчесенме, җидесенме, кырыгынчымы мәҗлесләрендә тынлаган әлеге чулпынын алтын-көмешләре аннары өзелеп-өзелеп, кисеп- кисеп, таланып алынганда, әни шуны апкалган—“За усерд1е"не Сурәтенә ни төшерелгәнлеген чамалап алган булсалармы ’ Чәче-толымы белән тартып апкиткән булырларыс. Ә ул—ак алтыннан коелган. Шундыйлары да булган Әйбәт икәнсең—ни тагылганын әйтмә. Моны белсәләрме.’ Патша галижәнапләренен әтигә теге хат-ниендәге хәл-әхвәлен кирәк урынга җиткергәннәр. Губернатор почтасын—беләм—фельдъегерь пар атта махсус көне-сәгате белән җиткергән бит. Ул хатны юк. депешаны мин үз хәтеремдә әле дә тотам әле. Минем теге-бу, ул-бу сүзләрне әйтүемә исен китмәсен. Белемем дүрт кенә сыйныф булса да. “эскюзе муа" дигәнне шәп беләм мин. “Хенде хох" белән абзардан бер сарыгынны да куалап чыгаралмыйсын. Кире кереп китүе бар. ие Аннары изалан Куып чыгарыр өчен. Ферштейн? Ул хатны ачкан чагында сөргечле икәне исемдә. Көрән Ә унлы-суллы дигәндәй, тәреле тилгән төшерелгән “водяной" билгене син белмисен... Беләсеңмени? Белмәскә, әме. Андый тамга кәгазь акчаларга гына сугыла торганые. Өчлекләр, бишлекләр, унлыклар Йөзлеген, хәер, күргәнем булмады. Андыйлары—сөлге буйлылар—әтинен пыяла банкысында гына түгәрәкләп, төргәк-төргәк төрелеп тотылганын беләм Боларнын ботенесе НКВД өчен зур табыш бит инде. Әтине тинтерәтергә. Талкырга Жан заһиләсенә төшеп Имеш, патша булып патша белән элемтәдә торган Теге—канэчкеч Николашка Икенче белән инде, янәмәсе Бөтенрәсәй императоры бит, самодержец, едрит. Офыкта үчлек белән дошманлык— вражба да вражда—балкырга керешә. Столыпин үтерелде. Уйлавымча, моны, язганнарынча. теге эсэрлар кылмады Аны шулар кулыннан патша үзе үтерткән. Кайсы нәчәлник. хет патша булсын, үзеннән акыллыракнымы жүләррәкнемс үз янында тотасы килсен ’ Берәү Нет человека—нег проблем" дигәнме әле? Әйе. бөтен нәрсә германнар өчен эшләнелгән. .Атар без барында тыныч йоклый белми. Әйе. брадән. Аларга гел сугыш кирәк Үзсбезнекеләргә кирәк булганы кадәрле үк. Тегеләр ягыннан—үз ахмаклыгы, безнен яктан—үз аламалыгыбыз. Бер сүз белән әйткәндә, икс яктан да— кабахәтлек Ике яклап. Гыйнвар этләре шикелле, эләгешешми кала алмаганнар инде. Эт—эткә, бака бакага эләгешкәндә гаяк белән дә аралап булмаганы ише. Ә таяк башы безгә төште бит Әйтик, мина Ике шайтан бер мунчага сыймас. Болар—сыйды. Ә? Мильон халык кеше боларга чүп тә булмады. Болар мильоннарны үтерә алуга хушландылар, брадән Аларга гашыйк булу, өйләнешү, баланнын дөньяга килүе ни диим инде кирәк түгел иде. Болар хакимияткә килү белән үк халыкларны ачлыкка, хәтта мәет ашарга дучар иттеләр Мунчага трактор кертеп була. Ә инде шул ук мунчага танк сыймый. Сыймый инде—бетте-китге' Танкны каенмы, имәнме себеркесе белән ничек чабындырмак кирәк Бигрәк гә мәтрүшкәләп Урып, бәбкәләргә төйнәлеп, баш-баш итеп көрнәленгән ужым ашлыгын болар Суел он гер. Освенцим концлагерьларының тәгам икмәге итмәс өчен үз бункерларында качып, ну аракы эчеп, хатын-кызлар көчләп яттылар
во
Ә безнен әти азат кеше иде. Аны жан газаплары тетмәгән. Шөпшә дә үзенә кагылганны гына чага. Менә шуна күрә без үзебезгә каршы чыкканнарны алдырырга дип чыгып киттек. Дене. дине булмаган немчурага каршы. Төп- төгәл “Лендорхоз”лар белән төзелгән килешүләргә, райкомнар чакыруына, кушуына карап түгел. Без немецка каршы тәгам өчен түгел, ә бәлки азатлыгыбыз хакына киттек. Башта аларны якаларыннан элеп-салып, аннары сун, жинеп кайткач, ниһаять, үзебезнекеләрнен кызыл үңәченнән буып алыр өчен дип. Намусыбыз, вөҗданыбыз кушканча. Тамак төбебезгә укмашкан ачыткыны йотар-йотмас, саруыбызны мен ел буена кайнаткан үтебезне косар-космас. Без болыннарыбызнын чабылмыйча, богыллап өелмичә калганы өчен дә, “Герман көе”н, “Порт-Артур җырларын тальянга тамак җиткәнчә көйли-көйли чыгып киттек. Шундый-шундый җырларны бүтәннәрдән эзләп кара син, брадән—табалмассың: Герман иле кайда да, Порт-Артур кайда? Татар кайда булса,—шунда. Бүтән беркайда да түгел. Айда гына булмавыбыз бар-барын. Тик анысы да—шикле. Ул җырларны хәзер җырлап тормыйм инде. Урыны бу түгел. Озаккарак китүе дә ихтимал. Алардан да хәтәррәкләре күп. Без сугышка бишегебезнең имән матчабыздагы тимер ыргагы үз урынында торсын дип чыгып киттек. Нык торсын дип. Боргычланып Мәңгелеккә исәпләнгән көенчә. Өйләребез каршындагы канәферләрдән чәчәк атканда шөпшәдер, төклетурадыр, бал кортларыдыр үзләренә сут җыйсын, ә без үзебез шуларнын хуш исләреннән һуш булыек дип. Ә ул канәфер—сирин инде—бер дә бер заманны, тәмам шау чагында яшел корттан—сасы яшел кандаладан тәмам гаҗиз була. Коткарыр ни чарасы, ни әмәле юк. Ә басса—басыласын инде, бастырык астында. Ә бастырыкны юкә бауга тарттырып кысасы арткы ыргак бездә иде ул. Без дөньядагы ин татлы ис—кырдан кайткан әнкәләребезнен тир исен, үз бала- чагаларыбыз әнкәсенен ислемай исе онытылмасын өчен, үз күз яшебезнен тозлы икәнлеген исбат итәр өчен киттек. Ә инде ары таба җип-җинел: җәйге челләдә атта ыргылып килгән шәтгән буа суына кереп чумган шикелле генә. Коръән әйткән бит: хатыныңны көчләргә, балаларыңны кол итәргә, үзенне үтерергә кергәнне үтер дип. Минем бөтен иманым шушы гына иде. Фәкать. Актыкта әйтермен әле, торып тор... Шуннан сон кайнар канлы Днепрны, апрельдәге салкын Шпрее елгаларын ничек кичмисен ди?! Иделдә дә Сталинградта да зәм-зәм суы акмады. Хәер, мин бер генә чишмәдән дә кулымны юып, битемне сихәтләндергәнне белмим. Кул юасы булса— керосин танкта ич. Танкына су эчереп кичәсен дә—әйдә, малкай. Тегеләрнен Ауропаларын аркылый-торкылый. Тукта, шып, ашыга күрмә: ниме, тегеләрнеке булсын ди ул? Ә? Тотсыннар ди. Үзебезнекен. Татарныкын. Тоттырсак. Йомгак очыннан керешсәң, без Аттиланыкын кире кайтардык. Шундый-шундыйны беләсенме? Белгәнеңне беләм. Аннары инде Чынгыз ханыбызныкы Шуннан соң бер карышы да чит-ятныкы булмаган үзебезнекен. Ауропа шул гына ул. Фәкать шул гына—үзебезнеке. Безнен җирләребез күз карашы иңләмәстәй, уйласан, акыл ирешмәстәй кин бит ул. Идел бит ул—кин бит ул Күк йөзе шикелле. Тик инде теләсә нинди килмешәк килеп керсен дә бозсын өченгә түгел Шуна күрә керерләре алдыннан чыгарларын уйласыннар иде. Кушаяклап, абына-сөртенә. Чакырылмаганнарга шуннан гайре бүтән юл юк. Татар гайрәтенә каршы чыгарга ярамый. Монда аларны әндри казнасы көтеп тора диярсең. Әтинен теге алтыннарын да табып бетергән юк әле. Мәнге табасыбыз юк икән— кайдадыр ята дигән сүз инде. Аныштынмы?.. Өстәп куй әле, пычак калынлыгы хәтле генә. Нигәдер тамак төбем кипшенгән шикелле булып китте Менәтерә. яхшы иде—шәп булды Шулай итеп, мин бәйрәм эстәп йөрмәдем. Сугыш—Сабан туе түгел ул. Туп-турылай бардым да кердем.
Көзенме, язынмы ин беренче буразна ерганым сымаграк шунда. Артыгы мина кирәк түгел, тик кименнән дә кимрәк кую гадәтем юк. Бер изеп тапталганнардан тагын да саман кирпече ясамасыннар дип. Шуннан сон нишлим,—колхозлаштырыпган Туры атыбыз урынына үземнен хатыным янына, ике кызым белән улым, чиялегебезгә һәр ел май аенын унөч- унбишләрендә сайрарга тотынган сандугачыбызга, авылыма кайтып керер юлымдагы һәммә нәрсәне аркылы-торкылыга сөрдем дә чыктым инде. Мин анда-санда сугышта йөрегән арада улыбыз вафат булган. Вафат түгел—һәлак булган. Атасы туды-сюды орден-медаль жыеп йөргән арада. Уйлавымча.— тыл герое. Берәү үлмәсә. бүтәне тумый ул. Ялгышмыйммы'.’ Ялгышсам да—хата түгел Эндәшмә, энем, шушылай гына торып тор Артык
таптанма—үләннәрне изүен бар Үземә бирелгән КВ танкын—Климент Ворошилов дип атыйларые—минем ХТЗдан һич тә кайтыш жире юк— авызлыклап иярләп алдым да... Киттем. Үзебездәге бөтен аламалык өчен үч алырга. Алманнарны әйтәм: әй башсызлар да булган икән сун. Үзләре грамотный тагын, танкыларын әйбәт йөртәләр. Тик—мисезләр. Безгә каршы кергәннәр имеш тә, имеш болар безнен. кабатлап әйтүем, күпме мәртәбәләр изеп-тапталган җиребезне, һичкемгә баш имәгән, буй сындырмаган—минем авылымны яулап алмакчылар. име. Безнен бит үз әби-бабаларыбыз кабере янында гына башыбызны июебез ихтимал. Өндәп әйтүем. Кисәтеп Ихтимал гына. Фәкать. Искәреп куй Энем, минем сөйләвем әллә ничек бик ипле шикелле, әме . Аркалыкмы, түшлек, тәҗеләрнең уны-сунымы, ахыр килеп, чөелдерекме бөтен торамы икәнлеген чамалаган сыман гына инде Шуннан ни артыгы, ни киме юк анын. Ниндидер чыгышка йә кичүгә төшешли арба көпчәге тырнакларына аркылы бер-бер күсәк тыгылганлыгын без сугышнын башыннан алып ахырына хәтле белеп бардык. Ә безнен тугымыбыз нык төпләнгән иде. Ык итмәгәйләре мык итсеннәр Хикмәт бөтенләй бүтәндә иде. Хикмәт сүздә түгел. Менәтсрә үз техниканны иргә таннан шәфәкъкача үзебезнең Олы Әшнәк басу-кырлары буенча керосин беткәнчегә хәтлск йөртә-йортә дә бер генә тургай оясына да кереп туздырганым булмады. Кыр куяннарын әйткән дә юк Башта карлыгачларның, аннары сыерчыкларның кара болыттай җыйнаулашып әллә кая очып китеп барулары—боларнын һәммәсе минеке, минем җанымныкы кебек иде. Синен техникан сугышта менә шуларнын барчасын үз исендә тота. Әгәренки үзен алай-болай онытып җибәрмәгәен шәтендә. Синен танкын—ызан арасы гына ул: бишеген, үлем түшәген, ясин чыгарылган ястыгын. Телисенме- теләмисенме—ни генә уйласан да.—ләхетләп күмелмәгән каберен. Анда барганда колхозын хезмәт көненә ике таяк өстәсә дә. ана ат тизәге дә алалмаслыгынны уйлап маташмыйсын. Көнлек эш, хезмәт хакын—нуль. ин кимендә юк таяк. Анда—артта, үз илендә, туган-үскән өендә үз-үзеннен колдан да ким дәрәҗәдә икәнлеген җирендә Колларны әзрәк-күбрәк ашатканнар, эчерткәннәр. Ә без сугыштан жинеп кайткач та черек бәрәнге боламыгы, кысыр аш. алабута коймагы ашап торган совет офицерлары идек, брадән! Төрмәдә дә кәбестә, чөгендер ашын ипи телеме биреп ашаталар Безгә тәтемәде. Маңгайларыбызга кыздырылган келәймә тамгалары басмасалар да. без үз дошманыбызга да теләмәгән тамгасыз коллар идек. Жан-бәгырьләребез саф-әнсән булса да Тик һичкемгә кара йөз күрсәтмәдек. Дуска түгел—дошманга да. Аны уйламыйсын ич инде. Терсәктән узышлый краганны киясен дә сулдыр, ундыр рычакларынны тарткалап та әткәләп ишеп барасын Шлемофонын калагынны тондырган Шунда әллә кайдагы, төштәге генә сыман, туган йортындамы, теге мунчабыздагымы ирык-йорыкларда сайрашкан чикерткәләр искә төшкән мәлләр булгалап куя. Йә анда ата сандугачның чия бакчабыздагы кырык
төрлегә сайраплар торып җибәрүләрен әйткән дә юк инде анысы. Әйе. Боларнын һәммәсе—шлемофонындамы, күңелендәме, җанын түрендәме— мона күз-колак салып тормыйсын. Фәкать күз үткерлеген генә кирәк. Боргаланмый-сыргаланмыйча, бигрәк тә чапаланмыйча. Туп-туры. Мангаеннан сызылыплар-сыгылыплар агып төшеп, кашын, күз кабагын, керфекләреңне яндырган тән тиреңне уч төбенә, жин очына сөртеп ата-ата, немецларны күзенә сарган тузан, күз яшен аша күрә-күрешкә изә-сыта. Кукуруз басуларыннан киләләр бит, ахмаклар. Шул кукуруздан әллә күпме силус чыгасын да белмичә, өнәмичә, санга сукмыйча. Ул шмайссерлы тараканнар минем танкым трактыннан әллә ни тайпылып калырга өлгералмый. Мина аларнын аткан гранатыларын үз аяк асларына төшеп шартларлык итеп ерып барам. Чөнки өйгә әйләнеп кайтасым бар. Нигә димәктә, энем, алар безгә дөреслекнең ни икәнен белмичә кертелгәннәр. Боларын, белмәгәннәре өчен, ни хакнын ни хак икәнлеген өйрәтеп алырга туры килде. Яшерен-батырын түгел, танкыма теге-бу снарядлары төшеп шартлаган чаклары булды. Бер-бер үрнен теге ягыннан. Аларнын да кемнен кайдалыгын әйтеп, өйрәтеп, төзәтеп торучылары бар ич. Үтә дә хәтәр нәрсәләр. Тере каласын килсә, сиңа үз техникаңны болар тапшырган кординаттан бер-ике сажин унгамы, сулгамы читкәрәк борып өлгерергә кирәк. Тегеләрнең әйтәсе сүзләреннән дә алданрак. Ыргым вакытларында минем шып туктап кала торган гадәтем барые. Тегеләр тизлегеңне чамалап, "упреждаюши" белән аталар. Шып туктагач,—тидереп кара! Ие. Туп-туры өсләренә барып керәсен дә ары узасын. Ну тигәли, каһәр. Искә-анга киләсен инде, тегене-моны иненнән селтәп торып атасын, селкенәсең, терелеп китәсен. Әгәренки исән-сау булсаң. Кулынамы, кочагыңа алыпмы, якасыннанмы туры килгән сугышчан иптәшеңне сөйрәп торып чыгармакчы буласын. Әллә сулый, әллә тере, әллә инде тегеләй дә болай—үтерелгән Чыгарасын да бит яртысы эчтә кала, апчыкканын үзен шикелле үк төтенләп көйри. Шулай итеп аны өскә сөйрисең дә—кулдан төшеп китә. Бүтәненә ябырыласың. Әллә өске, әллә аскы люкка. Анын да үз өенә кайтасы бар ич. Үңәчеңнеме, бугазыңнымы дыңгычлап тутырган төтеннән, корым, уттан котылып калып, тегене үзебезнекеләр ягына сөйрисен. Ә пулемет—тетә генә. Үзебезнекеләрнеке. Чигенмәскә дип. Жәйге болындагы чикерткәләр сыман сайратып. Дошманнан исән калып була, үзеннекеләрдән тере калу юк иде! Саранчалар. Жан саранчалары Бөтен колхозын чикерткәләре кинәнеп, тирләп-пешеп печән чапканындагыча—пулеметлар моңы. Ин кимендә әле дә гүелдәп торган шлемофоныннан шулай ишетелгәндәй тоела. Нинди шлемофон? Ул өзек инде. Колак төбендә генә тора. Миен миңгерәгәнгә, колагын томаланганга күрәдер. Белмәссең тагын. Андый чакта бернәрсәне белерлек түгел. Командир дәшми. Димәк,—һәлак. Су астындамы, кайбер бик кирәк чагында бар куәтенә эшләп торган авыл су электр станциябезнең турбина залына керергә кирәк булган чагында шулай итүчәние: син—берүзен. Бәлки хәтерлисеңдер, беләсендәдер үк: ул станциянең имән субайларын илле өченче елны без алты куллы агач суккыч белән төя-төя бөтен авылны янгырата-янгырата какканыек Күкләрне тетрәндерә-тетрәндерә. Артдивизионның тоташлый атканыдай итеп. Үзебезнекеләрнен дә, тегеләрнекенен дә. Андый чакта син сангырауга әйләнәсен. Иңде һәлак лейтенантыңны үз ягына таба сөйрисен дә сөйрисен- Бераздан үзебезнекеләрнен заградотряды көтеп кенә торганын тәгаен белеп торсан да. Менә шул: кара тукымадан тегелгән, майланып, ышкылып, эт каешы булып беткән, теткәләнгән, янган, көйрәгән, тик һичкайчан бетләмәгән—танкист белән летчик бетләми, калганын белмим— комбинезонындагы ун як күкрәк кесәсеннән бар күк документларын аласын
да. үзендәге сраккарак урынга яшереп тыгасын. Башкача ярамый. Югыйсә яндырылган танкыңнан нигә үзен генә исән-сау котылып калганлыгынны особисткамы. НКВД прокурорынамы ничек исбатламак кирәк’ Ә инде тегенен орден-медальләрен эчтән борып алып, тыштан ычкындырып, көч- әхвәлен җиткәнчә тегендә-монда ераккарак чәчепләр торып жибәрәсен. Дошман мыскыл итмәсен дип Сүз унаеннан. энем минекеләр дә юк инде, берсе-бер калмады. Орлен-медальләрем. Бердәнбер көмеш тәрене тапмаганнар көмеш фашист тәресен. Үземнекеләреннән ераккарак тыгып куелган булган. Кеше-кара күрмәсен дип. Нумеры Торып тор. хәзер әйтәм. Яттан. Мен дә сигез йөз унбишенче нумерлы. Утыз тугызынчы елгы. Польшаны алганнары өчендер инде. У. пионер, бәреп кергән, имеш, биргәннәр. Менә мин алдым инде аны. Кенингсбергка алны-артны карамый туп-туры барган чагымда бу бичара каршыма чыккан булган Танкымны чәпәде-чәпәвен. Ә көмештән коелган ордены миндә бит. Сугышта жә—син. жә—ул. Өйгә кайтып житәсе бар ич. Теге таланган чип-чиста көмешле шистирналы. икешәр килолы герләре чип-чиста алтыннан коелган—тыштан, болай, бакырдан коелган шикелле иде анысы—сәгатебезне өебезгә алып куеп кайтарасым бар бит. Апкайттым. Кайткач. Гәлифи чалбарым кесәсеннән бармагымны тырпайткан гынасм. име, энем, шунда мин килгәнне көтеп торган милиционер терәп торып мина атты да җибәрде Мин шул ядрәне, теш куярына кирәге чыгар дип. учына китереп салдым. Тан күзеннән канәфер куагына кинәнеп торган тәрәзәбезне үтә сак кына чиертә-чиертә гозерләп револьверын сорап алдылар. Миңа ут коралы нәрсә ул? Чүп. Мин кемнен. нәрсәнен көлен күккә ничек очырырга кирәклеген өйрәнеп кайткан. Ие. Йомшак итеп әйткәндә. Ялынып сорагач. Ул да кеше баласы ич. Читкәрәк тайпылдым бугай, әйеме. Техникан астына кереп ятасын. Берүзен. Юк бит—үз өенә кайтыр юлына аталар да аталар. Уйда бер генә уй: туган өен миченә кулынны куеп җылыту Тегссен-монысын әйтеп тормыйм инде, ин жылы урыннын кайда икәнлеген үзен дә шәп беләсеңдер Ә хәзергә—танкынны “тигр" яннан бәргән вакытта ин ышанычлы, жылы урыны шунын астында гына. Моторы исән бит Гөберле бака нишли? Әллә ниткән кырау да төшмәслек бер-бер таш астына кереп ята да поса. Тып-тыныч кына итеп. Ә яныннан узган бер озынборынны калдырмый инде, ялмап кына ала. Таш астына су үтми бит Шунын ише. бер яндырылган танкка да бүтән атмыйлар Аларнын да боеприпасы санаулы. Танкың бер исемлектән төшкән, бүтәненә—кергән. Сугыш ич ул. колхоз-малхуз уен-муены түгел. Бәргәннәр икән—түбәтәеңне жуйма. Әйтәм ич: син танкын астына шуышыпмы, үрмәләп, чалкан, йөзтүбәнмс кереп ятасын да авылыңдагы хуже дошманнар бау салып алып чыгып киткән сыерыңның—сыерыбызның—төнге абзарда тыныч кына, яхшы итеп күшәп яткан мәлен исенә төшереп куясын. Сыер—сыер да бит. тегенең снайперы исән-сау чыккан танкистларны чүпләп торырга куелган. Ә минем үтереләсем килми. Әллә ниткән чит-ят җирләрдә. Каберсннен кадере туган жирендә генә. Ә чит жирдә үлеп калырга мин адәм әтрәге түгел. Шуннан нишлисен инде, комбинезонын төтенли, аркаң яна. пешә, ә мин шул снайперның үземне атып үтергәнен көтеп торыйм димени'’ Авылга—өйгә кайтасым бар ич Мин ул снайперның ызанына кергәнмени? Мине нигә үтерә ул. Танкымнан чыгышлый эләктереп өлгергән пыпышы автоматымнан өстән аска, астан өскә айкый-чайкый патроны беткәнче җирдә яткан бус чамасына туры китереп аттым инде Тугызлы чалгым белән болында печән чапкандагыча итеп. Анда исән-сау калмыйсын Эңгер-менгер төшкәннән соң. техникам астыннан чыккач, барып караганыем ун иңбашын чәрдәкләгәнмен дә мангаенын кыл уртасына чәпәгәнмен. Снайперның
тз
Монын өчен үзе бер орден тиешле. Бирделәр дә. Аннары Бирми кая куйсыннар. Үземә бер патрон да калдырмаганыем. Сонынтын гына исемә төште дә йөрәгем өшеп киткәндәй булды. Мыегына чорнап куй да борыныңа чиртлә: мылтыгында сонгы бер-бер патрон кала торган булсын. Энәне жеп-очсыз калдырырга ярамаган шикелле. Патронымны калдырмаганмын дип әйттем мәле? Анын кирәге жугые. Авылга—өйгә кайтып җитәсе бар ич Акыллы эткә жиде чакрым ара юл мыни ул?! Ә киноларда безне күрсәтмиләр Күрсәтмәгән булалар. Ә бит без—Җигүле тауларында Чыңгыз ханнын Сүбәдәй баһатурын чәлпәрәмә китергән халык. Без бит Наполеоннын Парижына атка атланып кергән кешеләр, Һитлернын реһейхстагы гөмбәзенә байрак кадап куйган кавем. Әллә ниткән бомбалар уйлап чыгарып атмасыннар шунда, энем: татар трансмиссиясен, өстәп, инжекторын алдыра алмаслар. Ышанмасаң, бар. Борым, Әүди, Новосилкә, Брюхово, Пүчинкә авылларыннан белеш. Хәер, алар юк инде. Килмешәкләр булганнар да кайгы-хәсрәтсез генә таралыштылар да беттеләр. Ә—жәлке. Бергә-бергә күнелле ие. Сабан туйларында. Күнел өчен бер-береннән кәжә бәтие сатып алсан да әйбәт. Иде. Алга бер-бер “чәти” куеп. Тәмәкеме көйрәтеп. Хәзер инде мин әйткән салалар урынында арышмы, бодаймы, арпамы башаклары гына чайкалыша. Жилдә. Хетә Зюзино—үз йөзен тота әле. Ул—базар авылые Базар авылы бетми ул. Мәчете, чиркәве торса. Бездә бер тилегә—биш җүләр Берсе—менә мин дип торам. Беренче, Икенче Дан орденым. Сугышчан Кызыл байрак, өченче дәрәжәле Ватан сугышы орденнарым. Кенигсбергны. Берлин, Праганы алганнарыма бирелгән медальләрем. "За отвагу” медалем... юк инде. Урладылар. Бәлкем Жинү көннәрендә кемдер тагып йөридер Әйбәт итеп Жир шары зур Ул орденнарны мина гына бирмәгәннәр ич. Ә минем жаным аша—бөтенебезгә. Минем танкымда янып үлгәннәргә дә Урласыннар. Бу ил—угрылар, бурлар иле. Яшәү хикмәтенә ярамаган нәрсә кылган затны хәтта тәмугка илтеп тыгар өчен дә галәмәт көч-куәт кирәк. Ниме дип әйтим икән инде: бәлкем җилпучыбыздагы иләктән иләнмәгән сонгы куш уч оныбызны юмаган да куллары белән күгәрек төпле чиләгенә сыпырып торып апчыгып киткән затлар ишеме? Аларны беркая да кертмиләр—тәмугка да. Без ул эчке ыштансыз йөргәннәрне гафу кылдык. Алар үзләренә чабата да кайтара белмиләрие. Бу хәл аларның гаебе түгел— бәласе. Аларны уйлап торырга безнен вакытыбыз тимәде. Без аларны гафу иттек-итүен. Тик безнен аларны әлмәсыйккача да кичерәсебез юк. Беркайчан да. Алар үлеп бетте инде. Менәтерә бер минем генә жаным калды. Кем тели—алсын. Кирәге чыккан шәттә. Тик мин үз жанымны болай гына алдым-бирдем ише кыйдырмам. Әнә ич, әллә кайлардан әйләнеп кайтылган—үз өемдә торам. Ялгызым. Хәзер мине егерме биш сутыйлы. бәрәнге утыртылган җиремнән өч аршынлы каберемә генә куып кертергә мөмкиннәр. Өч аршынлы каберен бишегеңнән дә тазарак. Һәй, әйтеп тә куям инде, име. Жен белән жен, шайтан белән шайтан сугышмыйча калмый. Вакыт “Ч” дигәнне тракторчы белмичә йоклый димени инде. Ан бар ич. Тирәнге. Бәлки син мондый исәп-хисапны анышмый да торасындыр. Чөнки сезнен дошманыгыз җук. Бүлешер ызаныгыз беткән. Мунчадагы гөберле баканын тере жан иясе икәнен белүчеләр кая? Хәзер дөнья буйлап калашников автоматы гына йөри. Атып. Унга-сулга, аркылы-торкылы. Россия шикелле. Каен суын эчүне оныттылар. Юа кыягын өзеп, тәмен татып карауны әйтеп тә тормыйм. Үзен беләсен. Әгәренки бер-бер ир кеше чиратлап аерылыша-аерылыша бишенче хатын белән торып ята икән, болар мина беркем түгел инде. Андыйларны танкыда керосин жагып бушка йөртмәдек—атакадамы, штурмыдамы—давай, бар, ычкын. Чөнки алар үләргә бармыйлар иде. Алар үлемнән үз гомерләренә караганда да
куркаларые Ә гомер—тормыш—бүген бар, иртәгә юк ул. Кем белә тагын Синен, брадән, тоюымча, теге-бу сүз-фәләнгә сизгерлеген хәттин ашкан. Шуна күрә, әмерикәннәрнең Әфганга да Гыйракка кергәннәренен очы ни икәнен исеңнән чыгарма. Ул безгә кирәк түгел. Әмерикәннәр сугыша белми ул. Кытайлар да. Вьетнамнар—белә. Аныштынмы0 Анладын булса кирәк. Өйдәгеләрен тук булсын дип акчага сатылу—ул сугыш түгел. Ул бер-беренне кырыш та үтереш кенә. Кем кемне дигәндәй инде Андый чакта—баягынак әйттем—сине үтерергә теләгәнне үтереп өлгерергә кирәк. Әз генә алданрак. Өйгә кайтасы бар ич. Сугышта кеше бер-берсен үтерми, үз-үзен үтерә. Кем—алдан, кем—арка яктан. Арттагылары үзебезнекеләр—заградотряд Син туфрак сал, сал әле. Зират туфрагы—ашламасыз ул. Шулаймы ’ Шулай түгел икән—әйт Сугыш, энем, сугыштан сон башлана ул. Анда—тере калыр өчен, ә монда—яшәр өчен. Ике кеше бар икән,—сугыш бетмәс. Ә минем үз гомерлегемә бирелгән алты гектар пай җиремне дә талап алдылар Әби-бабайдан, әни-әтидән калган җиремне Мина хәзер бар да ярап тора инде: авызлык тотардай тсш-уртым арыш ипие имехтеген имәрлек кенә. Мине жөгәнләгәннәр җаныма ыңгырчак аша аркалык-түшлек үткәргәннәр, камытлап, чөелдерекләп... Мин үз хәтеремнән боларнын һәммәсе хакына ваз кичәм. Трусикларын, оекбашларын үзләре юа белмәгәннәр бүтәннәрне талый Алар өзелеп төшкән күлмәк төймәсен тагарга инә дә саплый алмый Немчуралардан да болайраклар. Әйткән сүзләрендә жүн юк. Без—шуларнын оккупированныйлары. Сугышсыз-нисез. Жинүсез, жинелүссз. килешүсез. Әнәтерә, Жинү көне алдыннан капка төбенә бер йөк салам кайтарып аударганнар әле Жәй җитәр алдыннан Хаҗәте бер тиен. Ә сыерыбыз иректә—язгы әйбәт үлән ашап йөри Көтүдә Минем үз җирем—минем җанымда. Аны беркая алып китеп булмый Туфрак кой азе Әйбәт каен үсентесе бу Үсәр Үсмичә нишләсен. Кабергә каен килешә Хәер дисен инде. Йа Иллаһы Илаллаһы Мөхәммәдеррәсуллаһ. Безнсн гомеребез СССРга хәер иде, җаныбыз—урыс дәүләтенә сәдака. Ә татар дәүләтен ләхетсез-нисез күмгәндә кәфенлегенә бәзе дә булмаслыгын хәтерендә ныклап тот. Без яшәвен яшәп бетердек. Үлә генә белеп бетергән жук әле. Хәзер минем үз зиратыбызны кочарга колачым җитми Менә бу яшь каенлы каберне талый алмыйлар инде. Монда—минем хатыным Өч аршын җир— түштәге орден, түшәктәге акча түгел. Алып, төяп китәсеңмени. Кәфенгә кесә текмиләр...