Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛ КЫЛЛАРЫ ЧЫҢЛЫЙ...


Сандык тулы бирнә җыеп Яшь кызлар туй көттеләр... Хыялларда кыңгыраулы Атлар чабып үттеләр.
... Ил өстенә афәт килде Мәхшәр торсын бер янда. Тәгәрмәч эзеннән кеше Каны акты юлларда...
Кыңгыраулар онытылды.
Гармун үксеп елады...
Онытырга мөмкинме соң Ул дәһшәтле елларны!
Яшькә томаланды күзе Гүзәл, сылу ярларның...
Еллар гына күмә алмый Йөрәктәге яраны.
...Сиксән яшьлек тол кызларның Сагыш-әрнүе тынмый. Колакларында һаман да Җиз кыңгыраулар чыңлый...
Кыш
(ЭТЮД)
Яңа яуган ап-ак карлар Алмагачка кунганнар...
Алмагачка кунганнар да Язга кадәр тынганнар.
Энҗе кар бөртекләреннән Алмагач күлмәк кигән, Әйтерсең кыш уртасында Май ае кабат килгән.
Габделхак ШӘМСЕТДИНОВ (1946) журналист, тарих фәннзре кандидаты. "М.иариф" журналының баш нвхаррире; Казанда яши
Яшьлек
Давылдан җитез. Агымнан да тиз Яшьлек адымы. Үтеп китсә дә Башка килмәскә, Йөрәктә мәңге Саклана торган Эзләр калдырды..
Көзге төн. Караңгы. Сибәли вак яңгыр. Исә җил тирбәтеп Йончыган фонарьны.
Бүлмәмә керә дә Фонарьның ал нуры, Сыенып ак мичкә Ял итә төн буе.
Окоплар
Исәннәрнең гел исендә: Үкереп үтте танклар. ...Берәүләргә кабер булды, Берәүләргә гомер бирде Шул чагында окоплар.
Сугыш үткән урыннарда Окоплар тора һаман,
Карт солдатның тәнендәге, Җөйләнсә дә җуелмаган Иске яралар сыман.
Дулкын-дулкын еллар килә, Яшьлегемне еллар күмә. ..Арынгандай комнан алтын, Арулана бара акыл.
Җил борылды. Кичә киткән Болытлар кайтты бүген. ...Нигә соң гомер җил түгел, Ник яшьлек болыт түгел?!.
Ни аяныч: бер күнеккәч, Рәнҗешкә дә түзелә.
...Тик күңел кыллары гына Шартлап-шартлап өзелә.
«Шигырь язып интекмә дә, барыбер Тукай булмассың»,— дигән агай шигырь язды гомер буе, туктаусыз...
Өзгәләнмә, бәргәләнмә Тынычлан әле, йөрәк.
Син бит миңа алда торган Көрәшләр өчен кирәк.