Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРАВЫБЫЗ БАТЫП БАРГАНДА


"Мин калырмын җирдә соңгы татар булып"
Кайсы юнар.
Нинди упкын
Тарта бете җан сорап ''
(Дардеманд Карап' )
Татар карабы' революциядән соңгы болгавыр елларны кичә алды ул. “Диңгез" безне бихисап асыл зат ларыбыздан, рухи һәм матди байлыкларыбыздан мәхрум итсә дә Безне тулаем йотачак упкын XXI гасырда көткән икән ул Бәйсезлек дип шашынулар, гимн, герб, флаг. Конституциягә тиенүләрдән сон
Юк. бернинди ярсу дулкыннар, давыл-өермәләр дә булмаячак, чоңгыл безне тып-тын гына суырып алачак Көндәлек мәшәкатьләр белән мәшгуль милләттөшлөребезнең күбесе моны, мөгаен, сизми дә калыр
Менә мин дә Фәннур Сафинның юбилей кичәсенә бернинди борчылу-фөлөн тоймый гына барган идем. Кичә үзе бик әйбәт үтте ул Әмма буш урыннар күп иде Юкса 44 яшендә фаҗигале төстә дөнья куйган кордашымның шәхесе дә шигърияте дә үзенә бер төрле инде, җитмәсә әле шәп-шәп җырлары да күп бит Кинәт күңелне шомлы бер ачыш биләп алды Актерлар йорты залындагы бу бөтенесе дә диярлек өлкән яшьтәге тамашачыларның мин барысын да диярлек күреп беләм икән бит! Дикъкать кенә итмәгәнмен ничәнче кат рәттән кабатлана инде мондый хәл. Камал театры кебек заллар. Илдар Юзеев Нурихан Фәттах кебек исемнәр халыкны күбрәк җыя анысы Әмма махсус оештыру булмаганда студентлар китерелмәгәндә барыбер тулаем шул тенденция саклана лабаса Куркыныч фал түгелме бу? Татарның туксанынчы еллар бүлеп торган бетү процессы янә тулы көчкә бара дигән сүз түгелме?
Суверенитет чорының олы казанышы итеп дәүләт җитәкчеләребез трамвай троллейбуста кыенсынмыйча үз телебездә сөйләшә башлауны һәм Казанда күпләп татар мәктәпләре ачылуны әйтәләр Олуг түрәләребез соңгы елларда шәһәр транспортына утырмый, күрәсең Юкса сизәрләр иде янә элекке хәлгә калып барабыз Бу җәһәттән без урыс шәһөрдәшлөребездән генә түгел, башкаларыннан да нык калышабыз икән әле Фирганәдән килгән шофер автобуста бер тапкыр юл буе үзбәк җырларын тыңлатты (һәм аңа кырын сүз әйтүче дә булмады) Татар шоферы шулай татар җырларын “акыртсамы7" Автобустагы бөтен татар бу “әдәпсез" өчен оялып, ут йотып барыр иде
Җитәкчеләребез (бераз кечерөклөредер) әнә Казанның меңьеллыгында төп бәйрәмне алып барырга да Мәскөү артистларын чакыртып аны "татар оялмаслык итеп" үткәрттеләр бит Әнә шулай иң югары кимәлдә тел сабаклары алып татар теленең дәүләт теллеге җитәкчелөребезнең чыгыш ясаганда үзебезчө бер ике җөмлә кыстырып куюыннан узмавын күреп торган шәһәр татарларыбызның “транспорт теле" генә түгел, инде "кухня теле" дә үзгәреп ятуы (сөйләшү—урысча, яшь буын ишетмәгәндә аз-маз такылдап куйгалау—татарча) гаҗәп микән
Казандагы (һәм республикадагы) чын татар мәктәпләре саны да инде кими бара, өлегө исәннәре дә начаррак биналарга кысрыклана тора икән
'Карай" татар сүле буларак (русча варианты “корабль ) икс харсфс «а. йс.лли язылырга тиеш "Кораб" дип ялганда бу сүл татарча “кыраб" ровешомдлрок укыла
• Милли компонент* мәктәпләребездән бөтенләй дә куылгач татарның инкыйразы инде нык кына түгел, бик нык. үтә нык тизләнәчәк бит (Татар тарихында мәгарифсез чорның булганы юк дип беләм ) Күпмедер вакыттан газет-журналларга язылучы да, китапханәләргә йөрүче дә. китап сатып алучы да калмаячак Аларның саны болай да ажгырып кими. Электән чыгып килгән төп газетларыбыз (“Ватаным Татарстан", “Татарстан яшьләре" һәм “Сабантуй") мәсәлән 1990 елгы тиражларының уртача 86,3 процентын җуйдылар инде Тамаша залларыбыз озынрак гомерле булыр, ләкин тора-бара алар да татар сүзе, татар моңыннан арыныр—берничә дистә кеше өчен спектакльдә, концерт та куеп тормаслар Эшләр шул рәвешле бара бирсә, тагын иллеме, алтмышмы җитмешме елдан татар халкы, үзенең данлы тарихы, әдәбияты-сәнгате белән төпкә китеп үле халыклар, үткәндә, тарихта гына бар халыклар рәтенә күчәр
Бу хәлне бәгырьләрендә фаҗига итеп йөрткән аерым затлар калыр әле калуын Шуларның берсе соңгы чын татар булыр
Мең ел җыйган хәзинәбез аман торыр.
Тукай яшәр миндә, моңлы Сәйдәш яшәр Миндә кавышыр Зөләйха белән Йосыф.
Миңа, бары миңа гына Такташ дәшәр...
Хикмәтледер татар көрәше
Нигә мондый хәлгә тарыдык соң әле без7 Юкса тарих безгә шәп бер шанс һәм ун еллап вакыт биргән иде бит Мондый шанс һәм шулкадәр вакыт яһүдләр кулында булсамы? Алар әнә күп тапкыр катлаулырак эшне дә эшләп күрсәттеләр инде: телсездән телле булдылар. җирсез килеш илле булдылар
Югыйсә татар да төшеп калганнардан түгел инде Батырлык һәм тырышлык җәһәтеннән ул болардан калышмый кебек Башның йомрылыгы, хәйләкәрлек дигәндә кемнәрдер, урыслар микән, әллә яһүдләр үзләре үкме. татарны өстенрәк тә куйган әле (Тде есть татарин. там еврею делать нечего" “Юдин татарин двух евреев стоит" дигән мәгълүм гыйбарәләрне күздә тотам.)
Кызганыч ки. бүтән төрле математика да бар әле Бер яһүдкә бер яһүдне кушсаң, ким дигәндә ике ярым яһүд килеп чыгар. Иҗатта булсын, сәясәттә булсын—шулай бу. Бер татарга тагын берне өстәдең исә, нәтиҗә һәрвакыт диярлек икедән ким булыр Ә еш кына болар плюс белән минус кебек бетерешә дә, шәп-шәрә ноль торып кала! Алай гына булса. Моның бетмәс җәнҗаллары, таркаткыч тәэсире тискәре нәтиҗә дә бирә ала әле.
Җитмәде безгә һич бердәмлек Баш булды безгә гел таркаулык.
Мең җирдә мең учак пыскыды.
Мең дулкын булып без вакландык
Безнең ул Иҗтимагый үзәк кебек милли оешмаларыбыз Казанда да, Чаллыда да Мәскәүдә дә гел икешәр булды кебек Утны да шулай каршы ут җибәреп сүндерәләр бит!
Хәзер менә харабыбызга ургылып су керә Ә без нишлибез? Бер-беребезгә ярсып йодрык изибез, “Ай. шәп тә әйттем соң, издем-сыттым тегене!’—дип
куанабыз.
Яһүд өчен нинди яһүд әйбәт? Үз кавеменә игелек кылган яһүд Татар өчен нинди татар әйбәт?
Исмәгыйль Рәми атлы күренекле кешебезнең истәлекләрен укып утырам Бер шәхесне тасвирлау рәвеше уйга салды "Оренбург миллионеры Мәхмүт бай Хөсәенов Казанга килгән чагында, ничектер ялгышып, "Шәрык клубьГнда күренеп китте Кәләпүшенең түбәсендә, кырпусында чын энҗедән чигелгән роза чәчкәсе бизәкләре Чәчкә саен бриллиант Алар электр яктысында елык-елык килеп уйный Бай абзый спектакль карамады, түбәтәен күрсәтте дә китте" Шулай мыскыллап кем турында язган соң Исмәгыйль агай? Бертуган өч Хөсәеновның берсе турында Мәчетләр төзү, дәреслекләр нәшер итүгә, мөгаллимнәргә чутсыз акча тоткан, шәкертләр белем алуны Россиянең һәм чит илләрнең махсус уку йортларында дәвам итә алсын өчен 20 стипендия билгеләгән, үз акчаларына бОтан артык мәдрәсә һәм мәктәп ачкан кешеләр ләбаса бу! Оренбургтагы "Хөсәения* мәдрәсәсенең алар төзеткән өч катлы бинасына (рәсемен "КУ"ның 11 нче санында яки "Сүнмәс утлар балкышы" китабының 58нче битендә күрә аласыз) хәзерге кайбер университет ректорлары да кызыгырлык
Күптән түгел милли хәрәкәтнең күренекле бер әһеле 1991 елның маенда Азатлык мәйданында үткән сәяси ачлык турында китап чыгарды Бүләк китапны кулга алгач, ул сөенүләрем! Бу олы вакыйга да тарихка теркәлгән, димәк Тик
бераздан укуым газапка әйләнде Анда автор иң әүвәл милли хәрәкәтнең беренче оештыручыларыннан булган мәрхүм Марат Мөлековны ямьсез яктанрак күрсәтеп
үтә Аннары инде Фәүзия Бәирәмова да түбәнәйтелә “Безнеңчә татарча булган
бу"-дигәч, автор, горур кыяфәттә Юк. татарча түгел көрәшчә'-диде Йә тикшереп карыйк әле. нинди көрәш була икән бу?
Ачлыкны Татарстан Югары Советы депутаты Фәүзия Бәйрәмова игълан итте Максаты Россия президентын сайлауны Татарстанда үткәртмәү иде Ничәдер көннән бу сәяси акциягә Рәшит һәм Илдус Әхмәтҗановлар, Газинур Морат кебек халык шактый белгән кешеләр дә. шул җөмләдән әлеге китап авторы да кушылды Ул ошбу күмәк акциянең коменданты кебек иде. әйбәт үтүендә аның да өлеше бар Асфальт эретерлек эсседә болар барысы да каһарманлык күрсәттеләр Иң озын ачлык (14 көн) кичергән Фәүзиягә, хатын-кызга, аеруча авыр булгандыр Һәм бу акция хакимият өчен дә халык өчен дә иң әүвәл ул чакта үтә популяр булган (депутатлыкка да Саба райкомының беренче секретарен үз биләмәсендә җиңеп үтте1) Фәүзия акциясе иде Җиңү дә (Югары Совет Россия президентын сайлау Татарстанда рәсми төстә үткәрелми дигән карар кабул итте) төп аның җиңүе иде. Кыйммәтле, кадерле җиңү, ул яуланмаса. Татарстан үзеннән-үзе Россия составында булып килеп чыгасы иде
Милли көрәшнең матур бер сәхифәсе иде бу (кызганыч ки алар күп түгел) Алдагы көрәшебездә рухи таяныч булырлык сәхифә Фәүзия аша аны хаксыз түбәнәйткәннән, йә. кем отты соң9 Бәлки, автор үзе күтәрелә төшкәндер, китапта ул ошбу вакыйганың үзәге, төше кебегрәк тасвирланган Ай-һай Минем үземнең аңа булган ихтирамым (зур иде!) кимеде генә Татарның үз-үзен ашавының мең дө беренче мисалы булмыйча, йә. ни булсын ди бу "көрәш”9
Татарның ошбу үзенчәлеген инде һәркайсыбыз белә Белү—кимчелектән арына башлау дигән сүз Арынып җитә алмыйбыз, чөнки бу "белү'не без башкаларга карата, кемнедер төкерек чәчеп фаш иткәндә генә кулланабыз, үзебезнең дө шул “көрәшче татар" булуыбызны онытабыз
Күптән түгел (25 августта) милли хәрәкәт өйдәрлөренең тагын берсе, галим, шагыйрь Рәшит Ягьфәров дөнья куйды Аның белән дә озак еллар көрәштек өнә Судларга кадәр барып җитеп
Үләренә дүрт айлап кала Рәшит минем янга килде, иркенләп сөйләшеп утырдык Милләтнең хәзерге хәле, ошбутаркаулык-теткәләнгәнлек. бер-беребез белән көрәштә генә калган активлык аны бик тә, бик тә борчый иде Күп тә үтмәде Рәшит "Ватаным Татарстан"да (1 май) “Рухы көчле халык мәңгелек" дигән мәкале бастырып чыгарды
Белмәгәнбез, йомшак күңелле бу нәфис самими зат озак вакытлар теге дөнья чигендә булган, көн аралаш канын чистарттырып кына яши алган икән Шул килеш тә милләт дип җан атты, эшләде-тырмашты бит әле Үлөсен белгән инде ул. шуңа да фикерләрен туплап-теркәп калдырасы иткән
Җиңүнең дуслары күп. җиңелүнең—аз Милләт өчен ихластан нәрсәдер эшләүче затларны инде берәмтекләп санап була торгандыр Бер беребезне белеп-белешеп яшәү фарыздыр безгә Бу авыр вәзгыятьтә сафташларыбызны кабергә ашыктыра-ашыктыра үзара көрәшмик, һөркайсыбызның кадерен белик кәефен күтәрергә тырышыйк Беребез дө фәрештә түгел, холык-фигыль дигәне дә бер станокта штампланмаган—бәхәсләр булыр инде ул Синеңчә уйламаганны дошман күрмик Кайвакытны ишекне шапылдатып дулап чыгып китсәк тә биш минуттан елмаеп килеп кереп, сүзне дәвам итик Җиңсәк тә шәхесне түгел фикерне җиңик, җиңелгән хәлдә сөенә белик адашканда юлны кем табуы түгел юлның габылуы кыйммәт Шундый булмасак безгә бер карабта багып теге (тегеләр) тәки бата бит1” дигән исәр сөенеч кенә тәтер
Кем килмешәк, кем китмешәк
Бер шагыйребез матбугатта Казанга Башкортстаннан килгән татарларны- әдөбият- мәдәният әһелләрен "мафия" кебек сүзләр кулланып хурлап язып чыкты Бөоңбеосен УЗ итәләр яклыйлар икән бит Татар мондый “фаш итүләрне ярата ^е%Рп^ы™рТудцГаә,орРузен каһарман Инал,«“«««У" белән
Бу -мафиозникларны- белем мин кайсылары ^ ^.«айсышры, белен
«тве“^«™е“тары?аГкйт^ндавса~пбир.е«е6уллыале Юкса танышлы.
Г=,ХгеГа ^тен уңай
татарлар” инде Күпме еллар җигелеп татар
^Бө^1?чөсө1фе1а^ГШа^иро^эаманнарынна1н ук^ашкортстанда татарларга
татар булып яшәү—авыр, башкорт булып яшәү рәхәт була башлый Күпме "татар башкорты'' шәп карьера ясый, балда-майда йөзә Теге шагыйрь күздә тоткан затлар да бүген анда зур-зур постларда утыра алган булырлар иде Ләкин алар, милләтләренә тугры калып, туган җирләреннән читкә юл тотканнар Безнең, "чын", ягъни Татарстан татарларының бөтенесе дә мондый имтиханны үтә алыр иде микән әле? Нурихан Фәттах әйтмешли. "Ай-Һай" дигән фикер бар1" Кайсыбер мөхтәрәм язучыларыбыз әнә, башкорт телендә сыңар китап чыгарып та (гонорары акча телендә, ару гына), ике халык арасын бозалар дигән булып, андагы татарларны яклап сүз әйткәләгән каләм ияләренә (ни кызганыч, мондыйлар бер-ике генә бөртек) ябырылдылар
“Моңа кадәр әле без, бербөтен татар халкының зур гына өлеше буларак, күзебезне рухи мәркәзебез Казанга төби идек. Әмма өметләр акланмады һәм акланмас та кебек'.—журналда алдагы саннарның берсендә чыгачак язмадан бу сүзләр. Әйе, Татарстан җитәкчеләренең “ниндидер халык кисәге" аркасында гына Башкортстан хакимнәре белән тәмсезләнеп торасы килми бугай Зыялыларыбызның да бу хәлнең эченә керәселәре килгәне сизелми, бер өлешенә әнә алдарак әйткән "фаш итү" уеннары кызыграк булса кирәк. Алай гынамы әле? Башкортстан татарлары ел саен Казан аша Болгарга барып, милли хаҗ кылу кебек бер сәяхәт ясыйлар Шулар Казанга килеп җиткәч, “үз татарларымыздан" ничә тапкыр инде "башкортлар килгән" дигәнне ишеткән булды Башкортстандагы 1 миллион 120 мең татарны тулаем башкортларга биреп тә тәмле төшләр күреп йоклый алачак кавем бугай шул без. әйе.
Урыс үзенә тарта. Күпме татарны, башка милләт кешеләрен үзенеке итте инде ул. Татар этә. Ике учын тырпайтып, төрле сылтаулар табып—йә килмешәк, йә китмешәк (туган җирен, илен ташлап киткән кеше), йә чын татар ук түгел дип гел читкә тибәрергә генә тора Татар кешесенә кавеме никадәр бәләкәй булса, байлык та. хөрмәт тә үзенә шулкадәр күбрәк тамар кебек тоела булса кирәк
Урыс, сайлап-сайлап, хәтта үзе күралмаган яһүдләрне дә сеңдерә. ("Простой еврей—жид, ә талантливый—великий русский писатель" ) Татарга, бигрәк тә үзен талантлы санаганына, мондый милләттәшләре дә бик тансык түгел шул. Казанга сыймыйча Урта Азия республикаларына, башка тарафларга китәргә мәҗбүр булган галимнәр, әдәбият-мәдәниятәһелләребезнең зур бер исемлеген төзү мөмкиндер Олуг галимебез, ерак Шәркый Төркестаннан тарихи ватанын тансыклап, туган халкыма хезмәт итим дип кайткан Миркасыйм Госмановка да башта бер дә җиңел булмаган әнә. “килмешәк" дигән сүзне ул да ишеткәләгән.
Әйе, шагыйрь хаклы Әллә кайлардан килеп түр башына узучылар күп әле ул безнең арада Нишләргә соң? Бәлки, “бөек чистарту" үткәрергәдер? Әллә, мәйтәм, хакимият, байлык, абруй “чып-чыннарга", "тач лаеклы затларга" гына күчсен өчен татарара гражданнар сугышы башлап җибәрик микән?
Күзне кайсы Кремльгә төбик?
Сахаров һәм Ельцин белән бергәләп СССР Югары Советының мәшһүр төбәгара депутатлар төркеменә җитәкчелек иткән академик Юрий Афанасьев үзенең “Опасная Россия" дигән китабында (М , 2001). бүтән чыганаклар буенча, мондый мәгълүмат китерә (234 бит): Халыкара валюта фонды 1998 елның августында Россиягә бурычка биргән акчаның 235 миллион доллары—Ельцин кызы Т Дьяченконың, 1 миллиард 400 миллион доллары—ул чактагы премьер В. Черномырдинның, 2 миллиард 415 миллион доллары—Б. Ельцинның чит ил банкларындагы исәпләренә күчкән.
Без. шушы саннарны белгән аркылы, Рәсәй хакимнәренең баш миендә ниндидер татарларны милләт итеп исән-имин яшәтү гаменә дә урын калгандыр дип өметләнсәк, шыр чыккан җүләрләр булыр идек Аннан, мондый өмет өчен тарихи җирлек тә юк икән бит әле Шул ук Юрий Николаевич, әңгәмәбез вакытында (Ю Афанасьев Рәсәйне коткаруның төп юлы—төбәкләргә бәйсезлекне күбрәк бирү'—Идел 1995. № /)болай дигән иде "Рәсәйнең тарихына күз салыгыз, азмы- күпме мөһим барча концепцияләрне күздән кичерегез—фәлсәфи , тарихи һ.б —сез анда эзлекле демократик традицияләрне күрмәссез Урыс булмаган халыкларга өстән торып карау исә Рәсәйнең бөтен зур әдипләренә, философларына мәдәният әһелләренә дә диярлек хас булган Күпләргә исә иң шәп дигәндә баягы без барыбыз да урыслар инде!" дигән караш хас булган Ә үзләрен бүтән төрле исем белән атап йөртүчеләр алар, янәмәсе урысның балалары, ягъни җитлегеп җитмәгән урыслар. Бетте-китте, вәссәлам!"
Без. шул бишенче сортлы урыслар", татарның милләт булып яшәвен тәэмин итәрлек хокукларны Мәскәүдән бары буып, мәҗбүр итеп кенә ала апабыз Моны иң
әүвәл. әлбәттә. Казан Кремле эшләргә тиеш Ләкин соңгы 4-5 елда ул гел киресен майтарып килде, хокукларыбызны талауга (‘кычкыртып талауга' дип язган идем дә, беренче сүзне сызып ташладым—кычкыру дигәне генә дә булмады бит хәтта') Татарстан хакимияте гел күнә килде Гимн, герб, флагыбызның инде асылда футбол-хоккей атрибутларына гына әйләнеп калуына дәүләт җитәкчеләребез гаепле Татарның хәзерге хәлдә булуына да иң әүвәл алар гаепле Татарстан Автономияле Республикасының беренче елларында җитәкчеләребез арасында милләт җанлылар да шактый булган бит. һәм алар ул күп хәтәррәк чорда да үзләрен тәвәккәлрәк тотканнар әнә (Татарстанның беренче президенты да ЭОнчы еллар башында (бигрәк тә референдум чорында) зур тәвәккәллек күрсәткән, үзен егетләрчә тоткан иде юкса.)
Күзне бер Кремльдән икенчесенә күчерә-күчерә, “Уңга карасаң да юк. сулга карасаң да юк" дип җырларга яки үкереп еларга гына калдымени инде безгә9 Биредә татарга хас тагын бер үзенчәлекне искәртмичә булмый Түрәләр алдында үрә кату осталыгыбызны. Хәер, монысы аның урысның да канына сеңгән нәрсә инде (“Ты начальник—я дурак, я начальник—ты дурак'") Эш бүлмәме кергән авторларның инде ничәнчесе миңа “Хуҗаң мондамы9" кебек “хуҗалы" сорау бирә ‘Ходайдан гайре хуҗам юк минем", дигән җавап ишеткәч, артык тәвәккәл кыланганын чамалап җиткерә микән бу исәр дигәндәй, күзгә текәлеп озак кына дәшми торалар Иң югары кабинетлардагы түрәләрне инде әйткән дә юк күпләр өчен алар—Алла дәрәҗәсендә
Исән калыйк дисәк, безгә хәзер менә шул галиҗәнаплардан эш таләп итәргә, эшләнмәгән яки ялгыш гамәл өчен җавап сорарга кирәк булачак Татарстан халкы үзе сайлаган Дәүләт Советыннан да. соңгы тапкырында Мәскәү куйган президенттан да суверенитетыбызны яклауны, җуйганны кире кайтарып алуны таләп итәргә хаклы. Референдум карарын бернинди “хакимият вертикале дә юкка чыгара алмый Аннан, татар халкының милләт булып яшәвен тәэмин итә алмаса “Татарстан" дигән бу республиканың ни пычагыма кирәге бар соң9
Татарстан җитәкчеләренең хәзер дер калтырап күзәткәне шул бугай татарга берүк урыстан артыграк тама күрмәсен! Таммый Казанда, әйтик, татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре, татар училище-техникумнары. татар югары уку йортлары саны рус теллеләр белән тигезме9
Тигезлек дигәннән, уйлыйк әле. Әгәр дә табиблар яман чир белән кыл өстендә яткан хастаны томау төшергән берәү белән тигез күрсәләр, бу дөрес эш булыр иде микән?
Кытайдан кайткан Зифа Табиева истәлегендәге (2007 N9 5) ошбу сүзләр һич истән чыкмый 'Менә без, Голҗадагы татарлар, чит илдә яшәсәк тә шулай тату халкыбызны, туган телебезне яратып, бердәмлек аңы белән тырышып - гырмашып яшәгән, һаман алга омтылган идек Казанга кайтырга кирәк, үз җиребездә үзебез булып яшик дип Казанга кайттык. Тик монда үз телендә сөйләшкән үз тарихы белән якыннан кызыксынган, халкының киләчәген төптән уйлап кайгырган татар яшьләрен эзләп табарга кирәк икән Әллә татар булып калыр өчен чит илләрдә яшәргә кирәк микән ул?"
Ике әби онык бага
Революциядән соң балаларны әти-әни. әби-бабайларыннан аердылар Яшьләр—матур киләчәкне төзүче прогрессив буын өлкәннәр исә аяк астында буталучы тоткарлаучы искелек калдыгы дигән аң сеңдерелде Әти-әни сүзенең абруе төште Ләкин традиция көчле булгангамы татарда өлкәннәргә ихтирамны корытып ук бетерә алмадылар Әниләр турындагы җырлар гына да күпме әнә Җырлар җырлана, әмма татар әниләренең барысы да үзләренең әнилек вазифаларын үтәп җиткерәләрме икән соң9 Мәче әни әнә балаларын мәче итеп тәрбияли мәчечә яшәргә өйрәтә, тыңламасалар. кундырып алырга да күп сорамый Каз өни балаларын каз итеп, аю әни аю итеп үстерә Бу җан ияләренең аерым бер төрләре дә балаларын шул төр мәче, шул төр каз. шул төр аю итеп тәрбияли Күпме татар өни исә үз баласын татар кешесе итеп тәрбияләү тиеш икәнен, шулай эшлөмөсө туган халкына гына түгел балага да, үзенә дә яманлык кылуын уйлап та карамый булса кирәк
Имезгәндә ту ган балаңны син Туган түгел кәйләр көйлисең.
Белдекынеп. телне ната-мта "Скаскапар " аңа сөйлисең
Ана күңеле диләр балада да.
Бала күңеле ачма далада Чүл-далалар кичеп кайта бала Туган моңлы газиз анага.
Ә син менә нәрсә көтәсең?
Чит-ятлыкны аңа үзең үк бит.
Ана сөте белән кертәсең.'
Үз кавеме аша гасырлар түреннән килүче рухи иммунитеты имгәтелгән, тамырыннан аерылган бала заманның наркомания кебек кабахәт чирләренә тизрәк бирешә тулы рух көчен, күңел көчен тоеп яши алмый Америкада, Финляндиядә. Австралиядә гомер кичергән, икешәр, өчәр дөнья телен камил белгән милләттәшләребезнең туган телне кадерләүләре, аны һәр яңа буынга тапшыра барулары тикмәгә мәллә?
Казанда яшәүче әти-әниләр телне оныта башлаган балаларын элек авылга алып кайтып ыргыталар иде дә. алар аннан чын татар балалары булып килә торганнар иде Хәзер җәен авыл урамы урысча сөйләшә Урам гына булса бер хәер әле Әби- бабайларыбыз, фанилыктан өстенрәк калып, оныкларының аңына һәм күңеленә нәселләренең асыл үзенчәлекләрен, татар рухын, аның әхлак кагыйдәләрен сеңдерергә—рухүткәргеч булырга тиешлекләрен аңлап җиткерәләр микән?
Миңа бер тапкыр ике әбинең алты яшьләрдәге малай белән гәпләшкәнен шаккатып тыңларга туры килде Авыл түгел иде бу түгелен, Казан тирәсендәге бер бакча иде. Әмма әбиләр чын авыл әбиләре инде. Берсе—ана, икенчесе ата ягыннан иде, күрәсең. Малай урысча гына сиптерә Әбиләрнең берсе моңа "теттереп", ягъни бөтен сүзләрне дә “тетеп", шулай ук урысча җавап кайтара. Икенче әби, син бит урысча җиде сүз генә беләсең, мин менә унҗиде сүз беләм дигәндәй, тавышына масаю галәмәте чыгарып, беренче әби әйткәннәрне “редакцияләп" сөйли! Ат азгыны тайга иярер дигән нәрсә шул буладыр инде!
Хәер, үзебез дә шул әбиләр ише. Элек эшләгән редакцияләремнең берсендә читтән килгән бер ханым бар иде. Исемен Сания диик. Сөйләвен урысча сөйләшә, ләкин татарча сүзләр дә кыстыргалый, телне белә—тәрҗемәче Ул килеп керде исә, бүлмәдәгеләр, шул җөмләдән "туган тел!" дип өзгәләнеп шигырь язган егетләрдә, шундук теге телгә күчә! Мондый “Сания "ләр һәр татар редакциясендә дә диярлек бар ул. һәм һәркайда диярлек шул “Сания эффектьГн ишетәсең Урысның үзеннән генә түгел, хәтта ки күләгәсеннән дә курку-оялу булып чыга түгелме соң инде бу?
Мунчада татарча сөйләшкән ике татар янына килүгә, сүз катарга ашыгам. Чөнки белеп торам (мисаллары күп булды), алар миннән—“нинди телдә сөйләшкәне мәгълүм булмаган кешедән" (татарлыгым анысы йөземә чыккан) оялып, урысчага күчәчәкләр!
Сирәк-мирәк кенә баласы белән татарча сөйләшкән әтиләр дә очрый. Чын татарча, бигрәк тә кайсыдыр төбәк үзенчәлекләрен кушып кызып-кызып сөйләшкән баланы тыңлау (андыйлар да очраштыргалый)—җан рәхәте инде Татар баласының татар телендә сөйләшүе ул—һавада ак болытлар йөзүе, талгын җилдә яфраклар шыбырдашуы, кошлар сайравы кебек табигый, саф һәм матур бер эштер Сөйләшә алмавы—гайре табигый хәлдер, фаҗигадер И туган тел, и матур тел. әткәм-әнкәмнең теле!
Тукайның шушы бер шигырь юлы гына да совет чорында безгә рухи таяныч будды, телебезне саклап калырга ярдәм итте Россиядә милләтләргә дуст сиптерелә торган бу тарихи мәлдә исә аны лозунг итеп барча татар күрерлек биеклеккә күтәрергә кирәк Ләкин, исән калыйк дисәк, аны бераз киңәйтә төшү мәгъкульдер Гаилә корганнар өчен бу—“әткәм-әнкәм һәм балаларымның теле", өлкәннәр өчен исә "әткәм-әнкәм, балаларым-оныкларымның теле" булырга тиештер
"Рәхәт бит ул сарык булу!.."
90нчы елгы вакыйгалар Казанда Кремльдән башландымы? Һич юк. “Союздаш!".
Суверен дәүләт!" "БДБ!" дигән ораннарәүвәл митингларда яңгырады, ул чорның күп кенә мөһим мәсьәләләре Югары Советның көн тәртибенә мәйданнан керде Милли хәрәкәт аннары үз “көрәшебез" һәм дә тагын кемнәрнеңдер тырышлыгы белән ' зарарсызландырылды" Бу мәсьәләдә ике Кремльнең фикере тәңгәл килгән булуы да бар Казанныкына ул чакта хакимлек үз кулына инде ныклап күчте, аны беркем дә какшата алмас, тавыш-шау-шулы ул аркадашларга ихтыяҗ бетте кебек тоела башлаган иде бугай.
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (үзәкләренең9) хәзер үз хәле хәл Ярый әле Бөтендөнья татар конгрессы, аның структуралары бар (көчсез ягы—Кремльгә басым ясый алмау) Ләкин милләт карабына ыргылып су кергән бу хәтәр мәлдә тырышлыкның колачы да. егәре дә нык артырга тиеш бит'
Рәшит Ягьфәров исәннәргә васыяте кебек калдырган мәкаләнең соңгы сүзләренә багыйк Хәзер халкыбыз үз зыялыларыбызның рух өрүенә мохтаҗ — дигән ул Әйе, зыялылар халкыбызны уятырга тиеш һәм үзләре көрәшнең алгы сафына басарга тиеш
Рәшит болай дип тә өсти әле 'Ә без (“сез" дип укыйк) моңа әзерме зыялылар9’’ Сорау куелу бик урынлы ЭОнчы елларда Татарстан язмышы. шуңа бәйле рәвештә шактый дәрәҗәдә татар халкы язмышы хәл ителеп яткан киеренке мәлләрдә интеллигенция, ничәдер дистә кешене исәпләмәгәндә, сүлпәнлек күрсәтте Аклану рәвешендә, без болай да татарга эшлибез бит. диючеләр булды Түләүле вазифаңны биш ел элек тә, унбиш ел элек тә үтәгәнчә үти бирү турында инде бу Ләкин бата башлаган карабта минем вахта төгәлләнде дип йокларга ятмыйлар башкарган эшнең күләмен исәпләп тормыйлар.
Шөкер, милләт өчен иң кирәкле эшләрне көн дими, төн дими башкаручыларда булды Бу, мәсәлән, Казанның югары уку йортларында татар группалары ачуны тәэмин итүчеләр Кемнәрнедер күндерү, ризалык алудан тыш терминологияне эшләү, сүзлекләр булдыру, татар телендә дәреслекләр язу да бит әле бу! Кайберәүләрнең исемнәрен дә атап китик инде Алмаз Юддашев Әнәс Җомагулов (Авыл хуҗалыгы академиясе—бу игелекле эш шушы уку йортында башланып киткән икән), Вәгыйз Фөтхуллин (инде мәрхүм). Рәшит Шакир Садрислам Миңнуллин (Архитектура-төзелеш университеты), Борис Тимеркаев. Гали Даутов. Дамир Галимов (Техник университет), Николай Максимов (Технология университеты) Сөембикә манарасына ай куйган затның да исемен онытырга тиеш түгелбез—Габбас Мөхәммәдшин Академик Миркасыйм Госманов ‘Шәхесләребез” дигән серия ачып, милләтебезнең олуг затлары турында китаплар нәшер итүне оештырды Мәрхүм Тәүфикъ Әйди элекке Союзның төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче зыялыларыбызны барлау һәм туплау буенча зур эш башкарды Адлер Тимергалин да әнә мыштым-тыйнак кына халкыбызга милли аң сеңдереп ята Мондый кешеләр тагын да бар инде ул (Бу җыйнак исемлеккә эләкмәүчеләр мине үзләренең кара исемлекләренә кертмәсләр дип өметләнөм!) Оныта язганмын Татар хәзер җир астында булса да кимсенмичә яши ала: Казан метросы ике телле Моңа кемнеңдер саллы шәхси өлеше кергән бит инде, рәхмәт аңарга! Сабый метробыз татарчаны зур үскәч тә онытмасын иде
Татар язмышына азмы-күпме тәэсир итәрлек гамәлләрне үз эш урыныңда да кылырга мөмкин, әйе Ләкин—эшеңне бүтәнчәрәк корып Мине журналистлар корпусыбыз гаҗәпләндерә 1992 елны, референдум алдыннан бер ай дәвамында суверенитет тарафдарлары һәм аңа каршылар арасында матбугат көрәше барды. Безнең журналистлар шунда үшәнлекләре, бәхәсләшә белмәүләре белән шаккатырган иде Суверенитет ягы сынатмады анысы, әмма бу инде—башлыча язучылар, галимнәр, юристлар казанышы Ошбу четерекле чорда төп тема— миллият, төп максат татарны исән калдыру, яклау һәм. Р Ягьфәров әйткәнчә халыкка рух өрү булырга тиеш Хәзерге вакытлы матбугатыбызның өйбөт-әйбөт талпынышлары бар Ләкин милләт темасы барча жанрлар аша ачыла торган үзәк, магистраль темага әйләнде дип әйтеп булмый әле Хәбәрдарлык ушлылык җитми Укылышлы итеп, үткәзеп язу да җитеп бетми Арада үзләрен киләчәк язмышлары халкыбыз язмышына, тел язмышына һич бәйләнмәгән кебегрәк тотучы басмалар да бар әле
"Звезда Поволжья" атналыгын чыгаручы Рәшит Әхмәтов (заманында ДПРның Татарстан бүлекчәсе рәисе буларак, республикабыз суверенитет алмасын өчен көрәшкән кеше!), тирәнлек, төплелек гел җитеп бетмөсөдә татарны эзлекле һәм кыю рәвештә яклый, Татарстанга, татарга кагылышлы яңалык-узгәрешләрне һәм аларга үз мөнәсәбәтен атнага 3—4 тапкыр чыга торган татар газетларын узгалап (еш кына алар бу хәлләрне бөтенләй дә күрми кала) биреп бара Үрнәк алыйк1
Газег-журналлар кулда чакта, радио-телевидениегә үтеп булган укучылар һәм тыңлаучылар бар чакта эшләп, әитәсен әйтеп өлгерәсе иде бит җәмәгать'
Казан университетының журналистика факультеты нигә миллият һәм милли сәясәтне үз иткән журналистларда әзерләми9 Нигә татар мәктәпләрендә татар балалары күңеленә милли иман салынмый9 Нигә мәктәпләргә укытучылар булып киләчәк кешеләр—студентларга милли аң җитәрлек сеңдерелми9 Нигә концерт бригадаларыбыз, әхлак ягы чамалы булган мәзәкләрне телдән төшермәсөләр дә. татар теле, татар халкы турындагы шигырьләрне (андыйларны сәхнәдән
совет чорында да укыйлар иде бит!) программага кертмиләр, балаларны, оныкларны татар итеп тәрбияләү фарызлыгы турында үтемле-ягымлы бер-ике сүз кыстырмыйлар? Киләчәктә тамашачысыз торып калмау җәһәтеннән үзләренә үк кирәкле эш бит инде бу юкса.
Татар тормышының һәр тармагына, һәрбер эш урынына әнә шулай исән калу ихтыяҗыннан чыгып багарга кирәк хәзер
Бу сүзләрне укыганда кемнәрдер куркынып Мәскәү тарафына карап- карап куяр (Шунда бер очтан чукынып та җибәрә күрмәгез тагын!) Мәскәүләр алар, абзыкайлар, безнең үз-үзебезне яклауга, исән калырга омтылуыбызга әлләни гаҗәпләнмәсләр, ә менә әле кайчан гына тавышлары бөердән чыккан хакимнәребезнең, мәйданнарны тутырган халыкның шулай мәлҗерәп төшүе аларны шаккатыра, әлбәттә
“Мәйданга чыгып кычкыру җиңел ул”,—сүлпәнлекләрен аклап шулай дип әйтүче зыялыларыбыз да бар. Алай бик җиңел дә булгач, чыгарга, кычкырырга иде соң. Балтыйк буе республикаларында әнә мондый күмәк акцияләрдә интеллигенциянең каймагы катнашкан. Шуңа күрә алар югары кимәлдә үткән дә Хакимияткә тәэсире, нәтиҗәлелек җәһәтеннән шәп оештырылган митинг- демонстрация газет-журналлардагы олы-олы мәкаләләрне орып бирә бугай ул.
Кызганыч ки, татар интеллигенциясенең төп массасы татар язмышының үзәгенә төбәлгән мәсьәләләрдән дә, аның үзенә бөтенләй кагылмагандай, читтә, ышыкта кала бирә. Гамьсез, ваемсыз бер сабырлык белән үзебез утырган агачны кисеп бетергәннәрен көтәбез
Сабыр төбе алтын булса,
Безнең ашын сандык тулы Дәштеләр—бар. кудылар—кайт,
Рәхәт бит ул сарык булу!
Бер гамь дә юк. Уңайсызрак Фидакарьләр каршында тик.
Юанабыз аларның да Сугарлар бер башына дип
Хәтта ки халкыбызның киләчәге кебек югары гамьгә саңгырау булганда да. үз хәлебезне, фани якны булса да кайгырта белик инде Татар теле гамәлдән чыкса, күпмебез эшсез торып калачак бит. Язучылар (язучы буларак) Радио- телевидение, газет-журнал, нәшрият хезмәткәрләре Театр һәм эстрада артистлары Галимнәр. Китапханәчеләр Укытучылар Шул урыннарга киләбез дип укып яткан студентлар
Сүлпәнлегебезнең тагын бер сәбәбе бар анысы Күңел кайту, ышанычны җую. Дәүләт җитәкчеләребезнең үзләре күпме мактаган мөстәкыйльлекне тәлинкәгә салып диярлек кире илтеп бирүләренә үпкәләү яки рәнҗү Беткә үч итеп тунны якмыйлар Хакимнәрнең үз гамедер, күрәсең, безнең—үз гамебез
“Татар акылы төштән соң"—бабаларыбыз моны үзләре турында әйткән Безнең акыл исә еш кына эштән соң килә Эш эшләнгәннән соң. “Болгар" бинасы турында газетларда күпме аһлар булды әнә Кайчан булды9 Һавада ачы тузаны гына торып калгач Ярый, монысын, белмәдек бит, дип акланган була алабыз әле Хәзер безнең күз алдыбызда бабаларыбыз гасырлар буе корган Татар бинасын җимереп яталар әнә. Бу юлы җимереп бетергәч аһларыбызны ишеттерерлек матбугатыбыз да булмас шул. Берәрсе “Юк ителгән татар бәете" чыгарып, урамнарда җырлап йөрсә генә инде
Төшенкелеккә бирелмик Милләт тәнендә көч бар әле Алтмышынчы еллар җепшеге эзсез үтмәгән кебек (“үзгәртеп кору" каһарманнарының күбесе шуннан үсеп чыкты), безнең бу ун ел да эзсез-нисез генә эреп юкка чыкмас Яшьләргә дә тәэсире булды аның Күпме кешенең бәгърендә ут булмаса утлы күмер бар Татарга сыйфатларның начарлары гына түгел, әйбәтләре дә хас. Кыен хәлгә тарыгач әллә нинди төпкелләрдән бәреп чыга торган дәрт, көч-гайрөт тә бар әле безнең канда "Без батырган саен калыккан!"—Нури Арсланов шулай дигән әнә. Бер карабта икәнебезне, язмышташлар булуыбызны онытмыйк та, иң мөһим, иң ашыгыч эшләрне вакытында эшләп өлгерик.
А