ИЗГЕ ЯДКӘРЛӘРЕБЕЗНЕ КАДЕРЛӘРГӘ ӨЙРӘНИК
ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ
ИДАРӘСЕ БЕЛДЕРҮЕ
Быелнын изге Рамазан ае төгәлләнгән
көннәрдә рухи тормышы бөек, жисми
тормышы фаҗигале булган, лаһи шагый-
ребез Габдулла Тукайнын шәхси язмыш
дәфтәренә тагын бер кара сәхифә языл-
ды—анык Казандагы төп
торагы—"Болгар" кунакханәсе юкка
чыгарылды Кин жәмә- гатьчелек, бигрәк
тә язучыларыбыз. сонгы берничә дистә
еллар дәвамында аледән-әле. бу бина
төзекләндерелеп. анын кадерле Тукаебыз
яшәгән бүлмәсендә шагыйрьнен
мемориаль музее оештырылырга тиеш,
дигән тәкъдим ясап килде Әмма бу тәкъ-
димнәр тормышка ашырылмый калды
Ни аяныч. Тукай тормышынын фаҗи-
гале мизгелләре инде өченче гасыр дәвам
итә. Дөньяга Тукайны бүләк иткән XIX
гасыр шагыйребезнең ятимлеге һәм
фаҗигале балачагы гасыры да булды. XX
гасыр 27 яшьлек лаһинын гомерен өзде,
инде килеп, XXI гасыр анын жылы оясын
туздырып ташлады
Боек Тукаебыз яшәгән йортнын юкка
чыгуын шагыйрь иҗатына гашыйк мил-
лионнарча әдәбият сөючеләр лә. күпләгән
җәмәгать оешмалары да олы фаҗига бу-
ларак кабул итге Тукай варислары булган
язучыларыбыз бу фаҗигане аеруча авыр
кичерә.
Әле 26 сентябрь көнне генә без Та-
тарстан Язучылар берлеге идарәсе уты-
рышында бөек Тукаебызнын тууына 125
ел тулу унаеннан төзеләчәк хөкүмәт
планына теркәү өчен 32 тәкъдим кабул
иттек Анын 7 нче бүлегендә; “2010 елга Г
Тукай яшәгән “Болгар" кунакханәсен
төзекләндерергә һәм анда музей
оештырырга", дип язылган иде
Кызганыч ки. изге теләгебез тормыш-
ка ашмас хыял гына булып катды Баш-
калабызда татар халкының күренекле
шәхесләре белән бәйле биналар юкка чы-
гарылган өчен, шул исәптән, күптән түгел
генә мәдәниятебездән тартып алынган,
бик күп каләм әһелләренең бишеге булган
Матбугат йорты өчен тетрәнеп йөргән көн
нәрлә Тукайга да кизәнергә өлгерделәр
Без барыбыз да республикабыз һәм
Казан шәһәре җитәкчелегенә, мәдәният
һәм архитектура оешмаларына, гәзит-
журнал. радио һәм телевидение редакция-
ләренә. бигрәк тә Татарстан Язучылар
берлегенә өзлексез шалтыратып торган
замандашларыбыз әйткән, җәмәгать оеш-
маларының рәсми мөрәҗәгатьләрендә
чагылган тирән борчылу хисләре белән
тулысынча килешәбез Алар барысы да бу
гамәлне кылган кешеләрнен исемнәрен
җәмәгатьчелеккә белдерүне, бу эшне
рәсми рәвештә гаепләп чыгуны таләп итә
Бодай эшләү киләчәктә хазкыбызнын изге
мәдәни ядкәрләрен күз карасыдай саклау
өчен зур бер сабак булыр иде
Безне бүген, “Болгар"
кунакханәсеннән бушаган бу изге урын
киләчәктә ничек файдаланылыр икән,
дигән сорау да борчый. Тарихи Печән
базары. Тукай үз гомеренең сонгы
көннәрен кичергән “Амур" кунакханәсе
һәм шагыйрь күп тапкырлар чыгыш
ясаган “Шәрекъ клубы биналары,
каршында бөек Салих Сәйдәшев басып
торган милли уку йортыбыз-гуманитар-
пслагогика университеты, атаклы Г Камал
театры янәшәсендәге. Тукайнын үз
һәйк&зс һәм музееннан ерак булмаган бу
кишәрлек һичшиксез боек шагыйрь исеме
һәм милли мәдәниятебез белән тыгыз
бәйләнештә файдаланылырга тиеш
Матбугатта, бу урынла "Болгар"
кунакханәсе бинасы нәкъ элеккеге
кыяфәтендә торгызылачак. дигән хәбәр
күренеп киткән иде Әйе, бннанын тышкы
кыяфәтен, бигрәк тә Тукай яшәгән 40 нчы
бүлмәне тулысынча кабатлаган яна бина
төзелү бүгенге фаҗигане өлешчә генә
булса да жинсләйтер иде Бү генге көндә бу
җир кишәрлеге “Татнефть" карамагында,
диләр. Әгәр шулай булса, без мәдәния-
тебезгә һәрчак хәерхаһ булган “Татнефть"
ачык акиионертар жәчпыятснен югарыла
әйтелгән тәкъдимне тормышка ашыруына
ышанып калабыз.
ИСЛАМ ФАКТОРЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Татарстан Президенты Минтн\1ср
Шәй миев җитәкчелегендәге Россия
делегациясе Согуд Гарәбстанына визит
ясады Делегация «Ислам конференциясе
оешмасы» (ИКО) каршында эшләүче
«Россия-Ислам дөньясы* стратегик
күзаллау торкемснсн
дүртенме утырышында катнашты
Мәгълүм булганча. Россия белән Ислам
илләре арасында мөнәсәбәтләр
урнаштыруда Татарстан күпмедер
дәрәжәдә күпер ролен үти. Казанның
элеккеге мэры Камил Исхаков. мәсәлән.
Россиянен ИКОдагы даими вәкиле итеп
билгеләнде. Ә Минтимер Шәй- миев
«Россия-Ислам дөньясы» стратегик
күзаллау төркеменең рәистәше.
Әлеге форум 2006 елда Россия һәм
ислам дәүләтләре арасында тормыш эш-
чәнлегенен барлык өлкәләрендә дә
хезмәттәшлекне үстерү өчен киңәшләшү
органы буларак оештырылган иде. Алдагы
утырышлар Мәскәү. Казан. Истанбулда
үтте. Минтимер Шәймиев җитәкләгән
быелгы делегация составында РФ
Президентының Идел буе федераль
округындагы тулы вәкаләтле вәкиленен
беренче урынбасары Владимир Зорин. ТР
Президентының халыкара мәсьәләләр
буенча кинәшчесе Тимур Акулов,
Татарстан мөселманнарының Диния
нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исха- кый.
Россия ислам университеты ректоры
Рәфыйк Мөхәммәтшин һ б.лар бар иде.
—Сонгы елларда ислам дәүләтләре
белән Россия элемтәсе даими үсештә. Моңа
Россиянен Ислам дәүләтләре оешмасы
конференциясендә күзәтүче статусында
катнашуы да этәргеч бирде. Ике арадагы
багланышларның ныгуына Татарстан Рес-
публикасы. Казан шәһәре ныклы нигез
булып тора Ислам фәннәр академиясенең
башкалабызда узган чираттагы утырышы.
Ислам Үсеш банкы үсешенә багышланган
Халыкара инвестиция конференциясе.
«Алтын мөнбәр» кинофестивале мона
дәлил булып тора,—диде Минтимер Шәй-
миев.
Анын фикеренчә. «Россия —Ислам
дөньясы» утырышының ин мөһим мак-
сатларының берсе—диннәр арасындагы
каршылыкны киметү М Шәймиев дин тоту
80 ел дәвамында рәсми рәвештә тыелып
килүдән сон. Россия территориясендә
исламнын нинди шартларда янаруы
хакында сөйләде. «Без диннең мәңгелек
булуына, анын кешеләр күнелендә сакла-
нуына инандык»,—дип билгеләп үтте ул.
Республика Илбашы түбәндәге саннарны
мисалга китерде: үзгәртеп кору елларына
чаклы Татарстан территориясендә 23
мәчет эшләсә, хәзер аларнын саны 1200
дән артып китә. Мәчетләрнең саны күпләп
арту имамнар җитмәү проблемасын
китереп чыгарды Бу эштә Төркия. Согуд
Гарәб- станы һәм башка мөселман
илләренең уку йортлары ярдәмгә килде.
Минтимер Шәймиев форумда шулай
ук якындагы айларда көчәеп баручы дөнья
кризисы «финанс» категориясеннән
«икътисади»га күчәргә мөмкин, дигән ши-
ген белдерде. «Бу очракта бөтен көчебезне
тупларга кирәк булачак, һәм монда ислам
дәүләтләренең уртак тырышлыклары хә
литкеч булырга мөмкин».—диде ул.
Минтимер Шәймиев шулай ук Ислам
Үсеш банкы рәисе Әхмәд Мөхәммәд Али
белән очрашты Татарстан Республикасы
Президенты катнашында Ислам Үсеш бан-
кы һәм Россия ислам мәгарифе, мәдәнияте
һәм фәненә ярдәм күрсәтү фонды
арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек
итү турындагы меморандум имэаланды.
«АЛТЫН МӨНБӘР* ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
Халыкара "Алтын Мөнбәр” мөселман
киносы фестиваленең дәрәҗәсе һәм абруе
елдан-ел арта бара, быел фестивальнең
ачылу һәм ябылу тантаналарына кунаклар
аеруча күп килгән иде
22 октябрьдә “Пирамида" мәдәни-
күнел ачу үзәгенә җәелгән кызыл
келәмнән Россия кинойолдызлары Ирина
Мирошни- ченко. Александр Митта.
Наталья Бондар- чук. Анастасия
Заворотнюк, Жанна Эппле, 12 яшеннән
кинода уйный башлаган, безгә "Королева
Марго" һ б. фильмнар аша яхшы таныш
атаклы француз актрисасы Изабель
Аджани һ. б. үтте
Ниһаять. “Алтын Мөнбәр"нен җиңүче-
ләре дә мәгълүм булды. Ислам динен про-
пагандалауга керткән өлеше өчен. "Ислам
дөньясы" телекомпаниясе директоры,
фестивальнең генераль директоры Зауди
Мамиргов атаклы Ислам мәгърифәтчесе
Муса Бигиев турындагы “И раскололся
месяц” (режиссеры Батыр Баишев) филь-
мына махсус приз һәм акчалата бүләк
тапшырды.
Ә халыкара "Тюрксой" оешмасы үзенен
"Төрки халыкларнын кинематографиясенә
керткән өлеш өчен" махсус призын һәм ак-
чалата бүләкне уйгыр халкынын катлаулы
язмышын гәүдәләндергән "На натянутом
канате" (режиссеры Петр Лом. Канада-
Норвегия) фильмына бирде. Болар икесе
дә документаль фильмнар иде
"Ин яхшы документаль фильм" номи-
нациясендә бүләккә Австралиядән "Запре-
шенная ложь” (режиссеры Анна Броиновс-
ки) ия булды. Бу фильмга шулай ук Россия
кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре
гильдиясе дә үзенен махсус призын иреш-
терде. “Лицом к лицу" (Нидерланды-
Франция) фильмынын режиссеры Жерар
Максимин документаль фильмнар арасын-
да ин яхшы режиссер дип билгеләнде.
Кыска метражлы нәфис фильмнар ара-
сыннан Яна Зеландиядән "Кофе и Аллах"
(режиссеры Сима Урале) фильмы иң яхшы
дип табылды
Тулы метражлы фильмнар арасыннан
режиссер Нурания Жамалинын “Өч аяклы
ат" (Айдар Хәлим әсәре буенча) нәфис
фильмын төшерүчеләр төркеме (Эдуард
Ситдыйков, Рәфкать Зыятдинов) ин яхшы
оператор эше номинациясендә җиңүче
булды.
"Джодха и Акбар" (режиссеры Ашу-
тош Говарикер) фильмынла баш рольне
уйнаган, һиндстаннын ин яхшы өч ир-ат
актерларыннан берсе Ритик Рошан "Ин
яхшы ир-ат роле” номинациясендә жинү
яулады
Ә менә Ираннын "Ми~ для мамы" (ре-
жиссеры Рәсүл Муллагалипур) фильмынла
төп рольне уйнаган Гөлшифтех Фәраха-
нинен "Ин яхшы хатын-кыз роле” номи-
нациясендә беренчелеккә чыгуы гажәп
тоелмады. Гөлшифтех бу бүләккә бер
мәртәбә лаек булган иде инде
Бөекбританиянен "Почти взрослая”
(режиссеры Юзоф Али Хан) фильмынын
сценарие авторы Рона Мунро ин яхшы
сценарий авторы дип табылды
Ираннын "Каждая ночь олиночества"
фильмынын режиссеры Рәсүл Садр Амелйп
ин яхшы режиссер булып танылды
Гран-прины, ягъни ин зур дәрәжәдәге
бүләкне быел " Ми” для мамы” һәм “Джол-
ха и Акбар" фильмнары бүлеште
"Гран-прины кемгә бирү жәһәтеннән
бәхәсләр күп булды, әмма 8 кешедән
торган жюри бертавыштан шушы
фильмнарнын исемен атады",—диде жюри
рәисе Кыргыз- станнын халык артисты.
СССРнын Дәүләт бүләге иясе Болотбәк
Шәмшиевнсн үзен лә кино сәнгатенә
керткән тинссз хезмәте өчен алтын
статуэтка белән бүләкләделәр
Американын "Такси на темную сторону"
(режиссеры Апекс Гибни) документаль
картинасы ' Кино сәнгатендәге гуманизм
өчен" Президентыбыз Минтимср Шайми-
евнең махсус бүләгенә лаек булды
Ә менә француз актрисасы Изабсль
Аджанинын фестивальгә һәм Татарстанга
биргән бәясе һәрксмнен күңеленә хуш
килгәндер
" М и н Казанга килгәндә Азия һәм Ев-
ропа Көнчыгыш һәм Көнбатыш кисешкән
ноктага баруымны белми килдем Монда
төрле милләтләр, конфсссняләр дус-тату
яшәвен күреп, мин сезнең республикагыз-
ны бөтен дөнья өчен тынычлык үрнәге бу
мрлк кабу I инеч «1 бу ин мөһиме Ш у н ы н
өчен мин Казанны тынычлык өчен Нобель
бүләгенә тәкъдим итәр идем", -диде
актриса
ТАРИХИ ВАКЫЙГА
17 октябрь көнне борынгы Сембер
каласы Ульянла тарихи вакыйга—боек
шагыйребез Кол Галигә һәйкәл ачылды
Татарстаннан читтә мәшһүр шәхесләре-
безгә һәйкәлләр бик сирәк торгыэыла
(Санк Петербургта. Уральскнда Тукай.
Оренбургта Жәлил). Бу яктан ульянлылар
күркәм үрнәк күрсәттеләр Өстәп шуны сын
ла әйтергә кирәк шул көнне һәйкал
янында ук Татар мәдәнияте Үзәге дә ачыл
• лы Үзәк 1958 елны салынган "Октябрь"
кинотеатрының янартылган бинасында
урнашкан
Кол Гали һәйкәлен ачу—бөтеншәһәр
бәйрәменә әверелде Тантананы ачуда өлкә
һәм шәһәр җитәкчеләре катнашты У.тьян
өлкәсе губернаторы Сергей Морозов һәй-
кәлне ачканда "бу һәйкәлне ачу зур тарихи
мәгънәгә ия".—диде. Тантанага Россиянен
татарлар яши торган төбәкләреннән-У фа.
Ижау, Чебоксар. Пенза һәм башка шәһәр-
ләрдән вәкилләр күп килгән иле Казаннан
Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма
комитеты рәисе Ренат Закиров җитәкче-
легендәге зур делегация катнашты Һәйкал
ачу тантанасында бүтән ораторлар белән
рәттән шагыйрьләр Равил Фәйзуллии һәм
Мөхәммәт Мирза да чыгыш ясады
Һәйкәлне төзүдә һәм татар мәдәнияте
Үзәген торгызудагы чыгымнарны Сембер
Татар эшкуарлары күтәргән, меңләгән
халык вәкилләре хәлал акчасын биргән.
Татарстан тарафы да саллы өлеш керткән
Шул ук көнне өлкә администрациясенең
Зур залында Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитетының күчмә утырышы
үтте Бу утырыш милли мәгарифне үстерү
мәсьәләләренә багышланган иле
Кинәшмә-утырышта өлкә мәгариф систе
масынла эшләүче жаваплы хезмәткәрләр,
шулай ук Татарстан мәгарифенен җитәкче
вәкилләре катнашты Кинәшмәне Ренат
Закиров алып барды
БЕЗ-ЭНЦИКЛОПЕДИЯЛЕ ХАЛЫК
22 октябрьдә Татарстан Фәннәр акаде-
миясенең зур залында Татар энииклопсли-
ясенен татарча I нчс томы чыгу уңаеннан
тәкъдир итү тантанасы үткәрелде Анда
галимнәр, мәдәният әһелләре, педагоглар,
җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты
Фәннәр академиясе президенты Ә.
Мәзһәров үз чыгышында алеге басмамын
дөнья күрүе республикабызнын рухи тор-
мышында зур вакыйга буларак кабул
ителүе турында искертте. Бу чыннан да
шулай, чөнки Россия халыклары
тарихында менә шундый универсаль
энциклопедик томнар беренче мәртәбә
басыла
Татар энциклопедиясе институты ди-
ректоры урынбасары, басмамын жаваплы
мөхәррире Г Слбиржлнов тантанада катна-
шучыларны I нчс томнын кыскача
эчтәлеге белән таныштырды Бу басмада
жәмгысе 4 менгә якын мәкалә, шул
исәптән А һәм В хәрефенә кадәрге 1600лән
артык персонаж. 1200 иллюстрация урын
алган Энциклопедик басма 6 томнан
торачак Рус телендә анын 3 томы чыкты
инде, ә 4 иче томын әзерләү төгәлләнү
алдында
Тәкъдим итү тантанасында академик
М Госманов. Татарстанның халык ша-
гыйре. ТФРнын шәрәфле академигы Р
ФӘЙЗУЛЛИН. Татарстанның халык шагыйре Р
Харис, мәдәният министры урынбасары Г.
Нигъмәтуллина һ б лар чыгыш ясады
Аннары ТФА президенты Ә Мазһаров.
энциклопедик басмаларны югары сый-
фатлы итеп бастыру эшен оештырганы
өчен. "Идел-Пресс" полиграфия-нәшрият
комплексы генераль директоры И Әх-
мәтжановка академиянең Рәхмәт хатын
тапшырды. 6 томлы энциклопедияне
үзебез исән чакта чыгарып, аларны шушы
залда тәкъдим итәргә язсын, дигән теләк
белдерде.
Р.5 Энциклопедия томнарын Казанның
Пушкин урамында (56 Порт) урнашкан Татар
энциклопедиясе институтында һәм шулай ук
институт янәшәсендәге (опера һәм балет
театры каршында) китап кибетеннән сатып
алырга мөмкин.
ТАТАР КИНОСЫ ҮСЕШ АЛАЧАК
Октябрь аенда Казанда татарстан
кинематографистлары берлегенен IX
съезды булды Анда Татарстан
кинематографиясенең үсеш мәсьәләсе
күтәрелде. Шул унайдан берлекнең рәисе
Юрий Гвоздьнын хисап чыгышы
тыңланды.
Съездда мәдәният министры Зилә
Вәлиева катнашты Ул сонгы өч елда
фильмнар төшерүне финанслаунын өч
мәртәбә артуын хәбәр итте. Әйтик, быел
бу юнәлешкә 34 миллион сум бүлеп
бирелгән. Кино төшерү тармагынын
киләчәге өметле, дип белдерде министр.
Кыска метражлы фильмнар һәм сериаллар
төшерү мөмкинлеге дә бар икән Бу
юнәлештә Рабит Батулла сценарие буенча
фильм, Зөлфәт Хәким әсәрләре буенча
сериал һәм Габдулла Тукайның 125
еллыгы унаеннан фильм төшерергә заказ
бирелгән.
Зилә Вәлиева Татарстан кино төшерү
процессын активлаштыру унаеннан “Ал-
тын мөнбәр" халыкара мөселман кино
фестиваленең йогынтысы зурлыгын
аеруча ассызыклап үтте Яшь
кинематографистларның төрле илләрнең
кино осталары белән очрашуы
республикада фильм төшерү дәрәжәсен
күтәрергә ярдәм итәчәк, дип белдерде
министр.
Съезд барышында җанлы фикер
алышулар булды “Татаркино” директоры
Владимир Батраков, кинооператор
Николай Морозов, режиссер Эдмас
Үтәгәнов һәм башкалар берлек
эшчәнлеген камилләштерү буенча
тәкъдимнәрен керттеләр.
Татарстан Президентына
мөрәҗәгатьтә съездда катнашучылар
милли кинематография үсешенә
юнәлдерелгән эшчән- лекләренә ышаныч
һәм “Татарфильм” киностудиясен
оештыруының якын арада гамәлгә
ашачагына ышаныч белдерделәр. Шулай
ук ижади берлекнең бу максатлар өчен
тәжрибә, белем һәм осталыкларын
кызганмауларын җиткерделәр.
Съездда ТР Кинематографистлары
берлеге рәисе итеп Илдар Матуров
сайланды. Шулай ук РФ
Кинематографистлар бер
легенен декабрьдәге съездына делегатлар
тәгаенләнде Съездда РФ Кинематогра-
фистлар берлегенен рәисе урынбасары
Владимир Макеранец та катнашты
КОМСОМОЛ-БЕЗНЕҢ ТАРИХ
29 октябрьдә ВЛКСМнын оешуына 90
ел тулды. Шул унайдан Милли музейда
"Яшьлегем минем—комсомол" дигән күр-
гәзмә ачылды Ул әлеге яшьләр оешмасы
тарихына багышланган.
Күргәзмәдә комсомолнын тарихы
гражданнар сугышыннан башлана һәм XX
гасырның сугыш конфликтлары белән
тәмамлана Шул чорнын плакатлары,
комсомол билеты, спецназ киеме алар-
нын кыюлыкларын һәм батырлыкларын
күрсәтеп тора. Мәгълүм булганча, тыныч
вакытларда комсомоллар студентлар төзү
отрядларына һәм яшьләр бригадаларына
берләшкән Күргәзмәдә тарихның бу сә-
хифәләре дә чагылган.
Күргәзмәне ачканда, комсомолнын
юбилеена багышланган китапны тәкъдим
итү дә булды. “Летопись комсомола"
китабын "Хәтер китабы" нәшриятендә
икътисад фәннәре докторлары И. Рахман-
кулов, Ш Агеев, тарих фәннәре докторы А
Иванов, комсомол ветераннары Г. Баш-
киров, Ю Бехтерев, И Милмөхәммәтов һ б
редакцияләп чыгарган. Мәҗмугада 1917
елнын апреленнән алып 2008 елнын
октябренә кадәр комсомол тарихының ин
мөһим сәхифәләре чагыла.
КӨРӘШЧЕ ӘДИП
Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Россиянен атказанган мәдәният
хезмәткәре Нурихан Фәттах гомере буе
телебезнен сафлыгы, мәдәниятебезнең
яшәеше, чын, асыл тарихыбызны
халкыбызга кайтару өчен көрәшеп яшәде,
шуңа күрә Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында
әдипнен 80 еллыгы унаеннан уздырылган
кичәдә "Мин көрәшергә булдым . . . ” дип
исемләнгән иде
Премьер-министр урынбасары—мәдә-
ният министры 3. Вәлиева кичәдә ясаган
чыгышында язучы Нурихан Фәттахнын
тарихи роман жанрын үстерү белән бергә,
рус, чит ил язучылары әсәрләрен тәржемә
итүгә дә зур игътибар биргәнен әйтте
—Нурихан Фәттах—70 нче елларда тарихи
роман жанрына яңа импульс биргән
әдип,—диде КДУ профессоры И Гый- ләҗев
— Өстәвенә, ул әдәби әсәр аша үзе яшәгән
чорның сулышын чагылдырды. Билгеле
булганча, 70 нче елларда татарда милли
үзан уяна башлый, татар кешесе тарихын,
мәдәниятен барларга омтыла. Нурихан ага
әнә шул үзгәрешне тарихи романнары аша
күрсәтә алды
Язучы Р. Батулла Н Фәттахның 6е-
ренче романнары белән үк әдип исемен
яулавы турында әйтте Анын балаларына
ана телендә тәрбия биргән, татар булып
яшәргә өйрәткән зирәк язучыларның
берсе икәнлеген искәртте
— Нурихан ага мәҗлесләрдә, җы-
елышларда күренмәле дияргә була,—диде
шагыйрь Р Миннуллин —Ул танылырга
омтылмыйча, тыныч кына үз эшен эшләде.
Ә танылу аны әдип үзе исән чакта ук эзләп
тапты
Шагыйрь Р Вәлиев язучы Н Фәт-
тахнын татарнын үзе кебек унган. белемле,
зыялы чын язучы булуын әйтте Татарстан
китап нәшрияте директоры Д Шакиров исә
тиздән әдипнен "Аклан" романынын китап
булып дөнья күрәчәге турында ирештерде.
Кичәдә шагыйрьләр Р Зәйдулла һәм Г.
Морат. Н Фәттах рухына багышлап
язылган шигырьләрен укыдылар Тама-
шачылар шулай ук әдипнен әсәрләре бу-
енча Г Камал театрында куелган "Сармат
кызы Сәринә", "Кол Гали". К. Тинчурин
театрында сәхнәләштерелгән “Этил суы
ака торур" спектакльләреннән озекләр
каралы, җырчылар 3 Сәхабиева. Р
Миндияр. Салават. “Фәридә-Алсу" дуэты
башкаруында җырлар тыңлады
90 ЯШЬТӘ ДӘ СӘХНӘДӘ
Г Камал исемендәге Татар дәүләт ака-
демия театрында әле мона хәтле бер генә
артистның да 90 яшенлә сәхнәгә чыгып
уйнаганы булмаган. Үзенен октябрь аенда
узган ижат кичәсендә Татарстанның һәм
Россиянең халык артисты Вера Минкина Т
Миннуллиннын «Гөргери кинүләре»ндә
389 нчы мәртәбә Палый ролен башкарды
Вера апа Минкинаны тамашачы электән үк
яратып каршылый иде. Бу юлы ул сәхнәгә
чыгуга аягүрә басып алкышладылар
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратникова артистка Президент Укалы ни-
гезендә «Фидакарь хезмәт очен» медален
тапшырды.
Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров за-
манында «Зәнгәр шәл» спектаклендә Вера
апа Минкина белән бергә уйнаган Әнә шул
чакта башкарган «Бик еракта идек без»
дигән җырын ул яраткан артистына бүләк
итте Юбилярны тәбрикләргә Чистай
районыннан якташлары да килгән иде
Кәмаллылар В Минкинага ихластан, зур
хөрмәт белән аның иңнәренә ап-ак
оренбур шәле саллылар Татарстанның һәм
Россия нен халык артисты Ренат
Тажстлннов аны «мәшһүр артист» дип
атады. Тамашачы ул көнне танылган
артистыбызга багышлан ган язмалардан
тупланган китапны да күрә ачлы Кичәне
Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе Луара Шакиржанова алып
барды
АФӘРИН. МАЭСТРО!
С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур
концерт затында Россия. Татарстан һәм
Казакъстаннын халык артисты. ТР Дәүләт
симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе
һәм баш дирижеры. Россиянен Зур театры
дирижеры Фуат Мансуровнын 80 яшьлек
юбилеена багышланган тантаначы кичә
булып үтте Юбилей концертында “Виват.
маэстро'- фестиваленә старт бирелде
Татарстан Президенты Минтимер
Шәймиев. Премьер-министр урынба-
сары—мәдәният министры Зилә Вәлие- ва.
Россия Зур театры йоллызларынын
катнашуы кичәгә аеруча тантаначылык
өстәде Тәбрикләү сүзендә М Шәймиев Ф
Мансуровнын киңкырлы шәхесенә алы бәя
бирде 'Әгәр бүген республикабызда
шундый оркестр һәм классик музыканы
андый торган тамашачы бар икән, монын
өчен Сезгә ихлас рәхмәт'"—диде Прези-
дент. юбилярнын Татарстан дәүләт сим-
фоник оркестрының башкару остачыгын
камилләштерүгә куйган фидакарь
хезмәтен югары бәяләп Республика
җитәкчесе кайчандыр “Огонек"
журначыннан укылган хатирәләре белән
дә уртаклашты Мәкаләдә альпинизм
буенча спорт остасы. 7 телдә иркен
сөйләшүче, математика өлкәсендә бик
өметле яшь талант Ф Мансуровнын үзен
музыкага багышлавы турында бәян
ителгән булган. Президент М Шәймиев
мәшһүр дирижерга республиканың ин
югары бүләген—"Татарстан Республикасы
каршындагы казанышлары өчен" орденын
тапшырды
Кичәдә юбилярны ТР Композиторлар
берлеге идарәсе рәисе Р Кәлимуллин.
Казан дәүләт консерваториясе ректоры Р
Абдуллин. Евразия альпини зм
федерациясе рәисе Э Мысловский да
тәбрикләде ТР дәүләт симфоник оркестры.
Россиянен Зур театры йолдызлары
чыгышы кониертнын асыл бизәгенә
әверелде
СӘНГАТЬ БӘЙРӘМЕНӘ ӘВЕРЕЛГӘН
КИЧӘ
М Жәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет академия театры бина-
сында Татарстанның халык шагыйре Ро-
берт Миннуллинга 60 яшь тулу уңаеннан
“ Я ш ь бара бит. егетләр’ " дип исемләнгән
әдәбн-музыкаль кичә үткәрелде.
Тамашачылар хәтерлиләрдер Р Мин-
нуллин үзенен ижат кичәләрен моңарчы
да Ачедән-але оештырып торды, һәм шигъ-
рият сөючеләр театрга бу юлы да гап-гади
юбнлеи чарасына гына түгел, ә чын
сәнгать бәйрәменә өметләнеп килгәндер
Чыннан да. рәсми дата унаеннан
әзерләнгән кичә үзенен асылы белән
шигырь, җыр. сәнгать бәйрәменә әверелде
Бу табигыйдер дә. чөнки шагыйрьнен
ижаты күпкырлы ул балалар өчен дә.
алкәннәр очен дә бердәй
дәрәжәдә уңышлы эшли. Халык аны бик
күп популяр җырлар авторы, шулай ук
публицистика остасы буларак та яхшы
белә Ул үзенен әдәби эшчәнлеген
иҗтимагый вазыифалар белән тыгыз
бәйләп алып бара, депутат буларак,
парламентыбызда инде байтак еллар
җаваплы постларда эшләп килә.
Әдәби-музыкаль кичәдә бәйрәмдарны
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһи-
мов. Татарстанның халык шагыйре. "Казан
утлары ' журналынын баш мөхәррире
Равил Фәйзуллин. шулай ук Әзербәйжан.
Башкортстан. Мари Иле. Удмуртиядән
килгән вәкилләр, республикабызның
төрле оешмалары котлады Шагыйрьнең
композиторлар белән берлектә язылган
җырларын Фәридә Кудашева. Зилә Сөнга-
туллина, Венера Ганиева, Зөһрә Сәхабиева.
Римма Ибраһимова. Идрис Газиев. Салават
Фәтхетдинов. Айдар Галимов. Резеда
Галимова. Рәсим Низамов. Айдар Габди-
нов, Илнар Сәйфиев һ. б.лар башкарды
Юбилярның шигырьләрен тамашачыларга
Айрат Арсланов. шулай ук башкалабызның
мәктәп укучылары, иҗат үзәкләренә
йөрүче балалар ирештерде Юбилей
кичәсендә Рөстәм Абязов
җитәкчелегендәге оркестр. Татарстан
дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию
төркеме, башка ижат коллективлары
катнашты.
ӘДИПНЕ ОЛЫЛАУ
10 октябрь көнне Казан дәүләт уни-
верситетының актлар залында күренекле
әдәбият галиме, тәнкыйтьче, филология
фәннәре докторы, профессор. Татарстан
фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире,
язучы Тәлгат Нәби улы Галиуллиннын 70
яшьлеге тантаналы рәвештә билгеләп
үтелде Бәйрәмне татар филологиясе һәм
тарихы факультеты деканы профессор
Искәндәр Гыйләжсв ачып җибәрде Аннан
сон КДУ проректоры Данис Нургалиев сүз
алып. Т Галиуллинга "Казан уни-
верситетының атказанган профессоры”
дипломын тапшырды. Юбилей кичәсендә
галим-язучынын гыйльми һәм иҗтимагый
эшчәнлеге турында зур абруйлы байтак
шәхесләр чыгыш ясады. Татарстан фәннәр
академиясе президенты Әхмәт Мазпаров.
Мәгариф һәм фән министры Наил Вәли- ев
ТР Дәүләт советы депутаты, академик Индус
Таһиров. Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов. ТГПУ ректоры Рәдиф
Жамалетдинов. ТФАнын виие-президенты
Рүзәл Юсупов. Чаллы педагогия институты
ректоры Фәйрүзә Мостафина. Алабуга
педагогия институты ректоры Айдар Ка-
лимуллин...
Алар барсы да Тәлгат Галиуллин- нын
Алабугада озак еллар ректор. Казан
университетында декан, кафедра модире
булып эшләгән чорларда фидакарь хезмәт
куюын. Республиканың мәгариф һәм фән
алгарышына зур өлеш кертүен билгеләп
уздылар.
Туфан Миннуллин Дәүләт Советы
рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннын котлау
хатын тапшырды һәм үз исеменнән кайнар
котлады.
Әдипнен юбилей тантаналары шулай
ук
анын туган ягы Норлат төбәгендә дә
зурлап
уздырылды. Башта туган авылы
Кычыткан-
лыда. аннан шәһәр үзәгендә Норлат му-
ниципаль район башлыгы Наил Шәрәпов
ачып җибәргән бу кичәдә Казан һәм Чаллы
әдипләреннән —Равил Фәйзуллин. Ренат
Харис. Айдар Хәлим. Газинур Морат һ. б.
катнашты Якташлары аны шәһәрнен мак-
таулы гражданы итеп кабул иттеләр һәм
истәлек медале тапшырдылар
Татарстан Республикасы дәүләтен һәм
мәдәниятен үстерү өлкәсендәге зур каза-
нышлары. нәтиҗәле әдәби һәм җәмәгать
эшчәнлеге өчен шагыйрь. Татарстан Рес-
публикасы Дәүләт Советы Президиумы
әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт
Советының Татарстан Республикасы за-
коннарының комиссиясе рәисе МИҢНУЛ-
ЛИН Роберт Мөгаллим улы "Фидакарь
хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.