БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...
ИСТӘЛЕКЛӘР
11. Топография һәм этнография
Янтык—Яна Уртавыл ике ягы да сөзәк калкулыклардан торган тар гына елга буена урнашкан. Елга төньяктан көньякка таба ага һәм авылны узып, бер чакрым чамасы баргач. Бүәгә барып кушыла. Авылмын бердәнбер урамы елганың уң ягына тигезле-тигезсез калкулык өстенә тезелеп утырган Бүә очына таба өйләр елгамын икенче ягына да чыкканнар Ун якта шулай ук кечерәк тыкрыклар күренеп кала. Авылнын озынлыгы ике чакрым, диләрие без бәләкәй чакларда.
Янтыктан төньякка таба, елга буенда—Вәрәш. Вәрәштән арырак Шатын дигән авыллар. Елга шул биш-алты чакрым ераклыктагы Шатын яныннан чыга. Елгага уңнан да, сулдан да алтымы-жидемс чишмә агып төшә. Чишмәләр гадәттә тирән чокыр төбеннән агалар Шунлыктан авыл урнашкан сөзәк калкулык та. каршы яктагы калкулык та ергаланып, бүлгәләнеп беткән. Чишмә башланган чокырлар авылдан күренеп тора. Чокыр буйлары әрәмәләр белән капланган.
Еракта көньякта—Бүә ягында карурман белән капланган Сакаттау. Очлытау сыртлары зәңгәрләнеп тора Төньякта мәһабәт булып ялгыз Шатын тавы күренә. Вәрәш турысында, көнчыгыш якта—Вәрәш тавы Жәй көннәрендә кояш шул яктан чыга. Көз көннәрендә кара болытлар шул тарафтан актарылып киләләр. Таулар белән күк арасында һәрвакыт ниндидер серле дөнья бар сыман тоела Мин еш кына сокланып, куркып һәм шомланып шул таулар ягына карап торырга яратам
Әйтелгәнчә, авыл чокыр-чакырлы җиргә урнашкан Карар күзгә матур, тәэсирле: таулар, урманнар, сихри әрәмәләр һәм чишмаләр Ләкин игенче өчен бу җирләрнен әлләни кызыгы юк. Туфрак башлыча көлсу, коры Кайбер урыннарда тоташ кызыл балчык Түбән җирләрдә, елга буйларында гына кара туфраклы басулар очрый Яңгыр яуса урамыннан үтәр хәл юк— аягыңа “биш пот” ләпек урала. Кыш көне юлында чана салулый
Инәкәй белән без менә шушы авылга күченеп килгәнбез Ул үзенен төп йортына кайтып төшкән.
Төп йорт Иске генә Бәләкәй генә Ишегалды зур Чирәм үскән Бу ишегалды ике ягында тирән чокыр булган калкулыктан гыйбарәт Төньякта Салкын чишмә чокырының дәвамы Чокыр буенда абзар-кура Абзар артында чыршы үсеп утыра. Мин бәләкәй чакта яратып ясый торган рәсем тау. тау кырыенда бәләкәй генә йорт, анын янында йә артында ялгыз чыршы Өйнең кончыгыш ягында—урам дисәң урам түгел, ташлаштык җир дисәң, ташландык жир түгел Ачык, иркен бер урын—озынча калкулык буе.
Длаамы. Башы 10 сайда.
Юл өстән дә, астан да үтә. Безнен “төп йорт” утырган озынча калкулык башында тагын дүрт-биш йорт бар. Беренче күршеләр—Нәсимнәр, алардан арырак—Закирләр, аннан Муллаканнар, ин кырыйда мунча кебек бәләкәй генә өй. Анда Галкәй өе. Аларнын безгә яшьтәш малайлары юк, шуңа күрә аларны йорт хужасы исеме белән “Галкәйләр” дип кенә йөртәбез.
Төньякта, көнчыгышта, гомумән, күрше-фәлән юк. Салкын чишмә аша салынган күперне чыгасың да, утраусыман тагын бер калкулык башлана. Шушы кат кулыкта бер оя булып өч-дүрт йорт утыра. Күпердән ун якта—Фәритләр. Башка йортларда малайлар юк, шуңа күрә алар белән безнен алыш-биреш тә юк. Хәзер бу “очны” Бушкилде дип йөртәләр. Элек Вәрәш-оч дип йөртәләр иде Анда—авыл кырые. Анда авыл киртәсе, авыл капкасы. Капканы чыккач басу башлана. Элек Янтык бөтен яктан киртә белән әйләндереп алынган, олы юлларда капка куелган иде. Киртәне авыл халкы тота һәм карап-саклап тора. Безнең өлеш Салкын чишмә янында
гына.
Салиха Күчтәвылда кияүдә чагында Вазифа Шатындагы карт иреннән качып кайта. Шуннан сон аны Ушья тау дигән авылның Салих дигән кешесенә димләп кияүгә бирәләр. Ләкин икенче мәртәбә дә Вазифаның бәхете булмый. Яшь кияү Салих жилкуар һәм зимагур булып чыга. Баласын, хатынын ташлап ул көннәрдән бер көнне читкә китеп бара. Көтмәгәндә кайтып төшә һәм өйне, сыерны сатып, баласын, хатынын үзе белән читкә алып китмәкче булып карый. Вазифа ышанычсыз кешегә ияреп ышанычсыз “чит”кә китәргә риза булмый. Шулай итеп, бердәнбер улы Зәйкәт белән, сенелләре белән төп йортта торып кала.
Инәкәйнен түтәсе Вазифаны мин яшәби димен. Нәгыймә апаны без Зәйкәт белән күпмедер вакыт аккай дип йөреттек. “Аккай” ул вакытта буй җитеп килгән кыз. Көн дә клубка чыга, ан-белемен арттыра. Ул әле олылар мәктәбендә укып та йөрде бугай. Ни генә булмасын, заманында алдынгы яшьләр рәтеннән саналды, ахрысы. Күрәсең, “аккай” сүзеннән оялып, аны “апа" дип әйттерә башладылар. Апа бездә юк. Апа—китап сүзе. Аннан сон аны укытучыларга карата гына әйтәләр.
Уразыга кияүгә киткән Галимә апаны без чибәртгәй дибез. Туганлык
терминнары, өлкәннәргә эндәшү сүзләре бездә гомумән үзенчәлекле. Күршедәге Нәсим, Рәсим, Тәслимәләрнең әтәсен без Балбабай дибез, инәләрен Баләби дибез. Закирнең әтәсен Урта бабай, Муллаханныкын— Бәлкә бабай дибез. Безнен “утрау”га күрше “утрау”дагы Шәйхәттәр бабайны—Шикәр бабай, аның карчыгын Шикәр әби дибез. Ир кешегә бездә шәкерт абзый, шәкерт бабай, мулла абзый, ак бабай диләр. Хатын-кызга, яшенә, туганлык дәрәжәсенә карап, түтәй, әбзәби, актәй, агаби диләр.
Әледән-әле безнен матбугатта, эш юктан эш булсын дигәндәй, һәртөрле кушаматларга каршы селтәнеп алалар. Янәсе, матур, дөрес сөйләшергә өйрәтәләр. Чынлыкта халык иҗатына балта чабалар. Халык кушаматны тиккә такмый. Безнең утраудан аста, юлның икенче ягында, бер кечкенә кат кулыкта үзенә бер авыл булып бер өй утыра. Анда бер кортка белән анын кызы гына яши. Кортканың чын исеме булды микән, юк микән, ләкин аны Рәхимә корткасы дип йөртәләр. Рәхимә ул кортканың кызының исеме. Рәхимә корткасының Патифун дигән кушаматы бар. Чөнки, бер сөили башласа, һич туктый белми—кычкырып-кычкырып сөйли дә сөйли. Шәйхәттәр бабайларга урам аша Садрислам бабайны, Әнисәнен әтәсен нигәдер саескан диләр. Закирнең әтәсе Мәхмүтҗан бабайны яисә Урта оаоаины Куян диләр. Ни өчен дигәндә куркаграк булган бугай. Кушаматны, оилгеле, кешенен йөзенә карап әйтмиләр, шулай да үзе булмаганда кушамат белән генә сиптертәләр. Малай чакта минем дә кушамат бар иде. Кылыч Г-Ш^ӘНИ кимсетә™рган мәгънәсе дә юк. Ләкин күзенә карап берәр яшьтәшен сина кылыч борын дисә, үл дә кит инде. Йә булмаса әтәч кебек
сугыша башла. Шулай да тәртипле генә кәнфит суырып, телевизор карап утыруга караганда, кушаматлы килеш үзен ише малай-шалайлар белән тәпәләшеп, жылашып үсү табигыйрак булган дип әйтер идем мин
12. Мин кем?
Без кайтып төшкәндә төп йортта инәкәйнен түтәсе Вазифа, кече сенлесе Нәгыймә һәм яшәбинен малае Зәйкәт торып ята. Дүрт кыз туганнын Галимә дигәне бу вакытта Уразыда кияүдә була
1936 елда без Зәйкәт белән беренче класска укырга кердек. Мәктәп бинасы әллә юк иде, әллә инде безгә анда урын булмаган—укырга без түбән оч мәчитенә йөредек. Без укыган класс—элекке мәчит залы иркен, якты. Бүрәнәләре эре, тигез итеп юнылган, тәрәзә төпләре биек Идән сайгаклары кин, тигез. Шулар истә калган Аннары шул—яна китап исе Яна китапны тотып карау, актарып карау шатлыгы. Минем беркайчан да үз китабым булмады, ахрысы. Ике кешегә бер китап иде бугай Атарны да өйгә бирмиләр, укытучы апа алып кала. Тагын шул: яшь укытучы апа. Чибәр, ягымлы. Халисә апа.
Укыганда мин һәрвакыт беренче булдым, алдынгы булдым дисәм мактану булмас дип уйлыйм. Мина гел “бишле” куялар иде Хәзергечә “бишле " Ул вакытта “ бишле”, “дүртле” юк. “Бик яхшы”, “яхшы", “уртача”, “начар" “Яхшы” алганда хурланып үлә язам Ләкин үзем беркайчан рәтләп дәрес әзерләмим. Өйгә биргән эшне карарга нишләптер вакыт калмый Гел уенда яисә... эштә. Класста күршеләрне колдереп, берәр төрле этлек ясап утырам Кайчагында укытучылардан бик каты эләгә. Бераз вакыт дөнья бетәрдәй кайгырып, укытучы күзенә күренергә оялып йөрисен дә , янадан элекке хәл башлана. Олырак классларда дәрес тыңлаудан бигрәк әдәби китап укып утырам. Ин яраткан фәннәр физика, география, тарих һәм ана теленнән язу, уку. Кайчагында алгебра, тригонометрия белән дә мавыгып китәм Ләкин мин анда күп нәрсәне анлый алмыйм. Бигрәк тә ниндидер почмак табу, ниндидер сызыклар сызып, ясалма фигуралар ясау. Ин яратмаганым һәртөрле формулалар, кагыйдәләр ятлау. Тормышта да минем катып калган әзер формулаларны, әзер кагыйдәләрне җенем сөймәде Әле дә шулай. Дөрес формула ул үзенчә уйларга һәм үзенчә яшәргә комачаулый
Мәктәп тормышыннан тагын шул истә калган Дүрт ел буена мин Садрильманов булып йөрдем. Бу әткәйнен исеменнән алынган фамилия Ләкин анын чын исеме Садырлиман булган. Кайсыдыр укытучыга мондый ямьсез исем ошамаган, ул аны үзенчә Садрильман итеп матурлаткан Дүртенче класска кадәр, ахрысы, Садрильманов булып йөрдем дә , ниндидер укытучыга бу тагын ошамады Фамилия имеш ата исеме белән булырга тиеш түгел. Әткәйней кемедер Фәттәх булган Шуннан мин Фаттахов йөри башладым. Казанда университетта укыганда Фагтахов тагын кемгәдер ошамады Бу ямьсез фамилияне Фәттахов итеп төзәттеләр Минем ачу килде, һәм бер-ике шигырь бастыргач та, бөек шагыйрьләр, язучылар кебек, яңгыравыклы Фатгах кушаматы алдым. Ләкин ул вакытта үз исемем Нурый дип кыскартылган иде Минем әле Нурыйхан булып йөргәнем дә бар Ниндидер документта шулай Шул бер хәреф аркасында минем судка кадәр барып житкәнне белмисен әле син. Руфина Фаттахова Акылга утыргач, белем күбәйгәч, изге гарәп теленә зыян ясаудан куркып. Фәттах булдым, исемем Нуриханга әверелде Минем мулла кушкан, әткәй белән инәкәй үхләренчә яратып әйткән исемем Нурихан булган, билгеле Ләкин күрше Баләби, Нәсимнең инәсе мине Нурлихан дияр иде Казанда исә, инде картаеп буыннар каткач дигәндәй, әле торып яга торган йортка күршедәге Гата әнисе Саҗидә әби беркайчан мине Нурихан дип атамады. Нурислам гына диде
Күчтәвылда чаганда, кызамык белән чирләгәч, мулла минем исемне үзгәртеп, янадан куша. Монысында мин Миңнемөхәммәт Нурихан дигән исем алам. Андый дәрәҗәле исем белән атаучы булды микән, юк микән, әйтә алмыйм. Ләкин мулланың дога укуын, уттай янган тәнемә өр-өф итеп өч мәртәбә өрүен бик яхшы хәтерлим.
Менә шулай һәркем төзәтте, һәркем дөресләде безне. Төзәтү-дөресләү угыз алтынчы, утыз жиденче елларда гына башланмады. Хәзер инде төзәтер нәрсә дә калмады. Барысы да дөрес, барысы да төзек, иншалла.
13. Яшәби
Төп йортта бер гаилә, бер симия булып яшәдек. Минем өчен яшәби икенче ана булды. Минем өчен генә түгел, безнең барыбыз өчен дә ул баш кеше, ана кеше булды. Инәкәй дә, апа да аның сүзена колак салалар. Зәйкәт белән безне әйткән дә юк. Инәкәй белән апа аны түтәкәй диләр, инәкәйне апа мүлләггәй ди. Зәйкәт тә мүлләттәй ди. Заманында инәкәй абыстайдан сабак алган, аннан сон бер елмы, ярты елмы Ар Ушиада урысча укыган—хәреф танырга өйрәнгән дә , “по полу покатился мәчик" дигән шигырьне исендә калдырган. Аннан сон җәгърәфиядән дә шундыйрак бер жөмлә отып калган. Без алдынгы яшьләрне жәгьрәфиядән шаккатырырга теләгәндә ул, “Балирка, Миурка, Курсика, Сижилиә атаулары” дияргә ярата иде. Сукыр Нуртдин үзенең сөекле Салихасы өчен Казаннан гәзитләр, журналлар алдырган. Шул гәҗитләрдән ятлаган шигырьләрен дә ул еш кына безгә әйтеп күрсәтә торган иде. Туганнары арасында ул гомумән укымышлы саналган.
Яшәби үзенең сеңелләренә Салиха, Нәгыймә дип, Галимә дип исемнәре белән эндәшә. Инәкәй дә үзеннән кечеләргә исемнәре белән эндәшә. Димәк, монда ниндидер кагыйдә булган. Башлангыч мәктәптә укыган еллардан тагын шул истә калган: кыш көне күз ачкысыз бураннарда яшәби, иске шәл, яулык кебек нәрсә тотып, безне алырга килә. Күзне, борынны гына калдырып , икебезне дә шәл белән, яулык белән төреп бәйли дә җитәкләп алып кайтып китә. Шулай өчәүләшеп буранга каршы бик озак кайтканыбыз әле дә күз алдында.
Мәктәптә ул елларда безнең өчен аш пешә. Озын такта өстәл тирәсенә тезелешеп утырасын, калай күбәтәгә салып сыек, кайнар борчак ашы китереп бирәләр. Анын эре-эре бәрәңгесе дә була. Һәркемгә бер телем эпи. Зур, тәмле арыш эпие. Кайчагында ул чи була, ләкин барыбер тәмле. Олы тәнәфес вакытында кайнар аш ашау икенчеме, өченчеме классларга чаклы булды. Аш пешерүдә безнең яшәби дә катнашты. Бит ул гомере буена фермада әле сарык бәрәннәре, әле яследә балалар караган. Балалар белән ыгы-зыгы килү—анын өчен ин зур шатлык. Яшәбине чебиләрен канат астына җыя торган тавык белән чагыштырып булыр иде. Мин анын үз малае Зәйкәтне артыграк күреп, мине читкә тибәргәнен, мине кыерсытканын хәтерләмим Ул минем өчен дә чын күңелдән кайгыра һәм чын күнелдән сөенә белә. Ул шулай ук үзенең Салихасы өчен дә, Нәгыймәсе өчен дә бертигез кайгыра һәм сөенә. Кайчагында Уразыдан берәр төрле күңелсез хәбәр килә. Бөтен эшен ташлап, теләсә кайсы вакытта Галимәнең, кияүнен хәлен белергә дип Уразыга китеп бара. Йокыдан ин беренче булып ул тора һәм иң беренче булып абзардагы мал-туарны, кош-кортны ул карап керә. Аннары казан астына ягып җибәрә, чәй куя, ашарга пешерә. Дөрес, өй эшен ул бик үк яратып җиткерми. Өч хатын-кыз арасында өй эше мәсьәләсендә еш кына тавыш та чыгып ала. Яшәби йә вакытында казан аска якмаган, иә су китермәгән була. Урманга утынга, йә чикләвеккә-фәләнгә аны куш- Ул шулай ук кантур, амбар ягына барып кайтырга да, иртүк Янавылга базарга чыгып йөгерергә дә иренми.
Сугыш елларында безне ач үлемнән бары ул гына саклап калгандыр кебек. Кышкы бураннарда безне ияртеп йә саламга, йә утынга бару дисенме, язгы пычракта колхозның бәрәнге җиреннән өшегән бәрәнге алып кайту дисенме, кыш көннәрендә иске ындыр табакта калган иске кибәк өемнәрен җилгәрү дисенме-берсенә дә иренеп тормый Жәйгә чыгу белән какы, балтырган ише нәрсәләр жыеп алып кайта. Көз көне туктаусыз янгыр яуганда колхоз эшенә чыгып булмый. Янгыр яуганда уракчы да. ашлык сугучы да жинел тын алып, ял итә. Андый чакта бары яшәби генә ял итми—капчыгын күтәреп Көек елгага яисә аннан да арырак чикләвеккә, шомыртка китеп бара. Алары беткәч. Бүә буйга баланга, комалакка бара.
һәр тапканын ул безгә, безнен өчен алып кайта. Чикләвекне базарда сатабыз, баланны бүкәнлибез, комалакны. миләшне, тал кабыгын, зелпе тамырын заготконтора вәкиле Гыйльмулла бабайга ыздавайт итәбез. Анысы үзебезнен авылда гына.
Яшәбинен бар теләге—кеше алдында ким-хур булмау. Колхоз эшендә дә анын алдынгы, мактаулы буласы килә, өйдә дә хәленнән килгәнчә бөтенесен җитештереп торасы килә. Ул безнен кеше арасында яхшы, эшчән, әдәпле, булдыклы булуыбызны тели. Кеше малына кул сузуны, ялган сөйләүне, ялкаулыкны олылардан беркем яратмый Безгә гел тукып кына торалар: алдаша күрмәгез, ишетсен колагыгыз. Әнә Фәләнне бер кесә борчак белән тотканнар, фәлән елга утыртып куйганнар... Янаяылла эпигә чират торганда Әхмит хатыны халык алдында әйткән шушы каткан эпи белән Сталинның башын ярырыем мин, дигән. Тынлап кына торганнар да. алып та киткәннәр Пулат Кәнифә. мескенкәем, бер кила арыш белән утырды. Яна арыш уып алып кайткан. Өйдә балам ач—шуна алдым, дигән сорагач. Жиде елга озаттылар. Шулай да бер тапкыр монын киресе дә булды. Бер кичне без. берничә малай жыелып, күршедәге Вәрәшнсн яшелчә бакчасына, ауга киттек. Бернинди киртәсе-нис. карачкысы-каравылчысы булмаган суган җиренә барып кердек тә. утадык кына яшел кыякны. Ләкин без юк дип уйлаган каравылчы кайдадыр шул тирәдә генә булган икән Менә бер заман безне пыр туздырып куа башладылар. Без. билгеле, тоттырып тормадык, үзебезнен авылга таба элдердек кенә. Бер чакрым чамасы җирне күз ачып йомганчы кайтып җиттек тә. өйгә кереп тормыйча, туп- туры фермага чаптык. Тау астында гына, елга буенда. Патифун корткалар янында ат фермасы бар. Ферма түбәсенә, дөресрәге, түбә астына, салам арасына менеп, бик озак шунда качып утырдык.
Каравылчы хатын чәр-чәр кычкырынып, безнен арттан ук килеп җиткән Тавышка безнекеләр чыктан. Вәрәш хатыны безне танып калган, ахрысы, сезнен балаларыгыз дип. бурлар, ышпаналар дип. милициягә хәбәр итәм дип яшәбигә дә кычкырына башлаган бу. Өйдәгеләр безнен чыннан да суган басуына баруыбызны белмәгәннәр Безнен турыда сүз барганлыгын аңлап, яшәби каравылчы хатыннын үзеннән яман тавышлана башлаган. Ахырда ул анын үзен куалап кайтарып җибәргән
Ул көнне өйгә без бик сон кайттык. Кайда йөрүебезне, әлбәттә, әйтмәдек Икенче көнне сораштырып карасалар да. барыбер әйтмәдек Күпмедер вакыттан соң гына без дә. яшәби дә. ничек булганын сөйләп, шаулашып, көлешеп алдык.
Яшәби үз баласы кебек якын итсә дә. өйнен кече хуҗасы Зәйкәт белән безнен еш кына борчак пешмәде. Икебез дә бер яшьтә, икебез дә буйга- нигә бер чама булсак та, ул үзен өстенрәк тота. Бик ачуы килгәндә минем монда чит кеше икәнлекне сиздереп “килмешәк дип тә ычкындыра Андый чак сирәк була, шулай да була. Олылар күрмәгәндә берәр ничек итеп мине өтеп алудан да тартынып тормый Кайчагында без юк кына нәрсә өчен эләгешеп тә китәбез Өйдә икәү генә булганда ул болай дус. тату, күндәм Ләкин малайлар белән бергә туры килдекме.-алмаштырган кебек үзгәрә
дә куя. Көтмәгәндә берәр кимсеткеч сүз әйтә, хәрәмләшә йә булмаса анда икәү генә белә торган берәр серенне чишә. Кыш көнендә әйтми-нитми синен корырак чабатаңны, оегынны киеп чыгып китәргә дә күп сорамый. Анын үзенеке йә тишек, йә юеш була. Мондый чакта тышка чыга алмыйча, көне буе тәрәзә төбендә тилмереп, анын малайлар белән чана шуганын карап утырасын.
Жәйгә чыгу белән олыларнын барысы да эшкә китә. Өй тулысынча Зәйкәт белән безгә кала. Киткәндә олылар безнен икебезгә дә эш кушып китәләр. Мин. мәсәлән, салкын чишмәдән бер көянтә су алып кайтып куярга тиеш, Зәйкәт көтү кайтканчы бозауны алып кайтырга йә булмаса сарык көтүен каршыларга, казан аслык чыбык-чабык алып кайтырга тиеш. Яисә, киресенчә, мин утын алып кайтырга, ул суга барырга тиеш. Үземә кушылган йомышны мин төп-төгәл вакытында үтим. Карышу, этләшү, киреләнү минем өчен мөмкин түгел. Мин, кушылганча, суын да, чыбык- чабыгын да алып кайтам. Аннан сон, үземне ирекле санап, йә малайлар янына китәм, йә күнелгә якын берәр эш белән булашам.
Кушылганны, билгеле, Зәйкәт тә, ләкин күбесенчә килде-китге генә, ашык-пошык кына, теләр-теләмәс кенә үти. Кайчагында бөтенләй онытып ук жибәрә. Яисә анда әйтми-нитми Бүә буена балыкка китеп бара.
Менә бер заман арып-талып, телләрен аркылы тешләп, олылар эштән кайта. Кайтсалар, су китерелмәгән, казан астына ягарга утын кертеп куелмаган. Апа иртәрәк кайтса, буш бидрәләрен шалтыратып, сукранып шундук суга китә яки җылата-җылата мине Корт бакчага утынга жибәрә. Мин үземә кушылганны эшләвем, Зәйкәтнен этләшеп балыкка китүен әйтеп карыйм. Ләкин апа андый сүзләрне ишетергә дә теләми. Иртән кемгә нинди эш кушылганын ул белмәскә дә, онытырга да мөмкин. Эштән арып, ачыгып кайтканга, анын гомумән бик ачулы чагы булырга мөмкин. Аннан сон тузынганда ул алай турыдан-туры мине дә тиргәми, бары без ялкауларны тирги. Шулай да сүз арасында ялгыш “әрәм тамак”, “җык җилкә” дигән сүзләр дә ишетелеп кала. Андый сүзләр ишетелсә, бетте, үл дә кит инде. Минем өчен дөньяда яшәүнен бернинди кызыгы калмый. Күз яшьләремне агызам йә булмаса башка берәр эш эшләргә тотынам.
Озакламый яшәби дә кайта, инәкәй дә кайта. Алар беркайчан безгә каты бәрелмиләр. Алар кайткач, дөнья ямьләнеп китә, ачу, үпкә онытыла. Казан астында дөрләп ут яна, казанда тәмле ис чыгарып, умач пешә. Кармагын, җеп очына элгән бер-ике ташбашын күтәреп, берни булмагандай шыпырт кына Зәйкәт тә кайтып керә. Олылар аны күрмиләр дә. Үзенә кушылган эшне эшләмәве турында аның исенә төшергән кеше дә юк. Мин дә тынычланам. Шулай да күнелдә энә очы кадәр генә әрнү, хурлану торып кала.
Менә шундый вак-төяк күнелсезлекләр кечкенәдән мине төгәллеккә һәм гаделлекне хөрмәт итәргә өйрәткәндер кебек.
^ Бервакыт шундый хәл булды. Кыш көне иде, ахрысы. Суык чак. Кич йокларга ятыр алдыннан чолан ишеген бикләп керергә кирәк. Олылардан беркемнен дә чыгасы килми. Шунда берсе Зәйкәт белән мина карап: "Барыгыз әле, ишекне бикләп керегез”,—ди. Зәйкәт, билгеле, чыгарга ашыкмый. Ул ык-мык итеп торган арада мин ялт кына чоланга чыктым да, ишекнең келәсен эләктереп тә кердем. Сүз белән мавыгып, минем чыгып кергәнне беркем дә күрми калган. Хәтта Зәйкәт тә. Бераз вакыттан сон янадан сүз ишек бикләү хакында чыга. “Мин бикләп кердем инде",—дидем мин. Беркем мина ышанмый. Барысы да мине ялганчылыкта гаепләргә тотынды Мин аяк терәп үз сүземдә торам. Эш зурга китте. Шунда олылардан берсе түзмәде—үзе чыгып карарга булды. Караса, чыннан да ишек бикләнгән! Шаккаттылар үзләре дә.
Икенче бер вакытта тагын мин җиңүче булдым. Вәрәш очында
Габдерәхим бабай яши. Озын буйлы, таза, кызу канлы. Яшьрәк чагында ул ат карагы булган. Кызыллар, аклар буталышкан чакта аклар килсә, аклар байрагы күтәреп чыга икән, кызыллар килсә, кызыллар байрагы күтәреп чыга икән. Шулай да ахырда "кызыл" булып калган бу. Әллә шуна. әллә башка сәбәптәнме, аны Партизан бабай дип тә йөртәләр Октябрь бәйрәме вакытларында анын өй кыегы астында ак белән "яшәсен" дигән сүхтәр язып, кызыл материя кадаклап куялар иде. Нишләптер без аннан курка торган идек. Олылар безне Партизан бабана әйтербез дип куркыталар, анын турында әллә нинди шомлы нәрсәләр сөйлиләр Аннан сон аларны Пачай заты дип тә йөртәләр. Пачайны гадәттә яратмыйча әйтәләр. Габлерәхимнен түбән очта Гаптерәшит дигән абзасы да бар. Кайчагында ул безнен якка да килеп чыга. Монысы Партизан картка караганда кечерәк гәүдәле, ләкин аннан кызурак канлы. Сөйләшкәндә сүз арасына "Хөййе" дигән ымлык кыстыра. Шуна күрә аны Хөййе бабай дип кенә йөртәләр Ләкин анын үзенә андый сүзне әйтергә ярамый. Андый сүзне ишетә калса. Гаптерәшит бабай үзен-үзе белмичә тузына башлый. Бала-чаганы кыйнап та ташларга мөмкин
Бервакыт көз көне урам як тәрәзәдән карап утырганда шул Хөййе бабайны күреп алдым. Партизан карттан кайтып бара бу Өстендә ак чапан сыман нәрсә, башында мескен бүрек, кулында—таяк Тоттым да мин мона "Хөййе бабай"! дип кычкырдым Тәрәзә аша булгач ишетмәс дип уйладым. Гөнаһ шомлыгына каршы ишетте бу. кире борылды да ашыга-ашыга капкага таба килә дә башлады. Минем котым алынды, каядыр качарга кирәк, ләкин бәләкәй генә өйдә кая качасын? Ин ышанычлы жир—мич башы Тиз генә мич башына менеп киттем, мич арасына шуышып төштем Миннән башка өйдә яшәби белән Зәйкәт тә бар Ни булганын алар сизми дә калдылар
Җилләнеп өйгә Хөййе бабай килеп керде. Килеп керле дә. Зәикәтне күреп алды. Тотынды тиргәргә. И тирги, и тирги тегене' Яхшыдан яман туган, ди. тәүфиксыз. тәртипсез, ди. мәктәптә сине шуна үрәталәрмсни. укытучы апана әйтеп колагыңны бордырам әле мин синен. ди Зәйкәт тә, яшәби дә берни аңламыйлар. Аптырап калдылар Яшәби үз улын яклап та карый, "Ни булды. Гаптерәшит абзыкаем?" дип тә карый, ләкин Хөййе бабайны алай гына тынычландырып була торган түгел Шулай да нидер сизенеп яшәби кисәк кенә Зәйкәтне тиргәргә тотына. Олы кешегә кычкырганы өчен сөяген он итәм әле мин анын! Үтсрәм мин аны! —ди йодрык белән кизәнеп. Анын шулай дип әйтүе булды. Хөййе бабай шундук юашланып калды. “Уу-уу. килен, ятим балага суга күрмә! —дип Зәикәтне яклый да башлады.
Хөййе бабай чыгып киткәч, тузанга буялып мич арасынан килеп чыктым Өйдәгеләр бары шунда гына анлап алдылар. Хәзер инде болар мине тиргиләр мин әйтәм Юк. Тиргәмәделәр. Яшәби хәтта елмаеп куйды Һи. жүнсез 1 дигән булды. Жүнсессн жүнсез инде анысы. Шулай да түзәргә була
Җидене мин Янтыкта тәмамладым. Сигезгә Янавылга күчтем Шуннан сон Зәйкәт белән безнен юллар аерылды. Янтыкка кайта-килә генә йөрим Зәйкәт белән дә ара-тирә генә очрашырга туры килә Ләкин беркайчан мин аннан тулысынча аерылмадым. Әйтерсең, безнен кендекләр бер-беребезгә береккән иде. Авылга кайткач, ул минем ин якын дустым була Икәүләп без анын белән Бүә буйга йә Пешәлек якка чыгып китәбез, икәүләп эшкә йөрибез, серләшәбез, хыялланабыз. Шулай әйбәт кенә йөргәндә ул көтмәгәндә мина берәр төрле этлек эшләп куя. Шул чагында ул мина дөньяда ин яман явыз дошман кеше булып тоела. Шундук безнен ара суына һәм мин авылдан киткәндә бик нык хәтер калып, бүтән беркайчан ялганчы Зәйкәт янына кайтмаска дип китәм Икенче елны исә. жәйге каникул житү белән, атлыгып, очынып яңадан авылга кайтам
Жидедан сон Зәйкәт укый алмады. Шул ундурт-унбиш яшеннән җигелеп
колхозда эшли башлады. 1944 елда ук ул тракторга укыды. Тракторчы була, тракторга ут кабып янып үлгәндә чак кала. Шуннан комбайнчы була. Тырышып эшли. Еш кына колхозда, хәтта бөтен районда беренче урынга чыга. Комбайнда эшләгәндә ел саен күпләп ашлык ала, Дуртөйле ягыннан килгән укытучы Әминәгә өйләнеп җибәрә, яна йорт сала, балалар үстерә. Кыскасы, аякка баса. Тырышса ул бөтенесен дә булдыра. Кыш көне авылда механизаторның эше булмый. Озакка сузылган кышкы ял вакытларында Зәйкәт кием шкафы, буфет шкафы ясарга өйрәнеп китә. Ул вакытта алтмышынчы елларда авылда әле шифоньер дигән сүзне ишеткәннәре дә юк. Безнен Зәйкәт кемнәндер күреп, кемнәндер өйрәнеп, барлы-юклы корал белән, барлы-юклы материал белән менә дигән шкафлар ясый. Аның шомартып, тигез, матур итеп ясаган шкафын беренче мәртәбә кургәч, мин шаккаттым. Хәтта көнләшеп куйдым. Шкафны ул башта үзе өчен эшли, аннан сон сораган кешеләргә сатып жибәрә. Аланын тау башындагы тавык кетәгедәй бәләкәй генә өендә әле дә Зәйкәт эшләгән пыялалы буфет-шкаф кукраеп утыра.
Ләкин бик яшьләй эшкә өйрәнгән Зәйкәт бик яшьләй эчәргә дә өйрәнә. Шунын белән ул еш кына күңелсез хәлләргә юлыга. Мин авылга кайткан саен апа зарланып анын әкиятләрен сөйли торган иде. Эчә башлау белән анын элекке кире яклары тагын да көчәеп китә. Холкы белән ул барып чыккан ялганчы, аумакай һәм көнчел.
Бервакытны бу, кызу эш өстендә, совхоз конторына керә дә, “хатыным үлмә хәлдә, самолет белән Уфага алып барырга кирәк, миңа фәлән көнгә ял бирегез”,—ди. Ул вакытта безнең элекке “Очкын” колхозы якын-тирәдәге авыллар белән бергә “Буйский” совхозына әйләнгән була. Конторда моның сүзенә ышаналар, чөнки Зәйкәт хатыны Әминәнең әледән-әле авырып китүен яхшы беләләр. Аннан сон шунсын да әйтергә кирәк, Зәйкәт бик оста ялганчы. Ул шундый килештереп, ышандырып сөйли, шундый мескенләнә—артистларын бер читтә торсын. Ышаналар моңа конторда. Ун көнгәме ял бирәләр, акча бирәләр һәм безнең Зәйкәт ун көн буена эчеп йөри.
Берничә мәртәбә ул мине дә төп башына утыртты. Бер кышны инәкәйне алырга дип авылга кайттым. Иртәгә китәргә дигән көнне кичтән Зәйкәт белән сөйләшеп куйдым. Безне ат белән Янавылта станциягә илтеп кую өчен Зәйкәт иртән иртүк ат җитеп кайтырга булды. Икенче көнне тордык, ашадык-эчтек тә, ерак юлга әзерләнә башладык. Зәйкәт чана жигеп кайтканны көтәбез, әледән-әле тәрәзәгә карап алабыз. Нишләптер бу һаман күренми. Сәгать арты сәгать үтә, көн төшлеккә якынлаша бара Ул арада җил чыкты, буран кузгалды. Зәйкәт юк та юк. Апа борчылып күршеләргә кереп китте. Бераздан тузынып чыккан бу. Беркая китмәгән безнен Зәйкәт. тормаган да, йоклап ята, ди. Без, билгеле, иртәнге поездга өлгерә алмадык.
Бер кышны университет студенты чагында Зәйкәт мина бик еш хат яза башлады. Өскә пальто юк, малай, Казаннан берәр пальто алып куй әле, үзем барып алырмын, ди. Әледән-әле яза. Ул чактагы авылның хәлен аңлатып торасы да түгел: пальтосы да юк, башкасы да. Зәйкәтнен жегет чагы, билгеле, яхшырак киенәсе киләдер. Казанда да тутырып куймаган, ләкин Казанда безгә профком пальто, күлмәк-чалбар ише нәрсәләргә талон оирә. Акчаң булса, талонын булса пальтолы буласың. Шуннан сон мин үзем өчен дип профкомнан кышкы пальтога талон юллый башладым. Ни хикмәттер, талонны бирделәр. Ул вакытта мин ФЗО укучылары өчен чыгарылган кара шинель киеп йөри идем. Шинель—кышкы кием түгел.
пальт° минем Үземә дә шәп булыр иде. Ләкин мин аны шулай
^1тга7ат ^пмемРГкбУЛДЫМ- БИТ ЗНЫН ХӘЛе минекенә караганда начаррак Авылга хат яздым. Күпмедер вакыттан Зәйкәт килеп җитте. Пальто бәясен
тулысынча түләде. Алты йөз чамасы иде, ахрысы
Ярар, сөенеп кайтып китте инде яна пальто киеп. Бу хәл кышкы каникулга кадәр булды. Кышкы каникулда авылга кайтып төшәм. Кайту белән урамда Зәйкәтне очраттым. Өстендә кырык ямаулы иске сырма Аптырап киттем. Көн салкын. “Нишләп пальтоңны кимәден”?—дидем мин моңа. Эндәшмәде бу. Өйгә кайткач белешсәм, безнен Зәйкәт пальтоны авылдагы кемгәдер сатып җибәргән. Үз бәясеннән илле тәнхәгә артыграк алган, имеш. Ул чагында мин бик нык аптырадым да, ачу да килде, хәтер дә калды. Мин бит ана үз өстемнән салып биргәндәй бирдем.
Университет бетереп яна эшкә тотынгач, 1951 елда, ахрысы, Казандагы тар гына, кысан гына “квартирга” көтмәгәндә авылдан Зәйкәт килеп төште. Кунак булып килгән. Үзе бик ягымлы, сүзчән. Авылдан күп итеп сәламнәр, яңа хәбәрләр алып килгән. Гадәттәгечә, без анын белән озак кына сөйләшеп, серләшеп утырдык. Кулдан килгәнчә мин аны сыйларга, кунак итәргә тырышам Зәйкәт монда бик зур йомышлар белән килгән икән Ана баштан-аяк эш киеме дә кирәк, кирза итек тә, мотоцикл камерасы да, тагын әллә нәрсәләр кирәк. Мин бик кисәк кенә чыгып киттем, малай, ди, сыер сатсак акча күп була, тик минем монда азрак, син бераз биреп тормассыңмы, ди. “Күпме кирәк?”—дигәч, “Бер мен”, диде бу Кайткач почта белән салырмын диде. Ул көзне Зәйкәт капчык тутырып Казаннан әйбер алып китте Мин булган барлык тиеннәремне җыеп бирдем тегенә Вокзалга үзем озатып куйдым һәм Зәйкәт китеп берничә көн үтү белән, сыер сатып җибәрәчәк акчаны көтә башладым Күпме көткәнмендер, әйтә алмыйм...
Зәйкәткә үпкәләп мин берничә ел авылга кайтмадым Үпкә, ачу күптән онытылды, шулай да “факт” күнелдә торып калды
15. Май сатарга бару
Җәй көннәрендә кичкә таба бозау алып кайту, су, утын алып кайту, калган вакытны үзен теләгәнчә уенда уздыру шулай да безгә күп тәтемәде Безне бик иртә олылар үзләре белән эшкә йөртә башладылар Элек колхозның уҗымнары бик чүпле була иде. Шунлыктан бөтен басуны икешәр мәртәбә утап чыгалар. Олылар безне үзләре белән утауга, алып баралар Монысы анын колхоз эше дип атала Утау әле ул үз бакчаңда да була. Колхозныкы беткәч, качып-посып дигәндәй бригадирдан сорап йә тиргәлеп үз бакчаңны утарга каласын. Монда да олыларнын ин ышанычлы ярдәмчесебез. Утаганда кишәрлек бүлеп бирәләр Ярышып, кем элегрәк дип эшлисең. Утау эше авыр да. күнелсез дә. Билчәннен тирәнгә киткән тамырын тартып чыгара алмый азапланып бетәсен Утаганда ялан куллар, ялан аяклар пычранып, җәрәхәтләнеп бетә Төш вакыты җитеп, кояш түбә өстенә күтәрелгәч, корымланган бидрәгә чишмәдән су алып менеп кайнатырга куйдыңмы, бөтен нәрсә онытыла. Олылар казан тирәсендә булаша, без чыбык-чабык җыябыз.
Утаудан сон урак башлана. Уракта шулай ук кишәрлек бүлеп бирәләр Булыр-булмас көчен белән урган буласын, көлтә бәйлисен, көлтә җыясын Ин авыры арыш урагы Арыш каерылып унса-соенеч, ләкин андый арышны уруы безнен очен газап. Солы, бодай, тары җиңелрәк Борчак алу инде уен гына. Уенын уен түгел, шулай да анда борчак ашарга була Кайчагында әрлән базы очрый Көрәк алып килеп карыйсын, әрләннен җыеп куйган борчагы чыкса, үзе бер куаныч Күбесенчә әрлән бездән тоттырмый. Тотсаң, үтерсәң, тиресен тунап киптерә алсан, жәи буена сөйләп мактанырга була.
Шулай итеп без акрынлап кул арасына керә башладык Кул арасына керү ул утауга, уракка йорү генә булмаска да мөмкин Җәйге эссе бер көндә
яшәби мине, күрше Газимәттәй белән Камиләттәйгә ияртеп, Яңавылга базарга мй сатарга җибәрде. Үзенен вакыты булмады микән, миңа инде базар эшләрен дә ышанып тапшырырга ярый дип уйлады микән, әйтә алмыйм. Аннан сон эш вакытында базарга-нигә бару өчен бригадирдан рөхсәт сорарга туры килә. Бригадир сиңа теләсә кайчан рөхсәт бирми Ни булса булды, мине базарга, җибәрмәкче булдылар. Кичтән яшәби май язды, майны бизмән белән үлчәп, матурлап әвәләде. Икеме, өчме кадак майны яшел мискигә салып, чиста әрекмән яфрагы каплап, күрше Нәсимәләрнең карбазына төшереп куйды.
Икенче көнне мине гадәттәгегә караганда иртәрәк уяттылар. Әле таңда атмаган, карашы. Йокы килә, күзне ачасы килми. Нәрсәдер капкаладым да, ике колагыннан юкә бау белән бәйләнгән авыр гына мискине муенга асып, ашыгып, караңгыда абына-сөртенә Камиләттәйләргә киттем. Ашыкмыйча ярамый, бит алар сине көтеп тормаячаклар. Юк, китмәгәннәр икән. Менә капкадан чыктылар. Берни әйтмичә иярдем болар артыннан. Ялан аяк, ялан баш. Өстә бер кат күлмәк. Әлегә салкын. Ләкин йөргән кешегә салкын тими ул.
Янавылга турыдан барганда сигез чакрым диләр. Турыдан ул Сакат тау аша дигән сүз. Бүә аша. Сакат тавынын аркылысы гына да бер чакрым бардыр. Тауны төшкәч, Бүәгә килеп чыгасын. Бүәгә кайбер елны басма салынган була. Андый чакта басмадан чыгасың. Басма булмаса, кичүдән чыгасын. Кичү дигәне анын сайрак җир була. Кичү ике җирдә. Берсе Үрмәде дигән бәләкәй генә авыл турысыннан, икенчесе—астарак, элекке ниндидер байның тегермәне урынына якын җирдә. Революциягә кадәр тегермән гөрләп эшләп торган. Байларны бетерәбез дип “сәвит” тегермәнне сүтеп ташлаган. Без гадәттә шул иске тегермән янындагы кичүдән йөрибез. Бүәнен суы чип-чиста. Үтә күренмәле. Ике ягында яр буйларында таллар, куе әрәмәлек. Кичүнен төбе ташлы. Миллион еллар буена су кузгатып, шомартып бетергән вак кына түгәрәк, ярым түгәрәк ташлар. Яр читендә кайбер төштә эре ком җыелып калган. Ыштаныңны салып кулына тотасын да. яртылаш суга күмелгән килеш, әкрен генә атлап чыгасың. Иртәнге салкында Бүә суына керүдән дә рәхәт һәм татлы берни дә юктыр. Чиста, тере, салкынча суга арыган шәрә аякларын тию белән, йокың да ачылып китә, аруың да юкка чыга. Үзенне бөтенләй икенче кеше—бәхетле, батыр һәм тук кеше итеп сизә башлыйсы. Яр буендагы таллыкта төнне йокысыз уздырган сандугачлар сайрый, чулт та чулт килеп суда балыклар сикерә. Түбә өстендә кинәт күк йөзе ачылып, яктырып китә. Кайчагында елга өстендә жинелчә, аксыл томан асылынып тора. Озынча юеш тал яфракларында тамчылар елтырый. Яр өстендә, урман ягында монлы, сагышлы итеп ниндидер зур кош кычкырып куя. Рәхәт. Күңелле. Сихри дөнья менә шул үзедер.
Судан чыккач, тән жинеләеп кала. Сонгы көченне җыеп, Янавылга ашкынасын. Жәй көне базарга барырга туры килсә, анда кояш чыкканчы барып та җитәргә, кояш кыздыра башлаганчы кайтып та китәргә кирәк Жәй көне базарга баруның бөтен хикмәте шунда.
Базар мина һәрвакыт үзенә бер төрле гаҗәеп дөнья булып тоела. Базарда ят кешелар, ят исләр, ят тауарлар, азык-төлек. Анда үзенә күрә күнелле, мавыктыргыч бер гүелдек була Ят кешеләрне, ят тавышларны, атлы арбаларны карап йөрү, бәрелә-сугыла йөрү әйтеп бетермәс дәрәҗәдә күңелле. Базарда берәр стакан гомбагыш сатып алып, хыяллана-хыяллана юл буена гомбагыш чиртеп кайтсаң, бу дөньяда башка берни дә кирәк булмас кебек тоела башлый.
.,.,™ГпТИрга әйберен булса һәм салу эшен жайлы барса, тагын да аг111 „Р әкин’ әйтергә кирәк, базарда мин беркайчан уңышка ирешә
алмадым. Балыкка барып миңа балык капмады, базарда сату итеп файда
чыгара алмадым. Әле Күчтәвылда чакта әткәй мине үз янына утыртып. Янавылга базарга алып бара торган булган Бер вакытны, ачлык елны бер потмы, ярты потмы он сатып алган. Кайтканда Янавындагы ниндидер белешенә тукталган. Атын капка төбендә калдырган да өйгә кереп киткән Онны саклап мин арбада утырып калганмын. Бераздан әткәй әйләнеп чыкса, оннан жилләр искән! Кемнеңдер арба яныннан капчык күтәреп барганы әле дә исемдә. Ләкин ул вакытта кычкырырга, жыларга яисә анда капчыкка ябышырга мин, күрәсен, бик бәләкәй булганмын
Сугыш елларында танышларның күбесе станциядә поездлар туктагач солдатлардан папирос, зажигалка, иске-москы кием-салым алып, базарда шуны арттырыбрак сату белән шөгыльләнделәр. Аларнын эше гел алга барды.
Мин дә булашып карадым. Бер көнне түш кесәсеннән алтмыш тәнкә акчаны алдыргач, андый эшкә бөтенләй диярлек сүрелеп калдым
Күрше хатыннарына ияреп май сатарга бару сугышка кадәр булды. Ул көнне Янавылга без бик иртә барып җиттек. Базарда кеше күп кенә Ләкин кая карама, барысы да май сата! Майга караучы да юк. Камиләттәй башта ук мине кисәтеп куйды: синен маен әйбәт, биш тәнкәсез бирмә, диде Яшәби язган майнын әйбәтлеген мин үзем дә беләм. Ул беркайчан харамга кермәде Бер кадакта яисә бер гөрәнкәдә—дүртйөз грамм Яшәбинен мае гадәттә илле грамм чамасы артыгы белән була. Мае сап-сары. тыгыз, салкынча Сатучы хатыннар янына, бастым да, торам Әле берсе, әле икенчесе туктала, карыйлар, бәясен сорыйлар. Кайсы дүрт сум, кайсы дүрт сум илле тиен бирә. Мин бары биш сум биргәнне генә көтәм. Озакламый көнне җылыта башлады, базарда ыгы-зыгы көчәя төште. Камиләттәй белән Газимәтгәи үзләренең майларын дүрт сум илле тиенгә, дүрт сумга бирделәр дә кайтып та киттеләр. Мин калдым биш тәнкәне көтеп. Май йомшый башлады, жеби башлады. Хәзер инде дүрт сум бирүче дә юк, "өч сум" диләр, оятсызлар'
Тордым-тордым да, арыгач, тәмам ачыккач, күңелсез генә мин дә кайту ягына кузгалдым Мискидәге май инде боламыкка әйләнде, аерым-аерым йомарлаган кисәкләр бергә кушылып бетте
Авылга кайтып җиткәнче тош булды Кояш кыздыра Май авыр Ачлыктан, хәлсезлектән күз аллары томалана. Көч-хәл белән чыршылыкка кайтып җиттем Чыршылык аша түбән төшәсе дә. елганы аша чыгасы да, ат фермасы янындагы үрне менәсе дә—анда инде ой Чыршылыкның чыршыларына берничә адым каларак, кайтып җитүемә сөенеп, хәл җыярга утырдым. Утыруын утырдым, ләкин шундук йоклап киткәнмен Бер заман кемдер уята. Карасам, төшке ялдан сон уракка баручы хатын-кызтар Кызгандылар, нидер сораштылар. Мин ярым йокылы килеш, ач. хәлсез килеш, мискине көчкә күтәреп өйгә таба кузгалып киттем.
16. Сарапулдан кайтканда
Мең тугыз йөз кырык өчнең май аенда Яңавылда сигездә укыганда үзем ише малайлар белән ерак сәфәргә чыгарга булдым Малайларның берсе— Касыйм, икенчесе Мәгъсүм Минем жан дуслар Өчебез дә бер мәктәптә, бер класста, укыйбыз. Касыймнар станция ягында торалар Анын инәсе каядыр шунда баракта эшли. Мәгъсүмнәр Янавылнын радиоузелында, аслы-өсле агач өйнең югары катында. Алар безгә якын гына Мин аларга еш барам, ул да безгә килә. Анын белән безнен борчак пешә Кин күнелле. эчкерсез юмарт Кара чәчле. Гел елмаеп сөйләшә. Арада ин шомасы, ин булдыклысы-Касыйм. Ул теш арасыннан оста итеп, чертләтеп төкерә белә, сөйләшкәндә “тәэсирле” сүзләр кыстырып җибәрә Станциягә туктаган хәрби эшелоннарның берсен дә калдырмый. Вагоннан вагонга йөреп, сатулашып, солдатлардан кием-салым, консервы, папирос, зажигалка ише
. * *®
нәрсәләр ала да. шуны базарда көне буе сатып йөри. Әлбәттә, кыйбатрак хакка. Анда акча бар! Станциягә Мәгъсүм дә йөрештерә, ләкин анын да. минем кебек, әлләни куандырганы юк.
Безне Касыйм котыртты. Малайлар. Сарапулга барабыз, ди. Сарапулда аракы заводы бар. Аракы анда. имеш, бик очсыз икән. Биш-алты чирек атып кайтып саттын исә. шундук баеп китәргә була икән “Чирек" дигәне анын яртынын яртысы, ягъни бернен чиреге була. Баю мәсьәләсенә килгәндә, ул чакта минем иң беренче теләк шул—баю. Баесам, ин элек мин базардан бер буханка арыш эпие сатып алган булыр идем дә, туйганчы эпи ашар идем. Юк. ин элек инәкәйгә алып кайтып бирер идем дә, аны сөендерер идем. Касыймның элек тә баргалаганы бар икән. Юлы унай. Шуна да анын акчасы күптер әле. Әллә ике мен. әллә өч мен шунда—теге кесәсеннән дә, бу кесәсеннән дә кабарып тора. Мәгъсүмнең дә бераз бар бугай Минем генә берни юк. Мин инде болай гына, иптәш булып кына, барам. Аннан сон минем әле беркайчан Сарапулны күргәнем юк. Поезда утырып Янавылдан унике чакрымлык Бәдрәшкә дә, егерме чакрымлык Карманга гына барган бар.
Сөйләштек, килештек тә. беркемгә берни әйтмичә киттек тә бардык Сарапулга. Барганда пассажир поезды белән бардык, ахрысы. Ул чагында билет-фәлән алу юк—вагон тоткасына тотындык та, җилгә битне куеп, чак- чак кына куркып, чак-чак кына батыраеп, масаеп, киттек билгесез якка. Янавылдан Сарапулга җитмеш чакрым чамасы. Сарапул үзе Каманың ун ягында, биек яр өстендә утыра. Станция белән шәһәр арасында—бушлык Шәһәрнен үзенә кадәр өч чакрым чамасы жәяү барасын. Хәзер бу бушлыкка йортлар салынган, шәһәр хәзер станциядән башлана.
Барып җиттек без Сарапулга, шәһәр үзәгенә, базарга. Кая карама—биек- биек таш йортлар. Урамнарына агач бүкән дә җәйгәннәр, юл читләренә такта салганнар. Бик үк тигез түгел—анда бер такта сынган, монда икенчесе селкенеп тора. Элекке заманнан калган икән. Элекке заман калдыгы булса да, кызык. Янавылнын баткак урамнары белән чагыштырганда оҗмах инде, оҗмах. Базарларында йөрдек, урамга җәелгән такталарга, биек йортларга карап шаккаттык. Базарда нидер сатып алып ашадык та бугай әле. Сытып чыгарыла торган мороженый, ахрысы. Касыйм өч-дүрт чирек аракы алды. Мәгъсүм дә. мин дә берни алмадык. Анда сугылып, монда сугылып, авызны ачып иөрдек-йөрдек тә, кичкә таба стансы ягына юнәлдек.
Станциягә килеп җиткәндә караңгы төште. Ләкин без караңгыдан курыкмыйбыз. Стансы безнен өчен иң якын җир. Теләсә нинди поездга утырасың да ике сәгатьтән Янавылга кайтып та җитәсең. Теләсә нинди дигәч тә, безнен өчен ин яхшысы—товарный поезд. Пассажирский да мәшәкатьлерәк—әле проводник килеп чыга, әле контролер очрап куя. Алардан качарга кирәк, түбәгә-нигә менеп китәргә кирәк. Товарныйда рәхәт Алай-болай кораллы сакчысы гына булмасын. Мина бигрәк тә рәхәт—кул да буш, кесә дә буш, шулай ук корсак та буш.
Сарапулда товарныйларның барысы да туктамый. Дөбер-шатыр килеп, жил-давыл уйнатып узалар да китәләр. Безнен өчен җайлы поезд килгәнен төн урталарына кадәр көтәргә туры килде. Безнен өчен жайлысы бик озын буш состав булды Көнбатышка күмер, агач-таш төяп барган да, хәзер менә янадан Янавыл ягына, Себер якларына кайтып бара. Мондый составта кораллы сакчылар да булмый, хәтта тимер юлчылар да сирәк очрый Күбесенчә алар азаккы вагонда, ин артта утыралар. Янавыл Сарапулдан --аирәк булса да ыстансысы зуррак. Анда бер генә поезд да туктамыйча
Без утырасы состав күпмедер туктап торды да. әкрен генә тартыдып =,!ГКеРГЭТИМер™еП шыкь™аган. ышкылган, шыгырдаган тавышлар ишетелде. Без. сөенешеп, тоткалы буш вагоннарнын берсенә сикереп мен-
дек, вагон стенасы аша эчкә, тимер идәнгә шуышып төштек.
чынлап та китте. Станция йортлары, вокзал утлары, будкалар артта кала башлалы Поезд кузгалуын көтеп ары-бире йөреп торганда бер моряк белән бер солдатны күреп алган илек. Икесе ла яшыәр. тазалар. Без мпаи- шалашмрдан икеләтә озыннар. Икесе дә өр-янадан киенгәннәр. Морягында кара бушлат, озын кара чалбар, башында тасмалы бескозырка. Солдаты яшькелт кительдән, яхшы күнитектән. Башында фуражка иде. ахрысы Икесе дә өр-яна погонлы. Безнен өчен ин кызыгы шул. Погоннарнын яна чыккан чагы. Погонлы солдатны әле ул вакытта бик сирәк очратасын Перронда йөреп торганда, алар яныннан үткәндә, без азарнын бигрәк тә погоннарына карыйбыз, погоннарындагы билгеләр буенча солдатмы, командирмы икәнлеген чамаларга тырышабыз. Алар, күрәсен. берәр төрле курсант булганнардыр инде. Ләкин нишләп үз поездларыннан катдылар икән дә, нишләп шулай икәүләшеп кенә йөреп торатар икән0
Ин гажәбе шул булды—без утырган вагоннын артындагы “пульман” вагонга болар да утырдылар. Безнен кебек тимер тоткага тотынып югары менделәр дә, идәнгә сикерделәр. Вагонга менгәндә без аларны шулай ук күз кырыс белән генә күреп калдык. Шулай да шәп булды әле—димәк, солдатлар белән бергә кайтачакбыз. Кайткач, малайларга, погон күрдек, дип сөйләве ни тора!
Поезд кызулаганнан кызулый. Алда паровознын бик каты көчәнеп, пошкырып, кычкырып чапканы ишетелә. Өскә күмер тузаны коела, борынга ачы күмер төтене керә. Менә Кама күперенә дә җиттек. Күпергә килеп керү белән, рельсларның, тәгәрмәчләрнең шакылдау тавышы да көчәеп китте, тоташ бер гүслдеккә әйләнде. Баш өстендә күпернен тимер челтәрләре, утлары күренеп кала. Ниһаять, күперне дә чыктык Паровоз ниндидер тоткыннан котылган сыман, ашкынып, женләнеп чаба да чаба
Төн уртасы булса да, артык караңгы түгел сыман Күз дә ияләшкән Вагонның ике ягыннан да биек нарат урманнары тезелеп бара. Караңгы нараг очлары, куе ботаклар арасыннан аксыл күк кисәге күренеп-күренеп китә. Барабыз шулай селкенеп, шакы-шокы килеп. Сөйләшсәң сөйләшеп булмый, угырсан утырып, ятсаң ятып булмый. Хәтта тотыныр жай да юк Кайчагында вагон шундый нык селкетә, тотынган жирлән кулын ычкынып, егылганда чак каласын. Шулай арып-алжып. ярым йокылы килеш барган чакта күрше вагон ягыннан теге солдат белән моряк килеп чыкты
Караңгыда болар бөтенләй искәрмәстән килеп чыктылар. Без хәтта куркырга, да, сөенергә дә өлгерми калдык. Икесе ике яктан уратып алдылар да безне, берсе кесә фонарен яктыртты, икенчесе финкасын чыгарды Финка дигәне аның ике яклы кыска пычак була. Сугыш елларында барлыкка килде Бәлки, элек тә булгандыр, ләкин без аны шул сугыш елларында күрдек. Аның сабы төрле төстәге ясалма пыяладан коела, пычак белән сап арасында кулны шуудан тоткарлый торган тимере була
Без аптырап калдык, каушап калдык. Безнен мона ышанасы килмәде Шундый яна. матур өс киемле, шундый шәп погонлы моряк белән
солдагнын безнен ише өтәләнгән малай-шалайны таларга жыенуы мөмкин
нәрсә түгел кебек иде. Бит солдатлар тегендә, конбатышта фашистлар белән сугыша. Аларга карата безнен хөрмәтебез зур. ышанычыбыз чиксез Финкалы солдат Касыймны, фонарьлысы Мәгъсүмне эләктереп алды Мин ничектер читтәрәк. карангыдарак калдым. Мондый хәлне күреп мин тагын да читкәрәк шылдым Күз кырыем белән генә шулай да күреп калдым: Касыймның кесәсеннән аракысын, бер төргәк акчасын тартып алдылар. Шуннан башкасын күрмәдем дә. ишетмәдем дә Вагоннын алгы ягында ниндидер ачыклык бар иде бугай. Мин. ахрысы, шул тар гына ачыклыктан кысылып чыктым да. тамбурдан икенче вагонга кереп киттем Ул арада Касыйм белән Мәгъсүм дә ничектер итеп тегеләрдән ычкындылар да. алгы
вагонга таба йөгерделәр. Мин аларнын ашыгып китеп баруларын гына күреп калдым.
Мин нишләптер алар белән китә атмадым. Көтмәгәндә тегеләр килеп чыкты Аларны күрү белән, вагон стенасыннан үрмәләп, өскә менеп киттем дә. вагоннын. тышкы ягына барып чыктым. Тышкы якта, вагонның баш өлешендә, астан өскә тимер тоткалар тезелеп киткән. Тоткалар эчке якта, да булгандыр кебек, хәзер инде хәтерләмим. Күп тә үтмәде, минем арттан тегеләрнен берсе менеп тә житте. Урталай бөгелеп, вагон читенә тотынып минем арттан төшә дә башлады бу. Мин тоткаларның ин астагыларына тотынып торам. Астан беренчесенә чүгәләп басканмын да, икенчесенә ике куллап чытырдатып ябышканмын. Минем хәл бик яман. Әле аска, әле өскә карыйм. Аста аермачык булып жир өсте беленә, юл буендагы телеграф баганалары, метр саен утыртылган кыска рельс баганалар ялт- йолт килеп кала, тимер юл дамбасыннан читтәрак, астарак, кайдадыр карангыда шомлы урман терәлеп бара, урман буеннан беленер-беленмәс булып арба юлы йөгерә. Рельслар тоташкан турыда тимерләр шакы-шокы килә, тимер вагоннар котырып, женләнеп каядыр алга ыргыла. Кайчагында жир өсте бик якын, якты булып күренә, вагон да әлләни кызу бармый сыман тоела. “Сикеримме? Сикеримме, малайлар?!” дип кычкырам мин жан ачысы белән. Ин дөрес киңәшне, билгеле, алар гына бирә алыр иде. Күрәсең, алар минем кычкырганны ишетмәгәннәрдер дә, ул дөбердектә нинди тавыш ишетелсен?! Зур гәүдәле теге күнитеге белән минем башка тибә, тимер тоткадагы чандыр кулларга тибә.
Мин әле дә төнлә төшләремдә шул каядыр карангыда чапкан буш
вагоннарны күрәм, тимер тоткаларга чытырдатып ябышкан хәлсез малайны күрәм. Әле дә ул шашып, коты алынып “Сикеримме?!
Сикеримме?!” дип кычкыра сыман.
Сикермәдем мин. Теге дә тибеп төшерә алмады.
Нәрсәдер тотып калды.
Янавылга житәрәк тан беленә башлады. Тегеләр, зур станция буласын белеп, каядыр китеп бардылар. Алар киткәч тә мин, вагоннан вагонга күчеп, паровозга таба киттем. Малайлар да шунда
тендерда, ягъни паровозның күмер төялгән “арбасында”, күмер өстендә утыралар Каршыла, астарак. паровоз мичендә кып-кызыл булып күмер яна. Күмер ташлаучы таза урыс малае әледән-әле мич капкачын ача да, көрәк белән мичкә күмер ташлый. Машинист та шунда ян тәрәзәдән карап бара. Без аларга сөйләп бирдек. Алар безне кумадылар, утырыгыз шунда, диделәр.
Янавылда төшеп калдык. Инде тан ата башлаган. Жир өсте беленә. Инәкәй төне буе көтеп утырган. Макаронлы ашы суынып беткән Күзгә, колакларга, борын тишекләренә, яка араларына—бөтен җиргә күмер тузаны тулган. Үзем суынган макаронлы куе аш ашыйм, үзем әкрен генә сөйлим. Инәкәй күз яшен сөртә.
Дәвамы киләсе саннарда.