Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Әлеге көнгә кадәр мина билгеле булмаган татар язучысы Равил Вәли
әфәнденең “Канатлы татар" романын "Казан утлары" журналының быелгы 2-4
саннарында укып, хәйран калдым. Балет биючесе, батыр татар егете Рудольф
Нуриевның искитәрлек тарихын белдем бу роман аша. Укып бетергәч, ул
романда язылган фактлар турында өйдәгеләремә. танышларыма сөйләдем.
Шул хәтле йөрәккә тиде, дулкынландырды бу әсәр, укып бетергәч, бер-ике ай
уйланып йөрдем.
Роман бик тә күңелгә ята торган тарихны ачыклаган. "Тимер пәрдә"
чорында яшәп үскән буын бит инде безнен яшьтәге кешеләр. Без 60-70нче
еллардагы яшьлегебез вакытында капиталистик илләрнең культурасын бер дә
белми идек. Аларда да. шул ук Англиядә үзләренең Галина Улановалары
булган икән! Ул да булса—Марго Фонтейн, миллионер хатыны. Һәм алар,
безнең егет һәм Фонтейн, парлашып биегәннәр. Татарча һәм русча язылган
китаплар яшьлектә күп укылды. Араларында балет эшлеклесе турында шулай
игътибарны жәлеп итәрлек итеп язылган бер китап та очрамады. Романны
укып беләбез. Рудольф Нуриев гади балет биючесе генә булмаган, ул уйлап
табучы да. Күрегез, ничек җаен табып “Жизель" балетына үзенең яңалыкларын
кертә: принц Альбертның образын янача трактовкалау алымын уйлап таба,
шуның белән классик әсәрне яңартып җибәрә. Бу юлларны язуым шуңа, роман
укучыны информатик баетуга китерә. Безнең татар егете хәтта АКШ
президенты Кеннеди кабинетында булган, аның эш өстәле артындагы
урындыгына да утырып алган икән бит. Аның Париж аэропортында КГБ
агентларыннан балеттагы алым белән очып китеп котылу вакыйгасы үзе ни
тора! һәм башка, безнең өчен яңа булган фактлар белән тулган бу әсәр. Әллә,
мин әйтәм. Равил Вәли Рудольф Нуриевның биографы булганмы, артыннан
йөреп, булган маҗараларын дәфтәренә теркәп барганмы. Шундый киң һәм
тирән итеп язылган бу әсәр Андый эшне башкару—диссертация язу
авырлыгында һәм җаваплылыгында. Үз алдына шундый авыр бурычны куеп,
җиңеп чыга алуы өчен авторга зур рәхмәт әйтәсе килә.
Яшь буынга, балет сөючеләргә бик кирәкле әсәр бу. Әле мин, олы яшьтәге
кеше. "Канатлы татар" романы “Казан утлары" журналында басылачагын
белгәч, журналнын яна саны килдеме әле дип. киоскларга барып сораштырып
йөрдем. Президент Шәймиевнын "Без булдырабыз!" дигән сүзе бар. Шул
уңайдан “Казан утлары" журналында басылып чыккан "Канатлы татар”
романы авторына әйтәсе килә, булдыра торган егет икәнсез, Равил әфәнде!
Рудольф Нуриевның юбилеена, туган көненә өлгертеп чыгаргансыз бу
романыгызны. Зур рәхмәт! Шәп тел белән югары кимәлдәге әдәби әсәр итеп
язылган ул. Күңелле укыла. Хәзер автор алдында яна бурыч тора: романны рус,
инглиз, француз телләренә тәрҗемә иттереп чыгару.
Мансур ҖӘЛӘЛИЕВ,
пенсионер, эшем буенча—нефть чыгару белгече Казан.