Шәхесләр һәм шәрехләр
Тукай—мулдакә
Ташкентка бер баруымда үзбәк халык шагыйре Шөкерулла (Юсупов) әкә
белән гәпләшеп утырырга туры килде. Ике кулга икешәр чәйнек яшел чәй
тотып Гади, ифрат кин күнелле. аек акыллы (татар-үзбәк мөнәсәбәтләренә
карашын әйтүем), инсаннарны ихлас яратучы шагыйрь үзенен әнә шул
гадилеге белән игътибарны жәлеп итәдер, бәлки. Күнелләрдә ана карата
соклану хисләре уяна Күркәм әңгәмәдәш..
Беренче сүзеннән ук аңлашылды: Тукайга гашыйк, аны безнен чорнын ин
олы шәхесе дип саный. Менә Шөкерулланын блокнотым битләренә эләгеп
калган кайбер сүзләре:
—Татар—бөек милләт, галим халык. Бу халык җиһанга олуг Тукайны
бирде Үзем балачактан Габдулла Тукайны укып үстем Инде әйтәмен
Тукай-бөек мулдакә (мулла әкә—мулла абый) Бездә, үзбәкләрдә, Габдулла
Тукай ише мулдакә юк. Тагын бер тапкыр юк Мөгаллим-мулдакәләребез дә
әле генә булды Урыс мәктәбен тәмамлаучылар. Ә безне теге елларда хәреф
танырга, китап укырга татар мөгаллимнәре өйрәтте, мәдәниятле итте Тукайны
да алар алып килде Үзбәк халкы барысы очен татар кардәшләремезгә мәнге
рәхмәтле. Мин моны сезгә дөнья күргән карт үзбәк буларак житкерәм
—Син, Усман юлдаш, Казанга кайткач, Габдулла Тукай һәйказенә
Шөкерулла булып башынны и!
Халык шагыйренең гозере үтәлде.
Юксыну
Йөз елга, мен елга бер генә туа торган шәхесләрне күреп калу бәхете
һәркемгә дә тәтемидер Ә абзагызга аз-маз булса да эләкте ул кадәресе Дәвер
тудырган атаклы композитор Салих Сәйдәшев белән кулга-кул бирешеп, бер
табында утырган яшүсмер идем бит мин заманында.
Бер хатирә. Бауман урамындагы Матбугат йорты белән рәттән генә
чәчтараш салоны бар иде. Анда бик тә чибәр Хәтирә исемле тагар апае (өлкән
буын хәтерлидер үзен) эшләде. Чиратымны көтеп утырам шулай. Ишектән
Салих абый Сәйдәшен килеп керде. Сикереп торып урын бирдем Ул
күрешергә кулын сузды
—Син дә монда йөрисенме, бәгырь?
Минем өчен Хәтирә апай җаваплады
— Госман—безнең клиент, Салих абый, сабыр егет, ул ашыкмый Хәзер
сез утырырсыз.
—Әлбәттә, әлбәттә,—дидем кабаланып —Хәтирә апай инструментларын
безнен заводта кайрата Хамутов дигән карт остадан Шуңа күрә монда йөрибез
чәч алдырырга.
—Алай икән Син, бәгырь, салам әйт анда Камайга. байтактан күргән юк
үзен.
Инде Камай дигәне аңлатма сорый Үзем заводта фрезерчы булып эшлим Ә
Габдрахман Камасв дигән әзмәвер гәүдәле Арча татары бездә балта остасы
санала Гоголь урамы, 9 нчы йортта яши Шагыйрь Мөхәммәт Садри да шунда
Базар икс дус. Мин килгәч, өчәү булабыз, юк. дүртәү икән1 Мөхәммәт абый
'чәебезгә' һәрвакыт Салих Сәйдәшевне дәшеп ала Шагыйрь белән композитор
бер төптән үсеп чыккан кушимән шикелле аерылмас дуслар, сердәшләр,
иҗатташлар Узган гасырның 52-53нче елларында еш очраша идек үзләре
белән 1954 елнын зәмһәрир суыгыңда Салих абыйны соңгы юлга озату гаять
авыр булды Г Камал театрыңдагы табуты яныннан узу өчен тышта, декабрь
салкынында ике-өч сәгать шәнкәеп көтәргә туры килде Аяктагы резина аслы
чүпрәк штиблет үзенекен эшләдс-атна
буе авырып яттым. Бәлки, сәбәбе тирәнрәктер дә...
Хәтер-хатирә янартырлык сәбәпләр тагын килеп чыкты. Берзаман үземне
Саба районына эшкә җибәрделәр. Яшим Ямансу. Чәч тә үсте. Байлар
Сабасының селькор Закир урамындагы ••Парикмахерская" дип язылган
келәткә барып кердем. Каршымда, әлеге дә баягы, ай-кояштай балкып,
кулында тарак-кайчысын уйнатып, Хәтирә апай басып тора. Композиторны
соңгы юлга озаткан язда ук туган якларына кайтып урнашкан икән.
Истәлекләребез анын белән дәвам итте. Сәйдәшне юксыну дөрләде
күңелләрдә...
Галимнең ихлас шаяртуы
Әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинны «Эрмитаж» бакчасында
очраттым. Ак костюм, ак чалбар, ак кепкадан. Соңгысын салып, эскәмиягә
куйган. Ялтыратып кырган башын кояшта җылытып тора. Исәнлек-саулык
сораштым
—Алга китеш юк,—ди бу.—Табиблар «Ессентуки-5» суын эчәргә кушалар.
Эчәм инде, тик әлләни файдасын күрмим. Озак яшисе калмагандыр миңа..
—Алай димәгез әле, Мохәммәт ага! Терелерсез, табиблар әйткән бит...
Үзегез хәтерләмисездер инде, Мөхәммәт ага, Шәриф Камал музеенда сезнең
белән каты гына бәхәсләшкән идем бер чакны. Яшьлек юләрлеге димме?
Рәнҗемәгез, зинһар?!
—Сәбәбе ни иде?
—Галим кеше белән сүз куертуыма хәзер дә оялып йөрим. Фатих
Әмирханның параличлануы турында барды сүз. Сез бу хәлне «Бакыр бабай*
бакчасында булган, дисез.
—Син иленмени ул малай?
—Каты бәхәсләштек шул. Казансуда коенгач, исән-имин кайта Фатих
Әмирхан өенә. Кичтән дин мәсьәләсендә әтисе белән, минем күк, каты гына
бәхәсләшеп китә болар. Шактый дәрәҗәдә урыс тәрбиясе алган башбирмәс
Фатих шул чакта ике аягы белән каргана. Һәм иртән торышка аның аяклары
йөрмәс була, «Миндә кайбер сәнәт-истәлекләр бар бу хакта»,—дип
дәлилләдем сүзләремне.
—Гафу ит, энем, син әйткәнчә булуы да мөмкин,—диде атаклы 1алим
тыныч кына.—Мин дә ул чакта фән кандидаты гына идем, хәзер доктор,
профессор әнә! Фатих Әмирхан белән тегендә очрашкач, ачыклап бетерербез
анысын.
Беләсе иде: ачыкладылар микән?..
Ике Туишев, понимаешь!
Заманында дөньяны шаулаткан мәшһүр гармунчы Фәйзулла Туишев
Чернышевский (элеккеге Пионер)—Бауман урамнары чатындагы йортның
икенче катында яшәде. Анын белән очрашу турындагы истәлекләремне
“Гармун телләре унике» дигән повестемда да язып чыккан идем.
50 нче еллар уртасында, язучыларның Тукай клубы директоры Азат
Әхмәдуллин дигән егет белән, сәхнә ветеранының юбилее уңаеннан, концерт
өчен, аның портретын алып килергә бардык. Тегеләй иттек, болай
кыландырдык—идәннән түшәмгәчә эшләнгән әкәмәт олы сурәтне бүлмәдән
чыгара алмадык. Коридордагы эт читлекләре (эреле-ваклы 8 җанвар санадым
ул чакта) комачаулады Калын, гөрелдәвек тавыш белән артист үзенең хөкемен
чыгарды:
— Маташмагыз, егетләр, концертка үзем генә барырмын, понимаешь!
Ярты гәүдәгә ясалган икенче бер портретын алып кайтырга туры килде.
Концертта икәүләп катнаштылар. Ике Туишев, понимаешь!