Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Елап кына яшәп булмас бит...
Бу хатирәләрем күнелнен нечкәргән чагына туры килде. Бәлки ул хакта
сөйләп тормаска да кирәк булгандыр. Хәзерге тук чырайлы, ин затлы киемнәр
ки(ән. иң соңгы марка автомобильләрдә җилдерүче, укуын да “икеле"гә.
“өчле"тә тартыл-сузып укыган, бу болгавыр заманда исә. үзен бик зрегә санап,
хакимият айгырына менеп атланган адәмнәр минем бу зарларымны тыңларлар
дисенме?! Драматург Туфан Миннуллин бер сөйләгән иде Ул зур түрәнен
исемен дә. биләгән дәрәҗәле урынын да әйткән иде. Кем икәнен бу очракта
конкретлаштырырга кирәкмәс-азмыни андыйлар "Мин бер генә китап та
укымадым диярлек, әмма менә, кеше булдым бит әле",—дип мактана икән ул
түрә дә. Хәтерлисенме, тагар халкынын гыйбрәтле бер әсәре бар—һәр дүрт
юллык “Менә шундый заман килер" дип тәмамлана Андый заман килде дә
микәнни? Без фәрештәләргә санап йөргән укытучыларыбыз, матур киләчәк
килер, дип ихлас күңелдән ышанып, көчен дә. вакытын да кызганмаган
фидакарь жанлы остазларыбыз, кешеләр сәламәтлеге сагында көне-төне уяу
торган табибларыбыз, дөньяны шаккатырырлык ачышлар ясаган
галимнәребез, рационализаторлык тәкъдимнәре керткән, әллә нинди
мәртәбәләргә дәгъва итмичә, үз эшен ынгырашмый. тыйнак кына башкарган
гап-гади инженерларыбыз инде бу илгә кирәкмидәмени9! Кайберләре,
бөтенесенә кул селтәп, чит мәмләкәтләргә китеп баралар, чит-ят кавемнәргә
тәрәккый итәргә булышалар Ә наданнар беркая да китми. Кемгә кирәге бар сон
аларнын?! Россия дигән бу бәхетсез илдән “акылы алтын” булган бөекләр,
даһилар йөзәрләп, меңәрләп башка кыйтгаларга агылып торганда, шүрәледән
дә надан ул, бер көнлек хәлифләр! ә нинди хджәт бар9' Язучылар да. рәссамнар
да. композиторлар да. артистлар да китә-хет каргаймыш көнемдә булса да
кешечә яшәп калыйм дин китә, бу алла каргаган жиргә кабаттан кайтмаслык
булып китә.
Ә мин бу жиргә гомерлеккә кендегем белән береккәнмен Әйе. әйе кендек
каным шушында тамган. Газиз әнкәмнең кабере дә монда Әтием сөякләре лә
шушы җирдә, шушы туфрактадыр Ничек кенә кыен булмасын, түзәргә калгач,
гу зәм инде Мин берәр айга гына читкә китсәм дә. шушы туган туфрагымны,
мен газаплар татып га сынмаган, сыгылмаган Татарстанымны, сөекле
Казанымны саманын кайтам Нинди тылсымнары бардыр инде Ностальгия
дигән нәрсә күнел!ә бервакытта да тынгы бирми икән ул Юк. беркая да китмим
мин Китмәячәкмен
Шул ук чит илләрдә сәяхәт кылып йөргәндә дә. мин төрлесен күрдем Бәлки
заман безнен буынны идеалистлар итеп тәрбияләгәндер Ләкин ләкин күнелне
Дмамы Башы журналчың «V-10 саннарында
рәнжетә торган нәрсәләр дә бихисап бит анда.
Монда халык көн-төн акча саный.
Ике сүзнең берсе: мани1... мани...
Найт маркеттсг чибәр
абыстайлар Каш сикертеп уза:
—-һелло. җаный
Монда бөтен заман ябырылган—
Бер уч җирдә күпме байлык ята!
Сингапурны кемнәр сагына икән?—
Күпләргә ул вакытлыча Ватан.
Монда фимиам1 һәм дуриан4 исе.
Һәрнәрсәгә монда китә исең.
Күз камаша монда һәр нәрсәдән—
Базар дими аны, нәрсә дисең?!
Тик маташма, дөнья, безнең белән—
Барыбер илгә урап кайтасы без.
Кызыктырма—безне алалмассың!—
Байтак безнең ныклык запасыбыз
Әйе, фани икәнлеген аңлыйм мин аның. Әйтик, үзебезнең авылга сирәк
булса да кайткалыйм. Бөтен йортлар диярлек Казан байлары салган
коттеджлардан бер дә ким түгел. Кемнәр яши дип уйлыйсын шуларда. Карт
белән карчык. Сәлперәеп беткән, бер аягы белән инде кабер бусагасына баскан
карт белән карчык. Балалары кайсы тарафлардадыр—зимагурлыкта.
Яннарында булса—аек көне юк, ата-анасын, туксан бабаларын телгә алып
пенсия акчаларын даулый. Йортлардан кот качкан. Күрше күршесе белән генә
түгел, юньләп туганнары белән дә йөрешми. Быел менә дигән урта мәктәптә
дүрт авылдан—Чәчкаптан, Тәүгелдедән, Әхмәттән, Куҗактан нибары йөзләп
бала укый. Ә без ике параллель класста гына да шулкадәр диярлек идек.
Дәреслекләренә сокланып туялмассын—полиграфиянең сонгы казанышы.
Кием-салым күзләр чагылырлык. Класслар якты, иркен. Те ләсәң—компьютер
кабыз, теләсәң—магнитофоннан тыңла. Әх, безнең заманда да булса икән ул
андый хикмәтләр! “Бишле”гә генә түгел, “Алтылы”га укыр идек.
Ә без укыган мәктәп—Кече аръяктагы мәчетнең манарасын кисеп,
мәгариф хажәтләренә яраклаштырылган иске агач бина иде. Әни үлеп, әтинең
абыйсы Каюм абзыйның дүрт “күгәрчене” арасына сыенган мин (сеңелем
укырга кермәгән иде әле) аның улы Кадим белән бер класста укый башладым.
Икебезгә бер дәреслек (экономия!). Күп очракта ул мина эләкми дә. Тик
шунысы бар—Кадим иртән иртүк торып ятларга бирелгән шигырьне
кычкырып укый башлый—бер кат укый, ике кат, өч... Мин йокы аралаш аны
тынлап ятам һәм... ул яттан өйрәнгәнче инде бөтенесен отып алган булам.
Тактадан һәм фанердан әмәлләгән “дипломат”ларны (чыннан да хәзер
модадагы “дипломат”лардан бер дә ким түгел иде ул!) инде кулга тоткач, абый
безне туктатыр да, янына утыртып, үзе әле генә чыгарган шигырьне укый
башлар һәм дәресләрне яхшы үзләштерергә киңәш биреп капка төбенә хәтле
озатып калыр иде. Икенче класста мин начар укыдым. Сәбәпләре
аңлашыладыр: күңелне битарафлык биләп алган, күгәрчен гөрләсә дә, күз
яшьләрем атылып чыгарга торган, бөтен дөньяга рәнжүле. ниндидер фаталь
азак көткән бер сәер халәттә идем мин. Берәрсе килеп башымнан сыйпаса да,
кызганып берәр сынык икмәк яки “садакам булсын” дип ничәдер тиен акча
бирсә дә, шатланудан бигрәк, күнел тулып ташый, әле күптән түгел булган
якты хатирәләр янара иде. Кендек әбием Хәдичә бигрәк тә якын итә (өстәвенә
ул безгә, ерак булса да, кардәш тә иде бит әле)—очрашкан саен күлмәгенең
әллә кай җиреннән конфет яки прәннек актарып чыгара һәм “бисмилла”сын
кат-кат кабатлап учыма сала иде. Дөресен әйтим, мин кимсенеп устем.
Югыйсә әле кайчан гына малайларның атаманы, беркемгә баш 1 Мани (инглизчә) —
а1кча дигән сүз.
Найт маркет - Сингапурда төнге базар.
3 Фимиам — гыйбадәтханәләрдән тарала торган хуш исле һәм әчкелтем төтен.
4 Дуриан - исе сарымсак сасысын хәтерләткән.ләкин үзе искиткеч тәмле җимеш 174
бирмәс бер зат идем. Ятимлек хисе, яклаучысыз, терәксез калу—минем
фаҗигамне һаман тирәнәйтә, авыл малайларыча “әтигә әйтәч". "әнигә әйтәч".
“абыйга әйтәм" дип телләшүләрдән дә мәхрүм идем мин. Әле ул гынамы?
Бердәнбер сенлемне лә чынлыкта фәкать мин үзем генә яклый ала идем. Инде
алда бәян иткәнемчә, бар белгән догаларымны һәр төн саен укый-укый
Ходайга ялварулар инде сирәгәйгәннән сирәгәя барды. Бу мәрхәмәтсез
дөньяны, бу фаҗигане елап кына төзәтеп булмасына ниһаять, төшенә
башладым. Абыйнын олы малае Зөфәр абый.
Өй артындагы
бакчада Чыпчык
кунган миләшкә,
Әти дә юк. әни дә юк.
Кемгә барыйм киңәшкә.—
дип үртәгәндә дә, ул кадәр өзгәләнми, мөмкин кадәр тыныч күнел белән кабул
итә идем.
Мине бу төшенке, кимсенүле халәттән, мөгаен, китаплар коткаргандыр
Язмышы минеке кебек үк ачы булган бөек язучы Максим Горький. “Всем
хорошим во мне я обязан книгам" дигәнмәле? Мин, бер минут буш вакытым
булса да. китапка тотынам—аларнын юкаракларын көнгә икене-өчне укып
чыга идем. Менә мәктәп китапханәсендәгеләр дә бетте. Аптырагач, Гыйбад
Алпаровнын катлаулы грамматика кагыйдәләрен аңлаткан кирпеч калынлыгы
китабы белән дә таныштым, хәтта ноталар белән чыккан җыентыклардагы
текстларны ятлап бетердем, медииина һәм ветеринариягә караган брошюралар
да читтә калмады
Авыл китапханәсендә исә “малай-шалайга укырга ярамый" торганнары
күбрәк булгангамы, һәркемне дә якын җибәрмиләр иде. Әмма мина, искәрмә
ясап. Лев Толстойнын “Янадан туу” романын укырга рөхсәт иттеләр. Кызыл
почмактагы икс шкафка шыплап тутырылган әсәрләр белән танышып чыккач
— Нәрсә бирик инде сина?—диделәр һәм Елена Ильинанын “Чствсртая
высота" дигән рус телендәге китабын суздылар.
Рус әдәбиятыннан “бишле”гә укып барсам да, ул телне белүем чамалы иде
Шулай да җиңеп чыктым мин аны. Аңлаешсыз сүзләр күбен күп иде инде дә.
күнел биреп тырышкач, булдырып була икән ул. Шулай итеп русча китапларга
да теш үтә башлады.
Озак вакыт күршедәге Нурулла абыйларга керергә кыймый йөрдем Белеп
торам анарда китаплар күп. Үзе Тәтештә педагогик училише бетергән. Казан
университетына керергә җыена. Ә әлегә әти эшләп киткән урында—авыл
Советы сәркатибе Гармунда уйный, кызык-кызык мәзәкләр сөйли-теләсэ
кайсы компаниянен жаны инде менә Ә аларгд керергә җөрьәт итмәвемнең
җитди сәбәбе бар анын әтисе Кәлимулла абзый бакчаларына кереп суган
урлаганым өчен заманында бик каты итеп колагымны борган иде Бәлки
оныткандыр да инде—ләкин шикләндерә
Шулай да керәсе иттем. Төшке ашка җыелганнар иде-мина да өлеш чыкты
Аннан кыенсынып кына китаплар турында сорадым
-Кара, кара, рәхәтләнеп кара Үзем дә тәртипкә салмакчы идем инде, вакыт
кына тими,-диде Нурулла абый һәм теләсә кайсы китапны алып укырга рөхсәт
итте Бу гаилә кешеләре белән бик якын мөнәсәбәтләр урнашу, әлбәттә минем
алдагы язмышыма да йогынты ясамый калмагандыр Нурулла абыйнын абыйсы
Ярулла абый да, энеләре Насыйбулла абый белән Даян абый да. сеңелләре
Гайнур да мине гомер буе үз иттеләр. Хәтта Нурулла абый шунын остенә
булачак хатыны Рокия апага язган яшерен мәхәббәт хатларын гашуны да нәкъ
менә мина ышанып тапшырды Ә мин әманәткә хыянәт итүчеләрдән түгел идем
Бер китап жене кагылгач, аннан тиз генә котыла алмыйсын инде ул Ирлс-
хатынлы укытучылар Абдулла абый бслан Рахида апа. үзләре ла итим
ускангаме. минем жарахатлс күңелне бик айбог аңлыйлар һам һәрвакыт ярдам
кулы сузарга гына торалар ндс Минем аларны гамерда онытасым юк Мин
һаркдкьп яхшылыкка яхшылык белән җавап бирерга. аларнын ометларен
акларга, йозларсна кызыктык китермәскә тырыштым.
Класстан класска күчкән саен укуым да яхшыра барды. Дүртенче классны
инде мин Мактау кәгазе белән тәмамладым. Югыйсә ана “А" классыннан
икенче берәү өметләнә иде. Бу хәл мине бер башка үстереп җибәрде. Мине,
яшемне бер елга олыгайтып, 1949 елда беренчеләрдән булып комсомолга
кабул иттеләр (нишләп мәктәптә монарча комсомол оешмасы булмагандыр),
мәктәпнең “Яшь көч” дигән стена газетасына редактор итеп куйдылар.
Үзешчән сәнгать коллективы спектакльләрендә һәм концертларда мин башлап
йөрүчеләрнең ин активы булып киттем .
Монын уңай яклары булган кебек, әлбәттә, икеләндерә торганнары да бар
иде. Эш шунда: безнең Яна Чәчкап ул вакытта үтә дини, заманында башка
күрше авыллардан аермалы буларак, кадими мәдрәсә тоткан, балигъ булган
һәр кеше фәкать түбәтәйдән йөргән (кәпәч кебек шайтан оялаган баш киеме
киюдән Алла сакласын!), уразасын калдырмаган, гаетләргә даими барган,
садака мәсьәләсендә саранлану дигән нәрсәне белмәгән шактый диндар бер
авыл иде. Хәтта гомерендә ураза тотып карамаган, дини йолалар белән
алыш-биреше шулкадәр генә булган абый да мина:
—Нәрсә, инде комсомоллар башлыгы да булдыңмыни?! Бу кадәр атана
ошарсың икән,—дип кенә әйтеп куйды.
Шигырьләрне мин, алда әйткәнемчә, ун яшемдә яза башлаган идем.
Аларны кая җибәрергә кирәклеген дә, чын шагыйрь булу өчен нинди
баскычлар үтәргә туры киләчәген дә әле белми идем мин. Ә язасы килә—көн
саен ниндидер шигъри юллар туа. Кышкы ай яктысында карлар
җемелди—күңелдә шигырь шытып чыга. Нинди дә булса революцион бәйрәм
якынлаша—укытучылар колакка киртләмәсә дә, стена газетасы редакторы
буларак, көн кадагына суга торган берәр нәрсә сырлап куям. Ә җәйләрен
колхозның да, бригаданың да “Сугышчан сәхифә”ләре—минем карамакта:
алдынгыларны мактыйм, ялкауларны камчылыйм. Бу эшкә мине I бригада
башлыгы Шәрифжан абый тартты бугай. Юаш, ипле, кешеләрнең хәленә керә
белә торган адәм иде мәрхүм. Әти белән дә якын дуслар булган алар. Әйтүенә
караганда, әтине соңгы тапкыр ул бер салам өеме өстендә каты яраланган көе
күргән.
—Күкрәге кан гына иде Аягына басар хәлдә түгел иде. Без немецлардан
качып җан-фәрманга үзебезнең якка сыпыртабыз. Атан мескен арттан
нәүмизләнеп карап калды.—дип сөйләгән иде бервакыт.
Ләкин барыбер Шәрифжан абый үзе немецлар кулына эләккән. Әсир булып
тоткынлыкта газап чиккән. Хатыны, низаг килеп чыккан чакларда гел генә:
“Пелинный, пелинный”, дип ачуын китерә иде анын. Шәрифжан абый мескен,
авызына су канкан кебек, шым була да (еллары бит, еллары нинди!) тыныч
кына өйдән чыгып китү җаен карый иде.
Аның сүзе никадәр хак булгандыр—ул кадәресен белмим Әмма мине
кызгана, башак җыйган өчен колхоз малайларга, кызларга дип биргән
икмәктән мина зуррак өлеш чыгара иде ул.
Хәзер ничәмә-ничә ел үткәч хөкем йөртәселәр кыендыр инде: бәлки ул
хаклыдыр да. Бәлки... Әтинең икенче яшьлек дусты Нуретдин абый исә әтинең
соңгы көннәрен башкачарак сөйли иде менә. Аның әйтүе буенча, алар
әсирлектән әти белән бергә качканнар, ач көе ниндидер карурманнарда
адашып йөргәннәр. Әти бик нык авырып киткән.
—Бөтен йоласын китереп үзем җирләдем,—дип сөйләгән иде. Ләкин, инде
үз- үземне белештерә башлагач, университетта укыган чагымда ничек-ничек
булганын сорап язган хатыма нишләптер җавап бирәсе итмәде. Абый да аңа
нишләптер ышанып бетми:
—Бер сөйләгәндә бер төрле, икенчесендә икенче төрле...—дип шикләнә
иде.
Ярар, Алла хөкем итсен—хәзер үткәннәрне кире кайтарып булмый инде.
“Хәтер китабьГна исеме теркәлгән—шунысы да минем өчен олы куаныч.
Анда: “Рәшитов Әхәт Рәшит улы, 1910, Яна Чәчкап ав.. Буа РХК моб., с-т” дип
язылган. Мин Буанын район хәрби комиссариатына да. Подольскидагы архив
идарәсенә дә хатлар юллап карадым. Ләкин “Хәтер китабьГндагы шул сүзләргә
өстәп бер генә мәгълүмат та ала алмадым.
Фоторәсеме дә юк ичмасам. Хәер, бар иде ул—паспортка дип төшкән хәтта
ике фотосы бар иде анын. Әни авырып китеп, аны Буа шифаханәсенә салгач,
бөтен документларны абыйнын олы малае Зөфәр абый алган булып чыкты.
Ятим калып, яна гаиләгә килеп кушылгач кына аларны күрергә насыйп итте.
Ул гына да түгел, соныннан әлеге фотолар хәтта минем карамакка күчте.
Аннан... ничек юкка чыккандыр алар—һич кенә дә башыма китерә алмыйм.
Берсен үземнен шигырьләрне теркәп бара торган дәфтәремә ябыштырган
идем—ул дәфтәр дә юкка чыкты. Кемнеңдер чорма башында тузан җыеп
ятадыр бәлки. Әнә ич бер шигырьләр дәфтәремне дустым Тәүфикълар өен
сүткәндә табып алып китерделәр. Хәтта Тархан урта мәктәбендә мин чыгарган
кулъязма журналны да кайдандыр чүп-чар арасыннан табып үз кулыма
тоттырдылар Бәлки ул дәфтәр дә. югалган башка язмаларым да табылыр әле
Әнә Пушкиннарнын, Лермонтовларның кулъязмаларын йөзәр ел үткәч тә
табалар бит...
Ул чорда язган шигырьләр йомшак, көпшәк булган, әлбәттә—аларны
бүгенге таләпчән укучыга күрсәтергә дә оят. Ә менә әтинен фоторәсеме
ябыштырылган дәфтәр?.. Ничекләр генә саклый алмадым сон мин аны’’!
Әниемнекен дә Ул иптәш кызлары Фәрхисорур һәм Ханифә апалар белән
кайчандыр төшкән булган “карточкага". Аныкы дигәне самовар суы аккач
юкка чыккан Мин анын ахирәт дусларыннан да сорап карадым Норлатта
яшәүче Фәрхисорур апа бер заман
—Бар ул миндә, бар,—дип сөендергән иде дә. актара торгач, күпме эзләсәк
тә табылмады. Икенче ахирәтенә. Тажикстаннын Пролстарскии дигән бәләкәй
каласында яшәүче Ханифә апага хат яздым Хатым: “Район боевых действий
Нет возможности вручить адресату" дигән язу белән кире каиггы Шулай итеп
бөтен өметләр өзелде. Аптырагач дәүләт музеенда эшләүче Фердинанд
Кадыйров дигән рәссамга мөрәҗәгать иттем. Анын белән мине:
— Булдырса, ул гына булдыра ала,—дип Татарстан китап нәшрияты
рәссамы Рушан Шәмсегдинов таныштырган иде Мин үзем әнигә охшаганмын,
аннан анын сенлесе Мәсруржиһан апанын яшьли төшкән фотосы да
бар—шулай итеп тәвәккәлләргә булдым Фердинанд эшне озакка сузмады. Ул
ясаган рәсем нигәдер нәкъ менә әнине хәтерләтә-күнел алдамый торгандыр
инде Сонрак ул рәсемне, эзләү тарихларын да бәян итеп. “Соембикә”
журналында бастырып чыгардым Бәлки эзләнү юнәлешендә үзенә күрә бер
этәргеч булыр Өметемне өзмим әле—бат ки чын фоторәсеме дә табылып куяр.
Атан-ананны югалтудан да авыррак хәсрәт бар микән9 Хәзер ата-аналарын
төрлечә рәнҗетүче яки аларны картлар йортларына тапшырып, мәчет зурлыгы
йортларында көн күрүче балалар бәхетле микән сон9 Мин аларны анлый
алмыйм Малайзиядә булуым вакытында безне озатып йөрүче гидларга.
—Сездә картлар йортлары, балалар йортлары бармы9—дип сорагач, алар
бик гаҗәпләнгәннәр иде Алар башта андый йортларның нинди нәрсә булуын
сораштырдылар, аннан.
-Без бит мөселманнар Ничек мөмкин?! Ул карт карчыкларның, ул
балаларның кеме дә булса бар бит-алар үз тәрбиясенә ала. Ә якын туганнары
булмаса. бөтен авыл белән карыйбыз.-дип җавап бирде
Малайзия-мөселман иле Анда мин хак динебезнең никадәр кешелекле булуына
инанып кайттым Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссалам безнен буынга нинди
гадел фәлсәфә калдырган бит'
Балалар йортларында тәрбияләнгән сабыйларнын язмышы турында күп
тапкырлар уйланганым бар минем Аларнын бик азы гына тормышта үз ззен. үз юлын
таба. Күпләре мөстәкыйль рәвештә көн итә башлагач та. тайгак юлга кереп
китә—гомерләре фаҗига белән тәмамлана
Кайсыдыр елны БVанын балалар йортында тәрбияләнүче нәниләргә матур
матур рәсемнәр белән бизәлгән 200 китап бүләк иткән идем Үземнен дә ятим
үсүем, аларнын күнелләре ничек китек булуын анналым турында сәйләнем
тын ла алмый тыңладылар Очрашу тәмамлангач, минем яннан, куллары белән
киемнәремә кагылып үтүләреннән мин аларнын никадәр назга, иркәләүгә
сусаганнарын андагым Тамаклары тук. осләре бетен югыйсә Гаилә җылысы,
ата-аиа игътибары тына җитми
Күбесенең әти-әниләре дә исән—ә алар монда чит, ятим, яклаучысыз. Аларны
тудырган, ате дә адәми зат исеме йөртүче жан ияләре эчкечелеккә,
наркоманиягә, фахишәлеккә бирелгәннәр, юлдан язганнар—ә биредә жан
җимешләре кемнәрдәндер яклау һәм фәкать анлау сорап чит-ят күзләргә
мөлдерәп карыйлар. Әй заманалар,
әй әхлаклар!
Ул чакта йөрәктән сытылып шигырь чыкты, ә мин аны бәйнә-бәйнә кәгазь
битенә төшерергә тырыштым.
Усал җилләр улый-улый Көз
салкынын сылый тәнгә; Чү,
ни курай—кара төндә
Шыңшый-шыңшый кем
елый?
Елый каршымда бер малай
Әйтте ул шунда ни барын.
Өйдән кыйнап чыгарганын
Әнисенең һәм тагын...
һәм тагын, кайчак кичләрен
Бер дәү абый килгәнлеген.
Әнисенең аның белән
Калганлыгын сөйләде
Дәвамы киләсе саннарда