Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК УТНЫ ДА МИЗГЕЛ КАБЫЗА...


Саумы. Казан!
Саумы. Казан'
Иҗат башкалабыз.
Чакыруың балан киләмен. Казанакнең урена кутәреиән Ю парымны синда курам мин'
1948 ел. 26 новбрь
Ике "түгәрәк датам " бергә туры килде Ьу юлларны нәкъ 60 а чек 1948 елның 12 санында беренче шигырьләрем шушы журналда күренгәч язып куйган идем Әдәбиятка—кизәнәккә югзарны Казан у тлары (уя чакта “Совет әдәбияты') ачкан иде! Татарс танның Яшь язучыларының Беренче республика конференциясенә дә олы журналыбыз китерде Г Тукайга багышлап шигырьләр, позмазар язган Сибгат Хәким редакцшиЬз зшди иде. безнең шигырьләрне дә ул сайлап азган Ватан с \гышыннан кайткан яраткан шагыйрем гамерзек остазым булды Бүгенгене кайгырт үткәннәрне онытма, дип өйрәтте Сибгат агабы з Журналыбызның шул традициясенә кушылам. берничә багышлавымны тәкъдим итә и Яшә. Казан, иҗат башкалабыз'
Рәхмәт сүкмәс "Казан утлары '
Автор
Багышлаулар
Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип узы Шаймиевкә'
Мөстәкыйльлек безнең, байрагыбыз,
Ирекле ил туды дөньяга—
Нигезе нык тиран тарихларда,
Татарстан булыр өр яңа!
Иманыбыз камил, ышаныч нык.
Максатыбыз, алга дашасең:
Елдан-елга үсеп, күтәрелеп Республикам мәңге яшәсен!
Август 1995
Лкрошнгырь Юлларда бсрсичс хәрефләрдән исем укыла
Кол Галигә
Сигез гасыр элек җырларыңны Яраткан да халык, ятлаган.
Шуннан бирле аны онытмаган,
Күңелендә көйләп саклаган.
Каерылган күпме канатларның Каурыеннан каләм очладың?
Көнләгәнсең әле: шул кошлардай Ник иректә бераз очмадым...
Кушаматың нигә «Кол» икән дә,
Кемнәр сиңа богау кидерде?
Мәхәббәтең—җырның канатлары Сине азат көнгә китерде.
Күңел белән күрәм мин барыбер Кулларыңны бәйсез кул итеп;
Галине дә мөмкин кол итәргә,
Чын шагыйрьне булмый кол итеп!
1962
Бөек Кол Галидән килә Шигърият шәҗәрәбез.
Мәңге бакый югалмасын Хиссият дәрәҗәбез!
21 ноябрь. 1996
Тукайга
Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган— Тартыш белән тулган көннәрең. Шуңа, ахры, искә алынмыйча Үткән синең туган көннәрең...
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп— Халкың килде сиңа, мәхәббәтен Ал чәчәкләр итеп күтәреп.
Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне, Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең «Туган тел»еңне.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар. Шигъриятең өчен рәхмәт әйтеп, Язлар сиңа гөлләр ташырлар.
Халык моңы—синең моңың булды, Халык күңеле—синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек Озын булсын, шагыйрь, гомерең!
1965
Без—Тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә Тукаен онытмады:
Без—«Туган тел»дән туганнар,—
Без—Тукай оныклары!
1982
Тукай рәсеме
Сынап тора сизгер күңел Безне ерак көннәрдән,
Гүя шагыйрь беркайчан да Елмаймаган, көлмәгән.
Күзләрендә бәгырьләрне Үксетерлек моң тулы,
Милләт язмышын сагышлап Сискәндергән шом тулы.
Елмаймый борчулы күзләр,
Мәэюс карый сызланып,
Үткәннәрдән карый Тукай Киләчәкне кызганып.
Заманнарның хәвефләре,
Сынаулары азмы соң...
Тукай рухы борчылмаслык Булсын милләт язмышы!
Апрель. 1995
Туган телем—Тукай теле
Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,
Әткәм чөеп-чөеп әйткән,
Апам биеп-биеп әйткән—
Матур сүзләр җанымдадыр!
Әбкәм сыйпап -сыйпан әйткән.
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,
Абзам сынап-сынап әйткән—
Зирәк сүзләр аңымдадыр!
Бәет көйләп көйлән әйткән,
Кыйсс а сөйләп-сөйләп әйткән,
Такмак иләп-иләп әйткән—
Гыйбрәт сүзләр намымдадыр!
Язда уйнап-уйнап үскән.
Җәйдә буйлап-буйлап үскән.
Көздә уйлап уйлап үскән—
Туган телем канымдадыр!
М
Телгә тимә—аңга тимә.
Телгә тимә—канга тимә,
Телгә тимә—намга тимә,
Тимә, тимә—җанга тимә!
1988
Чулпы чыңы
«Китап сатып алыр өчен, әни Һади абыйга үзенең чәченә үреп йөри торган тәңкәләрен берәм-берәм бирә торган иде».
Хөнифө Такташсва истәлекләреннән
(Әнием Бибихәлимәгә багышлыйм)
Чылтыр-чылтыр чулпы чыңлавы...
Елтыр күзле малай бишектә.
Биләүләрдә яткан чактан ук Шушы җырны Һади ишеткән.
Таныш көйләр һаман чыңлаган,
Таныш чыңнар бер дә тынмаган.
Йөрәгенә моңын сеңдереп Тыңлаган да Һади тыңлаган.
Сөйләшәләр нидер тәңкәләр,
Серләшәләр нидер тәңкәләр.
Тәңкәләрнең телен кем белгән,
Бала күңелен белә әнкәләр.
...Уеннарын ташлап беркөнне Чабып керә Һади ишектән:
—Бик кызыклы китап саталар,
Алыйк әле, әнкәй, ничек тә!
Шәмсениса апа ни дисен,
Юк акчаны кайдан аласы?
Зәңгәр күзен төбәп, ялварып.
Өметләнеп тора баласы.
Чылтыр-чылтыр чулпы чыңлавы Тынып кала ана кулында.
Ана кулы—калын толымда.
Толымдагы тәңкә—улында...
Ничәнче кат Һади шатлана,
Ничәнче кат Һади очына—
Ничәнче кат инде әнкәсе Көмеш тәңкә сала учына.
Күзен алмый ана улыннан,
Күзен алмый улы китаптан.
Тәэсирләнеп йөри ничә көн—
Күңелендә яңа көй тапкан...
Аһәңендә чорлар чыңлавы,
Бик борынгы җыр-моң яңара,
Мәйданнарга чыга даһилар Гасыр белән бергә янарга...
1960
Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты
« җиңгәч, .чин ойго кайтырмын Синең туган конеңне бәйрәм иторбел Мин сиңа бик яхшы бүләк бирергә җыенган ибеч. кайткач бирермен»
Муса Жалклмсн фронтка барганда кьпы Чулпанга азган хатыннан 28 февраль. 1942 ел
Кичер, балам, кичер әткәңне,
Мин сүземдә тора алмадым,
Туган көндә була алмадым...
Тик бурычлы булып калмадым—
Җиңү булды сиңа бүләгем.
Мин тыныч көн сиңа теләдем—
Кадерен бел, балам, кадерен!..
Көткәнсеңдер нәни чагыңда.
Үскәч инде үзең аңладың,
Вакытында кайта алмадым,
Тик барыбер читтә калмадым—
Азат илем сиңа бүләгем,
Мин бит сиңа бәхет теләдем—
Кадерен бел, балам, кадерен!..
Сагынуларым калды мәңгегә—
Җырга барсын сала алмадым...
Белеп киттем, якты дөньяда Мәхәббәтем исән калганын—
Газиз әнкәң сиңа бүләгем,
Мин бит сиңа шатлык теләдем—
Кадерен бел, балам, кадерен!..
1968
Алиш кайтты
Туган авьиы Коектә 2001 ел би һәйкәл куе.гбы
Улларымны югалттым, дин,
Яшәдең янып көен,
Көзге яфраклар өгтеннән Абдуллаң кайтты, Көек!
һәйкәл итен каршылады Илем батыр баласын Үткәннәрдә калмады ул.
Мәңгелеккә бараг ы!
Сентябрь 2001
Кыя һәм Кеше
(Баллада)
Хәсән Туфанга Диңгез ярында Алар икесе; Торалар бергә— Кыя һәм Кеше. Ул көннәрдән соң Күп еллар үткән. Дауларда Кеше Күп юллар үткән. Кыя мәңгелек, Какшамас, нык таш. Тамыры белән Тауларга тоташ. Кырык давылда Айкалган Кеше, Кырык батып та. Сау калган Кеше. Ә Кеше япь-яшь, Үзе бик чандыр. Күзләре уйчан, Нигә уйчандыр... Чәче—ак дулкын, Үзе гел чандыр... Бу якларда ул Булган кайчандыр. Өермәләрне Сизми дә Кыя. Кеше җилдән дә Чайкалып куя... Бүген дә алар Тагын икесе: Торалар бергә— Кыя һәм Кеше. Давыллы еллар Екмасмы аны? Көрәш диңгезе Йотмасмы аны? Күптәнге бәхәс Инде чишелгән— Кыя яртылаш Иңгән, ишелгән... Эндәшә Кыя: —Егет-егетем, Пос син ышыкка. Тыңла үгетем! Сизә карышып Файда юклыгын: —Эх, булса миндә Кеше ныклыгы!.. Беләм, карышып Файда юклыгын... Эх, булса синдә Кыя ныклыгы! Сораган Кыя: —Әйт, Кеше, сөйлә, Мондый көч сиңа Кайлардан килә? Мин бит—мәңгелек, Какшамас, нык таш. Тамырым белән Тауларга тоташ. һәм Кеше әйткән: —Кыя, кыя-таш, Йөрәгем минем Халыкка тоташ!
1962
Сибгат Хәким белән хушлашканда
Энеләргә күз-колак бул, диеп,
Сине Җәлил, Кәрим җибәргән— Үлемнәрне кичеп илгә кайттың,
Аталарча сөйдең иңнәрдән.
Без әтисез моңлы балаларның Җан-рухына терәк идең син, Шагыйрьләре үлеп ятим калган Халкыбызга кирәк идең син.
Уттан чыксаң да син утта булдың— һәр көнеңне янып озаттың.
Януларың, моңың, җырың белән Татарның син гомерен озайттың.
Соңгы сүзең безгә дә шул булды: «Бирешмәгез, дидең, эшләгез!"
Васыятең киләчәккә бара—
Изге эздән синең төшмәбез.
Бер тынычлан инде, шагыйрь абый, Борчуларың безгә калсыннар...
Ә җырларың саф безнеңчә мәңге Ил күңелен көйләп барсыннар.
1986
Югалган шагыйрь
Китапларның да ятышы бу Борынгы
Ерак төбәктә, тын бер авылда Яшь бер мөгаллим күзләрен йомды; Кулыннан төште каурый каләме, Яшь бер шагыйрьнең йөрәге тынды.
Юк, ул чак шагыйрь үлмәде әле! Сөйгән ярында җырлары калды,— Яулыкка төреп сандыкка салды, Качып укырга кулына алды.
Үтте күп гомер, саргайды кәгазь, Саргайды кыз да, дөньядан кичте. Көмеш чулпылар, җыр дәфтәрләре Истәлек булып кызына күчте.
Яшәде кызы баш күтәрмичә, Мәшәкать, шөгыль азмы тормышта? Борыннан килгән шәҗәрә белән Шагыйрь йөрәге ятты тырыста.
Юк, ул чак шагыйрь үлмәде әле! Ничәмә тапкыр калды янгыннан; Туып та үсеп һәм дөнья куып, Ничәмә буын үтте яныннан.
Укый белмәгән бер онык аны, Әбидән калган дога днп белен, Әвернәләр һәм каба кырына Кыстырып куйды чормага менеп.
Юк, ул чак шагыйрь үлмәде әле! Килер ул телгә, ал гына, укы. Җырлар күптәнге, әмма бүген дә Таныш аңдагы мәхәббәт уты.
Кешегә дигән күпме сөенеч Онытылып ята, ята күмелеп; Пәрәвезләрдән аны аралап Аласы гына юкса үрелеп...
...Чынмы, ялганмы—хәбәр таралган:
Әгәр дә өйдән табалар икән «Комган хәрефле» иске бер китап,
Тотып төрмәгә ябалар икән!..
Шүрләгән хуҗа, шагыйрьне дә ул Тиз генә йолкып төшкән чормадан һәм китапларның барысын бергә Киндерә белән кат-кат чорнаган.
Шагыйрь яраткан якты бер төндә Айның батканын сагалап торган,
Авыр таш бәйләп чоңгылга аткан,— Җырларны шулай суга батырган.
Куыклар гына чыккан бик озак,
Элмәктәй боҗра уйнаган күлдә.
Ерак төбәктә, өч йөз яшендә,
Ил белми калган зур шагыйрь үлгән...
1966
Тирән тамырлар
Йөз еллар үткәннәр— Имән сау,
Сәмумнар өткәннәр— Имән сау,
Яшеннәр теткәннәр— Имән сау.
Тираннар беткәннәр— Имән сау,
Ни хикмәт, могҗиза— Имән сау?!
Имәннәр бездән дә
Галимҗан Ибраһимовка
Калырлар,
Тагын күп буынны Танырлар,
Кояшка үрелә Барырлар!
Ни хикмәт, могҗиза?!
—Тамырлар!
Тамырлар—
Нык,
Тирән тамырлар!
1967
Олы Бакырчыда очраштык
А. С. Пушкинның тууына 200 ел тулу уңаеннан
Болдинода—синең мәшһүр көзең,
Миндә менә Бакырчы җәе.
Пушкин елы быел—шигърияткә Килеп кенә тора бит җае.
Бик исемдә утыз җиденче ел...
Үлгәннәргә «почет» булганмы—
Бәйрәм итеп шаулаганнар иде Вафатыңа йөз ел тулганны.
Урман арасында ерак авыл.
Без икенче генә сыйныфта.
Ул чак әле синең даһилыгың Аңыбызга бетмәс сыеп та...
Күңел тарткан, үз иткәнбез икән,
Саф татарча иде язганың:
Тукай теле якынайткан сине...
Икегезне бергә кызгану...
...Шигырьләрең һаман телгә килә,
Татарча һәм русча ятладым.
Тукайны да, шигъриятне дә син Яңа Дантеслардан сакладың.
Ике йөз ел тулды бу көннәрдә—
Бусы инде туу бәйрәмең,
Яратуыбызны яңарттың син—
Бөтен татар җирен әйләндең.
Күргән идем Олы Бакырчымда, Үзгәрмәгән, шул ук сурәтең.
Уртак дога итеп кабатлыйбыз Син зурлаган Коръән сүрәсен.
Июнь. 1999
Варислар вәгъдәсе2
Очраштык без мәктәпләрдә’, Бастык бердәм сафларга— Милләтебезне якларга,
Туган телне сакларга.
Сүз бирәмен:
Вәгъдә—иман.
Иманым камил—
Тугры калырмын гомергә Шушы сафка мин!
Тарихлар кичкән бабайлар, Авыр юллар үткәннәр, Бетмәбез, дәвам килер дип. Алар безне көткәннәр.
Без гасырларга сузылган Озын сафлар башында— Бурычлы да, җаваплы да һәрчак алар каршында.
Югалтмыйк рухи мирасны, Боек асыл затларны—
Килер татар бәхетенең Чәчәк атар чаклары.
Рамил Курамшим музыкасы • «Гимна.шмю килдек бел* ДИП тә алырп» момкнн
Ышаныгыз, әти-әни,
Ышансын милләттәшләр Улларыгыз, кызларыгыз Офтанырлык итмәсләр.
Сүз бирәмен:
Вәгъдә—иман.
Иманым камил—
Тугры калырмын гомергә Шушы сафка мин!
Апрель, 1999