Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛАТЫЙФИ РОМАННАРЫ


Роман—Һәр әдәбиятның тажы. анын үсешен билгеләүче төп монументаль жанр. Күренекле татар прозаиклары арасында романнар язып чын-чынлап танылган, тарихка кереп калган, укучыларның йөрәген яулап алган, тәнкыйтьчеләрне шаккатырган әдипләр бар. Флүс Латыйфинын ижатын әнә шул төркемгә кертеп карау дөрес булыр: анын һәрбер романы игътибарга лаек һәм әле дә тирәнтен өйрәнүне сорап тора. Мәсәлән, язучының “Хыянәт" исемле тарихи романы әдәби тәнкыйтьтә дә. укучылар арасында да танылу тапты һәм күп яктан өйрәнелде, ләкин калган әсәрләренә, аерым алганда. "Ишелеп төшкән бәхет" һәм “Бәйсез этләрне атарга" романнарына әле дә җитәрлек игътибар бирелмәгән.
Ф Латыйфинын ин яхшы әсәрләреннән саналган “Ишелеп төшкән бәхет" романы 90-нчы еллар азагында, милли хәрәкәтнең көчле күтәрелеш чорында языла һәм беренче тапкыр 1999 елда “Казан утлары" журналында басылып чыга (1999 ел. № 5. 6). Икенче тапкыр әсәр, аерым китап булып, кирилл һәм латин графикасында 2001 елда дөнья күрә.
Әсәргә беренче җитди бәяне Вахит Юныс бирә (Бәхет һәм тәхет // "Мәдәни җомга '. 2000 ел. 4 авг.) Автор әсәрдәге ике очрашуга зур игътибар бирә, өлкән һәм яшь буыннарның бәрелешен үзәккә ала: берәүләр, безнең илдә гаделлеккә омтылып, бәхетне үз хезмәте белән табарга тырышсалар да, һаман бәхетсез калалар, ә башкалары, вөҗданга төкереп, түрәлеккә омтылсалар, якын түрәләргә таянсалар, ал да гөл яшиләр Автор фикеренчә, романның иң зур кыйммәте—укучыда милитаризмга каршы нәфрәт хисе уяту, чөнки СССР империясендә “вакыт та. көч тә. акча да корал ясарга һәм сугышларга китә, ә юньле тормыш корырга калмый".
Мәкалә авторы, үзенең куанычын яшереп тормыйча, укучыларны тирән уйландырырлык әсәр язган өчен, язучыга рәхмәт сүзләрен кызганмый.
Ф Сафин исә. әсәрнең бүгенге көн романнарына куелган таләпләргә нигезләнеп язылганын искәртеп, андагы бәхет эзләү мотивының фәлсәфи яссылыкта тасвирлануын билгели: “Әйе. язучының татар халкын бик бәхетле итеп күрәсе килә, аны төрле тормышчан, әмма әдәби кануннар җирлегендә туган ситуацияләргә куеп карый ' (Хыянәтсез иҗат. Иҗат портретына штрихлар // “Казан утлары". 2001 ел. № 6)
Д Заһидуллина үзенең күләмле мәкаләсендә. "Хыянәт" романы белән беррәттән. “Ишелеп төшкән бәхет" әсәренә дә анализ ясый. Соңгысында автор милли тормыш картинасының хәзерге чынбарлыкта тасвирлануын һәм бу миллилек әсәрнен төп сюжет сызыгында ук күренүен билгеләп үтә. Галимә романны милли реализм үрнәге буларак тикшерә, шуна күрә беренче чиратта татарларга каршы алып барылган геноцид сәясәтенә, хакимият һәм шәхес каршылыгына, обрахтарнын миллилегенә игътибар итә.
Әсәрдәге төп фикерне Д. Заһидуллина фәлсәфи катлам белән бәйләп анлата. “Һәр кеше киләчәктәгеләр алдында җаваплы, үткән буыннар, аталар хатасы-ялгышы бүгенгеләргә бәхетсезлек булып «ишелеп төшә*, бүгенгеләр ялгышы киләчәктә кайтаваз булып янгыраячак." (Милли реализм юлыннан // “Казан утлары". 2003
ел, № 6)
Ф Латыйфинын тагын бер мәшһүр һәм күп яктан уникаль әсәре—“Бәйсез этләрне атарга" роман-нәсере беренче тапкыр 2000нче ел ахырында “Казан утлары" сәхифәләрендә дөнья күрә (2000 ел. № 12). Соңрак бу әсәр. “Ишелеп төшкән бәхет" романы кебек, язучының сайланма әсәрләр җыентыгына да кертелә, ике графикада
аерым китап буларак та басыла.
Әдипнен башка әсәрләре кебек, әлеге ижат жимеше дә укучылар һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарыннан читтә калмый Аерым алганда. Ф Сафин үзенен мәкаләсендә “Бәйсез этләрне атарга” әсәренен ин беренче чиратта Мәһдиевчә жор теленә, нечкә лиризмына, халыкчан фәлсәфәсенә игътибар итә, зур булмаган әсәрдә дә "чорнын бөтен катлаулылыгын. каршылыгын, гади кешеләрнең күнел байлыгын, түрә кыяфәтле бәндәләрнең жайсыхзыгын аңнарга үтеп керерлек итеп” тасвирлый алганына зур бәя бирә.
Әлеге әсәр А. Гыйләжевны да битараф калдырмый. Күренекле әдип үзенен әсәрне әлегә ин тирән анализлаган мәкаләсендә татар теленен чисталыгы һәм язмышы өчен көенә, классик язучылары югала барган татар әдәбиятының киләчәге өчен борчыла. Ләкин Ф. Латыйфинын әсәрләре һәм. аерым алганда, “Бәйсез этләрне атарга" романы анда бик унай тәэсир калдыра һәм яшь татар әдипләренә карата өмет уята. Сугыштан соңгы авыр еллар темасына күп кенә әсәрләр язылган булса да, Ф Латыйфи, А. Гыйләжев фикеренчә, мәсьәләне татар балалары турында, татар авылы тормышы мисалларында хәл итүе белән татар әдәбиятына яңалык кертә алган.
Әдип төп герой Хариснын, аңлы бала булганга, һәрчак нәрсәдер эхтәнүен. бәхетсез һәм кимсетелгән нәселнен бер нәни генә вәкиле буларак сурәтләнүен искәртә. Әсәрдә тасвирланган мәктәп күренешләренә, укытучы обрахзарына Аяз ага аеруча зур игътибар бирә: "Совет мәктәбе кануннары сизгер һәм тапкыр малайны изеп, таптап, анын хаклыкны анлау дәрәжәсен, сәләтен имгәтеп, аны коммунистик кысаларга көчләп тыгарга омтылалар.” Шулай ук Ф Латыйфинын гаилә, балалар тәрбиясе мәсьәләсендә саран штрихлар белән бик күп мәгънәләрне әйтә алуы да автор игътибарыннан читтә калмый.
Романдагы төп конфликтка тукталып, автор авылнын тере җанлы малайларына милиционерның—совет власте канаты астында пешеп чыккан кара көчнен—каршы куелуын күрсәтә, әсәрнең милиционер белән Харис мөнәсәбәтләренә багышланган сәхифәләре зур тәэсир көченә ия дип саный.
Аяз ага фикеренчә, “Бәйсез этләрне атарга” кебек чын милли рухлы әсәрләр безгә бик кирәк, чөнки ул татар кызлары һәм егетләрен "акны карадан аерып, әби-бабаларыбыз мен еллар буена салган якты сукмаклардан тайпылмаска” өйрәтә (Өметләр уята торган әсәр // “Казан утлары", 2001 ел, № 12.)
Д. Заһидуллина үзенен мәкаләсендә "Бәйсез этләрне атарга” әсәренен төрле әзерлектәге укучыга атап язылганын, берничә әдәби катламны берләштергән үзенчәлекле, татар әдәбияты өчен яна күренеш икәнен билгели.
Мәкалә авторы әсәрдә шул чорнын ачлы-туклы көн итүче халык һәм гел башка тормыш шартларында яшәүче җитәкчеләргә аерып бирелгәнен ачыклый. Әсәрнен исеменә чыгарылган «Бәйсез этләрне агарга!» дигән гыйбарәгә игътибар итеп, газ и мә аны фәлсәфи-символик катлам аша болай аңлата: “Харис, авыл малайлары—бәйсез, хөр булып дөньяга килгәннәр, ләкин җәмгыятьтәге кануннар шул бәйсезлек белән көрәшә, хөр фикерлеләрне юк итә.” (Милли реализм юлыннан //"Казан утлары", 2003 ел, № 6).
Шулай итеп, Ф Латыйфинын "Ишелеп төшкән бәхет" һәм "Бәйсез этләрне атарга” романнары татар матбугатында билгеле бер резонанс тудырганнар, азарга карата төрле фикерләр әйтелгән. Ләкин тәнкыйтьчеләр бу әсәрләрне күбрәк идея-эстетик яки гомуми планда гына тикшергәннәр, ә авторның иҗатын җитди анализлаган монографик хезмәтләр әлегә язылмаган. Шуна күрә без алга таба әлеге ике романның образлар системасын тикшерү, әсәрләрнен үзәгенә куелган милләт язмышы проблемаларын ачыклау аша аларга тулырак әдәби анализ ясарга омтылырбыз.
Билгеле булганча, роман үзәгенә һәрвакыт катлаулы, каршылыклы характерга ия булган герой куела, җәмгыятьне күрсәтүче башка геройлар исә ана оппозициядә урнаштырыла Шулай итеп, романда персонажларның тотрыклы иерархиясе күзәтелә.
"Ишелеп төшкән бәхет” әсәрендә дә әдәби обрахзарны берничә төркемгә бүлеп була.
5*
131
Топ образлар әсәрнең сюжет, вакыйгалар катламын үз тирәсенә жыя, автор концепциясен тулы һәм төгәл белдерүгә хезмәт итә. Романдагы иң әһәмиятле герой- Сирнн Сабиров. Ул әсәрдә тулы характер буларак ачылган һәм Ф Латыйфиның башка әсәрләрендәге кайбер төп геройларга да охшаган (мәсәлән. “Ак-карага тимәскә” әсәрендәге Рәис Хаковка).
Д. Заһидуллина фикеренчә. “Сирин—теләсә нинди шартларда, заманда милли каһарман була алырлык егет ' Ул әсәрдә заман герое итеп сурәтләнә: хакыйкатьне бар нәрсәдән өстен куя. заман һәм жәмгыять таләпләренә яраклаша белми һәм моны теләми дә. үз асылына тугры кала. Шул ук вакытта Сирин үз чорында тормыштагы урынын таба алмый, башкалар тарафыннан якланмый һәм үз көчләрен милләт файдасына кулланудан мәхрүм була. Шуна күрә анын югалуы яки чит илгә китүе табигый нәтижә булып яңгырый һәм укучы күңелендә, бер яктан, канәгатьсезлек, икенче яктан, милләтнен хәленә ачыну хисләре уята.
Моннан ары. Сирин образы аша романда бәхет эзләү һәм инде ирешкән бәхетнең юкка чыгарылуы күрсәтелә. Гомумән, бәхетле булырга теләү һәм ана төрле юллар белән омтылу, чын тормыштагы кебек, барлык геройларга да хас. Ләкин аерма ана ирешү юлынын торле булуында гына. Мәсәлән. Сирин Асия белән бергә булырга омтылган кебек. Дамирнын да кызны үзенеке итәсе килә. Әмма икесе дә мона төрле юллар белән бара: Сирин кызны чын мәхәббәт хисе белән тартса. Дамир караңгы һәм астыртын юллар сайлый (көндәшен армиягә җибәртү, кызны куркыту һ. б.)
Әмиржан Акчурин исә үзенен бәхетен туган иленә кире кайтуда күрә һәм монын өчен бөтен юлларны сынап карый Хафиз Сабиров исә дүрт ел буе сугыш газапларын, вәхшәтен үз җилкәсендә күтәреп, туган җиренә кайту юлындагы бер киртәне алып ташлый: әманәт хатны юк итә һәм вәгъдәсен үтәми. Мөһаҗирләр язмышын җиңеләйтерлек изге гамәлне башкарудан курка.
Шунысы кызык: киләсе нәсел вәкиле Сирин дә Акчуриннардан ераклашу һәм читтә калуны сайлый. Ләкин бу баш тарту гел башка сәбәпләргә бәйле була: “Асиягә анын күләгәсе белән дә. хәтта сүздә дә хыянәт итәсе килми иде. Анын кеше язмышларына катнашырга хакы юк. Юк! Аны ул хокуктан, ул кодрәттән тайга урманнарында мәхрүм иттеләр. " Бу гамәл Сиринне үзенен кимчелеген анлаган һәм башкалар язмышын бозырга теләмәгән аскет, ялгызлыкта гына газап чигүне өстен күргән герой буларак та ача Шулай итеп төп герой бәхетенен җимерелүе бөтен милләт язмышынын ватылуы буларак төгәлләшә.
Роман тирән мәгънәгә ия булган һәм җитди вазыифа үтәгән ярдәмче һәм эпизодик образларга да бай. Билгеле булганча, алар төп геройларны һәрьяклап ачу һәм әсәрнен идеясен төгәлрәк җиткерү максаты белән кертелә.
Мәсәлән. Хәдичә апа мисалында шанлы, ләкин онытылып баручы татар халкы казанышлары гәүдәләндерелә. Кайчандыр төрле илләргә гастрольләргә йөреп, тулы заллар җыеп, үзенә каратып торган мәшһүр биюче хәзер гади квартирада студентларга бүлмә биреп, “гомер буе идән юып. яисә урам себереп акча тапкан хатыннар хәлендә яши ” Бу күренеш бер яктан кеше кыйммәтенең ничек тиз югалтылганын күрсәтсә, икенче яктан бу затларнын кече күңеллекләренә мәдхия булып янгырыи
Рифгать. Ильяс кебек образларның язмышлары тоталитар изү астына эләккән татар яшьләренең жыелма портретын тудыруга хезмәт итә. Сириннси авылдашы Рифгатьнең үз-үзенә кул салуы исә бу фажиганы тагы да тирәнрәк, тәэсирлерәк итә һәм укучыны тетрәндерә Аннан аермалы буларак, исеме гел бозылып әйтелгән Камәретдинов Ильяс үзенен калган гомерен файдалы үткәрә, дусты Сириннен кызын Дамир бәйләнүләреннән яклый. Ә Сирин, язмышы бозылганын андый торып, күнелсезлеккә бирешми, университетны тәмамлый һәм аспирантурага керә, математика белгече булырга жыена.
Аларга каршы торган военком (Дамирнын агасы), армиягә өндәгән капитан, татарларны мыскыл итәргә яраткан лейтенант Майорчук. ант биргәндә нотык сөйләгән полковник образлары исә системаның әмерен берсүзсез үтәүче тугры хезмәтчеләре рәвешендә сурәтләнә.
Мәрхәмәтле латыш табибы Янис образы әсәргә берничә фикер алып керә. Ин
элек бу персонаж аша мәрхәмәтле татар халкынын чит милләттәге ятим балаларны да авыр сугыш елларында тырышып тәрбияләүләре күрсәтелә. Шулай ук башка хәрби офицерлардан шәфкатьлелеге һәм анлаучанлыгы белән аерылып торган латыш Янис гали солдатларга якынрак. Үз күнелендә ташыган серне дә бу табиб якташы кебек тоелган Сирингә генә сөйли һәм егетнен күхчәрен ача. Анын ‘ Әгәр инде сон булмаса!” дигән куркыныч сүзләре Сиринне гомер буе эзәрлекләп иори.
Әсәрдәге башка персонажлар ла авторнын билгеле бер максатына буйсындырылалар Эитик, татар фронтовикларын Г Исхакыины кулга алу өчен Кытайга жибәрү. анын портретын атып төшерү күренешләренә тирән мәгънә салына; Чита өлкәсе прокурорының Әмирҗан хатына җавабы ул чорда да тоталитар системанын әле нык һәм чыдам булганын, аны җимерү бик авыр икәнен искәртә
Романдагы образларны берничә принцип буенча төркемләргә була;
1) Яшьләренә нисбәтле: өлкән һәм яшь буын
Биредә өлкән буын милли характер үзенчәлекләрен саклаучы катлам буларак гәүдәләнә. Хәдичә апа. Оркыя ханым образлары аеруча җылы һәм чын милли җанлы итеп тасвирланганнар. Аларнын сөйләшүләре дә татарнын элеккеге димче хатыннары телен хәтерләтә: “һич кенә дә мактанмыйча әйтәм. бу егет алтын баганадыр. Синсн дә зөбәрҗәтен бар икән. Киләчәктә, бәлки, кулыбызга зөбәрҗәт кашлы алтын йөзек кию хакында уйлашсак та комаучаламас иде. димәкче идем...";
— И әитәсен бармы. Хәдичәкәем Бөтен хыялыбыз Галияне үз кавемебез белән кавыштыру иде...”
Шулай ук Оркыя ханым образында бик озак “халык дошманьГнын хатыны булып яшәргә, бер илдән икенче илгә төрле авырлыклардан качып йөрергә мәҗбүр калган татар хатын-кызы гәүдәләндерелә. Ләкин туган туфракны сагыну хисе аны картлыгында да ташламый һәм ватанга кайтунын төрле юлларын эзләтә. Мона бәйле рәвештә хаксызга рәнҗетелгән һәм күп еллар үткәч тә аклану тапмаган, чит илләрдә яшәргә мәҗбүр ителгән барлык мөһажирләрнен халәте күрсәтелә Аеруча Әмирҗан Акчуриннын кулга алынуы һәм нахак гаепкә сигез ел лагерьларда газап чигүе тоталитар системанын асылын ачып бирә, репрессияләрдә харап ителгән меңләгән “халык дошманнарьГнын язмышы белән тәнгәлләштерелә
Сириннсн атасы Хафиз Сабиров образы аша язучы әсәрнен төп сюжет сызыкларыннан берсен алып бара һәм укучыны автор фикеренә китерә. Бу персонаж күбрәк татар милләтенен буйсынып яшәүгә бәйле аяныч халәтен һәм тоталитар системанын аерым кешеләрне изүенен никадәр көчле икәнен ачып сала.
Яшь буын исә романда ботенләй башка төрле сурәтләнә. Ачар арасына армиягә алынырга тиеш булмаса да, гаскәр хезмәтенең бөтен газапларын үз җилкәсендә татыган һәм якты киләчәген корбан иткән Сирин. Ичьяс. Рифгать, сокландыргыч, күз явын алырлык итеп сурәтләнгән Асия; Америкада үсеп тә. чын татар җанлы итеп тәрбияләнгән Илдар һәм Галия Акчуриннар; үз теләгәненә ирешү өчен бөтенесен юлыннан алып атырга әзер булган Дамир һ 6 керә
Аларны берәр нәрсә берләштерәме сон? Безнснчә, алар барысы да яшь булулары белән бер-берсенә охшаш. Аларны аерып торучы төп билге—милләткә мөнәсәбәт Бары Илдар авызыннан гына без татар милләтенен язмышына бәйле фикерләр ишетәбез. Башка яшьләрнең мөнәсәбәте исә аларнын эш-гамәлләрендә һәм язмышларында чагыла
2) Яшәү урынына карап Россиядә һәм Америкада яшәүче татарлар (Мөһаҗирләр)
Әсәрдәге образларны кин географик планда бирү язучыга төрле җирдә яшәүче татарларны» хәлен, тормышын чагыштырырга мөмкинлек бирә Шулай ук автор “Мөһаҗирләр ни өчен чит илләргә киткәннәр? Алар анда ничек яшиләр. 6әхетлеме'>" һ. б шундый сорауларга җавап та эзли.
Америка татарлары ин элек Казанның татар рухы кимегәненә ачынган Оркыя ханым, чит илләрдә яхшы белем алып, югары технологияләр белгеченә әверелгән Илдар һәм туган ягына кайтыр очен акланырга бар көче белән омтылган Әмирҗан (Акчуриннар нәселе); шулай ук татарларның бердәмлеген алгы планга куйган Рөстәм ага һәм “Американын төрле штатларына сибелгән татар хатын-кызлар таифәсенен
җаны" булган Гайшә ханым (Агишевлар) аша безнен күз алдыбызга килеп баса.
Җирле татарларның төп вазыйфасы—милләтебезгә каршы алып барылган геноцид сәясәтен ачып салу, ана бирешмәүгә әзерләү. Яшь егетләрнең язмышы гаскәрдә радиация алу аркасында җимерелсә. Асия, үз мәхәббәтен югалткач, Сирин белән Дамир арасындагы кискен каршы юлны сайлый: "Сирин белән аерылуны гаять тә авыр кичергән кыз бик озак кияүгә чыкмаган. Сонра анын тыныч, сабыр гына холыклы бер урыс егете белән кушылып, ярым татар, ярым урыс телле балалар үстереп ятуы турында ишетелде. " Бу юлларда авторның катнаш никахларга мөнәсәбәте дә ачык бирелә, урыслаштыру сәясәтенең нигезе дә ачыла.
Әсәрдә автор-хикәяләүче образы да бик әһәмиятле вазыйфа башкара. Ул милләтпәрвәр, милләт кайгысы белән яши һәм анын киләчәге турында уйлана торган итеп сурәтләнә. Хикәяләүче һәрвакыт төп геройга "ияреп йөри", үз бәясен әйтеп бара. Бу аерым бүлекләр башында аеруча нык сизелә. Мәсәлән, “Адәм баласы җайлашмый, ияләшми торган нәрсә юктыр, ахрысы" ; "Солдатның туймый торган ике әйбере бар. Берсе—йокы, икенчесе—ашау" кебек җөмләләрдә хикәяләүче гаскәр хезмәтенең авыр шартларына үзенең мөнәсәбәтен белдерә.
Моннан ары. хикәяләүче образының ахырда укучыга мөрәҗәгать итүе һәм роман вакыйгаларына кереп китүе сурәтләнгән хәлләрнең тормышчанлыгын арттыра, аларнын чыннан да булганына укучыны ышандыра, төп фәлсәфи фикерләрне җиткерергә булыша.
Шулай итеп, романдагы барлык образлар да төп герой тирәсендә җыелалар һәм үзәк конфликтка бик җиңел керерлек итеп тасвирланалар. Шул ук вакытта персонажларның милли мәсьәләгә мөнәсәбәте беренче планга чыгарыла, шуңа күрә образлар чын татар рухлы һәм татар исеме астына яшеренүче кешеләргә бүленәләр. Моның аркылы автор фикере укучыга төгәл һәм тәэсирле итеп җиткерелә.
“Бәйсез этләрне атарга" әсәренең образлар системасы “Ишелеп төшкән бәхет" романыннан шактый аерыла. Беренчедән роман-нәсердәге персонажлар, дөресрәге, сюжетка актив рәвештә катнашканнар саны аз. Икенчедән, геройларның характер буларак ачылу дәрәҗәсе дә кимрәк, сурәтләнгән тормыш юлы да чикләп алынган. Мона карамастан, роман-нәсердәге персонажлар җыелмасы төзек бер система хасил итәләр, һәм аларнын барысы да аерым игътибарга лаеклы.
Әсәрдәге барлык персонажларны да ин элек ике төркемгә аерырга була: балалар һәм өлкәннәр. Балаларның барысы да диярлек унай яктан гына сурәтләнсә, икенче төркемдәге персонажлар арасында тискәре геройларны да аерып алырга була (Миләүшә Әхмәтовна, явыз милиционер һ. б.)
Төп геройлар арасында характер буларак иң яхшы ачылганы—әле бишенче сыйныфны гына тәмамлаган Харис исемле малай. Әсәрдәге барлык хәлләр аның күзе аша. анын сүзләре, дөресрәге, аның ан агышы ярдәмендә сурәтләнә. Әсәрнең тәүге юлларыннан башлап, язучы берәм-берәм Харисның берсеннән-берсе гүзәл хыялларын ачып бара: зур шәһәрдә институт бетереп, авылга абруйлы кеше булып кайту һәм авылдашларын шаккатыру; Ләйлә белән бергә булу; көчек тәрбияләп үстерү; авыл эшләрен күпкә җиңеләйтерлек тачка ясау һ. б.
Болардан күренгәнчә, Харис үз яшьтәшләренә хас булган хыял-өметләр белән янып яши. аларнын чынга ашачагына ихластан ышана. Әмма аны әйләндереп алган кырыс чынбарлык, чорның тоталитар системасы хәгга үсмер баланың хыялларына да үсеп китәргә, иркенлек алырга мөмкинлек бирми. Мәсәлән, әлеге дәүләткә хезмәт иткән милиционер ул ясаган тачканың ин әһәмиятле детален тартып ала һәм нахак гаеп белән бикләп тота, ә Хариснын иң якын дустына әверелгән этен, үз куллары белән бәйләтгереп. күзе алдында бер гаепсезгә атып үтерә.
Нигездә самими, эчкерсез күңелле бу малай белән буйсындыруга корылган режим һәм ана буйсынып яшәгән тирәлек арасында каршылык барлыкка килә. Ин аянычлысы шул; бу конфликт Хариснын үз-үзен аңлый башлаганнан алып, билгесезлеккә кадәр дәвам итәчәк, ягъни әлеге мәнгелек коллизия хәл ителмәслек ситуация рәвешен ала. һәм шуна күрә әсәр кысаларында тәмамланмый кала.
Шундый катлаулы сынаулар аша узган кечкенә Харисның күңелен
исемле сыйныфташы да әсәрдә бик әһәмиятле роль уйный. Автор Лидияне малайнын күнелен аңлый алырлык һәм ярдәм итәрлек чын дус, ярдәмче һәм фикердәш буларак тасвирлый. Моннан ары, малай белән кыз арасындагы мәхәббәткә тартым җылы мөнәсәбәтләрнең тасвирлануы Хариснын үзенен карашларына тугры калачагына, кырыс чорнын тәэсиренә буйсынмаячагына ишарә итә. Сонгы фразага салынган оптимистик рух та моны ачык күрсәтә: "Ярый әле жир йөзендә Лилия бар'"
Әсәрдәге башка ярдәмче геройлар да Харис характерының асылына төшенергә һәм изүгә корылган системаны фаш итергә юл ачалар. Мәсәлән. Хариснын якын дусты Гыйльфан образы—әсәрдә бик уңышлы эшләнгән персонажлардан берсе. Сакау телле булып, “р” авазын әйтмәс өчен сүз байлыгын әллә нинди сирәк гыйбарәләр белән баетырга мәҗбүр булган малайның "күңеле әйбәт", үзе хәтта “алдаша да белми" Гыйльфан образы аша ике дус малайнын кызыклы һәм көлкеле, урыны белән тирән уйга салырлык һәм монсу да булган маҗаралары әсәргә ямь кертә. Әйтик, Миләүшә Әхмәтовнаны туган көне белән котлау, беренче һәм сонгы тапкыр сәхнәгә менеп жырлау, "Бата-калка абый”га барып кайту һ. б. бик күп вакыйгалар язучының юмор белән оста эш итүен, балалар тормышын һәм фикерләвен яхшы күзаллавын (Ф.Латыйфинын “Сәләт”не оештырып йөрүчеләрдән берсе булганын онытмыйк!) ачык күрсәтәләр
Өлкәннәр төркеменнән тискәре образлар, язучының максатына бәйле рәвештә, тулырак һәм тәэсирлерәк бирелгәннәр. Язучы Харис укыган мәктәпкә, анда эшләгән укытучыларга аеруча зур игътибар бирә, чөнки балаларның, ягъни яна нәселнен нинди тәрбия алуы милләтнең язмышында бик әһәмиятле роль уйный Аерым алганда, үз миллилеген саткан, урыс мәдәниятенең олылыгын балаларга дәрес саен “тукып торган” рус теле укытучысы Миләүшә Әхмәтовна образы Харис тарафыннан кайта-кайта сурәтләнә. “Мин—бөек рус культурасы традицияләрендә тәрбияләнгән кеше. Миннән үрнәк алыгыз. . Шул тәрбиянең кайбер элементларын тырнак очы хәтле генә булса да сезгә йоктырырга телим,"—кебек сүзләре әлеге укытучынын кече милләтләрне чүпкә санаучы һәм юкка чыгаручы рус шовинизмының, сәясәтенең тугрылыклы хезмәтчесе икәнен күрсәтә. Һәр төрле ялган һәм мәжбүриләүне нечкә тойган Хариснын эчендә бу сүзләр "кирелеккә дә, кимсенүгә дә. рәнҗүгә һәм үртәлүгә дә охшаш хис” уята, ләкин малай мондый кечкенә яшендә дә аларны кычкырып әйтергә ярамаганын бик яхшы аңлый.
Икенче яктан караганда, Харисның күңелендәге милләте өчен кайгырту хисенең уянуына мәктәптәге тарих укытучысының, үзе дә татар була торып, татар балаларын Мамайны һәм татар-монголларны тар-мар итү белән рухландыруы һәм өлкән абыйсының үзе белгәнчә генә “тавык күкәе хәтле шеш” чыгарырлык итеп маңгаена чиртүе сәбәпче була. Моннан сон гына Харис "Без кемнәр сон? Нигә без иң изге урын дип санап йөргән йортта—мәктәптә—безне үз авызыбыз белән үзебезне үк сүгәргә өйрәтәләр ’ Үскәч бездән кем чыгар?" кебек сораулар турында уйлана башлый, тормышның “үскән саен катлаулана" баруын тоя. ягъни рухи яктан олыгая бара.
Әсәрдә әлеге шовинист укытучыларга каршы куярлык бер генә образ сурәтләнә— татар теле укытучысы Жәүһәрия Шакировна Мәктәп программасындагы рус теле дәресендә балалар үзләренең "гадел, бәхетле, жинүчән һәм рәхәт илдә” яшәүләрен аңласалар, татар әдәбиятында тоташ ачлык, хәерчелек, күз яше. сыктау булып, Харис эчендә тагын бер кат кимсенү хисе уятса да, балаларның ин көтеп алган дәресе—татар теле Чөнки Жәүһәрия Шакировна “үзе кыланчык түгел, үзе гади, үзенең белмәгән нәрсәсе юк." Ул балаларны дөнья әдәбиятының җәүһәрләре белән таныштыра, аларнын хыялларын үстерә Әлеге деталь аша автор укучының игътибарын янә тагар мәдәниятенә юнәлтә, балаларга өйрәтерлек татар әдәбиятының классик үрнәкләре мәктәп бусагасыннан үтә алмаганына ишарә итә.
Барлык бу сәбәпләргә карамастан, рус һәм татар теле дәресләре, укытучылары арасындагы каршылыкта балалар өчен үз милләтенең теле өстен чыга Монын аркылы тагын бер тапкыр авторның татар теле язмышына булган өметләренең җитди булганы сизелә.
Хариснын әти-әнисе дә әсәрдә мөһим урында торалар Морза нәселеннән.
мулла гаиләсеннән булган өчен генә авылдан-авылга күчеп йөрергә, тиеннәр өчен үз-үзләрен бетергәнче эшләргә, үз фикерләрен төн уртасында гына әйтергә мәжбүр булган Хатыйп белән Хөррия образлары тоталитар системаның мәгънәсез һәм мәрхәмәтсез кануннарын ачып бирергә ярдәм итәләр. Аерым алганда, совет мәктәбен тәмамламаган кешене, үз эшен күпкә яхшырак белүенә карамастан, санга сукмау, иске татар мәдрәсәләренә кимсетеп карау, заемнар белән ин хәерче кешене дә кычкыртып талау, ат тизәген җыюны тыймаган җитәкчеләргә рәхмәт уку, “хәерче" авылдан шәһәргә качу һ. б. проблемалар әсәрдә Сәүбановлар гаиләсе аша тасвирлана.
Әсәрдәге тискәре геройлар арасында ин колоритлы һәм куе буяулар белән сурәтләнгән персонаж—исеме дә әйтелмәгән, шунын аша зур гомумиләштерүгә ия булган милиционер. Әлеге образ аркылы язучы безнен каршыбызга ике төп проблеманы калкытып куя: 1) Тоталитар системаның тугрылыклы хезмәтчесе буларак, әлеге “милиционер абый" психологик басым ясау, булмаган гаепне таныту өчен төрмә газаплары белән интектерү кебек рәхимсез методларны кечкенә балаларга карата да кулланудан тайчынмый. Монын аша автор укучының күз алдына бер гаепсезгә менләгән кешене юк иткән репрессия чорын китереп бастыра. 2) Үз балаларын коткарырга килгән әнисе аша әлеге явыз милиционерның үткәне, авыр сугыш елларында бу гаиләгә сыенып исән калган бала булганы ачыклана, яхшылыкка начарлык белән җавап бирү, изгелекне юкка санау мәсьләсе күтәрелә. Бу сыйфаты белән дә әлеге ситуация репрессия корбаннарын, үзләре корган система тәгәрмәче астына эләккән күп җитәкчеләрне һәм татар коммунистларын хәтерләтә.
Әсәрнең конфликты, ягъни вакыйгаларны хәрәкәткә китерүче каршылык милли нигезгә корылган. Һәрбер романга хас булганча, төп конфликт шәхес һәм җәмгыять (тирәлек, хөкүмәт) арасында оеша. Моннан ары. "Ишелеп төшкән бәхет" романы, милли реализм үрнәге буларак, милләт проблемаларын үзәккә куя. шуңа күрә әсәрдәге икенче әһәмиятле конфликтны бу юнәлештә эзләргә кирәк.
В Юныс фикеренчә. романдагы төп конфликт фәнни ачышларга омтылган, милли телен һәм мәдәниятен сакларга тырышкан чын татарлар белән үзенен түрәлеген һәм илдәге коллыкны саклаучы, милли хәзинәләрне таптаучы, татар исемен йөртүчеләр арасында урнаша.
Чынлап та, югарыда әйтелгәнчә, әсәрдәге образларны җиңел генә ике төркемгә аерып була. Шул ук вакытта романда Сирин белән тирәлек, хөкүмәт арасында каршылык булганы ачык сизелә. Аның сәбәбе билгеле: төп герой бу илдә тыныч һәм бәхетле яшәргә тели, ә система аны һәм аның кебек ирек сөючеләрне изәргә, буйсындырырга омтыла. Шунысы мөһим. Сирин—Дамир каршылыгы аша да гәүдәләнгән бу конфликтта торучыларның ике ягы да татар милләтеннән. Шуна күрә чын (милләт мәнфәгатьләре белән янучы) һәм ялган (милләт исеме астында яшеренеп яшәүче) татарларны аерып карау кирәк.
Димәк. Дамир. анын агасы военком. хәрби идарәчеләр һ. б. тоталитар система яки анын варислары образына җыеп бирелә. Әсәрдә аларга каршы тора алырлык бер генә каһарман—Сирин, ләкин аңа да үз көчләрен эшкә җигәргә ирек бирмиләр, шуңа күрә ул югалырга, чит илгә китәргә мәжбүр була.
Шулай итеп, романга хас булган типик конфликт (шәхес белән тирәлекнең каршылыгы) әлеге әсәрдә төп геройның җиңелүе, кешеләрне буйсындырып тотуга нигезләнгән системаның өстен чыгуы белән тәмамлана.
Моннан ары. Америкада үсеп, дөньякүләм зур белгеч булган Рөстәм Агишев һәм әтисенең ярдәме белән илнен явызлыгына күзе ачыла башлаган Илдар образы аша да авторның өмете зурдан икәне сизелә.
Персонажлар композициясенә килгәндә, әсәрдә бер-берсенә кискен каршы торган һәм игезәк дәрәҗәсендә якын геройлар да бар. Янәшә торган геройлар әсәрдәге чынбарлыкны ике дөньяга—чит ил һәм туган җиргә—бүлеп караганда шундук күзгә ташланалар. Бәхет эзләп тә туган җирендә тынычлык тапмаган Сирин Сабировка "йомырка кабыгын ватып чыккан”, яхшы карьера ясаган Илдар Акчурин янәшә куела. Алар икесе дә төгәл фән белгечләре, чын татар рухлы, кыю характерлы шәхесләр, киемнәре белән дә заманча кыяфәтле. Ләкин аларны кискен аерып торган
бер сыйфат аларнын мохитына бәйләп аңлатыла. “Сирин һәм Илдар язмышларының янәшәлеге фәлсәфи анланылу мөмкинлегенә ия." Чит илдә уңышка ирешкән Илдар образы аша автор татар милләтенең язмышы башка юлдан китәргә мөмкин булганын искәртә һәм Америка татарлары мисалында монын идеаль моделен төзи
Галия һәм Асия образларын да әсәрдә янәшә торучыларга кертергә була. Ләкин бу янәшәлек күбесенчә тышкы охшашлыкка, ерак туганлык мөнәсәбәтенә кайтып кала, чөнки Асиянен фаҗигале язмышы сурәтләгән сюжет сызыгы тәмамланган, кызнын характеры ачык бирелгән. Ә Галия татар гаиләсенен канаты астында үскән, киләчәккә ачык, саф кыз буларак кына тасвирлана, характеры ачылып бетми. Ләкин әлеге ике гүзәл кыз образлары аша да ике дөньяның капма-каршы торуы ачык күрсәтелгән.
Оркыя Акчурина белән Хәдичә апа. югарыда әйтелгәнчә, өлкән буын вәкилләрен гәүдәләндерәләр һәм бер дәрәжәдә үткәндә калган милли традицияләрне сагыну, хәтта юксыну кебек яңгырыйлар. Шул ук вакытта алар яшәү шартлары һәм тормыш дәрәжәсе белән, ягъни хәзерге хәлләре белән кискен аерылып торалар Элекке вакытта мәшһүр биюче булган Хәдичә апаның хәзерге тормышы Америкадагы Оркыя ханымның бай һәм бар яктан житеш хәятенә каршы куела. Алдагы пар геройлар кебек, монда да Америка татарларының тормышы идеаль вариант булып сурәтләнә.
Шулай итеп, романның төп композицион алымы дип каршылыклар аша сурәтләү алымын атарга була. Язучы төрле катламдагы һәм төрле яшьтәге персонажларны бер-берсе белән очраштырып, үзара чагыштырып, безгә ике тормыш моделен тирәнрәк ачуга ирешә, милли мәсьәләне ныграк ачып җибәрә.
"Бәйсез эзләрне атарга” романыңда сурәтләнгән дөнья композициясе шулай ук кызыклы алымнарга корылган. Алдагы әсәрдән аермалы буларак, монда сурәтләү һәм хикәяләү бер шәхес тарафыннан алып барыла, төп сюжет сызыгы да шуңа күрә берәү генә. Мондагы төп конфликт, югарыда әйтелгәнчә, төп герой Харис белән тирәлек арасында урнаша. Тоталитар системаның вәкилләре буларак Миләүшә Әхмәтовна. явыз милиционер һ. б. персонажлар күрсәтелә. Аларнын сайлануы да очраклы түгел: белем бирергә тиеш булган укытучы да. җәмгыять вәкилләрен начарлыктан сакларга тиеш булган милиция хезмәткәре дә малайга каршы куела. Бу очракта һәр вакыт таянырлык дуслары, авыр хәлдән коткарырлык һәм хәленә керә алырлык әти-әнисе. хәзта хуҗасын бер караштан аңлаган эт тә зур әһәмияткә ия була башлый. Монын аркылы әсәрнең конфликты кискенләштерелә. проблемасы тирәнәя, авторның фикере төгәлләшә.
Әсәрнең персонажлар композициясе, шулай итеп. Харис яклы һәм ана каршы торган ике төркем рәвешендә бирелә. Бу бүленешнен нигезендә төп геройга булган мөнәсәбәт кенә түгел, ә әйләнә-тирәгә, хөкүмәткә караш, үз-үзен булып каза белү һ. б. критерийлар да ята
Тоташ хикәяләүдән баш тарткан, тормышны күренешләргә таркатып сурәтләүгә корылган, төп сюжет өчен бик әһәмиятле булмаган вакыйга-хикәятләргә һәм хронологик күчешләргә бай булганга. "Бәйсез этләрне атарга әсәрендә төп композицион принцип буларак монтаж, ягъни янәшә килүче образлар, өлешләр ярдәмендә яңа мәгънә ачу алымы кулланыла.
Ф. Латыйфи үзенең ижаты белән татар романнарының яна мөмкинлекләрен ачуга һәм аларны яна алымнар белән баетуга зур өлеш керткән “Ишелеп төшкән бәхет” һәм “Бәйсез этләрне атарга" романнары-идея-тематик, композицион һәм стилистик яктан бик оста язылган әсәрләр Үзара чагыштыру алымы белән алар арасында сурәтләү чараларын һәм тел-сөйләм үзенчәлекләрен куллануда түбәндәге аермалы яклар табылды
1) “Бәйсез этләрне атарга" романында образлар системасы җыйнаграк персонажларның характер буларак ачылу дәрәжәсе йомшаграк.
2) текст төзелеше ягыннан "Ишелеп төшкән бәхет" романы симметрик яктан яхшырак оешкан, хикәяләү ретроспектив хронотопка корылган.
3) "Ишелеп төшкән бәхег" романының сюжет сызыклары катлаулырак төзелгән.
вакыйгалар да төрле персонажлар аша тасвирлана. Икенче әсәрдә исә тирә-яктагы хәлләр Харис исеменнән генә сөйләнә, аның ан агышы рәвешендә бирелә, шуңа күрә башка геройларга бирелгән бәя дә кечкенә баланың субъектив мөнәсәбәте кебек тәкъдим ителә;
4) “Ишелеп төшкән бәхет" романында, төрле яктан аерылып торган образларны сурәтләү өчен, каршылыклар аша сурәтләү алымы кулланылса. “Бәйсез этләрне атарга" романы монтаж принцибына нигезләнә;
5) хронотопнын бирелеше дә ике әсәрдә аерыла: "Ишелеп төшкән бәхет" романында вакыт һәм урын кин масштабта бирелә, ә роман-нәсердә, киресенчә, бер көн эчендә бер авылда барган вакыйгалар зур гомумиләштерү көченә ия;
6) "Бәйсез этләрне атарга" романында төп сурәтләү чарасы буларак көлүнең төрле формалары тәкъдим ителә, башка троплар да күбесенчә ирония һәм сарказмны көчәйтү өчен хезмәт итәләр.
Шул ук вакытта ике романны үзара берләштереп торган уртак якларның да күп булуы ачыкланды. Мәсәлән:
1) төп герой итеп роман өчен типик булган тирә-юньгә каршы торучы көрәшче образының сайлануы; моннан чыгып, төп конфликтның да ике әсәр өчен охшаш булуы; моннан ары. ике роман образлары арасында игезәкләр һәм үзара күчешкән моментлар да күзәтелә (Харис -» Сириннең балачагы, Лилия -» Асия. Гыйльфан -» Рифгать яки Ильяс Һ.6.);
2) тискәре образларны дәүләткә, системага хезмәт итүче кешеләр рәвешеңдә тасвирлау (военком. милиционер, укьггучы һ. б.);
3) автор-хикәяләүченең зур рольгә ия булуы;
4) интертекстуальлек алымының иркен кулланылуы һ. б.
Татар милләтенең аянычлы хәле һәм киләчәге Ф. Латыйфиның һәр әсәрендә теге яки бу күләмдә чагылган ин әһәмиятле мәсьәләләрдән берсе булып тора. Ләкин мондый масштаблы проблемаларны күтәрү һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтү өчен иң кулай жанр, әлбәттә, роман булып кала. Шуна күрә язучынын "Хыянәт". "Ишелеп төшкән бәхет". "Бәйсез этләрне атарга" романнары, милләтебез өчен һәрчак актуаль булган мәсьәләләрне калкытуы, милли рухны саф һәм сыгылмалы татар телендә бәян итүе өчен, милли реализм үрнәкләре буларак тикшерүне таләп итәләр.
Мәсәлән. "Ишелеп төшкән бәхет" романы татар нәселенә карата альт барылган, милләтнен тамырына балта чабырга омтылган геноцид сәясәтен фаш итә. бер татар егетенен язмышын сурәтләү аша тулаем милләткә кагылган фажигане ачып сала.
Милли мәсьәләләр ягыннан караганда, әсәрдә берничә тапкыр кабатланган Г. Исхакый образы аеруча зур игътибарга лаек. XX гасыр башында безнең илдә, аннан чит жирләрдә татар зыялыларының юлбашчысын, күренекле мәгърифәтче һәм язучыны майор Гыймаев татар солдатларына "карагруһ милләтчеләрнең атаманы", "совет властеның кара дошманы", “үтә хәйләкәр, мәкерле... шпион, корткыч" буларак таныта, аны кулга алган кешегә орден вәгъдә итә. Мондый танытудан сон Чәнчүннен татар мәдрәсәсендә Исхакый сурәтен атып төшергән рус солдатының гаебе дә зур булып күренми. Тоталитар системаның тагын татарны татарның үз кулы белән бетерергә теләгәненә төшенгән Хафиз да СМЕРШка каршы күтәрелеп бер сүз әйтә алмый. Акчуриннардан алган әманәт хатын да шундук юк итә. Әлеге вакыйгалар һәм. гомумән. Хафиз образы аша романда тарихны бозып күрсәтү аркылы илдә үткәрелгән татарларның үз горурлыгын һәм миллилеген оныттыру сәясәте дә ачык күрсәтелә.
Моннан ары. татар солдатларын бик тырышып Исхакыйга каршы куйган шул ук майор Гыймаев баш военком Вазыйфасында да әлеге сәясәтнең дәвамчысы буларак сурәтләнә. Анын тырышлыгы белән татарнын бик күп асыл егетләре, милләтнен киләчәге, ракета гаскәрләрендә көчле нурланыш алып, яшьли тормыштан киткән. Әлеге фикерне автор-хикәяләүче прологта, әсәрнен язылу максатын аңлатканда ачыктан-ачык әйтеп бирә "Мин мөһажирлектәге каһарман милләттәшләребезгә һәм сугыш елларында туган, яшьлекләре бөреләнеп килгәндә ракета гаскәрләренең касәфәтен күргән, вакытсыз вафат булган йөзләрчә татар егетләренә һичьюгы сүздән
Һәйкәл куюны максат иттем.”
“Бәйсез этләрне атарга” роман-нәсере үз чиратында хөр шәхес белән тоталитар система арасындагы конфликтнын инде балачактан ук башланганын, ләкин, барыбер, хыялларына тугры калган шәхесләрне сындыра алмаячагын күрсәтә.
Алдагы романдагы мотивлар бу әсәрдә дә дәвам иттерелә һәм үстерелә. Аерым алганда, татарлыгыннан качу өчен балаларны үз исемен урысчалатып әйттерергә тырышкан, урыс офицерына кияүгә чыгып, башка милләткә жан көчләре белән хезмәт иткән Миләүшә Әхмәтовна образы да, яхшылыкка начарлык белән жавап бирүче милиционер образы да урыс шовинизмынын ярдәмчеләре рәвешендә сурәтләнәләр.
Хариснын тарих дәресеннән хисләнеп кайтуы һәм маңгаендагы шешне тотып уйлану вакыйгалары аша тарихны бозып күрсәтү проблемасы әлеге романда башка ягы белән ачылып китә, татар балаларының инде мәктәптә үк үз милләтенә каршы тәрбияләнә башлавы фаш ителә.
Шулай итеп, Ф. Латыйфинын һәрбер әсәре, аеруча әлеге ике романы, татар милләтенең язмышы турында борчылу һәм киләчәге өчен кайгырту хисләре белән сугарылган. Татарларга каршы алып барылган мәкерле сәясәтләрне фаш итеп, язучы укучыларны, аеруча яшьләрне аңлы булырга, бу хәйләләргә бирешмәскә, татар телен һәм мәдәниятен үстерү аша милләт рухын сакларга чакыра Җитлеккән егет яшендәге Сирин һәм балалыктан чыкмаган Харис образларын автор безгә билгеле бер дәрәжәдә үрнәк буларак та итеп сурәтли, аларнын фикер һәм язмышларыннан гыйбрәт алырга да тәкъдим итә.
Татар әдәбиятында роман жанрының тамырлары тирән, нәзари яктан да ул шактый өйрәнелгән Ф Латыйфи кебек сәләтле прозаикларыбызнын ижатын күздә тотып, татар романнарының киләчәге дә бик өметле дип фаразлый атабыз. Дөнья әдәбияты казанышларын ижади файдаланып, шул ук вакытта милли традицияләрдән дә читләшмичә, татар романы бик зур биеклеккә күтәрелергә мөмкин Ә роман жанрының үсеше, билгеле булганча, гомумән әдәбиятның үсешен билгели.