Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЫЗГАН БОДАЙ ИСЕ


" Инсан бабайларга лотерея уенында җиңел машина чыккан иде. Әмма
Инсан бабай аны өйләренә алып кайтмады.
- Иптәш Сталинның үзенә бүләк итәм мин ул машинаны. Аякларын
талдырып җәяү йөрмәсен,машинага гына утырып йөрсен!—дигән ул бу хәлдән
бик аптыраган
кешеләргә.
Инсан бабай—басу каравылчысы. Аз гына шикле әйбер күрде исә, аның
чепи күзләре дәү булып ачыла,борын аслары ялтырап китә,ул нечкә.ниндидер
рәнҗүле тавышы белән кычкыра башлый...
Без әниләр янына менеп җиткәч,алар беразга уракларын куеп,эшләрен
туктатып торалар. Басуда икенче хәрәкәт башлана. Әниләр безне юл
читенә,сакка бастырып куялар. Үзләре үлән арасыннан, яшергән урыннан зур
таба тартып алалар да, шул таба өстенә тук башакларны уалар. Аннары коры
камылдан учак тергезеп җибәрәләр, бодайлы табаны ут өстенә куялар. Бу
гамәлләр бар да тиз-тиз,ялт та йолт кына эшләнә. Алла сакласын,Инсан бабай
килеп җитә күрмәсен!
Менә берзаман басулар өстенә искитмәле тәмле,авыздан сулар китерә
торган, шулкадәрле хуш кызган бодай исе тарала...
Кайчак, әле бу ис беткәнче үк, Инсан бабай да килеп җитә. Ул эшнең нидә
икәнен сизенә, күрәсең, асты юеш борынын күтәреп иснәнә, таягы белән камыл
араларын кармалый,табаны эзли инде. Ләкин безнең әниләр ул мәрхәмәтле
ризык савытын бу җөдәгән карт табарлык итеп кенә яшерәме соң?.."