КӨЗГЕ САРЫ ЯФРАКЛАР
МЕДИТАЦИЯЛӘР
Көзге сары яфраклар талгын гына чайкалып суынып барган җир өстенә килеп төшәләр һәм гүяки тын гына көрсенеп куялар... Җирдән китәр вакытым җиткәнне табигать миңа әнә шулай хәбәр итә сыман.
Әй монлы сары яфраклар! Соңгы көземнең хатирәсе булып җырларымда калса иде тын сагышлы моңыгыз!
Иртәләрен гүя кемдер күзгә күренмәгән гаҗәеп инструментның кылларын чиртә һәм дөнья илаһи бер моңга күмелә... Шулай чыңлый миндә яшәү музыкасы.
Дөнья үзенең бөек өнсезлегендә моңарчы ишетелмәгән гаҗәеп җырларны саклый.
Йөзьяшәр агачлар шомлы шаулаган бу көзге кичтә мнн табигатьнең тиңсез кодрәте турында уйлыйм һәм хәйран калам.
Без инде бик ерак киттек тәүкараңгылыктан һәм үзебезнең балчык яратылыштан.
***
Бу моңсу сары көздә кайчандыр мин сөйгән йәә мине сөйгән хатын-кызлар төшемә керә: йөзләрендә өнсез үпкә.
Әнә шулай үкенечле һәм сагышлы сөюләрем искә төшеп газаплый мине.
Тынып калган кичке җир өстенә сиздермичә эңгер төшкән сыман, инде минем җаныма көзге тынлык иңә башлады.
Зәңгәр эңгер сарган бу монсу көзге кич— бер кая да илтмәгән юлдан ялгыз гына атлаган тол хатынга охшый.
Мин аның авыр адымнарын ишетәм кебек.
Әй көзге урман буйларының ялгыз күкесе: кайсыбызның икән сагыш көчлерәк?
Яшәү—өзлексез бер могҗиза. Бу могҗизага
безнең, кагылыш та бар.
һәм без моңа өзлексез таң калабыз.
Күңеле белән кеше гомер буе бала булып кала: сораулар бирә һәм гаҗәпләнә.
Яшәү сере алдында шаулы туй корабыз, үлем сере алдында каушап тын торабыз.
Хәтерли микән калдырып киткән ярларын— ашыгып аккан елга сулары?
Ишетмәгән, күрмәгән һәм уйлый белмәгән җансыз күләгә генә безнең тугры юлдаш, безнең белән янәшә атлый гомер буе.
Ярый әле, өнсез, тын яткан авыр ташлар кешеләр арасында үч-кинә барын белми!
Кешенең идеалы ни кадәрле югары булса, шул кадәрле ярсыбрак чәңгелдиләр капка астыннан көнчел көчекләр.
Уйнар сазымның ике кылы шартлап өзелде, калган бердәнбер кылы сагыш көйләрен генә көйли.
Йөрәгем, сөюеңне беркемнән дә яшермә, ул бит бөтен галәм өчен!
Яшәү быргыларының тантаналы авазларына бирелеп, без үлем чаңнарының дәһшәтле чыңлавына колак салмыйбыз.
Җирдә Ана гына Алланың бөек вазифасын үз өстенә алган—кеше тудыра.
Изге китабыбыз Коръән Кәримдә әйтелгәнчә, Оҗмах аналарның аяк астында ята.
Күпме генә тапталса да, түбәндә, безнең табаннар астыңда кимсетелеп ятса да,— Җир ул барыбер бөек!
Юлчы, тукта, кара: могҗиза түгелмени табаннарың астында җәелеп яткан гади бу үлән?
Мәңгелекнең, бөеклеге алдында бу дөньяның, ыгы-зыгылары тузан бөртеге кебек кенә.
Мең еллар тәҗрибәсе шуны сөйли.
II
Вакыт сулары белән агып киткән гасырлар, бөек төрки дәүләтләр, мәшһүр каганнар, данлы яубәкләренең тарихта күрелмәгән тиңсез батырлыклары турында уйлыйм да ачынам: без барысын да онытканбыз!
Үткәннәрнең үз сүзләре булган, бүгенге көннең дә үз сүзләре бар.
Мин исә киләчәкнең сүзләрен эзлим.
Дөньяга башлангыч биргән илаһи тәү сүз хәзер дөнья белән сату итүчеләр базарында вак акча урынына йөри!
һәр хакимият җимерелмәс ныгытмалар төзи һәм иң элек—үз халкына каршы...
Күрдек: тиран меңнәрчә җаннарны кыя да, шул ук санда үзенә һәйкәл куйдыра.
Җиңелгән золым үлә, ә җиңелгән яхшылык чигенә генә.
Иң яхшы хакимият—балалар күз яшеннән башка бернинди дә яшь түгелмәгән хакимият.
Кем яшь түгә, ә кем төкерә янгын көленә!
Хәтта күк патшасы алла улын да, башына тигәнәк таҗ кидереп, хачка мендерәләр!
Онытылган ялгыз юл өстендә тынлык кошы канат җәйгән.
Кеше, чү, шаулама, сине агачлар, үләннәр тыңлап тора!
Әй сагышлы хатын! Сагышыңны алтын йөзек итеп, бармагыңа ки—
син ялгызлык белән никахка кердең бүген!
Кичләрен чал дала бик борынгы бер телдә онытылган дастаннарның юлларын көйли, тик без бу телне аңламыйбыз инде.
Үлем түшәгендә ятканнар белән балалар гына дөреслекне әйтергә курыкмый.
Ярсу вакыт агымы берчә болганчык, кара, берчә кан-кызыл.
Бу төсләргә аны безнең гамәлләр буйый.
Туган туганга каршы корал күтәргән чакта ике як та җиңелә.
Бүген төнлә, тулган ай калыккач, агачлар көчле шаулады һәм дөньяның олы йөрәге шом белән типте.
Нинди бәла килерен сизде икән табигать?
Мин үземдә бихисап олы дөньяларны йөртәм— бер-берсенә охшаган һәм охшамаган, яшәгән һәм һәлак булган дөньяларны.
Җирдә вакытлы кунаклар, без ни эшлибез
табигатьнең изге храмында—
дога кылабызмы, нәҗеслек эшлибезме?
Томан—иртәнге җирнең ефәк туй чыбылдыгы, аның ышыгында җир яшь кәләш шикелле сөйгәне кояшны каршыларга әзерләнә.
Бу төн—ал тәхеттә утырган борынгы Мисыр патшабикәсенә охшый: түшендә йолдызлар сәйләне, маңгаенда тулган ай түгәрәге.
***
Агачлардан сары яфраклар коела тын 1ына.
Алар үз җырларын җырладылар инде.
1994