Логотип Казан Утлары
Публицистика

Котлыйбыз!


Хәбир Ибраһимга 50 яшь
Үзенең әдәби эшчәнлеген театр-сәнгать өлкәсенә хезмәт иту белән башлап
җибәргән Хәбир Ибраһим—бүгенге көндә инде танылган драматург
1958 елнын 19 ноябрендә Апае районының Борнаш
авылында туган егет 1976 елда әлеге авылнын урта
мәктәбен тәмамлап. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать
университетына укырга керә 1980 елда аны
тәмамлаганнан
сон Апае мәдәният йортына эшкә кайта, методист булып
эшли, район халык театрында уйный, үзе дә яшьләр
театры
оештыра. Театр дөньясы, сәхнә белән якыннан аралашу,
кызыксыну, әлбәттә, анын киләчәктә драматург булып
китүенә йогынты ясамый калмагандыр Әдәби мөхиткә
тагын да ныграк үтеп керү, иҗатын камилләштерә төшү
нияте белән ул 1986 елда Казанга килә,
профсоюзларның
союзара үзешчән сәнгать йортында методист, сонрак
Казан
телевидениесендә. Татарстан китап нәшриятында бүлек
редакторы вазифаларын башкара, төрле
газета-журналларда
корреспондент булып эшли Телевидениедә эшләгән чорында анын пьесалары
буенча төшерелгән күп кенә телеспектакльләр куела.
1993 елла Әлмәт татар дәүләт драма театры анын ялгыз авыру карчык
фаҗигасен
тасвирлаган “Артык гомер" (режиссеры 3 Туишева). 1997 елда К Тинчурин
исемендәге тагар дәүләт драма һәм комедия театры “Бәхетле килен”
(режиссеры
3. Харис) комедиясен сәхнәләштерә. Шулай ук Түбән Кама. Минзәлә.
Эстәрлегамак
башкорт дәүләт театрында. Оренбург татар дәүләт драма театрларында да бик
күп
әсәрләре куела.
2002 елда Казан телевидениесе төшергән өч серияле “Ялгыз тәкәрлек"
фильмын
да тамашачылар яратып кабул итте
X. Ибраһим—“Татар пьесасы" (1988), 'Яна татар пьесасы" (ике мәртәбә)
бәйгеләре лауреаты. Ул әдәбиятның башка жанрларында да ижат итә
Шигырьләрен,
проза, сатира, драма әсәрләрен туплаган өч китап авторы "Аһән" (2001).
"Йокыга
талган гүзәл" (2002). “Газиз ярым" (2006) 1994 елдан Язучылар берлеге
әгъзасы
Авторның иҗаты әдәби җәмәгатьчелек игътибарыннан да читтә калмый
“Хәбир Ибраһим, безнен чордагы яшь шагыйрьләрнең байтагы сыман,
яңгыравыклы һәм көчле тавышлы сүзләргә мөкиббән китми Аның өчен ии
мөһиме
эчкерсезлек, садәлек, хәтта гадилек. Әмма хисләрдә төгәллек, тирәнлек
Кешене,
укучыны ышандыра, җәлеп итә алу. Әсәрләрдән бик тә кешелекле, нечкә жан
сулышы бөркелә",—дип яза тәнкыйтьче Мансур Вәлнев анын “Аһәң" дип
аталган
шигырь китабына язылган кереш сүзендә
Хәбир Ибраһим иҗатына тормышчанлык хас. Лирик һәм сатирик ручга
язылган
повесть-хикәяләрендә ул тормышның тискәре якларын да чагылдыра.
Шигъриятендә
исә без анын шагыйрь буларак яши торган дөньясы белән таныша алабыз
Төнгә чыксач.
Төннәр чине яклый.
Сердәшләрем ачар,
кунагым Үз-ужчә бәхет
дау.чый-даулый.
Кама ачач кулга.
Уйларым.
Талгын гына җирдән
күтәрә дә Алып китә чине
еракка..
Хәбир Ибраһимны юбилее белән котлап, каләме, уйлары, иҗаты аны тагын
да югарырак биеклекләргә күтәрүен, исәнлек-саулык теләп калабыз