Логотип Казан Утлары
Роман

КОШ БУЛЫП ОЧАР ИДЕМ...


1
Ул җәйне Нәгыш тавы итәгендә җир җиләге сыдырылып уңган иде. Савытларын хуш исле жиләк белән тутыргач, малайлар чишмә читендәге яшел чирәм өстендә хәл алырга булды Хәл
алу дигәннәре дә шул—йөзтүбән ятып жиләк яфраклары, кыр чәчәкләре исеннән бертын хозурлангач та. мәтәлчек ата-ата уйнарга керештеләр, көрәштеләр һәм туйганчы аунадылар
Кояш кыздыра. Төш вакыты якынлашып килә икән инде Ерак түгел генә. Таулар авылы тарафыннан, көтүче чыбыркысы шартлаганы ишетелеп алды. Анарга җавап итеп, “нигә рәнжетәссн инде” дигәндәй, сузып-сузып кемнеңдер сыеры мөгрәп куйды
—Малайлар,—дип дәште шунда чалкан ятып карашларын галәмгә текәгән Рафаэль,—бу күк нигә шулай серле икән9 Зәп-зәнгәр Һәм шундый биек Монын бер-бер чите бармы икән? Булса, ул зәнгәр күкнен аргы тарафларында ниләр бар икән
—Тапкансын баш ватарлык нәрсә.—дип. ятып чишмәдән су эчкән җиреннән башын калкытты Фәрваз — Нәрсә булсын, йә Уфа. йә Казан дигән шәһәрдер инде Ерак булганга гына ул бит шулай зәнгәр булып күренә — Һәй надан Уфа белән Казан күктә була димени9' Минем абый әйтә, жир ул шар кебек икән Бөтен авыл һәм шәһәрләр шул шар өстендә урнашкан,—дип. күбәләк куып йөргән Нурулла кушылды сүзгә Авыл малайлары аны. үз итеп, Нурый дип кенә йөртәләр иде
—Әкият,—дип. өзде анын сүзен Фәрваз —Шар булса, анын аскы ягында нәрсә була инде синенчә9
— Һәр тарафында да кешеләр яши. дип әйтә минем абый Ул белә инде—ул җиденче класста укый Гел бишлегә генә Авыллар, шәһәрләр һәм елгалар, диңгезләр уратып алган икән ул Жир шарын Минем абый шулай дип әйтә, ул ялганламый, дөресен сөйли—ул бөтен нәрсәне белә
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ (1948) язучы, тзнкыйтьче һзч җзчз/ать эшле*.«•<»■ "Кенлри читчек кошы". "Сират кцпере". “Упиы таба встенда". 4 намың кашки Ш.1К.КГ" романнары һвм куп кенз новм тьлар. хикзяллр авторы Г. Тукай исечендз/е Дзучзт щкчши с лауреаты Мзскзудз яши
Иһаһайлап көлеп жибәрде Фәрваз.
—Абыен сина кызык итеп кенә сөйләгәндер аны, олылар сөйләгән бөтен әкияткә ышансаң... Шыттыра ул синен абыен. Үз башын белән уйлап кара. Сон ул авыллар һәм шәһәрләр шарның аскы ягында ничек асылынып торырга тиеш? Синен абыен сөйләде дип кенә булмый ул, тәк шту безнең башка да тай типмәгән. Кешеләрнең аяклары өстә, башлары аста була аламы? Соң, малайкай, син дигәнчә булса ул дингез-елгаларнын суы әллә кайчан түгелеп беткән булыр иде инде. Вәт тәк...—дип тә өстәп куйгач, тәмам күңеле булды аның.
Рафаэль аларнын сүзенә катышмады. Тынлап кына ятты. Бер уйласаң, икесе дә дөрес сөйли кебек. Жирнен шар кыяфәтендә булуы турында анын да ишеткәне бар барын, әмма бу калкулык һәм үзәннәрне шар өстендә итеп күз алдына китерүе кыен. Ул бит, әнә, тип тигез, әллә кая—офыкларга тикле сузылган... “Ничек ул шар өстендә кеше яши алсын икән, аны бит әле әйләнә дә дип әйтәләр! Сон алайса, гел нәрсәгәдер тотынып кына йөрергә кала түгелме сон? Кызуырак әйләнеп китсә, очып барып төшүен дә бар...”
Шуңа бу бәхәскә катышмауны кулайрак тапты ул. Аннан, Җир—ул әллә кайда түгел, аяк астында гына. Житәр вакыт, бераз үсә төшкәч ул әле аны үз аяклары белән дә йөреп чыга алачак. Шармы ул, түгелме—ачыкланыр... Ә менә зәңгәр күк... Аның серләрен, анда ниләр барлыгын күргән кеше бармы икән9. Шунда менсәң иде дә, үз күзләрен белән барысын күрсән иде ул.
Фәрваз белән Нурый күпме генә бәхәсләшеп тә Җирнең шармы-түгелме икәнлеген ачыклый алмадылар ул көнне. Өч дус, өч авылдаш, тамаклары ачыкканга түзә алмыйча, хуш исле җиләк тулы савытларын кулларына алып өйгә кайтырга чыктылар. Кайтыр юл ерак түгел, аларнын туган авылы—Яна Актау, әнә анда гына, Бәхтияр чокырының аргы ягында нарат һәм каен урманнарына елышып урнашкан.
Ара-тирә генә сүз алышып, әлсерәүдән башларын салындырып җиләктән кайтып килүче яланаяклы, такыр башлы бу өч малай шунда бөтенләй көтелмәгән бер вакыйгага тап булыр дип кем уйлаган. Сигез-тугыз яшьлек малайлар өчен генә түгел, үз заманы, ягъни 1936 елнын җәе өчен, бу якларда өлкәннәрнең дә төшенә кермәгән вакыйга иде ул.
Гел уйламаган җирдән, һавада очкан сабан тургае сайравын, үлән арасына качкан чикерткә авахпарын бүлеп, Нәгыш тавы аръягыннан гомер ишетелмәгән сәер бер гөрелте янгырый башламасынмы шунда. Ул башта тонык кына яңгырап ишетелде. Малайлар туктап калдылар. Җиләкләрен арба юлы читенә куеп сораулы карашларын бер-беренә текәделәр. Ә тавыш, тукталу кая, көчәйгәннән көчәя генә бара иде.
—Нинди тавыш бу?—дип, ачкан авызын ябарга онытып катып калган иде Фәрваз.
Анын дуслары да авызларын турсайтып җилкә сикертүдән башка чара тапмады.
—Белмим шул, Каранга дүрт тәгәрмәчле төтен чыгарып йөри торган тимер ат кайткан дип әйтәләр, шуның тавышымы әллә?
—Тимердән булса да, аттан андый тавыш чыга диме. Ат бит ул пошкыра гына, аннан ”пурт” итә.
Нуруллага кушылып, дәррәү бер көлешеп алдылар. Нурулла “пурт” шундый, ике уйлап тормый, әйтсә әйтә инде ул. Ә теге гөрелте туктамый анын саен көчәя бара.
—Ат түгел, ул трактор дип атала, наданнар,—дип, ачыклык кертте Фәрваз —Минем абый бит Каранга йөреп укый. Ул аны үз күзләре белән күргән, беләсегез килсә.
Ул арада, Нәгыш тау артыннан бер зур кара нәрсә атылып чыкмасынмы. Жир өстеннән түгел, югарыдан, һавадан очып килә тагы үзе Ә тавышы Тавышыннан колак томаланырлык. Малайлар, сүз берләшкәндәй, ин элек өчесе бер юлы башларын иделәр һәм шундук йөзтүбән жиргә капландылар.
—Бу шул, үзе, теге трактор дигәннәре. Ул әле оча да икән бит Абый анысын әйтмәгән иде,—дип, башын калкытты Фәрваз
—Әкиятеңне сөйләмә, тынынны кысып кына ят Монда үзен генә түгел, без барын онытма,- дип пышылдады Нурулла.—Бер-бер гыйфрит фәлән яки газраил булуы ихтимал монын, мәчет манарасын кисүчеләрне эзләп килә торгандыр әле. Әби әйткән иде аны..
Рафаэль ни дияргә дә белмәде, нәкъ өсләренә очып килгән тимер кошны күрүдән хәйран калып, чалкан борылып ятып күзәтә иде инде ул аны Үзе куркыта да, үзе гажәп хикмәтле дә күренеш Канатларын шул рәвешле кин жәеп очкан тилгәннәрне дә сулыш алмый сәгатьләр буе күзәтеп туймый торган иде ул. Ә бу бит кош түгел, ул шундый зур һәм шундый тавышлы. Өстәвенә шул тикле дә тиз оча тагы үзе. Ә канатлары селкенми дә, талпынмый да...
—Беттек, малайлар, туры безнен өскә килә бу,—дип чырыйлап кычкырып җибәрде шунда Нурый — Башны калкытмый качып кына ятасы булган да. кем белә бит аны.
—Юк-юк, без түгел, Яммәтгән килгән исерек мари зимагурлары кисте ул мәчетне,—дип мыгырданды Фәрваз үзалдына, һәм кулын болгап күрсәтергә кереште —Әнә, теге якта, урман артында ул авыл
Фәрвазны ишетмәгәндер ишетүен, ул тавышка ничек ишетәссн. Әмма кулын изәгәннән анлады булса кирәк, теге тимер кош, нәкъ аларга төбәп түбәнәя башлаган жиреннән, яман үкереп нналан күтәрелергә кереште.
Ниһаять, монарчы тын да алмый күзәтеп яткан Рафаэльгә дә жан керде.
— Малайлар, күрәсезме, анын эчендә кеше утырып бара икән бит. Әнә, ул безгә кул изи, елмая, сәлам юллый,—дип, яткан жиреннән сикереп торып басты ул. Һәм. дөньясын онытып, оча торган тимер кош артыннан йөгерергә кереште. Алдына-артына карамыйча урманга таба йөгерә иде ул. Буразнага абынып егылгач та тынычланмады, ук кебек атылып янадан торып йөгерде.
Тузанга багкан түшен кага-кага шулчак Нурулла да торып басты
— Малай, бу ычкынды ахыры,—дип дәште ул, башын ике учы белән каплап жиргә елышкан Фәрвазга төртеп.—Жанын чыктымы әллә, исән булсан тор. Ыштан төбен юешләнгән, әнә.
Нурулла шаяра, димәк хәлләр алай ук хөрти түгел Як-ягына карангалап алгач, ниһаять. Фәрваз да торырга жөрьәт итте:
— Рафаэльне әйтәм. коты ботына төште ахыры, дип уйлаган идем аны Менә сиңа кирәк булса, дәшми-тынмый ятгы-ятты да торып йөгерде диген, ә?.. Хафаза апа белән Миргалим абзыйга ничек анлагырбыз инде Малаегыз акылдан шашты, дип әйтеп булмый бит. нәрсә аиербез икән ’.
— Башынны катырма,—диде Нурулла, дөнья күргән кешегә охшарга тырышып һәм тач игеп юл читенә төкерде — Рафаэль югала торган малай түгел. Суда—батмый, утта—янмый ул. бик беләсен килсә.
Очкыч, үзе артыннан йөгергән Рафаэльне сәламләгән сыман, урманга житкәч тагы бер гапкыр чайкала төшеп нык кына төре.шәп алды да. Киндер күл. Таш күперләр өстеннән очып, Мулла чаты аша, Тугыз Кыз авылына таба китеп югалды
Рафаэль анын үзен югалтса да тавышы артыннан йөгерде Беренче таш күперне узды, икенчесен дә “эх” дигән арала артта калдырды Әлсерәү
һәм сулышына кабу белән хисаплашмастан, Мулла чатына ук барып жит язды. Әле тагы күпме кирәксә, шул кадәрле йөгергән булыр иде. имер канатлы кошны куып житү ихтималы булса һич туктамас иде. Әмма, ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, шул рәвешле үзе артыннан эз дә калдырмыйча китеп тә югалды ул хикмәтле нәрсә. Тора-бара тавышы да тынды. Йөрәк җилкенүен ничек тыярга белмәгән малай, башка чарасы калмагач, ике уйлап тормастан, каршысында торган ин биек агач—йөзьяшәр карт имән башына үрмәләп менеп китте, һәм ни арада имәннең ин югаргы ботагына менеп кунаклаганын да сизми калды. Тирә яктагы агачларның очлары гына түгел, әллә кайдагы буа һәм күлләр дә уч төбендәгедәй аермачык күренә иде аннан. Исе-акылы китеп сокланып карап торды ул һәр тарафка: нинди кинлек, нинди хозурлык, нинди манзара... Тик анын күңелен җилкендергән, җилкендереп үзе белән алып киткән әлеге дә баягы теге тылсымлы тимер канатлы кош кына юк. Күпме генә үрелеп-үрелеп ераклардан эзләсә дә офыкта ул аны тапмады, аңардан җилләр искән. Ул юк... Эзе дә юк, тавышы да.
Карт имәннең Мәсәлим бабасы маңгаендагы сырларны хәтерләткән ботагын кочаклап озак утырды ул шулай. Бик монсу һәм үкенечле хисләр биләп алган иде аны. Максатына ирешә алмаудан, әрнеп еларга иде исәбе башта, әмма күзләренә яшь килмәде. Шул мизгелдә кош булып очасы, канатларын җилпеп тагы да югарырак күтәреләсе һәм шул биеклектән туган авылын, анын әйләнә-тирәсен, урман һәм кырларын туйганчы бер күзәтәсе килде анын. Авылдашларына, әти-әнисенә, бергә уйнап йөргән малайларга һәм кызларга, теге тимер канатлы кошка утырып әле генә аларнын баш очыннан очып узган кеше сыман, кул болгап сәлам юллыйсы килде, һәм, әлбәттә, Фәрваз белән Нурый дустына да...
—Фәрва-а-аз. Ну-ры-ый...,— дип аваз салды ул шунда ботак өстеннән бераз калка төшеп.
—Син кайда-а?—дигән аваз ишетелде Кичү буасы тарафыннан. Фәрваз тавышы иде бу, андый әче тавыш башка берәүдә дә юк. Тавышы әче булса да, үзе әйбәт малай Фәрваз. Әнә ич, анын өчен борчылып оран сала урманга.
—Ра-фа-эль, дусты-ым...
Монысы инде Нурулла, ягъни Нурый тавышы. Төнлә йокыдан уятып сорасалар да таный инде ул бу тавышны. Нурый бит анын иң якын һәм ышанычлы дусты. Урманда ташлап өйгә кайтып китә торган малайлар түгел алар.
—Борчылмагыз, мин монда, имән башында,—дип җавап кайтарды ул.
Дуслары аны югалтудан борчыла торгандыр дип, кабалана-кабалана түбән төшәргә кереште шундук. Агач башына менү генә җинел, төшүләре бермә-бер авыр Ул тырмалып, күлмәк җиннәрен ертып төшеп җиткәндә, йөзьяшәр имән ябалдашы астында ике дусты—Нурый белән Фәрваз авыз ерып янәшә басып торалар иде инде:
—Йә, нәрсә, куып тоттыңмы...
—Без инде сине очып киткәндер дә кире кайтмас дип курыккан
идек...
—Бик очар идем дә канатларым юк шул.
Өчәүләшеп рәхәтләнеп бер көлеп алды алар һәм, су буеннан кайтып килгән үрдәк балалары кебек, бер-бер артлы тезелешеп урман сукмагы буйлап авылга юнәлделәр.
2
Яна Актау гадәти бер авыл гына түгел. Урман куенына кереп елышкан татар авыллары дөньяда болай да бик сирәк. Ул шул арның ин матуры булса кирәк Артык зур да түгел, нибарысы бер урамлы Әмма ул урам чакырым ярымга сузылган Гадәттә, авыл урамынын уртабер җиреннән тузанлы юл уза. ә Яна Актауда һич алай түгел Күз алдына китерә аласызмы, монда урам уртасыннан чылтырап салкын сулы һәм чишмазе инеш агып ята. Аны Идәш дип атаганнар. Идәш... Исеме генә дә ни тора бит. ә Нинди җылы һәм күнелгә ятышлы сүз. Анын каян килеп чыгышы һәм ни аңлатканын да өзеп кенә әйтеп бирә алган кешене мин очратмадым Әмма ул барыбер бик тә якын һәм үз булып, беренче ишетүдән үк хәтергә уелып кала Исеме җисеменә тин диләр андый чакта. Идәш—өйдәш, илдәш, иптәш һәм тагы әллә никадәр изге төшенчәләрнен мамык җылысын үзенә туплаган кебек бу исем. Жәйләрен ул инешнен буеннан буена каз-үрдәк көтүе була Шулкадәр күп ки алар, әгәр дә мәгәр ул каз-үрдәкнен һәммәсе берьюлы канатларын кага башласа, инеш кенә түгел, йортлары, кешеләре белән бергә бөтен авыл, ягъни Яна Актау үзе, очып китәр кебек тоела
Алла биргән урманы бар Яна Актаунын Урман эченнән кайнап чыккан чишмәләре, бөдрә каен, карама һәм тирәкләр күз салып ыспайлансын өчен генә яратылган түгәрәк күлләре бар. Ул да аз тоелган, мөгаен, урам уртасына авылнын буеннан буена каен, шомырт һәм миләш агачлары утыртылган Жәннәт кайда, дип сораучы булса, ул монда—безнен Яна Актауда дип әйтерлек булсын, дигәннәр, күрәмсен
Авыл зур юллар чатында түгел, адашып та килеп чыгучы булмас монда Анын каравы киек җәнлек һәм кош-корт өчен куйган да каплаган урын, бөтен шартлары бар Бүре, төлке, урман мәчесе бу яклар өчен табигый күренеш. Элгәре заманнарда ара-тирә Урал якларыннан адашып килеп чыккан аюларны очратучылар да аз булмаган Ә кыр куяннары монда әле дә үзләрен хуҗа итеп хис итә Ат арбасына печән төяп болыннан кайтып киләсенме. урманга утынга юнәләсеңме, кая карама алар, ике колакларын үрә торгызып актаулыларнын җыруын тынлап калалар Узып барышлый бер-бер печән чүмәләсенә яисә салам эскертенә ялгышып таяк ыргыта калсан. аннан ким дигәндә бер пар куян атылып чыгасын көт тә тор Инде ул урман-кырлардагы кошларны саный китсән. һич очына чыгам димә Алар сайрап га җибәрсә, дөньянны онытасын Ачкан авызынны ябарга онытып хәйран калачаксын.
Тик шунысы бар. әлегедәй матур табигать кочагында яшәп тә. ял итәргә өйрәнмәгән монда халык. Ял өчен ара калмый, ял сүзе кулланылышта юк иде ул. гомумән Һәркем, олысы-кечесе монда иртәтаннан кичке караңгыга кадәр эш белән мәшгул Эшләп арыгач та монда туктап ял итмиләр, хәл генә алалар. Ашау-эчүне дә көн яктысында олы вакыйгага әйләндерми генә—тамак ялгап алу дип йөртәләр Яна Актау бу унайдан Идел-Урал киңлекләрендәге меңәрләгән татар-башкорт авылларыннан һич аерылып тормый икән ләса...
Шулай да елга бер бәйрәм итеп ала иде халык Һәм ничек кенә бәйрәм и гә иде әле. Хәзер Сабан туе диеп йөртәләр ул бәйрәмне Ә менә Рафаэльнең балалык һәм үсмер чакларында аны. борынгы бабаларыбызлан казган мирас санап. “Җыен" дип атыйлар иде
—Укытучы малайлары да көрәшәмени,—дигән төртмәле сүз белән каршы алды Рафаэльне Алмаз.
— Карап карыйк.
—Сөякләреңне җыеп алырга капчык алып килденме сон?
— Колхозда капчык күп. әтиен алып килгәндер азе
РИНАТ мехәммэдикв
—Ярар, теленә салынма, көрәшергә чыксан көрәш,—дип, үзе башлаган сүз көрәштерүне үзе үк туктату ягын карады Алмаз.
-Сөлгеләрне билгә салдык, егетләр,-дип дәште шунда монарчы бер читтәрәк торган Гыйниятулла абзый.
Билләрдән алышып, башны башка терәп куйгач Алмаз үзе сүз башлады тагы. Телгә салыну, үзенә күрә бер хәйләсе иде бугай анын.
—Йә, ничек, алыштанмы-салыштанмы?
—Алыштан да булыр, салыштан да,—дип җавап кайтарды Рафаэль. Татар халык әкиятләрен ул да яхшы белә ич.
—Үзеңне Тан батыр итеп хис итәсең инде, ә?!.
—Дию пәрие итеп хис итиммени?
Шунда, әле көрәшә дә башламаган Рафаэльне аяк чалып егарга маташа башлады Алмаз. Унга да боргалап карады үзен, сулга да төртеп карады, әмма алдый алмады. Күтәрергә итеп карады, көче җитмәде, Нурулла шактый ук хәлен алган иде үзенең.
Рафаэль ашыкмады, артык көч түкмичә генә җай чыкканны көтеп йөрде. Алмаз исә моны үзенчә, аның йомшаклыгы дип анлап, тагы жәтрәк хәрәкәтләнергә кереште. Үзе артыннан да өстерәп карады, этеп тә йөртте, әмма җирдән суырып кына ала алмады. Суырып кына аласы да тотып кына атасы бит, нишләптер, ул дигәнчә барып чыкмый иде.
Шунда, Рафаэльнең җәт кенә чүгә төшеп үзен күтәреп алганын һәм ул аны-моны абайлап өлгергәнче башаркан тотып җиргә ташлаганын сизми дә калды.
Мәйдан дәррәү килеп аягүрә торып кул чаба башламасынмы...
—Кем малае булды бу?
—Безнең авылныкымы?
—Соң, безнең авылныкы булмаска, Миргалим абыйның олы малае ич.
— Кайсы Миргалим?
—Укытучы Смаков Миргалим малае...
—Менә ничек көрәшергә кирәк...—ди-ди, баш чайкады, тел шартлатты күпне күргән агайлар.
Персидәтелнен ун ягында утырган бригадир Садыйк кына ярарга тырышып: “Жәмәгать, дөрес булмады бит, яңадан көрәшсеннәр, яңадан...'’ дип, сүз башлап караган иде дә, аны тыңлаучы булмады. Персидәтел үзе үк җиңеннән тартып аны кире урынына утыртырга мәҗбүр булды:
—Буза куптарма, утыр Садыйк. Бер ни әйтеп булмый, дөрес екты Дөреслеккә каршы барып булмый, Садыйк...
Рафаэльнең иңбашына чиккән сөлге китереп салдылар. Гыйниятулла абзый аның кулын югары күтәреп, үз тиңнәре арасында җиңүче дип игълан итте. Мәйдан читенә чыккач та һәр очраган кеше мактады, җилкәсеннән какты үзенен. Фәрваз белән Нурулла исә үзләре җиңгәннән дә болайрак куандылар, бер урында басып тора алмый сикергәли-сикергәли тантана иттеләр.
—Малай, Алмаз пеләмәнни айгыр өстеннән мәтәлеп төшкәндә дә болай кычкырмагандыр, өнен алдын бит. Мин сине ул тикле дә көчле дип уйламый идем, малай,—дип, исләре китеп тәбрикләде дустын Фәрваз.
—Һәй, син Рафаэльне белмисен икән бит, ачуын чыгарсаң—аңарда җен көчләре бар. Беләсең килсә, үзем карап тордым, капка өстеннән ике потлы гер ыргытып уйный ул,—дип шыттырырга кереште Нурулла.
Рафаэль көлде генә. Чын дусларга ничек шаяртса да килешә.
Ерак түгел генә батырны күзәтеп торган күрше авыл малайлары моны ишетеп, бер-берсенә карана-карана телсез-өнсез калдылар. Шуны сизеп алган Нурулла исә тагы да бүрттерүен дәвам итте.
—Әле кайчан гына Таулардан печән урларга килгән алты малайны бергә тотып ярды да. печән урынына үзләрен ат арбасына төяп кайтарып җибәрде,— диде ул. тегеләр ишетсенгә тагы да кычкырыбрак. Берочтан жәт кенә дустына күз кысып куйды.
—Әйе. әйе, без бит синен белән бер читтә, кабак орлыгы ашап, көлеп карап тордык,—дип кыстырды Фәрваз да.
Шул минуттан теге малайларнын эзе суынды. Аларны мәйданда башкача күрүчс-очратучы булмады.
Рафаэльнең берсеннән-икенчесе кечкенәрәк ике энесе бар Алар да абыйлары янына килеп сырпаланырга кереште. Күрсеннәр, хәтерләп калсыннар, алар бит хәзер гади малай-шалай гына түгел, алар мәйдан тоткан батырнын энекәшләре Әнә ич аларнын нинди яклаучысы бар
Килеп чыгулары әйбәт булды әле, Рафаэль бүләк итеп бирелгән чигүле сөлгене төреп тоттырды.
—Барыгыз, апайларым, әнкәйгә йә булмаса Әсма апага илтеп бирегез.
Нур белән Римнен башлары күккә тигән иде Абыйлары батыр калу гына бер хәл, менә хәзер шул батыр абыйлары көрәшеп алган сөлгене күгәреп баралар бит...
3
Шундый матур һәм бәхетле башланган балачак, кызганыч, озын гомерле булмады. 1941 нче слнын ин матур көннәрендә, басуда игеннәр өлгереп килгән, болында печән өсте башланырга торган, тау битләрендә җир җиләге һәм каен җиләге кызарып пешкән ямьле жәй уртасында өзелеп калды ул балачак. Яна Актауда җир җимертеп эшләрдәй ир-ат заты бетте Барысы да илбасарларга каршы сугышка яисә Уралдагы хәрби заводларга хезмәт фронтына китеп барды
Олыгаймас җиреннән олыгаерсын. басуда өлгергән игеннәрне җыеп алу. мал-туарга печән, кышка утын хәзерләү кебек барча мәшәкать әниләр һәм яшүсмерләр җилкәсендә торып калды. Әтиләре Чиләбедәге танк заводына эшкә киткәч. Смаковлар гаиләсендә дөнья көтүнсн бар михнәт - мәшәкатьләрс әниләре Хафаза апа белән ундүрт яшьлек Рафаэль өстендә иде хәзер. Әсма апалары сугыш алдыннан ук Уфада эшли башлаган иде Рим белән Нур. кул арасына керергә тырышсалар да әле мдтай-шалай гына. Тамара белән әле яна тәпи йөрергә ойрәнеп маташкан төпчек малай Ринатнын үзләренә караучы кирәк Шулар өстенә азе мәктәптә укуны да ташларга ярамый, Туган илне саклау өчен белемле яшьләр кирәк диләр әнә. Яна Актауда башлангыч мәктәп кенә булу сәбәпле, аларга хәзер тугыз чакырым ераклыкта урнашкан Каран авылына йөреп укырга туры килә. Анда бару-кайту өчен машина юк. атлар колхоз эшенә дә җитми Яхшы атларны шулай ук фронтка озатып бетерделәр Жәяүле кеше өчен якын ара түгел тугыз чакырым
Авыл кешесенең ашаганы ипи белән бәрәнгс иде Алары да булган чакта гына. Бер кыерчык ипи белән бармак башы кадәрле ике бәрәнге эләксә түбән күккә тия инде. Ачлы-туклы яшәүгә дә. фронттан кайгылы хәбәрләр килеп торуга да. көн-тон эштән арына алмауга да карамастан, укуга зыян китермәскә тырыша иде авыл балалары Җиденче класста укыган Рафаэль исә. соңыннан калып, бишенче класс малайларына хәрби дәрес бирүче укытучыны да алыштыра иде әле бик еш кына. Кыска жинле күлмәк өстеннән биленә әллә каян гына табып алган, таушалып беткән иске солдат каешы буып куйгач үзен чын командир кебек хис итә иде ул Малайларны тигез рәткә тезеп “айт-два"га шап-шоп атларга өйрәткәндә, сонгы арада болай да буйга шактый ук калкынып киткән егетмен нинди дәрт белән
очынып йөрүен күрсәгез икән сез!
—Ватанны саклар өчен таза малайлар кирәк. Физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек дәресләре ин мөһим дәресләр. Туган илен яраткан һәр укучы бу дәресләргә аеруча җаваплы килергә тиешле. Хәрби әзерлек дәресләренә керми калу—Ватанга хыянәткә тин,—дип тә сөйләп җибәрә иде ул аларга. Койган да куйган солдат, менә дигән укытучы инде читтән карап торсаң.
—Абый, солдат каешынны тагып карыйк әле...
—Абый безнен дә синең кебек оста итеп “айт-два”га йөрисебез килә, иртәгә дә керегез әле,—дип тинтерәтә иде аны малайлар.
Чөнки хәрби әзерлекне алып барган укытучы Вәлиәхмәт абыйлары, сугыштан контузия алып кайткангадыр инде, алай бик ачылып китеп сөйләшми, аралашмый иде үзләре белән. Өстәвенә бер аякка нык кына аксый да иде әле. Рафаэль исә аларга үз тиңнәре кебек карый. Каешын да салып тоттыра, биргән бер сорауларына да җавап табарга тырыша. Бу аралашудан ул үзе дә бәхетле, мавыгуын малайларга да йоктыра белә иде.
Шул рәвешле, бер-ике ел дигәндә, Каран мәктәбендә шактый ук дәрәҗәле һәм мәртәбәле укучы буларак танылды Рафаэль. Укытучылар да хөрмәт итә иде үзен, укучылар да тартыла иде анарга. Борынын чөймәсә дә, үз дәрәҗәсен белеп, төз басып, туры атлап йөри торган асыл егетләр затыннан иде.
Көз һәм кыш айларында, көннәр кыскара, караңгы бик тиз төшә, авылга һәр көн кайтып йөреп булмый. Рафаэль әнисенең сенлесе Мөсфирә апаларында торып укый. Атнага бер генә кайткан чаклары да була иде туган авылга.
Яңа Актауга кайту өчен ике чакырымлап урман эченнән барасы бар. Шуна алар бергә-бергә җыелышып кайтырга чыга торганнар иде. Авылдашлары арасында Рафаэль үзенә күрә башлап йөрүче санала. Чөнки, анын кыю йөрәкле, куркунын ни икәнлеген дә белми, дигән даны бар. Чынлыкта алай ук түгел иде, әлбәттә, урман аша узган чакларында, бигерәк тә караңгы төшкәч, шүрләми түгел, күңеленә шом керә иде анын да. Ләкин, башкаларның ышанычын аклар өчен генә булса да сер бирмәскә тырыша торган иде.
Көннәрнең берендә Каран мәктәбеннән Яңа Актауга үзеннән бер класска югарырак укыган авылдашы Асия исемле кыз белән кайтырга туры килде аңарга. Сабакташларыннан әлеге дә баягы шул хәрби дәресләр аркасында аерылып калган иде. Ә Асия мәктәптә комсомол активисты.
Караннан чыгып Иске Актауга җиткәнче үк кичке эңгер-меңгер башланды. Ноябрь ахырлары җитеп килсә дә кар ятмаган иде әле, төннәрнең ин караңгы чагы. Аяк асты да яман тайгак—төнлә чыерата, көндезләрен җепшетә. Үзле кара балчык шундый итеп ябыша ки, берәр калыпка зуррак булса, аяк киемеңне суырып кына ала.
Башта үзара сөйләшми генә кайттылар. Рафаэль бишмәт изүләрен ача төшеп олы адымнар белән алдан атлады, ә Асия, калышмаска тырышып, яшь болан баласыдай анын артыннан теркелдәде. Урманга җиткәнче түзде, сер бирмәде, ул да авылда эшләп үскән кыз иде ич. Әмма тора-бара арый башлады, күрәмсең, адымнары акрыная төште.
—Ул тикле ашыкма инде, Рафаэль, мин бүтән йөгерә алмыйм,—дип әйтергә мәҗбүр булды кыз.—Әйдә, бераз акрынрак кайтыйк. Ерак калмады бит инде.
Егет бик рәхәтләнеп риза булды, әлбәттә. Яшьлек дуамаллыгы белән генә бара иде ул да. Иртәдән бирле авызына ризык капканы юк, ашказанында чуашлар утын кисә. Анысы бер булса, икенчедән, аның үзенең дә Асия белән сөйләшәсе, һич югында үзенә бер-бер сүз катасы килеп кайта иде бит. Асия, авылда гына түгел, тирә якта тиңе булмаган бер матур кыз. Өстәвенә эшчән
һәм акыллы да. Каран мәктәбендә тугызынчы-унынчы класс малайлары авыз суларын корытып йөри иде анын артыннан. Үзе якын җибәрми ул аларны. Шул кыз, әнә. күпме гомер инде анын артыннан йөгереп кайта Ә Рафаэльнен анарга, бер-бер җылы сүз әйтү түгел, борылып та карамый Әллә бар, әллә юк иде ул анын өчен, исе дә китми, янәсе
— Мин шулай тиз йөрергә яратам инде,—дип. үзе дә абайламастан, мактанып алды ин элек. Тагы нәрсәдер әйтәсе килгән иде дә сүзен таба алмый торды.
—Артыңнан җитешерлек түгел, син бит, әнә нинди, озын буйлы таза егет,—дип, салпы ягына салам кыстырырга өлгерде Асия. Ә бәлки, ихлас күнелдән әйтүе булгандыр.
— Юк инде, озын дип, миннән озын егетләр дә бар бит...
—Була да, алар бит армиягә, сугышка китеп баралар
—Анысы шулай,—дип, килешергә мәҗбүр булды Рафаэль. Үзенен дә тизрәк үсеп, Ватанны саклаучылар сафына басасы килгәнлеген әйтергә теләде. Әмма шуны гади генә аңлатырлык сүзләр тел очына килми аптыратты. Әллә нәрсә генә булды әле бу—гомергә сүз сорап кеше кесәсенә керүне белмәгән Рафаэль, күнелендә булганнарны аңлату өчен сүз таба алмый изаланды.
Ә Асия, әнә. аз гына да дулкынланмый, нинди матур итеп, гади генә сүзләр белән сөйләшеп бара:
—Сине Рафаэль, юл буенча кызыклы хәлләр сөйләп күнелне күтәрә, анын белән кайтканда юлнын ераклыгы сизелми дә кала дип әйтәләр Ә минем белән сөйләшергә дә теләмисен.
—Юк. Асия, алай түгел. Син бит Син... Синен белән —Ә син каушама. Без бит авылдашлар Бер урамда уйнап үскән Шунда башлаган сүзен әйтеп бетерә алмады кыз, аягы таеп китеп егыла язды Ярый әле Рафаэль тотып калды үзен.
Кызнын кайнар сулышын, йомарланган май кебек тыгыз тәнен тоеп калды ул шул мизгелдә. Әмма, гаепле кеше сыман, кулларын тартып алды җәтерәк.
—Аяк асты тайгак шул,—дип кенә әйтеп калды Ә Асия исә үзен, читкә тайпылып өлгергәнче, җитәкләп үк алды.
—Юл да тайгак. Урман да карангы. Шомландыра. Ярыймы. Рафаэль'’ Аздан гына “Ничек кенә ярый әле”, дип әйтеп ташламады. Асия белән шул рәвешле җитәкләшеп кайту төшенә дә кермәгән хыял иде бит анын өчен. Әмма сер бирергә ярамый иде
—Абау. Асия, кулын шундый салкын Өшегән икәнсен бит —Юк, өшемәдем Кулым салкын, әмма йөрәгем кайнар минем.—диде кыз, чаялана төшеп
Бу ни дигән сүз булды икән тагы, дип уйлап куйды Рафаэль Әмма кайнарлык турында, йөрәкләр турында сөйләшергә әзер түгел иде шул әле ул. Байтак кына ни әйтергә белми, унайсызлык кичереп һәм оялып, уйланып барды алар.
—Ярый әле син очрадың. Рафаэль, югыйсә авылга кайта алмый кала илем,—дип. сүз башларга омтылды Асия
—Нәрсәсе бар инде анын. юл таныш ич. тотасын да кайтып китәсең.
— Куркыта ич. Урманда әллә нинди качкыннар бар дип сөйлиләр —Ә мин курыкмыйм Алар үзләре курыксын миннән
— Берүзең генә кайтудан да курыкмас идеңме ’
—Һи. нәрсәсе бар инде аның. Рәхәтләнеп җырлый-җырлый кайтам мин үзем генә булганда. Юлнын ераклыгы сизелми дә кала —Ә бүген нигә җырламыйсын?
—Мин ялгызым гына җырларга яратам
РИНАТ МӨXӘммәдивв
—Мина да берәрне җырлап күрсәт әле, Рафаэль,—дип, кыз анын кулын кысып куйды шунда.
Уңайсызланып китте егет, әмма, сер бирмәде.
—Бүген түгел, башка бер юлы җырлармын, яме, Асия.
—Ә ни өчен бүген түгел?
—Җыр капчыгым онытылып калган,—дигән булды ул, шаяртып.
—Ярар, нишлисен бит, тыңлыйсым килгәнгә генә әйткән идем. Ә нинди җырлар яратасын син?
—Жырнын ертыгы юк, ди безнең әни. Барысын да яратам.
— Шулай да...—дип, кызыксынуын дәвам итте кыз анын саен.
—Ну..., туган авыл турындагы җырларны, туган ил турындагыларын... Ә сина нинди җырлар кирәк, Асия?
Бераз тынып барды кыз. Ничек җавап бирергә белмичә уйлануы иде булса кирәк.
—Минме... Мин мәхәббәт турындагы җырларны бик тә яратам. Аларны мин бер дәфтәргә дә язып барам әле.
—Минем дә бар җыр дәфтәрем,—дип әйтеп ташлады Рафаэль.—Әле күптән түгел генә башлап җибәрдем.
—Ә мин инде өченче дәфтәргә күчтем.
—Шул тикле җыр таптыңмы?
—Күңелгә ятышлы, матур җырлар аз түгел, Рафаэль. Безнең татар- башкорт халкы моннан яралгандыр кебек тоела мина.
—Асия,—дип, тирән сулыш алып куйды егет. Үзе дә ачык кына аңламаган хис һәм тойгылар өермәсе биләп алган иде аны —Син шул тикле матур сөйләшәсең, Асия. Синен белән янәшә бару, синең авыздан чыккан сүзләрне тыңлау рәхәт миңа.
—Син дә әйбәт егет, Рафаэль,—дип, янә дә бер тапкыр кулын кыса төште ул аның.
Рафаэль, уңайсызланудан, тартынып куйды. Сүзне ничек дәвам итәргә белмичә азапланды бер ара.
—Башкалардан бер аермам да юк, гади бер авыл малае инде шунда...
—Гади булсаң да курку белмәс бит син... Тыйнак та.
—Ничек бар—шулай инде. Авыл малайлары бары да бер иш була торгандыр.
—Юк, Рафаэль, син бүтәннәр кебек түгел. Башкалар, кызлар белән икәүдән-икәү генә калса төрлечә төртмәле сүзләр сөйләшә, кулларын, авызларын суза башлый. Ә син андый түгел.
—Ә кызлар бит шундый кыю егетләрне ярата диләр.
—Егет кешегә җебегән булу килешми, әлбәттә,—дип, Асия да авызын сузгандай итте. Шул сузуы белән үтерә язды Рафаэльне. Һәм, әллә юри, әллә чынлап, башлаган фикерен тәмамламыйча ярты юлда өзеп торды.
Киеренке тынлык урнашты бер мәлгә. Асия тукталып калды. Рафаэльнен дә тукталмый чарасы юк иде, Асиядән кулын тартып алып бер ялгызы китеп бара яисә ташлап йөгерә алмый бит инде. Урман эче. Төн. Күзгә төртсән, күренмәслек дөм карашы. Әйләнә тирәдә һичкем юк...
—Арыдым, Рафаэль, туктап аз гына хәл алыйк булмаса,—дип пышылдады Асия, әлеге шомлы тынлыкны бүлдерүдән куркып.
Ягымлы сүзләргә анын җылы сулышы килеп кушылды. Җитәкләшкән кулны ычкындыру кая, кыз аңарга тагы да елыша гына төште.
—Тундынмы әллә,—дип сораудан башка чарасы юк иде егетнең.
Кызнын үзенә текәлгән якты карашын, зур булып ачылган күзләрен тоемлады шунда. Әмма үзләренә туры карарга кыюлыгы җитмәде.
—Туңмадым. Рафаэль, ут булып янам,—диде Асия, тагы да ягымлырак пышьшдауга күчеп.—Иреннәрем генә күшекте...
—Ә мин иреннәрем тунса, уч төбе белән каплыйм да жылы сулыш кына әрәм,—дип әйтеп ташламасынмы шунда Рафаэль. Алдын-артын уйлап тормады шул.
—Киттек,—диде Асия, тавышын күгәрә төшеп. Һәм, җитәкләшкән кулын аерып, кузгалып та китте. Ни өчендер озаклап ял итеп торасы килмәде тагы.
Инде хәзер Асия алдан бара иде Каян ул тикле көч һәм егәр килгәндер үзенә, уйнаклап, йөгереп диярлек ашыга башлады ул. Анын артыннан калышмаска тырышкан Рафаэль озын-озын адымнар белән дә чак җитешә иде үзенә.
Шул рәвешле жил-җил кайта торгач, ничек урманны аркылы чыкканнарын да сизми калдылар. Ниһаять, адымнарын акырынайта төште алдан йөгергән кыз.
— Менә урманны да чыктык, мине куып тота алмадын,— диде һәм, үзалдына нидер уйлап, рәхәтләнеп көлеп алды Асия
—Синдә җен көчләре бар икән бит, Асия, шундый йөгсргген үземне, чак ташлап качмадың,—дип, Рафаэль дә анарга кушылып шаярырга омтылды.
— Юк инде, жен урманда калды. Мин хәзер Асия генә,—дип, канәгать һәм серле итеп кеткелдәвең дәвам итте ул
Юлдашының күнел күтәренкелеге егеткә дә күчте, ул кинәт кенә кызны куып җитеп, анын аркасына жинелчә кагылды да. алга таба йөгереп китте.
—Урмандагы теге җен куа чыккан, әйдә, калышма, куып җитеп кара мине
Асия, курыкканга сабышып, чырык-чырык көлә-көлә анын артыннан йөгерде.
— Йөгер, тизрәк йөгер, юкса жен куып тота үзеңне
Егет аны ташлап качмады билгеле, бераз йөгергәч адымнарын акырынайта төште Ә кыз исә, шундук куып җитте һәм кочаклап ук алды. Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр бер туйганчы
—Менә, Мәсәй чирәмен дә узып барабыз, авылга күп калмады,—диде кыз, тагы бертын барганнан соң.
—Ә син, Асия, беләсеңме сон, ни өчен бу урынны Мәсәй чирәмлеге дип йөртәләр,—дип. күтәреп алды Рафаэль
— Белмим шул, бер-бер кеше исеме белән бәйле булгангадыр
—Ә мин беләм,— диде егет, бер горурлык белән -Мәсәй. Мәсәлим— минем бабам исеме. Патша заманында волостной старшина булган ул. Хәзергечә әйтсәк, иң зур нәчәлник инде Анын монда үз печәнлеге булган. "Мәсәй чирәме" әнә шуннан калган исем, бик бсләссн килсә.
—Менә ничек...
Шул рәвешле шаяра-көлә, тугыз-ун чакырым ара узып, кай арада авылга—Яңа Актауга кайтып җиткәннәрен сизми дә катды алар. Бу ерак көзге карангы юл, тайгак һәм пычрак юл очсыз-кырыйсыздыр төсле тоела иде башка вакытларда. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бүген, туйганчы бер сөйләшә дә атмый калдылар. Тагы туры килерме атарга шулай икәүдән- икәү генә калып юлга чыгарга, белеп булмый Рафаэльнең Асиягә әллә ниләр әйтәсе килә иде дә бит. кыюлыгы җитмәдеме, әйтә атмады. Бераз сонрак әйтермен әле дип кичектереп килде Инде авыл башына килеп җиткәч тә чыкмады җае. бөтен өмет капка төпләренә катган иде. Кызлар белән егетләр арасындагы ин мөһим сүзләрнең авылда, кагыйдә буларак, капка төбендә әйтелүен ул өлкәннәрдән ишетеп белә
Капка төпләренә җитеп килгәндә, инде бөтен кыюлыгын җыеп сүзне башлыйм дигәндә, ипле генә сөйләшеп кайткан Асия, кинәт, йөгәннән
РИНАТ МӨХЭММЭДИЕВ
ычкынган тай кебек торып чапмасынмы! Капкалары ябылганда Тәмле төшләр күреп йокла, йәме, сау бул, Рафаэль” дигән сүзләре генә ишетелеп калды аның.
Кая ашыкты, нигә шулай йөгереп кереп качты инде ул, һич аңламассың. Әйткән сүзләре дә мыскыл итү кебегрәк яңгырады. Әллә ничек кенә килеп чыкты әле бу...
4
Сугыш вакыты булу сәбәпле өлкән сыйныфларда укучыларның жәйге каникуллары ай-ай ярымга алдан башланып, шулай ук бер-ике айга кичегебрәк тәмамланды ул елларда. Каникул дисәләр дә, ул—жәйге ял түгел, көн-төн эш һәм авыр хезмәттән гыйбарәт иде. Рафаэль, әнисе Хафаза апа кебегүк, бер караңгыдан икенчесенә кадәр колхоз эшендә. Ашарына бармы, өең ягылганмы—анысында һичкемнең эше юк, син бер эш көнен дә калдырырга тиеш түгел Рафаэль колхоз малларына басудан салам-печән ташый иде. Атлар ябык, аларның да ашарына житми. Вакыт-вакыт чанага яисә арбага төялгән саламны, ат белән янәшә басып, икәүләп тә өстерәргә туры килә. Әмма яшьлек жүләрлеге һәм сугыш чорындагы рух күтәренкелеге белән әллә нинди авырлыкларга да түзәсең икән. Бер кыерчык ипи һәм бер бәрәңге дә тәтесә, дөнья тәмам түгәрәкләнә, ундүрт-унбиш яшьлек үсмер икәнлеген онытыла, гайрәт иясе ир-ат итеп хис итә башлыйсын үзенне.
Сугыш чорында, үсмерләр генә түгел, сабый балалар да тиз олыгайды. Әнисе белән абыйсы колхоз эшенә киткәч, ихатадагы бөтен жаваплылык уникенче яше белән баручы Рим җилкәсендә кала иде. Шунын өстенә әле ул бөтен гаиләне аяк киеме белән дә тәэмин итүче—чабата үрә. Нур белән Тамара жиләк, карлыган җыя. Кышка чикләвек, миләш, шомырт, балан һәм төрле-төрле шифалы үлән һәм яфраклар хәзерләү белән мәшгуль. Иртәдән кичкәчә урманда була торганнар иде, шуна аларны “Урман балалары” дип тә йөретәләр иде. Төпчек малай Ринат та кул арасына керә башлады инде, аның да үзенә йөкләнгән бурычлары бар. Тавык-чеби ашату, вакытында аларның суын алыштыру, сәндерәдән тавык йомыркаларын җыеп төшү. Бакчага кергән карак кәҗәләрне, күрше тавыкларын куып чыгару—болар һәммәсе Ринат җаваплылыгында.
1943нче елнын җәй урталарында Яңа Актауга районның ягулыклар өчен җаваплы иң зур түрәсе—райтоп нәчәлниге” килеп төште. Бригадир Фәхрислам Сәмигуллин, ягъни Фәрсәй карт, каравыл өе каршысына авылның ин таза һәм егәрле егетләрен генә чакыртып китерде.
Райтоп нәчәлниге Хатыйп исемле икән. Гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, бар җире таза, сәламәт күренә иде үзе, сугышка ни сәбәпле бармый калгандыр, анысын алла үзе генә белә. Аягында чем кара хром итек, өстендә соры гәләфи чалбар һәм китель. Ул аларнын һәркайсы белән кул биреп исәнләшеп, танышып чыкты ин әүвәл. Малайлар аның белән исәнләшкәндә үзләренең исем-фамилиясен һәм ничә яшьтә булуын әйтергә тиешләр иде.
“Нурый Хәкимовның, уналтынчы яше”. “Фәрваз Бакиев, унбиштә”. “Смаков Рафаэльгә, уналтынчы китте”. “Риҗал Хәмитовка, унбиш”. “Ләбиб Гыймаловның ундүрте тулып килә инде.”
Ләбиб белән танышканда уйга калып торды райтоп нәчәлниге. Бер бригадир Фәрсәй картка, бер малайга сынап карап торды
—Булдыра алырмы, ундүрте дә тулмаган икән бит әле
—Әйттем бит инде, тиздән унбишенче китә инде, абый,—дип, гозерләп сорагандай түрәнен күзләренә текәлде Ләбиб —Яшьтә генә мени хикмәт анын каравы, күрәсезме, минем мускул да бар инде.
—Ул тырыш малай, булдырыр. Әнисе дә бик үтенеп сораган иде.—дип. сүзгә Фәрсәй карт үзе дә кысылгач, нәчәлник ризалашкандай булды
—Белмим шул. Алайса, эшләп карасын...
—Жәмәгать,—дип сүзне Фәрсәй карт башлады,—дәүләт сезгә бик җаваплы эш йөкли. Сугыш вакыты икәнлекне онытмагыз. Ә хәзер сүзне, райтоп нәчәлниге Хатыип иптәшкә бирәбез.
Янә бер кат күз йөртеп, каршысында басып торган егетләрне барлап чыкты нәчәлник кеше Барысы да урындамы, ул сөйләячәк житди сүхтәрне тыңларга әзерләрме, янәсе. Һәм шунда кинәт җанланып китте ул. ун йодрыгын югары күтәреп болгый-болгый. хром итегенен аяк очларында гына калып күтәрелә-күтәрелә сөйләп китмәсенме мин сина әйтим Коеп куйган трибун инде менә
— Ватаныбыз өстенә кара козгыннар булып ябырылган фашист илбасарларын жинү өчен ягулык кирәк, ягулык җитми, иптәшләр Алар, әнә. Идел буена килеп житте. Әмма шуннан ары китмәсләр. Безнен иптәш Сталин җитәкчелегендәге Кызыл Армия аларны һичшиксез тар-мар итәчәк Берлиннарына тикле куып барып, үз өннәрендә тончыктырачакбыз без аларны. Утын ул әнә шунын өчен кирәк Утын булса—ягулык була. Утын булса—паровозлар йөри. Утын булса—җылылык була. Утын булса... Утын булса,—дип кабатлый-кабатлый ниндидер сүз таба алмый интекте ул шунда. Һәм фашистларның башына утын тумраны белән суккандай берөхтексеэ йодырыгы белән кизәнеп торды —Утын булса—завод-фабрикалар эшли Вәт тәк, менә шулай, иптәшләр.
Нәчәлник кеше тукталып хәл алып торган арада бригадир Фәрсәй карт та бер-икс сүз кыстырып өлгерде:
—Аңладыгызмы инде, егетләр, әнә нинди олы бурыч тора сезнен
алда?!.
—Аңладык. Анладык —дип әйтми чаралары юк. Нәч&тник сөйләгәннәрне тыңлаганда тәннәрендә бала Ионнарына кадәр үрә торып баскан иде Үзләрен фронтка китүчеләр сыман хис итә иде инде халык.
— Озын сүзнсн кыскасы шул. егетләр.—диде нәчәлник. ниһаять, бармак очларыннан җиргә төшеп,—фронт өчен. Мәскәү һәм Лилинград өчен утын кирәк. Бүгеннән башлап шушы зур эшкә алынасыз Еракка да барып торасы түгел, урман, әнә. авылыгыз каршында гына. Килештекме?
—Килештек,—диде малайлар бертавыштан
Бригадирга карап дәште нәчәлник:
— Иптәш Сәмигуллин бит әле..
—Әйе. Фәхрислам Сәмигуллин
—Ә сезгә, иптәш Сәмигуллин. шуны әитәм. Егетләрнең тамагы гук. пычкылары кайралган, развуты ясалган булсын Алар бүгеннән дәүләт эшендә санала. Тәк шту. вәт тәк. менә шулай, иптәш Сәмигуллин'
—Аңладым, иптәш райтуп нәчәлниге Пычкыларын Гарифуллин Гыйниятулла абзыйдан каратырмын. Бу эшнен ул рәтен белә, бик хөрмәтле кеше, империалистик сугыш ветераны Вәт тәк. менә шулай, тәк шту. иптәш райтуп нәчәлниге.
—Аңлагач бик әибәг. бүгеннән үк эшкә тотынасыз. Егетләргә ярдәмгә Яммәттән мари хатыннары да кушылачак. Утын эшен алар яхшы белә, урманда үскән кешеләр. Кирәксә. Тугыз кыз авылыннан да ярдәмчеләр чакыртырбыз. Сөйләштек, килештек Инде, әйдәгез, эшкә тотыныйк, егетләр.
Хром итекләрен бер-берсенә кагып алды нәчәлник һәм иелеп гатәфи чалбарын кабартыбрак куйды. Китәргә җыенуы иде Әмма искәртергә кирәк тапты.
Яргы сәгатьтән бәләкәй таш күпер янында көтеп торам үзегезне.
Аякларьпызга кияргә онытмагыз, урман кисүчегә яланаяк йөрү килешми, диде ул. каршысында яланаяк басып торган Ләбипкә ым кагып, һәм шаярткан атлы булды.—Тиздән ундүрт тула бит инде, аннан унбишенче китәчәк сина да...
—Киям, нәчәлник абый, киям, әтидән калган күн итек бар безнең, зур булса да шуны киярмен,—диде Ләбиб, кабалана төшеп. Күп уйлап торсаң, урман кисүчеләр исемлегеннән төшереп калдырулары да бар.
Ярты сәгатькә сузып та тормадылар. Унбиш-егерме минут дигәндә малайлар өс-башларын әтмәлләп бәләкәй таш күпер янына җыелып та беттеләр.
Райтоп нәчәлниге мактап бетерә алмады үзләрен.
—Бу тикле булган, өлгер егетләрне күргәнем юк иде. Ай күрде, кояш алды дигәндәй, кай арада җыелып та беттегез. Вәт молодцы, вәт молодцы... Урман кискәндә дә шундый өлгер булырсызмы икән... Булырсыз, мин ышанам сезгә, булырсыз. Шулай бит, Ләбиб иптәш,—дип, ин кече малайны аркасыннан да кагып канатландырып алды ул. Һәм көлеп куйды.—Ундүрт тулмадымы сон әле?..
Шаяртуга күнеле булган Ләбиб авызын җырып елмаеп куйды.
—Үзем дә көтә-көтә көтек булдым бугай инде, тулмады шул әле, абый.
Шул рәвешле, райтоп нәчәлниге белән бер-ике сүз алмашкан арада, бригадир Фәрсәй карт та килеп җитте. Аңарга Гарифуллин Гыйниятулла бабай да ияргән иде.
Бәләкәй таш күперне чыккач та урман юлыннан сулга борылды алар. Әмма ерак китмәделәр, салкын сулы чишмә кайнап торган уязлык читеңдәге каенлыкта туктап калдылар.
—Бу каеннарга инде йөз яшь булыр, шулай бит, Гыйниятулла абзый,— дип, ин элек аксакалга мөрәҗәгать итте райтоп нәчәлниге.
—Каен йөз ел яшидерме-юкмы, ул кадәресен әйтә алмыйм. Әмма бик борынгы агачлар инде болар. Без малай чакта ук бар иде инде алар,—дип, ипле генә сүзгә кереште Гыйниятулла абзый.—Яшь иделәр кәнишне. Ул чакта шул кәүсәләре беләк юанлыгы булгандыр кебек хәтердә калган.
—Ничәнче белән барасыз инде?
—Тиздән җитмеш тула, боерган булса. Авылда ир-атлардан ин карты мин инде хәзер. Алланын биргәненә шөкер...
—Егетләр,—дип, тавышын күтәрде нәчәлник.—Диләнке менә шушында булачак.
—Диләнке...—дип, сораулы карашын Фәрвазга төбәде Нурый — Ни дигән сүз икән ул, малай?
—Белмим шул. Утын әзерли торган урмандыр, күрәсең.
Рафаэльне исә башка сорау борчый иде. Колач җитмәслек булып үскән бу каеннарны кистерәсе килми иде аның. Авыл әйләнәсендәге ин матур урыннарның берсе иде бит карт каеннар арасы. Монда җиләк, бөрлегән күп була торган иде. Җилле көнне килеп тыңлап торган чаклары бар, ул каеннарның шаулавы да гаҗәеп тирән бер мәгънәгә ия иде бит. Ул каеннарны кискәчтен урман шәрәләнеп, ятим калыр төсле иде.
—Бу каеннарны кисәргә кызганыч инде,—дип әйтеп куйды ул, бар булган кыюлыгын җыеп.—Башка бер-бер урында булмыймы соң ул утынны әзерләп?..
—Кайсыгыз булды бу? Кем авызыннан чыкты бу сүзләр,— дип, кинәт кенә бер читтәрәк җыелышып торган малайларга табан борылды райтоп мөдире Хатыйп.
Егетләрнен күңеленә шом керде. Кермәслекме сон, нәчәлник кеше әнә нинди кырыс караш ташлады үзләренә. Кем икәнлеген белсә, куып
кайтарырга да күп сорамас. Авызларына су капкандай катып калды атар.
—Мин ул,—диде Рафаэль, ни язса шул булыр дигәндәй, тәвәккалләп — Каеннарны жәлләгәнгә генә әйттем, иптәш райтоп нәчәлниге абый —Каеннарны жәлли икән берәү,—дип. дәртләнеп янә кулларын болгый - болгый. хром итегенең очларында гына катып, очып китәргә җыенгандай канатланып сөйләп җибәрмәсенме нәчәлник —Фронттан әнә безнен районга гына да ай саен илле-атгмыш "батырларча һәлак булды” һәм “хәбәрсез югалды” дигән хатлар килеп тора. Ил тоткасы булган ирләрне чалгы белән чапкандай кыралар. Менәрләгән. миллионлаган каһарманнар Ватан өчен башын салды Каеннар турында уйлый торган вакытмыни, иптәшләр. Ватан өчен утын кирәк! Фронт өчен утын кирәк! Утын—ул, бик беләсегез килсә, стратегик ягулык, иптәшләр Тәк шту. вәт тәк. менә шулай, иптәш урман кисүчеләр!
Райтоп нәчәлниге шактый озак сөйләде. Ялкынлы итеп, ышандырып, тыңлаучыларны, бигрәк тә малайларны, киеренке бер хәлгә куеп сөйли белә иде ул. Тын да алмый тыңладылар үзен. Яна Актау якларына бу тикле дә ялкынланып сөйләүченең килеп чыкканы булмагандыр әле анарчы Ул сөйләгән арала бригадир Фәрсәй ике мәртәбә махра төреп тартты инде Әмма үзе һич кенә дә эчкерле кеше түгел икән тагы. Ялкынлы сүхләрен тәмамлаганда Рафаэль турында бөтенләй оныткан да иде бугай Сүлләрен искә төшереп, кабат-кабат каныгып тормады үзенә
Шунда Рафаэльне, бармак изәп. бер читтәрәк карт каенга сөялеп торган Гыйниятулла бабай үзе янына чакырып алды Үз итеп аркасыннан кочаклап алды иң элек.
—Улым.—диде, башкалар да ишетерлек итеп —Бу каеннар өчен борчылма инде син. Аларнын да шул. минем кебек, калса биш-алты ел гомерләре калгандыр Бу дөньяда һичкем дә бернәрсә лә мәнгелек түгел, болай ичмаса алар кемгәдер файда китерәчәк, кемнедер җылытачак. Череп корып егылганга караганда файдалары күбрәк булачак аларнын
Гыйниятулла бабайны байтактан күреп белүенә дә карамастан, анын белән болай якын торып, кинәшен ишеткәне юк иде әле Рафаэльнен Башта ул анын гомер буе эшләүдән сөялләнеп, бирчәеп беткән зур кулларына карап торды, аннан маңгаендагы тирән буразналарны хәтерләткән җыерчыкларга төште күзе Баксан. Гыйниятулла бабаинын үзен әлеге карт каеннар белән чагыштыруы һич очраклы түгел икән бит. анын мангай җыерчыклары чын- чынлап үзе сөялеп торган каен каерысына бик тә охшаш иделәр.
Яшь чакларында Гыйниятулла бабайны бик гайрәтле кеше булган дип сойлиләр иде авылда. Ул Беренче империалистик сугышнын башыннан ахырынача катнашып, берничә ел Германиядә пленда да булып кайткан Немецларнын телен генә түгел, үзләрен дә. илләрен дә яхшы белгән бердәнбер кеше иде әйләнә тирәдә Үзе пленда бу лып кайтса ла. немецлар турында булсын. Германия турында булсын анын ялгышып та яман сүз сөйләгәне булмагандыр Хатыны белән сигез бала үстергәннәр Дүрт бала сугышка кадәр туган, дүртесе ул пленнан кайткач Исемнәре бик кызыклы иде үзләренең сугышка кадәр туганнары—Сөнгатулла. Сибгатулла. Мохәмәтҗан һәм Сөембикә, ә сугыштан соңгылары—Алмес. Альберт. Радик һәм Фрида
Малайлары олысы-ксчссс барысы да сугышка китте. Инде икесенен үлем хәбәрен алган иде Шунарга бик аз сүхле. ягъни гел сөйләшмәскә әйләнгән иде ул сонгы араларда Бер-бер артлы ике улларының үлем хәбәрен алу кайгысын күтәрә алмыйча гомер иткән хатыны да дөнья куйган иде Әмма анын болай кинәт кенә үзгәреп китүе һәм үз-үзенә бикләнүенен тагы бер яшерен сере бар икән. Сугыштан ике аягын да югалтып кайткан фельдшер Гималов Гали абыйга чишкән ул үзенең бу серен Имеш, пленда
чакта Гыйниятулла бабай бер немец маржасы белән очрашып йөргән булган. Шул хатыннан бер малайлары туып, анарга Алмес дип немецча исем кушкан булганнар. Шунын хөрмәтенә пленнан соң туган беренче малаена да шул ук исемне куштырган ул. Алмес исемле улының үлем хәбәрен алгач төш күргән бу: имештер, анын Германиядә калган улы Алмес Советлар илен яклап хезмәт иткән Алмесны атып үтергән. Дөрестерме-юкмы, менә шул төш корт булып кимерә икән Гыйниятулла бабайнын бәгырьләрен...
Райтоп нәчәлниге әллә ни озакка тоткарланмады, Фәхрислам абзыйга тагы ниндидер кинәшләр бирде дә, малайларның һәммәсе белән олылап кул биреп хушлашып чыккачтын атына атланып китеп барды.
—Мин, көн дә булмаса да, әледән-әле кагылып узармын. Ә мари хатыннары иртәгесен килерләр ярдәмгә,—дип кычкырды ул инде агачлар артында күмеләм дигәндә.
Менә, ниһаять, авылдашлар үзләре генә торып калды.
—Каеннар бик юан икән,—дип, арлы-бирле йөренгәли башлады бригадир Фәрсәй абзый.—Пычкыларны бик кысар микән инде.
— Развудлары әйбәт алынган. Егетләр—жилле,—дип. йөткеренде Гыйниятулла бабай, малайларның күңелен күтәрергә омтылып.—Мондый егетләр булганда Альт батырларын бер читтә торсын.
Мактау кемгә ошамый инде, малайларны канатландырып җибәрде шул сүз. Алар пычкы һәм балталарга үрелделәр.
—Сабыр итегез,—диде бригадир Фәрсәй карт —Ин элек эшне ничек оештыру хакында киңәшергә кирәк. Арагыздан берегезне старший итеп сайлыйк ин әүвәл. Кемне?..
Малайлар бер-беренә каранып алдылар. Әмма баш ватып, бәхәс корып тормадылар.
—Рафаэль инде безнең командир, Рафаэль...—диделәр бертавыштан.
—Ә ул үзе ничек уйлый? Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга әзерме?..
—Безгә нәрсәгә инде ул, старшийлар сайлап тормыйк, барыбыз да бер тигез тырышып эшләрбез, Фәхрислам абый,—дип әйтүче Рафаэль үзе генә булды.
—Юк, жегетләр, “Син дә мулла, мин дә мулла—атка печән кем сала...", дигән сыман килеп чыгар, юкса. Һәр эшнен башында бер жаваплы кеше булырга тиешле. Армиядә ул командир була, ә менә калхузда персидәтел яисә бригадир ягъни мәсәлән...
—Ярый алайса,—дип, ризалашырга мәжбүр булды Рафаэль.
—Менә шулай диген аны. Бер мәсьәләне хәл иттек, димәк. Инде тагы бер соравым бар,—дип, малайларны күз йөгертеп узды Фәрсәй карт —Урман кискәнегез бармы сон сезнең?
Малайлар бер мәлгә тынып калдылар. Кем башлар сүзне дигәндәй, бер-беренә карангалап тордылар. Андый чакта, билгеле инде, беренче булып үз өстенә җаваплылык алган кеше әйтергә тиеш сүзен.
—Без бит. Фәхрислам абый, үзен беләсең, авылда үскән малайлар. Урман авыл кырыенда гына. Утын кисмәгән, корыган агач аудармаган малай юк инде ул.—дип әйтеп салды Рафаэль.
“Утьш КИСҮ ®еР хәл’ Урман кисү башка нәрсә, шулай бит, Гыйниятулла абзый,—дип, карт каенга сөялеп йокымсырап чтырган аксакалга мөпәжәгать итте бригадир. *
Тегесе, күзләрен ачып тормый гына, баш кагып җөпләгәндәй итте.
—Ин элек агачны кайсы якка аудару унайрак икәнлеген ачыклагыз. Моны агачнын кай тарафка авышлыгын, ботаклары кайсы якта кубоәк булуын күреп кенә билгеләргә була. Кисә башлаганчы, киңәшеп бер фикепгә килә торган булыгыз. Аннан аударасы яктан агачны бер ун сантиметр кисеп 26
шул киселгән жирен балта белән кыйгачлап алырга кирәк Шуннан сон инде, икенче ягыннан, бераз югарырак алып, ныклап кисәргә тотыныгыз. Кисеп чыгарганда, күсәкләр атып, агачны аударасы якка этеп торыгыз, өстегезгә ава күрмәсен. Утынны берәр метрлы итеп кисеп өерсез. Чыбык- чабыкларын икенче тарафка жыеп барыгыз, атары үзебезнен авыл кешеләре өчен ярап куяр. Аңладыгызмы инде?
—Аңладык..
—Тәк шту, вәт тәк, менә шулай,—дип, елмаеп куйды Фәрсәй карт Бу анын, шаярган атлы булып, райтоп нәчәлниген кабатлавы иде бит
Малайларга да кызык булып китте. Бер туйганчы көлеп алды атар да.
Беренче агачны Фәрсәй карт, пычкынын икенче башын Рафаэльгә тоттырып, үзе кисеп күрсәтте. Калган малайлар, кулларына батта атып, агачны этеп аудару өчен кәшәкәле күсәкләр хәстәрли торды Гыйниятулла абзый черем итә иде кебек, авыр сыкрау авазы чыгарып беренче каен ауган чакта гына күзләрен ачып атды.
Эш гөрләп торды. Малайлар, үз-үзләрен аямыйча, атны-ялны белмичә, жен урынына эшләделәр. Иртәгәсен аларга күрше авылдан килгән мари хатыннары да ярдәмгә кушылды. Йөзьяшәр каеннар кими барган саен урман эчендәге якты ачыклык зурайганнан зурая барды Агачлары киселгән ул ачыклыкнын дилянка дип аталганлыгын малайлар һәммәсе дә яхшы белә иде инде. Киселгән утынны тигез итеп әрдәнәләргә өеп бардылар Ә чыбык-чабыгын, арба тарта алган вак-төяк малай-шалай, ялап атган кебек, аларнын артыннан ук авылга ташып бетереп барды.
Мари хатыннары да эшкә каты куллы икән, сүз әйтерлек түгел. Тик менә телләрен генә бик анлап бетереп булмады башта. Ә тора-бара, ияләшә төшеп, үзләре пыр туздырып татарча сөйләшә, алар белән шаярыша да башладылар әле хәтта. Аларнын һәммәсенә кушамат га табып бетерделәр Үз итеп, аларга "матур малай”, “татар малай”, "якши малай" дип кенә эндәшә иделәр. Ә Рафаэльне исә, үз иптәшләре кебек үк, “камандир” дип атап йөрттеләр.
Көнгә ике тапкыр туктап тамак ялгап алалар иде. Мари хатыннары башта бер читкәрәк китеп аерым ашадылар. Әмма, бераз үзләшә төшкәч, малайларны да үз табыннарына чакырдылар Уртак табын һәр ике тараф өчен дә кулай булып чыкты. Мари авылында икмәк кытлыгы бик зур икән, анын каравы, татар авылында гомер күренмәгән, тохты кыяр, кәбестә, гомбә кебек тәмле ризыклары мулдан иде Малайлар үз ипиләрен бүлеп, анын зуррак өлешен хатыннар алдына куйды Мари хатыннарының ул ипине шикәр кебек кенә вак-вак кисәкләргә бүлеп, бер валчыгын калдырмыйча кадерләп кабуларын күрсән икән Анын каравы. Яна Актауда күренмәгән ризык—гөмбә, тозлы кәбестәгә рәхәтләнде малайлар.
Бер-берләрен кысташып шаяра-көлешә ашауга жлтәме сон инде Әллә нинди кызык һәм мәзәк хәлләр дә сөйләп жибәрә торган иде алар Үзләре уйлап чыгарып түгел, булган хәлләрне сөйлиләр
“Шулай бер көнне кичкырын .пармын авылына жигүле ат арбасына утырып ике татар килеп чыккан. Таулар авылыннан булырга тиеш, бик шустрый татарлар икән
—Утын кирәкме, мари абзый,—дип сораган батар, капка төбендә махурка көерәтеп утырган өстерлсктән. Атар авылында да урман караучы, ягъни леен и кн ы өстерлек дип йөртәләр икән
—Юк. кирәкми,—дип, кул гына селкегән бу тегеләргә Күрмисезмени, янәсе, әнә ич, капка төбенә тау кадәр итеп кисеп, ярып, өеп куелган
Туктап та тормаган тегеләр "Ярар, алай булгач", дигәннәр дә атларын чаптырып китеп тә барганнар
Ә иртәгәсен йокыдан торгач, лссник үз күзләренә үзе ышанмый телсез
калып торган. Капка төбенә тау кадәр итеп ярып өеп куелган имән утыныннан жилләр искән...
-Ялгыштым. Ялгыштым... Сорадылар югыйсә, утын кирәкми, дип, үзем әйттем шул, ди-ди сукранган икән өстердек абзый”.
Шаян сүз һәм мәзәк хәлләр дигәндә башкалардан калышырга күнекмәгән Нурулла да жавап йөзеннән сөйләп җибәрде:
“Бер мулла булган безнен күрше авылда. Көннәрдән бер көнне сазлыкта бата башлаган бу.
—Коткарыгыз,—дип кычкырган тавышына ярты авыл җыелган.
—Мулла абзый, бир кулыңны,—дип дәшәләр, тартып чыгарырга теләп кул сузалар икән үзенә.
Ә теге һаман да кулын бирми. Ә үзе батканнан бата бара икән. Башы гына торып калган сазлык өстендә.
—Мулла абзый, бир инде кулынны, батып үләсең ич,—дип, арлы-бирле йөгеренә, ничек ярдәм итәргә белмичә өзгәләнә икән авыл халкы.
—Һәй наданнар,—дип шунда мәчет ягыннан мәзин йөгереп килеп житкән —Мулла кешегә “бир” дип әйтәләр мени инде. Мә, хәзрәт, тот,— дип, кулын сузуы булган, теге моны эләктереп тә алган. Шул рәвешле, сазлыктан тартып чыгарганнар хәзрәтне..."
Мари хатыннары егылып-егылып көлде. Нурулла сөйләсә сөйләп күрсәтә инде ул.
Мари авылы Яммәттә дә ир-ат заты калмаган, барысы да фронтка китеп беткән икән. Хатыннар кайчак урман кисүче малайлар белән сөйләшеп утырган җирдән, ирләрен искә алып, аларнын фронттан килгән хатларын укый-укый елашып та ала торганнар иде. Ә сугыш алдыннан гына унҗидесе тулмас борын кияүгә чыккан Лиза исә, көннәрнен берендә иренең үлем хәбәрен алгач, елый-елый шешенеп бетте һәм гел сөйләшмәс булып калды. Сугыш вакытында берәүгә дә жинел булмагандыр. Әмма әле яна гына гаилә корып яши башладык дигәндә унтугыз-егерме яшеннән тол калган хатыннардан да кызганычрак язмышлар булмагандыр.
Юк, берәүгә дә жинел түгел иде. Малайлар бит үз әниләренең дә нинди шартларда бала тәрбияләвен, ирләр эше дип тормыйча, көн-төн колхоз эшендә, аннан кайткач өйдә төн йокыларын калдырып кием-салым ямау, ашарга әзерләү, каралты-кура һәм мал-туар карау белән мәш килгәннәрен күреп торалар. Шулай да күрше мари авылыннан килеп урман кисүче ул хатыннар аеруча кызганыч иде аларга. Ник дисән, алар бермә-бер гадирәк, эчкерсез һәм хәтта, табигать балалары буларак, беркатлырак та кебек иде.
Татар хатыннары еласа да качып еларга тырыша, күзен яулык чите белән булса да капларга жай таба. Ә болар исә, бахырлар, инде егет булып өлгергән малайларның күкрәгенә капланып та елап җибәрәләр. Лиза хәтта, Нурый шыттырмаган булса, аны берничә мәртәбә ирененнән дә үбеп алган икән.
Син минем Микулайга охшаган. Шуны сагынганга, шуны юксынганга үбүем”,—дип әйтеп әйтә икән.
—Охшаса охшагандыр инде, әмма иреннәре кайнар, чукынчыкның,— дип, сер итеп кенә, Нурый үзе сөйләде Рафаэльгә.—Эшләр зурга китмәгәе. Лиза үпкәндә, малай, тез буыннары чатнап-чатнап куйды.
Рафаэльгә кызык иде билгеле. Дустын күбрәк сөйләштерәсе, аннан күбрәк сораштырасы килде анын, әмма уңайсызланды.
Утсыз төтен чыкмый дигәндәй, Лиза тора-бара эшкә бар булган матур киемнәрен киеп килә торган булып китте. Нурулланың кая киткәнен кайчан килгәнен күзәтеп кенә йөри, тәмам ияләште үзенә. Бер-бер авыр агачны күтәрешергә кирәк булса да ярдәмгә Нурулланы чакыра урман эчендәге чишмәгә суга барасы булса да үзенә юлдаш итеп сайлап ала иде
ул аны. Нуруллага исә бу бик ошый. Иптәш малайларына куз кысып серле караш ташлап ала да, елмая төшеп, Лиза артыннан китеп бара. Ә кире әйләнеп кайткан чакта, күрсәгез икән сез аны. май ашаган мәчегә әверелә тәмам. Авыз колакка житкән була.
Бу тарих күпме дәвам иткән һәм ни белән тәмамланган булыр иде икән, белгән юк. Көннәрдән бер көнне алар янына эшнен ничек баруын тикшерү уе белән райтоп нәчәлниге Хатыйп үзе килеп чыкты. Әллә бераз төшереп тә алган, кәефе шәп иде анын. Малайларны гел мактап бетерә алмады. Мари хатыннарына да житте мактау сүзләре.
Шунда берчиттәрәк Нурулла белән янәшә каенга сөялеп торган Лизага күзе төште анын. Һәм сөйли башлаган сүзен онытып, ыспай әтәч кебек хром итекләренең бармак очына гына тып-тып басып, анын каршысына килеп басты Лизанын ике йомарлам май кебек тырпаеп торган күкрәкләренә текәлеп карап торды башта. Егерме яшьлек тол хатын кочаклап торган каенны ошаттымы, карашын махсус түбәнгәрәк текәп, шул каенны беркат әйләнеп чыкты аннан.
—Карале, мин сине күргәнем юк иде кебек, син яна кешеме әллә монда?—дип дәште ул анарга, янә каршысына килеп баскач, баштан-аяк үзен тикшереп.
Лиза унайсызланып куйды, ике бит алмасы кызарып чыкты шундук
—Яна кеше түгел, мин беренче көннән башлап эшлим, туариш райтуп нәчәлниге,—диде ул, тегенең ач карашыннан үзен кая куярга белмичә, читенсенеп.
—Чуа-то мин сине хәтерләмим. Күргән булсам онытмас идем,—дигән булды ул. Тагы ниләрдер әйтергә уйлаган иде дә, башкалар каршында әйтергә кыймады тагы үзе.
Лиза башын түбән иеп китеп барам дигәндә, кулыннан тотып туктатты аны Хатыйп.
— Бар энем, иптәшләрен янына бар. эшендә бул,- дип. Нурулланы читкә таба куып жибәрде.
Нәчәлник әйткәч, тыңламый булмый, китәргә мәжбүр булды Нурулла. Бер читгәрәк торган карт каен янында Лиза белән генә торып калды райтоп нәчәлниге. Икәүдән-икәү генә калгач, ул сөйләшә белә инде
— Исемен?—диде ул анарга, күзләрен майландырып
—Лиза.
— Матур икән исемен.
—Безнең авылда Лизалар күп инде ул...
— Белемен?
—Жиде класс.
—Яхшы. Бик яхшы...
—Жиде класснын нәрсәсе яхшы булсын инде
—Мина синен белемен кирәк түгел. Үзен яхшы! Үзен —диде ул. һич тартынмыйча иреннәрен ялый-ялый
— Башкалар кебек инде...
— Менә шул, Лиза, син бүгеннән башлап минем кантурда эшли башларсың.
—Ничек алай, мин урман эшендә бит. туариш райтуп нәчәлниге
— Монда кем нәчәлник?—дип тавышын күтәргән булды Хатыйп.
—Син...
—Сугыш вакытында нәчәлник сүзе—закун. Тәк шту, вәт тәк, менә шулай, матурым. Аңладыңмы?!
—Анлавын акладым да бит, туариш райтуп нәчәлниге. Урман кискән кешеләргә утын була, диделәр Ә кыш көне утынсыз нишләрбез?
— Утынын да булыр, чуртын да булыр. Күп сөйләшеп торма.
анлалынмы?!.—дип, башкалар күрмәгәндә, үзенә генә серле итеп күз кысып алырга да өлгерде шул арада.—Мин сине кошовкада гына утыртып йөрермен, анладынмы?!
Лиза ни дияргә дә белмәде. Район тикле районнан килгән нәчәлниккә каршы сүз әйтеп булмый бит инде, буйсынырга мәжбүр булды.
Шулай итеп райтоп нәчәлниге Хатыйп, һичкемгә берни аңлатып тормастан, ялгызы гына утырып килгән тарантаска Лизаны утыртып китеп тә барды.
Киткән чакта Нуруллага таба каерылып-каерылып караса да авыз ачып сүз әйтә алмады Лиза. Нурулланың да әллә ниләр әйтәсе, Хатыйпның аты каршысына чыгып басасы, аларны туктатасы килде, әмма булдыра алмады. Бугазына килеп тыгылган авыр төерне кая куярга белмәүдән, читкә тайпылды, башка чара калмады.
Менә шулай, Лиза китеп барды. Ә Нурулла калды.
Көн артыннан көн үтә торды, әмма Лиза кире алар янына әйләнеп кайтмады. Үзләре белән эшләүче мари хатыннары Нуруллага сер итеп кенә сөйләделәр: Лизаны эштән җигелгән тарантаска утыртып кына кайтарып куялар икән хәзер. Танымаслык булып, тагы да матурайган, диләр үзен. Кыска итәк киеп биек үкчәле түфлиләрдә генә йөри икән. Иреннәрен кып- кызыл итеп буяп, исеннән башларың әйләнеп китәрдәй тәмле хушбуйлар сибеп җибәрә ди.
—Мине сораштырамы соң? Мине искә ала микән?- дип кызыксынмый булдыра алмады Нурулла.
—Гел сораштырып кына тора. Привитлар да әйтергә куша,—диделәр, малайның күңелен күреп.
Малай шунарга чын күңелдән куанды. Димәк, Лиза аны онытмаган, аны хәтерли икән бит. Ә бәлки әле сагына да торгандыр. Сагынуны һәм яратуны аны урман кисүче хатыннар аша тапшырып булмый бит инде. Төннәр буе күзен дә йоммый Лизаны уйлап чыккан чаклары да бар иде аның.
Малайлар октябрь башына кадәр утын кисте ул җәйне. Иписез көннәре дә булды, аяк киемнәре тузды, алны-ялны белми барыбер эшләделәр. Уч төпләре картайган каен каерысы кебек сөялләнеп-муртаеп бетте. Әмма арадан ник берсе арыдым яисә талчыктым дип сүз әйтсен яисә ялгышып кына булса да зарланып алсын икән. Сугыш вакыты ич, һәркем ил язмышын үз язмышыннан алгарак куеп эшләргә һәм яшәргә тырышты.
Шунысы кызганыч, авылнын куанычы булып ел тәүлеге буенча юлга чыгучыларны шаулап озатып калган һәм каршы алган каенлык шәрәләнде. Карап торсан, түзәм димә, күзләренә кайнар тамчылар килеп тыгыла. Анын каравы, Мәскәү һәм Ленинград калалары өчен менә дигән утын булды. Шунысы тынычландыра иде күңелне, бу утын илбасарларны тар-мар итүгә алардан өлеш булып керәчәк бит.
—Сугыштан сон монда яшь агачлар утыртырбыз,—дип кенә юаттылар аларны.
5
Инде эшне тәмамлап. Каран мәктәбенә төшәргә җыенып йөргән көнне урам яктан сызгырган аваз җәлеп итте Рафаэльне. Капка төбендә аны Нурулла көтә иде.
— Бик җитди йомыш бар, малай,—дип, читкәрәк алып китте ул аны. Һәм үтә яшерен сер сөйләгән сыман пышылдауга күчте.—Райтоп нәчәлниге үзенен малаен өйләндерә икән. Безне туйга чакыра.
— Нинди туй ул, сугыш вакытында, шаяртма әле,—дип кул гына
селтәмәкче иде Рафаэль. ’
зо
Әмма дусты шаяртмый, чынлап сөйли иде кебек.
—Эшләр болай тора, дустым Рафаэль.—дип. олыларча килештереп сөйләп китте Нурулла.—Бүлдермичә генә тынла. йәме. Теге, безнен белән утын кисә башлаган Лизаны хәтерлисенме?
—Яхшы хәтерлим Шуннан.
—Шуннан, утырган да шуган. Лиза үтенеп сорагач, теге чакта мин анарга татарча жыр җырлап күрсәткән идем. Ул яратып тыңлаган иде. Лиза бит хәзер райтуп нәчәлниге белән эшли. Үзенә күрә ул да нәчәлник бит инде хәзер, иреннәрен кызартып, ислемайлар сибеп йөри икән эшкә. Вәт тәк. малай, бер дә шухрый-мухрый түгел! Нәчәлниге Лизалан бер-бер баянчы йә булмаса жырчы табарга иде, дип сораган. Ә Лиза ике уйлап тормаган “Теге урман кисүче Яна Актау малайлары үзләре җырчы, үзләре музыкант та бит—менә дигән ансамбль".—дип әйтеп ташлаган. Вәт шуна мине райтоп нәчәлниге үзенә чакыртып алды да инде
—Кайда чакыртты, кайчан?—дип. колагы ишеткәннәргә ышанырга белми аптырап торды Рафаэль —Син малай, дуслардан яшереп әллә кайларда йөрисен икән...
—Райтоп нәчәлнигенен үзен күрмәдем, кәнишне. Бөтенесен Лиза анлатып бирде Лиза бит безнен авылдан ерак түгел генә Иске Барак лесхозында эшли икән Үзенен аерым кабинеты бар мин сина әйтим, өстәле-урындыгы бар. Чәй эчим дисән. самавырларына кадәр кайнап тора Бер кырыйда шыгыр-шыгыр килеп торган күн диван Лиза кыска итәктән генә, биек үкчәле түфлиләре белән тып-тып басып, менә болай итеп арлы- бирле болганып йөгереп йөри, малай Райтоп нәч&лниге атнага бер. йә булмаса ике мәртәбә генә килеп китә икән. Башка вакытларны—Лиза үзе нәчәлник.
—Ярар, син мина, дустым, Лиза турында түгел, туй турында сөйлә инде,—дип бүлдерде аны Рафаэль —Кем туе сон ул? Райтоп нәчәлнигенен малае Лизага өйләнәмени?
—Һе, Лизаны мин беркемгә дә бирмим.—дип әйтеп ташламасынмы Нурулла. Аннан аңлатуын дәвам итте —Райтоп нәчәлнигенен сугышка яраксыз бер кылый малае бар икән Шунарга Көязебаш авылыннан унҗиде яшьлек бер кызны димләгәннәр. Кызнын әтисе сугышта һатак булган, әнисе авырып урын өстендә ята икән. Берсеннән икенчесе кечкенәрәк биш сенлесе бар икән. Түрә кеше белән туганлашкач, шуларнын тамагы булса да тук булыр бәлки дип ризалашкан диләр кызны Качып кына урман эчендәге биш-алты өйлек Иске Барак лесхозында туй итәргә җыеналар икән Туй булгач, җырсыз булмый—шуна. үз кешеләр итеп, безне чакыралар
—Аңлашылды.—дип әйтеп куйды Рафаэль коры гына.—Башкалар үз- үзләрен кызганмыйча фронтта кан коя Ватан өчен гомерләрен бирергә әзерләр. Ә боларнын кешедән качып кына туй итеп яту икән исәпләре Мин андый эшкә катнашмыйм. Нурый дус
Моңарчы ашкынып торган Нурулла, кәефе кырылудан, коелып төште Ни дип әйтергә, дустын ничек юмаларга белми торды бермәл. Ләкин шундук үз-үзен кулга алып өлгерде.
—Өйләнү, гаилә кору—ул җинаять түгел. Рафаэль. Син алай кырт кистереп куйма әле. малай Кылый булса да. ул бит кеше баласы Атасынын да улын өйләндерергә тырышуы гаеп эш түгел. Сугыш вакыты булмаса ул унҗиде яшьлек кыз шундый егеткә әллә чыкмаган да булыр иде Гаилә ул, бик беләсең килсә, дустым, безнен илнен киләчәге Шулай дип язганнарын гәҗиттән укыганым бар Тәк иггу, вәт тәк. менә шулай —дип йомгаклап куйды ул сүзен, райтоп нәчәлнигсн искә төшереп
Нурулла гел йомшартып җибәрде бит әле Рафаэльнен күнелен
—Туйда җырларга без бит җырчы түгел, син ул ягын бер дә белмисенме?
Лизаны күргәч тә синен башын әйләнгән, алдын-артын уйламыйсың.
—Ник уйламаска, бик уйлыйм,—дип, тагы да тәвәккәлрәк сөйләшүгә күчте Нурулла.—Беренчедән, без бишебез дә жырлый беләбез. Урман кискәндә аз җырламадык. Икенчедән, Фәрваз әтисеннән калган гармунда шыгырдата белә. Син өздереп мандолинада уйныйсың. Риҗалның камыш курае бар. Ләбиб кул чәбәкләп торыр, кирәксә әле ул мәтәлчек ата-ата бии дә белә. Ә мин бер пар агач кашык алып килермен дә шуларны сугып уйнармын. Харап шәп чыгачак бу безнең.
—Кеше көлдермәбез, бәлки,—дип тә карады Рафаэль. Әмма Нурулланы уеннан кире кайтара алмады.
—Туй булгач—кеше көлергә, кәеф күтәрергә тиеш. Туй бер генә була.
—Лиза тәмам башыңны әйләндергән икән,—дип, башын чайкаудан һәм ризалашудан башка чарасы калмаган иде Рафаэлнең. Әмма мәсьәләнен икенче бер четерекле ягы да бар, ул хакта да онытып булмый. Кием ягы —Ә синең туйга киярлек киемен бармы соң? Миндә юк. Башкаларда да шул ук хәл дип беләм...
—Без—урман кисүчеләр. Ансамбльнең дә исеме шундый ук булачак— “Урман кисүчеләр”. Димәк, киемнәребез дә урман кисүченеке була. Тәк шту, вәт тәк, менә шулай. Килештекме?..
—Килештек.
Күңелләре күтәрелеп китеп, чәпелдәтеп кул биреште ике дус— килештеләр. Сабыйлык дип әйтү килешмәс, малайлык чыгып бетмәгән иде шул әле үзләреннән.
Туй, билгеләнгән көнне, билгеләнгән сәгатьтә бернинди шау-шусыз башланып китте. Кыз ятыннан сиксәнне узган әбисеннән башка туйга килер кеше табылмаган. Егет ягыннан да районда калган иң якын туганнар гына чакырылган иде. Башка һичкемнең, хәтта якын күршеләрнең дә бу хакта хәбәре юк. Сугыш вакытында туй итә дигән сүз чыгару кирәк түгел иде шул райтоп нәчәлниге өчен. Сүз чыга-нитә калса, моның ни белән бетәсен ул яхшы белә. Эшсез калу гына түгел, башсыз калуың да бик ихтимал.
Урман хуҗалыгының бинасы болын кадәрле, җылы һәм иркен. Бинаның тәрәзәләре калын пәрдә белән томаланган. Түрдә, бер-берсенә кыюсыз гына әледән-әле күз төшергәләп, кияү белән кәләш утыра. Алар шушы көнгә кадәр таныш та булмаганнар ахырысы, әледән-әле бер-беренә сынаулы караш ташлап алалар.
Райтоп нәчәлниге малае, ташка үлчим, тумыштан ук кылый икән, бер күзе әшрикъка караганда, икенчесе мәшрыйкъка борыла. Алай да сер бирми тагы үзе, муенны текә тота, күбесенчә түшәмгә карап утыра. Шулай караганда килешәрәк төшә бугай анарга. Матур итеп киенгән. Дулкынланудандыр инде, әледән-әле сузып-сузып борынын тарта. Буйга кешедән ким җире юк, ике аягы һәм ике кулы үз урынында—менә дигән кияү егете инде киендереп-ясандырып куйгач.
Ә кыз. Күрсән күзеңне ала алмаслык дәрәҗәдә матур һәм сөйкемле иде кыз. Яшь болан баласыдай сылу, яна ачылган роза чәчәгедәй гүзәл, җиләк яфрагына кунган тан чыгыдай саф иде ул бер үк вакытта. Исеме дә җисеменә тин—Зәйнәп. Күренеп тора, Зәйнәп үз язмышын үзе хәл иткән, балавыз сыгып яисә балтасы суга төшкән кешедәй мескенгә сабышып утырмый. Язмыштан узмышлар юк шул. Кияү егетнең күңеленә ачкыч табарга теләгәндәй, әледән-әле анарга үзенен ягымлы һәм җылы карашын юнәлтеп ала иде. и
Шул җылы карашны тоюданмы, кияү егеткә җан иңде. Кмзнын матурлыгына сокланып, шатлыгыннан елмаеп ук җибәрде ул бепазлян Я елмаю кемгә килешми сон... бераздан, о
Туйда ин бәхетле кеше райтоп нәчәлнигенен хатыны булгандыр. Ул тутый кош каурыйларыннан бер дә кайтыш булмаган матур яулык һәм күлмәкләргә төренгән Шактый ук озын буйлы һәм юан да икән тагы, бүлсән, ике түгел, өч райтоп нәчәлниге чыгар иде үзеннән. Анын йөзендәге бәхет нурлары бөтен бинаны нурландырып торырга җитәрлек булгандыр. Барыннан да бигрәк, булачак килененнән канәгать иде ул. Әнә ич. нинди кыз тапкан анарга әтисе. Чибәр кызлар яисә хатыннарга күзе чос инде анын элек-электән. Шул сыйфаты белән анын да тенкәсенә төшкән, көнтәштереп жанын телгәләгән чаклары аз булмагандыр, нишлисен бит, һәр рәхәтнен үзенә күрә михнәте була инде анын.
Туйдагы бар кеше һәм һәрнәрсә куаныч чыганагы булып тоела иде нәчәлник хатынына. Тик менә, теге, кыска итәкле, түгәрәк ботлы мари кызы гына эчен пошырды. Ул каян килеп эләккән дә һәм ни өчен үзен әллә кемгә куеп йөри сон әле монда—аларнын туенда.
Мари кызы дигәне, Лиза иде, әлбәттә. Лизанын юк-юк дигәндә дә анын ире Хатыйпка арка яктан килеп, нидер сорашкан атлы булып, тырпаеп торган күкрәкләре белән ышкылып китүен сизми идеме әллә ул. Ә ир- ат затына шул җитә кала, барысы да бер иш инде аларнын. әнә ич. Лиза артыннан ач кәҗә тәкәседәй карап кала. Икенче бер уйласан, “ Карамагае тагы” дип тә тынычландырды ул үз-үзен. Нәчәлник кешегә хатын-кызнын күзе чос була инде ул, бер бүген генә түгел, гомер-гомергә шулай килгән
Бәхетенә каршы, Лизанын кайда һәм кем булып, кем янында эшләвсн ачык кына белеп бетерми иде нәчәлник хатыны. Барысын да белсә, басып торган җиреннән мәтәлчек атып егылган булыр иде дә бит. Белми торсын әле...
Өстәлләр, үз заманы өчен ярыйсы гына мул булса да, гуи—туй сыман җанланып китә алмый торды озак кына. Өстәлдә аракы, көмешкә күренмәсә дә ир-ат заты үз җаен тапкан иде ахры, чаршау артына бер-бер артлы ипле генә кереп китәләр дә, ялт итеп иреннәрен ялый-илый кире чыгалар Шул арада борыннарына кызыл шәфәкъ нурлары кунарга өлгерә, бер дә юктан гына түгел иде бу. Кунаклардан бигрәк, райтоп нәчәлнигенен үзенә хуш килде бу юл, шырт иткән саен ул шул чаршау артына керә дә югала, керә дә югала иде.
Анлашылса кирәк, туй мәжлесенен бар авырлыгы кияү-балакаинын әнисе җилкәсенә төшеп калды. Болай да санаулы гына кунакларның вак төркемнәргә тарала баруын күреп, ул үзе үк җыр башлап карады
И аланда инде, и аланда.
Мәкнен чәчәккәе бар анда;
Бергә җыелышкач жырлашыск.
Жыелышып булмас болай ялан да
Әмма җырны эләктереп алучы, җырга кушылучы табылмады Анын үзе нечкә, үзе әче, үзе бер үк вакытта чәрелдек тә булган тавышына кушылырга җөрьәт итмәделәр бугай. Ә ул ни тавышы, ни моны булмаса да үзен җырчы саный иде. Бер анарга гына хас түгел, түрә хатыннарының күбесендә була торган шаукым инде ул. Тагы да әчерәк, тагы да чәрелдәбрәк җырлавын дәвам итте кияү-балакайнын әнисе.
Челтерәп аккан чишмәгез.
Ялтырап каткан бозыгыз.
Арыслан күк безнен егетебез.
Ничек икән сезнен кызыгыз
2. .к у . м и
Җырлады җырлавын. Әмма шушы җыры белән туй өстәле артында утырган унҗиде яшьлек кәләшне, ягъни үзенең киленен шактый уңайсыз хәлдә калдыруын кичегебрәк анлады. Бу җыр бит—җавап сорый, ә кыз ягыннан җавап бирер кеше юк. Бер почмакта дисбе тартып утырган сиксән яшьлек әбисе исә, колакка каты иде булса кирәк, башын да калкытмады. Җырламагайлары тагы, әллә бар иде алар бу карчык өчен, әллә юк.
Нәкъ шул мәлдә чираттагы мәртәбә чаршау артыннан тирләп-пешеп чыгып килүче райтоп нәчәлниге Хатыйп, үз хатыны җырыннан дәртләнеп китеп, кычкырып такмаклап җибәрмәсенме:
Агыйдел күпере, минем хатын бөкере...
Хатыйпнын җыры тәмамланмый ярты юлда өзелеп калды. Ни өчен дисән, тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап алган хатыны килеп тә җиткән иде инде янына.
—Кем бөкре... Әйт әле, кем бөкре? Өйгә генә кайтыйк, күрсәтермен әле мин сиңа кемнен бөкере, кемнен туры икәнлеген. Туры җирләреңне бөкрәйтермен, бөкреләрен турайтырмын!
—Чеметмә әле, ботны кара яндырып чыгарасын ич,—дип, бер читкә тайпылып куйды райтоп нәчәлниге.—Җырнын җыртыгы жук инде анын. Үзен җырлаганга гына җырладым ич...
Һәм шунда, нидер искә төшереп, кулын кулга сугып шапылдатып куйды ул.
—Онытыла язган ич. Безнең туйга бер дигән артистлар да чакырылган иде бит әле... Лиза... Лиза, бар әле җәт кенә артист егетләребезне чакырып керт.
Лиза исә, шул боерыкны көтеп кенә торган диярсең, түгәрәкләнеп торган арт санын килешле генә уйнатып өйалдына таба чыгып йөгерде.
Нәчәлник хатыны кыска итәкле чукынчыкның һәр адымын һәм хәрәкәтен энә күзеннән үткәрә, кем өчен шулай боргаланганын анламады түгел, анлады. әлбәттә. Шуңа бит инде, әле Лиза кире борылып кергәндә дә җыерылган борын үз хәленә кире кайтырга җыенмый иде.
Әмма кунакларның бар игътибарын ишектән кереп килүчеләр җәлеп итте. Бер кыяфәтләре белән генә дә гаҗәпкә калдырырлык иде шул алар. Ин алдан ялтырап торган ике куллы пычкы тотып Рафаэль килеп керде. Анын артыннан кыска итеп киселгән утын түмәренә чабылган балталарын аркаларына салган Нурулла, Фәрваз, Рижал һәм Ләбиб ияргән. Күтләрендә ямаулы чалбар, өсләрендә кояшта-җилдә уңып беткән эш күлмәге. Кайсы эшләпә киеп алган, кайсы фуражка, кайсы түбәтәйдән. Ә Нурулла исә, каян тапкан диген—мари картларының да бик сирәкләрендә генә очрый торган сары камыш эшләпә чәпәп куйган башына. Яна гына акшарланган зур мич каршындагы буш урынга барып басты урманчы егетләр. Кайсы берсе үзләре күтәреп кергән утын түмәренә утырды. Мич артыннан җәт кенә гармун, мандолина һәм тагы әллә ниләр тартып чыгардылар. Һәм, кунаклар аны-моны абайлап өлгергәнче, матур итеп уйнап та җибәрделәр. Тынлап торсаң, гел килешле генә көй чыгаралар иде тагы үзләре. Рафаэль мандолина чиертеп җибәрде. Фәрваз бер рәтле иске гармун тартырга кереште. Әллә уйнавы шулай гына, әллә бакалары батып калган иде гармунының, шыгыр-шыгыр китерде дөньясын Рижал курай сайрата, Ләбиб кубыз гыжылдата Нури исә, үзе кашык суга, үзе дирижерлык итә, үзе басып торган җирдән бии-бии башлап җырларга кереште.
Без үзебез Актауныкы.
Йөремәйбез мактанып Без урамнан үткән чакта Кыхтар кала сокланып.
Ай илләре, илләре Илләрендә—күлләре.
Шул илләрдә кыхпар жырлай Сандугачтай телләре
Кунакларга җыр ошап китте Алар башта шым калып тынлап кына утырган булса, ул да түгел, малайларга кушылып кул чәбәкли-чәбәкли өстәл астындагы аякларын тыпырдатырга керештеләр.
Урам аша чыккан чакта Әллә абындыгызмы Сарыларга салышкансыз.
Әллә сагындыгызмы Ай илләре, илләре-.
Кунаклар кыюланганнан кыюлана барды Инде берәм-берәм җырга да кушылып китә башладылар. Нурулланы исә бу хәл тагы да дәртләндерә төште, урман кисүче малайлар белән генә түгел, инде туй мәҗлесендәге бөтен кунаклар белән идарә итүне үз кулына алып бара иде ул. Үзе җырлый, үзе бии, үзе кашык суга. Ул сикерүгә, ул сугуга агач кашык түзә торганмы сон, кителеп-кителеп идәнгә коелып бетте инде алар. Әнисеннән сорамый гына алынган, өйләрендәге сонгы ике кашык иде югыйсә Ничек җавап бирер, белгән юк. Әлегә исә. кашык кайгысымыни, кашык түгел, идән сынып, түшәм җимерелсә дә тукталырлык хатдә түгел иде ул. туй мәҗлесенең кендегенә әверелеп китге бит. әнә. Сикерә-бии. уйныи-җырлый иде безнең Нурый. Бер читтә үзен Лиза күзәткәнлекне дә онытмый иде. әлбәттә :
Алай да яна йөрәк.
Болай да яна йөрәк Яна йөрәк, яна йөрәк.
Яна пожарник кирәк.
Ай илләре, илләре Илләрендә—күлләре.
Шул илләрдә кызлар жырлай.
Сандугачтай үзләре
Кияүгә дә җан керде тора-бара. Ул кызнын касыгына төртә-төртә кылый күзе белән егетләргә таба ымлап каш сикертә, аякларын өстәл аратасына бәреп тупырдата башлаган иде. Яшьләрнен бу дәртле җыры шул кадәр биләп алган иде кунакларны, утын түмәрләре кебек утырган абзый һәм апалар да түзмәде, урыннарыннан сиксреп-сикереп тордылар Яшь киленнен дә йозенә көләчлек кунды, тигез ритмга башын чайкый-чаикый үзалдына җырлый башлаган иде инде ул да. Чаршау артында ир-ат заты калмады, алар анда керү юлын онытып торды байтак кына Парлашып парлашып биючеләр дә бар иде инде Иң хикмәтлесе шул. “ ай илләрен такмаклаганда райтоп нәчәлнигенен хатыны, җыр-бию дәрте белән онытылып китеп, мари кызы Лиза белән култыклашып бии һәм әйләнә башлаганын ла абайламый калды.
35
2*
Жыр тәмамланып, биюлә-уенла булган кунаклар үз башлагач та. инде чаршау артына йөри-йөри шактый ук йөзе - Р нәчәлниге Хатыйп, хужа буларак, сүз башлады:
—Кунаклар,—лип, кулын югары күтәрде ул.-Минем бүген иң бәхетле көнем Сез шул бәхетне бүлешергә, уртаклашырга килдегез. Рәхмәт сезгә. Бүген минем сөекле улым Миргазиян өйләнә. Зәйнәп белән алар яна гаилә коралар. Ә гаилә ул, кадерле иптәшләр, социалистик ватаныбыз СССРнын нигез ташы. Туган илебезне сакларга әзер булырлык уллар һәм кызлар үстерүләрен телик без аларнын. “Урра!” иптәшләр. Тәк шту, вәт тәк, менә шулай, улым Миргазиян. Бүгенгесе көннән эшкә керешәсең.
Хатыйпка ияреп “ур-ра" кычкыручы булмады булуын. Шулай да, үзе хакындагы сүздән артык дәртләнеп киткән идеме, әтисе нотык сөшюгәндә кияү егет Миргазиян берничә мәртәбә калкынып-калкынып куйды һәм әтисенә охшатып йодрыгын югары чөйде.
—Нәрсә, улым, бер-бер сүз әйтеп җибәрәсеңме әллә?—диде моны күреп торган әтисе.
Малай, нишлим икән дигән сыман, әнисенен күзләренә текәлде.
—Жә. жә, сүзен бармы әллә? Сөйлә, жә. әйт, матурым,—дип. дәртләндереп жибәрде үзен әнисе.
Рөхсәт булгач, урыныннан сикереп диярлек торып басты Миргазиян. Әмма ни сәбәптәндер, сүзен генә башлый алмый азапланды. Ни әйтим икән диеп, бер әнисенә, бер әтисенә алмаш-тилмәш карап торды. Әнисе, башын кагып, яшь кәләшкә таба ымлады, анарга бер-бер сүз әйт, улым, дигән сүзе иде бу. Әмма малайга тиз генә барып җитмәде.
—Инде улым, әти-әни күзенә карап кына яши алмассын,— дип, киеренкелекне киметергә теләп сүз башлады әтисе —Бездән качып эшли торган эшләрен дә булыр инде моннан ары.
Малай дөрес анладымы-түгелме, әйтеп булмый. Әмма теле ачылды үзенен
—Анысын булдырабыз анын, әти,—дип, авызын киң жәеп бәхетле елмаеп жибәрде ул шунда, һәм кәләшенә борылып кылый күзен сикертеп куйды.—Шулай бит, иеме. Зәйнәп. Ниятенә генә кермәгән әле, ниятенә дә бер кереп китсәк...
Зәйнәп коелып төште һәм нык кына уйга калды. Кая һәм кемгә килеп эләктем мин, дип уйлады булса кирәк ул шул мизгелдә. Кияү егет авызын тагы да ныграк жыра төшеп дәвам итте.
—Әти сина рәхмәт. Мина әйбәт хатын тапкансың. Ошый да башлады инде ул мина Ватан каршында да бурычлы булып калмабыз. Бүген үк эшкә тотынабыз, шулай бит исме...—диде дә тотлыгып калды ул. Кәләшенең исемен хәтерли алмый иза чикте.
—Зәйнәп.. Зәйнәп,—дип пышылдадылар анарга. Уңнан да, сулдан да пышылдадылар. Әмма теләсә кем әйткән сүзгә игътибар итмәде ул, үз әнисе арка тарафтан килеп җитеп кабатлаганнан соң гына кәләшенен Зәйнәп атлы булуына инанды.
—Әйе,—диде ул, кош тоткандай бәхеткә ия булып —Зәйнәп. Минем хатын—Зәйнәп.
—Утыр!—диде, ниһаять, түземлеген жуя төшкән әнисе, һәм җилкәсенә басып малаен урындыгына таба кысты. Ә үзе. берни булмагандай, кунакларга мөрәҗәгать итте —Әллә, хөрмәтле кунаклар, безнен киленебез Зәйнәпкә багышлап бер-бер җыр җырлап алыйкмы...
“Урман кисүчеләр” бу унайдан аллан ук кисәтеп куелган иделәр, озак көттермичә җыр башлап җибәрделәр—“Ал Зәйнәбем” не.
Бакчадагы гөлләремнен Тамырлары бер генә шул, Зәйнәбем;
—дип. калын һәм кор тавыш белән Рафаэль җырларга кереште ин элек. Башкалардан аермалы буларак ул бу җырны яхшы белә, аны үзе генә катган чакларында җырлап туймый торган идс. Рафаэльне тиз арала дуслары күтәреп аллы Жыр урман шаулавыдай бөтен мәҗлесне җилкендереп җибәрде, дулкын шавы сыман йөрәкләрне дәртләндереп узды.
Ал Зәйнәбем, гел Зәйнәбем.
Рәхәт үтсен җәйләрен!
Жыр матур янгырады Шуна да ул күп кенә нәрсәләрне оныттырды, табынга яңадан бәйрәм рухын кайтарды кебек. Әмма килен булып төшкән Зәйнәп кенә, үзенә багышлап җырлаган җырнын сүхләрен ишетер, анлар хәлдә түгел иде булса кирәк. Нишлисен бит. язмыш! Ә язмыштан узмыш юк диләр... Бер телем икмәккә тилмереп авыру әниләре янынла калган сеңелләре турында гына уйларга тырышты ул шул мизгелдә Үзе хакында уйламады.
Ә җыр агыла. Жыр тагын да бөтен табынны бер итеп күтәреп алган иде инде.
Күз тияр лип. йөзләренә
Туйганчы карамадым шул. Зәйнәбем.
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем.
Рәхәт үтсен җәйләрен!
Кыскасы шул. туй шәп узды Яшь килен белән кияү-балакайны, алдан килешеп куйганча, күрше йортка озатып куйдылар Райтоп нәчәлниге хатыны шул китүдән кире әйләнеп кайтмалы, чаршау артын сакларга калды булса кирәк. Улына йә булмаса килененә ярдәм-фәлән кирәк булырга да ихтимал иле ич...
Ә райтоп нәчәлниге Хатмип исә. ялгызы гына калгач, икенче оиләгс башка чаршау артыннан чыкмас булды. Һәм бу эш. бил!слс инде, анын исереп йомшаруы белән тәмамланды. Ул инде кешедән оялыр хәлдә түгел идс. берөзлексез Лизаны кымтырыкларга маташты Тегесе исә. ачуланмады, карышмады, әмма үзен бигүк тоткалар!и да ирек куймады, шома балык кебек шуа да чыга, шуа да чыга идс райтоп нәчәлниге кочагыннан. Ахыр чиктә, чираттагы мәртәбә чаршау артыннан чыгып килгән Хатыипны ике таза егет, аңлашылса кирәк, боларнын берсе Нурулла идс билгеле, җигелгән ат арбасына чыгарып салдылар. Ат китте Туй таралды Урман кисүче музыкантлар Яна Актауга таба юл тотты Араларында Нурулланың булмавына да бигүк исләре китмәде кебек. Туйдан сон бинада тәртип ясау, җыештыру һәм фәлән-фәсмәгәннәр өчен ярдәмгә лип. аны Лиза үзе белән алып калган булып чыкты.
Ни хәл итмәк кирәк, туйлар узды. Туйлар гиз арада онытылды да инде хәтга. Әмма районда Яна Актау авылында оешкан җыр һәм музыка ансамбле—"Урман кисүчеләр" хакында сүз коннән кон үсә һәм арта гына торды. Күрше-тирә авылларга чакырдылар алармы ин элек, авыр ин һәм кайгы-хәсрәттән башканы белмәгән чатын-кызларньш һәм сугыштан кайткан инвалидларның күңелен юатты алар үз җырлары белән. Клубларда гына түгел, ачык һавада һәм ындыр табакларында да рәхәтләнеп уйныи- җырлый идс алар. Үзләре мәктәпкә Йөргән Каран авылында исә һәр тантаналы вакыйга аларнын чыгышы белән башлана һәм тәмамлана торган булып китте Дан дигән нәрсә, ул җепшек кар сыман, бер хәрәкәткә килсә
зт
бик тиз үсүчән була, боларнын да даны еракларга китте тора-бара. Тимер юл станциясендә вакытлыча урнашкан күчмә госпитальгә чакыртып алдылар үзләрен бераздан. Фронттан Урал һәм Себер тарафларына китеп баручы яралылар ‘‘афәрин” дип кычкыра-кычкыра кул чапты аларга. Татар һәм башкорт җырларын яратып тыңладылар. Русча җыр да сорадылар. Дөресен әйтергә кирәк, русчалары бик чамалы иде анысы, шулай да “Катюша” белән “Подмосковные вечера"ны ярыйсы гына ерып чыктылар. Шул рәвешле, шаярудан гына башланган эш шактый дәвамлы һәм нәтиҗәле дә булып чыкты бит әле. Әздән генә артист булып китмәде Яңа Актау малайлары...
6
1944 нче елнын язында Рафаэль тугызынчы классны тәмамлады. Уку анарга бик җиңел бирелә иде, барлык фәннәрдән дә бишле генә. Ә шулай да күнел тынычсыз, илдә уку кайгысы түгел, синең ничәле билгеләренә укуында һичкемнен гаме юк. Илдә менә өч ел инде сугыш дәвам итә. Фашистларны атна-ун көн эчендә тар-мар итәбез дип фронтка чыгып киткән авылдашларның инде яртысыннан күбесе сугыш кырларында ятып калды. Ай саен авылга кайгылы хәбәр килеп тора. Шундый чакта унҗидене тутырып килгән сау-сәламәт авыл егетләре ничек, әле урта мәктәпне тәмамларга тагы бер ел калды дигән сылтау белән, үзләренә повестка килгәнне көтеп кул кушырып утырсыннар икән.
Рафаэльнең, әнисеннән яшереп кенә, район хәрби комиссариатына гариза җибәрүенә инде ярты елдан артык вакыт узды. Ә җавап һаман да килми. Әллә хаты барып җитмәде, әллә башка берәр сәбәп, һич белгән юк. Беркөнне бу серен ахирәт дусты Нуруллага сөйләргә булды ул. Баксан, Нурулла үзе дә шундый ук хат юллаган булган икән. Анын хаты да җавапсыз калган.
Озак уйлап тормадылар, көннәрнең берендә тан белән алар икәүләшеп район үзәгенә—Бүздәккә юл тоттылар. Басу капкасын чыгып күп тә китмәделәр, авыл ягыннан килгән тавышка кире борылып карасалар, артларыннан тирләп-пешеп Фәрваз йөгереп килә иде. Сулышына капкан, ә үзе ачулы. Килгән шәптән дусларына үпкәсен белдерергә кереште ул:
—Мине ташлап кая китеп барасыз. Дуслар шулай эшли мени! Әллә белми, сизенми, дисезме?.. Минем сездән кай җирем ким дип уйладыгыз...
Дөрес сүзгә җавап табу җинел түгел, алар дәшмәделәр, гаепләрен танып бер-беренә карап куйдылар бары.
Тарткалаша-тарткалаша булса да хәрби комиссарның үзенә үк барып керде алар. Теге исә, нигә килгәннәрен дә сорап тормады, каян белгән диген, сүзне үзе башлады:
— Нәрсә, фронтка җибәрүне сорап килдегезме?—диде ул, кергән
шәптән.
—Әйе,—дими чаралары юк, шуннан ары, ни әйтергә белми, бер-беренә карангалап торды алар.
Сүз әйтмичә дә булмый, жүнле-башлы сөйләшә дә белмәгән кешене кем сугышка тотып җибәрсен ди инде. Рафаэльгә ым какты Нурулла белән Фәрваз.
Ул^арада хәрби комиссар үзе ярдәмгә килде.
~Йә, сөйләгез, телегезне йотмагансыздыр ич, кайсы авылдан килдегез. Исем-фамилияләрегез дә бардыр...
—Без Яна Актауныкы, иптәш хәрби комиссар,—дип анлатыпга кеоеште Рафаэль. н
—Ә-ә, беләм-беләм. Яңа Актау бик матур авыл. Шундый матур табигать кочагына урнашкан авылны ташлап китәргә җыенасызмы.
Хәрби комиссарның бу сүзләре аларнын күңелләренә сары май булып ятты. Дулкынлану, курку, калтырау шундук юкка да чыкты Баксан. бер дә куркыныч яисә кырыс кеше түгел икән ич Алар кебек үк матур итеп татарча сөйләшә. Хәтта аларнын туган авылы Яна Актауны ла белә икән бит әле.
—Әйе, туган авылыбыз матур анысы,—дип дәвам итте Рафаэль —Әмма без гаризалар да язып карадык, җавап килмәде. Менә үзебез килдек Иптәш комиссар, алыгыз безне армиягә, безнен дә туган илне саклаучылар сафында буласыбыз килә.
—Әйе, әйе,—дип хуплады, күтәреп алды шунда Нурулла.—Без инде мылтыктан атарга да өйрәндек, “шагом марш"ка да атлый беләбез.
—Ә син нигә дәшмисең, син ничек уйлыйсын?—дип, бер почмакта посыбрак утырган Фәрвазга баш какты комиссар, елмая төшеп
— Минме,—дип, сискәнеп урыныннан ук сикереп торды Фәрваз.—Мин. иптәш комиссар, разведкага барып нимес генералларын капчыкка салып алып кайтыр идем. “Тел" буларак, хәрби серләрен сөйләтер өчен
Комиссарга кызык булып китте
—Тагы, тагы нинди батырлыкларга сәләтле инде син?
—Тагымы,—Фәрваз үзен ирештерәләр дип уйламый иде ате,—Тагы мин. иптәш комиссар. Александр Магросов кебек дошманның атып торган пулеметына капланып, дусларымны үлемнән коткарып катырта әзер
—Ә үлемнән курыкмыисынмы? Син бит ате шундый яшь, сез бит ате яши дә башламагансыз. Кызлар сөясегез, гаилә корып бататар үстерәсегез бар. Үлем куркытмыймы?..
— Куркыта инде анысы,—дип куйды Фәрваз, эчкерсез сөйләшүгә ияреп китеп —Әмма Ватан өчен үләргә дә була
—Менә шул, егетләр,—дип, сәгатенә карап алды хәрби комиссар,— сугыш—ул уен түгел, ин элек шуны аклагыз. Ә инде Ватанны сакларга атлыгып торуыгыз, шул хакта сорап килүегез—икеләтә мактаулы һәм ихтирамга лаек эш. Гаризаларыгызны язып калдырыгыз да, барыгыз, авылыгызга кайтыгыз. Авылда да эшче куллар кирәк. Ул эшегездә җинүгә керткән өлешегез булыр. Вакыт житкәч тә без сезне чакыртырбыз Менә шул.
Малайлар сөйләшү болай тәмамланыр дип көтмәгән иде, әлбәттә. Чираттагы мәртәбә, үзара кинәш иткән сыман, бер-берләренә карашып алдылар.
— Юк, иптәш комиссар,—дип, кыюланып китте Рафаэль,—без ссзнен янга яладан авылга кайтып китү өчен килмәдек. Сездән чакыру килгәнне көтеп ятсак, сугыш беткәнче без авылда булачакбыз. Ә без бүген үк. менә хәзер үк фронтка җибәрүегезне сорап килдек Без кемнән ким!
Комиссар, тагы да җитдиләнә төшеп, урыныннан торып басты. Киемнәрен тарта төшеп хәстәрләде, каешын турылады. Анын артыннан, алдан сүз берләшкәндәй, малайлар да сикереп торды Рафаэльнең каршысына килеп басты комиссар, анын кыска итеп алынган чәченнән сыйпап куйды:
—Исем, фамилияң.
—Рафаэль Смаков, әтием Миргалим исемле
—Ә-ә. менә ничек,—дип, тагы да ачылып китте хәрби комиссар —Син Миргалим абый малае буласынмыни’
—Әйе, мин Миргалим Смаковнын ин олы малае булам Сез минем әтине беләсезме?—дип, шаккатты. 1ажәпләнеп калды малай
— Беләм. Яхшы беләм Миргалим абый минем ин яраткан укытучым иде Богдды мәктәбендә тарихтан укытты ул безне. Туган илне яратырга, доньнны танырга өйрәтте Бик күп нәрсәгә өйрәндем мин анардан. Ул чын укытучы... Ә кайда ул хәзер, исәнме әле'’
—Әта Чиләбедә. Танклар ясый торган заводта эшли. Сугыш башланганнан бирле кайтканы юк. Хатлары килеп тора.
—Заводта эшлиме?..—дип, гажәпләнде комиссар, башын чайкап куйды.— Анын сәламәтлеге беләнме... Сугыш вакыты шул.
Егетләрнең барысына да кул биреп чыкты ул һәм, үзенен бик ашыгыч эшләре булуын аңлатып, чыгу юлына китте. Малайлар ишек төбендә утырган кече лейтенант янында гариза язып калдылар.
7
1944нче ел жәендә алар тагын утын кисте. Әмма урманга барышлый һәр көн иртән почта ташучы капкасын урап узалар иде. Почтальон булып эшләүче Хәдичә апаларын йөдәтеп бетерделәр:
“Мина повестка юкмы әле?.. Мина повестка килмәдеме?”—дигән сорауларына. “ Юк, килмәде”,—дигән җавабы әзер иде хат ташучының.
Әмма һаман бер үк төрле җавап ишетүдән арып бетте инде алар. Шунарга: “Хәдичә апа, әллә югалдымы икән ул чакыру. Эзләтеп карагыз әле...” дип тә тинтерәтә башлады алар хат ташучыны. Аның да түземлеге бетеп, малайларны ачуланып ташлыйсы килгән вакытлары булгандыр. Шулай да хат ташучы Хәдичә апалары сабыр кеше иде, каты бәрелмәскә тырышты: “Тәмам туйдырдыгыз инде, иртән дә бер сорау, кичен дә. Почтага мин атнага ике мәртәбә генә барам, наныйлар. Каран якын ара түгел, шул тикле җиргә көн дә чыгып йөгерә алмыйм, җәяүләп бару-кайту байтакка җыела. Килсә, беркая да китмәс, үзем өегезгә китерермен...”,—дип юата иде.
Инде тәмам өметләр өзелеп, унынчы класска йөри башлаган көннәрдә авылга повестка килеп төшмәсенме. Рафаэльгә... Ә Нурулла белән Фәрваз анардан берничә айга яшьрәк иделәр, шуңа алар бераз көтеп торсын дигәннәрдер.
Рафаэль тиз арада унынчы класс өчен имтиханнарын тапшырып, урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат алырга да өлгерде әле.
1944 нче елнын елак һәм пычрак көзендә, ягъни 17 октябре таңында, җилкәсенә арыш капчыгыннан кисеп тегелгән биштәр элеп, юлга чыкты ул. Басу капкасын чыкканчы аны елый-елый әнисе һәм ике энесе—Рим белән Нур озага барды.
—Җитте, башкача бармыйсыз, үзем генә китәм. Тизрәк барып җитәргә кирәк, юкса соңлавым бар,—диде Рафаэль,—Солдат кешегә кичегеп йөрү ярамый.
—Улым, исән-сау гына йөр. Юлында яхшы кешеләр генә очрап торсын. Хуш, сау бул,—диде төн буена черем дә итми улының кием-салымын юып- хәстәрләп, тишек-тошык җирләрен астарлап чыккан Хафаза апа. Күңеле нечкәреп улының такыр итеп кырылган чигә чәчләрен бармак очы белән сыйпап алды ул шул чакны. Үз балаларын гаять дәрәҗәдә кайгыртып яшәсә дә Хафаза апа күңелендәге хис һәм тойгыларны аларга бик күрсәтергә яратмый иде. Гомумән, безнең татар-башкортларда әти-әни белән үбешү, аерылышкан һәм күрешкән мизгелләрдә кочаклашып елаулар кабул ителмәгән бит ул.
Рафаэль иң элек әнисен, аннан энеләрен аркаларыннан какты да, кискен борылып җәт-жәт китеп барды. Шул мәлдә бугазына килеп тыгылган күз яшьләре тышка бәреп чыгудан, әнисе каршында үзенең йомшаклык күрсәтүеннән курыкты ул барыннан да элек. Кире борылып карыйсы бик килсә дә, ул байтак кына ара борылмаска мәҗбүр итеп барды үзен. Әмма урманга житеп килгәндә, түзмәде, тукталып, хушлашырга теләгәндәй, авылга таба борылып карап торды. Басу капкасын кочаклап сыгылып төшкән әнисенә игътибар итте иң элек: "Әни елый...” дигән уй китереп
сукты чигәсенә. Аннан үзе артыннан йөгереп килгән Нур белән Римгә төште карашы. Пычрак саз ерып йөгерәләр иле алар абыйлары артыннан. Әнә. Нур аягы таеп китеп йөзтүбән пычракка килеп төште Әмма шундук торып тагын Рим артыннан йөгерде.
Энекәшләрен көтеп торырга мәжбүр булды ул. Юл капчыгын ачып, аларга үзенә дип тыгылган ярты ипидән ике зур-зур кыерчык сындырып бирде. Һәм тагы бер мәртәбә аркаларыннан сөйде.
Барыгыз, кайтыгыз инде Әни еламасын, әнине тынычландырыгыз. Сез хәзер өйдә ин олы малайлар булып каласыз, әнигә ярдәм итегез, карагыз аны.—дип кычкырды артларыннан.
—Ярар, бөтен эшне үзебез эшләрбез,—дип жавап кайтарды Рим —Безгә фуражкага кадый торган йолдыз алып кайтырга онытма, яме абый
Бүздәктән аларны товар вагонына төяп шул ук кичне Уфага озаттылар Әле яна унҗиделәрен тутырган кырыкка якын малай, арыш саламы түшазгән суык вагоннын почмакларына каз бәбкәләредәй төркем-төрксм җыелып, укмашып-укмашып утырдылар. Төрле мәктәп, төрле авыллардан җыелганга әле алар бер-берләрен белми, рәтле-башлы танышыр аралары да булмады Вагон эчендә, үзара сөйләшкәнгә караганда, йөткергән авахтар ешрак кабатлана иде. Күпчелек малайлар өчен бу туган авыллары һәм районнан беренче тапкыр аерылу булгандыр әле. Һәм нинди аерылу бит. тагы атна ун көн дигәндә аларнын күбесе фронтка, алгы сызыкка барып җитәчәк. Анда ни көткәнен кем белә—яшәүме, үлемме Ул хакта уйламыйм дисән дә, уйламый торып булмый. Әнә шуна күрә дә алар һәркайсы үзалдына уйга бирелеп, тыныч кына монсуланып бара.
Рафаэльнең бөтен уйлары туган авылына барып тоташа иде Беразга күзен йомдымы—аермачык булып күз алдына авыл килеп баса Армиягә китәм дип ничек кенә ашкынды югыйсә, шушы көнне күпме зарыгып көтте, хыялланып күпме йокысыз төннәр кичерде Ә инде шул хыяллары тормышка ашып килгәндә, күз алдыннан туган авылы, туганнары. Яна Актауның урман-болыннары китми аптырата Нурулла белән Фәрваз ни эшләп, ниләр уйлап йөриләр икән хәзер’’ Мөгаен, аны юксына торганнардыр, ә бәлки бераз көнләшү хисе дә кытыклый торгандыр әле үзләрен Ни дисән дә Рафаэль армиягә киткән көн ич. Бу хәбәрне, бәлки. Асия дә ишеткәндер инде. Әллә ничек кенә булды, анын белән дә кешечә хушлаша алмадылар Яратышып йөрделәр дип әйтерлек булмаса да. үзара бер-беренә тартылулары хак иде ләбаса. Асия ун классны тәмамлагач та Сәбәй авылында кибетче булып эшли башлаган иде Анылга әллә ншә бер генә кайта инде хәзер. Асия матур кыз. кибетче дә булып эшли башлагач, артыннан йөрүче егетләр буа буарлыктыр инде хәзер Рафаэлне ике ятып бер искә дә алмый торгандыр азе. Ярар, үткән эшкә салават Нигә монсу уйларга бирелеп бара сон әле ул?.. Туган авыл, анда калган газиз кешеләр хакында бик уйламаска иде лә бит. әмма уйламыйм дисән лә уйландыра икән шул...
Телеграф баганасы очраган саен туктала-туктала, шалтор-шолтыр барган поезд Уфа вокзалына икенче көнне иртән генә барып җитте Аларны республика хәрби комиссариатына җәяүләп алып киттеләр Иске бишмәт һәм ямаулы телогрейкалардан гына киенгән булсалар да. урам уртасыннан тигез рәтләргә тезелеп атлап барганда, алар артыннан һәр кеше борылып карап кала Шул карашлар исә төне буе товар вагонында күз дә йоммый туиып. бөрешеп килгән егетләргә беркадәр жан өрә. дәрт иңдерә иде кебек
Хәрби комиссариатта эшне аларнын сәламәтлеген тикшерүдән башладылар. Ак халатлы марҗа кыхзары каршында анадан тума чишенеп
йөрү унайсыз иде билгеле, ни хәл итәсен, солдат тәртибенә^б^сынырга мәжбүр булдылар, һәммәсенең дә чәчләрен пәке белән и,фып алдылар аннан сон. Татар-башкорт авылларыннан килгән малайларда чәч болай да озын булмый инде ул, әмма тәртип шундый булгач, аларны гына аермадылар. _ „
Һәм, ниһаять, төш вакыты якынлашып килгәндә үзләрен беренче тапкыр жылы аш белән сыйладылар. Әниләре пешергән токмачлы аш булмаса да, егетләрнең эчләренә жылы керде, тел ачкычлары әйләнеп кайтты үзләренә. Үзара таныша һәм уен-көлке сөйләшә, шаярыша да башладылар тора- бара.
Шул ук көнне булачак солдатларның һәркайсыннан нинди частьта хезмәт итәргә теләүләре белән дә кызыксындылар. Сугыш вакыты өчен бу гайре табигый тоелырга мөмкин, әмма инде 1944 нче ел ахыры якынлашканны искә алсаң, бер дә гаҗәп хәл түгел. Рафаэль үзенен күптәнге хыялы—очучы булырга теләвен сөйләде. Бер ул гына түгел, һәр ике малайның берсе очучы булырга хыяллана иде, әлбәттә. Әллә үз теләген искә алып, әллә башка бер сәбәп белән, аны чынлап та Чкалов шәһәрендәге хәрби очу училищесына юлладылар.
Уку йортында исә, кемдә нинди теләк бар, дип сорап тормадылар. Фронтка тиздән яна тип самолетлар җибәреләчәк. Очучылар җитәрлек, ә менә махсус белемле хәрби штурманнар бөтенләй юк икән. Рафаэльне бу хәбәр куандырмады билгеле. Бер уңайлы вакыт табып, барлы-юклы русчасы белән рота командирына мөрәҗәгать итте ул:
—Иптәш капитан, мин очучы булырга хыялланган идем.
Капитанның исе китмәде. Соравына күрә җавабы дигән сыман, коры гына:
—Хыяллан, курсант. Хыялланудан тыймыйбыз,—диде.
—Хәрби очучы буларак мин күбрәк файда китерер идем. Иптәш капитан...
—Разговорчики... Әбиеңнең мич башында утырмыйсың курсант.
—Очучы буласы килә иде шул.
Шунда гына капитан егетнең хәленә кереп, аңлатырга кирәк санады.
—Сугыш дәвам итә. Ә без барыбыз да солдатлар. Сугыш вакытында, “хыял” һәм “теләк” дигән төшенчәләр юк. “Ватан өчен кирәк” дигән сүз генә бар. Аңлашылдымы, курсант! Фамилияң ничек?
—Курсант Смаков. Анладым, иптәш капитан.
—Тагы мин сина шуны да әйтә алам. Штурман—ул самолетта ин зур кеше. Ул самолетның хуҗасы. Летчик—ул шофер. Ә штурман—навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент та бик беләсен килсә, курсант Смаков. Штурманлыкка без ин сәламәт һәм яхшы билгеләренә генә укыган егетләрне алабыз, бик беләсен килсә. Вот так, курсант Смаков.
Шуның белән сүз бетте. Күңелдә очучы булырга дигән хыял сүнмәсә дә башкача ул хакта сүз кузгатуның урынсыз икәнлеген анлады Рафаэль, һәм үз язмышы белән килешеп, штурман һөнәренең серләрен өйрәнүгә бөтен тырышлыгын куйды. Авылга дусларына язган хатларында исә әледән-әле капитаннан ишеткән сүзләрне кабатлады: “Штурман—самолетның хуҗасы. Летчик—ул шофер. Ә штурман—навигатор, ул акыл белән, баш белән эш итүче интеллигент...”
Бу сүзләр, бәлки, кемгәдер мактану булып тоелгандыр. Ә Рафаэль исә ул сүзләрне кабатлый-кабатлый бер очтан үз-үзен тынычландыра иде. Чөнки бала чактан ук килгән ин олы хыялы—очучы булу, летчик булып зәнгәр киңлекләрне иңләү онытылмады, киресенчә, ул көннән-көн арта гына бара иде. Штурманлыкка укуны да ул шушы олы хыялына ирешү юлында чираттагы этап буларак кабул итте. Әмма ул юл кешегә сөйләсәң
кеше ышанмаслык ләрәжәлә борылмалы һәм катлаулы булып чыкты анын өчен.
Егет Жинү көнен Чкалов шәһәрендә хәрби штурманнар хәзерләү уку йортында каршылады. Алай гына булса бер хәл. 1946 елнын маенда СССР оборона министрынын Чкаловтагы штурманнар мәктәбен ябу турындагы әмере килеп төшә. Бу яналык курсантларга аяз көнне яшен суккандагыдай тәэсир ясый. Ясамаслык та түгел, инде укуны менә-менә тәмамлыйбыз да хәрби авиация частьларына хезмәткә китәбез, ин яна самолетларда оча башлыйбыз дип хыялланып йөргән көннәре иде бит Кемгә кирәк булган да. кем уйлап тапкан алар өчен мондый жәэаны Рафаэль исә үз-үзен кая куярга белми йөрде байтак кына. Дусларына һәм әти-әнисенә хат язуын туктатып торды хәтта. Чөнки, ул бу хәбәрне һичкемгә җиткерергә теләми иде. Ул хакта язган тәкъдирдә дә ышанмаслар иде кебек анын сүзләренә Булдыра алмаган, шунарга куганнар икән, дигән яман сүз чыгудан курыкты.
Курсантларның күбесе, хәрби хезмәткә чакырылган солдатлар сыйфатында, төрле хәрби частьларга җибәрелә. Ә бик яхшы билгеләренә генә укыганнарын хәрби училищеларга тәкъдим итәләр Шулар арасында Рафаэль Смаков Серпухов шәһәрендәге хәрби авиаиияга механиклар хәзерләү мәктәбенә барып юлыга
Серпуховка китәргә тиешле өч курсантны үзләренең командиры капитан Буданов шәхсән озатып кала.
—Беләм, сезгә авыр. Ләкин, безгә—сезне укыткан офицерларга- гагы да авыррак, шуны аңлагыз,—ди ул. егетләрнен кулларын кысып —Әмма армиядә министр приказы үтәлергә тиеш Анын урынлы-урынсыз булуы шик астына куелмый.
—Аңлыйбыз. Советлар Союзына хезмәт итәбез,—дип җавап кайтарды солдатлар.
—Ләкин сез. башкаларга караганда бәхетлерәк санарга тиеш үзегезне— авиацияда каласыз. Беләм. сез очар өчен туган бөркетләр Мин кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым үзегезгә. Калганы үзегездән тора,—диде Буданов. Бу сүзләрне әйткәндә ул Рафаэльга карап куйды Күрәссн. анын белән сөйләшүләрен онытмаган иде капитан.
Серпуховта алар 1947 елнын августына кадәр, ягъни 15 ай дәвамына яна профессия үзләштерделәр. Һәм шул ук елнын августында сержант Смаковны але сугыш ыгы-зыгысыннан арынып бетмәгән Румынияга җибәрделәр Анда ул хәрби самолетларны очышка әзерләүче өлкән механик буларак хезмәтен дәвам итте. Бу гаять киеренке һәм авыр еллар була Румыннар Совет солдатларын, үзләренә азатлык китерүче буларак түгел, басып алучылар кебек кабул итә Шуна але бер. әле икенче урында, партизан отрядлары сыман оешып, алар Совет гаскәрләренә каршы ачыктан-ачык көрәшүләрен дәвам иттерәләр Рафаэльгә дә 1947 нче елның декабрь ахырларына кадәр кулына корал алып канкойгыч сугыш вакыйгаларында катнашырга туры килә. Әмма румыннарга каршы барган бу сугышны искә алу ул заманда катгый тыела. Баш күтәрүчеләрне тар-мар иткәч тә ике арада шактый киеренке мөнәсәбәтләр дәвам итә. Тимер чыбыклар белән уратып алынган хәрби частьтан аз гына читкә тайпылдыңмы, син инде үзенне куркыныч астына куйдым дип сана Кыйнап китү генә түгел, үтереп ташларга да күп сорамый монда җирле халык. Сугыштан соңгы бөтен җимереклек һәм хәерчелекне, әйтерсен лә. аларга безнен солдатлар алып килгән
Шуна күрә монда хезмәт итүчеләргә хәрби часть бизәмәсеннән читкә аяк басу кан ый рәвештә тыелган иде. Ул гынамы, туган ил белән теләсә нинди элемтә һәм. хәтта, хат азышу да тыюлы Клуб юк. китапханә юк. телевизор һәм радио гурында хыяллану кая инде ул. Бик ачыкканда яисә
эчен пошканла кагылып чыгар өчен кибет һәм буфет ише нәрсә дә юк. Хатын-кыз заты да. күренсә, шул ике кат чәнечкеле тимер чыбык койманың аргы тарафында гына, анда да әллә нигә бер күренеп китәргә мөмкин, һллар дәвамына бер үк төрле тормыш—эш, аш һәм йокы. Һәр туган яна көн саен шулай, яна көн һичнинди яналык вәгъдә итми монда. Кая карама, шул бер үк таныш йөзләр—очучылар, механиклар һәм солдатлар. Очучылар өчен тимер чыбык койма артында яшәүнен авырлыклары, бәлки, ул кадәр үк тоелмый да торгандыр. Чөнки алар, самолетта гына булса да иркен дөнья, зәңгәр киңлекләрне урап кайту бәхетенә ия. Ә механик ул җирдә, ул көнозын тимер-томыр арасында казынудан башканы белми.
“Самолет” дисәләр, Рафаэль борылып карый, әйтерсең лә ул анын үз исеме, анарга шулай диеп дәшәләр сыман тоела иде. Самолет—ул Рафаэльнен ин авырткан һәм йомшак җире. Рафаэльнен күнелен берөзлексез нәрсә тынгысызлый, ни җилкендерә икән дисәгез, җавап бер—ул әлеге дә баягы шул хәрби самолетлар... Алар каты гүләү авазы чыгарып җирдән күтәрелеп киткәндә вакыт-вакыт бик тә кыен булып китә иде анын өчен Балачактан бирле очучы булырга хыялланып, зәнгәр киңлекләрне канатлы кош сыман инләү хыялы белән саташып үскән авыл малае бит ул. Инде менә ничәнче ел бар укыганы, бар өйрәнгәне—самолет. Штурман һөнәрен үзләштерде ин элек, әмма диплом алыр көннәре якынлашып килгәндә, үч иткәндәй, уку йортлары ябылды. Күпме тырышлык һәм хыял җилгә очты. Урамга чыгарып җибәргәндәй иттеләр, дүрт ягын кыйбла дигәннән артык булды анысы. Инде, Ходай кушып, ниһаять, укып һөнәр алды. Хәзер менә авиацияда өлкән механик булып хезмәт итә. Самолетның ул һәр винтын, һәр шөребенә кадәр белә. Ә барыбер әле күккә күтәрелгәне юк. Бүген дә иртәдән кичкә кадәр көннен-көн буена шул самолетларны очышка әзерләү белән мәшгуль булды, бар механизмын, бөтен приборларын карап, көйләп чыкты ул аларнын. Ә зәңгәр күккә ул түгел, башкалар күтәрелә. Самолетның зур тизлек алып бетон юлдан ыжгырып килгәнен, кинәт кенә җирдән аерылып кош сыман югары күтәрелеп киткәнен күргән саен йөрәге сулкылдап-сулкылдап куя иде анын. Кош булып канатлары булса, түзмәс, артларыннан калмый үзе очып китәр кебек иде. Башкалар, әнә, оча, ә ул җирдән карап кала. Кем уйлап чыгарган да, кем юллаган аңарга шундый язмыш сынауларын. Махсус уйласаң да шулай килеп чыкмас.
Әмма шундый кичереш һәм хыяллар җанын эчтән көн-гөн кимерүгә дә карамастан, ул бу хакта ачылып китеп теләсә кемгә сөйләмәскә тырыша иде. Кайбер летчикларнын, барлы-юклы сәбәп табып, очудан читләшергә тырышуын күргәндә эче поша, җен ачулары чыга. Ә инде летчиклар үз һөнәрләрен яратып, бер-берләре белән фикер алышырга керешсә, дөньясын онытып тыңлый, ул аларнын яннарыннан китми. Үз һөнәрен яхшы белгәнгәдер, очучылар аны үзләре дә аерым бер җылылык белән якын күрә торган иде. “Самолетны өлкән сержант Смаков очуга хәзерләде” дигән сүз, ул летчиклар телендә гарантия буларак кабул ителә, ин югары бәя буларак янгырый башлады.
Күрәсең, читтән генә күзәтеп, сынап йөргәнме, көннәрдән бер көнне эскадрилия командиры данлыклы очучы капитан Вобликов анарга сорау белән мөрәҗәгать итте.
—Рафаэль, мин байтактан сине күзәтеп йөрим. Үзеңә бер сорау бирергә ярыймы?
—Тынлыйм, Александр Иванович. Бер түгел, ун соравыгызга да җавап бирергә әзермен.
—Яшерми генә әйт әле, син летчик булырга хыяллана идеңме әллә?
Көтелмәгән сорау иде бу Чөнки, ул бу хакта һичкемгә сүз кагмаска тырыша иде бит. Белсәләр, үзенә тагы да кыенрак булыр кебек тоела торган
иде. Башка бүтән берәү сораса да ул сер бирмәгән булыр иле әле. Ә сугыш ветераны, берничә орден кавалеры, данлыклы летчик-испытатель капитан Вобликовка ялганлый алмады.
— Иптәш капитан, хыяллана идем генә түгел, бүген дә хыялланам Балачактан бирле хыялланам. Әмма, хыял гына үземнән оча да китә, оча да китә, һич кенә дә тоттырмый...
Үзенен эчкерсез сүзләреннән уңайсызланып куйдымы, беркадәр тартына төшеп елмаеп жибәрде ул шунда. Анын куе кара кашлары артыннан карап торган чем кара күхгәрендә ниндидер тамчылар мөлдерәп чагылып киткәндәй булды. Кызыклы һәм киеренке халәт иде бу—әзмәвердәй яшь һәм таза ир-атнын иреннәре елмаерга итә. күзләре кайнар яшькә буылган. Табигатьнең дә була андый чагы—кояш та балкый, янгыр да ява берүк вакытта, кояшлы янгыр ява диләр халык телендә
—Ә нигә очучылар мәктәбенә бармадың? Сәламәтлек рөхсәт итмәдеме, керә алмадыңмы —дип. кызыксынуын дәвам итте капитан
—Хәрби комиссариатта гаризамны "авиацияда хезмәт итәргә телим", дип язган идем. Штурманлыкка укыдым башта, аннан механик булдым. Летчик булырга телим, дигән сүзләремә колак салмадылар, иптәш капитан “Син солдат. Ватан кая кушса—шунда барасын" дип томаладылар авызны —Анысы дөрес Солдатка алынган егетләрнен яртысы очучы булырга тели, ә калган яртысы танкист булу турында хыяллана. Ә сугышның төп авырлыгы пехота җилкәсенә төшә. Хакыйкатьтән качып булмый, сугыш чорынын. никадәрле генә кырыс булмасын, үз кагыйдәләре бар шул анын.
—Инде Жинү көне килгәнгә дә байтак юмср. иптәш капитан Ә мин һаман да җирдә үрмәләвемне дәвам тәм.
— Үрмәләр өчен яратылган оча алмый, диләр Әмма, бу сина карамый, син—очар өчен туган бөркет, сержант Смаков. Геләтең сүрелмәсә. син һичшиксез очарсын әле. Әйтте диярсен, безнен хыялга да кермәгән зур тизлектә!е яна самолетларда очачаксың
Бу сүзләрнең, анын күңелен күтәрү очен генә әйтелгәнен аңласа да. Рафаэльгә аларны ишетү рәхәт иде. әлбәттә.
—Әмма, ничек тормышка ашырырга икән шул хыялларны, әйтсәгез, өйрәтсәгез икән. Александр Иванович *
—Син кайчаннан хәрби хезмәттә?—дип. сорауга сорау белән җавап кайтарды капитан Вобликов —Хезмәтен тәмамланырга күпме калды икән соң?
-Белүемчә, мин биш ел хезмәт итәргә тиешле Әле дүртенче елым гына дәвам итә.
Ак бәс кунган чигә чәчләрен кашып аллы капитан Чын күңелдән, урынлы кинәш белән генә булса да, ярдәм итәргә тели иде ул е!еткә
— Инде күп калмаган икән Бер ярым ел сизелми лә узып кигә ул —Ә аннан сон?..—дигг. капитанга текәлде Рафаэль
—Хезмәтенме тәмамлагач, син ирекле кош сыман буласын Кайда укырга керәсең, ни эшлисең килсә—үз ихтыярын
-Ә хәзер үк. бүгеннән үк җибәрмәсләрме' -дип. гәкатьсезләнеп, капитаннан унай җавап көпе ул —Мин бит армиядан качмыйм, киресенчә, гомеремне хәрби авиацияга багышларга әзер
Бу юлы бераз көттерә төшеп җавап кантарлы капитан Күпме 1енә ярдәм итәргә теләсә дә. бу анын кулыннан килә торган эш гүгел иде шул. Лстчикларга кытлык юк бү!сн. ә менә яхшы квалификацияле механиклар санаулы гына Гомумән, авиацияда механиклардан да кадерлерәк һөнәр иясе булганы юк һәм булмас га.
— Күпкә түзгәнне азга гүзәрссн. мин сина. сержант. сабыр итәргә кинәш
итәр идем. Ә инде вакыты җиткәч, мин шикләнмим, син һичшиксез максатына ирешәчәксең. Синен кебек егетләрне табарга кирәк әле,-дип, очындырып куйды тагы сүзенен ахырында.
Әлеге сөйләшүдән сон күп тә үтмәде, Үзәктән аларнын частен Румыниядан чыгару турындагы приказ килеп төште. Капитан Вобликов белән өлкән сержант Смаков тәмам дуслашып киткәннәр иде инде. Улкән механикны данлыклы очучы үзеннән калдырмады Алар Союзга кайткач та хезмәтләрен бергә Воронеж өлкәсендә дәвам иттерделәр.
1949 елнын июнендә, ниһаять, Рафаэльнең солдат хезмәте тәмамланды. Аны үзе хезмәт иткән полктан җибәрергә теләмәделәр, әлбәттә, авиамеханик буларак хезмәтен дәвам итәргә үгетләп тә, юмалап та карадылар. Барып чыкмады. Һәм шуннан сон гына өлкән сержант Рафаэль Смаковка Борисоглебск авиация училищесына керү өчен менә дигән характеристика биреп, үзенә хәерле юллар теләп, озатып калдылар.
Рафаэльнең биш ел инде авылда булганы, туганнары һәм әти-әнисен
күргәне юк. Бик сагынган, өзелеп сагынган иде ул туып-үскән якларын. Әмма анын авылдан чыгып киткәндә очучы булам дип, очучы булырга хыялланып әйткән сүзләрен дә онытмаганнардыр әле. Шул хыялын тормышка ашырмый торып ничек кайтып керә алсын инде ул туган авылына, егет горурлыгы рөхсәт итми иде.
Солдат киеменнән, солдат биштәре аскан көйгә ул туп-турыдан Воронеж өлкәсенең көнчыгыш тарафында урнашкан Борисоглебск шәһәренә юл тотты. Һәм үзенекен итте, биш елга кичегеп булса да, хәрби очучылар әзерли торган уку йортына керү бәхетенә иреште. Кесәсендә бер тиен акчасыз калган чаклары булса да, ачлы-туклы йөрергә туры килсә дә, иң бәхетле кеше иде ул шул көннәрдә. Ниһаять, ул очучы булачак. Атлап түгел, очып йөри иде ул гүя, иңнәренә пар канат үсеп чыккан диярсен... Ничә еллар үзен әйдәп торган хыялы тормышка ашты бит аның. Аның хәлен, аңласа да, чын бәхетнең ни икәнлеген белгән, татып караган кеше генә аңлаган булыр иде.
Борисоглебсктагы бу авиаучилище легендар очучы Чкалов исемен йөртә иде. Аларны әле беренче үрнәкләре заводларда гына булган яңа буын реактив самолетлар белән идарә итү өчен әзерләделәр. Вакыт-вакыт, укучылар гына түгел, укытучыларның үзләре өчен дә бигүк аңлашылып җитмәгән, яңалык булган мәгълүматлар өстендә баш ватарга туры килә иде. Әмма самолетларның төзелеше һәм техник үзенчәлекләрен бөтен нечкәлекләренәчә өйрәнгән Рафаэль Смаков өчен, башкалар белән чагыштырганда, күпкә җинелрәк бирелде ул дәресләр. Укучылар арасында ул авторитетлы өлкән дус булса, укытучылар исә аны үз тиңе, фикердәшләре сыман кабул итә, аның белән хәтта киңәш-табыш итә торганнар иде.
1950нче елның 16 августы аның өчен һичшиксез иң бәхетле һәм истәлекле көннәрнең берсе. Балачактан бирле килгән хыялы тормышка ашкан көн бу, ул шул көнне беренче тапкыр самолетта зәнгәр күккә күтәрелде, җиргә кошлар да очып менеп җитә алмаслык биеклектән карап сокланды. Дөрес, самолетта ул очучы-инструктор янәшәсенә генә утырган иде һәм ул сәяхәт, күп булса, ун-унбиш минут дәвам иткәндер. Әмма тәэсирләрне сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Шул ук көнне шәһәрдәге бердән-бер фотоательены табып истәлеккә рәсемгә төште ул. Һәм рәсемнең артына: “Бүген беренче мәртәбә самолетта һавага күтәрелеп, шәһәр өстеннән анын матур табигатен күзәтеп төштем. Бу көн минем летная практиканың башлануын белдереп, анын киләчәгенә юл күрсәткән көн дип санала г.Борисоглебск. 16.08.50г. Рафаэль Смаков”, диеп язып куйды. Фоторәсем шул ук көнне Яңа Актауга әти-әнигә адресланып, почта ящигына салынды.
Имтиханнарны ул ин беренче булып һәм гел яхшы билгеләренә генә
биреп барды. Сабакташлары арасыннан беренче буларак мөстәкыйль рәвештә һавага күтәрелү бәхете дә анарга язган булып чыкты. Бу инде сина инструктор янәшәсендә сәяхәт кылып төшү генә түгел. Шул мизгелдәге кичереш һәм күнел күтәренкелеген, белмим, гади сүзләр белән генә аңлату мөмкинме икән.
Реактив самолет кабинасына кереп штурвал артына утыргач та. бер мәл, үзен биләп алган хисләр өермәсен йөгәнли атмый торды ул. Өнемме, әллә төшемдә генәме бу, дигән сорау туып юкка чыкты. Әмма болар бик кыска вакыт аралыгына сыйган кичерешләр иде. "Сынатма. Синен һәр хәрәкәтен, бар кылган гамәлеңне тәжрибәле белгечләр, асс инструкторлар карап, бәяләп тора. Әйдә, Рафаэль, күрсәт үзеннен нигә сәләтле булуынны " дип әмер бирде ул үз-үзенә. Һәм реактив двигательгә тиешле басым биреп бер үкертеп алгач, тимер рычагны үзенә таба тартты Кош сыман, хәер, кош сыман гынамы сон, аткан ук тизлеге белән, бераз тимер-бетон өстеннән йөгереп баргач та, югарыга ыргылды самолет. Һәм. каршы искән җилне бар дип тә белмичә, күз ачып йомган арада тиешле биеклеккә менеп җитте. Приборларны барлап күз йөгертеп алды ин элек. Реакторга булган басымны киметә төште. Самолет, көчәнүеннән туктап, тыныч ритм белән эшләү режимына күчте Шунда гына үзен биләп торган киеренкелектән арына төшеп, иркен сулыш алды ул. Һәм, башын бер тарафка янтайта төшеп, түбәнгә күз ташлады. Аэродром инде әллә кая, артта калган Аста иген басулары, зур булмаган калкулыклар һәм урман полосалары Без яшәгән, ыгы-зыгы килеп яткан жир өстенен матурлыгын күрер өчен менә нинди биеклеккә менәргә кирәк икән. Очсыз-кырыйсыз зур һәм иркен ләса ул. Шунда сыеша алмый бит кайберәүләр Кеше белән кеше төрткәләшә, булган саен нидер җитми үзләренә, ниләрдер бүлешәләр, илләр тарткалаша— сугыша. Кесәләре калыная барган саен кайберәү, гәргә жир тарая башлыймы сон әллә... Андый ыгы-зыгынын башында торган тар жанлы кешеләрне, җитәкчеләрне дә шул җөмләдән, ялгызларын гына самолет кабинасына утыртып зәңгәр күккә очыртып җибәрергә кирәк икән Яман ниятләрен онытып, бик тиз әйләнеп кайтырлар иде иманга
Романтик уй һәм хисләр бишегендә тибрәлеп тиешеннән артык ераклыкка китә язган иде ул. Тиз арада кире борылып һава аланына таба юл тотты. Анда, инструкторларның баш очында, үзенен осталыгын күрсәтеп, төрле борылышлар ясарга тиеш иде бит әле ул. сугыш шартларына охшатып һожүм һәм дошманнан саклану маневрларын күрсәтергә Очучы өчен, бигрәк тә тәҗрибәсез очучы, ин авыры һәм катлаулысы шунда. Очу маршрутын һәм программасын тулысынча үтәп чыгу өчен төгаз вакыт бирелә—40 минут Артык та түгел, ким дә түгел, син шул вакыт аралыгына сыешырга тиешсен Бары шуннан сон гына, алдан билгеләнгән маршрут белән, кире тимер-бетон юлга төшереп утыртты ул ажгырып торган тимер кошын Очучы аэродромнан шасси аерылып самолет күтәрелә башлаган чакта бер киеренке мизгел кичерсә, икенче тапкыр ул киеренкелек аны тәгәрмәчләр җиргә тиеп йөгереп киткән чакта биләп ата икән Самолетын тиешле сызыкка китереп туктаткач та. күңеле ашкынуданмы, кабаланган сыман җиргә сикереп төште Рафаэль. Тиз-тиз адымнар белән бераз читтәрәк торган офицерлар янына килеп рапорт бирергә кереште.
Башлаган сүзен сөйләп бетергәнне көтмәделәр
— Йә. ничек, куркытмадымы?—дип. үз итеп, җилкәсеннән кагып бүлдерде аны инструктор
— Куркалар димени Тәүлекләр буе җиргә төшми очар идем, иптәш майор!
— Тәбриклим, өлкән сержант Смаков Очышны син тәҗрибәле летчикларны көнләштерерлек итеп үтәп чыктын. Бүгеннән башлап үзеңне
очучы-истребитель дип саный аласын...
Бик югары бәя иде бу. Шул көнне үк, кич җиткәнне дә көтмичә, тагы хат язарга утырды ул. Әти-әнисенә язды ин элек. Уфада укытучы булып эшләгән Асма апасына язды. Энекәшләре Рим белән Нурның һәр икесенә аерым хатлар язды. Авылда әти-әнисе янында булган сенлесе Тамарага һәм 12 яшьлек энекәше Ринатка да—һәммәсенә аерым хат. Нурулла белән Фәрвазга тагын... Әлбәттә, кызып киткән шәптән бер-бер кызга да бик язасы килә иде дә бит, кызганыч, йөргән кызы юк, белгән адреслары юк. Язган хатларында ул сәлам һәм хәл-әхвәл белешүдән сон ук очу темасына күчә иде, әлбәттә. “Мин хәзер мөстәкыйль рәвештә яңа реактив истребитель самолетта оча башладым инде. Аларнын маркаларын яза алмыйм, хәрби сер. Күз иярмәс тизлектә оча торган самолетлар бу. Совет армиясенең горурлыгы санала алар. Аларда очунын ни кадәр җаваплы һәм шул ук вакытта рәхәт тә икәнлеген белсәгез икән. Очкан чакта үзеңне чын-чынлап канатлы кош сыман хис итәсен инде...” дип, тезеп-тезеп китә иде ул язган хатларында. Әлеге хатларны Рафаэль, тизрәк барып җитсеннәр өчен, шул ук көнне үзләренең частеннан җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә илтеп, почтага тапшырып кайта. Жәяү бара, җәяү кайта, ерак ара диеп тормый. Ә үзләрендә булган почтага тапшырса, алар әле, ким дигәндә, дүрт-биш көнгә соңарып китәчәкләр иде. Ничә еллар зарыгып көтелгән шундый яңалыкны, көне-сәгате белән үк булмаса да, тизрәк туганнарына җиткерәсе килә бит аның.
Дәвамы киләсе саннарда