КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЛӘРЕ
БЕРЕНЧЕ ДӘФТӘР1
(1937)
“СиваиГның хәзер түбәсе күренә башлады. Башта гел томан гына иде. Ә хәзер шул томаннан матур бина калкып чыга. Ул ямьсез булмаска охшый. Калыккан саен ул мөкәммәлрәк. күркәмрәк булып күренә. Үз проекты буенча эшләнә торган зур бинаның агачлар арасыннан бөтен бер нәрсә булып килеп чыкканын түземсезлек белән көткән архитектор-инженерны мин аңлыйм.Ул да менә шулай көтәдер.
6 март, 1937.
Журнал варианты Истәлекләр кыскартып басыла 146
Үземә
Якты йолдыз калка дигәндә дә офыктан Куренмәсә тирән шатлык син көткән - Пошынма син, башың имә борчудан. Бара бир нык басып туры юлыңнан
Юлыңа аркылы төшсә еланнар.
Телгәләсә күңлеңне рәнҗетелгән вөҗдан Сатылма барабанга, ялтырауга,
Торма калтырап җан өчен куркудан (һа, нинди шигырь язып ташладым!)
Июнь, 1937
1937 елнын ахыргы сәгатьләре. Бу ел үлә, яңасы туа.
Нәрсә бирде мина бу ел?
“Сиваш"ны бирә язды. Мин аны йөрәк каным белән яздым Мин ана бөтен көчемне бирдем. Төннәр йокламадым. Күнелемнен саф чишмәсеннән агып чыкты ул. Анда тузан кадәр дә кер юк иде Һәм ул начар да түгел, һәйбәт әйбер, чын күңелдән язылган, зур әйбер.
Бюрократлар әле ана һаман да дөнья йөзен күрергә ирек бирмиләр Ул бу елда чыга алмады. Нигә чыкмый, белмим Бәлки шулай кирәктер'
31декябрь, 1937.
Ну, Тукай, шатлан, туган!
Бу арада синең бәйрәмеңне иттек Шәп булды бәйрәм, һәйбәт булды Син үз гомерендә исән вакытында да андый тантананы, андый хөрмәтне күрмәдең. Ул вакытта ул мөмкин дә түгел иде, чөнки син ул жәмгыятьнен үз кешесе түгел, ә аларга чит-ят иден. Синен йөрәген безнеке иде.
Кичә Академиядә^ синен тантаналы кичәң булды. Театр “тутырук” иде.
Балконнар, “күгәрчен ояларына" хәтле тулган иде. Син андыйны күрә алмадың.
Тукай. Синен чын күңелеңнән агылып чыккан моңлы һәм үткен, ялкынлы һәм өметсез шигырьләрен әйтелгән саен зал котырынып кул чапты Бу бит синен моңнарың, ялкыннарын әле хәзер дә исән, әле хәзер дә халык йөрәгенә барып житә дигән сүз. Бу бит әле син хәзер дә яшисен дигән сүз!
Шатлан, Тукай, шатлан!
Син чын укучыларыңны, синен шигыреңнең чын юнәлешен һәм кыйммәтен, синең галантыңның олылыгын аңлаучыларны хәзер генә, безнең совет
чынбарлыгында гына таптын Бу бик дөрес Чөнки чын культураның бердәнбер халык варислары без генә, совет жәмгыяте генә, безнең ил генә
■ Татар академия театры, Галнәсгар Камал игсмендо
Г%иар Бәшировның туган көнендә к\ накка кизгән д\с.щ>ы Янәшг*— шагыйрь Хәсән Туфан Икенче рәттә сулдан фазьклорчы гизим Хамит Ярми. шагыйрь Шәйхи Маннур 3 Бәширов фотм ы
Ни дисән дә. йомшак якларын аз булмаса да. син бөтен иҗатыңны алып караганда халыкның үз монын. үз кайгысын, үз көчен, үз йөрәк сагышларын җырлагансың. Син аны тирәнтен аңлагансың. Син вакытына күрә зур күсәк күтәреп чыккансың. Һәм сугышкансың. Ялгыз бер шәхес өчен бу зур эш, Тукай! Шунын өчен дә без сине яратабыз.
Шундый караш ы чорда тормыш хуҗаларына каршы үткен кылыч айкап чыгуың һәм галантын өчен сина рәхмәт, Тукай. Тик инде синен техникаң бераз картайган икән, анысына син гаепле түгел. Безнең шагыйрьләр синен рифмаларыңа сыеп кала алмыйлар. Сүзнен философик тирәнлеге мәсьәләсендә дә синнән узып китәргә кирәк.
16 апрель, 1938.
Әдәбият өлкәсендә эшләүче, бигрәк тә язучы яки шагыйрь, әгәр ул инде шул исемне алырга лаек булган икән, ул саф кеше, вак-төяк, чүп-чар хисләрдән, кешене әшәкеләндерә торган хисләрдән һәм гадәтләрдән арынырга тиеш. Андыйлардан арынырга анын көче җитәргә тиеш. Ул башкалар өчен һәм үзен үзе тотуы һәм белеме белән үрнәк булырга тиеш. Шундый кеше булмаганда ул массаны тиешенчә тәрбияләрлек әсәр яза алмый. Әйтегез, пожалуйста, ничек итеп исерек эчүнең зарары, аеклыкның файдасы турында кешене ышандырырлык нәрсә яза алсын? Яки вакчыл, көнче кеше, үзен һәммә кешедән дә дәү итеп уйлап та бер ни дә белмәгән кеше ничек итеп бөек идеяләр турында яза белсен?
Бүген радиода Гөлсем Сөләйманова җырлаганны тыңладык. Халыкчанлык дигән нәрсә ул әдәбиятга булсын, музыкада булсын, башкада булсын, формада гына түгел. Форма ягыннан халыкчан кебек күренгән нәрсәләрнең күбесе псевдонародный булып чыга. Монда формадан тыш халыкка хас булган тойгыларны, анын психологиясен яхшы белергә, аны китаптан укып, ятлап кына түгел, ә үзен бөтен күнелен. йөрәгең белән шуны сизәргә, хис итәргә кирәк. Халыкны белмәгән кеше форма белән генә, теге яки бу өлкәдә форма ягыннан халык иҗатына ошату белән генә бер ни дә булдыра алмый.
Жырчы Гөлсем Сөләймәнованын тавышы татар халык көйләрен җырлауга, анын монын, музыкасын бирүгә ин лаек тавыш. Анын уңышының беренче сәбәбе шул. Бу тавыш безгә, татарларга таныш тавыш.
29 сентябрь 1938.
' Изге күңелем кәгъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә "
М. Гафури'
Мин пессимистмы? Юк, мин оптимист, ләкин мин моңлы кеше. Нигә болай булды икән?
Моны минем тормышымның кече яшемнән үк эзли башларга кирәк. Кечкенә вакытта апа белән лапаста (гадәттә арбадагы печән өстендә) йоклап ятканда егетләр урамнан гармун уйнап китсәләр, мин уяна торган илем. Бик монлы була торган иде. Мин гармун тавышын югалганчы тынлый торган идем. .
Элекке авыл минем өчен хәзер үзенен матурлыгы, күңелле яклары; көлгә пешкән бәрәңгеләре, бөрлегәннәре, мунчада үбә торган кызлары, ак оеклары, кичке уеннары, карабодай коймаклары һ.б. белән бергә, элекке тормышның бөтен караңгы якларын күрү өчен бер авыр сурәт. Аның сагыныр, мавыгыр җире юк. Тик моның әнә шул кечкенә чакта канга сснеп, күңелгә утырып калып хәзер кайчак күңелне кытыклап торган көлдә пешкән бәрәңгеләре, ат ашатулары, кичке томаннары, күке, сандугач, песнәк, карлыгачлары гына бар. Боларны мин күңелдән алып ташларга теләмим дә
’ ‘Изге күнелем кәгъбәсеннән шигыреннән озек. Мәҗит Гафури әсәрләре. Тапоснздат Казан
1941.158 бит
Алар минем каныма сеңгәннәр. Ә шәһәрне мин алай ук якын итеп анлый алмыйм. Авылнын мина һәрбер исе таныш. Мин Бәйдә суыннан иртәнге томан белән бергә нинди ис күтәрелүен дә, юкә агачынын бөресенен тәме, исе нинди булуын да беләм, ал арны менә хәзер дә хәтерлим. Башка яклары да шулай ук
23 декабрь. 1939.
Бу арада авылларда йөреп кайттым әле. 17октябрьлә чыгып китеп 5 ноябрьдә кайттым. Авыллар, заводлар, районнар күрдек. Фольклор җыйдык Мин үзем генә дә ЗОдан артык әкият җыеп алып кайттым Тик бу әкиятләр арасында оригиналь сюжетларнын юк диярлек аз булуы гына һәйбәт түгел. Әкиятләр арасыннан “Мендәле” мина ошады Бу минем өчен яна сюжет Үзе, һичшиксез, татар халык әкияте
Без Ярми Хәмит һәм Шәйхи Маннур белән бергә йөрдек Ярми—кин күңелле, юмарт кеше. Эшен яратып, тырышып эшли Иптәшлеге дә бик һәйбәт Тик бераз жил як кеше. Үз фикере белән түгел, иптәше фикере белән йөрүчән Кайчакны. шул кеше фикере белән йөри торгач, үзе дә күнслсезлсккә кал талып
Шәйхи Маннур үзе турында бик күп уйлый. Акылсыз кеше түгел, таланты да бар. Ләкин үзен бик югары тота, үзенен үзлегенә табына, үзен бик дәү кеше, бик кирәк кеше дип уйлый. Аныңча Маннур булмаса, пожалуй, дөнья да булмаган булыр иде.
Шулай да, башы мин-минлек исеннән айный торганда, бик кешелекле, иптәшлекле чаклары да булгалый.
23 ноябрь, 1940ел.
Сугыш! Сугыш!
Күптән ук көтелгән суг ыш башланды. Без, менә зур сугышлар башланыр, менә ул вакытта шулай булыр, болай булыр дип сөйләнә торган сугыш шушы бит инде ул!
Дошман без көткәннән дә көчлерәк, явызрак булып чыкты Ул. безнең җиргә басыгт кереп, сабый балаларны, хатын-кызларны суя башлады Ул ин гади, хәтта игг тәрбиясе з кешеләрдә дә була торган кешелек сыйфатларыннан да мәхрүм икән' Фашистлар күсәк күтәреп кеше өенә үтерү өчен ташланган исерек горилла кебек кылана. Ул кабахәтләрне хәтта поплар да чит күрәләр
Хәзер дөнья үзгәрде. Бәген халыкның күзе көнбатышка текәп ән фашистларның берәр канаты сынмыймы? Зуррак берәр үзгәреш юкмы?
Бсзнен иманыбыз камил: фашизмга кабер казучы без булырга тиешбез
Ә хәзергә көрәш, кан. көрәш, көрәш!
10 август, 1941.
Бүген Смоленскның китүен әйттеләр
Борынгы шәһәр, борынгы халык. Бик күптән бирле килгән традициялар- һәммәсе дә җимерелә, утка тотыла, жир белән тигехтәнә Нинди әшәке әйбер бу сугыш. Кеше XX гасырга яшәп килгәннән сон да бер берсен суймыйча дөньяда яшәргә өйрәнә алмады, шундый бер җәмгыять оештырып җиткерә алмады Нинди вәхшилек, нихәтле кан, нихәтле һәлакәт!
Фашистларның балаларны, карт-карчыкларны суюлары, кешеләрне тере килеш егермеләп, угызлап кабергә салып күмүләре йөрәккә тия. күңелне ярсыта Кабәхәт тәр! Чын мәгънәсе белән кыргый разбойниклар икән Борышы кыргыйлар да дошманнарына гаҗәп каты булганнар Ләкин болар, бу XX йог вәхшиләре хәзер муеннарыннан канга йөзәләр Бары дошманнарының йөрәкләрен йолкын алып ашимаулары гына бар.
Шушы кабахәтләргә XX Йөздә, көпә-көндез Европа уртасында шул каләр
юлбасарлык итәргә ирек бирү ничектер күнелгә сыймый. Тизрәк туктатырга иде. Тизрәк дошманнын бугазына ябышасы, үч аласы иде!
14 август, 1941.
Байтак иптәшләр фронтка китте. Муса Жәлилдән хат юк. Алиш сугыш полосасында. Дәүли хат язмый. Мин сугыш башлангач ук китәрмен дип уйлаган идем, әле һаман да алмыйлар. Хәер, мин картрак шул инде, аннан сон яңа техника белән танышлыгым да шунын хәтле генә.
Кирәк булгач алырлар әле. Бер атна яки бер ай гына сугышны теге йә бу якка хәл итмәс. Әле бик күп корбан бирәсе булыр.
Тик шунысы кызганыч, шул сволочь дошманнарның комсызлыгы аркасында нихәтле халыкка кырылырга туры килә.
6 октябрь, 1941.
Кичә ике ай да ун көн йөреп фронттан кайтып төштем. Әле бүген-иртәгә ял итәм. Сугышны күрдем, анын кешеләрен күрдем Авыр яклары да күп булды, түздем. Түземлек дигәндә ул миндә аллага шөкер бит. җитәрлек.
Инде хәзер күргәннәрне оештырып язып чыгарга кирәк.
Поезда кайтканда төрле халыкларның сугышта ничек катнашулары турында сүз чыгып китте дә, бер украина егете болай диде: “Татарлар минемчә иң яхшы кешеләр. Әгәр татар белән дусланып китсәң ул сине гомер буе онытмый, нинди генә кыенлыкка төшсәң дә, үзен корбан итеп булса да ул сине коткара. Аннан соң, гаҗәп тәвәккәл халык ул. Мин сугышнын башыннан бирле фронтта. Татарларны миңа
сугышнын ин хәтәр урыннарында очратырга туры килде. Алар куркусыз халык”. Ул моны мина түгел, башкаларга сөйләде.
Үз халкың турында шундый куанычлы сүзләр ишетү бик күнелле.
Ярый, бүгенгә җитәр.
31октябрь, 1942.
Язучы Миргазиян Юныс (сулда) һәм Мөхәммәт Мәһдиев (уңда) Гомәр Бәшировта кунакта Аккош куле.
23. 05. 74 ел.
Истәлекләрдән самовар һәм мунча4 турында язып ташладым да, башкасына тотына алмадым. Башта ике нәрсә бутала: бәрәнге, утын. Чөнки боларнын икесе дә миндә юк, ә азарсыз яшәү мөмкин түгел. Киләләр дә башка керәләр, киләләр
дә керәләр.
Иртәгә бераз җайласам, тынычлап тотыныр идем.
14 декабрь, 1942.
Шәриф абзый үлде.
Бу зур фаҗигане гади сүзләр белән генә әйтеп бирүе бик кыен. Үз гаиләннен *
* “ Мунча" Хикәя, - Совет әдәбияты, 1943, №5.
150
бер әгъзасы кебек якын бер кешене, бөтен тормышы, эшчәнлеге, тирән акылы һәм бай тормыш тәҗрибәсе белән һәркемдә ихтирам тудырган шундый бер кешенен болай тиз генә үлеп китүе шул кадәр көтелмәгән бер хәл булды, әле менә хәзер дә. анын авырый башлавын һәм үлүен үз күзен белән күреп, каберенә балчык ташлаган кешегә дә ничектер бу бер ялгышудыр, бу чын түгелдер, бу табигатьнең иттифакый бер ахмаклыгыдыр шикелле тоела, анын үлүенә күнелнен ышанасы килми.
Безнең әдәбиятыбызның хөрмәтле аксакаллары, үзенен каләме, халык рухын тирәннән белүе белән ихтирам казанган ветераннары берәмләп-берәмләп мәнгегә югала баралар. Шәриф Камал шул хөрмәтле аксакалларның берсе иде Анын ате язасы әсәрләре дә бик күп, ул әле минемчә язарга теләгәннәренен бер өлешен дә язып өлгермәгән иде. Без анын яна әсәрләрен, анын авыр һәм гыйбрәтле бай тормыш юлын чигеп күрсәткән мемуар әсәрләрен көтә идек. Кызганычка каршы, алар барсы да Шәриф абзыйнын үзе белән бергә һәлак булды. Инде һич булмаса көндәлеген генә язып калдырган булса да ярар иде
Шәриф абзыйны өеннән Союзга күтәреп алып барганда Шамов. Яфаров. Нәкый Исәнбәт, Таҗи Гиззәт, мин һәм башкалар бар иде Тукайның аягы очына күмелде.
25 декабрь, 1942.
Иртәгә дүшәмбе көн, минем ял көнем. Ибрай Газый белән Фатих Хөсни фронтка киттеләр, иртәгә Мирсәй белән Шамов китәләр. Ә мин кайчан китәрмен икән?
Прозябание дип шушындый хәлне әйтә торганнардыр инде Өйдә ут юк. Хатын кайтып керден исә караңгы дип, утын чи, мич янмый дип ачуланып йори Малайлар алып кайткан ипине ашап бетереп, яңадан сорый башлыйлар
Барыннан да әшәкерәге шул, язып булмый, эшләп булмый Кадерле вакытлар әрәм китә. Никадәр язасы әйберләр бар! “Татар егете" ярты юлда, “Туган ил" дигән нәсер язылмый ята, юл сызмалары язылмый тора Чөнки ут юк. Эштән арып-талып кайтасын да карангыда кармаланып ашап-эчкәннән сон йокларга ятасын Башка чара юк. Сукыр лампаның да бензины бетәм, бетәм дип кенә тора.
Ичмаса көннәр дә тизрәк озынаймый.
Фронтка китәргә иде Анда да китеп булмый, монда эшлә диләр Эшләр шундый...
14 август, 1943.
Бу чиновниклык эше минем язучылыгымны харап итә бугай ахырысы Эштән әлсерәп, телен чыгарып кайтасын да кич буе гасабиләнеп кулга эш тә алып булмый Әгәр тыныч холыклы, ваемсызрак кеше булса, ул инде төкереп тә карамаган булыр иде. Ләкин мин алай була алмадым
Я фронтка китеп булмады, я монда бер ни дә эшләп булмый Бөтен вакыт, яза торган ин яхшы чак шул чиле-пешле хәбәрләрне, җанга ике тиенлек азык бирми торган җыен ерунданы төзәтеп уза.
7 октябрь, 1943.
Тукай кичәсендә булдым Быел яхшырак узды
Ничек әле:
“Яктырак йолдыз янадыр, төн кара булган саен Гомер узган саен Тукайның кыйммәте ныграк якыная, халыкнын аңа мәхәббәте көчәя бара Яшәсен Тукай!
бер шигыре бар иде сизелә бара, ул безгә ел саен
15 япрель, 1944.
' Г Тукайның “Козге җилләр* шигырено эпиграф
“Намус”ны язам. Кичә алтынчы бүлеген очлап куйдым да төртелеп торам Нидә хикмәт?
Башта уйланган образлар әсәрнең барышында, конкретлаша башлагач, башта уйланмаган бик күп өстәмә көч сорый башлыйлар. Мәсәлән, яза торгач, мина Нәфисәне бөтенләй икенче характерлы кеше итеп бирергә кирәк булып чыкты.
16 апрель, 1944.
Әле генә Сталин приказын тыңладым. Безнең гаскәрләр Бухарестка керделәр Немецлар кача.
Союзниклар Германия чигенә 140 километр гына калдылар. Без жинәбез. Сүз бары тик сугышның кайчан бетүе турында гына барырга мөмкин. Өч ай, дүрт яки аннан да тизрәк. Һәрхәлдә 1945 ел сугыш елы булмас инде.
Кешелек тормышының тарихыңда моңа хәтле тиңдәше булмаган шушы котычкыч авырлыкны җинеп чыгып, үзенен чыдамлыгы, ныклыгы, куәте белән бөтен дөньяны таң калдырган шушы илнен ин гади гражданины булу да чиксез зур куаныч тудыра, рухландыра, көчне арттыра.
Шушы бөек чорга лаеклы эш эшлисе килә.
31август, 1944.
Әгәр дә иҗат эше ирекле булса, ягъни әгәр аңа теләсә кем тотына һәм гайрәте кайткач бүтән эшкә күчә ала торган булса, аның өстенә ул акчага кызыгып кына эшләнә торган булса, димәк иҗат кешесенең эчке дәрте һәм омтылышы куәтле булмаса, берәү дә бу эшкә үз ирке белән тотынмас иде.
Иҗатның азабын бер нинди материаль кыйммәт белән дә түләп бетерү мөмкин түгел. Материаль бәя ул бары иҗат кешесенең яшәешен тәэмин итү өчен генә ярый һәм шуның өчен генә бирелә торган нәрсә. Хәер, ул шулай анлана да. Иҗат кешесен аның башка ягы кызыксындыра, иҗатның рухани азабы, авыр эзләнүләре, иҗат куанычы канатландыра.
12 гыйнвар, 1945.
Акком асты язу өчен тыныч урам. Ләкин монда гына ятсаң (һәм озак ятсаң) үзен дә сизмәстән, акырын-акырын дәрвишкә әверелергә мөмкин. Ул вакытта янмассын. пыскырсың. 50 ел пыскып яшәгәнче 10 ел янып яшәсәң, ул мен өлеш артык.
Акыл сатам. Син акыл сатма, менә шуны күрсәтеп бир! Язып күрсәт. Кешеләр синең әсәреннән шундый уйга килсеннәр. Менә булырсың егет!
22 гыйнвар, 1945.
Минем бик зур бер кимчелегем бар: мин тормышны һәм безнең киләчәкне шактый тирән итеп аңлый беләм, мин тар фикерле дә, вак та, коры шалтыравык кына кеше дә түгел. Дөньяны кин аңлыйм (относительно, конечно). Ләкин бөтен бәла шунда, бу карашым минем бик таркау, тегендә-монда чәчелеп, сибелеп яталар Кирәк чагында мин аларны һәммәсен тиз генә бер җепкә тезеп бөтен бер нәрсә итеп оештыра алмыйм, кайвакыт ин төп чылбырын, төп моментны тота алмый азапланам. Минем таркаулыгым харап итә. Әсәрләремнең сюжеты җыйнак һәм нык эшләнгән булмавы да әнә шуннан килә булса кирәк. Бу гаҗәп нәрсә, хәтта җөмләнең артык сузынкы булуы, катлаулыгы, күбесенчә хәбәр тирәсенә килеп җитәрәк сүлпәнләнә баруы да әнә шуннан килгән кебек тоела.
Болар менә нәрсәдәндер: системалы тәрбия алмаудан. Яшь чагында теләсә нәрсә укылган, тормыш Хадисәләрен теләсә ничек, буталчык итеп анланган, укыганнарга тәнкыйть күзлеге белән карарга күз җитмәгән. Шуннан инде башта бутка килеп
чыккан, хаос.
Хәзер аны юлга салырга бик күп көч кирәк.
24 гыйнвар, 1945.
М. Горькийнын бик акыллы сүзләре арасында мондыйлары ла исемлә калган Кешене экономик, сәяси һәм башка төр коллыктан азат итү генә житми. анын рухы, жаны азат булырга тиеш.
Гажәп тирән һәм акыллы сүз!
Кешене икътисадый коллыктан азат итү белән генә ул әле чын мәгънәсе белән азат, ирекле, хөр кеше дигән сүз түгел. Ул коллыкка шул кадәр күнеккән, кешегә буйсыну шул кадәр анын канына сенгән, ул үзен хөр кеше итеп, үз башына, мөстәкыйль эш башкарырга хаклы, шуна көче җитә торган кеше дип анлый атмый Бу бигрәк тә крестьян психологиясенә хас нәрсә. Крестьян гомер-гомергә патшага һәм аллага буйсынып гомер уздырган, шуна гасырлар буенча күнегеп, атасы-бабасы каны белән шуны үзләштереп килгән кеше. Нилектән кайвакыт аңлатып төшендереп булмый, ә көч белән төшендереп була? Ул шуның галәмәте. Ул акылга караганда, көчкә буйсынырга яратарак бирә. Ул көчкә буйсынганда үзенен коллык хисен дә аклый: "Булмый бит, кушалар. Эшләми кара әле син!"
Яки менә хатын-кызлар. Совет хатын-кызлары закон буенча ирләр белән бер төрле хокукта. Ә чынбарлыкта ничек? Чынбарлыкта да шулай хөрме0 Һич түгел, һич күпертмичә әйтәм, аларнын 100 дән 90 ы әле дә кол Рухани яктан алар ирләрснен, үзләреннән көчлеләрнен коллары. Хәтта бик белемле, культуралы кыз да. усал, чая холыкчы комсомолка да күп вакыт иргә чыкканнан сон үзенен хөрлек сыйфатларын акырынлап югалта барып, төрле искедән калган гореф-гадәтләр, жолалар. тәртипләр һәм семья эчендәге законга сыймый торган кагыйдәләр йогынтысы астында гади бер өй эче кошына, иренең сүзсез буйсынучан колына яки, алай дип әйтү хәзерге заманда колакка бик каты, шыксыз булып ишетелмәсен дисәк, анын йомышын үтәүчегә әверелә.
"Намус” турында, анын сюжетын үзгәртү турында яна фикер туып тора Ул алгарак карап барсын, озын гомерле булсын өчен шушы соңгы вариант кулаерак булыр шикелле.
12 март, 1945.
Безнекеләр Берлинда сугышалар Менә кайчан икән ул жинү көне' Шушы бер атна эчендә сугыш бетәр шикелле.
Бүген иптәшләргә бик күп хат яздым
Фагих Кәримнең үлгән хәбәре килде Менә бит сугыш нинди ул
30 апрель, 1945.
Мин исән-сау. һаман язып ятам. «Кайчан бетерәсең0.-диләр һай. башта яза башлавымны әйтмәгән булсаммы! Кайчан бетерермен икән сон° Бәлки декабрьдә, бәлки февральдә
Бер нәрсә мине тынычландыра, ул да булса үземнен ижатыма зур таләп куюым Кайвакытта очар вариант языла Ләкин берсе дә ошамый, берсе лә мин тезаганне әйтеп бирә алмый Аларны аяусыз, миһербансыз сызыл ыргытам Хәтта дүртенчесе дә ошамаска мөмкин Анысын да сызам Күнелем тынычланганчы шулай Әкүиелем канәгатьләнерлек сурәт туганнан сон аны шулай язуыма моңарчы үкенгәнем юк әле. Шаять, монда да ялгышмам _
23 сентябрь. 1945.
Мин теге яктагы фикернен дөреслеген әллә ничәнче мәртәбә раслый торган дәлилләрне менә бүген тагын очраттым.
Минем бер авылдашым бар иде. Кем иде ул? Бик гади генә бер малай. Аның белән бергә каз бәбкәләре үтереп йөрдек, тәрәзәләр ваттык, карчыкларның нәләтен алдык. 35 елдан сон мин аны бүген янаяан очыратгым. Ни күрәм? Минем авылдашым үзенә күрә бер философ, имеш. Ул шундый нечкә күнелле, ул шундый тирән әйберләрне белә, тормышның шундый нечкә борылышларын тоеп тора, һәм барыннан да бигрәк, аларны шундый гади итеп, крестьянча беркатлы һәм мәзәк итеп әйтеп бирә белә, мин дөресен әйткәндә бик гажәпкә калдым.
Нәтижәсе шул: без кешеләрне белмибез икән. Аерым алганда мин үзем әле һаман да кешеләр турында бер катлы уйда икәнмен. Гади кешеләр дә һәм башкалары да мин белгәнгә караганда бик күп катлаулырак һәм серлерәк икән.
12 май, 1946.
***
Бүген рамазан гаете.
Мин гадәттә дини бәйрәмнәрен белмим, искәрми уздыра торган идем Чөнки якын-тирәдә, күршеләрдә бүген бәйрәм икәнлеген күрсәтерлек әллә ни үзгәреш
булмас иде.
Хәзер, сугыштан сон бөтенләй башкача.
Бердән. 30-40лардан узган, өй тирәсендә торучы хатын-кыз һәммәсе дә ураза тотты. Уразасызларга карата хәтта ниндидер жәмәгать фикере урнаштыру, тәнкыйтьләү кебек нәрсә дә сизелә иде.
Бүген иртән торсам Татарстан урамын тутырып халык зиратка бара6 (Алар гаетне тәмамлап чыкканнар инде). Кемнәр генә юк анда! Борынгы жиләнен кигән карт-коры, алардан яшьрәкләр, элек намазга йөреп калган, аның аз-маз рәтен белүче кешеләр Алардан башка тагын, гаеткә бармый калуны яхшысынмыйча, олыларга ияреп баручы яшьрәкләр. Ярым хәрби киемдә, башына чуар кәләпүш кигән сугыштан кайткан кешеләр. Болар аеруча күп. Шундый сүз йөри: болар “әгәр исән-сау калсам, көчем житкән кадәр намазны укыр идем, гаетләрне калдырмас идем"—дип нәзер әйткән кешеләр. Алар хәзер үзләренең исән калуларын әнә шуннан күрәләр, шуна күрә гает кебекләрне, жомга кебекләрне калдырмыйлар.
Болардан калганнары яшьләр Мәгьлум ки, яшьләрнең күбесе комсомол членнары. Димәк, гаеткә баручылар арасында комсомол членнары да күп. Аннан кала малай-шалай.
Жомгага йөрүчеләр дә күп. Хәтта хәзер хатыннар да мәчеткә йөри башлады. Муллаларны ашка алу, авыз ачтыру һ.б. шундыйлар янадан башланып китте.
Урамга күз салсаң карчыгыннан вак-төяк бала-чагасына кадәр һәммәсе киенеп- ясанып чыккан. Димәк, бәйрәмне тегеләй-болай гына түгел, чын күңелдән итәләр. Хәтта монын ни икәнен аңлаучы кешеләрнең дә хәзер дин мәсьәләсенә алай элекке кебек нәфрәтләнеп карамаулары, ничектер ана теләктәшлек күрсәтү сыман бер нәрсә дә сизелә.
Мина шактый зур белемле берәү шул мәсьәлә турында болай диде:
—Ни кылмак кирәк, дин кешенең күнел бушлыгын тутырып, поэтик бер нәрсә белән тулыландырып тора торган бер нәрсә бит ул. Дин булмаганда тирән интеллектуаль тормыш белән яшәмәгән кеше үзенең рухын буш саный, ниндидер бушлык сизә, ана билгеле, күңелсез була.Нигә дә булса бер нәрсәгә иман китерергә кирәк ләбаса.
Сугыш дигән нәрсә халыкның тормышына зур үзгәреш кертте. Диннен көчәюе
дә әнә шуннан.
Дин бетүгә таба барасы урынга шулай көчәеп килә, тирәнәя. Элек мин яшьрәк вакытта дин нәфрәт тудыра иде. хәзерге татар яшьләре ана ниндидер бер хөрмәт
саклыйлар.
______________ 22 сентябрь, 1946.
6 Ул елларда Татар зиратының капкасы Яңа бистә ягында иде.шунлыктан халык зиратка Татарстан. М Гафури урамнары буенча йөри иде 154
Биш елдан бирле сагынып, түземсепәнеп, зарыгып көткән куанычлы
көннәр килеп жигге. “Намус”ны тәмам итеп, ниһаять тапшырдым' Бу чорны
уздыру мина шулкадәр авыр булды һәм мин бу әсәремнен тәмам булуын
шулкадәр тынгысызланып көттем, хәтта каты авырган вакытларда мин инде
аны тәмамлый алмам, ни булса да булыр кебек тоела иде Гомеремдә беренче
мәртәбә бугай, мин күнлемдәген үзем хис иткәнчә, үзем канәгатьләнерлек итеп
әйтеп бирә алдым шикелле. Язучы өчен бу бик зур куаныч. Бу үзеннен
идеалына якынлашып килү дигән сүз.
Бик күп авырлыклар кичердем, бик күп кыенлыкларны жинеп чыктым
Әмма ничек итсәм иттем, язып бетердем!
Менә хәзер аны укыйлар. Әле берәүнең генә дә кире фикер әйткәне юк.
Мин ышанам, андый фикер булмас та.
(Ин сонгы өлешен 24 ноябрьдә тапшырдым)
30 ноябрь, 1947.
Беркөннәрдә мине Язучылар союзына яшь язучылар белән очрашырга
чакырдылар. Ижат эшләрен, ничек материал туплавын турында тәжрибә
уртаклашу булыр диделәр. Нибары 15-20 яшь язучы булачагын әйттеләр
Барып керсәм, астагы бүлмәләр тулган, коридорда әлләни кадәр халык.
Һәммәсе дә яшьләр, кызлар. Берничә әдәбият укытучысы һ. б бар. Союз
бүлмәсенә сыеп булмады. Тукай залын ачарга туры килде. Бераздан зал
бөтенләй тулган иде Илледән артык сорау бирделәр. Арада “татар совет
прозасын янадан аякка бастыруыгыз өчен бик рәхмәт сезгә!”-дигән запискалар
да бар иле
Гомумән, бик күңелле үтте.
Мәскәүдән бик күңелле хатлар килә. Төрле өлкә һәм районнардан килгән
хатларның саны 40тан артык.
Менә шундый хәл.
"Намус"ка Октябрьның 30 еллыгы унае белән оештырылган конкурста
1нче бүләк бирергә карар ителде.
Иптәшләр бу зур уныш белән котлап кулымны кысалар.
Сәгыйт Исәнбай сөйли: “Бик күп хатлар килә. "Н" кайчан чыга дип
сорыйлар Мин районда булдым Райком авылнын барлык активына “Намус"ны
укырга кушкан "Н" укымаган кеше-надан кеше Басуда агитаторлар шуны
укыйлар Чонки аның агитациясе дә, бүтәне дә—һәммәсе дә үзендә. Аны
укыганнан сон агитировать итеп торасы да юк"
Күптән түгел Дөбъязда укучылар конференциясендә булдым Менә кичә
генә Республика көтепханәсенә укучылар белән очрашуга, шулай ук
конференцияга чакырдылар. Көн саен дөнья кадәр хат килә.
Гомумән, мин бу эшемнән канәгать.
Әйе, ул әнчекләр тик өрә бирсеннәр!
Аннан мина ни зарар? Алар мине туктата алалармыни?
18 февраль, 1949.
Әй Тукай, моңлы Тукай, дәртле Тукай, даһи Тукай!
Татар халкының бәлки бердәнбер якты йолдызы! Син кунтан сүндең инде,
ә синең нурын һаман да балкый алс. Балкл син безнең халыкнын дөньяда
яшәгәнлеген раслап калдыручы бердәнбер даһиеңдыр алс Без бетәрбез, без
сүнәрбез, ә синен даһиен донья күгендә һаман базкыр. шундый-шундый бер
шык булганлыгын, кайчандыр шундый бер хезмәтчел, шундый бер шагыйрь
*анлы тырыш халык яшәгәнлеген исбат итеп һаман ялтырар, һаман балкып
торыр' Безнен исемебезне, безнен ин якты хыялларабызны киләчәкмен якты
көннәренә ачып барыр'
“Совет адабияты"
журналына
Тукай шигырьләрен тыныч кына тынлый алмыйм. Ул татарнын Пушкины.
Боек Пушкин рус чаткының даһи сыйфатларын биргән кебек. Тукай да үз
халкының ин гүзәл сыйфатларын җырлап узган. Аның кебек халыкчан, анын
кебек үзендә туган хаткынын ин үзенчәлекле, ин гүзәл сыйфатларын
гәүдәләндерә алган бүтән шагыйрь яки язучыны мин белмим. Нинди бәхет
Тукайның булуы, һәм нинди зур фаҗига анын шулай вакытсыз, шундый аяныч
хәлдә һәлак булуы!
15 апрель 1949 ел.
Бүген минем ифрат дулкынланган көнем: минем “Намус”ны быел Сталин
бүләгенә кандидат итеп күтәрделәр. Монда узды, Мәскәүдә Язучылар Союзы
президиумында бер тавыштан узды Анын өстенә мин белгән бөтен кешенен
фикере шулай: ул. һичшиксез, бүләк алырга тиеш диләр.
Белмим, үз әйберен турында ул шулай, ул алырга тиеш дип әйтү
тыйнаксызлык булыр иде. Әмма, күңел дигәнен гаҗәп җилбәзәк нәрсә бит!
Үзем өчен түгел, әгәр минем бу әсәрем азмы-күпме лаеклы әсәр дип
табылса, татар совет әдәбиятының авторитетын һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен,
бүтән әйберләр калкып чыкканчы минем әсәрем ала торса, билгеле, минем
өчен генә түгел, безнең бөтен социалистик культурабызның үсүе өчен монын
әһәмияте чиксез зур. Без ботен Совет культурасына, анын совет әдәбиятына
азмы-күпме хезмәтебезне өсти алдык дип куаныр һәм тагын да куаныбрак
эшләр идек.
Белмим, иртәге көн ни әйтер. Кем белә, бәлки минем бу әсәремә салган
якты уйларым башка иптәшләргә дә барып җиткәндер.
21 декабрь, 1949.
Күнелем тынычлана атмый Нидер җитми, нидер уйлаганча түгел Нәрсә
җитми1 Мина кайвакытларны бик авыр, бик! Як-ягыма әйләнеп карыйм да
юксынып күптән түгел узган вакыйгаләрне, кешеләрне күз алдына китерәм.
Кеше үзе картаеп килсә дә аның йөрәге картаймый икән. Я, бик ансат кебек бит
инде: барына канәгать булып, тик кенә, тыныч кына яши бирергә! Юк, алай
булмый! Күнел эзләнә, күнел тормышның иң ямьле, ин матур узганнарына
кайтып тагын бер мәртәбә шул узганнар белән яшәп карыйсы килә. Ә ул
мөмкин түгел инде. Әмма аның мөмкин түгеллеген белсән дә өметне өзәсе
килми. Нигә? Алда тормыш озын бит әле. Нигә тагын шулай булмаска
мөмкин? Нигә тагын теге вакыттагы кебек үк, унсигез яшьлек малайсыман,
бөтен дөньянны онытып тормышның сиңа багышлаган ямьле, гүзәл саташуы
эчендә яшәмәскә? Минем аңа хакым юкмени? Бар кебек.
10 ноябрь, 1950. Акком асты.
Бу көннәрдә "Культура и жизнь” газетасында "Намус” турында гаҗәеп
бер мәкалә басылып чыккан иде. менә кичә инде шундый ук мәкалә
“Правда”да басылды Бер китап турында шундый авторитетлы ике газетада
бер-бер артлы шундый мәкаләләр басылып чыгуы ул бит бик сирәк була
торган хәл. Искиткеч! Минем әле ничектер ышанып җитәсем дә килми. Без бит
андый югары күтәрүгә гадәтләнмәгән, мин бит үземне һәрнәрсәнен ин башта
ин кыен, ин авыр ягын күреп, шул ягын көтәргә гадәтләнгән кеше.
Беренче мәкалә басылганнан бирле телефон бертуктаусыз чынлап кына
тора. Галимнәр шалтыраталар, язучылар, артистлар, яисә ин гади шәһәр
кешеләре— әдәбият укучылар шалтыраталар. Һәммәсе тәбрик итәләр,
куаналар, рухлануларын, тагын да дәртләнеп китүләрен әйтәләр.
11 март,
1951.
***
Карар чыкканнан сон ун көн узлы инде, ә мин һаман ла эзгә төшеп житә
алмыйм әле.
Ул 17сенлә башланды. Дөресрәге, минем өчен ул аннан бер ун-унбиш көн
элек башланган иле инде. Әмма Москва үз авызы белән әйткәнче ышанасы
килмәгән иле Ниләр булмаска мөмкин?
Әйе, 17сенлә башланды һәм ниһаять 18ндә кичен ТАССтан телефон белән
әйттеләр: Кави һәм мин икенче дәрәжәгә эләккәнбез Менә шул вакыттан китте
инде шылтырата башладылар Төнге бергә кадәр берсеннән берсе ишетеп ярты
шәһәр шалтыратты, иртә белән карарны укый башлауга, мин үз фамилиямне
ишетеп кенә бетердем, тагын башланды
Менә хәзер генә төшенә башладым: ул минем куанычым гына түгел, бәлки
бөтен халык куанычы булып әверелде һәм барлык җыелыш һәм митингларда
шулай янгыралы Халык аны мина һәм бүтәннәр хезмәтенә хөрмәт итеп кенә
түгел, бәлки үэенен талантына хөрмәт итеп кабул итте. Моннан да зуррак
нинди бәхет булуы мөмкин тагын?
Я. моннан сон безнен начар язарга хакыбыз бармыни инде
29 март. 1951.
Сонгы 3-4 ай эчендә минем тормышымда гына түгел, бөтен татар совет
әдәбияты
һәм культурасы тормышынды гаять зур куанычлы вакыйгалар булып узды
Мондый
хәл сш кабатланмый. Бу безнен барыбызга да зур сабак, бу безнен
язучыларыбыэнын
сонгы 30 ел эчендәге әдәби иҗатларына бер йомгак Чөнки ике язучыга боек
юлбашчыбызның бүләген бирү ул Кави Нәҗми яисә Гомәр Бәширопнын гына
хезмәте түгел, бәлки бөтен татар совет әдәбиятынын. анын алдынгы
язучыларынын
казанышы, ул безнен
партиябезнең
оста һәм зирәк җитәкчелегенең
нәтиҗәсе.
"Намус” 1948елда ук
басылып
чыккан иде бит инде Аннан
сон байтак кына вакыт узды.
Аны 49елдан башлап һәр елны
диярлек Сталин премиясе алуга
кандидат итеп куялар, әмма
ни булса була—ул узмый иде
Беренче елны ул әле
подстрочник
хәлендә генә куелды, икенче
елны
(1950елла) Таткнигоиздатга
китап
булып чыкса да Москвада чыгып
өлгермәде, чөнки нәшрияттагы
кайбер бюрократлар аны тәмам
әзерләнеп җиткәннән сон алты аи
буенча укымый яткырдылар
Минем беренче китаптагы егетләрем, кыхларым һәммәсе дә үсәләр, дәү
кеше
булалар бит инде
Аларнын һәммәсенен үз юлы. үз тормышы бар һәммәсен алдан күрә
белергә
кирәк.
4июль, 1951 ел.
Ягучы Сәйфи К\ч\аш Гаияр Нәшировта кунакта
Аккош ку к
Мин үземнең язучы икәнлегемне оныта башладыммы сон. нигә бу
дәфтәргә болай сирәк язам икән'’
Шау-шусыз, гади гына узган тормышта да әллә никадәр соклангыч
влкыйгаләр. кабатланмастай күңелле хәлләр, онытылмаслык истәлекләр була.
Февраль аенла республиканың көньягында, нефть районнарында йөреп
кайттым (алар турында аерым дәфтәрдә). Нинди байлык, нинди соклангыч
кешеләр, никадәр поэзия! Хәзер менә барысы да күз алдына килә дә
дулкынланам. Ул турыда язмыйча кала алмам ахрысы, язармын, начар да
язмам! Хәзергә үз көчемә ышанам.
Гомумән алганда, тормыш дигәнең ифрат катлаулы. Фән бик күп
яңалыклар ачты, җирнең астында һәм өстендә, һавада һәм суда кеше күзе
җитмәгән, кеше акылы, фән карашы белән яктыртылмаган бер өлкә дә. бер
генә карангы урын да калмады кебек. Хәтта бездән миллион километрлар
ераклыктагы йолдызларның нинди матдәләрдән торуларын, аларда моннан
миллион еллар элек һәм хәзер температураның нинди булуын, моннан ун
меңнәрчә еллар элек яшәгән хайваннарның ни белән туклануларын да беләбез.
Ләкин табигатьнең ачылмаган яклары шулкадәр күп әле. ихтимал, ул кеше
дөньяда күпме яшәсә шуңа кадәр дәвам итәр.
29 март, 1952.
Үзенне үзен җиңүдән дә авыр көрәш юк диләр. Ул фикер дөрес булса
кирәк. Әмма икенче яктан бу көрәш ин мактаулылардан да. Мин ышанам, әгәр
бала чагында ук дөрес тәрбия алган кеше яшь вакытында ук үзен-үзе
тикшерергә, үз кимчелекләрен төзәтергә, үз максатына ирешү өчен күп
кыенлыкларны җиңәргә сәләтле булса, ул кеше бик югары күтәреләчәк.
Мин моны геройларым аша күрсәтергә омтылып карыйм әле. Иң төп
максат—үз үзеңне "мөкаммәлләштерергә" омтылу, максатың булу, шуңа бөтен
көчеңне, талантыңны туплау! Кимчелек бар икән, ыңгырашма, үзенне
кирәкмәгәнгә аклап маташма, бәлки кимчелегеңне төзәт! Гаебеңне әйтү, аны
тану, бәлки мен төрле авыруга түзүдән дә мен өлеш кыендыр. Әмма күзеңә яшь
килсә дә ачысын әйт!..
Кимчелегеңне таный белү, аны төзәтергә әзер булу йомшаклык түгел,
бәлки батырлык. Чөнки ул кешедән зур көч сорый, кеше кимчелеген төзәтү
аша гына алга китә алачагын аңлап эш иткәнлектән бу киң карашлы кешегә хас
сыйфат дияргә мөмкин. Ялгыш булуын белеп торуына карамастан үз фикерен
яклаучы кеше, никадәр генә нык. никадәр генә көчле кебек күренмәсен, ул вак
кеше, мещан характерлы кеше. Әгәр шуны (ягъни, ялгышын) аңлый торып,
шулай да белмәгәнгә салыша икән, кимсетелгән кеше булып кылана икән, ул
инде куркак кына түгел, бәлки икейөзле дә.
Кешене монаю, юксыну, кайгы-хәсрәт кебек шәхси тойгыларын тату
хокукыннан азат итәргә маташу ул иләк белән су ташу кебек үк мәгънәсез
нәрсә. Чөнки ана карап кеше кайгы-хәсрәттән бер үзе, үз көче белән генә азат
була алмый. Кеше җәмгыять белән бергә, коллектив эчендә генә бәхетле була
ала.
20 апрель, 1952.
Язучы граверга охшый. Ул чи материалны ала да шуны граверларча
барлык якларын, һәр кырын үзенен идеясына буйсындырып, җентекләп эшли.
Ана сүз. тел ярдәм итә Язучының уен әйтеп бирә торган тел бик нык эшләнгән,
чарланган булырга тиеш Монда язучы кеше уй-фикеренен мөмкин кадәр ачык,
образлы, чит сүзләрдән, уйны яисә образны томалап торырдай артык
сүзләрдән арынган булуына ирешергә омтыла. Җөмләнең һәр сүзе образның
теге яисә бу ягын ачып бирергә, аны мөмкин чаклы калку, күренерлек итеп
бирергә ярдәм итсен. Әгәр җөмләнең берәр сүзе шул максатка хезмәт итми
икән, димәк, ул артык, димәк, ул нинди генә матур сүз. нинди генә көчле сүз
булмасын, бу урында кирәкми, авырайтып кына тора. Мәсәлән, газеталарда
шундый җөмләләр очрый: "Халыкны коммунизм рухында тәрбияләү хәзерге
көндә ин мөһим бурычларның берсе булып тора..." Бу сонгы ике сүз—артык,
чөнки алар ни дә булса өстәмиләр, бары сүзне генә күбәйтәләр, фикерне
сыеклыйлар.
6 сентябрь, 1953.
Тажи Гыйззәт 7 мартта үлде, 9нчы мартта татар зиратында Салих Сәйдәш
белән янәшә күмдек. Үләсе көннен элекке көнне безнен иптәшләр баргач
әйткәне
-Үзебезнен (язучылар) дачасында торасым бик килә Верандага чыгып
утырыр идем, яшь каен яфракларының лепердәүләрен тыңлар идем. Шул
вакытка кадәр түзә алсам, аннан сон үлмәс идем.
Тажи абзыйны күмәргә җыенып йөргәндә 8нче мартта Халыйк Садри үлде.
6ларында анын югалткан иде, шуннан сон анына килә алмады. Аны 10 мартта
М.Гали белән янәшә күмдек.
Иван Петрович Заботин да озакка түзә алмады, 17нче мартта көчле кан
кңтеп ул да үлеп китте. Ул иртәгә, 19 мартта рус зиратында күмеләчәк
Эшләр менә шулай бик күнелсез әле, туганнар.
18 март, 1955.
***
Бер серемне языйм әле: минем эшем шактый ук авыр. Язучылар
Союзының рәисе буларак байтак кына эшләр башкарырга туры кңтә бит инде
Күбссенен квартирасы бик начар, анын өчен дә мин җаваплы. Яхшы әсәрләр
язарга кирәк, анысын да “дәү абыйлар” ин элек миннән сорыйлар “Нәрсәләр
бирәсез, ничек, нигә фәлән нәрсәләр турында язмыйсыз?” Аны бит барысына
да кычкырып сөйләп йөреп булмый “Язалар, менә фәлән әсәр чыга, тегене
язалар, менә озакламыйча бу әсәр чыга, тегесе куела, фәлән-тегән...“-дисен.
Ләкин укучынын соравына лаеклы әсәрләр ни генә дисән лә күп чыкмый.
Шуннан баш ката, халык бик күп сорый, әмма без бик аз. Бөтен
Татарстанга нибары илле язучы. Анын арасында әле инвалидлар бар. яхшы яза
алмаучылар бар. картлар бар. Ничек итеп язучыларны йөзгә җиткерергә икән9
Шул йөздән бер- ике генә яшь язучы чыксын икән9 Шамовларны. Ибрай
Газын. Мирсәй Әмирне алмаштырырлык кешеләр! Андыйлар юк әле, юк!
Ышаныйк, андыилар безгә кңлсен, күп булсын!
10 апрель, 1955.
Күңел, күңел! Кайларга очасын, нәрсәләр көтәсең? Кайвакыт уйлар,
хисләр, әле генә аякка баскан чебешләрсыман, бер нәрсә белмәстән. берни
уйламастан, тегендә, монда төртеләләр, кайдадыр барырга, нидер эшләргә
телиләр. Ләкин алар әле үзләренең кайда барасыларын да, ни эшләргә
теләүләрен дә белмиләр Ярын ла аларны кирәк урынына юнәлтергә акылын
җитсә! Ә җитмәсә9
9 июнь, 1955.