Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ә. ЕНИКИНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ ТУЛУНЫ КАРШЫЛАП


Әмирхан агабыз көрән тышлы гомуми дәфтәрләренең берсенә
"Фактлар дәфтәре" дип язып куйган. Шуннан берничә "факт"ны
бирә торыйк әле.
Мөбинә ханым әйтә:
Галимжан (Ибраһимов), Фатих
(Сәйфи-Казанлы), Сәгыйт (Сүнчәләй) Усманов
байнын кызлары артыннан йөриләр иле, ди. (Бу
революциягә чаклы Уфада “Галия"
мәдрәсәсендә укыган яки укыткан вакытлары
булса кирәк.) Арада ин чибәре Сәгыйт иде, ди.
Галимжан да хатын-кызга ошый иде, чөнки
анын кашы белән күзләре матур иде, ди.
Бер заман Салих Баттал фоторәсемгә төшерү
белән мавыгып китге. Урамда яки магбугат
йортында очраган дусларын фотоаппараты белән
төшерә дә ала бу Мәсәлән, Кольцода Нәкый
абзыйны, Әхмәт Фәйзине һәм мине очратып,
шунда өчебезне бергә төшереп алган иде. Ләкин
ул Фәйзинен ялгыз үзен генә дә төшергән булган.
Әмма фото бик тонык килеп чыккан Әхмәт
мәрхүм фотонын артына түбәндәге икс юлны
язып куйган иде:
Салих Батл фотосы сезнен фото ишеме.
Әхмәт Фәйзи урынында ике борын тишеге
Салих Сәйдәш Мәскәүдә үлде. Казанга самолет
белән алып кайттылар. Шушы уңай белән Әхмәт
Фәйзи мина түбәндәгеләрне сөйләгән иде:
—Салих гәүдәсен табут белән аэропортка китергәч,
аны бары багаж рәвешендә генә кабул итәргә
булдылар Зур үлчәүгә салып үлчәделәр һәм
квитанция язып бирделәр Мин шул квитанция белән
кассага барып, "багаж" бәясен түләдем Шуннан сон
гына табутны самолетка урнаштырдылар —Мин
Фәйзидән бу "багаж" өчен күпме түләгәнен сорарга
онытканмын Әмма Салих Сәйләшнсн татар халкы
өчен “күпме торганын” аэродромда эшләүчеләр
белделәр микән9