Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕ БЕЛӘЛӘРМЕ?


«МӘГАРИФ» НӘШРИЯТЫНДА ЧЫККАН «БАЛАЧАК ӘДИПЛӘРЕ» ТОМЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДА
Әдәбият һәм мәгърифәт файдасына кылынган бик тә җитди һәм үтә саваплы гамәл турында, ягъни "Мәгариф” нәшрияты чыгарган Балачак әдипләре дигән дүрт томлы китап хакында язарга утыргач, инде унбиш ел элек вафат булган күренекле шагыйребез Мәхмүт Хөсәеннен бер сүзе искә тошеп елмаитгы...
Хәтердә: кайсыдыр редакция бүлмәсендә өч-дүрт язучы сөйләшеп утырабыз. Шунда беребез, монаеп китеп, мондыйрак фәлсәфә куерта башлады:
- Менә язабыз инде без.. Укучы күнеленә хуш килердәй, гыйбрәт вә фәлсәфә өстәрләи әсәрләр ижат итәргә тырышабыз. . Ләкин безнен иҗатны, кемлегебезне укучыларыбыз белә микән соң? Бигрәк тә үсеп килүче яшь буын, мәктәп базалары белә микән, дип әйтүем инде...
Шул вакыт кор тавышлы, шагыйрьлеге өстенә йөзләрчә сәхнәләрдән чыгышлар да ясап каешланган Мәхмүт агаебыз кыланчык тавыш белән капыл гына:
- Безне беляляр!!!—дип куйды Әлбәттә инде, рәхәтләнеп көлдек. Ә теге монсу сорау, кем әйтмешли, һавада эленеп калды:
—Безне чыннан да беләләр микән? ..
Бу җәһәттән биш-алты сәхнәдә җырлап кул чаптырган, бер генә мәртәбә булса да телевизор экраныннан да күренгән замана кызлары һәм егетләре бәхетле, ичмасам: алар инде үзләрен шундук сәнгать йолдызына, монарчы тиңе күрелмәгән җырчыга саный башлыйлар! Ләкин гомере буе халыкны туган телгә, әдәбиятка гашыйк итү, шул ук халыкка акыллы һәм файдалы фикерләр өстәү нияте белән дистәләрчә китаплар да язган. Ходай биргән миссиясен тирән аңлаган әдипне арзанлы шоһрәт кармагына эләктерә алмыйсын. Чонки, нинди генә жанрда язмасын, ул—фикер иясе, халкының акыл чүлмәге. “Менә мин инде ул ин шәп шагыйрь, (хикәяче, романчы, драматург!. )"дияр иден, өстән—Тукай, як-яктан Фатих Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовлар, Һади Такташлар, Камаллар, Кәрим Тинчуриннар. Нәкый Исәнбәтләр, Кави Нәҗмиләр, Фатих Хөсниләр, Фатих Кәримнәр, Әмирхан Еникиләр, Гамил Афзаллар, күмәкләшеп көләр һәм шул гөнаһлы шапырынуын аркасында булган сәләтен дә корыр кебек. Ләкин, яшерен-батырын түгел, һәр язучынын үз халкы алдында кадерле һәм танылган буласы килә. Һичьюгы, үзенең укучылары алдында билгеле булуына, “без бу язучыны беләбез" дидертерлек әсәрләр иҗат иткәненә инанасы килә. Ин зур өмет һәм хыял—мәктәп юлына кергән сабыйлар күнеленә "кармак салу", аларнын зиһененә кереп калырлык, язучынын үзенә дә, әдәбиятка да мәхәббәт уятырлык гыйбрәтле кыйссалар ижат итүдер Хәтта, бала күнеленә берничә кәлимә тамызып, шуларны гомере буе оныта алмаслык итеп сеңдерә алу да зур бәхет! Шуна ирешә алдынмы, бу бала инде гомере буе матбугаттан, меннәрчә китаплар арасыннан синен исеменне эзләячәк!
И, ул бала җанының нечкәлеге, җорлыгы, садәлеге! Бүгенгедәй күз алдында, өч-дүрт малай тезелешеп Ык буеннан—балыктан кайтып барабыз. Тамак җилләгән, кайта-кайта хәл киткән, тез буыннары йомшаган, һәркайсыбыз әлсерәп беткән Үләнгә авып ял итәсе килә. Шулчак Хәниф дигән дустыбызның: “Гата, сазга бата-бата, куып йөрде бака...” дип әйтүе була, тәннәребезгә рәхәт дулкын йөгерә. Кызык! Күтәрелеп көләбез. Ни өчен дисән, үзебез дә Абдулла Алишнын шул Гатасы кебек, суга, сазга бата-бата, эләкмәс балык “куып” йөргәнбез бит. Шундук икенче малай шигырь укый башлый: “Хәйдәрнең аты булган, колагы
каты булган, сызгырсаң ишетмәгән, сыптырсан килешмәгән, рәттән тугыз мәртәбә тибә икән тәртәгә" Аңлашылгандыр, монысы инде Фатих Кәримгә кереп китте Өченчебез шул ук шагыйрь сурәтләгән гармунчы Аюнын. ачуы килгәч, жиннәрсн сызганырга уйлавы, тик күлмәге булмавы хакынла фәлсәфә куертмакчы: Иәле. малайлар, шул Аюны күз аллыгызга китерегез Жиннәрен сыланырга бик тели, ә күлмәге юк.' Ярсыган Аюны кат-кат күргәндәй булып, тагын дәррәү көләбез Ямаулы киндер ыштаннын балаклары сызганылган ялантәпилс. күнел тулы шигырьле балачагым искә төшкән саен, күземнән шатлык яшьләре тамып тору һаман да бәхет минем өчен
Әйе. әдәбиятка мәхәббәт ул адәм баласына ана сөте һәм туган тел белән бергә керсә генә гомерлек була. "Әдәбият" сүзснен “әдәп" төшенчәсеннән яралган булуын ла истә тотсак, үз милләтенен әдәбиятын укып һәм белеп үскән кешеләр генә гомер юлыннан барганда афәтле сукмакларга кереп саташмый, ачыну һәм үкенү жәфаларына тарымый Чонки әдәбият -халыкнын күп гасырлар буе жмйган акылы да, яшәү тәжрибәсе дә ул.
Менә шушы бик тә житли. үтә зарури миссияне бөтен тирәнлеге белән анлап. Татарстанның "Мәгариф" нәшрияты сонгы елларда " Балачак әдипләре” дигән дүрттомлык бастырды Шул китапларның кайсысындыр кулга алып укый башлауга ук нәшриятның изге максаты өлкәннәргә генә түгел, мәктәп
балаларына ла аңлашыла: яшь буынны үзе үскән замандагы күренекле әлипләрнен тормыш һәм ижат юллары белән кинрәк таныштыру Ягъни, рәсмирәк тел белән санап үтсәк, теге яки бу язучы кайда һәм нинди гаиләдә туган, нинди бәхетләр яки кайгылар, сөенеч вә көенечләр күрә-күрә, тәүге мәртәбә кулына каләм алып, беренче әсәрләрен язарга ниятләгән, кайчан һәм нинди китаплар бастырып чыгарган, анын ижатына замандашлары нинди бәяләр биргәннәр Исеме чорыбызның һәр татарына мәгълүм Гамил Афзал әйтмешли, һәм башкалар, һәм башкалар инде—язучылар турында белмәгәнен калмый ла сыман
Бераз шаяртып та үтсәк, язучылар берле1е үзе бер колхоз ул Әйтик, һәр колхозла тәмледән-тәмлене ашап кына, затлы киемнәр, елтыр туфлилар киеп кенә тарантасларда, кошовка йә машиналарда жилдерсп үсәчәк “персидәтсл". хисапчы, завсклад малайлары яки кызлары туа Шул ук колхозларда ямаулы ыштан, чабата киеп, арба-чана тартып теркелдәүче ачлы-туклы балалар ла гомер-бакый күп булды. Төрле-төрле булсалар да. һәр баланын сәләтле булып үсәсе, киләчәктә "күрекле һәм бүрекле", ягъни чын кеше булып яшисе килә Бу жәһәггән караганда, әдипләрнең дә шлктые-зур түрә, язучы, галим, укытучы кебек затлы, белемле ата-анадан, ә күбесе көнлек ризыгын һәм ой түбәсенә ябар саламын да зур тырышлыклар, чиләнүләр белән тапкан жир сөрүче, герлек караучы һәм гади эшчеләрдән туган Кемнәрдән генә тумасыннар, тора-бара, яхшылан яхшы әсәрләр тудыра-тулыра. танылганнар, әдәбият сөючеләрнең игътибарын яулауга ирешкәннәр һәм. ниһаять. "Язучылар берлеге дигән
буыны килсен иде. халкыбыз туган телгә, милләттәшләренә ярдәмчел гавам булып яшәсен иде!...—дигән өмет белән яшибез. Менә бу "Балачак әдипләре" (төп авторы, туплаучысы Рәис Даугов) дигән исемдә чыгып барган китапларны да нәкъ менә шул максат белән чыгарганнардыр, мәгърифәт дөньясына (иң әвәле—мәктәпләргә!) таратканнардыр дип аңлау ялгыш булмас кебек. Ни өчен дисән, язучылар бер-берсенең кемлеген, иҗатын болай да яхшы беләләр...
Һәр китаптан теге яки бу язучыга ун бит чамасы “кишәрлек” бирелгән. Ана:
1. Язучының биографиясе,
2. Аның ин әһәмиятле китапларыннан торган исемлек.
3. Библиографик белешмә, ягъни бу әдипнең иҗаты, тормышы турында матбугат басмаларының кайсында һәм кайчан нинди язмалар, мәкаләләр басылуы турында мәгълүматлар.
4. Әдип хакында төрле шәхесләрнең кыскача бәяләмәләре.
5. Язучының әдәбиятка ничек килә башлаганлыгы турындагы үз язмасы.
6. Биографиясенең кыскартылган урысча варианты сыйган.
Шик тә юк. аларның һәркайсы адәм баласында кызыксыну уятачак, язучылар кавеменең хәл-әхвәле белән шактый тулы таныштырачак дигән өмет тудыра. Ләкин шундук ошбу томнарның "проектчысы”—аның милләт, мәгърифәт өчен кирәклегенә беренче булып иман китергән шәхеснең—танылган тәнкыйтьче, тирән мәгънәле шагыйрь һәм "Мәгариф" нәшриятының баш хуҗасы Мөдәррис әфәнде Вәлиевнең дә (әдәби тәхәллүсе-псевдонимы—Салих Маннапов) бу томлыкларга карата үз бәясе, билгеләмәсе искә төшә. Беренче томның ахырдагы язмасында ук болай ди нәшрият башлыгы: "... без укучыны кызыксындыруы ихтимал булган бөтен сорауга да җавап бирү максатын куймадык. Киресенчә, берничә биттә фактик мәгълүмат, гомуми күзаллау алганнан соң. сездә яна сораулар тусын, күренекле каләм иясенең иҗаты һәм шәхесе белән якыннанрак, тирәнтенрәк танышу теләге көчәйсен дип тырыштык". Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, монысы инде аеруча лаек, гадел бәя һәм ул хәтта балачак хатирәләрен дә яңартып елмайта. Без бәләкәй чакларда ата-аналарыбыз еш кына чистадан-чистарак киемнәрен кия башлыйлар, өйне тагын да тәртиплерәк хәлгә китерәләр, учакка ут төртәләр, самавыр куялар. “Фәлән абзыен (түтәең) кунакка килә, тәртипле бул!” дип кисәтергә дә онытмыйлар. Без инде, әлбәттә, тәртипле булырга тырышабыз. Ләкин теге кунак тупсаны атлауга ук, без—җепшек борыннар, дөньябызны оныткандай, күзләребезне тозландырып, авызларыбызны күтәреп ишек катына килеп басабыз да... ниндирәк күчтәнәч чыгарыр микән бу әткәй белән әнкәебез бик мактаган кеше. дип. тегенең капчыгына текәләбез.. Вәлиев-Маннапов хәер-фатиха биргән менә бу китапларда да безне (120дән артык әдипне) мактаганнар, бу абый-апаларыгыз бик шәп язучылар, дигәннәр. Димәк, әдәбиятка игътибарлы, укучыларын да яраткан, алар арасыннан да язучылар чыгу ихтималына өметләнгән мөгаллимнәр дә шулай сөйләргә тиештер... Ә укучы бала теге яки бу язучының "күчтәнәчләре", ягъни китаплары белән кызыксына: аларны кайдан табып була? Әлбәттә инде, сүз дә юк. хөкүмәт каршында да мәртәбә яулаган, бүләк-премияләр иясе булган, алтын тышлы күптомлыклар чыгару әмәлен дә тапкан, йә булмаса депутат яки җәмәгать эшлеклесе кәнәфиендә дә озак утырып, йогынтылы кеше булып танылган язучыларның, шулай ук бөек әдип булуы беркемдә дә шик калдырмый торган классикларның китапларын һәр мәктәп китапханәсеннән табып буладыр ул хәзерге цивилизацияле заманада... Ләкин бу дүрттомлык таныштырган әдипләрнең ничәсе генә бар икән дәреслекләрдә? Шуңа күрә әдәбиятка гашыйк балалар күңелләренә хуш килгән язучыларнын "күчтәнәчләрен" үзләре эзләп табарга тиеш булырлар.
Шунысы да еш искә төшә: дәреслекләргә кергән язучыларнын бик сирәкләрен ярата идек без мәктәп елларында. Ләкин яратмаганнарның да әсәрләрен укырга, хәтта ятларга мәҗбүр идек. Жавап биреп. "икеле”дән котылу, бер сыйныфтан алдагы сыйныфка күчми калмау өчен генә... Андый язучыларны мәктәп
капкасыннан чыгуга ук оныта идек тә, үзебезнен күңелгә хуш килгәннәренен китапларын табу өчен Минзәләнен бөтен китапханәләрен актарып йөри идек. “Балачак әдипләре” бу җәһәттән дә күп балаларга юл күрсәткеч булып хезмәт итәрдер әле!
Бу томнарны еллар буе актаргалап, укыштырып яши торгач, (шул ук Мөдәррис әфәнде әйтмешли, башыннан ахырына хәтле бер утыруда укып чыга торган күптомлык түгел бу!) бер нәтиҗә ясадым үземчә: мөгаен, бу китапларның ин яратып укыла торган өлешләре әдипләрнен үзләре турында язганнарыдыр Мәсәлән, балалар һәм өлкәннәр өчен дә гыйбрәтле, кытыклаучы әсәрләре белән кадерлегә әверелгән Шәүкәт Галиевнын шагыйрьлеге... “Сак-сок” бәетен тыңлаудан башланган икән. Жәелмичә-кинәймичә бары тик шул турыда язган Шәүкәт абзабыз. Ләкин укучысының җелегенә төшәрлек итеп ышандырган. Мәгълүм инде, бәет әнкәләре каргышын алган балаларнын кавыша алмыйча тилмереп йөрүләре турында...
Аклы күлмәкне туя кимәдем...
Газиз әнкәмне туя күрмәдем...
"Үксүем сизелмәсен дип юрган читен тешлим. Ник ул малайлар әнисенә карышты икән? .. Ник шулай каргады икән әниләре?”
Шәүкәт агайнын нәрсәдән елавын аклагач: “Мин дә беренче мәртәбә шул бәетне тыңлаганда еладым бит!..” дип ихлас күңелдән әйтер идем дә ана. ләкин кеше бакчасына керергә маташуым булып тоелыр. Мин дә Тукай иҗатыннан авыз иткәнче шул бәетне тынлап җылаган идем бит. югыйсә! Ләкин сон инде Үзем турында язганда мин тәүге мәртәбә Тукай шигыренә сокланып елавымны язганмын..
Башка язучылар гаеп итмәстер бу “ачышымны”, бәлкем: галантлары Ходайдан бирелгән күп каләм ияләре елак була. Кеше кайгысын йөрәкләре, бәгырьләре аша кичереп тә елыйлар, ятимлекләр кичереп үскәннәре дә тетрәнеп елаганнар, үзләрен дә сокландырган фикер яки сюжет уйлап тапкан чакларында да күңелләре нечкәреп, күзләре юешләнеп китүчән. Чөнки хиссез, моңсыз, кайгысыз адәм язучы була алмый ул. Син. язарга утыргач, каләменнс канына булмаса да, күз яшеңә мангаларга да әзер булырга тиешсең!
Татар драматургиясенең кыясына инде күптән менеп утырган Туфан бабагызның да күңеле бик нечкә икән. Нәрсә язган дисез уч төбедәй җыйнак кына язмасында' Анын язу өстәленә сезнең кебек ( мәктәп балаларына карап әйтүем) оныгы "Бабай, мин сине яратам!” дип язылган кәгазь язып салган икән Мөкиббән киткән картлач! Маңгай күзен белән генә укысан. пүчтәкнен дә пүчтәге инде... Ләкин күзенә мантыйклы күңелен дә кушып укый белгән кешегә күп нәрсә аңлашылыр. Картлык белән яшьлекнең дуслыгына, үзара ихтирамына, мәхәббәтенә ишарә ясый мәшһүр драматург Бәлки анын әдәби талантын да нәкъ менә шул "яратам” дигән сүз үстергәндер. Беренче хикәячекләрен, шигырьләрен, скетчларын укыганнардыр да редакторлар: “Без мондый әйберләрне укырга яратабыз" дигәннәрдер Үсенеп китеп, җитди драмаларга тотынгандыр. Таләпчән, кырыс режиссерлар да, ачылып китеп: “Маладис. Туфан, мондый пьесаларны яратып кабул итәбез. Тагын яз!” дигәннәрдер
һәр язучыга хас булган тагын бер серне ачыйм әле. Һәр язучы шыпырт кына үзенең әдәбиятта тоткан урынын билгеләргә тырыша: "Кайсы каләмдәшләрдән гүбәнрәк яки югарырак микән мин? Укучыларым нинди бәя бирәләр икән1’ " дигән ксбегрәк Күбесе үз-үзенә тогап җавап бирә алмый Чөнки әдәбият спорт түгел. Әдәби дәрәҗәне очколар, баллар, шкалалар, призлар вә һәм дә кубоклар белән үлчәү мөмкин түгел. Ләкин, сөбханалла, кайбер кыю каләм ияләре үлчи белүләре белән чын мәгънәсендә сокландырып та куялар! Мәсәлән, танылган язучыларыбызнын берсе—Айдар Хәлим сүз башыбызның шүрәлесе булган “Балачак әдипләре”ндә ап-ачык итеп болай яза:
"Мин үзем турында татарнын киләчәге булган һәм, һичшиксез. Тукай йолдызлыгыннан булган зур шагыйремен дип уйлыйм. Мин бүген татарның иң күп укыла торган шагыйре, прозаигы, публицисты һәм ихтирам ителә торган җәмәгать эшлеклесе... Минемчә, монда арттыру юк. Болай уйлаучылар, минем белүемчә, татар бар җирдә бихисап. Минем үземне болай итеп тануымнан миңа күңеллеме сон? Юк. Күңелсез, ай-һай моңсу мина! Миңа иптәшкә үзем кебек тагын да бер-ике. өч-дүрт язучы кирәк булыр иде! Бирче. Аллаһ!"
Якын дустым һәм каләмдәшем язмасыннан шушы өзекне күчереп алуга ук... һичьюгы бер атна чамасы татар теле һәм әдәбияты мөгаллиме буласым килеп китте. Чөнки бу кыю да. тәвәккәл дә сүзләр укытучы өчен көтелмәгән табыш, минемчә! Шуларны файдаланып, мәктәбемнең төрле сыйныфларында ирекле дәресләр үткәрер идем. Ягъни: алып керер идем дәрескә берничә татар шагыйренең (Айдар Хәлимнекеләрне дә тыгып, әлбәттә) икешәр-өчәр шигырен һәм:
—Укучыларым! Бүгенге дәресне мин сезнең шигырьләргә карата зәвыкләрегезне барлап карау өчен багышларга булдым. Хәзер мин сезгә, авторларының кемлеген әйтмичәрәк торып, берничә шигырь укыйм. Ә сез шул шигырьләрдән күңелегезгә аеруча хуш килгәннәрен сайлагыз, аннары мина әйтерсез. Шуннан соң гына теге яки бу шигырьнең авторларын белербез,—дип сүз башлар идем. Ачыклап кына калмас идем балаларның үтә сизгер рухларын яулаган авторларны, бәлки шушындый дәресләрнең гыйбрәтле һәм файдалы үрнәкләре хакында, төгәл мәгълүматларны да теркәп. Татарстан матбугатында тәҗрибәдә уртаклашыр идем. Кем белә, бәлки мондыйрак рухтагы язмаларның кайберләрен кулыгыздагы олуг журналыбыз да үз битләрендә бастырып чыгарыр иде. Һәр мәктәптә шундый иҗади дәресләр үткәрү гадәткә керсә, бәлки әле Айдар Хәлимнең Аллаһтан ялварып сораган ике-өч, хәтта өч-дүрт тиңдәше дә табылып куяр иде. Бер үзе генә Тукай йолдызлыгында булу, аңлап үткәнегезчә, күңелсез дә, моңсу да бит аңа... Шулай булгач, ошбу дүрттомлык әзерләнгән елларда вафат Гамил Афзал, Мөдәррис Әгъләм. Роберт Әхмәтжанов. Зөлфәт, Илдар Юзеев. Нурихан Фәттах. Наис Гамбәр кебек язучы һәм шагыйрьләрнең гүр тынычлыгын бозмыйча гына, исән каләм ияләре арасыннан ул теләгән өч-дүрт кенә кандидатны тәкъдим итеп карыйк әле аңа иптәшкә. Әле бая гына телгә алынган Туфан Миңнуллин лаек була алмас микән шуларнын берсенә? Ул бит әле драматург кына түгел, бәлки тирән мәгънәле шигырьләре белән “азу ярган” шагыйрьләрнең дә борынына чиертеп сискәндерердәй каләмче. Милләт өстәленә, көндәлек матбугат битләренә салып, чын да. гыйбрәтле дә хикәятләр сибеп торуын әйт тагын! Бөтен матбугат та. әдәбият һәм сәнгать тә шуның җилкәсендә тора сыман бит. Инде ике дистә елга якын Югары Совет мөнбәреннән дә, радио һәм телевидение чаралары аша да кайный-кайный Татарстан мөстәкыйльлеген куәтләп чыгышлар ясап торучы бу депутатны җәмәгать эшлеклесе дип танымый булмыйдыр, ә? Минемчә, менә дигән иш булырлык ул Айдарга! Бар ул бездә Равил Фәйзуллин. Гәрәй Рәхим. Лена Шагыйрьжан, Марсель Галиев. Мансур Вәли-Барҗылы, Газинур Морат. Разил Вәлиев. Мөхәммәт Мирза. Нәҗибә Сафина кебек милләт күңелен дистәләрчә еллар буе яулап килүче, иҗатлары белән сокландыручы затлар!.. Сонгы елларда мин тагын бер шагыйрьнең үсүен сөенеп күзәтәм. Яшен бик яшь ул—мина онык булырдай гына зат... Әмма, сөбханалла, балалар өчен язучы шагыйрьләр арасында иң сәләтлесе һәм иң кирәклесе шул Ленар Шәех түгел микән хәзер?! Менә кемнең шигырьләрен салырга кирәк мәктәп балаларының алдына! Валлаһи, дип әйтәм. шуннан үрнәк һәм рух алып кына да бүгенге мәктәп укучыларыннан дистәләп шагыйрь үсеп чыгачак алдагы ун ел эчендә. Хәтта минем талантлы мәсләктәшем һәм кадерле дустым Айдар да яратыр аны. йолдызлыкта япа- ялгыз моңаеп җемелдәгән чакларында үзенә иш итеп, дәвамчы итеп кунакка да чакыргалар. Шөкер, бу егетебезне дә керткәннәр 120 сайланмыш язучьшар арасына һәм бик гадел эшләгәннәр—аның турында да мул гына белешмә бар "Балачак әдипләре”нен соңгы дүртенче томында. Әйе, сүз уңаенда ачыклык
кертеп үтү мәгъкульдер, соңгысы икән шул инде... Чөнки бу әдәбият белән мәгърифәтне бергә үргән, һәр икесенә зур таяныч булып әверелгән китапларның дүртенчесендә аларнын редакторы Люция Гыйззәтуллинанын төенләмәсе бар. “Бусы, шаять, ефәк пута белән бәйләп куючысы булыр", ди ул. Сәбәбен лә үпкә калдырмаслык итеп анлата, “Мәгариф" нәшриятының төп юлы, миссиясе дәреслекләр һәм фәнни-педагогик хезмәтләр генә бастыру икәнлеген, ә инде боларынын мөмкин булмаганны булдыру галәмәте икәнлеген әйтә. Шунысы да бар икән әле: кайбер язучылар үзләре турында мәгълүматларны бик “ялындырып", озакка сузып тапшырганнар Ә безнен, ягъни язучыларнын, бу кадәресенә дә зур рәхмәттән гайре сүзебез юк.
Әйе, Ленар Шәех кебек каләм ияләре—әдәбиятнын киләчәк таянычлары, тоткалары булырлар, ә безнен буынга инде иҗатны түгәрәкләр вакыт җитеп бара, дип дәвам итмәкче идем дә сүземне. Равил Фәйзуллин жинемнән тартып туктаткандай булды Миннән әлләни яшь булмаса да, “Үзем турында үзем" дигән олешенә болай язып куйган икән ул: “Иҗатны балалар язучысы булып башлаган идем һәм байтак еллар дәвам да иттем, хәзер дә балалар шагыйре булырга хыялланып яшим. Чөнки балалар язучысы булу сабыйлыкка, сафлыкка кайту дигән сүз. Ә кемнен болганчык, шактый ук пычранган сулык-күлдәвекләрне күргәннән соң чиста-пакъ чишмәгә йөз куясы килмәс икән'" Бу юлларны өстән-өстән генә укып чыккач, көлмәкче дә идем башта, карале, бу картлачның хыяллары мулдан икән әле, кабат яшәрмәкче икән, дип Ләкин игътибар белән кабат күз йөрткәч, моңсу да булып китте.. Шулай шул, безгә, нәфис әдәбиятка чумасы, балаларыбызга да садә рухтагы әсәрләрне күбрәк ижат итәсе урында мөстәкыйль яшәү омтылышыбызга шашынып ташланган шакшы шовинистлар, күнел кайтаргыч космополитлар, татар халкын үз Татарстаныннан сифилислы тарафларга куарга кыҗраган дерьмократ-фашистлар һәм тагын әллә нинди җирәнгеч империячел әтрәк-әләмнәр белән матбугат битләрендә, шулай ук радиолардан, телевизор экраннарыннан һәм дистә меннәрчә милләттәшләребез җыелган зур мәйданнарда аяусыз көрәшергә туры килде Айдар Хәлим. Фәүзия Бәйрәмова, Мәхмүт Әхмәтҗанов, Миргазиян Юныс, Зәки Зәйнуллин. Әмир Мәхмүдов, Рәфикъ Юныс, Равил Фәхретдинов. Нәҗибә Сафина. Вахит Имамов, Рабит Батулла кебек талантлы да, тәвәккәл дә гаярьләребез каләмнәрен дәһшәтле коралга әверелдерделәр, халыкның аңын ачы хакыйкатькә юнәлдерделәр Үземнен дә күп китапларым милли азатлык темасына язылган публицистик әсәрләрдән тора. . Әлбәттә инде, Равил Фәйзуллин да әллә нинди “штанистлар” әзерләгән пычрак күлдәвекләрне әйләнеп үтә алмады: анынәле татарнын телен, бәйсезлсген яклап Югары Совет менбәреннән өзгәләнеп, ялкынланып ясаган чыгышлары хәзер дә колак төбендә яңгырап тора сыман. Нишлисен бит. пычраклар белән сугышканда үзең дә пычранмый кала алмыйсын Әнә шул вакыйгаларны күздә тота икән биг Равил каләмдәшем! Ләкин тәмам чистарынып бетү насыйп булыр микән безләргә'.. Мөмкинлек туар микән0 Провокацион сугышлар, татар халкынын азмы-күпме ачылган күзен капларга, “азатлык!" дип кычкырасы авызларын томаларга маташулы сәясәт һаман дәвам итә ләбаса! Балаларның саф чишмәдәй мөлаем күзләренә, гөнаһсыз рухларына лаек әсәрләрне күбрәк язасы иде дә, “Балачак әдипләре" китабына керүләребезне тулырак акларга иде Гомерләре буе кадерле балаларыбыз, исемнәребезне дә әйтеп
-Без бала чактан ук әнә шундый-шундый язучыларны укып үстек, шуңа күрә туган телебезгә дә, милләтебезгә дә мәхәббәтле булып яшибез!—дип сөйләрлек булсыннар иде. Ныграк белер иде безне халык