БЕРЕНЧЕ ШИГЫРЬ КҮК БАЛАЧАК...
ИСТӘЛЕКЛӘР
5. Күчтәвылда, күңел күгендә
Әткәй үлгәч, безнең инәкәй ике бала белән торып калган. Икенен берсе— мин, икенчесе—Тәлгат. Миннән тазарак булса да, ничәнчедер елны Тәлгат тә әткәй артыннан китеп барган. Шуннан соң инәкәй мине күтәргән дә, туган авылы Янтыкка кайткан да киткән. Киткән чакта законлы тәртиптә бүленеп, судлашып йөрмәгән. Ярлы Садырлиманнын хәерче йортында бүлешер нәрсәсе дә булмаган.
Шулай итеп, кайтып киткәнбез без Янтык—Яна Уртавылга. Минем аңлырак балачагым тулысынча шушында узды. Туган як, бала выкыт дигәндә ин элек мин тау-ташлы, урман-сулы Янтыкны күз алдында тотам Ләкин Күчтәвылда—минем балачак. Анда узган берничә ел җуелмаслык булып хәтергә сеңеп калган. Минем өчен Күчтәвыл бүгенгечә дә, элеккечә дә, бала чакка да, үсмер чакка да катнашы булмаган ниндидер аерым бер сихри дөнья булып тоела.
Әткәй мине бик яраткан, имеш. Нуриханым үсеп, сука башы тотарлык булса, үлсәм дә үкенмәсием дип әйтә торган булган. Инәкәй дә яраткан, башкалар да яраткан. Тик нишләптер мин аларнын кул җылысын да, ягымлы күз карашларын да хәтерли алмыйм. Күңел күгендә башкачарак күренешләр, башкачарак төсләр-бизәкләр торып калган. Менә төн. Коеп янгыр ява, әледән-әле нәрсәдер дөбер-шатыр килә дә, ялт-йолт итеп яшен яшьни. Карангы өй почмакларында, идәндә голт итеп куркыныч яктылык балкып китә. Бөтен тирә-як дер селкенеп тора. Мин идәндә йомшак ястыкка чумганмын. Бер якта әткәй, бер якта инәкәй. Куркып мин кемгәдер сыенам.
Жил-давыллар, яшенле яңгырлар гомумән онытылмый. Бер җәйне бик каты давылдан сон күршеләрнең юан-юан тупыллары урталай сынып төште, икенче бер күршеләрнең өй түбәләрен куптарып ташлады. Көчле яңгырдан сон шунсы кызык була—дөнья тынып калу белән, йөгереп без урамга чыгабыз, бер-беребезне узышып, су чәчрәтеп яшел чирәм өстеннән йөгерәбез, канаудагы суда кимәләр, йомычкалар агызабыз.
Кояшлы көндә без елга буенда чыр-чу киләбез, йомшак туфрак өстендә чокырлар казыйбыз, юллар салабыз. Иске чабатага чирәм йолкып тутырабыз да, өйгә “печән’ алып кайтабыз. Бервакытны тилгәннән калган, ләкин куркуыннан аяк сузган бер чебешне бик кадерләп һәм, әлбәттә, бик нык кызганып, кабергә күмдек. Заманына күрә уены да, уенның “сюжеты”да
Дәвамы. Башы узган санда.
табылган. Бит балалар күбесенчә олыларны кабатлыйлар
Елгада су кереп туйгач, яр өстенә менеп чирәмдә уйныйбыз, төшеп калган каз каурыйларын җыябыз. Кайчагында каз каурыеннан аткый ясыйбыз, кемнеке ераграк, кемнеке биегрәк оча дип ярышабыз Аннары каерылып үскән арыш басуы хәтердә калган. Арыш басуы уртасыннан Күник ягына арба юлы бара. Көн кичкә авышкан Бик зур кайнар, кызгылт кояш түбәнәя башлаган Аксыл, жинел болытлар арасыннан туп-туры булып күк читенә саргылт сызыклар сузылган. Юл буйлап без малайлар белән кояшка таба йөгерәбез. Күчтәвыл хатыннары буш бидрәләр күтәреп, иртән иртүк Бүә буена карагатка китәләр Алар анда көне буе йөриләр. Кичкә кайталар Без шуларны каршыларга барабыз. Алар арасында, билгеле, инәкәй дә бар Ул булмаса мин каты юлдан аягымны авырттырып барып та тормас идем Кайтканда алар бидрәләрен көчкә күтәреп кайталар Бидрәләр туп-тулы. Эре, сусыл кара карагат Кайчагында шомырт була Мин әле дә инәкәй алып кайткан шул бидрә тулы карагатнын. шомыртнын тәмен, исен тоям кебек.
Бервакыт мина куе зәнгәр төстәге гап-гади ситсыдан күлмәк, ыштан һәм кепка тегеп бирделәр. Яна кием кисәм нишләптер минем авыз ерылырга гына тора. Сөенечемнән кая басканымны белмичә шундук урамга чыгып чаптым. Малайлар янына, мактанырга Бигрәк тә кепка өчен сөендем бугай Чөнки ул вакытта кспкасыман баш киеме бик сирәк кешедә була иде. Уен белән мавыгып яңгыр килгәнен сизми калганбыз. Елга буеннан өйгә кайтып җитәм дигәндә генә коеп янгыр ява башлады Күршеләрнең өй артында басып торам. Безнен ой урам аша гына Яңгыр туктагач, жылый-жылый кайтып кердем Ни өчен дисән. ботен өс пычранган, кепканын козырегы җебеп күзгә салынып төшкән. Козырекны соныннан да беркем турайтып, тигезләп бирә алмады. Тузганчы шулай киеп йөредем бугай
Күчтәвылдагы кышкы юлларны, чана шууларны мин бөтенләй хәтерләмим. Ләкин суыгы бик нык истә калган Тәрәзәләргә бармак калынлыгы боз каткан булыр. Жилле көннәрдә бүрәнә ярыкларыннан, тәрәзә яныннан суык жил өрә. Мондый чакта тыштан тәрәзәгә салам чыпталар боркәп куялар Өй эче караңгылана һәм бераз җылынгандай була Шулай да иң җылы урын—мич башы. Мичкә салам ягалар Саламны көлтә итеп бәйлиләр дә өйгә кертеп тутыралар Шуннан көне буе ягалар Мич дөрләп янганда дөньялар ямьләнеп китә.
Саламнын көле күп була. Авыл кешесе көлне йә бакча ягына, йә өй янына гына түгә. Яз коне ул кар суы белән агып китә Мин Күчтәвылда чакта инде күмәкләшү башланган, авылда колхоз төзелгән була Колхоз ел да көл җыя. Колхоз дигәннән, безнен әткәй үлгәнче колхозга кермәгән Үлсәм ярарые. күрмәсәм ярарые шул калхузны”, дип теләгән ' Теләге кабул булды мәрхүмнең”, диде инәкәй еш кына. Ләкин исән чагында барыбер тынгылык бирмәгәннәр, башкаларга караганда күбрәк салым салганнар, барлы-юклы малын, ашлыгын алып чыкканнар Бер елны яна урган бөтен ашлыкны Янавылга илтеп тапшшырганнар—“чәчүлеккә дә калмады лип сөйләде инәкәй әрнеп. Шуннан сон әткәйне колхозга керергә мәҗбүр итмәкче булып ишегалдындагы келәтне сүтеп алып чыкканнар Сүтеп алганнар да. елга буена утыртып куйганнар Тәбәнәк кенә, бәләкәй генә ул ксләтнен яр буенда монаеп утыруын мин әле дә хәтерлим Безнен шул ялгыз келәткә колхоз бер кышны көл җыйдыра Ләкин күп тә үтми, келәт янып китә Ьу хәл төнлә була. Соныннан берәрсе ут төрткәндер дигән сүз дә булган бугай Ләкин агач идәнле агач келәткә көл тутыргач, ул ут төртмәсән дә янарга тиеш булгандыр Ул чакта ботен авыл салам яга. Салам көле тиз сүнми I өне
буе балкып янды безнен келәт. Беркем ут сүндерергә бармады. Безнекеләр бары тәрәзәгә капланып догаларын укыдылар да, туктаусыз сукрандылар. '"Аллага шөкер, игелеген күрмәделәр”, диде әнкәй сөенеп.
6. Мәктәп
Күчтәвылда башлангыч мәктәп бар иде. Мәктәп ниндидер зур гына йортка урнашкан. Беренчедән дүртенчегә кадәр булган балалар бер бүлмәдә утыралар Аларны бер үк укытучы укыта. Минем үги апалар—Фәүзия белән Нәкыйбә көн дә шунда укырга баралар. Фәүзияне мин түтәй димен, Нәкыйбәне чибәрттәй димен. Көндәме, көн аралашмы безгә “Коммунар” дигән газета килә. Түтәй белән Чибәрттәй укудан кайталар да, төрле аңлашылмаган ят сүзләр сөйлиләр, иҗекләп газета укыйлар. Бер көнне болар мине дә үзләре белән ияртеп алып киттеләр. Башта мин шунда алар янында партада утырып тордым. Аннан сон, тәнәфес вакытында, ахрысы, укытучы апа мине үз бүлмәсенә алып керде. Укытучының торган бүлмәсе шул ук мәктәп йортында иде бугай.
Алып керде дә бу өенә, чәй эчәргә утыртты. Зур итеп бер телем ипи кисеп бирде, сөтсез генә кайнар чәй ясады. Укытучы апа кисеп биргән зур телем, тәлинкәдәге кайнар чәй әле дә минем күз алдында тора. Беренче дәресем минем шул булды
Мәктәптән кайткач, түтәй белән чибәрттәй “Коммунар” уку белән генә шөгыльләнмиләр иде. Алар тагын китап та кычкырып укыйлар, ап- ак дәфтәр битенә нәрсәдер язалар, рәсемнәр ясыйлар. Мин, күрәсең, бик кызыкканмын боларга. Әткәйнең тәрәзә башындагы яшерен бер ярыкка кыстырып куя торган нечкә генә “химический” карандашы бар иде. Ул аны миннән, түтәйләрдән яшереп тоткандыр инде. Аның карандашны кая куйганын карап торганмын да, ничектер итеп алганмын мин моны. Кәгазьне каян тапканмындыр—ансы онытылган Тәрәзә төбенә капланып рәсем ясыйм Карандаш очын телгә тидерәм дә сызгалыйм үземчә. Тәрәзәдән карый-карый үзебезнең тайны рәсемгә төшерәм.
Мин инде беркем күрми дип уйлаганмындыр. Ләкин бер заман якында гына, колак төбендә генә олыларның чыш-пыш килүен, көлешүен ишетеп алдым. Куркып артыма борылып карасам, ни күрим, барысы да җыелышып мине күзәтеп торалар. Мин кып-кызыл булдым. Карандашны шундук артыма яшердем. Ләкин олыларның карандашта эшләре юк—мин ясаган рәсемгә карыйлар да көләләр, карыйлар да көләләр. Аларнын ник көлгәнен мин соныннан гына төшендем кебек. Үзебезнең яшь айгырны ничек бар, шул килеш күчереп ясаганмын икән, ягъни гадәттә рәсемгә төшерелми торган әгъзаларын да төшергәнмен икән.
Ул чакта мин социалистик реализм методын тиешенчә үзләштермәгән булганмын, күрәсен. Әгъзасыз, башсыз, йөрәксез итеп тасвирларга, булмаганны булды дип, булганны булмады дип исбатларга без үсеп җиткәч кенә өйрәндек.
7. Килә-китә
Безнең инәкәй никадәр юаш һәм тешсез булмасын, илдәге үзгәрешләр ана да тәэсир итми калмаган, билгеле. Анын кыерсытылып яшәве турында авыл советында белеп алганнар. Кемдер ана аерылырга киңәш иткән. Аннан сон бу вакытта Янтыктан туганнары килеп, аның бик кыен хәлдә яшәвен күргәннәр. Алар да аны аерылып кайтырга өндәгәннәр, ахрысы. Шулай тамыза торгач, котырта торгач, бер елны бу мине алып үзенен 100
Янтыгына кайтып киткән. "Түзә алмыйча" кайтып китүе анын әле тагын бер-икс мәртәбә булган. Берничә көннән сон әткәй безне барып ала торган булган.
Күчтәвылдан Янтыкка турыдан егерме чакрым чамасы. “Турыдан" дигәне анын Янавылга сугылмыйча дигән сүз. Янавыл—район үзәге. Барлык юллар Янавылда кисешә. Бүә аръягы авылларына барганда, урау булса да турыдан түгел, Янавыл аша йориләр. Турыдагы юл аулаграк та, ятрак та. Монда Бүә буе болыннары, әрәмәләр аша үтәсен. Бүәне кичәсен дә. икенче якка аяк басасын. Бүәне Иске Уртавыл тегермәне турысыннан чыксан. юл тагын да турая төшә. Ләкин монда кара урман чыгасы. Очлы тау яныннан үтәсе була. Урманда әле анын качкысы да булырга мөмкин Элек безне гел шул "качкы” белән куркыталар иде. Гражданнар сугышы вакытында Бүә буе урманнарында тагын “дизәртирләр” булган дип тә сөйлиләр иде
Бервакыт инәкәй жәй көне Янтыкка кайтып киткән Иске Уртавыл тегермәне турысында Бүәне чыккан да, икенче якта ял итәргә туктаган. “Яр буена, ташлыкка сине утыртып куйдым, чүпрәкләреңне юып кибәргә элдем. Көн ямьле, кояш. Кошлар сайрый...”
Шулай яшь чакларын исенә төшерде дә, күз яшьләрен сөртеп аллы Мин шундук барысын да күз алдына китердем Сихри таллар, жинелчә генә пышылдап-чылтырап аккан көмештәй саф су Таллыктагы кошлар чыр- чуы. Болар бит минем мәнгелек сердәшләрем. Сагышланып күз яшьләрен сөрткән чакта, бәлки, инәкәй дә шуларны ук күз алдына китергәндер'*
Икенче бер вакытны яз көне ул туган авылына ат жигеп барган Монысында кунакка гына кайткан, ахрысы Юл өзеге алдыннан кире Күчтәвылга кайтырга чыккан. Әлеге дә баягы тагын без икәү генә булганбыз Иске Уртавылга житәрәк, шундагы бер кечерәк елга аша чыгарга кирәк булган. Чанага мине төреп салган да, йоклаткан да атны алдан җибәргән. Үзе арттан атлап бара икән. Көн матур булган. Язгы кояшта хозурланып бара торгач, бу онытылып киткән, арткарак калган
Бер заман ат елга ярына килеп җиткән дә, туктап калган Нәрсә булды икән дип ашыгыбрак килсә, елгада су күтәрелгән ди, шаулап ташу агып ята ди. Ат аны-моны уйлап тормыйча аккан елга аша чыгып китсә, чанага су кереп, чанадагы "мин” агып китәсе булганмын икән ди Инәкәй үхтәрснсн җирән аты турында сөйләгәндә, гел аны “акыллы" дип, “әдәм акылы бар’ лип мактый торган иде. Атның яр кырыенда туктап калуын ла ул анын “акыллы" булуы белән анлатты. “Атнын башыннан соя-сөя, рәхмәт әйтә- әйтә жыладым", диде
Безнең ат кына акыллы булды микән, атлар гомумән акыллы булалар микән. Шулай да атнын акыллылыгы аркасында мина тагын берничә мәртәбә үлемнән исән калырга туры килде. Икенче мәртәбәсе Янтыкта булды Жәйге эсседә, тырмадан кайтканда, малайлар белән узышып барганда аттан егылып төшеп калдым Тузан туздырып, дөп-дөп басып минем өстән күпмедер ат узып китте Шуларнын берсе-бер. ялгыш кына да тоягын тидермәде.
Инәкәйнен Күчтәвыл белән Янтык арасында йөргән чакларыннан тагын шул истә калган Жир өсте ап-ак кар. Бүрәназәрсндә иске обой кәгазьләре торып калган тәбәнәк өйлән туп-турыга—ниндидер абзарлар ягына тирән сукмак сузылган Минем аякта яна гына баскан кара киез итек Сукмактан бик авырлык белән генә атлап мин абзарлар ягына барам Ишекне ачу белән, каршыда бик зур ак сарык басып тора. Бер-беребезгә караганбыз да, торабыз шаккатып Шул чакны сарык алгы аягынын берсен күтәрде дә, шап итеп тибеп алды.
Инәкәйнен апасы Вазифа бер кышны колхоз фермасында сарык караучы булып эшләгән. Алар, Вәрәш очыңдагы үз өйләрен калдырып, Бүә очындагы фермага күченеп килгән булганнар. Кышны шунда кышлаганнар. Ул чактагы “Очкын" колхозының сарык фермасы авылдан бер чакрым чамасы читкә. Бүәгә якынрак бер жиргә урнашкан була. Каршыда гына бик биек булып таулар калкып утыра, тагын да арырак—Бүә буенда кара урман белән капланган Очлы тау зәңгәрләнеп күренә. Монда—бөтенләй икенче дөнья, серле, монсу һәм гүзәл дөнья. Ин якын сердәшләремнән берсе Бүә һәм Бүә болыннары булса, икенчесе Очлы тау, Сакат тавы һәм бал кортлары гүләп торган юкә урманнары булды. Күчтәвылның тәбәнәк тавы белән, балчык ярлы елгасы, каз үләне үскән “болыны” белән чагыштырганда, бу яклар үзе бер әкият.
Әткәй чирләп урынга яткач, авыру кешене борчымасын диптер инде, мине Янтыкка кайтарып куйдылар. Бу вакытта мин нидер сизендем, ахрысы. Минем хәзер гел үземнең авылга—"хәерче” Күчтәвылга, әткәй, инәкәйләр янына кайтасым килә.
Әле дә хәтерлим, кыш көне иде. Тышта буран котыра. Инәкәйнен түгәсе Вазифа, ягъни “яшәби” ул көнне кызу итеп мичкә якты, кунак ашы—орлык бөкәсе пешерде. Бердә кирәкмәгәнгә ягымлы сүзләр әйтә, кыстый- кыстый бөкә ашата. Шул чакны безнең капка турысына ниндидер атлы кеше килеп туктады. Яшәби тәрәзәдән карап алды да, кунакны каршыларга чыгып китте. Нишләптер алар бик озак керми тордылар. Мин аларның чоланда пышылдап дәшкәннәрен ишетеп калдым.
Күчтәвылдан Сафа дигән кеше килгән: мине алырга жибәргәннар. Әткәй-нең хәле начар икән. Мин инде күптән шомланып, борчылып утыра идем. Үзем дә сизмәстән кинәт кычкырып еларга тотындым. Беренче мәртәбә башка кайгы килде.
Без Күчтәвылга кайтып кергәндә буран тынды. Урамда, безнең капка төбендә ниндидер кешеләр күренә. Минем дус малайлар—Заһир, Назиф, тагын кемнәрдер миңа читтән генә карап калдылар. Алар миңа никтер кызганып карыйлар сыман. Олылар да мине никтер кызганалар, юату сүзләре әйтәләр. Өйдә аяк басар урын юк—барысы да чит кешеләр, олы кешеләр. Әкрен генә сөйләшәләр, күз яшьләрен сөртәләр. Кайберсе чын- чынлап жылый. Түр сәкедә—калку урында ... минем әткәй сузылып ята. Хәрәкәтсез, тынсыз, нурсыз. Мин тыела алмыйча кычкырып жыларга тотынам. Кемдер мине тотып ала, юата. Мин тыпырчынам, әткәй янына бармакчы булам. Шул чакны кемдер минем учка ялтырап торган бик зур биш тиенлек бакыр китереп салды. Биш тиенне мин чытырдатып учыма йомдым. Мондый биш тиенне минем тотып карау түгел, якыннан күргәнем дә юк. Кинәт тынычланып, юашланып калдым. Ул арада олылар мәетне баш очларына күтәреп, сүзсез генә өйдән алып чыгып киттеләр.
Биш тиенгә алданып мин, билгеле, дөрес эшләмәгәнмен. Ләкин алданмаган очракта да нәрсә генә эшли алыр идем икән мин ул чагында? Алты-жиде яшьлек сабыйларны гына түгел, аннан ислерәк, акыллырак абзыйларны да бу дөньяда өч тиенлек, биш тиенлек бакыр белән алдыйлар түгелме сон?
8. Күчтәвыллар
Туган авылымда мин бик аз яшәп калганын. Сабый чакнын истәлекләре дә сабыйларча, өзек-өзек. Әлләни ис китәрлек вакыйгалар да юк Шулай да әйләнәм-тулганам да мин Күчтәвылны искә төшерәм. Ин күңелле, ин бай
Һәм мәгънәле тормыш шунда—өч-дүрт яшьлек, биш-атты яшьлек чакларда булгандыр сыман тоела. Бәлки соңыннан минем тарих белән кызыксынуым да Күчтәвылдагы истәлекләрдән аерыла атмавыма кайтып катадыр?
Менә җәйге иртә. Мин битемдә кояш җылысын тоеп уянып китәм. Тышта, тәрәзә башында монлы итеп, оетып күгәрченнәр гөрли. Чормада, кыек астында аларнын оясы бар. Күгәрченне бездә изге саныйлар, күгәрчен гөрләсә сөенәләр. Кайчагында тәрәзә башында чәүкәләр чәрелдәшә. Чәүкәне бик үк яратмыйлар. Кәрниз тактасы арасында аларнын да оясы бар. Без малайлар белән аларнын оясыннан күкәйләрен алабыз каймакта. Олылар күрсә, ачуланалар, кош оясын туздырырга ярамый, үз оян тузар, диләр. Аларнын сүзе дөрескә чыкты. Күчтавылдагы оя да. Янтыктагы оя да тузды. Безнен генә түгел, бөтен илнен. бөтен халыкнын оясы тузды. Барлык тузулар, пыран-заран килүләр безнен чәүкә ояларын туздырудан башланганын белгән булсам, курка-курка менеп йөргән булыр идемме сон мин ул тузанлы чормаларга?
Хәер, анда үзе бер дөнья. Иске-москы арасында ниндидер чатыр дигән нәрсә бар. Тимер таягыннан тотып, кечкенә боҗрасын өскә шудырсан. чатыр кинәя, кабара, боҗраны аска төшсрсән—җыела. Хәзер моны зонтик диләр. Каян безнең өй түбәсенә килеп менгәндер ул “чатыр”, берни әйтә алмыйм
Иртән торып тамагыңны туйдыру белән, тизрәк урамга чыгып китәсен, күршеләргә керәсең. Кайчагында кереп булмый—капка бикле була. Дус малаеңнын чыкканын көтеп урамда йөреп торасын яисә капка астыннан шуышасын. Күршедә генә безнен мичче Галләм бабай йорты Беркайчан капкалары бикле булмас. Ике арадагы киртә аша да керергә була. Өй тулы бала-чага. Күбесе малайлар. Кайчагында аны мич чыгарырга чакыралар. Кызык итеп без гел аның тирәсендә буталабыз.
Тимергали абыйлар очында, елга буенда Фатих бабайларның өе. Кайсыдыр ягыннан Фатих бабайлар безгә туган, ахрысы. Аларнын да малае бар. Мин аларга да барып чыгам. Кыска кара сакал-мыеклы. озын, чандыр Фатих бабай еш кына сәгать төзәтә. Мин анын янына ук барырга да куркам, сихерләнгән кебек ишек төбендә анын ягына карап утырам да утырам. Ул ниндидер бармак башыдай чүкечләр белән шакы-шокы килеп, безләр, эскәкләр белән, сырлы тәгәрмәчләр, шөрепләр белән булаша.. Сәгатьне борып юри күкесен кычкыртса, синен өчен бөтен бер бәйрәм була. Көне буе шуны уйлап, исең китеп, хыялланып йөрисен Ничек кычкыра икән дә, кем кычкыра икән ул сәгать эчендә? Аннан сон, бит әле ул "йөри Ничек “йөри” ул. Һич шуңа баш җитми.
Якында гына, урам аша, безгә чапырыш, Хәсинә апалар ое Алар укымышлы абыстай затлары. Аларда һәрвакыт чиста, якты Идәннәре ап-ак игеп юылган булыр. Алар да кайсыдыр яктан безгә туганнар бугай Аларнын малайлары юк Шулай да мин аларга керергә бик яратам Кайчан кермә. Хәсинә апа китап күчерә Ләкин ул башкалар кебек дәфтәргә язмый Ап- ак кәгазь кисәкләрен бер-берсенә ябыштырып терки дә. шуннан бик озын тасма барлыкка килә Ярты дәфтәр киңлектәге тасманы ул гармунсымак итеп җыйган, шуларга жырлар. бәетләр, мөнәҗәтләр, догалар, тагын әллә нәрсәләр теркәп яза. Зур үскәч мин шуны белдем: борынгы Мисырда да нәкъ шундый тасмаларга язганнар "китап ларны
Тагын шул. Кышларын бездә туктаусыз җеп жегерлиләр. жеп маналар, киндер сугалар. Мин юри генә, кызык итеп кенә йә коры калтырчаны әйләндерергә тотынам, әвәрнә канатларын этеп жибәрәм Билгеле, олылар күрмәгәндә Яисә, исем кнгеп. инәкәйнең шакы-шокы киндер сукканын
карап торам. Сәгатьнең ничек йөргәнен аңлый алмаган кебек, мин шул каләр күп жепләрнен буталмыйча, чуалмыйча, киндергә әйләнүен андый алмый азапланам. Дөресен әйткәндә, киндер сугу турында махсус мәкалаләр укысам да, әле дә мин киндер ыстанынын эшләү принцибын төгәл итеп күз алдына китерә алмыйм. Бик кечкенә чактагы гажәпләнү һәм... ансыалык әле булса күнелдән чыгып бетмәгән, ахрысы.
Әткәй минем сука башы тотарлык булуым турында хыялланса да, Күчтәвылда мин иген эшенә кагылышлы берни хәтерли алмыйм. Күчтәвыл халкы гомер-гомергә игенчелек белән бергә вак-төяк кәсеп һәм аз-маз һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Менә шундый кешеләр, күрәсең, мина күбрәк тәэсир иткәндер.
Күчтәвылнын мәчитенә каршы гына, почмакта бер урам икенчесенә килеп төкәшкән жирдә гажәеп бер серле йорт бар иде. Йорт хужасы—балта остасы, агач остасы. Исеме Хатмулла, ахрысы. Өй кыегына ул малайларның күзен кыздырып, хикмәтле җил тегермәне ясап куйган. Жил тегермәненең канаты зур—бер метр чамасы булыр. Әз генә жил чыгып, канат әйләнә башладымы, канат үзәге беркетелгән озын агач кисәгенең уртасында ике тимерче алмаш-тилмәш чүкеч суга башлыйлар. Тимерчеләрне дә, аларнын кулына беркетелгән чүкечне дә Хатмулла агачтан кырып-юнып ясаган. Ерактан караганда алар шундый чын булып күренәләр—аларнын шулай чүкеч сукканын күрденме. һич аерыла алмыйча карап торасын да торасын.
Карап тору бер нәрсә,—үзеңнең дә шундый ук жил тегермәне ясыйсын, бөтен авыл малайларының исен китәрсен килә башлый. Күчтәвылда чагында мин шундый алмаш-тилмәш чүкеч сугучы кешеләре булган жил тегермәне ясый алмадым, әлбәттә—анысы хыял гына булып калды. Әммә Күчтәвылда чакта ук чүкеч сугарга, мич чыгарырга инде өйрәтә башлаганнар дип әйтә алам. Көннәрдән бер көнне күрше Заһир белән бәләкәй генә кирпечләр суктык та, өй артында, такта чолан янында ук мич чыгардык. Мичкә чүп- чар, йомычка ягып җибәрдек. Мичтә дөрләп "утын” яна, морҗадан ургылып төтен чыга. Кызык! Бер заман бөтен тирә-як төтен белән тулды. Өйдән йөгерешеп кешеләр чыкты һәм... калганы билгеле инде. Утны сүндерделәр, безне тиргәделәр. Шуннан сон мин мичләрне тышта өй янында түгел, өй эчендә генә чыгардым. Хәер, анысы олыгайгач булды. Үз кулым белән барлыгы дүрт мич чыгардым. Менә дигән тарталар.
9. Җегет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз
Үтмәс пычак белән юнып, булыр-булмас агачтан, булыр-булмас калак белән, тимер чыбык белән төрле нәрсә ясауга булган омтылышны миндә беркем дә сүндерә алмады дип әйтсәм, мактану булып тоелмас дип уйлыйм. Бала вакытта пәке, пычак белән, кадак белән кискән, тишкән, уеп алган эзләр-жөйләр кулда әле дә саклана. Янтыкта чагында, мәктәптә укыганда, юкагачтан юнып самолет кыяфәтле җил тегермәне ясадым да, капка баганасына беркетеп куйдым. Жил вакытында бик матур кслтердәп утырды ул. Безнен оч малайлары да, күрше Вәрәштән безгә укырга килеп йөрүче малайлар да ярыйсы ук кызыктылар аңа. Аннан сон кәтүккә резин урап, “үзе йөри” торган трактор ясадым. Монысына инде малайларнын чын-чынлап исләре китте.
Борчак белән ата торган наганнарны, мылтыкларны, ук-җәяне, һәртөрле очыргыч-аткыйларны, шомакай көпшә ярдәмендә су сиптергечләрне, су тегермәннәрен—һәммәсен-һәммәсен без үзебез эшләдек. Уенчык
чаналар, чын ‘бәләкәй чаналар", табанына кисәү агачы йә булмаса тимер чыбык куелган тимераяклар, күтәрмәләр ясау—берсе дә калмады. Елга буйларыннан яшь тал чыбыгы алып кайтып, кыш көннәрендә каз оясы, тавык оясы ясауларны инде әйтеп тә торасы юк Яисә итек ямау, чабата ясау, бау ишү шулай ук безнен өстә булды. Юкә агачын урманнан үзебез барып кистек, көч-хәл белән өстерәп алып кайттык, курасын төшердек, шелесен суйдык. Барысын да үзебез. Еш кына чабатаны базарга илтеп сату да безнен җилкәгә төште
Монда мин беренче заттан күплеккә күчтем “Без"дә миннән башка тагын кемнәр булуын әлегә ачыклап тормыйк. Хәзергә “мин" турында гына сөйләшик. Хәер, чабата, ачлык, хәерчелек, мохтаҗлык турында минем язасым да килми. Без аннан гарык. Хәтта истәлектә дә анын бернинди кызыгы юк.
Сугыш елларынын берсендә, фашистларны тизрәк жинәргә теләп мин яңа төр автомат уйлап таптым Бу автомат дары белән түгел, бензин белән атарга тиеш иде. Бу мина бик мөмкин нәрсә булып тоелды. Мин көн-төн уйлана башладым, схемасын сыздым һәм ачышымны Мәскәүгә. “Пионерская правда"га җибәрдем. Жавап-мазар килде микән—хәтерләмим Бензин белән эшли торган бу автомат кәгазьдә генә калды. Бензин белән эшли торган икенче "автоматны" мин чын мәгънәсендә эшләп, практикада кулланып карадым Монысы инде сакаллы сабый чагымда булды бОнчы елларда Казаңда. Киров районындагы иске агач йортта торганда өй жылыту системасын, дөресрәге, җылыту казанын бензинга койләү белән саташа башладым. Үзем “уйлап тапкан" форсунканы тимерчеләрдән эшләтеп алдым да, кирәкле баклар, көпшәләр, басым аппараты җыйдым да. "автомат “ны мичкә куеп, сынап карамакчы булдым һәм. . бензин шартлап, чак-чак кына миче-ние белән күккә очмый калдык.
Мондый уйлап табулар-сынап караулар малай чакта аз булмады Янавылда сигезенчедәме-тугызынчыдамы укыганда, физикадан пар машинасы темасын үткәч, тоттым да зур гына кансир савытыннан пар машинасы ясый башладым. Физика-математика укытучысы Гали абый, булмастай эш белән җенләнеп йөргәнне күрде дә, ничектер жинелчә генә көлеп куйды. Бары шуннан сон гына сүрелеп калгандай булдым. Матур хыял, шулай итем, тормышка аша алмады.
Ләкин уйлап табу эшендә һәрвакыт унышсызлыкка очрадым дисәм, дөрес булмас. Күчтәвылдан Янтыкка кайтып, яшәбиләр белән бергә тора башлагач, аяк очын киртәләп алдык та бәрәнге бакчасы ясадык. Монарчы бәрәңге бакчалары булмаган. Алар бәрәңгене басуга утыртканнар. Нилектән шулай булгандыр, әйтә алмыйм Күрәсен. ул чакта, ягъни ЗОнчы елларда, колхозлар яна оешканда, шундый тенденция булгандыр Аяк очын бакчага әйләндерүне инәкәй башлап җибәрде. Урманнан күтәреп баганалык, читәнлек агач ташыдык, киртә тоттык. Аяк очы таулы җирдә. Түбәндә, тигезлектән чишмә ага. Чишмә киртә артында калды Яна бакчага бәрәнге белән бергә суган, кәбестә ише нәрсәләр дә утырттык Кәбестәгә дә. кишергә дә көн дә су сибәргә кирәк. Су якында гына булса да. читән аша чыгып йөрү кыен. Җитмәсә, капка да калдырмаганбыз. Мин чишмәдән бакча эченә канау казырга кирәк дигән уйга килдем Олылар каршы килмәде. Бакча эченә, су тулып торсын өчен, бер метр чамасы тирәнлектә кое казыдым, читәннен тышкы ягындагы канау өстен, мал төшмәсен ечен чыбык-чабык һәм кәс белән капладым Ул җәйне без суны Нурихан коесьГннан алдык. Яшәбиләр. инәкәйләр, мине масайтып. әлеге коены шулай дип Йөрттеләр.
Соныннан да миңа күп нәрсәне үз кулым белән ясарга туры килде. Бигрәк тә мин балта эшен, юну, кисү эшләрен яратам. Университетны тәмамлап, яна тормыш башлап җибәргәч, үземә пыялалап китап шкафы ясадым. Берничә елдан сон китап шкафының зуррагын да ясарга туры килде 50—60 нчы елларда хәзергесе кебек затлы мебель магазиннарда тулып ятмый иде. Тулып ятса да, нишләптер аны бирмиләр иде.
Үз гомеремдә мин ике йорт салдым. Хәер, болай дип әйтү бик ук дөрес тә булмас. Йорт кадәр йортны бер кеше беркайчан берүзе сала алмый. Ләкин бик күп эшне һәм төрле эшне үземә башкарырга туры килде. Кирәк чагында балта белән дә, пычкы белән дә, чүкеч белән дә эшлисең, бүрәнә дә юнасың, такта да кагасын, бетон-цемент, буяу эшенә дә тотынасың.
Миннән, билгеле, чын балта остасы да, чын ташчы да, мичче дә, калайчы да чыкмады. Ләкин үзенә кирәк булган бар нәрсәне үзен ясау, теләсә нинди эшкә йөрәген җитеп, кулын килешеп тору—үзе бер бәхет. Элегрәк, Казаннын Киров районында торган чакта, мин шәһәрнең авыл урамнарында йөрергә ярата идем. Кичләрен электр яктысында барыннан да бигрәк өйләргә, коймаларга карап барам. Кайберләренә карый-карый күзләр авырта. Казанда чын мәгънәсендә сәнгатьчә итеп ясалган иске агач йортлар бар. Ләкин күп кенә авылча урамнар бүген юк—алар урынында таш йортлар калкып утыра. Кызганыч дип тә әйтәсе килми, шулай да агач өйләр мина якынрак.
Малай чакта минем ин кызыкканым, иң көнләшкән кешеләрем балта осталары иде. Өй бураучылар, такта юнучылар эшенә сәгатьләр буе карап торганым бар. Йорты, каралты-курасы гөлдәй матур булган, чиста, пөхтә булган йорт хуҗаларына хөрмәтем чиксез зур. Минемчә, һәр гаиләнен үз йорты, үз хуҗалыгы һәм ишектән чыгу белән аяк басарлык булса да үз җире булырга тиеш. Үз йорты, үз хуҗалыгы булган кешенен вак-төяк эше һәрвакыт табылып тора һәм аның төрле гайбәткә, аракыга вакыты әзрәк кала яисә бөтенләй калмый. Аннан соң. кеше-туктаусыз үз йортын, үз ихатасын бизәргә, матурларга, яхшыртырга тиеш дип исәплим мин. Таза, матур өй кешенен үзенә генә түгел, күрше-күләмгә, урамга, тирә-якка ямь бирә.
Яшьрәк чакта мин өздереп гармун уйнау турында хыялландым—булмады. Мин әле дә композиторларга кызыгып-көнләшеп яшим. Яшьрәк чакта шулай ук мылтык асып ауга йөрү, фотограф, спортчы һәм сәяхәтче булу турында хыялланганбыз. Ләкин, ни хикмәттер, беркайчан мин паровоз йөртү, очучы-фәлән булу турында хыялланмадым. Шулай ук дингезче буласым килмәде. Төрле хыяллар як-якка таркалган саен, урындыкка һәм язу өстәленә берегә бардым, һәм бүгенге көндә классик мәгънәсендәге өй тавыгына әйләндем. Тик торасы килмәгән кешегә өйдә дә эш табыла. Ашарга пешерү, чәй кайнату, ашагач, табак-савыт юып кую кебек гадирәк эшләрне бик теләп, яратып башкарам. Минем өчен эшнен олысы-кечесе юк. Нәрсәгә тотынсам да җиренә җиткереп эшләргә тырышам. Хатын еш кына әйтеп куя: “Америкада булсан, иң оста табак-савыт юуучы булыр идең”, ди. Ул Драйзерны, Джек Лондонны күп укыган һәм, шуна күрә, ахрысы, Америкадагы эшчеләр байларның табак-савытларын юуу белән генә шөгыльләнәләр дип исәпли сыман.
10. Мулла бабай
Бүгенге көндә бездә муллаларга карата кире фикер урнашкан. Мулла ул комсыз булган, надан булган, оятсыз, әдәпсез һәм ахмак булган. Ин куркынычы, ин әшәкесе шул—мулла ул динче булган, үзенең яман
нәфесләрен канәгатьләндерү өчен, төрлечә халыкны алдау һәм анын анын томалау белән шөгыльләнгән
Һәртөрле әдәбият, сәнгать әсәрләрендә, халык ижатында һәм дәреслекләрдә мулланын чын йөзе менә шулайрак булып күз алдына килә.
Мин белгән чын мулла мондый муллага ошамаган иде. Ул бөтенләй анын киресе, капма-каршысы иде. Күчтәвылнын иртәнге кояш нурлары белән өй кыегында гөрләүче күгәрченнәре, яшенле яңгырлары һәм каз бәбкаләре белән бергә “Мулла бабай” да минем хәтер күгендә җуелмас бер сихри тип булып сакланып калган.
Мулла буларак ниндирәк динче булгандыр ул, анысы турында берни дә әйтә алмыйм. Мин бары анын ягымлы, әдәпле һәм тыйнак кеше булуы турында гына әйтә алам Күз алдында анын матур гына итеп кырылган кара сакал-мыеклы йөзе, һәрвакыт йомшак, ягымлы нур бөрки торган күзләре карап тора. Тавышы шулай ук ягымлы, йомшак. Аннан сон тагын шунысы хәтердә калган—сул кулыныңмы, ун кулыныңмы имән бармагы юк Бик кечкенә чагымда мин тып-тын гына анын янындамы, тез өстендәме утырганымы хәтерлим. Аның мина иркәләп әйткән ("бәбекәем" дигән) сүзләрен ишеткәндәй булам
Утызынчы елларда, бөтен илдәге кебек, бәләкәй генә Күчтәвылнын да асты өскә килә. Киләчәктә булачак яна тормыш, бәхетле тормыш коручылар тазарак, хәллерәк кешеләрне чүп үләне сыман, тамырлары белән йолкып ташлыйлар. Авылның һәртөрле ялкавы, хәерчесе, ярлы-ябагае оскә калкып чыга, һәм тырышракларны “дошман” дип, “кулак" дип читкә сөрәләр Авылдан куылучылар арасында Мулла бабай да була. Хатыны, бала-чагалары белән аны каядыр читкә (салкын якларга) озаталар
Күпмедер елдан соң, коры таякка калып, хатынын, балаларын ияртеп Мулла бабай кире Күчтәвылга кайтып төшә. Күрәсең, ул вакытта да әле закон, тәртип дигән нәрсә бөтенләй тапталып бетмәгән булгандыр. Күрәсен, Мулла бабайның халыкка каршы, яна хөкүмәткә каршы дошманлыкларын, явызлыкларын исбат итә аямаганнардыр. Бәлки, алар үзләренә тиешле жәза срогын тутырган булганнардыр.
Кайталар болар Күчтәвылга. Ләкин кайтсалар, өйләрен тартып алганнар, мал-туарлары шулай ук колхоз милкенә күчкән. Бу көз көне, кышка керер алдыннан була. Мулла бабайнын икс малае, бер кызы була, ахрысы Барлыгы биш-алты җан. Кайту белән болар кемгәдер урнашалар Ләкин ул вакыттаг ы авыл кешесенең үзенен дә өе әлләни иркен түгел Ярлы-ябагайнын бигрәк тә. Аннан соң ул чакларда сөргеннән кайткан кешене үзендә сыендырырга атлыгып торучылар да бик булмагандыр. Мулла кешене, дошман кешене сыендырган өчен андый кешенең үзен дә бик жинел генә куштанлыкта гаепләп, жинел генә озатулары да мөмкин
Бу вакытта әткәй үлгән була. Өйдә күпмедер дәрәҗәдә ИНӘКӘЙ баш кеше исәпләнә. Менә шунда безнен инәкәй үзенә күрә бер батырлык эшли Бианасы "әнкәй” белән кинәшә дә. Мулла бабайларны торырга үзебезгә (үзләренә) алып кайта. Кышны Мулла бабайлар бездә үткәрәләр Язга чыккач, болар авыл читендә. Күник очында, буш жирдә. саман кирпеч сугып, балчык өй сала башлыйлар Мин аларнын ул тәбәнәк, кысынкы балчык өйләрен әле дә хәтерлим Күпмедер елдан сон алар балчык йорт урынына бүрәнәдән менә дигән йорт салып чыктылар Мулла бабай өй янына жимеш бакчасы утыртты Бакчасында берничә төп алмагач, карагат, кура җиләк куаклары бар иде Күчтәвылга Янавыл яктан килеп кергәндә Мулла бабайнын әлеге бакчасы ерактан ук күренеп, үзенә бер
матурлык биреп тора, урам буйларында биек тупылдан. өянкедән, шомырт агачларыннан башка берни үсмәгән “хәерче" Күчтәвылда Мулла бабайның алма бакчасы ин матур урыннарның берсе булып күренә иде. Ул шул ук бакчасында берничә баш умарта да асрады.
Белгән кадәресе шул: тырыш, булдыклы һәм эшчән кеше иде ул Мулла бабай. Шунын өстәвенә ягымлы, тәртипле, киң күңелле. Яңавылда укып йөргәндә дә. Казанда укыганда да “туган як" дип Күчтәвылнын хәлен белеп кайта торган идем. Кайчан гына барсам да. үземнең туган нигезне, әткәйнен бертуган сенлесе Чибәртгәйләрне (ягъни Тимергали абыйларны) һәм, әлбәттә. Мулла бабайларны күрми китми торган идем. Барган саен Мулла бабай белән дөнья хәлләре турында сөйләшәсең. Сине алар үзләренең балы, җиләге белән сыйлыйлар, үзләренчә кунак итәләр. Мулла бабай да, өйдәге башкалар да ягымлы, кечелекле кешеләр.
Әдәм баласының төрлесе булган кебек, муллалар арасында да наданнар, комсызлар, әдәпсез-оятсыз бәндәләр булгандыр, әлбәттә. Ләкин гомумән барлык муллаларның шундый булуына мин беркайчан ышанмадым. Чөнки минем анда чын мулла, анлы, белемле мулла образы туып өлгергән иде инде.
Дәвамы киләсе саннарда.