Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАРГА ШАТЛЫК ӨЛӘШҮЧЕ


Олуг шагыйребезнең юбилее уңаеннан тәкъдим ителә торган бу мәкалә Нич Юзиев тарафыннан 1986 елда язылган
Кин катлам укучылар Шәүкәт Галиевне күңелне кузгата һәм уйландыра торган дәртле, хисле шигырьләре, жырлары белән дә. тормыштагы кимчелекләрне, кешеләрдәге йомшаклыкларны үткен күзе белән күреп алган көлкеле мәзәкләре, хикмәтле сүзләре белән дә. нәниләр өчен язган күпсанлы әсәрләре белән дә яхшы беләләр. Бер әдип иҗатында үзенчәлекле хасиятләре белән әдәбиятның өч өлкәсе лирика, юмор-сатира. балалар поэзиясе ачылып китә, һәм шуны да әйтергә кирәк, шагыйрьнең һәр өлкәдәге иҗаты әдәбият өчен бик кирәкле. Алай да, күп гасырларны иңләгән татар әдәбиятының тарихи үсеш яктылыгында караганда, Ш Галиевнен балалар әдәбиятындагы эшчәнлеге башкалары белән чагыштырганда күп әһәмиятлерәк. Жәмгыятьнен киләчәге, шул ук вакытта даими үсештә, хәрәкәттәге бүгенгебез дә баталар күңеленә бәйле шагыйрьгә үзенең талантын гадәттән тыш җаваплылык белән эшкә җигәргә куша. «Бүгенге балалар XXI гасырның хуҗалары булыр Үзебезне алыштырасы буынга алмашка киләсе гасырның күңел нигезләрен төзүчеләр дә—балалар язучылары».—дип әдип балалар өчен иҗат итүне язучынын гаять тә әһәмиятле иҗтимагый бурычы итеп саный. Ш. Галиев 60—70 елларда ук балалар поэзиясенең актив иҗат итүче, әйдәп баручы шагыйре буларак танылды. Бүгенге көнгәчә ул тугрылык, даимилек. тырышлык һәм нәтиҗәлелек белән шушы өлкәдә эшләвен дәвам итә.
Ш Галиев—балаларның яраткан һәм популяр шагыйрьләреннән. Моны күп тираж белән басылган китапларының тиз арада сатылып бетүе дә, китапханәләрдә әсәрләренең күп укылуы да, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә концертларда еш яңгыравы да раслый. Шагыйрь фантазиясендә туган Шәвәли, Камырша, Котбетдиннәр хәзер балаларның бик тә якын үз геройларына әверелде. Бу уңайдан «Советская Россия» газетасының шаян героебызга карата биргән бәясе дә бик гыйбрәтле, ул үзенең баш мәкаләсендә, Татарстанда Шәвәли Италиядәге Чипполино, Швециядәге Малыш һәм Карлсон кебек үк популяр, дип язды. Үзенен «Киләчәккә барырлык иҗат» дигән мәкаләсендә олы шагыйребез Хәсән Туфан да: «Шәүкәт мәктәбеннән безнен киләчәгебез булган балалар тапкырлыкка, дөньяны танырга өйрәнеп чыгалар. Зурларның Хужа Насретдиннары, Шомбайлары булса, балаларның да Шәвәлиләре бар инде»,—диде.
Шәвәли һәм Котбетдиннәр хәзер татарча гына түгел, башка телләрдә дә иркен сөйләшәләр, үзләренең гыйбрәтле кыланышлары белән төрле милләт балаларын үхләренә караталар, үзләренә ияртәләр. Ш Галиевнен шигырьләре рус теле аша күп милләтле совет укучыларына барып иреште. Шагыйрьнең балалар өчен ижат иткән әсәрләренең абруйлы бүләкләр алуы да аның иҗатының популярлыгы, заман рухына ятышлыгы, халкыбызның культура тормышында әһәмиятле әдәби- эстетик күренеш булуы турында сөйли. «Шәвәли», «Кызык», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән» исемле җыентыклары өчен ул 1972 елны балалар язучыларыннан беренче буларак Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Совет балалар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен ул Аркадий Гайдар Билгесе белән һәм Хане Кристиан Андерсен исемендәге халыкара Почетлы Диплом белән бүләкләнде, исеме X. К- Андерсеннын почетлы исемлегенә кертелде. Дипломда Ш. Галиевнен Татарстан китап нәшриятында русча басылып чыккан «Физзарядка ясый куян» исемле китабы балалар әдәбиятынын «Халыкара әһәмияте булган күренекле үрнәге» дип бәяләнә. Шул
рәвешчә Ш. Галиев шигырьләре, татар балалар поэзиясенең үсеш дәрәжәсен. ул ирешкән казанышларны билгеләп, олы мәйданда—халыклар әдәбияты аренасында да лаеклы яңгыраш тапты.
Һәр талантлы әдип үз чорынын балалар дөньясын шул дәвер таләбенчә һәм үзенчә чагылдыра. Ш. Галиев шигырьләренә дә заман тойгысынын көчле булуы хас. «Урамда күрәсең—олылар җитәкләгән бала һәрвакыт артка таба тартылып бара. Адымга өлгерә алмаганга түгел, текәлеп карыйсы әйберләр күп булганга! Без бит өстән-өстән генә карап йөгерәбез.. Балалар белән сөйләшү өчен алга барып, шактый нәрсәләр күреп куярга кирәк»,—дип бик дөрес нәтиҗә ясый шагыйрь. Ш Галиев шигырьләреннән күренеп тора, нәни бала белән дөнья гизәргә чыккан шагыйрь абыйлары шактый тәҗрибәле, күзәтучән, үткен күхте икән. Ул бататар дөньясын да. аны камаган тирә-юньне дә яхшы белә, анын нәниләр белән сөйләшер сүзе күп. Ул үзе дә, геройлары да тормышка өстән-өстән генә карап йөгермиләр, ә һәр нәрсәгә текәлеп карарга тырышалар. Шуна да беренче карашка гади генә булып күренгән күренешләр, ни-нәрсәләр мәгънәле, серле яклары белән ачылып китәләр
Заманчалык шигырь орбитасына эләккән тормыш күренешләренең тышкы билгеләрендә дә—нәниләрнең бүлмәне космос, сандыкны ракета итеп, үзләренен космонавт булып уйнауларында да, чех дуслары белән хат алышуларыңда да. шәһәрдәге зур төзелешләрне күзәтеп, аларны рәсемгә төшерүләрендә дә. тилгәннең чын бәбкә урынына пластмасса бәбкә эләктерүендә дә күренә.
Заман тойгысы Ш. Галиев шигырьләрендә тирән булып уелган, шигырьләренең нечкә күзәнәкләренә кадәр үтеп кергән. Чөнки шагыйрь аны көнкүрешнең тышкы билгеләрендә генә күрми. Ул—шагыйрьнең фикерләвендә, анын балаларга мөнәсәбәтендә, балаларның психологиясендә
Балаларга гомер-гомердән кызыксынучан булу хас. Хәзерге чорда, информация көчле ташкын булып ишәйгән бер заманда, нәниләрнен шушы хасиятләре балалар әдәбиятында да дәвергә хас рәвештә тирәнрәк ачыла бара. Ш Галиевнен нәни геройлары да—үтә кызыксынучан һәм күзәтүчән балалар Күпне белергә омтылучан. тикшерүчән. уйланучан балалар. Бүгенге көн балалары. Хәзерге нәниләрнен шушы хасиятләрен тирән тою шигырь структурасының үзенчәлекле корылышында да сиземләнә. Шигырь үзе анарда еш кына баланын хакыйкатьне, тормыш серен ачу процессын гәүдәләндерә Бала уйлый, нинди дә булса сорауга җавап эзли Кайсы шигырьдә ул җавапны табып та өлгерә, ә еш кына сер шигырьнең артында кала. Шигырь үзе баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә.
Ш Галиев нәнине дөнья белән таныштыруны анын үзен камаган тирәлектән башлый. Олы дөньяга чыгу өй эченнән үк: әти-әниләрсннән. әби-бабаларыннан ук башлана. Гыйбрәтле хәл-әхвәлләр, кызыклы биографияләр, героик тарих эзләре баланы камаган тирәлектә үк тулып ята икән ләбаса! Әбисен солдат итеп күз алдына китерүе нәнигә сәер, әмма әбисе чыннан да Боек Ватан сугышында очучы солдат булып катнашкан, батырлыклары өчен орденнар белән дә бүләкләнгән икән
Шигырь саен нәни бала табигатьнең ниндидер бер сыйфаты, лөньянын ниндидер бер кызыклы сере белән таныша бара Шагыйрь табигатьне, тормышны аңларга гына түгел, анын матурлыгын, төрлелеген күрергә, шул герлелегендә яратырга да өйрәтә. Менә томанлы көнне ул ни рәвешле образлы итеп күз алдына бастыра
Үзәннәргә, тугайларга Тулган сот кебек таман. Чүмеч белән чиләкләргә Ту тырып булыр сыман
Ш Галиев поэзиясендә белем бирү тәрбия максатларыннанаерылмый Шагыйрь милләтнең әхлак принципларын нәни .гражданнар.ыщи тәрбияләүгә тур ..һәмни, биГ Әмах мәсьәлаләренен күп шигырьләрендә күтәрелүе дв шул турый сойли «Әдәбиятнын бурычы.—ди шагыйрь,—кешеләрне яхшырту Мона никадәр иргә* рәк алынсаң* шулкадәр нәтижәле Нигә кешенең кимчелекләре үзе белән Сер,ә үскәнен көтәргә?^Соныннан дәвалыйсы урынга башта профилактика булсын Менә
ни өчен мин балаларга атап язам». Шуна ла балада унай сыйфатлар тәрбияләү мәсьәләсе шагыйрь күтәрү белән бергә, балаларнын үтләренә генә кагылышлы әхлак проблемаларына да игътибарын көчәйтә бара. Нәни Шәвәли дә соңгы елларда үсә һәм җитдиләнә төшкән. Хәзер инде анын дөньясы көпә-көндез фонарь кабызып, бүлмәләр буенча чаба-чаба. төн эзләп йөрү белән генә чикләнми: ул дингез буенда да була. Әстерхан якларында карбызларның ничек үсүләре белән таныша. «Себерне ҖЫЛЫТУЧЫ» нефтьчеләрне дә күрә. Баланың уе да уенда гына түгел, ул да дөньянын хәвефле хәле турында уйлана, борчыла («Бомбалар үрчи.—әллә шашына,—ничәшәр тонна кеше башына»).
Табигать турындагы шигырьләрендә дә яналык бар. Әгәр дә элегрәк нигездә табигатьнең серләрен ачу, аны танып-белү, өйрәнү игътибар үзәгендә торса, хәзер инде автор мондый карашны ачкан шигырьләр белән генә чикләнми. Шагыйрь табигатькә сак һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияли торган шигырьләр дә иҗат итә. «Нефть таптык», «Тургайлар министрына хат»—әнә шундыйлардан Яр читеннән агып яткан нефтьне күргәч бала ин әүвәле «нефть таптым!» дип шатлана. Әмма бу олыларның саксызтыгы аркасында елгага аккан нефть булып чыга...
Ә инде самолеттан басуларга «дару» сиптерелгәч, кырда тургайлар юкка чыга Шуна борчылып бала «тургайлар министрына хат» яза:
Абый!
Быел бездә тургайлар юк.
Мин аларны һаман көтәм.
Килмәсләрме инде бүтән?
Ш. Галиев баланы табигатьнең аерым хасиятләре белән таныштырып кына калмый, бүгенге җәмгыятьнең кешелекне борчыган олы һәм тирән каршылыкларына, катлаулы күренешләренә алып керә, шулар турында уйланырга этәрә, кечкенәдән үк табигатьне саклаучы, аны яратучы кешелекле кеше тәрбияләргә омтыла.
А. М. Горькии үз вакытында әдипләр алдына нәниләр өчен кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язу бурычын куйган иде. Бу бурычның әле һаман да әһәмиятен югалтканы юк. Ш. Галиев балалар психологиясен дә. балалар әдәбиятының үзенчәлекләрен дә тирән аңлап иҗат итә. Ул нәниләргә җитди нәрсәләр турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, балалар теле белән сөйли белә. Бу өлкәдә ул, бер яктан, татар әдәбиятының үз традицияләренә—Г. Тукай. Ә. Фәйзи, Б. Рәхмәт өлгеләренә таянса, аларны үстерсә, икенче яктан, күп милләтле совет әдәбияты тәҗрибәсен искә алып иҗат итә. Зурлар поэзиясендәге шигъри тәҗрибәсе дә (балалар өчен шигырьләр иҗат итә башлаганда аның лирика һәм юмор-сатира өлкәсендә бай тәҗрибәсе бар иде), халык авыз иҗатын, телен яхшы белүе дә аңа ярдәмгә килә. Шушы бай традицияләр синтезы Ашагыйрьгә балалар әдәбиятында тиз ачылып китәргә һәм иҗатының төп пафосы булу дәрәҗәсенә күтәрелә. Монын үтемле чарасы итеп ул юмор-сатираны саный. Көлкеле әсәрләрнең анын иҗатында зур урын алуы менә шуна бәйле. Анын мондый шигырьләреннән дә яхшылык, ярату, җылылык ташып тора. Тәнкыйть орбитасына кемнәр генә эләкми: көч саклыйм дип эшләмичә яткан, нәтиҗәдә сабан туенда җиңелгән Тимерша да, мактанчык Ирек тә, тыштан яхшы булып күренгән, ә үзе астыртын гына киресен эшләгән Тәүфыйк та, бер ел буе әбисенә хат язмаган Кәли дә бар.
Ш. Галиев бик белеп кенә, өйрәтүдә чама тойгысын югалтмыйча гына нәнигә анын тирәлегендәге күренешләрнең «төсләр»ен, холыкларын, кеше характерындагы яхшы-начар якларны аерырга өйрәтә. Шагыйрь дөрес әйтә:
Шигырьләр бит. балалар.
Витамин кебек ачар
Күңелләрне үстерә.
Йөрәкләргә көч бирә.
Булса кайчак әчкелтем.
Монысын белә ич һәркем—
Хак сүз булмый төчкелтем'
«Хак сүз»не балаларга нинди күләмләрәк һәм ни рәвешлерәк үтемле итеп җиткерүне шагыйрь җитди мәсьәлә итеп саный. Матбугатта 80 елларда басылган шигырьләреннән шагыйрьнен үзенә тагы да зуррак таләпләр куюы, балалар шигьриятенен тапталмаган сукмакларын, яна юлларын тагын да тырышыбрак эзләве күренә.
Шагыйрьнен эзләнүләре һәм үсеше ниндирәк юнәлештә бара сон?
«Ленин бабай икмәк бүлә* шигырендә ул нәни бала белән җитди темага олы сөйләшү алып бара, нәнине кыю рәвештә ижтимагый-политик өлкәгә алып керә Төп эзләнү юлын һәм үсеш тенденциясен балаларны бүгенге чынбарлыкка, анын катлаулы дөньясына кыюрак алып керү, бүгенге олы тормыш, анын төрле яклары белән тирәнрәк таныштыру, җитдирәк әхлак мәсьәләләрен күтәрү дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Шушы яна югарылыкнын ин характерлы мисалы—«Әни. дим. эчмә инде!» шигыре. Сабыйның ачы җан авазы булып янгыраган бу шигырь игътибарны бүгенге тормышның катлаулы якларына юнәлтә. Бу шигырь базаларны гына түгел, олыларны да тетрәндерә, сискәндерә, уйландыра Артык зур булмаган бу әсәр балалар әдәбиятының бүгенге тормыштагы зур мәсьәләләрне күтәрә алуы, шул өлкәдәге олы мөмкинлекләре турында сөйли «Көзгеләр көлеп тора». «Ярышу». «Ике төрле карандаш» шигырьләрендә дә бала күзе аша олылар дөньясындагы кимчелекле күренешләр кыю тәнкыйть ителә.
Ш. Галиев, балалар дөньясына да. олылар тормышына да бердәй дәрәҗәдә караган әнә шундый җитди әхлакый мәсьәләләрне тиз танылырга җирлек булды, шигъри ачышларының, табышларының бу өлкәдә аеруча бай булуына сәбәпче булды.
Балалар поэзиясендә Ш Галиев шигырь формасы һәм жанр өлкәсендә үзен лирикага һәм юмор-сатирага караганда күп тапкырлар иркенрәк итеп тоя. Монда анын шигыре бала табигате кебек тере, хәрәкәтчән, йөгерек, тиктормас—ул эчтәлеккә хас рәвештә гел үзгәрә, янарып тора Шуна да шагыйрьнен жанр һәм шигырь формасы өлкәсендәге табышлары һәм ачышлары бирелә аеруча нык күзгә ташлана, «һәр шигырьнең үз тыны, үз дөньясы булырга тиеш Шагыйрь менә шуны дөрес тоеп, әсәрендә камиллеккә ирешә алса гына, шигыре дә үзенчәлекле булыр».—дип яза шагыйрь һәм һәр шигырьне тулы канлы, җанлы спектакльгә тиңли
Автор үзенең «витаминлы» фикерләрен ялангач рәвештә көчләп такмый, сабый күнеленә төрле кызыклы хәлләр, гаҗәп күренешләр, күңелле вакыйгалар аша сеңдерә. Дөнья балага кызыклы, серле булып тоела. Ләкин шагыйрь шигырь эчендәге күп төрле уеннар, мәзәкләр белән генә чикләнми, бу уенга шигырьнен үзен дә. шигырьдәге сүзләрне дә куша Сүзләрне дә уйната, үз ичтыярынча биетә Шагыйрь нәни укучысын үз тирәсендәге дөньяны танып-белергә, андагы яхшы һәм начарны аера белергә генә түгел, сөйләшә белергә дә—туган телнең байлыгын, матурлыгын күрергә дә, музыкасын, шигъри нәфислеген тоярга да өйрәтә
Сүзне шагыйрьнен үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә «Балалар өчен язуымнын. ниндидер вакыйгалар, гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр сөйләвемнең максаты акыл өйрәтү, әзер өлгеләр биреп кую түгел, йөгерек, тапкыр фикер йөртергә күнектерү, туган телнен тәмен сеңдереп кую. Ин мөһиме шул—шәхеснен мөстәкыйльлеге Калганын ул үзе эшләр, хакыйкатенә, хаклыгына таянып үзе ирешер'»
Без дә моңа ышанабыз.