БАБАЙЛАРГА РӘХМӘТ!
КИЛӘСЕ ЕЛДА ЧЫГАЧАК МӘКАЛӘДӘН ӨЗЕК
"...Соңгы өч-дүрт гасырда татарга, табигый ки, телен үстерү вә чарлауда
руслар белән ярышу мөмкин булмады. Ләкин бабаларыбыз безгә шундый да
бай хәзинә туплап калдырганнар ки, күп кенә сүзләребезне "күрше" телдәге
ишләре белән чагыштырганда сөенеп-горурланып та куясың.
Иң әүвәл бу моң, күңел, бәхилләшү, пакьлек, ымсыну, нәүмизләнү, рәнҗеш кебек
русчага тәрҗемәсе булмаган нечкә-назик сүзләр. Ким Шакиров атлы
авторыбыз, җыр турындагы хатирәсен русчага авыштырырга кирәк булгач,
аның "Сагыну"ны сагыну" дигән исемен тәрҗемә итә алмыйча изаланды.
("Тоска" сүзен кулланыр идең, тоска сагыш бит инде ул, «соскучиться»дан исем
ясар идең, скука килеп чыга!) Сыңар любовька (руслар алар гүзәл кызны да,
дуңгыз шпигын да любят) бездә дә нәкъ шул рәвешле кулланылган яратудан тыш
тагын мәхәббәт тә, сөю дә, гыйшык тоту да бар әле.
Өч яшьлек оныгым белән Казансу буендагы бакчабызда кайнашабыз. Мин
су буенда ашарга пешерәм, Камилә болдырда уенчыклары белән мәш килә.
Ара- тирә ул “Бабай, бөҗәк!" дип оран сала, һәм бабасы, атылып-бәрелеп чабып
килә дә, аны теге “бөҗәк явыз”даи коткара Әгәр дә. мәйтәм, онык русча
кычкырган булса? “Дедушка. насекомое!" дип әйтеп бетергәнне көтәргә бөҗәкнең
түземе җитәр иде микән?
"Насекомое" дигәннән, рус телендә мондый, приставка, тамыр,
суффикслары— эчәк-бавырлары күренеп торган ясалмыш сүзләр шактый икән
ул. Туганлык атамаларын гына алыйк: свояк, свояченица, свойственница.. Боларның
татарчасы күп матуррак түгелме?: баҗа, балдыз, кодагый яки кодача... Балдыз
белән җизни (җизнәкәй)—русчасы зять (зятёк)—дуэтын русчага тәрҗемә итә
алган хәлдә дә, җырлап булмастыр, мөгаен..."