Логотип Казан Утлары
Хикәя

АТ КАРАГЫ

Мин аларны кон дә иртән күрәм. һәм бара торган җиремнән тукталам да, сокланып, күнелем нечкәреп карап калам Менә Авыл асты болын юлыннан икәү киләләр Ат һәм Кеше Әле
чын ат та булып үсеп җитмәгән яшь айгыр һәм яшь егет Ат озын торыклы, аяклары нечкә, кара яллары дулкынланып төшкән, башы нәфис, зур күзләрендә очкыннар уйный Озын муйнын дугалап, тасырдап, адымнарын кочкә тыеп килә. Әллә кайдан күренеп тора, жилле чабышкы буласы. Егет шулай ук озын буйлы, билгә кадәр яланөс, кояшта каралган иннәре кин Менә алар коч-куәтләрен тыя алмыйча юргалап китәләр Егет ат менми, янәшә йөгерә Тайны яратып сыртыннан, ялларыннан сыйпап-сыйпап ала. Алар шулай янәшә кин болынны бер әйләнеп үтәләр Аннары инде егет бернинди йөгәнсез, иярсез килеш айгырга менеп атлана, кулларын як-якка жәеп дәртле итеп кычкырып җибәрә. Аннары инде ат га үзенен ашкынуына, ярсу йорәгенә. җитез аякларына ирек бирә Ботен сылу буена сузылып, үләннәргә елышып диярлек, җилдереп чаба башлый Азар шулай рәхәтләнеп, дәртләре, жегәрләре басылганчы чабалар, болынны берничә кат әйләнәләр Муллахмәт чишмәсе буена тукталалар да. егет жинел генә җиргә сикерә. Чишмә буенда иртәнге гимнастика ясый Ә ат янәшә генә утлый, әледән-әлс башын күтәреп дустына карый, кайчак хәтта үзе дә ал аяклары белән җиргә сугып-сугып куя.
Аннары алар бергәләп Ашыт суында коеналар, ин тирән яшелчә тугаенда бергәләп йөзәләр. Йөзеп туйгач егет атның яннарын юа. зур агач тарак белән ялларын, койрыгын тарый Нәни генә ак йолдызлы маңгаеннан сыйпый, муйныннан кочып тора Ә ат исә үзенен нәфис башын егстнен иненә сала Алар шулай итеп бер-беренә тойгыларын белдерәләр. Аннары тагын, нәкъ ике иптәш кебек янәшә атлап үргә, авылга таба юнәлаләр
Радик ФӘИЗОВ (1931) прозаик һам публицист; «Бзхет*. «Дусларым». «Галлм кызы» А. 6 китаплар авторы Арчада яши
Мин, ааыл укытучысы, инде картаеп, калжаеп беткән бер өлкән адәм, болын буена иркен һавага чыккан җиремнән, аларны яратып карап калам. Бу табигать балаларының яшьлегенә, сылулыгына, алардан ташып торган көч-куәткә сокланам. Аларнын гажәеп тә, шушы кадәр матур да дуслыгына хәйраннар калам. Чөнки кеше белән атнын мондый дуслыгы, кешенен атны үзенә тин итеп каравы, аны чын күңеленнән яратуы, хәтта ихтирам итүе.—хәзерге заманда сирәк очрый торган күренеш. Мин моны хәтта авылыбызның бер яме кебек кабул итәм. Әле мин генә дә түгел, бөтен авыл халкы белә, күреп тора бу хәлне, аңа сокланып карый.
Егетне мин балачагыннан бирле беләм, ул минем элекке укучым, һәм. әйтәм ки, Рөстәмнең болай авыл җирендә дә иртәнге гимнастикалар ясый торган культуралы, тәртипле, миһербанлы егет булып үсүендә, педагог буларак, минем дә өлешем бардыр.
Безнен авылда ин авыр язмышлы бала булды Рөстәм. Әтисе анын төнлә белән җир сөргәндә кашлак урында тракторы белән әйләнде, бик яшьләй һәлак булды. Әнисе әле бала өч яшьлек чагында ук мари ягындагы ерак бер авылга, ишле балалы тол иргә кияүгә чыкты, үз баласын исә әбисенә калдырып торды. Ә Камәрия әби исә үзе орчык тикле генә, әмма ачы телле, саранлыгы, усаллыгы белән авылда беренчелекне тоткан карчык иде. Кайчак ул үз балаларын да рәхимсез кыйный, тегеләрнең елаганнары бөтен авылга ишетелеп тора иде. Ул балалар үсә барган саен өйдән чыгып таю ягын карадылар, ә ире Әхмәтҗан абзыйны, бик юаш бер бәндәне, гел талап, каһәрләп торды, ул шуна күрә генә иртә гүргә керде дип сөйләделәр. Менә шундый карчык кулына калды Рөстәм.
Ни хикмәт, Камәрия әби баланың өстен-башын да, тамагын да әйбәт карады тагын. Кем белә, ул, ялгыз карчык, аны үзенчә яраткандыр да һәрхәлдә, соңыннан әнисе сорап кайткач, ул Рөстәмне ана бирмәгән. Ул минем улымның улы, үземдә торып та кала дигән. Ә килене таләп итеп тавыш күтәргәч, аны куып чыгарган. Алай да баланы бик каты кулда тотты, урамда үз иптәшләре белән уйнап йөрү бик сирәк эләкте Рөстәмгә. Ул кечедән гел эшләп үсте, каз көтте, сыер-сарык абзарларын чистартты, болай да чиста ишегалдын себерде, бакчада бәрәңге чүбен утады, төбенә өйде. Карчык ана кул күтәрүгә барып җитмәде анысы, әмма гел аяк тибеп кычкырып, уклау күрсәтеп кенә торды.
Рөстәм дүртенче сыйныфка кадәр авылда, миндә укыды. Мин инде шундый язмышлы, шундый тәрбиядәге бала бөтен дөньясына ачулы, усал, тискәре холыклы булып үсәр дип көткән идем. Әмма киресе килеп чыкты. Минем алда әйбәт, чиста күңелле, сабыр холыклы бала иде. Анда мин ниндидер эчке ныклык, түземлек сиздем Тик менә укуы гына бик уртача иде. Бервакыт мин аны дәресләрдән соң ялгызын алып калдым.
—Рөстәм, син бит зиһенле малай. Ә менә начар укыйсың,—дидем.
—Мин дәресләремне хәзерли алмыйм шул, Хатыйп абый. Мәктәптән кайткач өйдә эшләрем күп. Ә кичләрен... Камәрия әби утны сүндереп куя,—диде ул бик уңайсызланып.
—Сон, кичләрен безгә кил алайса. Бездә әзерләрсең дәресләреңне,—
дидем.
Ул мона бик шатланды, кичләрен сумкасын күтәреп безгә килә торган булды. Дәресен әзерләде, телевизор карады. Инде бик картаеп килгән Камәрия әбисе дә моңа ризасызлыгын белдермәде. Кем белә, ул саран өйдә электр утынын аз януына шатланган гынадыр бәлки. Безнең үз балаларыбыз инде үскән, һәркайсынын үз тормышы. Рөстәм белән кичләрен безгә дә күнелле иде Минем карчыгым Сания апасы аны җылы кабул игге, тәмле чәйләре белән дә сыйлады. Кыскасы, без анын белән дуслашып киттек.
Укуы да хәйран яхшы якка үзгәрде
Безнең авыл кечкенә, дүртенче сыйныфтан сон базалар өч чакрымдагы күрше авылга, урта мәктәпкә китәләр. Инде анда, югары сыйныфларда укыганда да. Рөстәм безне онытмады. Кичләрен килде, дәресләрен әзерләде, сөйләшеп, чәйләшеп утырды Ул инде үсмер булып килә иле һәм мин аны киләсе тормышына әзерли башладым
—Синен киләчәктә терәген юк. Сина үз-үзенә терәк булырга туры киләчәк. Югары уку йортларына кереп укый алмассын Анын өчен ныклы нигез кирәк, әти-әниле булу кирәк,—дип сөйләдем
Гадәттә балаларның күпчелеге инде үсмер чактан ук. ягъни урта мәктәптә укыганда, үзләренен киләчәк тормышлары турында уйлана, торле планнар кора башлыйлар, һәм инде үсеп олы тормышка аяк баскач та күбәүләр үзләре сайлаган юлдан китәләр дә.
Андый уй-планнар Рөстәмдә дә бар булып чыкты —Ә мин абый, урта мәктәпне бетергәч беркая да китеп йөрмим Авылда гына калам. Әнә үзебезнен буш нигезгә йорт салып куям Үземә бер эш табармын, райондагы авыл хуҗалыгы техникумына читтән торып укырга керермен. Мин авыл кешесе булам!—диде ул. Нык итеп әйтте
Урта мәктәпне бетереп чыкканда Рөстәм инде озын буйлы, нык бәдәнле егет булып җитеште. Күзләренең карашы игътибарлы, гамьле, нае чи ы егет булып. Без колхоз рәисе Наил абыйсы белән кинәштск тә. ана эш таптык Баш бухгалтер Гаяз абыйсына ярдәмче хисапчы итеп куйдык Ул мона бик куанды:
—Рәхмәт сезгә, абыйлар, бу яхшылыгыгызны онытмам’—диде
Идарәдә Гаяз абыйсын куандырырлык итеп эшләде, исәп-хисапны төгәл алып барды. Кичләрен дә авылнын кайбер егетләре кебек тәмәке кабызып, сыра чөмереп, болагайланып йөрмәде ул Китапханәдә булды, китапларны, аеруча техник журналларны яратып укыды Алар, клуб мөдире Банил абыйсы белән бергәләп, шахматчылар түгәрәге оештырдылар Авылнын байтак яшьләре җыелды ул түгәрәккә, кичләрен кискен көрәшләр барды Кайбер егетләр шунда йореп кенә эчүләрен дә ташлады Кайчак мин үзем дә иренмичә клубка менгәләдем Рөстәм, гомумән, яшьләрне башлап йөрде, театр түгәрәгенә керде, спектакльләрдә уйнады Халык кул чабарлык итеп.
Көндәлек тормышында да тәртипле, мәгънәле булды ул Бу вакытта инде аны карап үстергән Камәрия әбисе бик картайды, тузды Хәзер инде оныгы әбисен тәрбияләде Үз көчендә вакытта карчык оныгын барча йорт эшләренә, аш-су әзерләргә, керен юарга өйрәтеп җиткергән иде Ныклы әмерләре белән Рөстәм табигате белән лә бик чиста, пөхтә, мин анын иртәләрен ишегалдында гимнастика ясаганын да еш күрә идем
Ул арада Рөстәмгә тагын бер кайгы килде Камәрия әбисе сырхаулап китте, холкына күрә эшне коры тотты, урын өстснә менеп тә тормыйча вафат булды. Хәзер инде яшь егет япа-ялгызы торып калды Гәрчә карт кешенен вафаты котылгысыз һәм гадәти бер хәл булса да. ул аны авыр кичерде. Кичләрен безгә килә дә:
— Ник мин бу кадәр бәхетсез икән, абый’—дип сорый Үзенен күзләре яшь белән тулган була иде
Менә шул вакытта инде ул ат белән, дөресе, тай белән дуслашып китте Бу тай аның үзенеке түгел, аны аларнын икс йорт аша күршесе Кәримулла карт каяндыр сатып алды Хәзер бит заманалар үзгәрде, авып кешесен тар кысада гына тоткан совет власте җан тәслим кылды Хәзер авып кешеләре
ике, өч, биш баш эре терлек асрый, кайберәүләр ат та тота. Мона беркем бер сүз әйтми, хуплый гына. Тик менә карчыгы белән икесе генә яшәп яткан Кәримулла абзыйнын гына ни өчен ат алуы аңлашылып бетмәде. Ул инде өлкән, үзе ат җигеп йөрерлек түгел. Бу хакта сораганнар да иде, тик анык кына жавап алмадылар. Тәбәнәк кенә, тәмле генә телле Кәримулла абзый бик хәйләкәр, тел төбен яшереп кенә сөйләшә торган адәм.
—Бик очсызга гына бирделәр ул тайны Бер кирәге чыгар әле,—дигән дә бетергән.
Ат малын гел абзарда гына тотып булмый. Тар урында хәрәкәтсез калса анын аяклары бетә, көн аралаш кына булса да бер йөртеп керергә кирәк. Менә шунда инде Кәримулла абзый күршесе Рөстәмне дәштереп алды.
— Иренмәсән, шушы тайны гына йөртеп керче, энем. Миңа файдасы, ә сина савабы булыр,—диде һәм егеткә үзе жиз тәңкәләп ясаган йөгәнне сузды.
Менә шуннан инде яшь егет белән яшь тай аерылмас дуслар булып киттеләр. Рөстәм тайны күрүгә муйныннан кочып алды, аңа йөгән дә кидермәде, әле ныгып та җитмәгән терлеккә менеп тә атланмады. Тик анын сыртына кулын гына куйды да, чөңгереп кенә җибәрде. Акыллы терлек аны шунда ук төшенеп алды. Һәм алар, нәкъ ике иптәш, дус кебек, янәшә атлап киттеләр.
Көн саен үзе эшкә менгәнче иртән, ә кайчак эшеннән соң кичләрен дә алып чыкты Рөстәм тайны тар абзарыннан. Тиз арада исем дә кушып, аны Лачыным дип кенә йөрде. Көче ташып торган, уйнаклап кына килгән яшь айгырга йөгән дә киертмәде, ияр дә салмады. Алар ярыша-узыша янәшә йөгерделәр, егет Лачынына атланганда да йөгәнне кирәк санамады. Томырылып килгән килеш ул кулы белән үрелеп кенә тайның яңагына кагылып ала, ә тегесе шул якка борыла. Алар бер-берсен бик яхшы аңлыйлар иде.
Кайчак, аеруча кичләрен, атар болын юлында өчәүләп тә күренәләр. Егет, ат һәм кыз. Рөстәмнең яратып йөргән кызы, фермада сыер сауган Алсу да аларга иярә. Менә иш-ишен таба бит ул, Алсу да тегеләргә тартым озын торыклы, гаҗәеп сылу, сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз. Инде ул аларнын өчәүләп килгәнен күрсәң! Егет белән кыз туктаусыз шаяралар, көләләр, йөзләрендә яшьлек сафлыгы, яшьлек матурлыгы балкый. Урталарында муйнын дугалап, тасырдап, күзеннән нур чәчеп ат килә. Егет белән кыз ана иркәләү сүзләре әйтәләр, йолдызлы маңгаеннан сыйпыйлар. Инде алар болын юлыннан авылга килеп керсәләр, урамдагы бар халык артларыннан карап кала. Кайбер олы җиңгиләр яулыклары чите белән күзләрен сөртеп алалар. Бу атны бөтен авыл ярата, урамнан үткәндә ана сокланалар, ялларыннан сыйпыйлар, Карт-карчыклар, Рөстәмнең бик нык каршы килүенә һәм уңайсызлануына карамастан, сәдака акчалары биреп китәләр. Халык аңа, үксез бала янәшәсендәге терлеккә, ничектер изге җан итеп карый булса кирәк.
Алып карасаң, безнең авылда әле монарчы күрелмәгән хәл иде бу. Дөрес, авыл кешесенә ат малы кечедән таныш. Хәзерге өлкәннәр арасында кайчандыр аны җигеп әллә никадәр эшләр башкарганнар да байтак. Аннан килеп, хәзер үз хуҗалыгында ат тотучылар да бар. Әмма бит халык атка асылда тарту көче яисә... сугымлык дип кенә карый. Бездәге кебек яшь егет белән яшь атнын мондый да дуслыгы тагын кайда гына бар икән? Хәтта менә мондый хәлләр булгалады. Керә Кәримулла абзый абзар чистартырга, өлкән кеше, оныта ишекнең эчке келәсен төшерергә. Берзаман күрә, юк абзарда Лачын.
Ишекне мыштым гына ачып чыгып тайган. Ә иркенгә чыккан Лачын
и ’ У асгьша “ чтмый- И»м буйлап югары очка менеп ютта.
Йпягя Пяи Тк3" ЯСа2 уть,рган Ростәмнен кинэт тәрәзәсе караңгылана. Караса, Лачын. Башы белан тәрәзәгә кереп китәрдәй булып тора Ул арада кулына йөгәнен тоткан Кәримулла абзый да менеп җитә. Тик ат чын хуҗасына тоттырмый Тегесе никадәр ялынса да. ипи сыныклары сузып караса да Башын чөеп чабып китә дә. Рөстәмнен төшке аш вакыты җиткәнче шул тирәдә йөреп тора. Аннары алар урам буйлап бергә төшазәр. Рөстәм Лачынны абзарга азып килә һәм тегесе күндәм генә кереп китә Эшләр шулай җай гына барганда авылда хәбәр китте Авыр вә шомлы хәбәр. Кәримулла абзый тайны иткә дип азган икән дә ул аны быел көз үк чалырга җыена икән! Бөтен авылда таралды, бөтен авыл яратмады бу хәбәрне Анысы малны итлеккә алуда бернинди гөнаһ юк. безнен татар халкы җылкы ите ашый Тик менә Лачынны җиргә егып чатырга9' Янып, тасырдап, балкып торган, бөтен авыл белән яраткан яшь айгырны Монысын, мөгаен, беркем дә күңеленә сыйдыра алмагандыр. Әлбәттә инде, бу хакта Кәримулла абзыйнын үзенә әйтүчеләр дә табылды. Абзый исә ниятен яшереп тә тормаган һәм аннан кире кайтмасын да белдергән
Ә ни эшкә дип алдым сон мин ул тайны9 Жигеп йөри азмыйм, мин карт инде. Ашатып гел абзарымда да тота алмыйм, хәлемнән килми Үз малым, димәк ки, теләсәм ни эшлим,—дигән
Абзыкай тиз арада үз ниятен гамәлләре белән дә раслады Беркөн Рөстәм гадәтенчә иртән Лачынны абзардан азып чыгарга килгәч, ул аны бирмәгән.
—Юк инде, энем, җитәр. Мал минеке, абзарында гына торсын, көзгә тикле симереп куйсын,—дигән
Бу хәлләрдән Рөстәм тагын олы хәсрәзтә торып калды. Минем янга киңәш сорап килде. Егетнең тәмам сөмсере коелган, күзләре тулы кайгы иде.
—Ниләр генә эшлим икән сон. абый. Кәримулла абзый анда пычагын кайрый Мин бит Лачыннын бу дөньяда булмасын күз аздыма да китерә алмыйм. Мин аны киләсе елга район Сабантуена ярышка алып барасы идем Безнең беренчелекне алуыбыз да бар иде бит. Ниләр генә итеп карыйм икән?—диде ул өзгәләнеп
—Әллә болай эшлибезме, Рөстәм? Ул тайны Кәримулла карттан сатып аласыңмы? Үз абзарына кертеп куярга. Акча җитмәсә менә без. Сания апаен белән биреп торырбыз. Сорап кара әле,—дидем мин.
Минем бу кинәшкә егет бик куанды.
—Акчам бар минем. Үземә сатып алам мин Лачынны Кыйбат сораса да алам!—диде ул һәм бездән иннәренә канатлар үсеп кайтып китте
Тик болай да эш барып чыкмады шул Бирмәгән тар күңелле карт егеткә атны. Тегесе ике бәясен әйтеп караса да
—Ник чат ябыштың әле шул тайга? Ат заманымы хәзер Алай акчаң күп икән, әнә машина ал да йоре Башында гакылын булса Миндә сатар маз юк. Йөрмә монда!—дип егетне тиргәп чыгарган
Мин уйлыйм ки, бу карт ике бәясенә атны бик бирер иде Авыл хазкы
үзен ничек хөкем изәсеннән курыккан ул.
Ул арада көзләр, мал суяр вакытлар якынлашты Рөстәмнен. әле кайчан гына гел елмаеп, күзләре очкынланып торган егетнең йөзенә кара коелды, ул беркем белән сөйләшмәс булды. Ә Кәримулла абзыйлар йортын урамның теге ягыннан әйләнеп үтте. Ул тайны сорап карт янына тагын берничә тапкырлар барган, тик һаман саен отказ алган
Шунда, инде көннәр суытып кырпак га төшкәч авылда тагын хәбәр китте Моңарчы безнең авыл тарихында ишетелмәгән яман хәбәр Кәримулла
абзыйнын атын урлаганнар! Чын ат каракларынча, төнлә белән, абзарның тимер биген игәү белән кисеп, атнын тоякларына нидер кидереп. Абзардан чыгып киткән атнын эзе дә калмаган... Бөтен авыл купты бу хәлгә. Кәримулла карт шунда ук районга жәвит итте, милиция килде. Китте сорашулар, гоман кылулар.
—Мари урманнары ягыннан килгән болар. Урманнар—әнә генә. Оста караклар эш иткән монда,—диде милиция кешесе бик белдекле төстә.
Тик тиз арада ат карагының кем икәнен дә чамалап булды. Кәримулла картнын йорты янына җыелган халык арасыннан бухгалтер Гаязның тавышы ишетелде.
—Ә Рөстәм кайда әле безнен? Бүген иртән эшенә дә менмәде, монда да юк икән,—диде ул гаҗәпләнеп.
Җыйнаулашып Рөстәмнең йортына килделәр. Ә анын йортына зур йозак эленеп тора иде.
—Шул бәдбәхетнең генә эше бу! Атымны урлап качкан. Ташландык. Юньле булса аны әнисе калдырып китмәс иде. Карт белән карчыкны талап китмәсә, беткәндер ана...—дип тиргәнде Кәримулла абзый.
Тик анын ягына чыгып беркем бер сүз әйтмәде.
Кәримулла карт инде ул тиргәнеп кенә дә калмады, артыннан йөрде. Акчалар түкте, күрәзәчеләргә кадәр барды, атын эзләтте. Тик ат та, егет тә, Ашытның тирән тугаена төшеп киткәндәй, юкка чыктылар. Авыл халкы исә төрлесен сөйләде. Кайберәүләр, чынлап та, егет белән ат Ашытның галәмәт тә тирән яшелчә тугаена, чоңгылга кереп батканнардыр дип тә гоман кылдылар. Мин исә Рөстәмнең тиз арада әйләнеп кайтасына өметләндем. Кангырып йөрер-йөрер дә, көннәрдән бер көн Лачынын ияртеп кайтып та керер дип көттем Шул атны Кәримулла пычагыннан коткару өчен генә авылны, яраткан эшен, сөйгән кызын, туган нигезен дә калдырып каядыр ерак җирләрдә торып каласы, ничектер, минем дә башыма сыймады.
Айлар үтте, ел да үтеп китте. Төрле мәшәкатьләр белән, сиздерми генә. Ә егетебез тәки күренмәде, тәмам юкка чыкты. Ул арада анын йөргән кызы Алсу да авылда күренми башлады. Акрынлап авыл халкы хәтерендә бу вакыйга тоныкланды, ул күңелгә бүтән вакыйгалар килеп керде.
Бервакыт мин бер республика газетасында рәсем күрдем. Кайсыдыр район сабантуенда чабышта алдан килгән ат һәм аның җайдагы рәсемен Атнын маңгаенда мина таныш ак йолдызы бар, ә җайдагы исә Рөстәм иде!