Логотип Казан Утлары
Шигърият

АККОШ КАНАТЫДАЙ АК БОЛЫТ...


Ватан
Тау битләре, киртләч кыялары, Миасс үзәннәре түреннән Мин Казанга кайттым—Ураллардан Алтын бишек булып күренгән!
Анда калды зәнгәр күзле күлләр, Корыч кайнап торган мартеннар; Өмет белән Хыял гына кайтты Казаныма минем артымнан.
Мәңге иптән яргаланган куллы, Гыйнак, сабыр, моңлы татарым, Миңа бәхет вәгъдә итмәдең син, Тының белән тартып кайтарып!
Мин барына риза-бахил, Илем, Туфрагында шыткан орлыгың. ...Яши яши тирән аңладым мин Ватан дигән сүзнең зурлыгын!..
Татар туганнарым
Кай ягында йормә җир шарының, Таулар калка, ага елгалар, һәм кайдан да донья юлларыннан Татар туганнарым чыгалар...
Язмыш җиле каерып алып киткән Туганнарны безнең Иделдән;
Күргән халкым—чукынудан качкан, Җирсезлектән, ачтан тилмергән;
Сугышлардан, янаулардан туйган, Гаҗиз булган янгын көленнән; Телен, динен, җанын саклар өчен Ерак киткән туган җиреннән!..
Кайда да ул хаклык эзләп йөргән, Чисталыкка, Моңга табынган,
Һәр гасырда аның батырлары, Шагыйрьләре, даны табылган!..
Ул яшәгән җирен гөлгә күмгән, Эшләп тапкан хәләл икмәген;
Мин үзем дә шул халыкның кызы Бәхетемне күктән көтмәдем!
Кай ягында йөрмә Җир шарының Таулар калка, ага елгалар, һәм кайдан да юлга нурлы йөзле Татар туганнарым чыгалар!..
Вәхи
Утта яндым, суда баттым,
Сикердем кыялардан,
Юктыр, миндәй, язмышыннан Шулкадәр кыен алган!
Күкләрдә очтым, болытка Ятып йөздем майларда.
Канатлы шигъри аргамак Илтте әллә кайларга!
Киек каз юлларын кичтем,
Сары айга атланып.
Еладым, кайткач илемә,
Чирәмнәргә капланып.
Ишеттем Күкләрдән вәхи;
—Тәкъдирең шундый, бала!
Хезмәт. Газап. Ләззәт өчен,
Шигъри юллар тезмәк өчен Яратты сине Алла.
Тәкъдирең шундый, бала!
И ул көйләр...
И ул көйләр, күктән иңгән көйләр! Минем өчен генә түгелгән! Тирбәлгәндә шул көй дулкынында Бөтен гомер үтә күңелдән.
Кояш тулы, чәчәк тулы алан, Урманнарның яшел сулышы!
Чак беленгән сукмак буйлап барам, Абагалар белән сугышып.
Килеп чыгам тын күл ярларына, Төнбоеклар анда сарыдан.
Пар аккошлар күккә күтәрелә Күл өстеннән. Ап-ак бары да!
Мәхәббәтем иңә хәтеремә,—
Пар канатлар чыкты диярсең! Мондый илдә, мондый гүзәллектә Янып-шашып ярлар сөярсең!
И ул көйләр! Һаман яңрап тора. Әллә кая дәшә Күкләрдән.
Яшәү дәрте, яшьлек мәхәббәте Гарешләргә мине күтәргән...
Сихри моңнар ява Күкләрдән!..
Болыт йөри
Болыт йөри. Йә сибәләп китә.
Йә, яшенләп, коя яңгырын. Еракларга, йомылып, агып китә, Күләгәсен җирдә калдырып.
Йә тарала таулар түбәсеннән,
Ак канатлы кошка әйләнеп. Ашыкмыйча коя алларыма Җыеп бетермәслек сәйләнен!
Болытлары кайгы булып килә. Күксел кара шәлен ябынып.
Тыя алмаслык айгыр булып килә, Ялы гына кала чалынып...
Гөл таҗына кунган чык энҗесе— Явар яңгырларның дымы ул.
Болыт йөри. Моңлы йөрәгемнең Күккә ашкан кайнар тыны ул.
Рәхмәт хисе
Тын кырларда башак серләшүе... Бытбылдыклар тынган. Җил дә юк. Шундый авыр бодай башаклары!... Мондый тынлык башка җирдә юк.
Туган кырлар! Сезнең җилегез дә Итагатьле, сабыр, әдәпле.
Басуларга чыктым, истә тотып Борынгыдан калган гадәтне.
Тирбәлегез! Мин дә, буем бөгеп, Башыгыздан сыйпап сөярмен:
—И, туган җир! Икмәк—суың өчен , Мәңге бурычлы мин!—диярмен.
Бар булганым белән яшим синдә. Үткәннәрем—артта, хәтердә.
Бар йөрәгем, кальбем, җаным-тәнем Тели сиңа рәхмәт әйтергә!..
Кичер мине, тәңрем
Гөнаһларым күптер, бихисаптыр— Иман камил алар барлыкка!
Кичереп мине, сал бер рәхмәтеңне,— Гөнаһларны, Тәңрем, ярлыка!
Җирдә шыткан үлән кыягыдай Гади кеше—инсан, хатынмын.
Сүзсез аңлыйм ата-ана уен,
Мәхәббәт, ир, бала хакын мин. Чистарасым килә җаным белән! Сәламәт ит,Тәңрем, тәнемне!
Оныт берүк яшьлек елларымда: Мәңгелек мин, дигәннәремне. Тәкәбберлек хастыр кешеләргә, Мактану да эчтә яшидер,—
Гармун уйнау, җырлау, биюләр дә Вәсвәсәдер—шайтан эшедер!.. Гайбәткә дә искәрмәстән генә Кушыламдыр, бәлки, сүз җөпләп. Гамьсез-нисез, гади бер кыз булып Яшәгәнмен шулай ничекләр?!
Айга карыйм—Айда таплар күрәм,— Бәлки,Ул да гөнаһ кылгандыр:
Илаһи көч Күккә ашырганчы Гөнаһлы бер хатын булгандыр?!
Без—сер
Без—кайтаваз, яңрау, тау иңрәве.
Без—сер. Язның зәңгәр тыны без. Таулар тишеп аккан чишмәләрнең Кабатланмас көмеш чыңы без!
Зәңгәр томан белән эретелгән Серле күл без җәйге таңнарда.
Иң саф җанлы, сирәк ир-егеткә Җаныбызны язган аңларга!
Салкын Акыл түгел—уй иярмәс Фикер чуалган бер йомгак без— Хатын-кызлар!
Гел үз юлын эзләп,
Табалмаган юлчы сымак без!
Көлдә калган утлы куз шикелле Без янарга әзер җилдән дә!
Юл яздыру безгә берни түгел,
Арттан Язмыш куып килгәндә...
Яшен яшьнәп, яңгыр яуган чакта.
Күк күкрәве шартлап сынганда— Сәер чакта мин хатын-кыз булам.
Бар Табигать уйга чумганда, һәм яратам сине, көтәм сине,
Тормыш бирер өчен балаңа!
Эндәш миңа, кайтавазың итеп Башкалардан аер, арала, - Кайтавазың итеп кара да!..
Китәбез
Яшь агачлар яшел яфракларын Яшь җилләрдә тора, уйнатып:
Гүя киткәннәрне, көткәннәрне, Киләчәкне тора уйлатып.
Гомерләре кыска—яздан көзгә Җитәләр да, яфрак коялар! Тамырларны кышка әзерлиләр— Җимеш өлгерүен тоялар...
Без яшибез—өмет итәбез. Көтмәгәндә... бакый китәбез.
Дусларым
Якты дөньларны ташлап киткән Сайлап алган соңгы дуслар да. Сезнең рухка хәер өләшергә Калдым ахыры салкын кышларга.
Бар дөньяга игълан итәр идем Исем атыгызны яңратып:
Чөнки һәркөн бер дә онытмыйча Искә алам сезне, яратып.
Йолдыз булып җиргә карагыз. Җәннәт түрен безгә юрагыз!
Нинди хозур җир
Нинди хозур кояш тулы дөнья! Сулар ага, яфрак пышылдый!
Бу авазлар—Җиргә мәдхия ул.
Син дә безнең сүзгә кушыл!—ди.
Бөҗәкләрнең хәрәкәттә чагы. Сандугачлар бала ашата.
Кырмьк калар дәррәү йок ташыйлар. Дым суыра җирдән башаклар...
Дөнья тере, дөнья хәрәкәттә - Авазлары хуш та, тыйнак та!
Шул мәңгелек чорлар агышында Без, кешеләр, бары кунакта!
Чал Вакытның бу—туктаган мәле Күләгәдә черем итәргә.
...Җил дә базмый гүя чәчәкләргә, Яфракларга тиеп үтәргә!..
Йөрәгемдә скрипка елый
Йөрәгемдә скрипка елый,
Галәмнәрдән көчләр иңә дә!
Үз җаныммы? Минем җанымнанмы?— Кемдер әллә ниләр инәлә!..
Күңелемдә чишмә тамагында Сулкылдаган моңдай өннәр бар!
Айдан—сагыш, йолдызлардан—тылсым Чыңлап—сызлап иңгән төннәр бар!
Ә кайчакта гобой инәлүе Дәшә кебек офык артына:
Борынгыдан килгән чакырулар Дулкынына җаным тартыла!..
Кыйтгаларны кичеп, яңа чикләр Аръягына килә чыгасым:
Әллә нинди шомлы сере белән Сискәндерә мине бу гасыр!
Йолдызлы моң эчеп, давылларда Сөңге аткан яшен эзеннән,
Әй, очасым килә Галәмнәргә - Алга ыргып үзем үземнән,
Сөңге аткан яшен эзеннән!...
Нида
Туган җирнең зәңгәр күкләрендә Аккош канатыдай ак болыт.
Йөзеп бара ачык зәңгәрлектә,
Пегас дигән шигъри ат булып.
Миннән китеп бара шигъри атым, Тезгененнән тотар әмәл юк!
...Күктән аваз килә: Шигърияттә Ихлас булсаң гына Әҗәл юк!
Ихлас булсаң гына Әҗәл юк!..
РЕДАКЦИЯДӘН:
Бу айда танылган шагыйрә, журналыбызның күптәнге авторы Салисә Гәрәеваның юбилеи бәйрәме Шигърияттә Урал ягы аһәңнәрен туган
Җкрмоңнарын.хатынжызязмышыныңгаҗәепүзе„чәлеку,етасвирларын
тудырган шагыйрәне купса,иш укучыларыбыз исеменнән котлыйбыз яңа иҗади куанычлар телибез.