Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘРҖЕМӘНЕ ОНЫТМЫЙК


Һәрдаим күнелгә тынгылык бирмичә, жлнны борчып торган мәсьәләләр бута Татар әдәбиятының башка телләргә тәржемә ителешенә караган уйлар ла нәкъ шулай, әледән-әле күнелдә борчу тудыра Чөнки әдәби мирасыбыз бик зур Еш кына без «мен еллык язма әдәбиятыбыз бар", дип мактанып та куйгалыйбыз Әмма ләкин ул байлыкны башкаларга таныту юнәлешендә генә бик әкрен кыймылдыйбыз Тугандаш яки замандаш булган башка халыкларга ла ул язма мирасыбызны җиткерәсе, ирешелгән уңышлар белән аларны да таныштырасы иде бит Җитешә алмыйбыз, көндәлек ыгы - зыгы белән өстебездә шундый бурычлар торуын онытабыз шул
Безгә якын дәвердә яшәп ижат иткән классик әдип вә шагыйрьләребезнен мирасын һәм исемнәрен дөнья мәйданына чыгару эшебез дә ярыйсы ук сүлпән бара. Бүгенге көнгә хәтле бөек Тукаебызның күп кенә шигырь һәм поэмалары тиешле дәрәжәдә рус теленә дә тәржемә ителмәгәннәр Доньянын киң таралышлы башка телләре турында инде әйтеп торасы да түгел (Дөрес, сонгы елларда берничә китапның. шул исәптән Г Тукайның «Шүрәле» поэмасынын инглиз телендә чыгуы турында матбугатта хәбәрләр булды Аларны бастыруга әзерлек эшен Татар ПГН үзәге үз өстенә алган икән Уңышлы башлангыч була күрсен )
Утыз биш еллар элек Дәрдемәнднен шигъри мирасын рус телле укучыга җиткерү талпынышы ла булып алган иде 1970 елда нәшер ителгән «Стихи» китабын дөньяга чыгаручылар күренекле шагыйрьләребез Сибгат Хәким белән Ренат Харззс бутлы Татар җәмәгатьчелеге ул җыентыкны нигездә хуплады Әмма ләкин, тәҗрибәле тәрҗемәчеләрнен аз катнашуы сәбәпле, анда унышсыз тәрҗемә ителгән, шагыйрь фикерен укучысына тулаем ирештерә алмаган тәрҗемәләр лә җитәрлек урызз били. Ул китапка кергән уңышлырак тәржемәзәрне Р Харис соныннан «Агармн кыл» китабына (“Поседевшая струна". 'Мәгариф" нәшрияты. /W9 ел) туплап га бастырды Ул китапны әзерләшүдә 3 Бәширов белән минем лә бераз катнашым булды.)
Шәхси батырлыгы һәм иҗаты белән исеме бөтен дөньяга танылган Муса Җәлилебез бу җәһәттән беркадәр бәхетлерәк Анын шигырз. һәм поэмалары рус теленнән тыш башка бик күп телләргә тәрҗемә ителде М Җәлил иҗатына багышланган бер мәкаләдә хәбәр ителүенчә, анын әсәрләре бүгенге көндә иче дүрт телдә басылып чыккан Тәрҗемәләренең кат каг эшләнүе һәм илебезнең ин тәҗрибәле тәрҗемәчеләренең җәлеп ителүе нәтиҗәсендә, аларнын сыйфаты ла канәгатьләнерлек Мәсәлән, шагыйрьнең байтак әсәрләрен украин теленә тәржемә итүче шагыйрь һәм академик Павло Тычннанын горки телләрне белүе дә ярдәм иткән Украинада нәшер ителгән бер җыентыкта «Павло Тичина знав тюркекзз мови». дигән сүзләр китерелә
Элегрәк елларда сыйфатлырак дип саналган әдәби әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп чыгаруда шактый унышка ирешкән идек СССР күләмендә югары бәяләнгән, дәүләт бүләкләренә лаек булган әсәрләрне тәржемә итү рәсми төс алган, сәясәткә әверелгән чаклар да булды. 1940-1950 елларда югары бәяләнгән андый әсәрләрне тәржемә итү мәжбүри санала иде. Ул мәжбүрилекнен безнен өчен унаи нәтиҗәләре дә булгалады. Нәкъ шул дәвердә өченче дәрәжә Сталин премиясенә лаек дип табылган үз әсәрләребездән Гомәр Бәшировнын «Намус»ы белән Кави Нәжминен «Язгы жилләр»е күпчелек союздаш республикалар халыклары телләрендә басылып чыкты. Болгар, венгр, кытай, немец, поляк һ. б. телләрдә сөйләшүче әдәбият сөючеләр дә нәкъ шул елларда Совет чоры татар әдәбияты үрнәкләре белән таныша алдылар. Әмма “Сталин дәвере» узганнан сон безнен әдәбият вәкилләренә андый мөмкинлекләр кабат тудырылмады инде.
Бу өлкәдә ирешелгәннәр белән канәгать булмау хисе, бәлки, мина гына хастыр. Мина гына шулай тоеладыр? Югыйсә байтак кеше бит тәржемә әдәбиятка әһәмият бирми диярлек. Бу халәт, бәлки, кайчандыр үземнен дә әдәби тәржемә белән шөгыльләнгән кеше булуымнан киләдер. Андый эшне оештыруда беркадәр тәҗрибәм бар иде шикелле. Ун ел чамасы Язучылар берлеге каршындагы тәрҗемәчеләр секциясенең җитәкчесе булдым. Дөрес, ул секция, нигездә, башка телләрдән татарчага тәрҗемә итүчеләрне берләштерде. Аз санлы «рус телле» тәрҗемәчеләр русча иҗат итүче язучылар секциясенә беркетелгән иде. Узган гасырнын 60-80нче елларында рус. белорус, казакъ, украин, үзбәк, әзәрбайжан, грузин һәм кайбер чит ил телләрендә нәшер ителгән иң күренекле әсәрләрне үз телебездә бастырып чыгарырга тырыштык. Әлбәттә инде, ул еллардагы бердәнбер нәшриятыбыз мөмкинлек биргән кысаларда. Матур әдәбият сөючеләр кулына ул заманнарда елына кимендә җиде- сигез тәрҗемә әдәби китап барып ирешер иде
Үз илебездә һәм бөтендөнья күләмендә танылган авторлардан Михаил Шолохов, Мохтар Әүэзев, Константин Симонов, Чыңгыз Айтматов. Виктор Астафьев, Василь Быков, Юрий Бондарев, Әнүәр Әлимжанов. Роман Солнцев. Валентин Распутин. Нодар Думбадзе, Әсгать Мохтар, Гафур Голәм һ б әсәрләре бу чорда татар укучысы тарафыннан хуплап кабул ителделәр. Классик әдипләрдән Лев Толстой. Алексей Толстой. Абай. Иван Тургенев, Федор Достоевский. Александр Куприн әсәрләренен яңа буын тәрҗемәчеләре тарафыннан эшләнгән үрнәкләре дә уңышлы булды. Әйе. бу дәвердә Чыңгыз Айтматовның барлык повесть һәм романнары да әнисенең туган теленә тәржемә ителде. Анын утызар мен данә тиражлы китаплары тиз арада таралып бетәр иде. Хәер, ул елларда үз авторларыбызнын әсәрләре дә. тәрҗемә китаплар да укучы кулына тиз барып ирешә, кибет киштәләрендә озаклап ятмас иде. Чөнки ул елларда китап сәүдәсенә дә җитди әһәмият бирелде. Хәтеремдә әле, казакъ язучысы Сайын Моратбәковның «Әрем исе» китабы бездә 1986 елда нәшер ителде. (Сүз уңаеннан әйтеп үтим, анын әнисе дә татар милләтеннән Бер очрашу вакытында ул: «Анам Сәхипҗамал да, киленем Надия дә сезнең кавемнән '.—дип әйткән иде.) Бер елдан сон автор безнең якларга килеп чыга, ләкин тугыз мен данәдә басылган үз китабын таба алмыйча китеп бара.
Ул елларда бездә рус, әзәрбайжан, казакъ, төрекмән һ. б. халыклар әдипләренең күмәк хикәя яки повесть, шигырь җыентыклары да даими рәвештә туплап басыла килде. Мәсәлән, каракалпак халкы әдәбияты антологиясе «Арал дулкыннары», Идел буе республикалары азучыларының күмәк җыентыклары, казакъ авторлары повестьлары тупламалары «Ак дөя», «Жәйләүдә». «Дала гөлләре», союздаш һәм автономияле республикалар әдипләренең сайланма хикәяләр җыентыгы «Дуслык аланы» һ. б бездә зур тиражлар белән нәшер ителделәр. Кардәш әдәбият вәкилләре дә бурычлы булып калмады. Казакъстанда «Дуслык көтепханәсе» сериясендә күләмле «Татар повестери» китабы. Үзбәкстанда «Йиллар ва йуллар». Каракалпакстанда «Тагар гүрринлери» исемендә хикәя җыентыклары, Украинада «Свети меня. Чулпан- заря» дип исемләнгән шигырь тупламасы һ. б.лар дөнья күрделәр. Әзәрбайжан белән Кыргызстанда да шундый ук күләмле җыентыклар басылып чыкты. Әлбәттә, ул республикаларда андый күмәк җыентыклардан тыш та татар әдипләре әсәрләре тәржемә ителә иде. Шул җәһәттән аеруча казакъ кардәшләрне аерым билгеләп үтү
тагадмэнЕ онытмыйк ________________
урынлы булыр. Сугыштан соңгы чорда Казакьставда һәр елны диярлек икешар-очәр татар китабы донья курде Г Тукай. М Жалил җыентыклары да .танин ранешта басыла торды. Үзбәк уртаклар ла алардан калышмаска тырышты Үзбәкстанла татар әдәбияты таратышына зур әһәмият бирүчеләрдән милләттәшләребез Габи тта Уразасв белая Әсгать Мохтарны аерым искә алу кирәктер
Ул заманда СССР һәм чит дөнья халыклары әдәбияты үрнәкләрен татар телендә чыгаруда актив эшләүче язучылардан дистәләгән роман вә повестыар тәржемә иткән Рәис Даутов. Яхъя Халитов. Кыям Минлсбаев. Таһир Нхрмөхәммәтев. Әнәс Хәсәнев. Шаһидә Максудова. Фәния Гайнанова. Наилә Валитова. Люция Нәжмиеваны билгеләп үтәсе килә Ул чорда шагыйрьләребезнен дә байтагы үз күнелснә хуш килгән үрнәк әсәрләрне ана телебезгә күчереп бастыруны мәртәбәгә санады Тәрҗемәләре даими рәвештә татар вакытлы матбугатында дөнья күргән шагыйрьләрдән Нури Арслан. Зәки Нури. Рәдиф Гаташ. Гәрәй Рәхим. Әхмәт Рәшит. Шамил Маннап, Әхмәт Гадел. Госман Садә исемнәре һәрберебезгә мәгълүм Ул чорда Абай (күмәк тәржемә). Гомәр Хәйям (Н Арслан). Давыт Көгелтинев (Г. Рәхим). Американын XIX йөз әдәбияты классигы Уолт Уитмен (М Шабай) һ б.нын шигырь җыентыклары. Евгений Евтушенконын «Казан университеты» поэмасы (М Шабай) татар телендә басылып чыкты Кардәш төрки телләрдән тәржемә итүче осталар рәтендә Сәрвәр Әдһәмова. Нури Арсин. Әхмәт Исхак. Мостафа Ногман, Мәхмүг Хөсәен һәм Тәүфикъ Әйди дә ул дәвердә бик актив эшләделәр. Мин дә бу тармакта көч сынап карадым Казакъ, каракалпак, үзбәк телләреннән чәчмә әсәрләр тәрҗемә иттем Тәкъдим булган очракларда рус телле авторлар әсәрләренә дә җитешкәләдем Шул рәвешле Юрий Бондарев (тумышы белән Орск шәһәреннән), Павел Бажов һ б хикәяләрен. Василь Быковнын СССР Дәүләт бүләгенә лаек дип табылган ике повестен берләштергән «Һәйкәл» китабы минем хикәяләүдә үз телебездә дөнья күрделәр
Жигмешенче-гуксанынчы еллар аралыгында Язучылар берлеге идарәсе тырышлыгы белән классик әдипләребезнен һәм әйдәп баручы шул чор авторларынын байтак китабы рус теленә тәрҗемә ителде, басылып чыкты. Ул китапларның күпчелеге Мәскәүнен «Дстгиз». «Советский писатель», «Современник» нәшриятларында, бик сирәкләре «Художественная литература». «Молодая гвардия» кебек үзенчәлеклерәк басма йортлары имзалары белән дөнья күрделәр Ләкин шунысы аянычлы, ул вакытлардагы тәржемәләрнен байтагының сыйфаты зыялы укучыны канәгатьләндерерлек түгел. Ул тәржемә авторларынын күпчелеге гагар мохитсн начар белә, кемнәр тарафыннандыр эшләнгән сүзгә-сүз тәрҗемәләр («подстрочниклар») ярдәмендә генә эш итә. Ә арзан хак гү ләүле ул подстрочи и марн ы исә үз кешеләребез ашык-пошык әзерләп бирә иде Квалификацияле подстрочник эшләүче бер-ике кеше (мәс . Ил Саттаров) үзләренә охшаган авторлар белән генә эш йөртәләр, барысына ла өлгерә алмыйлар Ә ниндидер бер студентны н ашык пошык әвәләгән подстрочнигына нигезләнеп тәржемә ителгән китапның сыйфаты нинди буласын күз алдына китерү кыен түгел, әлбәттә.
Дөрес, сонга табарак татарчадан русчага гәрҗемә итүче үз кешеләребез дә пәйда булды Алар, ике телне дә камил белеп, әсәрнегг эчтәлегенә зыян кигермичә эшли башладылар Ләкин, санаулы санда булулары сәбәпле, алар исән, дәрәҗәлерәк язучылар белән генә хезмәттәшлек итүне хуп күрделәр Мәсәлән, Гомәр Бәшировнын Мәскәүдә нәшер ителгән күпчелек әсәрләре Разня апа Фәизова хикәяләве аша рус телле укучыга барын иреште Әмирхан Еники. Фатих Хөсни дә тәрҗемәче сайлауга бик тадәпчәннәр иде Архивымда Фатих аганың тәрҗемәчесенә таләпләр куеп я зган бер хат нөсхәсе саклана Нурихан Фәггдхнын «Этил суы ака горур» романын бу тачак Г. Тукай исемендәге дәүләт бү тәгс иясе Марсель Зарипов тәржемә итте Марсельнең шуннан сон ксмнен дә булса әсәрен гәрҗемә итүен хәтерләмим Элегрәк. Ә гмәгтә бергә яшәгән дәвердә, бу өлкәдә Гариф Ахунов белән хезмәгтәшлек иткәнлеге генә мәгълүм
Классик әдипләрдән Фатих Әмирхан хикәяләрен Мәскәүдә яшәүче әдәбият гадиме Галия Хантимерона. Шәриф Камалнын «Тан атканда» романын Азалия Бддюгнна. Шәйхи Маннурның «Агым суларга карап» романын язучы Светлана Гыйльметдинона.
яшьрәк буын авторларының берничәсенен әсәрләрен язучы Жәмил Мостафин бик уңышлы тәржемә итеп чыгардылар. Тиздән болар төркеменә Мәскәүдәге Әдәбият институтында тәрҗемәче һөнәрен үзләштерүгә биш ел гомерләрен сарыф иткән ун яшь тәрҗемәче килеп кушылырга тиеш иде. Ул вакыттагы Язучылар берлеге идарәсе рәисе Зәки Нури тырышлыгы белән Горький исемен йөртүче Әдәбият институтында 1972 елда татарчадан русчага тәржемә итүчеләр курсы оештырылды. Өметләр тулаем акланмасада. Солтан Шәмси. Роза Баубекова-Кожевникова. Фирдәүс Әһлия кебек каләм әһелләре тәрбияләнеп чыкты ул төркемнән. Укуын тәмамлагач ук С. Шәмси классик әдибебез Галимжан Ибраһимовнын «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм хикәяләрен тәржемә итеп бастырды. Мирсәй Әмир белән Ләбибә Ихсанованын аерым хикәяләрен вакытлы матбугатка эшләп бирде. Роза Кожевникова да татар поэзия үрнәкләрен тәржемә итеп бастыру өлкәсендә зур абруй казанды. Фирдәүсиен тәржемә өлкәсендәге уңышлары алай зурдан булмаса да, ул үзенчәлекле прозаик буларак иҗат итә. Вакытлы матбугатта аның театр әһелләренә багышланган кызыклы язмалары, очерклары бик еш күренә.
***
Туксанынчы елларда төрле-төрле нәшриятлар барлыкка килүенә карамастан, татар китабының язмышы, ана булган мөнәсәбәт кискен үзгәрде Ә тәржемә әдәбият чыгудан туктады дип әйтерлек. Чөнки китап сәүдәсенә бөтенләй дә әһәмият бирелми башлады. Татар әдәбиятын үз итүчеләр, яратып укучылар башлыча авылда яши Авыл халкына хезмәт итүче төп сәүдә оешмасы элгәре елларда Татпотребсоюз жәмгыяте иде. Базар мөнәсәбәтләрен үзләштерәбез дигән сылтау белән ин әүвәл ул оешманың китап сәүдәсе бүлекчәсе бетерелде. Авылда түгел, хәтта ки район үзәкләрендә дә китап кибетләрен яптылар. Янәсе, китап сәүдәсе аз керемле. Ә аракы сәүдәсенең кереме хәтсез-чиксез. әнә. Шул хәтсез күп керемгә алданып хәзер авылның «үзен» дә бетереп барабыз шикелле. Дөрес, авыл үзе бар-барын. Тик анда элекке авыл жәмгыяте. авылча яшәү тәртибе генә тәмам таркалу хәлендә. Рухи халәт бик зәгыйфь, һәм әлегә ул көннән-көн зәгыйфьләнә генә бара. Шундый хәлгә төшүебез зур табыш китерүче аракы, сыра кибетләренең һәм ресторан-барларнын күпләп ачылуына да бәйле, билгеле.
Хәзерге нәшриятларда тәржемә әдәбиятка әһәмият бирелми, дидек. Нәтижәдә төрле телләрдә иҗат итүче әдипләрнең бер-берсе белән аралашуына да чик куелды. Бу хәл бигрәк тә үз мәмләкәтләрен булдырган элекке кардәш әдәбият вәкилләре белән араны өзүтә китерде. Болай дәвам итсә, тиздән без бөтенләй дә изоляциядә калачакбыз. (Әдәбиятка, телгә булган мөнәсәбәтләр үзгәрмәсе, мөгаен безне резервациядә үк калу көтәдер.)
Шушы ук дәвердә татар әдәбиятын башка халыклар укучысына җиткерү, башка телләргә тәржемә итү эше дә нык аксый башлады. Бу эшнең бөтенләй туктап торган еллары да күз алдында. Соңгы вакытта гына бераз кыймылдарга керештек шикелле. Рус теленә тәрҗемәләр әз-мәз күренгәли башлады. Кардәш милләтләрдән казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән һ. б бүген татар язучысының китабын кулга тотып караудан бөтенләй мәхрүм ителгән. Татарстанда яшәүче рус телле « кардәшләребезне н • хәле бераз җиңелрәк Хәзер алар өчен Казанда елына ике-өч китап тәржемә ителә. «Идель». -Казань» кебек рус телле журналларда да аерым тәрҗемәләр күренгәли. Бу жәһәгтән «Идель- журналының активрак булуын билгеләп үтәргә кирәктер. Ә Мәскәү нәшриятлары һәм журналлары әлегә безне танымый, тиң күрми. Чынбарлыкта без Россия Федерациясенә керүче төп халыкларның берсе саналабыз югыйсә. Сан ягыннан икенче урында торабыз бит.
Яна гасырга кергәч чәчмә әдәбиятны русча тәрҗемәдә бастырып чыгаруны әлегә ике дәүләт нәшрияты—«Мәгариф» белән Татарстан китап нәшрияты җайга салырга омтылалар сыман. Матур әдәбиятны рус теленә тәржемә итүчеләр сафына сәләтле яна көчләрнең килә башлавы да сөендерә. Мәсәлән. «Идель» журналы битләрендә Фаяз Фәизев. Гадел Хәеров. Гәүһәр Мәһдиева-Хәсәневаларның тәрҗемәләре ешрак күренә 142
башлады. Гәүһәрнен «Идель»дән тыш Мәскәүдә чыгучы «Современник» журналынia күренгәләп китүе дә сөендерде Сонгы вакытларда ул А. Гыйләжев. М Галиев. Р Зәйдулла һ. б. хикәяләрен. Ф Яруллиннын «Йөртә безне язмышлар» повестен рус телле укучы хөкеменә тапшырды Улым Булат Хәмидуллиннын тәрҗемәләре дә ешрак күренә башлады. 2001 елда ул Г Ахуновнын сонгы елларда ижат иткән өч повестен берләштергән «Тимерханның күргән-кичергәннәре» китабын. 2005 елда В Имамовнын «Казан каласы» романын нәшер итте. «Дәрдемәнд» фото-альбомын чыгаруда да тәржемәче буларак катнашты Ара-тирә анын хезмәтләре вакытлы матбугат битләрендә дә күренгәләп китә Сонгы вакытта Язучылар берлеге каршында теркәлгән Тәржемәчеләр секциясе эшендә актив катнашкан Наилә Краеванын да уңышлары күзгә ташланырлык. «Мәгариф» нәшрияты белән хезмәттәшлек нәгижәсенлә рус телле әдәбият сөючеләр хөкеменә анын тәрҗемәсендә Фатих Хөсни. Гариф Галиев хикәяләренен кечерәк тупламалары тәкъдим ителде Анын Айдар Хәлим белән җитди хезмәттәшлек итә башлавы турында да мәгълүмат бар Ишетеп белүемчә. Айдарнын бер китабы иңде анын тәрҗемәсендә басылган да Мәскәүдә яшәп ижат игүче Венера ханым Вәлиеваны әле санап үтелгән яшьләр рәтенә кертел булмый, билгеле. Әмма анын Тукай шигырьләрен дистә еллар дәвамында эзлекле рәвештә тәрҗемә итүен хупларга кирәктер
Шигырь тәрҗемәсенә килгәндә, бик авыр, бик катлаулы эш ул Шигъри сүз- җөмләне башка телгә зур төгәллек белән күчерү осталары бик сирәк очрый Бигрәк тә ике телне камил белүчеләр бик аз. Габдулла Тукай. Дәрдемәнд. Муса Жалил. Һади Такташ кебек олуг шагыйрьләребезнен ижади мирасын рус дөньясына танытырга җөрьәт иткән элекке шундый тәржемәче шагыйрьләрдән фәкать Вил Ганиев. Шамил Анак-Мәхмүдев. Равил Бохараев кына хәтергә төшә Аллага шөкер дип әйтик, бүген аларга алмашка икс гелне лә яхшы белүче Роза Баубекова-Кожевникова. Рөстәм Сабиров. Лилия Газизовалар килде Татар телле мохитга яшәгән, шигъри әсәрләрне бик теләп, яратып тәрҗемә иткән рус шагыйре Сергей Малышевны ла шушы төркемгә кертеп буладыр, мөгаен Ул хәзерге татар шигъриятен ин күп һәм оста тәрҗемә итүчеләрнең берсе иде Мәрхүм Марк Зарснкий да татар әдәбиятын, татар шигьриятсн үз итеп, рухи якын күреп эшләүчеләрдән булды Олуг шагыйрьләребездән Дәрдемәнд. Габдулла Тукай шигырьләре дә анын тәрҗемәсендә бик килешле итеп эшләнеп, рус телле укучыга тәкъдим ителде Чөнки сонгы ике автор (Сергей белән Маркны истә тотуым), тумыштан рус телле булсалар да. Мәскәү тәрҗемәчеләре кебек кемдер язып биргән подстрочникка таянып кына эш итмиләр, шигырьнең татарча янгырашын тоярга, сүз-җөмлә аралыгына салынган мәгънәви эчтәлекне тирәнрәк анларга тырышып тәрҗемә итәргә омтылалар иде Моими шулай икәнлеген М. Зарецкий белән китап нәшриятында бергә эшләү елларыннан яхшы беләм Берәр әсәрне тәрҗемә итәргә керешсә, ул анын эчтәлеген, янгырашын төгәл чагылдыру ниятеннән чыгып, бүлмәдәше Кыям Миңлебаен күрше бүлмәдәге РәИС Д.1У1ОН III.II l.nipi. \.ipp.lt ' *к>11 Һ 6 бС I.HI лр.Г 1.ГН1ЫП кнгышеп чьи ф иткән вариантларын каләмдәшләренә кат-кат укып күрсәтер иде Әтмәг каласында тагар мохитында күпмедер вакыт яшәп алган Мария Аввакумова да (Мәскәү г кайбер чордаш шагыйрьләренең әсәрләрен уңышлы тәрҗемә итеп, аларнын ил күләмендә танылуына үз өлешен кертте
Ике телне белмичә, фәкать сүзгә-сүз тәрҗемәләр (подстрочникгар) белән зш игүче шагыйрьләр еш кына шигырь эчтәлеген ярлыландыралар Атар формаль рәвештә шигырь юллары, сүз иҗекләре санын сакларга тырышкан була Ягъни тышкы формаль тәңгәллеккә омтыла Андый тәрҗемәләрдә еш кына шагыйрьмен укучысына әйтәсе, җиткерәсе фикере нык гадиләштерелә Тәрҗемә белән шөгылыәнүчегә ике тел мохитын да күпмедер дәрәҗәдә бетү кирәклегенә мисал итеп, әдәбият галимнәре еш кына Самуил Маршакнын бер тәрҗемә үрнәген кигерәләр У Шекспирның сонетларын тәрҗемә иткәндә ул. инглиз телен дә белүе сәбәпле, сонет тарга хас ундүрт юллыклар белән генә чикләнмичә, юллар санын арттырып тәржемә игә Шу г рәвешле рус гелендә сонетларның мәгънәви эчггалеген тулырак бирүгә ирешә «Анын
тарафыннан ин уңышлы тәрҗемә ителгән сонет егерме дүрт юллы булып чыккан. Ләкин моның өчен берәү дә аны гаепли алмый—шул рәвешле ул шигырьнең тулы эчтәлеген укучысына җиткерә алган», дип язалар әдәбият галимнәре. Ә үзебезнең милли телләрдән тәрҗемә итүче шагыйрьләрнең күпчелеге исә еш кына формаль тәңгәллеккә ирешү белән чикләнделәр һәм «Һади Такташ, Хәсән Туфан кебек шагыйрьләрнең катлаулы эчтәлекле шигырьләрен рус телле укучы кабул итәрдәй дәрәҗәдә эшләү бик авыр»,—дип зарланалар.
***
Тәрҗемә эшен оештыруга карата булган фикерләремне дә әйтеп үтим. Алда санап кителгән унышлар һәм ул унышка ирешкән тәрҗемәчеләр, нигездә, авторлар белән килешеп, алар белән еш аралашып эшләүчеләр булды. Соңгы ун-унбиш елда исә тәрҗемәгә карата мөнәсәбәт шактый сүрелде. Әйе, туксанынчы еллардан башлап андый эшне оештыруга жин сызганып тотынучы батырлар, никтер, күренмәде. Шушы дәвердә сайланган Язучылар берлеге идарәләре дә мәшәкатьле һәм күпмедер күләмдә акча тоту таләп ителгән ул вазифаны үтәүдән читләшергә тырыштылар шикелле. Күпмедер чыгым кирәклеге турында әйткәндә мин классик әдипләребез иҗатын пропагандалауны күздә тотып әйтәм. Алар инде үзләре рус, инглиз яки төрек телендә сүзгә-сүз тәрҗемә вариантларын эшләп бирә алмыйлар. Элек андый эшне оештыру бурычы Язучылар берлеге идарәсенә йөкләнгән иде. Шул йөкләмәне башкарып чыгу өчен дип Татарстан хөкүмәте ел саен билгеле бер күләмдә акча да бүлеп бирә иде. Хәзер әсәрен башка телдә чыгару һәр авторның үз эше дигән караш өстенлек итә. Ә бит татар йөзен ачардай матур үрнәкләр биргән, әмма классик әдипкә тиешле дәрәҗәгә формаль рәвештә ирешә алмаган, бүгенгечә иттереп әйтсәк, дәүләт бүләге иясе булмаган, халык язучысы яисә халык шагыйре исемен даулап йөри алмаган Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Хәсән Сарьян кебекләрнең иҗатын пропагандалау белән кем шөгыльләнергә тиеш? Әлбәттә, Язучылар берлеге идарәсе. Дөрес, андый жаваплылыкны Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре карамагына калдыру ягында торучылар да бар. Кем хаклыдыр, киләчәк үзе күрсәтер. Совет хакимияте дәверендә андый эшләр белән башлыча Язучылар берлеге идарәсе шөгыльләнә иде. Ә фәнни институт әдәби мирасыбызны барлап-туплап, тәртипкә китереп, үз телебездә нәшер итү бурычын үтәде. Ике оешмага да акчаны, мыскаллап кына булса да, Татарстан хөкүмәте бүлеп бирә иде. Хәзер исә бу изге эшләрне башкаруга милли җанлы иганәчеләрне дә җәлеп итү мөмкинлеге туды шикелле. Әнә бит Татнефть акционерлык җәмгыяте карамагында оештырылган «Рухият» фонды соңгы унеллыкта гына никадәр зур эшләр башкарып ташлады. Онытылып барган татар әдипләренең, татар галимнәре һәм җәмәгать эшлеклеләренен китапларын нәшер итеп, халыкка, китапханәләргә таратты. Андый мактаулы эшләрне оештыруда күренекле академигыбыз Миркасыйм Госмановнын өлеше дә зур. «Рухият» һәм «Жыен» фондлары нәшер итеп чыгарган милли әдәби-ижтимагый мирасыбызның байтагы аның кайгыртуы һәм оештыруы нәтиҗәсендә дөнья күрде.
Бүгенге көндә, бәлки, татар әдәбиятының ин яхшы үрнәкләрен рус, инглиз, француз, гарәп һ. б. телләргә тәрҗемә итү эше белән шөгыльләнердәй махсус бер төркем булдыру кирәктер. Тәрҗемәчеләрне табу, яллау, кирәк чакта сүзгә-сүз тәрҗемәләр булдыру, нәшриятлар һәм сәүдә оешмалары белән килешү төзү—хәзерге заманда булдыклы бер башкаручы төркем оештыруны сорый, минемчә. Ул төркем Язучылар берлеге кул астында яисә әлеге фәнни институт карамагында булырга мөмкин Ләкин аның алдына махсус бурыч куелган, эш планы бирелгән булырга тиеш. Чит телләргә әдәби мирасны тәрҗемә итүдә беркадәр тәҗрибәсе булган ПЕН үзәк тә читтә калмаска тиештер, шәт. Әмма турыдан-туры Татарстан хөкүмәте белән гамәли-финанс бәйләнеше булмаган бу җәмгыять төп вазифаны үтәүче була алмыйдыр, мөгаен.
Төрек кардәшләр белән бәйләнешкә мөнәсәбәтле берничә сүз өстисе килә. Сонгы вакытта Гөркия Жөмһүрияте белән арадашлык мөнәсәбәтләре күзгә карап үсә, кинәя кебек. Аларнын эшмәкәрләре, галимнәре безгә килгәләп йөри Безнен галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә аларда еш булалар Ара-тнрә әдәбият әһелләренә дә андый бәхет эләгеп куйгалый. Әмма арадашлыгыбыз әлегә. аеруча әдәбият өлкәсендә, еш кына коры сүзгә генә кайтып кала шикелле Бу жәһәгтән сәнгать әһелләребез бәхетлерәк—төрле фестивальләрдә катнашып, үз иҗатларын кардәш милләткә дә җиткерә алалар Ә менә татар китапларынын Төркиялә (төрекләрнекенен Татарстанда) басылып чыгуы хакында мәгълүмат бик аз. Житәрлск күләмдә эшләнмәгән эшне эшләнде дип әйтеп тору да читендер шул Ара-тирә анда, яшерен-батырын кемнәрдер үз әсәрләрен бастыргалаган икән, үзбәк кардәшләр әйтмешли, бик хуп Әмма безнен Габлерәхим Утыз Имәни. Әбелмәних Каргалый. Габделҗәббар Кандалыйларыбыз. Дәрдемәндләребез ижатын шул рәвешле генә чит-ят җирләрдә чыгарып булмастыр Монда төпле, нигезле оештыру кирәклеге көн кебек ачык Узган гасыр башларында ук Торкиянен әдәбият галиме Фуад Көпрелү тарафыннан иҗаты югары бәяләнгән Г Тукайнын әдәби мирасы анда сонгы тапкыр кайчан нәшер ителде икән9 Төрек кардәшләр илендә укыган заманда каләм тибрәтергә керешкән Дәрдемәнл, Фатих Кәрими кебек шәхесләребезнен ижаты белән анда кем дә булса танышмы икән9
Юл унаеннан гына булса да әйтеп китәсе килә-күренекле һәм классик әдипләребезнен чит төбәкләрдә, бигрәк тә милли республикаларда һәм чит илләрдә басылган китаплары еш кына Казанга килеп җитми Мондый хәл хәтта оештыру эшләре шактый ук җайга салынган Совет хакимияте дәверендә дә очраштыра иле Урта Азия республикаларында йөргәндә андый басмаларны барлап, табылганнарын биштәремә төяп кайткалаган чакларым сш булды. Олуг язучыларның юбилейларын үгкәргәндә. күргәзмәгә куярга дип. аларны миннән алып та торгаладылар. Үзем дә шундый берничә китапны Милли музейга да. Казан мнллн-мәдәни үзәгенә лә бүләк итеп тапшыргаладым. Кайбер китаплар әле дә үземдә саклана (Бу җәһәттән мәрхүм Тәүфикъ Әйди күпкә өлгеррәк булды, тугандаш төрки телләрдә басылган китаплар санынча анык китапханәсе күпкә бай иде.)
Ә үзебез бүген төрек әдәбиятын беләбезме9 Аны үзебездә пропагандаларга әзерме без? Юктыр, мөгаен. Мәрхүм Тәүфикъ Әйдинен төрек-татар әдәбият тары аралашлыгына багышланган җитди бер хезмәте «Казан утлары» журналында басылып чыккан иле. Аны һәм шуна тартым хезмәтләрне китап киштәләренә куярлык, китапханәләргә таратырлык итеп, аерым бастырып чыгару да кирәктер, мөгаен
Торск кардәшләребез сонгы вакытта барлык кыйтгалардагы төрки кавемне бик сөендерде төрек әдибе Орхан Памук Халыкара Нобель бүләге лауреатлары исемлегенә кертелде Ә без ул әдипне беләбезме сон9 Әсәрләре бездә басыламы ’ Юк бит Безгә аларны турыдан-туры авторнын ана теленнән күчереп нәшер итү зарур Былтырларда рус Йортташларыбыз русча бастырып чыгарган нөсхәләрдән түгел Төрек телен яхшы үзләштергән осталарыбыз бар ич бүген Мәсәлән. Асия Рахимова инде шундый берничә китапны тәрҗемә итеп бастырып чыгарды Дөрес, саф төрек әдәбияты үрнәкләрен түгел, үзебезнен анда барып сыенган милләтгәшләребезнекен Шул ук эшне оста башкарып чыгарга сәләтле яэучыларыбы шан Азат Ахунов Рөстәм Сүлти, Чулпан Зарипова кебек, төрекчә бслүчеләребез лә байтак хәзер Ул эшне фәкать оештырып җибәрү генә сорта
Галимнәребез бәян итүенчә, узган гасыр башында җирле рус зыялылары арасында татар әдәбияты белән кызыксыну арта Казанда керәшен мәктәбендә гагар теле дәресләрен укыткан Николай Ашмарин 1901 елда «Очерки литературной
деятельности татар-мухамедан в 1880-1895 г. г» дигән китабын бастырып чыгара Ул китап сонрак. 1913 елда Рәмиевләрнен -Вакыт» басмаханәсендә (Оренбург) үз телебездә дә кабат басыла. 1906, 1908 елларда «Волжско-Камская речь» газетасында Сәгыйть Рәмиев иҗатына багышлап ике мәкалә урнаштырыла, шигырьләре басылып чыга. Мәсәлән, С. Рәмиев иҗатын тирәнтен өйрәнгән галим Ш. Садретдинов анын турында беренче мәкаләне татар авылында үскән поляк Альберт Пинкевич, икенчесен Г Коләхмәтов яза, дип белдерә. Шул ук Пинкевич шагыйрьнең «Тан вакыты», «Мин», «Син», «Ул» шигырьләрен тәрҗемә итеп тә рус дөньясына чыгарган икән («Татар әдәбияты тарихы, 3 том, 172-183 битләр). Ул газетанын кайбер саннарында яңа басылып чыккан китаплар исемлеге дә китерелгән икән Ш. Садретдинов 1908 елгы шундый бер исемлектә С. Рәмиевнен «Низамлы мәрәсә» китабы чыкканлыгы турында мәгълүмат теркәнгәнлеген дә күрсәтә. Ул исемлекләрдә тагын кемнәрнең исемнәре аталган, кемнәрнең чыккан китаплары турында хәбәр ителгән икән сон?
Шул чорның рус газеталарыңда Габдулла Тукай иҗатына да мөрәҗәгать ителә, дигән сүзләр дә булгалады. Ләкин үзе исән вакытта басылып чыккан тәрҗемәләре һәм иҗатына бәя биргән язмалар турында әлегә язма мәгълүмат юк шикелле, һәрхәлдә, миңа андыйлар очрамады. Ә шагыйрьнең вафатыннан сон шул ук тел белгече Николай Ашмаринның үзе укып чыккан институт бастырган бер җыентыкка «Шүрәле» поэмасын 1914 елда тәкъдим иткәнлеге турында хәбәрләр бар Ашмарин укыган «Лазарев исемендәге шәркый телләр институты»н 1827 елда Мәскәүдә Еким Лазаря н дигән бер әрмән морзасы ачкан була. XX гасыр башына чаклы эшләгән ул институтны байтак кына мәгълүм шәркыять галимнәре тәмамлыйлар. Шул институтны тәмамлаган татарлар да бар. Әйтик, И. Рәми белән Р Даутов төзеп чыгарган «Әдәби сүзлек»тә анда Габдулла Гыйсмәтинен укыганлыгы әйтелә. Г. Гыйсмәти 1913 елда С.-Петербургта оештырылган «Г. Тукай стипендиясе* фонды исәбенә анда белем ала. Шул институт нәшер иткән җыентык һәм журналларда татарларга багышлы хезмәтләргә дә урын бирелгән булса кирәк. Ләкин ул хезмәтләр әлегә безнең әдәбият галимнәре тарафыннан тәфсилләп тикшерелмәгән бугай
Шул ук 1914 елда Г. Тукайның «Пар ат» шигыре, инглиз теленә тәрҗемә ителеп, Лондонда чыгучы «Рашен ревью» («Россия хәбәрләре») журналында дөнья күрә Рус телендә берничә шигыре тупланган тәүге китабы 1920 елда Ташкент шәһәрендә басыла. Ул «Избранные стихи» («Сайланма шигырьләр») җыентыгына кергән шигырьләрне Сергей Есенинның якын дусты шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемә иткән. Тирән эчтәлекле, күләмле кереш мәкаләне ул вакыттагы Төркестан автономияле республикасының мәгариф комиссариаты хезмәткәре Ибнеәмин Янбаев язган. Ә 1921 елның октябрь аенда исә Казанда, рәссам һәм шагыйрь Павел Радимов тәрҗемәсендә, бөек шагыйребезнең икенче русча китабы «Разбитая надеҗда» («Өзелгән өмет») басылып чыга.
Шул традицияләрнең, күпкә арттырылып һәм үстерелеп, хәзер дәвам иттерелүен генә телисе кала.