ТАТАР ҖЫРЫ-ЙӨЗ ЕЛ ЭЛЕК...
Билгеле булганча, жыр сәнгате татар халкының тормышында элек-электән зур урын алып тора Кайда гына янгырамый безнен жырлар' Радио, телевидение аша миллионлаган тыңлаучыларга ишетелә, күпсанлы тираж белән дисклар рәвешендә сатуга чыга Нинди генә жырлар юк та. нинди генә башкаручылар юк Башкаручыларның һәрберсе бүгенге эстрада аша зур тормыш сәхнәсендә үзенең урынын эзли. Зур концерт заллары, мәдәният сарайлары авыл клубларымы, сонгы елларда гаять модага кереп киткән рестораннар төнге клуб сәхнәләре, дискотекалармы—бүген болар барысы да популяр музыка өлкәсендә эшләүчеләрнең ижат мәйданына әверелеп бара Ә төрле юбилейларда, туйларда һәм банкетларда жырлау кайбер жырчыларыбызнын төп кәсебенә әверелүе бүгенге көн татар жыры һәм музыкасының бер чагылышы лип кабул ителә
Шаулап, гөрләп кайнаган бу попмузыка казанында татар эстрада жыры үзенең төп эшен башкара—ул күпсанлы кулланучыларның күңелен ача билгеле Сорау туа татар эстрадасында күнел ачу музыкасының барлыкка килүе кайсы вакытларга карый икән сон7 Концерт эшчәнлегенен. башкаручанлыкнын башында нинди үзенчәлекләр булган7 Нинди жырлар яңгыраган һәм ин кызыклысы—ул жырларны кемнәр башкарган7 Музыка жыр сәнгате—вакыт киңлегендә янгыравышлы сәнгать Йөз ел элек халкыбыз тыңлаган көй һәм жырлар. аларны башкарган жырчылар турында ниндидер фикер йөртер өчен без. әлбәттә, төрле чыганакларга мөрәжәгать итәргә тиешбез
Бу чыганакларның ин мөһиме, ниндидер могжиза аркасында сакланып бүгенге көнгә кадәр килеп житкән йөз еллык граммофон тәлинкәләре Бик аз санлы ул тәлинкәләр хәзерге көндә кадерләп саклана торган антиквариатка әйләнделәр Мин бу мәсьәлә белән житди кызыксына башлагач. Казанда яшәгән кайбер зыялылар кулында шундый тәлинкәләрнең барлыгын ачыкладым Аларнын берсе—Татарстан милли китапханәсендә эшләгән Айрат әфәнде Заһидуллин
Ул үзенен коллекциясен күрсәтте, ә мин бу очрашудан сон кыйммәтле тәлинкәләрдә язылган жырларны тизрәк янгыратыр өчен антиквар кибетләрендә патефон эзләп йөри башладым Яхшы сыйфатлы бер портатив уинаткычны мин Уфаның бер кибетендә табып. Казанга алып килдем Беренче тапкыр граммофон тәлинкәләрен кулга алып, анда язылган жырларны көйләрне тыңлап, жырларнын. башкаручыларның исемен укып, сөйләп бетерә алмаслык хисләр кичердем кат-кат тыңладым. шаккаттым Патефонның очлы энәсеннән чыккан ниндидер кыштырдау, шытырдау аша минем колагыма татар монынын йөз еллык сулышы килеп кагылды сыман Скрипка, гармун моңнары төрле жырчылар башкарган жыр аһәңнәре мина Тукай ‘Сәйяр Шэрекъ' клубы вакытларын бүгенге көн белән бәйләгән кебек тоелды Октябрь революциясенә
кадәрле граммофон дөньясының торышы, ул чор музыкасынын меңәрләгән тираж белән чыгарылуы, аны төрле милли басмаларда рекламалау, ул тәлинкәләргә кергән жырлар һәм көйләрнең каталоглары булу—болар барысы да куп нәрсә турында сөйли.
Әлбәттә, йөз ел элек, халкыбызның узаны уяну дәверендәге бай күренешнең бер чагылышы булган граммофон музыкасы буш урында барлыкка килмәгән. Беренче чиратта моның нигезе—XIX гасыр азагы XX гасыр башында илдәге барган соииаль-икътисади хәлләр, татар халкының рухи дөньясында барлыкка килгән үзгәрешләр белән бәйле булган янарыш чоры. Бу дәвер яңа буржуаз мөнәсәбәтләрнең барлыкка килүе, мәгърифәтчелек идеологиясен формалаштырган сәләтле көчләрнең дөнья мәйданына чыгуы белән характерлы. Йөзәрләгән еллар хөкүмәт белән ризалыкта яшәп, мөселманнар арасында үзләренең тыныч, салмак тормышларын алып барган борынгы сәүдәгәрләр династияләренең вәкилләрен, әйтик, Апанаевлар. Азметьевлар. Бурнаевлар. Юнысовларны алмаштырып, яна типтагы коммерсантлар килә: Галиевлар. Галикәевлар. Казаковлар. Сәйдәшевлар. Аларнын күбесе чыгышлары белән авылдан булып, үзләренең сәләтләре, тырышлыклары аркасында бик зур байлыкларга ия булалар. Барысы да диярлек рус телен бик яхшы беләләр, рус сәүдәгәрләре һәм промышленниклары белән тыгыз элемтәдә булалар Хөсәенов. Казаков һәм Сәйдәшев кебек эшкуарлар чит илләрдә үзләренен контораларын ачалар. Мөселман мохитенә ниндидер дәрәжәдә тугры булган бу яңа тип эшкуарлары татар халкы тормышыңда ныклы яшәгән ислам традицияләрен заманга яраклаштыруга, якынайтуга шактый көч салалар. Гаспринский. Рәмиев. Максуди. Алмаев һ. б. кебек бай сәнәгатьче зыялылар Европа илләренә сәяхәт кылып, андагы көнбатыш цивилизациясенең тәҗрибәсен өйрәнеп, үзләренең бу сәяхәтләре турыңда төрле фәһемле китаплар бастырып чыгаралар. Татарлардан чит ил университетларында укучылар да аз булмый.
Капитализмның үсүе һәм милли буржуазиянең барлыкка килүе татар мәгърифәтчелегенең тууы, аның үсеше белән бик нык бәйле. Бу бәйләнешнең нәтиҗәсе булып татар җәмгыятендә прогрессив омтылышлы җәдитчелек дип аталган хәрәкәт барлыкка килә.
Шәһәр мәдәнияте кысаларында татар профессиональ музыка традицияләренең формалашуы нәкъ шул үзгәрешләр чорына. XX гасыр башына туры килә. Бу традицияләрнең барлыкка килүен күрсәткән берничә үзенчәлекне билгеләп китәргә кирәктер. Беренчедән, ул чорда күпмилләтле халык яшәгән шәһәрдә (монда Казаннан башка Уфа. Оренбург. Троицк. Уральск. Сембер кебекләрне дә күздә тотарга кирәк) татарларның төпләнеп, бер төп бистә булып яшәүләре. Икенчедән, шәһәр татарлары арасында кискен рәвештә социаль бүленү һәм аның нәтиҗәсендә ачык рәвештә чагылган мәдәни кызыксынулар, куллануларның аермалы булуы. Өченчедән, дини рухани контрольнең йомшара төшүе нәтиҗәсендә татарлар тормышында либераль мөнәсәбәтләрнең урнашуы. Дүртенчедән. Европа кыйммәтләрен эченә туплаган рус мәдәниятенең тәэсир көче.
Казан шәһәре, билгеле булуынча, ике өлешкә бүленгән була. Кабан күле һәм Болакның бер ягында руслар, икенче ягында татарлар тора, һәрбер як үзенә генә хас булган тормыш-көнкүреше, дине, менталитеты белән яши Шәһәрнен рус өлеше элек-электән бай музыкаль тормыш эчендә кайный. Театрлар эшли, данлыклы опера җырчылары, музыкантлар иҗат итә. гастролерлар килә. Татарларның менә шул рус музыкаль тормышы белән кызыксынуы арта. Ул чорда Казан операсына татар тамашачыларының йөрүе дә бер прогрессив күренешкә әверелә. Опера театры репертуарында көнчыгыш мотивлары белән сугарылган сәхнә әсәрләре урын ала. Бу беренче чиратта театр эшлеклеләренен актив рәвештә татар тамашачысын җәлеп итү теләгеннән чыгып та эшләнелгән, күрәсең. Хәтта кайбер операларның, әйтик. Князь Игорь нең либреттосына татарча аңлатмаларның бастырылуы да билгеле.
ХХ гасыр башы татар милләтенең югары катлам кешеләренең тормыш-
көнкүрешенә хас булган әһәмиятле үзгәрешләр барлыкка килә Бай кешеләрнен йорт интерьерларына Европанын мәдәни тормышы белән бәйле булган әйберләр килеп керә рояль, граммофон төрле механик музыкаль тартмалар Өй шартларында фортепианода, гармунда, мандолинада уйнау, башка халыкларның көйләренә, җырларына булган кызыксыну үз чиратында татарлар өчен музыканы профессиональ дәрәҗәдә үзләштерү мөмкинчелеген ача Бу инде иҗатка һәм кониерт башкаруына алып бара Татарлар арасында Европа үрнәгендәге профессиональ белем алган музыкантларның килеп чыгуы да шул чорга карый Аларнын чыгышы күбесенчә бай гаиләләрдән була Скрипкачылар Исмәгыйль Аитов. Барый Кэримов. Вәли Апанаев. флейтада уйнаучы Мансур Солтанов башкару белән укыту эшен дә бергә алып баралар
Революциягә кадәр күпмилләтле Казан халкынын югары катламы, әйтеп үтелгән опера һәм классик концертлар белән кызыксынудан башка, шул чорнын үзенчәлеге булган, әлеге катламны канәгатьләндерүче күнел ачу музыкасы н да үз итеп кабул итә. Ул гына да түгел, бу демократик музыканы шэһэрнен башка катлам халкы да читкә какмый 'Күңел ачу музыкасы шул чорда эшләп килгән рестораннарда, кабакларда, паркларда, пароходларда һ 6 җирләрдә янгырый Ә бу жинел музыканы халыкка җиткерүчеләр кемнәр сон7 Монда без бер мөһим әйбергә тукталып китәргә тиешбез Татарларда профессиональ музыка сәнгатенең барлыкка килүен, гадәттә. Октябрь революциясеннән сонгы чор белән бәйлиләр Бу беренче чиратта Европа үрнәгендәге профессионализмга кагыла Ә бит. бу үрнәктә белем алган профессиональ музыкантлар белән беррәт гән, революциягә кадәр татарлар арасында, борынгы традицияләрне дәвам иткән халык музыкантлары һәм җырчылары да үз эшчэнлекләрен алып баралар Аларнын үзенчәлекле сәнгатен без авыз ижаты традицияләрендәге профессиональ сәнгать дип билгелибез Бу профессионалларның үзенчәлекле башкаруы төрле ярминкәләр һәм базарларның эшчәнлеге белән тыгыз бәйле Казанда. Идел буе һәм Урал якларында элек-электән уздырыла торган, бик күп төрле милләт кешеләрен үзенә җыйган бу ярминкәләр татар башкаручылары өчен үзенә күрә мәдәни учак ролен үтәгәннәр. Борынгы заманда сату-алу. базар кысаларында үткәрелгән күнел ачу чаралары өчен, анда чыгыш ясаган һәм ярышкан музыкантлар, җырчылар өчен махсус мәйданнар, биналар ачык сәхнәләр куелган була Болгардагы "Зур базар чорларыннан килгән бу традиция сонрак Казанга, шуннан Мәкәрҗәгә һәм Түбән Новгородка күчкән шулай ук Минзәлә. Бөгелмә. Ирбит (Эрбет). Петропавловск. Актүбә Һ6 шәһәрләрдәге ярминкәләрдә туктамыйча яшәп килә Базарлар һәм ярминкәләр музыкантларның, җырчыларның иҗади үсешен билгеләгән Бу өлкәдә эшләгән музыкантлар, скрипкачылар Гайсә Мәкәрҗә. Ончы Фәхри Мөхәммәтша Мостафин, Гыйльметдин Ижбулдин. гармунчы-жырчы Мирфәиз Бабажанов җырчы Мәрьям Искандарова кебек күренекле башкаручыларның исемнәре тарихка кереп калган Истәлекләргә караганда, алар башкарган татар милли репертуар да. башка милләтләрнең җыр һәм көйләре дә бердәй уныш белән тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә XX гасыр башында менә шундый башкаручылар профессиональ эшчәнлек белән актив шөгыльләнә башлыйлар Алар уйнаган, җырлаган җирләр ярминкәләр базарлар гына түгел ә югарыла искә алынган рестораннар, парклар, трактирлар, чәйханәләр клублар ачык (түләүле) кичәләр һәм театр Берәүләрне анда акча эшләү тартса икенчеләрне музыкага, жыр-монга булган мәхәббәт алып килә Үткән гасыр башындагы шәһәр музыкасы өлкәсендә барлыкка килгән әлеге күренешкә аерым туктап китәргә кирәк Ул да булса, милли концертлар оештыру һәм аларны үткәрү татарлар яшәгән төбәкләрдә гастрольләрнең җанлануы Музыкантлар һәм җырчылар оештырган концерт эшчәнлеге матди чыганак кына булып калмый ә милләт тарафыннан татар мәгърифәтчелегенең яна бер формасы буларак та кабул ителә Ләкин шунысын әйтеп китәргә кирәк, публика өчен ачык концертлар оештыру бик күп каршылыкларга очрый Реакцион дин әһелләре һәм патша жандармериясе тудырган бу каршылыкларны бик көчле ихтыярлы
чын мәгънәсендә милләт өчен янган, анын мәдәниятенең, жыр-монынын яшәргә хокукы барлыгын һәрчак әйтеп килгән кешеләр генә жинеп чыга алгандыр.
Безне аеруча кызыксындырган әйбер—шәһәр музыкасындагы янарыш. төрле үзгәрешләр чорында жыр сәнгатенең торышы. Бу проблеманы ачыклаганда без. әлбәттә, үткән гасырның башында үзләренең эшчәнлеге белән милләт тарихында урын алган жырчыларыбызнын ижатын һәм тормышын, аларнын репертуарын һәм аларнын халык арасындагы популярлыгын күздә тотабыз. Бүгенге көндә билгеле булган һәм шулай ук гасыр барышында бөтенләй онытылып, югалып калган татар жырчыларынын исемнәрен искә алып китү кирәктер Бу жырчылар: Камил Мотыйгый. Фәттах Латыйпов. Мирфәиз Бабажанов. Газиз Әлмөхәммәдев. Ибраһим Адамантов. Хөсәен Йосыпов. Сәлахетдин Гаязетдинов. И. Галиәкбәров. Хатын-кыз жырчылардан—Абруй Сәйфи. Мәрьям Искәндәрова. Хәдичә Позднякова. Фатыйма Моратова. Хәдичә Гимбитская, Фатыйма Гомәрова, Әминә Бәхтизина. Бу жырчылар башкарган җырларның халык арасында популярлашып китүе XX гасыр башында граммофон музыкасының Россия күләмендә киң колач жәеп таралуы белән дә бәйле. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган граммофон тәлинкәләрендәге жырлар һәм көйләр безгә шул чордагы жыр сәнгатенең торышы турында байтак мәгълүмат бирә.
Монда бераз читкәрәк китеп язучы, драматург Г. Исхакыйнын музыкага, жырга кагылышлы бер киңәшен искә алыйк. Яшь буынга милли тәрбия бирү күзлегеннән чыгып ата-аналарга, өлкәннәргә әйтелгән ул. "Белсәнеэ, татар көйләрен көйләнез. ерланыз. Белмисез икән. Казаннан матур көйле пластинкалар алдырыңыз. Граммофонмы. башкамы, музыка коралы алыныз... Милли музыкага ерларга өйрәтеңез.. . Бу мисал XX гасыр башында граммофон музыкасының шәһәр көнкүрешендә мөһим урын алып торуын тагын бер тапкыр дәлилли.
Кызганычка каршы, танылган жырчылардан булган К. Мотыйгый һәм Ф. Латыйповларның язмаларын миңа тыңларга туры килмәде. Шулай да кайбер чыганакларга таянып шуны әйтергә кирәк, ул чорда К. Мотыйгый- Төхфәтуллин башкаруында байтак кына жыр тәлинкәләре чыгарылган була. “Казан татарлары җырларының исемлеге. 1912 елның ноябре дигән рус телендә бастырып чыгарылган мәгълүматлар китабында жырчының Корсын балам, бу кала". Гайшә", “Сәлим бабай". “Кызлар хәле җырлары искә алына. Язучы Әхәт Гаффар. үзенең бер мәкаләсендә. 80 нче еллар уртасында К. Мотыйгыйның бер тәлинкәсен тынлаганан соң туган уй-тәэсирләре турында яза. Анда ул. җырчы башкарган “Тотса мәскәүләр якаң (Г. Тукай сүзләре). “Мәхбүс Шәһзадә" (Г. Камал сүзләре) җырларын да искә алып уза. Амур граммофон рекордъ (Пишущий Амур) жәмгыяте тарафыннан яздырылып. Рига шәһәрендә Граммофон" ширкәтендә эшләнгән сыйфатлы, төсле рәсемле граммофон тәлинкәсеннән яңгыраган татар халык ижаты җәүһәрләреннән булган Тәйшә" җырының тәэсире турында аеруча җылы итеп яза әдип Шунда ук Ә. Гаффар бер мөһим әйбергә басым ясап үтә Арада Г Тукайның үткер шигыренә чыгарылган җыр җырлану (“Тотсын мәскәүләр якаң") К. Мотыйгый- Төхфәтуллинны сәнгатьтә. Шаһит Әхмәдиев әйтүенчә, һич тә талымсыз, зәвыксыз итеп сыйфатламый. Киресенчә, бу—анын үтә зәвыклы, чын милли сәнгать әһеле икәнлегенә дәлил". Күренекле галим И. Рәминең Әдәби сүзлеге ндә без 1910-1913 елларда Пате граммофон ширкәтендә Г Тукай әсәрләре буенча язылган пластинкалар сериясе чыгарылуы һәм анда К. Мотыйгый башкаруында Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?'. “Кемне сөяргә кирәк". Эштән чыгарылган татар кызына ("Зиләйлүк көенә). Ләззәт вә тәм нәрсәдә?’. Мәгъшукамә (мәхәббәт шигырьләре) җырлары булуы турында мөһим мәгълүмат табабыз.
Инде турыдан-туры граммофон тәлинкәләрен барлауга күчик. Мин иң башта югарыда искә алынган җырчы-гармунчы Мирфәиз Бабажановнын (1867-1942) язмаларын тыңладым. Халык телендә Троицкий Мирфәйзә кушаматы белән билгеле бу җырчы Оренбург губернасындагы Троицк шәһәрендә яшәгән Чыгышы белән Урта Азиядән булып, татар музыкасына кереп киткән шәхес.
'Хәтердә калган минутлар әсәренең бер эпизодында Сәйфи Кудаш жырчыга кагылышлы фактны искә алып яза. Казах даласында язучы бер акын белән очраша Сөйләшергә бик яраткан бу акын һәр елнын жәендэ Троинкига барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы жырлары белән билгеле булган жырчы Мирфәиз Бабажановнын кымызханәсендә бераз үлән (жыр) әйтеп кайта икән . С. Кудашнын кызы Сөембикә ханым белән бер очрашканда ул мина элек әтисенең пластинкалары арасында М Бабажановнын да язмалары булуы турында әйтеп үтте
Җырчының кымызханә тотуы заманында аның хәлле кеше булуы турында сөйли Кымыз эчемлеге тәкъдим ителгән бу залнын идәненә гадәт буенча киез паласлар, көрпәләр түшәлгән, уртасында зур табын Кымыз эчәргә, әңгәмә корырга, уен-жыр тыңларга килүчеләр кичләрен шунда җыелып кемнен хәле ничек, шулай сыйланганнар. С. Кудаш искә алган акын кебек башка халыкларның музыкантлары, курайчылар да бу кымызханәдә барган мәҗлесләрдә үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп китә икән Кымызханә хуҗасы үзе дә җырлавы уйнавы белән күнел ачуда катнашкан Шунысын да әйтергә кирәк М Бабажанов еш кына төрле ярминкәләргә барып, анда чыгыш ясый Күренекле актер, режиссер Г Кариевнын Г Тукай турындагы истәлекләрендә М Бабажановнын эшчэнлегенә кагылышлы кызыклы бер мәгълүмат бирелә Түбән Новгородтагы “Мәкәрҗә вакытында "Двухсветная кунакханәсендә идарә иткән Тимерша Соловьев татар театры артистлары һәм Г Тукай катнашындагы концерт программасын ярминкәгә килеп ресторанда ашап эчкән байларга, сәүдәгәрләргә тәкъдим итә. Эшләр җайланып китеп, артист халкының тамагы туя башлап бер атна вакыт үткәч, "гөнаһ шомлыгына каршы, әллә кайдан бер гармунчы мишәр килеп чыкты Ул гармунчы мишәр дә Тукайнын капельмейстерлыгы тәхтенда без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунны әйттерә, үзе уйнаганда, хатыннар тавышы берлә мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый башлады Бу мишәрнең һөнәре халыкка тагы да ошады булса кирәк халык шатлыгыннан урынында тора алмыйча, төрлечә үзенең шатланганын изһар итәргә тотынды Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме, урындыклар берлә дөбердәтүләр кирәкме, хасил, бөтен “Двухсветная ду куба иде Бу мишәр безгә караганда да ун өлеш артык муаффәкыять казанды Бәгъзе танышлар безнен янга килеп, безне үртәгән сыман, шатлыкларын белгертеп: Йөзе кара, шәп җырлый бит. ә?"—дип. сөаль биреп китәләр иле. Бу гармунчыны халык шулкадәр яраткач. Тимерша әфәнде дә аны Мәкәрҗә буена җырларга алды Күренекле китапчы галим, библиограф И Рәминең Әдәби сүзлеге ндэ китерелгән бер истәлек безнен өчен аеруча игътибарга лаек “ 1913 ел Мәкәрҗә ярминкәсе Хөсәенов подворьесе аталган чәйханә залы Урта яшьләрдә булыр, мәһабәт гәүдәле берәү эстрадага чыкты Өстендә ыспай гына билле бишмәт Ясалма энҗелән чиккән кәләпүш Чалбар балагын читек кунычы өстеннән салындырган Сакал мыегы да саф мөселманча төзәтелгән Әгәр кулында гармуны булмаса. бу бай абзый сәхнәгә ни өчен чыкты икән дип уйлар иден Сүз юк. оста уенчы, моңлы уйный Әле ул җырларга да тиеш Бу чаклы дәү кешедән чыккан тавыш бу залга сыяр микән дип уйлыйсын Менә гармунга кушылып жырлап та жибэрде ул
Кшюдер ю карван. һай киюдер
Үрганечтан my.’e.i. Хивадан
Сулышы иркен, инде тавышы Ничек дип әйтергә дә белмим Ирләр тавышы түгел, хатын-кыз тавышына да охшамый Тенор да түгел Мин ул тавышны ничек дип атарга да белмим Бу уенчы жырчы— Троицкий Мирфәйзә дигән атаклы Мирфәиз Бабажанов иле Халык арасында йөргән риваятьләргә караганда М Бабажанов үзе дә күп көйләр ижат иткән Бу турыда С Габәши үзенең “Татар музыкасы " мәкаләсендә әйтеп уза
Бу көйнең инструменталь вариантын А Ключарев үзенен Татар халык жырлары" китабында (1 кисәк) китерә Ул анда "Троицк Мирфәйзә исеме
белән бирелгән. М. Бабажановнын җырлавыннан һәм уйнавыннан алынган язмаларны Рига шәһәрендәге "Сирена грандъ рекордъ граммофон ширкәте үзенең тәлинкәләре аша кулланучыларга тарата. Жырчы-гармунчынын сакланып калган берничә язмасы гына да аның иҗатын күз алдына китерү, аны ачыклау, аңа характеристика бирү, эзләнү һәм өйрәнү юлында ышанычлы чыганак булып калалар. Ул язмалар арасында М.Бабажановнын гармунда башкарган “Гыйззелбәнат" (N 7025) һәм Сатыра енгә (N7024) көйләре игътибарга лаек. (Күрсәтелгән N-лар граммофон ширкәте чыгарган каталогтагы жыр һәм көйләрнең тәртип саны) Бу язмаларда гармунчы-музыкант татар халык көйләреннән булган "Гыйззелбәнат ны бик моңлы, тирән хис белән язып калдырган.
Җырчы-музыкант башкаруындагы халык җырлары теркәлгән ике тәлинкә безнең өчен аеруча кадерле Сирена грандъ рекордъ граммофон ширкәте чыгарган бу тәлинкәләрдә М. Бабажанов тарафыннан дүрт жыр яздырылган Беренчесендә татар халык җырларыннан "Фазлуш" (N7002) һәм Карлыгач (N7003). икенчесендә Саҗидә көе (N7006) һәм Кашы кара (N7007). Бу язмалар жырчы-музыкантның үз уенына (гармунга) кушылып җырлавыннан алынган. Минутына 78 тапкыр әйләнгән тәлинкәләрдәге җырларны тыңлаганда, күз алдына И. Рәминең югарыда китерелгән истәлегендәге үзенчәлекле жырчы образы килеп баса. Тирәнерәк уйлап карасаң. XX гасыр башында калкып чыккан татар эстрадасының үзенчәлекләрен үзенең иҗатында чагылдырган беренче карлыгачлардан булмагае, бу Троицкий Мирфәйзэ91 Жырчынын тышкы кыяфәтендәге эксиентрикасы. башкару манерасы, репертуары һәм анын гастроль тормышы—болар барысы да шуңа ишарәли.
Сирена грандъ рекордъ ширкәте тиражлаган тәлинкәләрдә ул чордагы җырчылардан Сәлахетдин Гаязетдиновнын җырлары да теркәлгән "Йосыф— Зөләйха көе’ (N12124) һәм Катаржан көе (N1325) жырлары язылган бер тәлинкәдә, башкаручының "известный татарский певец и гармонист булуы турында белешмә күзгә чалына Жырчынын тавышы да. М Бабажанов планындагы, югары регистрда яңгыраган специфик тавыш. Жырлар үзләренең эмоциональлеге, оригиналь яңгырашлы булулары белән хәтердә калалар
Монда бер әйбергә басым ясап китү кирәк. Сакланып калган язмаларны тынлап, аларны анализлаган вакытта, шәһәр көнкүреш музыкасындагы бер кызыклы күренеш игътибарны җәлеп итә Кайбер ир-ат җырчыларның тавышлары, нигездә, югары регистрда берникадәр ясалма, кычкырыбрак һәм ярым—фальцет катыш "чинабрак" яңгыраган, шул ук вакытта, хатын-кыз тавышларына да бераз охшаган үзенчәлекле тембрдан тора (югарыда искә алган жырчынын халык арасында Мирфәиз исеме белән түгел, ә Мирфәйзә кушаматы—хатын-кыз исеме белән танылуы да шунын белән бәйледер). Кайбер Көнчыгыш илләрендә һәм Кытайда борынгы чорлардан ясалма югары тавыш белән жырлау профессиональлекне күрсәткән бер күренеш итеп кабул ителгән. Борынгы Рим бәйрәмнәрендә музыканың ясалмалыгы күп очракта жырчылар һәм музыкантлар тарафыннан бай катлам кешелэренен таләпләрен канәгатьләндерү күзлегеннән чыгып эшләнелүе тарихта билгеле. Үзләренең хуҗаларына ярарга тырышып ир-ат жырчылар хатын-кыз тавышы белән генә түгел, хәтта балалар тавышы белән җырларга да әзер булганнар. Борынгы Мисыр музыкаль традицияләреннән килгән табигый булмаган җырлау сәнгатенең әлеге чорларга тиклем сакланганы да билгеле. Мисырда мондый ясалма тавыш белән җырларга өйрәнү өчен бик күп укырга туры килгән. Табигый булмаган тавыш белән жырлау башкаручының абруен төшерү түгел, киресенчә, бермә-бер күтәргән генә. Шулай итеп, ясалмалык сәнгатьнең бер мөһим сыйфаты булып саналса, натураль яңгыраш түбәнлекне күрсәткән. Бер япон әйтеме болай яңгырый "Табигый тавыш белән йөк ташучы гына жырлый
Безнең очракка килгәндә, кайбер чыганаклардан билгеле булуынча, мондый ясалма җырлауны, бу күренешне тәнкыйтьләүчеләр элегрәк ниндидер бер кимсетү, мыскыл итү. шундый тавышлы җырчылар өстеннән көлү мөнәсәбәтен
белдереп. адар кастратлар булган икән, имеш дигән хаксыз бәя биргәннәр Искә төшереп китәргә кирәк. Европанын жыр сәнгате тарихында жырчы кастрат лар ижаты итальян музыкасы, анын операсы белән бәйле була һәм бу күренешнең XVI1-XVIII гасырларда алган урыны бик мөһим Без татар жырчыларынын шундый ярым ир ярым хатын-кыз тавышларын, бүгенге көн жыр сәнгатендә норма булып саналган классификациясенә туры китереп, контр-тенор дип атый алабыз.
М. Бабажанов. С. Гаязетдинов үрнәгендә без югарыда әйткән тембр үзенчәлегеннән башка бу жырчыларга хас булган жырлау манерасын да ачыклау мөһим Мәсәлән. М Бабажановнын башкаруы үэенен эмоциональлеге белән аерылып тора. Гармуннын янгырап торган ачык тембры да башкару процессына үзенен характерлы үзенчәлекләрен өсти Мондагы музыкаль фикерләүнең яссылыгында шәһәр музыкасына хас булган күтәренкелек, дәртлелек кебек сыйфатлар ята Типтереп яшәгән эре һәм вак буржуа гына түгел, башка катламнарның да тормышын бизәгән күнел ачу музыкасының шундый репертуардан торуы табигый хәл М Бабажанов үзенен башкарган җырларында еш кына төрле үзенчәлекле алымнар куллана жыр юлларындагы аерым ижекләрдә интонацион басымнар ясый, бер аваз белән икенчесен тоташтырган глиссандолар бик еш очрый, тавыш һәм гармунда яңгыраган көй күп очракта унисон алып барыла
Граммофон тәлинкәләрендә язмалары сакланган тагын бер җырчыга тукталып китик Революциягә кадәр татар жырлары кергән язмалардан сакланып калганнары арасыннан Хөсәен Йосыпов исемле жырчы тарафыннан яздырылганнары сан ягыннан ин күбесе дип әйтсәк, ялгыш булмас. Бу тәлинкәләр Г- Ибраһимов ис. ТӘҺСИ фондында сакланалар Алар белән мине танылган музыка белгече, фольклор фәне өлкәсендә байтак мөһим эшләр башкарган Макаров Г М таныштырды. Патентланган (N348505) әлеге тәлинкәләрне (жырчынын исеме анда Хусаинъ Юсиповъ" дип язылган) Пате граммофон ширкәте чыгарган "Дискъ Пате дип тиражланган язмалар арасында түбәндәге жырлар бар Аихали Зилэли (N 25920). Волков сазы (N 25921). Ихаха трепака" (N 25674). Каторжан жыры (N 25773). Тай да тройка (N25914) “Порт-Артур" (N 25915). Агыйдел (N 25928). 'Ай. бәгърем (N 25929) Язмаларга караганда. X Йосыпов заманасы өчен шактый әзерлекле жырчы булган, күрәсен
Сакланып калган язмалар арасында ZONOPHONE RECORD граммофон ширкәте чыгарган бер тәлинкә аеруча кызыксыну уята Баритон тавышлы жырчы И. Адамантовтан яздырылып алынган Корсын балам (NX-4-102827) һәм Ашказар (N X 4 102826) исемле халык жырлары фортепианога кушылып башкарылган. Монда бер кызыклы күренешкә туктап китү кирәк Сүз ул чорда шәһәр халкы арасында кин таралган башкорт халык көйләреннән һәм җырларыннан ни сәбәпледер бер жырнын аеруча мөһим урын алып торуы турында бара Башкорт халык җырларыннан булган "Ашказар шул чордагы башкаручыларның, скрипкачыларның, гармунчыларның һәм. әлбәттә, җырчыларның репертуарында ныклы урын алып торган җырлардан санала Бер яктан, башкаручыларны жырнын гажәеп моны, анын тирән трагик эчтәлекле легендасы җәлеп итсә, икенче яктан кин диапазонлы, техник яктан шактый катлаулы булган бу жырны. фәкать, күпмедер дәрәжәлә профессиональ аэерлеге. осталыгы булган музыкантлар, җырчылар тарафыннан гына башкарыла алуы белән дә бәйле Г Тукайның, башка озын көйләр (“Уел Әллүки Зиләйлүк ‘Порт-Артур . Әминәкәи гүзәлем”) белән беррәттән Ашказар көен да шәкерт чорларыннан ук яратканы һәм ул жырны көйләп йөргәне турында күпләребезгә билгеле Анын борынгы көйләрне саклап, аларны даими халыкка ишеттереп, җиткереп торунын кирәклеге, ул жыр мирасының киләчәк буыннар өчен әһәмияте зур булуы турындагы борчылулары, шагыйрьнен бу мәсьәлә буенча чыгыш ясаулары, борынгы көйләрнең шәһәр музыкасы кысаларында актив янгыраш табуына да тәэсир иткәннәрдер Түбәндә моны дәлилли торган мисалларга
тукталып китик. Ул чорның танылган музыкантларыннан булган И Козловның “Шәрекъ" клубы кичәләрендә "Ашказар" көенең легендасын сөйләп, шуннан сон аны скрипкада башкаруы турында билгеле. Язучы һәм тәржемәче Солтан Рахманколыйнын жырчы да булуын, аның сәхнәгә чыгып көр-янгыравыклы тавышы белән монга бирелеп озын көйләрне, бигрәк тә Ашказар ны жырлап тыңлаучыларга тирән тәэсир ясавы турыңда И Рәмиев Әдәби сүзлек тә билгеләп уза. Казан музыка мәктәбе профессоры Р А Гуммерт (1861-1922). 1907 елны, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев башкаруыннан алып. Ашказар көенен ноталарын язып алып бастыруы да күп нәрсә турында сөйли. С. Рәмиевнен түбән тембрлы матур тавышлы булуы, репертуарында борынгы көйләрнен замандашлары тарафыннан яратылып тыңлануы турында без шул дәвердәге истәлекләргә таянып әйтә алабыз. Г. Тукай, үзенең данлыклы "Милли моннар шигырен, жырчы-шагыйрьнен халык җәүһәрләреннән булган Әллүки ен тәэсирләнеп тыңлаганнан сон ижат итүе дә безнең өчен кызыклы мәгълүмат Тагын да бер кызыклы факт: яшь чактан ук көр баритон тавышлы, табигать биргән сәләте белән чын мәгънәсендә профессиональ жырчы булырлык күренекле рәссам, сынчы Бакый ага Урманче гомер буе үзе. дуслары, якыннары өчен жырлаган Ашказар жырын шәкерт елларында "Мөхәммәдия мәдрәсәсенең мөгаллиме булган Вәли Карый исемле кешедән өйрәнеп алган. Бу мөгаллимнең өендә физгармониясе дә булып, бер төркем шәкертләр мәдрәсәдәге укуларыннан сон анда барып төрле жырлар өйрәнә торган булганнар. Үзенен концерт эшчәнлеген бик яшьли башлап, заманының танылган жырчысы булып киткән Әминә Бәхтизинанын да башка жырлар арасында беренче булып өйрәнгән һәм башкарган җырларыннан
Ашказар жыры була. Безнен көннәргә чаклы килеп житкән И Адамантов һәм "Билгесез хатын-кыз җырлавы ндагы граммофон язмаларында Ашказар' нын булуы жырның заманасында ачык концерт сәхнәсендә дә. күңел ачу урыннары булган кабакларда да популяр булуы турында сөйли. Волжско-Камская речь’ газетасы (N141) 1908 елнын 7 мартында Казандагы Яна клубта үткән бер кичә турындагы мәкаләдә рус хатын-кыз жырчыларыннан булган ГА. Трейтер ханым башкаруында тирән трагизм белән сугарылган "Ашказар ны. татар халык жыры Озын көй"не тыңлаучылар тәэсирләнеп кабул итүләре турында язып үтә. Бу кичәдә булган татар зыялылары жырчынын онытылып барган милли җырларны шундый ихласлык белән башкарганы өчен үзләренең рәхмәтләрен белдереп ачык хат язалар. Г. А. Трейтер ханымның хезмәтен югары бәяләп, зыялылар бу хатта мөселман хатын-кызларының публика алдыңда җырламаулары сәбәпле, халык җырларын хатын-кыз тарафыннан шулай искиткеч итеп башкаруын беркайчан да болай ишетергә мөмкин булмавы турында язалар Имза куючыларның арасында Тукай фамилиясе беренче урында тора. Шулай итеп, гасыр башындагы җырчыларның репертуарында яңгыраган "Ашказар жыры аерым бер урын алып торган. Бу җырны башкара алу ул чор җырчысының сәләтен дә. әзерлеген дә күрсәтә торган үзенә күрә бер эталон булып калган дип фараз итәргә була.
Татар милли сәхнә-концерт башкару сәнгатенең барлыкка килү чорында хатын-кызлар арасыннан җырчыларның һәм артисткаларның киң публика алдына чыга алуы ул дәвернең бер үзенчәлеге. Демократик караштагы кешеләрнең татар хатын-кызларның хокукларын яклап чыгыш ясаулары безгә мәгълүм. Йөзләрен дә ачарга рөхсәт ителмәгән татар туташларының, ханымнарының сәхнәгә чыгып, кеше алдында жырлап. уйнап үз һөнәрләрен күрсәтеп, сәнгатькә, милләткә булган сүнмәс мәхәббәтләрен чагылдырулары һәм бу юлда төрле киртәләргә очрап, яман каршылыкларны җиңеп чыгулары—боларның барысын да батырлык дип тә. кыюлык дип тә билгеләргә кирәктер Монда тагын шунысын әйтеп китү дә урынлы булыр. Жыр. музыка, театр сәнгатенең алга киткән чорында бик күп эшне туташлар, яшь ханымнар алып бара. Алар төрле хәйрия кичәләрен, концерт һәм спектакльләр оештыруда катнашалар Шул чор язучысы, журналист Ш Әхмәдиев әйтүенчә, бу туташлар, хәйрия кичәләре өчен, "билетларны әүвәлдән үк йөреп сатып бетерәләр'.
XX гасыр башында жыр. концерт эшчәнлекләрен алып барган кайбер хатын-
кыз җырчыларның исемнәре төрле чыганакларда, истәлекләрдә очрый Безнен көннәргә чаклы билгелеләрдэн Мәрьям Искэндәрованы искә алырга кирәк Бу җырчы турында зур булмаган мәгълүматны без И Рэмиев язмаларында табабыз Әйтик, автор бу җырчынын Мәкәрҗә ярминкәсендәге югары класс рестораннарында җырлавы Казан Оренбург, Троицк кебек шәһәрләрдә концертлар биреп йөрүе турында яза И Рэмиев үзенен истәлекләрендә шулай ук М Искәндәрованын Петербургтагы Федотова исемле ханымнын курсларындамы, әллә башка бер музыка-җыр мәктәбендәме укыганлыгы турында бер мәгълүматның күзгә чалынуы турында да әйтеп уза
"Йолдыз газетасының 1914 елдагы бер санында чыккан мәкаләдә жырчыга кыска гына характеристика бирелгән Зур булмаган бу мәгълүмат безнен өчен бик тә кызыклы "Йскәндәрова ханымнын зыялы татар дөньясында кадере, хөрмәте булмаса да. ул шансонеткалар рәвешендэрәк җырласа да. анын тавышы ярыйсы, хәтта чибәр дә. Әллә нинди нәзек, көмеш тавышлы ул Җырлаганда анын тавышының кайбер урыннары бәгъзан өзелеп. үзгәреп' китә Менә шул үзгәрү, эзем бик матур була Нечкәртеп җибәргәндә дә күңелле генә чыга Гомумән. Мәрьям ханымның тавышын көмеш тавыш дисәк, мөбаләга булмас Җырларының сүзләре дә матур гына М йскәндәрова башкарган аерым җырларны граммофон ширкәтләре дә яздырып алалар Бу ханымнын төрле концертларда шагыйрь, шул ук вакытта бик яхшы җырчы да булган С Рэмиев белән дуэтлар башкаруы да билгеле мәсәлән Җизнәкәй җыры Аларны хәтта пластинкаларга да яздырганнар Бу мәгълүматны безгә Р Гайнанов калдырган (Г. Тукай Әсәрләр. 4 том. 348) Г Тукайның С. Рэмиев һәм Z1 Мөхәммэдовлар белән бергә. Әстерханның Аркадия исемле җәйге бакчасында М. Искәндәрованын концертын каравы турында без шагыйрьнең Тормыш һәм ижат елъязмасы нда укыйбыз. Концерттан сон җырчы Тукай утырган өстәлгә килеп шагыйрь белән таныша, сөйләшә 1911 елда була бу очрашу
М йскәндәрова белән концертлар биреп йөргән Нәфисә Позднякова исемле җырчыны да искә алырга кирәк "Ул җырчынын да тавышы чибәр, җырлавы музыкальный Ул ни җырлаганын белеп җырлый Анын Кара урман", "Тәскирә се бар ,—дип язды югарыда искә алган "Йолдыз' газетасы Әйткәндәй. “Тәскирә" җыры XX гасыр башы татар җәмгыятендә кин таралган, популяр җырлардан санала. Бу көй С. Габәшинен "Милли моңнар җыентыгында китерелгән
М йскәндәрова һәм Н Позднякова турында шул ук Йолдыз да түбәндәгене укыйбыз. "Бу ике ханым чибәр генә җырчылар һәйбәтрәк тәрбия, гыйлем алсалар, без бу ханымнар илә. ихтимал, мактана да алыр идек Җырчыларнын замандашы язган бу сурәтләүләрне безгә кабул итеп алырга һәм анарга кушылырга гына кала Ә инде Нәфисә Поздняковага килгәндә җырчының ПАТЁ ширкәте чыгарган граммофон тәлинкәсендә “Су өсте (N 25945) җырынын язмасы сакланган Н Позднякованын шулай ук җырчы Фатыйма Моратова (кызганычка каршы, бу башкаручы турында исеменнән башка мәгълүмат очрамады) белән бергә дуэтта жырланылган "Ижбулдин (N 25946) һәм Әхмәт-Сафа көе (N25947) җырлары да тәлинкәгә теркәлгән Ф Моратованын ялгыз башкаруындагы Озын Эрбет (N 25942) җыры кергән һәм Хәдичә Гимбитская исемле ханымнын тавышы теркәлгән N 25944 саны астындагы Уртада җиләс көенен граммофон язмалары башка тәлинкәләр белән бергә, шулай ук. Г Ибраһимов ис ТӘҺСИ сәнгать бүлеге фондында сакланалар
Үткән гасыр башындагы хатын-кыз җырчылардан замандашларының хәтеренә кереп калган тагын да бер җырчы булган Идел газетасы 28 маендагы (557) санында драматург Гаяз Исхакыйнын 1913 елда Казанга килеп китүе турындагы бер мәкаләдә, анын Шәрекъ клубындагы бер концертны каравы турында язып чыгара скрипкачы Гали Зайпин эфэнденен милли көйлэремезне уйнавы һәм 12 яшьлек Фатыйма туташның милли жырларымызны җырлавы Гаяз әфәндегә бик охшап, аны шатландырды Бу яшь туташ. Фатыйма Гомерова исемле җырчы Казандагы "Шәрекъ клубы чорларында өметле башкаручы буларак килеп
в. «К. М 10 1в|
чыккан Баштарак төрле кабакларда жырлаган. зур талантлы, матур тавышлы жырчы. соңрак зур уныш белән ачык концертларда чыгыш ясый башлый. Анын репертуарыңда татар көйләре генә түгел, рус жырлары да шактый урын алган була. Ләкин шунысы кызганыч, жырчынын сәхнәгә бик яшьли чыкканлыгымы, әллә тавышының тиешле дәрәжәдә тәрбия ителмәвеме, талантының гомере кыска була. Фатыйма туташ соңрак, гомумән, тавышыннан мәхрүм кала
Уфа шәһәреннән чыккан хатын-кыз жырчылар арасыннан Абруй Сәйфи һәм Әминә Бәхтизиналарның эшчәнлекләре дә безнен игътибарны жәлеп итәләр Абруй Сәйфи заманасында танылган жырчы булып илебезнең төрле калалары буйлап гастроль чыгышлары белән йөргән Аның репертуары шул чордагы шәһәр музыкасындагы популяр жырлар белән беррәттән татар, башкорт көйләрен дә үз эченә алган. С. Габәши үзенең “Милли моңнар" жыентыгында Абруй Сәйфи жырлавыннан алынган бер халык жырының ноталарын китерә Җырчы репертуарындагы бу борынгы матур көй “Ишкәкче карт дип атала.
Уфа шәһәренең мәдәни мохитеннән чыгып, киләчәктә танылган жырчы булып киткән Әминә Бәхтизинаның ижат юлы да безнен өчен бик кызыклы Беренче тапкыр нәни жырчы. шагыйрь Шәехзадә Бабичның мандолина уенына кушылып. Г. Тукай сүзләренә "Зиләйлүк" жырын жырлый. Уфаның приказчиклар клубында 1913 елның октябрь аенда уздырылган әдәби-музыкаль кичәдә 8 яшьлек бу бала үзенен гажәеп таланты белән халыкны тан калдыра (“Совет Башкортостаны газетасы, 1969 ел. 1 март. N 51). Җырчының шулай бик зур сәләтле булуы анын әтисе Хәлил абзый гади һөнәрче-бүрекче, шул ук вакытта Уфадагы ин танылган халык музыканты—скрипкачысы булып дан казануы белән дә бәйледер. Ш Бабич. Г Ибраһимов. М Гафури кебек әдипләр бу музыкантның өздереп-өздереп халык көйләрен уйнавын тыңларга, анын белән аралашырга ашкынганнар. Әминә бала чактан ук халык моңнарын тынлап, жырлап үсә. Әтисенен уйнавына кушылып жырлаган яшь жырчыны әйтеп узган әдипләр онытылып тыңлаганнар 10 яшеннән Әминә музыкадан дәресләр дә ала башлый. Варшава консерваториясен тәмамлаган пианист Эдуард Шульн анын укытучысы була.
"ZONEPHONE RECORD граммофон ширкәте чыгарган тәлинкәләр арасында берничәсе аеруча кызыклы һәм игътибарга лаек. Тәлинкәләрдә жырларнын исемнәре язылган, ә башкаручысының кем икәне билгесез. Җырчының исеме урынына "женское соло" (хатын-кыз жырлавы) дип кенә язылган Җырчыларның шулай билгесез булып калырга тырышуы бер яктан гасыр башындагы дини реакцион көчләрнең һөжүменнән яшеренү чарасы булса, икенче яктан, шәһәр мохитендәге бозык йортлар"да борынгы кәсеп белән шөгыльләнүче матуррак тавышлы хатын-кызларның, үзләреннән алынган бу язмаларда исемнәрен күрсәтергә теләмичә, билгесез булып калуларына ишарә ясый. Шунысы кызыклы, безнең көннәргә чаклы килеп житкән кайбер көйләрнең исемнәре әнә шундый хатын-кыз жырчыларның кушаматларын йөртә. С. Габәши үзенен “Татар музыкасы турында мәкаләсендә бу көйләрне гасыр башында туган яна жырлар исемлегенә кертә һәм аларны искә алып үтә; “Солтанкай". Праход Махуб . "Кәнәри". "Дунай" Бу көйләрнең авторлары да әнә шул исемсез хатын-кыз жырчылар булмагае дип тә фараз итәргә була Праход Махуб" көенен оркестр тарафыннан башкарылган варианты. X-2-100869 номеры астында граммофон тәлинкәсенә яздырылган бик матур бер озын көй. Ә “Солтанкай" көенен ноталарга теркәлгән вариантлары С. Габәшинең Милли моннар жыентыгында. А Ключаревнын Татар халык жырлары китабында (1нче кисәк) бу көй Мәликә исеме астында китерелгән. М. Мозаффаровнын "Татар халык жырлары" жыентыгында да "Солтанкай көе теркәлгән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, югарыда искә алынган тәлинкәләрдәге язмалар менә шул жырчыларның берсеннән алынган булуы бик тә мөмкин. Бу язмалар арасында шәһәр традицияләрендәге кыска жырлардан булган Әйе шул жыры (N XI03752) үзенең тиз характердагы темпы, куплетларның күп булуы һәм аларнын аеруча дәртле итеп башкарылуы, шул чорның кутеж —типтереп күңел
ачу—атмосферасы белән сугарылган характеры белән иста кала
Акбүз атның яхшысы
Ал чәчәкне таптамас.
Әйе шул. шулай шул
Ал чәчәкне таптамас
Җебеп торган егетләрне Бер китап та мактамас. Әйе шул. шулай шул.
Бер китап та .мактамас
(Тарихи һәм лирик җырлар. 319 б.)
Югарыда китерелгән язмаларнын тагын да бер кыйммәте, ул да булса анда яңгыраган җырларда XX гасыр башындагы кониерт-башкару практикасына хас булган бер традиииянен чагылышы Кызганыч, бу үзенчәлекле, матур башкару күптән инде кулланыштан төшеп калган Музыкантлардан Ф Туишев җырчылардан Г Сөләйманова—бу традицияне үзләренең эшчәнлекләрендэ соңгылардан булып кулланган шәхесләр Сүз—бер концерт номеры эчендә озын көйне кыска җыр белән бергә бәйләп башкару турында бара Ягъни стиле буенча да. эчтәлеге буенча да бер-берсеннэн аерылып торган ике җырны үзенчәлекле итеп сюиталы циклга берләштерү Үткән гасыр башы музыкантлары һәм җырчылары өчен әлеге бәйләп башкару табигый булган әйбер Мисал өчен М. Мозаффаровнын Татар халык җырлары җыентыгында әлеге традицияне үз эченә алган ике җырның бәйләнмәсен китерергә була Ул Ончы Фәхри һәм Солтанкай' дип атала Монда "Ончы Фәхри дип аталган озын көйгә “Солтанкай" җырының такмаклары өстәмә җыр итеп кушылган
Югарыда искә алынган “Камәр “Бакиров . Ашказар Сакмар җырларын “исемсез" жырчы нәкъ шул традиция калыплары эчендә башкарган Монда бер сорау туа. бу күренеш ничек барлыкка килгән дә. тыңлаучылар тарафыннан бу башкару ничек кабул ителгән сон? Әйтик Ашказар җыры Тирән эчтәлекле борынгы матур көй Инструменталь ансамбльгә кушылып җырчы салмак кына аның ике строфасын башкара. Монда бер мөһим әйберне билгеләргә кирәк Жырчы тавышындагы кайбер кытыршы җирләре, берникадәр корылыгы, җырның схематик рәвештә башкарылуы анда яңгыраган аккомпанимент ягыннан тулыландырыла, төзәтелә, характеры һәм темпының үзенчәлекләре ачыла Халык музыкант ларының скрипкада һәм гармунда яңгыраткан бизәкләре андагы булган динамика, башкарылган җырны бербөтен итәргә ярдәм итә. тыңлаучыны шул чорның музыкаль мохитенә алып керә Монда шунысы аеруча кызыклы драматик характердагы жыр тәмамлану белән, бөтенләй икенче характердагы дәртле контраст такмак жырланыла башлый
Шәһәр көнкүреш музыкасындагы авыз ижаты традицияләренең бер үзенчәлеге шул чорда яңгыраган җырларның күп өлешендә чит интонацияләрне аһәңнәрне үзләштерү ысулларының төрле формаларда чагылыш табуында Мондый үзенчәлек җырчыларның репертуарында традицион татар жыр үрнәкләре белән беррэттән рус. украин. Европа халыкларының жыр һәм көйләренең шактый урын алын торуында күренә Бу—беренче чиратта XX гасыр башындагы кониерт-башкару практикасында үзенчәлекле формаларның барлыкка килүе Әйтик, рус көйләрен үз туган телдәге текстлар белән башкару Бу юнәлештә аеруча К Мотыйгын һәм Ф Латыйпов кебек җырчыларның шәһәр рус көнкүреш музыкасындагы киң танылган көйләрне татар текстлары белән яңартып үз репертуарларына кертүләрен күз алдында тотабыз Мәсәлән, рус халык җырларыннан булган “Дунай, мои Дунай, веселый Дунай җыры К Мотыйгын тарафыннан татар сүзләре белән башкарылган Жырчынын Кисмәк төбе дип аталган җыры, краковяк көенә татар куплетларын кушып Мин җырламый кем җырласын, эчем тулы ат мае " дип җырла! аны да билгеле К Мотыйгын шулай ух үзенең концертларында рус операларындагы көйләрне татар сүзләре белән
башкарган Жырчынын М Глинканын Руслан һәм Людмила операсыннан алынган фарсы хорының көен Г Тукай шигыренә җырлавы мона бер ачык мисал. X Йосыпов репертуарыңда Тай да тройка исемле рус жырынын булуы да. аның хәтта граммофон тәлинкәсенә яздырылуы да бу күренешнең бер чагылышы Шулай итеп, милләтара мәдәни йогынты нәтижәсендә барлыкка килгән "рус жырлары—татар сүзләре" феномены игътибарга лаек бер күренеш булып кала. Ул чордагы истәлекләргә, басма чыганаклардагы мәгълүматларга таянып шуны әйтергә кирәк: бер яктан, бу "катнаш ниндидер бер эклектик- көлкеле жанр итеп кабул ителсә, икенче яктан, әйтелгән "катнаш нын эстрадага, балаганга хас булган эксцентрик образлы булуы, анын заманасы өчен гадәттән тыш популярлыгын да күрсәтә Замандашларының истәлегенә караганда, шул ук К Мотыйгыйның халык арасында танылып китүе дә әнә шундый жырларның җырчы репертуарында төп урын алып торуында Шунын өчендәдер татарлар арасында К. Мотыйгыйны "татар Шаляпины . Ф Латыйповны "татар Собиновы дип атаулар да милләтара үзләштерүләрнең бер гомумиләштергән чагылышы булып кала Совет чорының башлангыч дәверендә бу практика бик каты тәнкыйтьләнсә дә. шунысына басым ясарга кирәк, шәһәрнең төрле катлам татар тыңлаучысы тарафыннан уңай яктан кабул ителгән бу күренешкә, ул чордагы мәдәни янарышларнын төрле сыйфатларда чагылуына безнен яктан объектив карашның булуы кирәктер.
Шәһәр музыкасының авыз ижаты традицияләре кысаларында тагын да бер үзенчәлекле форманың барлыкка килүе рус һәм Европа музыкасындагы интонацияләрне турыдан-туры булмаган үзләштерү принципы белән бәйле Гасыр башында барлыкка килгән бик күп яна жырлар традицион татар музыкасына хас булмаган интонацияләр, авазлар белән тулыландырыла, жанландырыла. Бу үзенчәлекле "яна сулыш’ лар татар җырларының янгыравышын әлегә хәтле билгеле булмаган сыйфатлар белән бизи.
Читтән кергән интонацияләрне үз эченә алган кайбер характерлы жырларны искә алып китәргә кирәк. Алар арасында "Әйе шул’ Мамәтжан Порт-Артур". "Абау, уф Алла . И ха-ха трепака . Аллы гөлле гөлчәчәк . Молдавия . Әйдә, халыкка хезмәткә ” жырлары. "Билгесез" бер хатын-кыз жырчынын граммофон язмалары арасындагы шәһәр мохитендә популяр булган "Әйе шул’ жыры (N XI03752) әнә шул яссылыкта барлыкка килгән көй
Заманында киң билгеле булган Порт-Артур" жыры да яна аһәңнәрне үзләштерү юлы белән ижат ителгән шәһәр жыры С Габәши җыентыгындагы бу жырны анализлаган музыка белгече Г. Макаров көйнен башлангыч өлешендә бәетләргә хас интонацияләр булуын, ә урта өлешендә һәм каденциясендә исә кырым татарлары һәм украин музыкасының тәэсирендә барлыкка килгән интонацияләрнең булуын билгеләде. Шулай итеп, шәһәр татар көнкүреш музыкасы үз дәверенең музыкаль тәэсирләрен үзләштереп, профессиональ концерт-башкару өлкәсендәге алга бару процессына үзенең өлешен кертә
Коннерт-башкару эшчәнлегенен активлашуы, үз чиратында, җырчыларның һәм музыкантларның татарлар яшәгән шәһәрләр һәм төбәкләр буйлап гастрольләр белән йөреп чыгыш ясауларына алып килә. Еш кына бу юлда жырчы артистлар төрле каршылыкларга очрыйлар. Концерт куярга рөхсәт алу мәжбүри булып, анын өчен жандармериягә мөрәҗәгать итәргә кирәк Түземсезлек белән көтеп алынган рөхсәт тә бу оешма тарафыннан куелачак концерт программасына шикләнеп карап, аны тикшереп иләк аша үткәргәннән соң гына бирелә Куелган концерт та тикшерүчеләрнең игътибарыннан читтә калмый. Гастрольләр белән йөргән татар жырчы һәм музыкантлар өчен каршылыкларның иң авыры, мөгаен, кайсыбер төбәкләрдә, әйтик. Самара шәһәрендә, реакцион милләттәшләр ягыннан артистларның бу эшенә аяк чалулары, куелачак концертларын куйдырмыйча, аларны эзәрлекләп, куркытып шәһәрдән чыгып китәргә мәжбүр итүләре булгандыр Ләкин ничек кенә булмасын, гастроль эшчәнлеге аркасында ил буйлап сибелеп яшәгән һәм мон яраткан татарларга үз милләтенең жыр- музыкасын тыңларга киң мөмкинчелекләр ачыла
XX гасыр башы җырчылары репертуарларында төп өлешне, әлбәттә, шәһәр көнкүреш лирикасы ала Мондый жырларнын кин халык арасында таралып популяр булуынын сәбәбе көйләренең гадилеге, ритмикасының катлаулы булмыйча, жырларнын бик тиз хәтердә калуы Шулай ук гастроль чыгышлары белән йөргән жырчыларнын репертуарында әлеге жырларнын яңгырап торуы Янә шул ук жыр һәм көйләрнең бик зур тираж белән граммофон тәлинкәләрендә һәм музыкаль тартмалар өчен эшләнелгән тимер пластинкаларда да таралуы мона сәбәпче Ул гына да түгел, жырларнын популярлашуы гасыр башында жыр китапларын, җыентыкларны заманасы өчен шактый тираж белән бастырып чыгару эшенен дә уңышлы булуы белән бәйле 1907 еллардан башлап жырларны серияләп, бәйләм-бәйләм итеп бастырып чыгару бик керемле коммерциягә әверелә Башлап Казанда, соңрак Оренбургта басылып чыккан бу жыр бәйләмнәре нинди генә исемнәр астында халык арасында таралмаган Шәп жырлар . Менә дигән шәп жырлар Төрле-төрле шәп жырлар . “Татлы җырлар". ’Хикмәтле жырлар . Тәмле жырлар’ һ б Шәрәфләр. Кэримовлар. Хөсәеновләрнен нәшриятлары жыр җыентыкларын, гомум алганда, йөзәрләгән мен тираж белән бастырып сатканнар Вак товарын тартмага тутырып, авылдан авылга йөреп сатучы “кырык тартмачылар' да. үзләренең вак товарларыннан башка, төрле китапларны таратуда да булышлык күрсәткәннәр Жыр китаплары да алар тарафыннан күпләп таратылган Китапчы Кэримовлар һәм Хөсәеновләр үз басма китапларын шундый кырык тартмачылар аша ин караңгы почмакларга, авылларга гына түгел, казакъ даласындагы киез өйләргә чаклы илтеп җиткергәннәр (И Рәми ’Әдәби сүзлек ” 155 6 ).
Башка житди әдәбият күзлегеннән чыгып караганда бу китаплар, җыентыклар югары таләпләргә жавап биреп бетермәсәлэр дә. ин мөһиме шунда анда урын алган традицион халык җырлары, шәһәр көнкүреш музыкасындагы бик күп популяр һәм яңа жырлар. бөтен ил буйлап таралган татар халкынын төрле катлам кешеләре арасындагы музыка, жыр сөючеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндергән
Югарыда әйтелгәннәрнең барысын да гомумиләштереп шуны әйтергә кирәк XIX гасыр азагы—XX гасыр башында татар җәмгыятендә барган янарыш чорында, шәһәрнен мәдәни мохитендә профессиональ музыка традицияләренең формалашуы алгы планга чыга Бу үзгәрешләр тәэсирендә жыр сәнгатендә яңа формалар барлыкка килә Концерт-башкару эшчэнлеге активлаша татар музыкантларына һәм җырчыларына ил буйлап гастроль чыгышлары белән йөрергә мөмкинчелек ачыла Төрле граммофон ширкәтләре татар җырларын һәм көйләрен яздырып чыгара, ә милли нәшриятлар татар җырларын бик күпсанлы китап һәм җыентыклар аша музыка, жыр сөючеләргә тарата Ул чорнын вакытлы басма битләрендә жыр сәнгате өлкәсендәге эшләр даими игътибарда була Болар барысы да татар милләтенең киләчәктә Европа үрнәгендәге югары профессиональ музыка сәнгате барлыкка килүгә ныклы нигез булып хезмәт итә