«Татар энциклопедиясе» битләреннән
Дмаиы Журналыбызның 2005 гл. J саныннан бмыгып кию
ҖАМАНАКЛЫ (псевд чын иссм- фамилиясе Рашидов Кәрим Рәшид улы) (21 1 1905. Таврия губ Кизләү өязе Жаманака —1.8.1965, Алабуга ш ). шагыйрь, фольклорчы, әдәбият галиме Кырым- татар һәм рус телләрендә язлы 1934 елда Симферополь пед ин-тын тәмамлый 1941 гә кадәр Бакчасарай шәһәрендә яши Боек Ватан сугышында катнаша Мәжбү- ри рәвештә туган ягыннан сөрелүгә дучар була 1944 тә Самарканд ун-тында укыта. 1945 тән Алабуга пед. ин-тында. Беренче шигырьләре 1924 тә «Яна дөнья* «Яшь куәт» г—тал арын да. «Элгәре» ж—лын- да дөнья күрә Бакчасарайда басылып чыккан «Азадлыкъ йырлары» (1927). • Балаларга Ленин акъкынла» (1939). •Ананынъ йыры» (1940). «Бахытлы хал- кънынъ йырлары» < 1940) һәм -Достларга» (Ташкент. 1978) шигъри җыентыклар авторы Кырым-татар фольклорын өйрәнү һәм бастырып чыгару б-н шөгыльләнә Кырым-татар шагыйрьләре X Туктаргази. У Инчи иҗатларын өйрәнә Аерым хезмәтләре Г.Тукай. Г Ибраһимов. М Жалил иҗатларына багышланган
Әд.: Крымскотатарская энциклопедия Симферополь. 1993. Даутов Р Н . Нуруллина Н Б. Совет Татарстаны язучылары Биобиблогр белешмә К . 1986
Автор: В X.Ганиев
«ҖӨМЖӨМЭ СОЛТАН». 14 йөз татар әдәбияты ядкаре Авторы Хисам Кәтиб Ф. Гаттарның шул ук исемдәге фарсы телендә язылган әсәренә назирә дип фаразлана Бу дини-дидактик эчтәлекле лироэпик әсәрдә сүз төп геройның авыр язмышы, анын ахирәттә күргән михнәтләре турында бара Хикәяләү чүлдә Гайсә пәйгамбәр б-н очрашып җанлан-ган, аңа үткәй гомере турында сөйләүче баш исеменнән бара Жөмжомә солтан тиңсез байлыкларга, меңләгән коллар һәм кәни зәкләргә ия була Фәкыйрьләргә һәм дәрвишләргә карата юмарт булса да. ул үлеп җәһәннәмгә эләгә һәм чиксез газап лар кичерә. Бу хәлне «Ж С »ның авторы Жөмжомә солтанның Аллаһы Тәгаләгә, анын кодрәтенә ишанмавы б-н аңлата Ләкин Атлаһы Тәгалә әмере б-н ул үленен иске кыяфәтендә яналан терелә ислам кабул итә һәм калган гомерен намаз укуда һәм тәүбә кылуда у здыра Әсәрнсн ЗОга якын кулъязма нөсхәсе сакланган, алар
Казан. С - Петербург. Ташкент. Париж архив һәм китапханәләрендә саклана 1872 елдан алып «ЖС • Казанда берничә тапкыр басылып чыга. Әсәрне өйрәнүгә Ж Алмазов. X Госман. ГТаһиржанов X Курбатов. Р Исламов һ б үз өлешен кертте 1881 дә М Юмачиков әсәрне татар вариантыннан казакъ теленә тәржемә итте (барысы 10 басмасы чыкты)
Әд Жуковский В Джумджума-наме Легенда об Иисусе и черепе в персидском стихотворном сказе Аттара // Изв Об-ва археологии, истории и этнографии при Казан ун-те 1892 Т.7. Исламов РФ Письменный памятник татарской литературы XIV в «Джумджума султан» // Катановские чтения Сб статей К . 1998 Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары К , 1981. Әхмәтҗанов М •Жөмжомә дастаны» тәрҗемәсе // Әдәби мирас К.. 1996 3 кит . Хөсәм Кятиб Жөмжомә солтан К . 2000
Автор: А М Ахунов
ЖУРАВЛЁВ Тихон Кононович (13 8 1913. хәзерге Воронеж өлкәсенең Лискин р-ны эалужнос а —24 I 1985, Казан), язучы 1937—46 еглар.ла Мәскәү хәрби округы «Красный воин* («Кызыл сугышчы») г—тасында, «На разгром врага» («Дошманны тар мар итәргә»), •Суворовен» («Суворовчы»). «На страже Родины» («Ватан сагында» I фронт г-та ларында эшли 1949 дан Казанда яши Сугыш, патриотизм язучынын гомере буена төп темалары булды «Рядовой Антипов» (1950) повесте. «Сутыш турында хикәяләр» («Рассказы о войне» 1958). «Плацдарм» (1960). «Солдат турында сүз» («Слово о солдате». 1962). • Батырлык» («Подвиг». 1963). «Хәрби повестьлар» («Военные повести». 1972) хикәя һәм повестьлар җыентыклары •Сугыш булды» («Была война». 1961) нове.иа.1ар жыентыгы «Комбайнерлар» («Комбайнеры». 1954) повесте. «Курган» (1955). романы. «Авыл өстендә йолдызлар» («Звезды над селом». 1966), «Авыл повестьлары» («Сельские повести». 1980) повесть җыентыкларына кергән әсәрләр авыл тормышыннан алып язылган Ике Кызыл йолдыз. «Почет билгесе» орден нары б—н бү төкләнә
Әд Шкерин М Военные повести Тихона Журавлева Красная звезда 1958. 15 июля; Гиниятуллина А. Писатели Советского Татарстана: Биобиблиогр справ К. 1970; Даутов PH , Нуруллина Н Б Совет Татарстаны язучылары Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.
ҖИҺАНГИРОВА Шәмсия Гатуф кызы (28.2.1951, Мөслим р-ны Баек ав. туа), язучы, ТРнын атказ. сәнгать эшлеклесе (1996) Казан ун-тын тәмамлый (1974). 1981-88 елларда Татарстан китап шәшриятында корректор, соңрак мөхәррир булып эшли 1988-92 дә ТР Мәдәният министрлыгының Республика фәнии-методик үзәгендә бүлек мөдире 1992 дән “Татарстан" ДТРК сендә: мөхәррир, музыкаль тапшыруларны алып
баручы. “Төсле моң” (1985), “Балачак кая китә9" (1989), “Ни өчендер безнең язмыш шундый" (1996), “Жирсү" (2001) шигырь җыентыклары авторы Шигырьләре нечкә лиризм, гражданлык пафосы белән сугарылган “Яшел гармун" повестын- д’а әдәп-әхлак проблемаларын күтәрә Композиторлар Ф.Әхмәтов, Л Батыр- Болгари, И.Дәүләтшин, А.Монасыйпов. З.Хәйретдинов белән бергә иждт иткән җырлары халык арасында популярлашты.
Әд : Рәшит Ә Кояш нуры тамган шигырьләр // Мирас. 1997. №3, Әюп X. Якты моннар иясе // Казан утлары. 2001 №2.
Г М Габделхакова
ЗАБОТИН Иван Петрович (9.10.1908, С.-Петербург — 17.3 1955, Казан), язучы Казанда 1919 елдан. Казан урман-техника ин-тын тәмамлый (1930). Күперләр, плотиналар, сәнәгать объектлары төзелешендә эшли, Казан шәһәр депутатлар советының төзелеш бүлеген җитәкли. Бөек Ватан сугышы елларында оборона предприятиеләрендә хезмәт итә. 1947—55 елларда Татарстан Язучылары берлегендә рус язучылары секциясен җитәкли. 1950 елларда беренче әсәрләре басылып чыга башлый. Балалар өчен язылган «Безнең балалар бакчасы» («Наш детский сад». 1952), «Бөркет кыйссасы» («Сказание об орлах», 1953), «Тиздән мәктәпкә» («Скоро в школу», 1958) хикәяләр җыентыклары авторы. «Лобачевский» (1953) романы авторны укучыга таныта. Рус теленә М Гафуринен «Без бәләкәй чакларда» («В далеком детстве», 1948) хикәяләр җыентыгын, А.Әхмәтнең «Үги кыз» («Падчерица», 1948) һәм «Серләр» («Тайны». 1948) пьесаларын, М Әмирнең «Миңлекамал» («Минникамал») пьесасын, Ш.Камалнын «Хикәяләр» («Рассказы», 1952) җыентыгын, «Акчарлаклар» («Чайки», 1952) повестен һ.б. тәрҗемә итте.
Әд.: Гиниятуллина А. Писатели Совет-ского Татарстана: Биобиблиогр справ. К., 1970; Даутов P H., Нуруллина Н.Б Совет Татарстаны язучылары Биобиблиогр белешмә. К., 1986.
ЗАКИРОВ Исхак Кадыйр улы (14.9.1911, Казан - 14.7.1944), шагыйрь Казан, финанс.-эконом, ин-тын тәмам
лый (1934). 1941 елга кадәр Татар, китап нәшриятында, ТАССРнын Язучылар берлегендә эшли. Беренче, патриотизм һәм интернационализм б-н сугарылган, шигырьләре вакытлы матбугат битләрендә 1930 елларда күренә башлый. Бөек Ватан сугышы елларында фронт г-таларында. “Совет әдәбияты" ж-лы битләрендә басыла. Аның шигырьләре “Татар поэзиясе антологиясе"нә (1956), “Җыр һаман яңгырый" (1956), “Атар сафта" (1961), “Утлы еллар поэзиясе" (1972) коллектив җыентыкларга кергән Бөек Ватан сугышында катнашып. Витебск ш тирәсендә барган сугышта һәлак була
Әдәб. Даутов Р.Н., Нуруллина Н Б. Совет Татарстаны язучылары Биобиблиогр. белешмә. К., 1986.
ЗАКИРОВ Локман Фатыйх улы (19.2.1928, Мамадыш р-ны Түбән Ушма ав туа), язучы Рус телендә яза Киев гражданлык авиациясе инженерлары ин-тын тәмамлый (1967). 1952-69 елларда Сов. армиясенең авиация частьләрендә офицер булып хезмәт итә. 1970-80 дә Татарстан Минжилкомхозында, 1980-95 тә Сәламәтлек саклау министрлыгында инженер булып эшли “Абитуриенты" ("Абитуриентлар". 1993), "Вынужденная посадка" (“Самолетны мәҗбүри утырту”, 1995), “Лётная книжка" ("Очучылар китабы". 1995), "Мустафа" (“Мостафа", 1995) повестьлары, “Гнездо кукушки" (“Күке оясы". 2003) публицистик мә-каләләр җыентыгы авторы.