ТАҖЕДДИН ЯЛЧЫГОЛ (1768-1838)
Ни сәбәптәндер, тарих безгә рәхимсез булган, бәла-казаларны өеп кенә торган; вакыт агышынын һәр мизгеле безне сынаган, имтихан бирү халәтендә тоткан. Мондый вазгыять аеруча XVI гасырдан сон көчәя Татар халкы, милли
дәүләтчелеген югалтканнан соң.
аяусыз эзәрлекләүләргә, коточкыч геноцид сәясәтенә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, ул, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенен милли асылын, динен, телен, моңын саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килде. Бу гаять кыен, әмма игелекле эш-гамәлләрнен үзәгендә халкыбызның фидакарь уллары, аеруча зыялылары булды. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Тажеддин Ялчыгол да үзенә лаеклы урынны альт тора. Анын тормыш юлы шактый катлаулы, сикәлтәле. Тажеддин Ялчыгол (Ялчыкол) якынча 1768 елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә. «Әй һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш-елга авылында» дөньяга килә. Галимнәр моны Көньяк Уралга, Башкортстанга нисбәт итәләр. Фәндә Тажеддин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп карауда бар. Әдип кайвакыт, яшәгән урыннарына мөнәсәбәттә. Башкорди. Оруви. Болгари тәхәллүсләрен дә (кушаматларын да) куллана.
Тажеддиннен әнисе, туганнары хакында мәгълүматлар хәзергә билгеле түгел. Ул чирек гасырга якын гомер юлын әтисе белән бергә уза. Ялчыгол мулла—тугыз мәртәбә хаҗда булган күренекле рухани. 1776 елда ул углы Тажеддин белән (мөгаен. Пугач хәрәкәтеннән сонгы эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә) Әстерхан. Дагстан якларына күчеп килә. Биредә анын берничә ел балалар укытуы, руханилык вазифаларын башкаруы мәгълүм. 80 нче еллар башында ата белән угыл Төркиянен Диарбәкер шәһәренә киләләр. Тажеддин мәдрәсәгә урнаша, әтисе хаҗга китә. Дүрт елдан сон аларнын очрашуы, Истанбулда икс еллап яшәве билгеле. Аннан бу гаилә Дагстан якларына китә. Кайбер авторлар Ялчыгол мулланың улы белән берлектә «Жаксай шәһәрендә» «дәрес әйтүен» искәртәләр. Бер елдан сон бу гаилә янә сәфәргә чыга: Мәскәү. Түбән Новгород. Казан. Әмма туган якларына—«Троицк төбәкләренә» кайтырга ниятләгән Ялчыгол мулланың гомер юлы 65нче яшендә Мамадыш тирәләрендәге Кече Сөн авылында өзелә. Улы әтисен җирләгән төбәктә «өч ел дәрес әйтә» Аннан
Lon
Ьн
Ни сәбәптәндер, тарих безгә рәхимсез булган, бәла-казаларны өеп кенә торган; вакыт агышынын һәр мизгеле безне сынаган, имтихан бирү халәтендә тоткан. Мондый вазгыять аеруча XVI гасырдан сон көчәя Татар халкы, милли
дәүләтчелеген югалтканнан соң.
аяусыз эзәрлекләүләргә, коточкыч геноцид сәясәтенә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, ул, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенен милли асылын, динен, телен, моңын саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килде. Бу гаять кыен, әмма игелекле эш-гамәлләрнен үзәгендә халкыбызның фидакарь уллары, аеруча зыялылары булды. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Тажеддин Ялчыгол да үзенә лаеклы урынны альт тора. Анын тормыш юлы шактый катлаулы, сикәлтәле. Тажеддин Ялчыгол (Ялчыкол) якынча 1768 елның октябрендә, әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә. «Әй һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш-елга авылында» дөньяга килә. Галимнәр моны Көньяк Уралга, Башкортстанга нисбәт итәләр. Фәндә Тажеддин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп
Зәй буйларына күчеп килә. Анын 1792—1799 елларда Зирекле (Жирекле. Каенлы). 1799—1824 елларда Кызыл Чапчак авылларында яшәве мәгълүм Гомеренен сонгы 14 елын хәзерге Зәй районы Мәлем (Югары Налим) авылында уздыра, балалар укыта, руханилык вазифаларын башкара, табиблык белән дә шөгыльләнә Бервакыт ул хәзерге Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләре арасындагы Имәнлебаш авылына барып чыга. Кинәт авырып, шунда үлә. «Кайда үлсәм—шунда җирләгез» васыятен истә тотып, аны Имәнлебаш зыяратына җирлиләр. Кабер ташынын искесе дә һәм сонгы елларда куелган янасы да бар. Зәй һәм Түбән Кама төбәкләренең халкы аны олылап «Тажеддин хәзрәт» дип кенә йөртә. Зәй шәһәренең Үзәк мәчете һәм бер урамы бу олуг затның исеме белән аталган.
Гарәп, фарсы һәм төрки телләрен. Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Тажеддин Ялчыгол—төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Анын китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе лә мәгълүм
Тажеддин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, медицина (тыйб). фикъһе (хокук), илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: «Хәдисел-баб». «Кафия .», «Тәнбиһел- гафилин» ( «Ваемсызларны искәртү»). «Гыйльме тыйб» һ. б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игътибарга лаек. Чонки алар элек- электән укылып, өйрәнелеп килә.
«Тәварихс Болгария» (1805 —Аны кайчак «Тарихнамәи Болгар» дип тә йөртәләр)—жанры белән шәжәрәи. ягъни нәсел-нәсәбне гәүдәләндергән ядкарь. Анда кеше исемнәре, этноним нар. тарихи атамалар һ. б. телгә алына. Кыска-кыска сюжетлар да бар «Тәварихе Болгария» —тарихи, әдәби башлангычларның бер җыелмасы, синтезы Бу китабы белән автор үз халкынын борынгы тарихлы булуын, аның күренекле шәхесләргә, истәлекле вакыйгаларга байлыгын, жир йөзендә башка кавемнәр белән берлектә лаеклы яшәргә хаклы икәнлеген раслый
Әдипнең икенче күренекле әсәре—чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле «Рисаләи Газизә» ядкаре (1806). Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт- Петербургта басылып чыккан (372 бит). Аннан сон Казанда күп тапкырлар (40 мәртәбәгә якын) дөнья күрә Ку тъязмалары да шактый Халык яратып укыган Хәтта мәктәп-мәдрәсәләрдә әсбаб рәвешендә дә кулланылган «Рисаләи Газизә»нсн аерым өлешләре 1998 елда «Иман» нәшриятында дөнья күрде (57 б.) Ә инде тулы басмасы 2001 елда нәшер ителде.
"Рисаләи Газизә”—Урта Азиядә яшәгән, этник чыгышы белән нугай” (татар) булган атаклы Суфый Аллаярның (1616-1713) “Сөбател-гажизин" ("Кочсеътәрнен ныклыгы”) әсәренә (поэмасына) шәрех Әйтергә кирәк, бу ша(ыйрь татарлар арасында бик популяр була. Анын әсәрләре кулъязма һәм басма формада халыкта киң тарала, мәктәп мәдрәсәләрдә әсбаб рәвешендә файдаланыла. татар әдәбиятына зур йогынты ясый Г.Утыз Имәни, 111 Мәржанн. К Насыйри Г Чокрый. М Акчурина. Г Рәхим. Г Газиз һәм кайбер башка авторлар, мәсәлән Сөбател-гажизин" әсәрен югары бәялиләр; анын шәрехләре дә бар
“Рисаләи Газизә" китабының төп өлешен Тажеддин Я (чыгол андатмхтары. аның чәчмә һәм тезмә юллары тәшкил итә Әмма алар Суфый Аллаяр шигырьләре белән табигый керешеп, бер идся-сәнгати бөтенлек тудыралар Мона кадәр үк халык яратып укыган “Сөбател-гажизин" әсәренең китапта гулы члылышы. Тажеддин Ялчьнолнын аңа төпле һәм тирән шәрехе “Рисаләи Газизә нен киң таралышын һәм дәрәҗәсен тагын да арттыра
•Рисаләи Газизә»—әхлакый, фәлсәфи, днни-суфыйчыл карашларның туты бер
сандыгы, сәнгати энциклопедиясе. Китапта кызыклы гына сюжетлар, мотивлар, шигъри сурәтләр, тарихи, лингвистик анлатмалар, белешмәләр бар Арада Тажеддин Ялчыголның тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәтле факт-мәгьлүматлар да очрый.
Китап гомуминсани рух белән сугарылган. Автор, Мөхәммәдьяр кебек, авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулын сузарга чакыра
Әгәр мәртәбәң ирер әгьлаи афак (күкләргә җч/тсә дә).
Екылган хәстәләрнең халигә бак.
Әдип үз укучыларын яманлыктан ерак торырга (“Ямандин кач. ямандин кач, ямандин”), кешеләр белән “сары май кеби. мөлаем” булырга, дусларны “сөт өстендә каймак кеби" тотарга өнди. Өмми Кәмал, Колшәриф традицияләрен дәвам итеп, Тажеддин Ялчыгол да нәфескә иярүне, мал-мөлкәткә, хакимияткә чиктән тыш кызыгуны кискен тәнкыйтьли. Анын өчен ин әүвәл инсаннын вөҗданлы, намуслы булуы, үз-үзен рухи яктан пакьләве, үз шәхесен танып белүе мөһим (“Аелына бак, аслыңа, әй жане пакь”; “Кыл эчне халис”, ягъни саф...). Тажеддин Ялчыгол гаилә коруны, бала тәрбияләүне һәркем өчен зарури саный. "Пәйгамбәр г -м әйде ки,—ди ул —һәркем хатындан вә балачыкларындан качыб, нәфәка бирмәен (аларны туендырмыйча, тәрбияләмичә" йөрсә, ул кемсәнәнен аслан (чыннан да) кылдыкы гыйбадәте кабул дәгелдер”,—диде”. Әдип үзе бу яктан үрнәк була. Анын 7 баласы (4 углы, 3 кызы) мәгълүм. Тажеддин Ялчыгол аларны тәрбияли, укыта, кеше итә Уз китабын кызы хөрмәтенә “Рисаләи Газизә" дип атавы да бик мәгънәле. Әтисе “күзем нуры", “бәгърем парәсе" дип йөрткән Газизәнең кабере Мәлем зыяратында. Еллар узган, ничәмә-ничә буын туфрак булган. Кабер өсләрендә агачлар үскән. Әмма кызын хөрмәтләп язган "Рисаләи Газизә” ядкаре, вакытның агышына, жил- яңгырларына бирешмичә, һәйкәл кебек яшәвен дәвам итә. Шунысын да искәртик: олуг нәселдән чыккан Тажеддин Ялчыголның үзеннән соңгы нәсел шәжәрәсе дә шактый бай, күптармаклы. Анда руханилар, мөгаллимнәр, инженерлар, табибләр, хәтта язучылар һәм генераллар да бар. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры генерал-лейтенант Әсгать Сәфәров—әдипнең күпсанлы оныкларыннан берсе.
“Рисаләи Газизә”—әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гореф-гадәтләрне, гыйлем тарихын тикшерүдә дә мөһим чыганак. Аны үзләштерү әхлаклылыкка. хәтерләр дәвамчанлыгына өйрәтә.
Тажеддин Ялчыголның тормышы, мирасы, эшчәнлеге әле тиешенчә өйрәнелмәгән. Кызганыч, әсәрләренең дә бер өлеше генә бүгенге укучыларга мәгълүм. Шулай да соңгы вакытта әдип турында файдалы гына язмалар чыгып тора, аерым әсәрләре дә басыла: Татар әдәбияты тарихы I том —К Таткитнәшр.. 1984 -443-452 б.; Х.Миңнегулов. Тажеддин Ялчыгол һәм анын «Рисаләи Газизә« әсәре / Х.Й.Миннегулов Гасырлар өнен тынлап —К. Мәгариф. 2003.-5990 б; Тажеддин Ялчыгол. Рисаләи Газизә / Әсәрне басмага әзерләүче (гарәп графикасындагы текстларны укып, басмалар арасындагы аермалыкларны күрсәтеп, гамәлдәге язуга күчерүче, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәржемә итүче, тиешле шәрехләр бирүче) һәм кереш мәкалә авторы Х.Миңнегулов.—К.: Иман, 2001-480 б. һ.б.