Логотип Казан Утлары
Повесть

СУГЫШ


ДОКУМЕНТАЛЬ ПОВЕСТЬТАН ӨЗЕК
ГЧ Л | иче елнын 22 июнь иртәсе күпләрне тетрәтте. Кешеләр, I KJ I атлар, техника—барысы да мобили зацияләнде. Әхәткә 1 Д_ повестка 28 декабрьдә килеп төште. Казанга таба бер
эшелон булып кузгалган халык арасында кемнәр генә юк иде: яшьләре яңа тулган җилкенчәкләр дә, дөньяда күпне күргән ирләр дә. сугышка барырга теләгән элеккеге тоткыннар да шунда, кешеләрнең күзләрендә борчу, билгесезлек алдында каушау.
Рузаевка станциясенә җиткәч, кем ничек булдыра, Казанга баручы эшелонга эләгергә тырыштылар. Әхәт тышта 50 градус суык булганын перронда басып торучы әбине күргәч анлады, мескен карчык акка каткан кулларын күтәргән дә үтүчеләргә ялвара иде. Кая, аны күрүче дә юк, мәхшәр эчендә кеше кешене белми, үз кайгылары кайгы.
Казанга барып төшкәч, хәлләр тагын да мөшкелрәк икәне билгеле булды, этә-төртә вокзал бинасының икенче башына барып чыккач, Әхәтләрне Татвоенкоматка илтеп тә тутырдылар. Военкоматта киендереп халыкны фронтка җибәреп торалар иде өлгермәгәннәрне исә Суслонгер лагерена юлладылар. Вагонның кая туры килсә шул җиренә ябышып. 40-50 градуслы салкында җилләп бер тукталышка кадәр баргач, солдатлар унбер чакрымны җәяүләп киттеләр.
Суслонгерга өч-дүрт чакрым калгач, Әхәтләргә лагерьдагы солдатлар очрады: барысы да үлек чырайлы, сап-сары киемнәре теткәләнеп беткән. Боларнын тормышы тора-торгач анлашыла башлады. Занятиядә урман тулы солдат, ашарга көненә дүрт йөз грамм ипи белән өшегән бәрәнге шулпасы, җитмәсә анысы да тозсыз. Ике йөз кешелек землянкаларда мич юк. түшәмнән тамчылар тамып тора иде. Ике көн эчендә яна килүчеләрне дә бет басты, аны киемнәрне учак өстендә тотып бераз койдылар да яңадан киеп чыктылар Көндез алты чакрым тактик занятиеләргә йөртәләр иде, төнлә тревога ясап, ун чакрым бот төбеннән кар ердырып чаптыралар да, кайтканда илле сантиметр диаметрлы, ике метр озынлыктагы чыршы бүрәнәләрне каешлар белән бәйләп, тагып кайтаралар иде Шул наратларны подразделение янында командир үлчәп тора, агачлар утыз сантиметр диаметрлы гына булса, яңадан урманга җибәрәләр иде. Берәр җирем авырта дип санчастька берәрсе барса, ун-унбиш кешене җыеп, тагын урманга җибәрделәр.
60
Рәмзие КАДЫЙРОВ (1946) техник фәннәр кандидаты; «Татнефть» ЛАЖ
Рәмзие
Кадыйров
Әхәтнен көче бетте тәнендә ите-мае калмады. Бер көнне алты чакрым ераклыкка мунчага дип алып киттеләр Мунча дисән. хәтере калыр, эчендә боз баганалар, яна гына еккан чи усак агачын турап ягып яталар иде. ике кешегә бер тас җылымса су бирделәр дә. әштер-өштер юынганчы куып чыгара да башладылар. Шул мунчадан кайтырга чыккач Әхәтнен бөтенләй хәле китте, ул кардан сөрлегә-сөрлегә стройдан артта калды. Усак әрәмәсе астына егылып ук калгач, Әхәт ни хәтле озак ятканын хәтерләмәде, уянып киткәндә кайту юлын кар каплаган иде. “Үлүем шушы, ахрысы",—дип уйлады Әхәт. Көчсез гәүдәсен калкытып, як-ягына каранырга тотынды, шунда күзенә землянкалар чагылды, бар хәлен җыеп Әхәт шунда үрмәләде Бу 42 нче полк тупланган землянкалар булып чыкты. Әлеге полкта Әхәт үзенен якташы Насыйров Гыйният торганын белә иде. шуна. барып җитү белән, анын кайдалыгын сорады. Гыиният ашханәдә икән. Әхәтне баштанаяк күзеннән кичереп чыкты да, кесәсеннән талон алып, аңа аш алып килде. Кеше өлешенә кергәнгә. Әхәтнен ризыгы бугазыннан көчкә үтте, алай да итле аш белән ботка ана кайтып җитәрлек көч бирделәр.
Шул рәвешчә бер ай интектергәннән сон хөкүмәт әлеге кешеләрне сугышка барырлык дәрәҗәгә килделәр дип тапты һәм Әхәтләрне туры Мәскәүгә җибәрде.
Мәскәү өчен сугыш
Кышнын ин салкын январь аенда Әхәтләрне киендереп Мәскәүгә җибәрделәр. Аларга җылы бишмәт, сырган чалбар, киез итек, бүрек, подшлемник, җылы тире бияләй, бер атналык коры паек бирделәр. Мәскәү солдатларны үзәккә үтәрлек суыгы, караңгы тәрәзәләре белән каршы алды Барлык йортлар да маскировка өчен ала-кола төсләргә буялган, тротуарлар казылып, орудисләр куелган, урамда кеше юк. Солдатларны грампластинка заводына урнаштырдылар. Заводның бер исән тәрәзәсе дә юк. эчендә суык җил ыжгыра, немецлар бик якын булып, тәрәзәдән берәрсенен башы күренсә, шунда ут ачалар иде. Пулялар сызгырып кереп стенадан штукатурканы коя. Солдатлар арыдылар, аларнын атналар буе кайнар аш, йокы күргәннәре булмады. Берәр атнадан сон безнең командование һөҗүм башлады, кырык биш минут артиллерия утыннан сон. Әхәтләр немецларны Мало-Ярославскиша таба куып киттеләр. Юлда зур тимер юл күпере шартлатылган иде. Әхәтнен исе китте, шундый зур көч—тимер балкаларны тимерчыбыкны боргалаган төсле бөкләп, өзгәләп аткан, олы карга оясын туздырган төсле бозга тараткан Немец нык чигенгән булган, шуна күрә Әхәтләрнең частен йок вагоннарына төяп. Мало-Ярославскийга озаттылар Барганда болар күрә: тимер юлнын ике япанда да бик күп немец солдатлары катып үлгән, баскан килеш тә, яткан килеш тә. Командир сойләве буенча, суык 54 градуска кадәр җиткән булган, ә немецлар җәйге формадан, пилоткалардан, ботинкалардан булганнар, шулай итеп, барлыгы биш мең фриц катып үлгән
Әхәтләр немецларны Калугадан куып чыгарып, йөз илле чакрым ераклыкта булып Юхмиига юнәлеп Гороховка авылында тукталдылар Салкын бер көнне Әхәтләрне берәм-берәм пыялалары булмау сәбәпле, тәрәзәсенә салам тыгылган йортка сөйләшергә чакырдылар Аларнын частьлары наступление көтеп яга. күктә бертуктаусыз немец самолетлары оча. ә һөҗүмгә боерык юк иде. Менә бер яшь лейтенант килеп, теге сөйләшергә чакырылганнар арасыннан егерме кешене сайлап алып, бер сафка тезде дә, урман ягына алып китте Анда ул солдатларны ике рә1кә тезеп, нидер аңлатты. Суык җил аркасында Әхәтнен шинель якасы
күтәрелгән булып, бүрек колакчыннары ныгытып бәйләнгәнгә күрә, ул бу лейтенантның нәрсә аңлатканын ишетмәде. Бу командир солдатларны нарат урманы эченә, чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган блиндажларга алып килде. Тимер торбалардан куе төтен туры багана булып күккә күтәрелә, еракта музыка тавышы ишетелә. Әхәтнең эченә жылы керде, ул жылы тимер мич янында йоклавын күз алдына китерде. Лейтенант артыннан чәнечкеле чыбыкның өстенә икешәр калын сайгак жәйгән җирдән эчкә үттеләр, блиндажларга якынлаштылар. Монда аларны немец автоматчиклары көтеп тора иде. теге командир аларны бер сугышсыз фашистларга китереп биргән! Әхәтнен башыннан берсеннән-берсе куркыныч уйлар үтте, ачлык та, суык та онытылды. Ул заманда Сталинның каты законын игълан иткәннәр иде инде, кем немецларга сатыла, шуларнын гаиләләрен атарга дигән. Әхәт хатыны белән кызын уйлый-уйлый, куе агачлыкка кереп карга сеңде. Карангы төшкәч ул шуыша-шуыша кергән җирне эзләп тапты, такталар өстеннән дә шуышып чыкты, урманга чыккач, үз якларына чапты. Күп адашып, иртән генә ул янган авылга килеп керде, үзләренен командирын эзләп табып, булган хәлне сөйләп бирде. Командир моны берсүзсез генә тынлап торды да, сержантны чакырып, Әхәтне өч көнгә авыл читенә каравылга куярга кушты. Авыл читендә салкында өч көн ач, йокысыз торды солдат. Башкаларны алыштырдылар посттан, моны юк. Өченче көнне Аксубай районы Дума авылы егете Сәләхов Сәхәб килеп, ярты котелок тозсыз пешерелгән арыш китереп китте:
—Әхәт абый, мин постта торганда комбатның сержант белән сөйләшкәнен ишеттем, “Теге нацменны иртәгә үк расходка чыгарырга кирәк”,—диделәр. Монда нацмен син дә, мин генә калдык, калганын үзен уйла, дип, кире частька чапты. (Нацмен—представитель национальных меньшинств, чуаш, татар Һ. б.).
Бу хәлләр 1942 елнын февраль урталарында булды, һаман да үзәккә үтәрлек суык. Ниһаять, Әхәтне ят бер разводящий кызганып, алыштырды, үзләренен землянкаларына алып кайтып, сыек кына аш. ике телем ипи, илле грамм аракы бирде. Тимер мич янында күзен йому белән изрәп киткән Әхәтне, ярты сәгатьтән сон тревога белән күтәрделәр. Караңгыда тиз генә мылтыгын күтәреп, ул йөгереп чыкты тик ничә көн йокламыйча эренләп чыккан күзләре генә ябышып каткан булып, ачылмадылар. Ул күзләрен уа-уа иптәшләре артыннан абына-сөртенә чаба иде, кинәт артыннан комбатнын калын тавышы ишетелде: “Разве так бегают во время тревоги!” диде дә, Әхәтнен башына наганы белән китереп тә сукты. Бу комбат моны ахыргача кыйный-кыйный часть артыннан чаптырды, ә соныннан артта калган жиде солдат белән кардан ясалган буш окопларда оборонада калдырды. Ерак түгел күрше авылнын чиркәве күренеп тора, шуннан немец снайперлары безнен солдатларны атып торалар икән Әхәт иптәшләре белән караса, тирә-якта кар асты тулы үлгән солдат. Бер кыю гына урыс солдаты боларны урман читенәрәк алып китте, ә анда тагын бер авыл бар икән, йортлары да исән, яндырылмаган Ни булса шул булыр дип, бу сигез солдат мылтыклардан атып, ура кычкырып, авылга бәреп керделәр. Немецлар авылга төрле яктан ут төртеп чыгып качтылар. Әхәтләр яна туналган сыер тиресе таптылар, шуны яна торган өйнен күмерендә өтеп, бүлгәләп ашадылар, тагын бер жирдә янган әтәч табып бүлештеләр. Немецлар киткәч, авыл халкы безнен солдатларны каршыларга чыкты, шатланалар бичаралар, үзләре ачлар, киемнәре сәләмә. Бер балалы марҗаны Әхәт бигрәк тә хәтерендә калдырды, мескен өч яшьләрдәге малае бик сөйкемле булып, ана үлгән улы Марсны исенә төшерде. Бу малай салкын карга сәләмәләрдән чыгып баскан, ә аягынын баш бармагына чүпрәк җитмәгән, карга тиеп тора. Шушы хәлләрне
күргәч, Әхәтнен йөрәге кысылды, үзләренең авыр газаплары онытылды
Солдатлар тешләрен кысып, немецлар артыннан куа киттеләр, тагын бер авыл очрады бөтенләй яндырылган мич торбалары гына серәеп калган Немецлар авыл халкыннан читтә блиндажлар казыткан булганнар, һөжүм башлангач, шунда кереп бикләнгәннәр дә пулеметларын төбәп боларны көтәләр. Әхәтләр үзләренен гарип-гораба кораллары белән кая барсыннар, авылда калып, ашарга эзләнә башладылар. Бер солдат ярты мичкә тозлаган кәбестә тапты, тик ул бик тун булып, тамакны туйдырмады.
Күп тә үтмәде, арттан безнен зур часть килеп, ялга туктады. Әхәтләр шатланып алар ягына чаптылар. Сакчылар бу солдатларны командирлары янына алып килделәр
—Кто вы такие? Далеко еше до передовой?—дип сорады арыган кыяфәтле полковник.
Солдатлар булдыра алганча үзләренен кем булуларын анлаттылар. ә алда бер-ике километрда немецлар булуын, арада безнен частьларның булмавын әйттеләр.
—Как так никого нет?—дип акырып җибәрде полковник,—по моим данным должна быть артиллерия, танки, пехота и автоматчики!
—Никого нет!—диде Әхәт башын чайкап.
—Товарищ полковник, это же власовцы, они специально вводят нас в заблуждение,—дип кычкырды бер яшь кенә лейтенант.
Китте тавыш: “Атарга боларны, атарга сатлык жаннарны",— дип, мылтыкларын күтәрә башладылар. Әхәтләрнең дә ачулары чыкты, гарип мылтыкларын тегеләргә төзәделәр:
—Без ике авылны немецтан азат иттек, ә сез әзергә килеп, безне атасызмы?—дип кычкырыштылар
Полковник ике якны да көчкә тынычландырды, Әхәтләрнең документларын карый башлады. Ул да булмады, якыннан гына немец снаряды очып, арттагы урманга төшеп шартлады. Тегеләр шым булдылар, тәмәке утларына кадәр яшерделәр, кунарга җайлырак урын эзли башладылар Бу полкның кыр кухнясы да булып, мескен сигез солдатны туйганчы кайнар аш ашаттылар. Икенче көнне Әхәтләр киредән үз роталарын эзләп табып, тагын сакка бастылар. Сугыш тынган арада Әхәтләрнең роталарын тулыландырдылар, аларга яна комиссар бирделәр. Бер көнне авыл кырыена пулемет нокталары куяр өчен солдатлардан кар өйдерпеләр Суык көнне тимер көрәк белән карны көрәп булмады: коелды да төште, коелды да төште Әхәт, якындагы колхозный ындыр табагына барып, фанера табып, агач көрәкләр ясамакчы булды. Шунда Әхәтне постка билгеләп куйган исерек сержант очрап, самоволкага киткән өчен дип. тезләндереп ана мылтыгын төбәде. Арттан Шәидуллин дигән солдат килеп чыкты, сержант аны да тезләндерде. Сержант затворын тартып патронны патронникка кертеп азапланганда егылып китте. Әхәт иптәше белән кире ротага йөгерде. Алар иптәшләренә барысын да сөйләп бирделәр. Кыю гына урыс солдатлары комиссарны чакырып китерделәр, ротада булган хәлне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр Комбатның ничек итеп безнең солдатларны сатканын әйттеләр Комиссар баштан ышанмыйча торды. Әхәт үзенең немецларда булып, егерме кешедән берүзе котылуын сөйләп бирде Башкалар аның сүзен җөпләгәч комиссар уйланып торды да ныклы фикергә килде: өч ин таза солдатны комбатны кулга алып коралсыхтандырырга җибәрде, биш кешене урамның бер ягына, биш кешене урамның икенче ягына ярдәмгә куйды Ярты сәгатьтән соң комбатның кулларын боргычлап алып килделәр Комиссар сорау алырга тотынды. Комбат боргаланды, гаебен танымады, әмма комиссарның карары катгый булды: атарга Солдатлар тезелеп.
комбатка таба өч тапкыр аттылар. Болар берәү генә булырга тиеш түгел дип сөйләп торганда, комбатнын ярдәмчесе сержант биниһая исерек килеш килеп чыкты да, сүтелгән обмоткасына абынып егылды, мылтыгын төшереп җибәрде. Комиссар анын мылтыгын алып: “Иди к фрицам' ,—диде дә, өч мәртәбә атты. Икенче көнне иртәнгә сатлык комбатны солдатлар ачудан таптап, жәймә ясаганнар иде.
Шул көннән башлап ротада хәлләр унай якка таба үзгәрде Яна солдатлар килде, кыр кухнясында өч тапкыр ашата башладылар, солдатларны ашыгыч рәвештә һөжүмгә әзерләделәр. 1942 елнын март башында иртән куе урман эчендә солдатларны җыеп, кыска гына митинг ясап, алдагы бурычларны аңлаттылар.
—Без атакага барырга барыбыз да риза, тик менә миндә бер сорау бар,—диде олы яшьтәге яна килгән солдат.—Безгә корал кайчан биреләчәк соң?
Чыннан да, яңа килгән солдатларда сынар мылтык та юк, ә Әхәтнен үзендә дә приклады ярчык белән җәрәхәтләнгән иске карабин иде.
Командирның авырткан җиренә тиде бу сорау, әмма анын кесәсендә, бу коралсыз солдатларны дошманга каршы күтәрергә, алдагы авылны алырга дигән боерык бар.
—Ватандашлар! Туганнар!—диде ул.—Ил өчен көрәш бик киеренке хәлдә, корал заводлары көне-төне эшләсәләр дә. корал җитешми, ә дошман баштанаяк коралланган, әмма безнең йомшаклык күрсәтергә хакыбыз юк. Сугыш барышында үзегезгә коралны җиңелгән дошманнан, яисә һәлак булган иптәшегездән алырсыз!
Шулай булып чыкты да, солдат кая барсын, алда немец ата, артта, ялгыш куркып кире борылсаң, үзебезнекеләрнен пулеметына юлыгасын. Солдатлар таралып, кыр тутырып, кар өстеннән чаптылар Әхәтнең ун ягыннан наганыннан күккә ата-ата “Алга!” дип бар көченә акырып командир чаба. “Бу мине ялгыш атмасын тагын”,—дип, Әхәт тирән карны ярып чапты да чапты, бераздан анын колагына үзенең гыжлаган тавышы гына ишетелә башлады, башка тавышлар тынды. Солдат бу тынлыкка гаҗәпләнеп, бер мизгелгә генә артына борылып карады, ап-ак кар өсте тапталган, бөтен җирдә хәрәкәтсез соры шинельле солдатлар ята, тирә-якта беркем юк. Тырышып чаба торгач, Әхәт иң алга чыккан, ә иптәшләре үлеп беткәннәр икән. Солдат тиз генә анга килеп, юан каен артына сузылып ятты, ул үзенен немец өчен ин кулай мишень икәнен аңлаган иде. Сугышчы кич җитеп күз бәйләнгәч кенә, шуышып кирегә, үз ротасы калдыкларын эзләргә китте. Әхәт карангы төшкәч, урысча сөйләшкән тавышлар ягына атлады, элеккеге урман каравылчысы йортында берничә командир фонарь яктысында сөйләшеп утыралар икән.
—Молодец, живой остался солдат!—дип, үз командиры торып аркасыннан какты.—Сходи с другими за дровами, тут очень холодно.
Әхәт үзе шикелле исән калган иптәшләре белән әрдәнәдән түмәрләр ташып, балта белән шуларны ярып, йортнын миченә якты. Булган коры- сары белән тамак туйдыргач, бер солдатны дежурга куеп, җылыда мылтыкларын кочаклаган килеш сугышчылар бертын йоклап алдылар. Тан белән дежур солдат белән бер таныш түгел сержантның каты сөйләшүенә бар солдат та сикереп торды. Шул арада якында гына ату тавышы янгырады. чыгып карасалар, бер командир наганын тыгып маташа, сержант үлеп ята. Ул сержант кичә үк алгы сызыкка егерме литр аракы китерергә тиеш булып, шуны китермичә, качып яткан булган икән. Трунов фамилияле карт солдат белән Әхәтне күзәтү пунктына җибәрделәр. Алар пункттан бер километрдагы ераклыктагы авылны күзәтеп, андагы немецларга өстәмә көчләр килүен
үзебезнекеләргә хәбәр итәргә тиешләр иде. Бу авылдан ерак түгел икенче авылны безнекеләр немецлардан азат иткән булганнар, әмма дошманнар барлык йортларны кара күмер ясап киткәннәр. Командирлары бер йортнын подвалында тимер мичкә утын ягып, яшәп яталар иде Көндез күзәтү пунктыннан кайткан солдатларны, төнгә шушы ике авыл арасында күзәтче итеп җибәрделәр. Янган авылга Әхәтләр "идән асты” командирларына ике авыл арасында яналыклар булмавын хәбәр иттеләр. Солдатларга җылынырга да вакыт бирмичә: "Барыгыз, юлны каравыллагыз"—дип. кире җибәрделәр. Кайтканда да немецлар ягыннан йөрүчеләр күренмәде. Үз командирлары да бу икәүне кире дозорга җибәрде Көч-хәл белән тиешле урынга барып җиткәндә, кинәт күк яктырып китте, чож итеп яктырткыч ракеталар алларына ук төшә башлады. Ике солдат бу күренешне тизрәк ышыграк урынга, урман арасына кереп күзәтергә тотындылар Ул да түгел, тау астыннан актан киенгән озын-озын дүрт кеше килеп чыкты. Әхәтләр карны казып ятарга урын әзерләп куйганнар иде. баштан-аяк коралланган дошман солдатларыннан качып, шул урыннарына кереп күмелеп яттылар Үз телләрендә нәрсәдер пыш-пыш сөйләнеп, немецлар ике кар өеменең уртасыннан үтеп тә киттеләр. Ике солдат әле тагын озак кына бер-берсенә сүз әйтергә куркып яттылар.
Икенче көнне Әхәтне баягы карт солдат белән, икенче, немец гаскәренә тагын да якынрак җиргә дозорга билгеләделәр. Янадан кар куышы ясап, бинокльдән карап ятканда командир килеп чыкты. Ул кәгазьгә каләм белән сызып, немецларның урнашу тәртибен күрсәтте
—Син монда кар өстенә чыгып йөрмә, снайперларның зәһәрләре утыра, үзеңне көпшәгә ала күрмәсеннәр дип әйтергә дә өлгермәде, Әхәтнең кулындагы бинокль кар өстенә төшеп тә китте. Шунда кар өстенә кып- кызыл тап җәелде. Карасалар. Әхәтнен җиненнән кан саркып тама икән Трунов Әхәтнен ярасын бәйләде, беләзек турыннан пуля сөякләрне икегә ярып чыккан булган Гимнастеркасын бөтенләй салдырып карасалар. Әхәтнен кулбашы да яраланган! Трунов карт ничек кирәк шулай яраны бәйләгәч. Әхәтне санчастька озатып җибәрде
Госпиталь зур мәктәп бинасында урнашкан иде. фронттан килгән яралыларны бәйләп, операцияләр ясап, тылга таба эшелоннарга төяп җибәрделәр. Әхәт тә Мәскәү ягына кайта торган эшелонга эләкте Берәр сәгать барырга өлгерделәрме-юкмы. немец истребительләре поездны бомбага тоттылар. Аяксыз-кулсыз яралылар төрле якка сибелде Әрәмәләр арасында яткан Әхәт тизрәк бу мәхшәрдән качу ягын карады Берзаман немецлар ягыннан пулеметлар телгә килде, миналар шартлады, ә яралыларда корал юк. кайсы ничек булдыра ала. шулай качып ята. Поезддан чыга алмаган авыр яралылар бомба астында калдылар Атышлар тынгач. Әхәт. Зайцев фамилияле яралы солдат белән бергә, бу урыннан ераккарак китте Тирә-якта куе Мәскәү яны урманнары, солдатлар адашып йөри торгач немецларның тылына килеп чыктылар, унга да борылдылар, сулга да. файдасыз—һәр җирдә дошман Төн җиткәнче качып кына утырдылар да. чамалап үзебезнекеләр ягына киттеләр. Шикләнеп кенә барсалар да. бәхетләренә күрә, бер кечкенә авылда совет солдатларына очрадылар Шыгрым тулы бер йортта кем утырып, кем басып, төнне уздырдылар Иртән солдатларның кайсын кая чакырып алып бетерделәр, йортта Әхәт белән Зайцев кына калдылар Кесә төпләрен кырып, бер-ике шакмак шикәр табып, кайнар су белән тамак ялгадылар Атар ястык урынына салам түшәп, әзрәк ял итәргә ятканнар иде. иртән чыгып киткән солдатлар әлсерәп. йончып кайтып җиттеләр Бик каты бәрелеш булып, күп иптәшләрен югалтканнар, гармунчылары үлгән Сугышчылар исән калганнарына
сөенешеп, әзрәк ятып ял итеп аллыларда берәр кыр кухнясы эзләп киттеләр. Алдагы окопларга барып җитүгә, немецлар Әхәтләргә көчле ут ачтылар. Безнен солдатлар да югалып калмадылар, трофейный мылтыклардан ничек кирәк шулай атып, сугыштылар, әмма көчләр тигез булмагач, Әхәтләр кырык кешедән бары сигез генә калды. Кыр кухнясын эзләп тапкач та, боларга ашарга бирмичә маташтылар, янәсе, алар бу подразделениедан түгел. Бик каты шаулашып, армия штабы белән куркыткач кына боларга өч көнлек коры паек бирделәр. Теге йортка кайтып, ботка пешереп, тамак ялгагач, тимер юлга чыгып санитар поездга утырдылар һәм Мәскәү ягына кузгалдылар. Мәскәүгә бу юлы хәвеф-хәтәрсез барып керделәр. Салкын вокзалга кергән һәр солдатка йөз грамм ипи белән егерме грамм май биреп, зур машиналарга төяп, ярты тәүлек госпитальгә илттеләр. Госпитальдә өч көн буе яралыларны тикшереп, авыр яралыларны ерак тылга, җиңелләрне якын-тирәгә җибәрделәр. Әхәт Иваново өлкәсенең Кнржач госпиталендә бер аи дәваланды. Яралары җөйләнә башлагач та, Әхәт фронтка сорады, аны Смоленск ягына җибәрделәр. Можайскида икенче эшелонга төягәндә, Әхәт зур-зур кирпеч торбаларда иләк төсле снаряд тишекләре күреп шаккатты, монда сугыш бик каты булган. Эшелоннан төшкәч, солдатларга өч көнлек паек бирделәр дә. җитмеш биш чакрым җирне урман арасыннан җәяү атлаттылар. Бу тирәдә урманнар бик сазлыклы булып, чебен-черки солдатларның җанына тиде. Юлда килгәндә бирелгән паек бик тиз бетте, ә килү белән довольствиега кертелмәгән булгач, аларга кайнар аш бирелмәде, арган ач солдатлар зур гына землянкага урнаштылар. Немецлар бик якын, ярты чакрым ераклыкта гына, ә безнен солдатларның тагын кораллары бик ярлы, кайсында автомат, кайсында мылтык. Бу 1942 елнын апрель айлары, төннәр җылынып кына килә. Иртән иртүк сәгать өчтә тревога белән сугышчыларны торгызып, ике рәткә тезделәр дә, бер чакрым ераклыктагы авылга һөҗүм ясарга куштылар. Арыган, йончыган солдатлар арасында сугышта күпне күргән усал сугышчылар да бар иде, алар ашамыйча беркая да бармаячакларын әйттеләр.
— Вы знаете, что будет за невыполнение приказа?!—дип җикерде лейтенант.
—Знаем, девять граммов свинца,—дип тыныч кына җавап бирде зур гәүдәле урыс егете.—Покормите нас, споров не будет.
—Сначала возьмете Киселевку, потом напоим чаем.
Солдатлар киреләнделәр, лейтенант акырды-бакырды, тик берни дә кыра алмады. Ярты сәгатьтән комбат килеп шулай ук җикеренеп наганын болгап торды, әмма солдатлар бирешмәделәр Бераздан сон атка атланып, ординарецын ияртеп, кып-кызыл битле полковник килеп җитте:
—Строиться!—дип кычкырды ул. Солдатлар тиз генә тезелделәр. —Здравствуйте, товарищи солдаты!
—Здорово,—дип җавап бирде бер солдат, калганнар эндәшмәде...
Полковник наганын чыгарып һавага атты:
—Боерыкны үтәмәгән өчен барыгызны да аттырам!
Тиз генә арткы рәттән алыптай гәүдәле, күкрәгенә медаль таккан солдат чыкты да автоматын полковникка юнәлтте, алан тып-тын калды.
—Куркытма, иптәш полковник, безнең курка торган чаклар узган инде. Нигә ач солдатны һөҗүмгә куасыз, җитмеш биш чакрым жәяү атлап, безнен ашарга хакыбыз юкмыни? Безнең автомат та кысыр патрон белән корылмаган, җитмеш бер патроны бар.
Полковник пырх-пырх килде, тотлыкты, аннан сон кулын селтәп, атын борып, кирегә чапты. Ординарец та аңардан калмады.
Солдатларның кайсылары; "Хәзер килеп атарлар инде”,—дип куркып,
полковник артыннан карап калды. "Курыкмагыз. бездән башка кем һөҗүмгә барсын, алар безне берни эшләтә алмыйлар",—дип тынычландырды икенчеләре. Чыннан да, төшкә таба старшина ат белән кухня атып килеп, солдат саен колбаса, ипи, махорка, йөз илле грамм аракы таратты да. тиз генә китеп барды. Сугышчылар утырып тамак туйдырдылар һәм атакага чакыру көттеләр, тик болар ягына килүче булмады Әхәт дневальный булып, мылтык белән землянка ишеге төбенә чыгып басты Немецлар якын, арада нибары кырык метр чиста кыр. Ике немец коралсыз килеш землянкалары өстенә чыгып басканнар да. кулларын болгап нидер кычкыралар. "Бу ни тагын?’’—дип аптырады Әхәт. Немецлар тимер көрәккә таш бәрә башладылар: Рус, на папирос, иди прикури",—дип мыскыллап кычкыра башладылар. Шырпы булмаганда безнен сугышчылар шулай чакма ясап, тәмәке кабызалар иде Әхәт тиз генә землянкага кереп, иптәшләрен чакырды. Солдатлар кызган баштан йөгереп землянка өстенә чыктылар, гармунчы бию көе уйнап җибәрде: килте такмак әйтү, китте бию Шушы пәри туенын ин кызган мәлендә бер немей "Рус. на гостинец!"—диеп, агач саплы гранатаны солдатлар өстенә ыргытты. Граната землянка янәшәсендәге куш каенга бәрелеп шартлады. Алыптай солдат тиз генә танкка каршы ыргыта торган гранатаны дошманнын траншеясына томырды: "Получай, фриц!” Граната фашистларның өерелешеп, көлешеп торган җирләренә килеп төште, күп немец солдатлары үлде. Унышка канатланып, сугышчылар урманны чыгып, берәр авылны немецлардан азат итәргә җыенганнар иде. боларны бер командир тотып, дивизиягә беркетте. Сугышчыларның барлык хыяллары юкка чыкты. Яна командир боларны постларга дежурга таратып чыкты. Шул көнне кичкә таба Әхәт безнен зур самолстнын гүләп очып килгәнен ишетте. Кинәт самолетнын тавышы үзгәрде, моторы каты гүләргә тотынды, әллә инде яшен сукты, тик бу вакытта нинди яшен булсын. Нәрсә булгандыр, самолет Әхәтләр постка чыгып киткән каравыл сараена борыны белән килеп төртелеп шартлады, күккә кара төтен күтәрелде. Самолетта ничә кеше булгандыр, ә каравыл сараенда угызлап сугышчы бар иде Бу бүрәнәдән салынган йорт урынында тирән чокыр хасил булды Икенче көнне дивизия командиры килеп берничә табут ясатты Бу табутларга бәрәңге бакчасыннан җыелган куллар, аяклар, башларны салып, шомлы музыка белән күмделәр.
Сугыш вакытындагы укулар
Көннәрнең берсендә Әхәт белән тагын бер солдатны ике айга әзерлек батальонына җибәрергә булдылар. Барганның беренче көнендә ял итсәләр, икенче көнне укулар башлана дип хәбәр иттеләр аларга. Әхәт белән килгән иптәш малаеның мондый батальонда укып караганы булганга күрә, штаб начальнигына үзенен мондый укуларга сәламәтлеге рөхсәт итмәгәнлеген аңлатып: "Күз начар күрә, колагым начар ишетә”,—дигән булып, бармый калды
Әхәт исә монда укыганга күрә сугышка кертмәсләр, землянкада классларда гына укытырлар дигән уйлар белән килде. Әмма мондагы кат- 1ЫЙ таләпләрне ул күз алдына да китермәгән иде
Менә укулар да башлана һәр кон иртәнге сәгать дүрттән 30 градус салкында тревога буенча торгызып, аларны эчке күлмәкләрдән чыгарып бастыралар, бу вакытка аяк киемеңне киеп өлгермәгән булсаң, махсус җәза бирелә, ә инде аякка киеп өлгергәннәрне кыр буйлап өч чакрым йөгертәләр, өлгермәсен, яңадан йөгертәләр. Вакытында кайткан солдатларны лом тоттырып, су буена төшереп җибәрәләр, алардан бәке тиштереп, бозлы
суда юынганнарын карап торалар. Юыну сыйфаты ошамаса, юынырга кире боралар. Землянкага кайткач, бет тикшерү, противогаз, мылтык тикшерү китә, барысы да тәртиптә булса, солдатлар ашханәгә юнәлә. Анда барганда кычкырып күмәк җыр җырлыйлар, җырнын сыйфаты офицерга ошамаса, аш бирдерми кире бора иде. Аш дигәненен дә инде исеме генә бар: ике кешегә ярты котелок өшегән бәрәнге, тозсыз пешкән сыек шулпа, өчәр сохари. Сохарине берьюлы ашап бетерергә кушмыйча, көне буена җиткертәләр иде. Шулпаны чүмереп бетерүгә, солдатларны, билдән кар ерып, алты чакрым ераклыкка мылтык, миномет күтәреп практик һәм тактик занятиега чаптырдылар. Тун җирне чокып, егерме секундта минометны утыртырга, тиешле җиргә атып тидерергә кирәк. Шулай кичкә кадәр изалангач, кайтып, тышта миномет, мылтык тазарту башлана. Караңгы төшкәч, солдатлар җырлый-җырлый барып, ашханәдән сыек шулпаны иписез генә эчеп кайтып, сугышта һөҗүм итәргә өйрәнделәр. Хәлләре бетеп, землянкага кайткач, җылымса су белән иртән бирелгән сохарины, бер шакмак шикәр кимереп, утырып ял итәргә өлгермиләр, аларны унбиш чакрым ераклыкка чаңгыда чаптыралар. Салкында солдатлар кулларын яисә колакларын өшетсәләр, андыйларны саф алдында аттылар, кайтып җиткәч тиз генә коры утын табып, үзләренен һәм офицерларның землянкаларын җылытырга тиеш иде алар. Утын әзерләгәч, ике сәгатькә постка бастылар, ял иткән арада бөек Сталин приказларын ятладылар, яки учебный тревога булып чыгып йөгерделәр. Төнге сәгать унбердә офицер кичке тикшерүгә тезә, аннан сон солдатлар чиләктән ясалган тимер мич янында киез итекләр, чолгаулар киптерергә чиратка тезеләләр. Сугышчылар арып-талып. кысылышып, бер ян-яклары белән генә ятып, күз йомуга, штаб башлыгы керә, яка-каешлар ычкынганмы икәнен тикшереп китә, таң атканчы тагын ике сәгатькә постка бастыралар. Шушы мәхшәр ике ай дәвам итте, Әхәтнен ите-мае шушы учебкада суырылып калды. Ахырдан, аңа кече сержант чины биреп, кире үз частена кайтарып җибәрделәр, әле анын бәхетенә һөҗүм булмады, анда ин беренче чиратта учебный батальонны җибәрә торган булганнар. Үз частенда аны, рәхәтләнеп, сугышмыйча җылыда укып ятты диеп, постка куярга, эшкә җигәргә көтеп торалар иде.
Сталинград фронтында
1942 елнын 18 ноябренә немецлар Сталинград шәһәренә бөтенләй якын килеп, аны җимереп-яндырып бетерделәр. Әхәт хезмәт итә торган частьларны да әкренләп шул якка күчерә башладылар. Кая гына барма, кайда гына торма, суык солдатларның үзәкләренә үтте, чөнки еш күченүләр, янадан- яңа землянкалар ясау, тимер мичләрнең җитешмәве, ачлык сугышчыларны нык йончытты. Салкында шакыраеп катып посттан кайткан Әхәт бер көнне түзмәде, землянканың ян стенасын көрәк белән чокый башлады. “Бу татар юләрләнгән, ахры’’,—дип, старшинаны чакырдылар. Старшина акырды- бакырды да, туфракны тышка чыгарырга кушты. Иптәшләре. Әхәтне сүгеп, патрон әрҗәсенә туфрак тутырып, читкә түгә башладылар. Әхәт стенаны эт оясы кадәр чокып кергәч, землянка өстеннән зур гына агач кагып, чокыр турысына тишек ясады. К.ерә-керешкә үк коры чыбыклар алып кереп, ул мичне кабызып җибәрде, бу суыкта мич бик күңелле генә дөрләп яна башлады, землянка эчендәге тәмәке төтеннәрен суырып алып чыгып китте. дөньялар җылынып, яктырып китте. Әхәт тиз генә кружкасына кар тутырып, чәй кайнатты, бөтен иптәшләрен көнләштереп, сохарины кайнар чәйгә тыгып алып, шикәр комына манып, тәмле итеп чәй эчте. “Вот хитрый татарин, нашел себе удовольствие”.—дип. калган солдатлар да аның янына
җыелып тәмәке тарттылар, коры-сары алып кереп, мичкә яктылар Кырык кеше кырык тапкыр яккач, землянка иртәнгә нык җылынды, солдатлар шинельләрен салып йоклый башладылар, хатлар яздылар, төймәләрен тактылар. Алар мәш килеп ятканда землянкага политрук килеп керде “Карале, сездә нинди җылы!"—дип тел шартлатты ул. "Моны безнен профессор Кадыйров уйлап тапты, ышанмыйча башта көлеп йөргән идек тә. ә ул бик шәп нәрсә булып чыкты Бернинди чыгымы юк. торбалар, мичләр сөйрәп йөрисе юк. ясарга да жайлы".—диделәр солдатлар. Хәзер кайда күченсәләр дә, алар землянка казып, тиз генә мичен дә чыгарып куйдылар. Әхәткә командир рәхмәт белдерде
Күченә-күченә Әхәтләр һаман көньякка таба бардылар, кайда атналап, кайда берәр ай көтеп яттылар. Күченгәндә аркаларында кырык килолы йөк сөйрәп йөрделәр: миномет көпшәсе егерме биш кило, прицелы ике кило, противогаз, мылтык, биштәр эчендә гайкалар, ике йөз илле данә патрон. Беркөнне Әхәт, постта торганда чана ясарга кирәк дип уйлады һәм посттан бушагач, чананын сызымын сызып, рота командирына илтеп, анлатып бирде Бу гади генә сызым барысына да ошаган, дивизия командиры Әхәтне эзләп, үзе частька килгән. "Солдат, син моны тиз генә ясап та бир инде",—ди бу. Сталинград якларында шундый начар кәрлә бөкре каеннар гына үсә икән, алары да аз. Дала буйлап материалга яраклы агач эзләгәндә. Татарстан якларынын төз озын каеннарын күз алдына китерде Әхәт. Үзенә ярдәмгә бер солдат алып, яраклы агачны үтмәс балта, үтмәс пычкы белән урталай ярып, бөтен кеше йоклаганда Әхәт килештереп чана ясап куйды. Иртән минометны утыртып командирлар белән ул кырга сынауга китте. Әхәт чанадагы миномет янына басып, минаны салып атып җибәрүе булды, чана артка таба шуып китте, тагын ике-өч кат аттылар, чана бирешмәде Командиры анарга рәхмәтләр белдереп, кире частька җибәрде. Көч-хәл белән сөйрәлеп кайтып җитсә, анда минометчикларны тезеп, приказ укып яталар "Бөтен минометларны да чаналарга урнаштырырга. чанадан атарга".—диелгән. Ә чаналарны ясау тагын шул ук "уйлап табучы" Кадыйров өстенә йөкләтелгән "Ник ясап күрсәттем!" көненә төште Әхәт. Көннәр суык, жүнле каен юк. балта, пычкы үтмәс Ул көчкә роталарына алты зур чана ясады. Хәзер тиз генә җыенып күченә башлагач, солдатлар бөтен әйберләрен чанага тойиләр дә. кайда тартып, тау төшкәндә өстенә утырып шуып төшәләр Барлык иптәшләре дә Әхәтне мактадылар, өстебездән тау төшерден, диделәр
1943 елнын январь ахырлары. Сталинград ягында сугышлар кызганнан- кыза бара Әхәтләрне төнлә торгызып, җитмеш биш чакрым ераклыктагы станциягә җәяүләтеп җибәрделәр. Тон суык, ашыгып җәяү атлаганда солдатларның кәҗә майлары чыкты. “Әле Кадыировка рәхмәт әйтегез, минометлар күтәреп бармыйсыз",—дип шелтәләде аларны политрук Станциягә килеп җиткәч, поезднын кайчан киләсе билгесез булып чыкты, солдатларны коры яланда бастырып көттереп тордылар Сугышчылар якындагы урманнан кәкре каеннар кисеп, учак яктылар, каеннар чи. бер җылы бирмичә төтенләп кенә утыралар Әхәт биш иптәшен котыртты да. минометлар япкан плашларга төренеп, чанага яттылар. Бу плащлар бик җылы булып, тыштагы суыкны да үткәрмәде, үз җылыларын да чыгармады Солдатлар рәхәтләнеп ял иттеләр “Баш та бар инде синдә. Кадыйров. бөтен уйлап тапкан әйберен безгә файдага”,—дип рәхмәт укыдылар
Бер тәүлектән сон гына товар поезды килде Буш. салкын вагоннарга әллә кайлардан такталар эзләп таптылар һәм сәкеләр ясадылар Кешеләр күп булды бу вагонда Утырырга түгел, басып торырга да урын юк иде Станцияләрнең берсендә егетләр каяндыр торбасыз чуен мич. күршедәге
составным түбәсеннән өч табак калай табып алып килделәр. Әхәт үзе белән гел игәү йөртте, кирәк чагында балта, пычкы үткерләде, бик үзәге өзелеп ачыкканда пешекчеләрнең пычакларын кайрады. Алар ни булса да биреп. Әхәтне ач калдырмадылар. Шулай ук Әхәт үзе белән тимер кайчысы, паяльник һәм эш кораллары да йөртте. Күтәреп барырга мөмкинлеге булмаганда, аларны калдырып китте, тик андый чакта бу коралларны иптәшләре күтәреп бара иде. Әхәт иптәшләренең күбесенә котелок ясап, йә төпләп бирде. Йөк вагонында чуеннан коелган торба ясап, аны вагон түшәменнән чыгарып җибәрде. Солдатлар ташкүмер, утын ягып җылынып бардылар. Беренче станциядә үк төшеп. Әхәт ике такта табып алып менде дә, такта башларын ике сәндерәгә куеп, чишенеп менеп ятты. Бу урында ана бик тә җылы булды.
Икенче көнне тимер юл буеннан кар җыеп. Әхәт үзенә чәй кайнатты. Тик бу чәйне ул тынычлап эчә дә алмады, йә берсе, йә икенчесе кружкаларын күтәреп килеп, анардан ярты гына стакан чәй сорап йөдәттеләр. Әхәт исә берсен дә буш җибәрмәде, биреп барды. Шуна күрә янадан чәйне ул башкалар яткач кына кайнатырга булды. Шулай бер вакыт кар тутырып чәй кайнатып эчим генә дигәндә. Әхәт янына кече лейтенант һәм анын иптәше килеп басты: "Кадыров, налейка мне полкружки чая".—диделәр. Әхәтнең бөтен булган чәе дә шул бер стакан иде. кайнатырга су табулары бер әҗәл: чөнки поезд әкренәюен саклап сикереп төшеп кар алыйм дисә, станциядә чиста ак кар булмады, паровоз машинистлары да күп вакыт су бирмәделәр, ашханә иң ахыргы вагонда булып, шуннан чәй бөртекләре дә теләнергә кирәк иде. Барысы да булса, мичне болгатып кыздырып җибәрмичә кружкада тиз генә су кайнап чыкмый. Әле су эзләнеп чыккач, ялгыш вагонга керә аямасаң, беттең, дезертир дип ата торган заман. Шуна күрә аның бу кадерле чәйне беркем белән дә бүлешәсе килмәде: "Чәй кирәк булса, үзегез кайнатыгыз!"—диде ул вагондашларына.
Әхәтләр Воронеж өлкәсенең Грязный станциясендә төшеп, көньякка таба җәяү киттеләр, күпме барырга—беркем бернәрсә әйтмәде. Сугышчылар көне-төне бардылар, ялга да ун минутка гына туктап, ике йөз чакрымны үттеләр, нык алҗыдылар: киез итек төпләре ашалып бетте, привал саен чолгауларның исән җирен табып, аякларына чорнадылар. Бер солдат олтаны төшеп калган киез итек балтырларын салып томырды, икенчесе: “Бара алмыйм",—диеп, карга сузылып ятты, икесен дә шунда ук алтылар.
Таң атканда солдатларны Старобильский авылына биш көнгә урнаштырдылар. Бу авылга бер эшелон корал китереп бушатып киткәннәр, Әхәтләрне шул коралларны сакларга куйдылар. Әхәт постта торганда өелеп торган тартмалардагы коралларны карап йөрде: нинди генә төрдә автоматлар, пистолетлар юк. төрле ящикларда дары, кыскасы, гарип мылтыклар белән сугышкан солдат өчен күргәзмә төсле. Көн саен дошман бомбардировщиклары килеп, авыл өстенә бомба ташлап китәләр. Беркөнне бомбардировкадан сон пистолетлар салынган яшик ватылып, кораллар карга чәчелгәч, Әхәт кесәләренә, итек балтырларына күп итеп ун зарядлы пистолетларны тутырды да, рота командирына кереп, тиешенчә сәламләгәч, сорады: “Наводчик булгач, мина пистолет бирелергә тиеш бит. ни өчен ул бирелми?" “Пистолетлар җитешми, иптәш Кадыйров. трофейга эләктерә алсаң, пистолет йөртергә рөхсәт бар".—диде командир арыган кыяфәт белән, сүз беткәнне аңлатып. Әхәт ашыкмыйча гына яшергән җирләреннән чыгарып, командир алдына уналты данә шәп пистолет тезеп куйды. Командирның арыганлыгы шундук онытылды, ул бер пистолетны Әхәткә биреп, калганнарын командирларга таратты. Әхәттән күреп, башка сугышчылар да каешларына пистолет тагып йөри башлаганнар иде.
командирлары каршы төште, чөнки сүзе күп иде.
Авылда тору озаккарак китте. Әхәтне шлагбаум янындагы постка билгеләделәр Кон коры салкын, кар инде күптән яумаган. Старобильскии ягыннан Әхәт баскан постка таба бер кеше килә. Якынлашкач, монын зур чана тартып килүче олы гәүдәле хатын икәнлеге ачыкланды. Хатын Әхәткә үзенен ире фронтта, балалары күп икәнлеген, күрше авылга туганнарына кием-салым алыштырырга барганлыгын аңлатты. Хатыннын чанасында олы гына капчык, анын өстенә иләк-чиләкләр бәйләнгән, иске-москы өелгән иде. Елап торган хатынны кызганып, пропускасы да булмауга карамастан, Әхәт аны шлагбаумны ачып чыгарып җибәрмәкче булды Хатын, рәхмәтләр укып, юлын дәвам итәргә дип чанасына борылуы булды, тик торган чанадан шырт иткән тавыш ишетелде. Салкын һавада бу тавыш мылтык аткан төсле яңгырады. Әхәт каушавыннан ун патронын да һавага атты, хатын чүгәләп, колакларын томалады. Аткан тавышка солдатлар белән разводящий йөгереп килделәр. Чанадагы иске-москыны ыргытып, капчыкны чишеп җибәрсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр—анда зәп-зәнгәр күзле немей офицеры ята. Хатынны да, офицерны да штабка алып киттеләр, нишләткәннәрдер. Әхәт анысын белмәде. Сизгерлеге өчен анын үзен ике көнгә барлык эштән азат иттеләр, строй алдында рәхмәт белдерделәр
Сталинград өчен барган сугышларның кызган чагы Чатнама суыкта Әхәтләрне ган белән торгызып, тагын көньякка алып киттеләр Бу юлы өч йөз чакрым җәяү бардылар. Юлда бер авылда ялга туктадылар Хужа кортка зур чуенда әрчемичә пешерелгән бәрәңгене төеп маташа иде. Шушы бәрәңгегә онмы, көрпәме бутап, чуены белән тышка чыгарып куйды. Ач солдатлар хуҗалар йоклагач, чуенны алып арт бакчалар янына чыгып, тозсыз, майсыз болгауны бүлешеп ашап бетерделәр. Хуҗалар күзенә күренергә оялып, сугышчылар кире өйгә кермичә, төнне шакыраешып урамда уздырдылар да, иртән юлларын дәвам иттеләр. Сугышчылар Сталинградка ук барып җитмәделәр, бер зур елга ярында тукталдылар. 10 минут кына ял иттеләр дә алар боз өстеннән елганы чыктылар, әрәмәлек арасыннан ярга күтәрелделәр Монда ярны немец минометчиклары күзәтеп утыралар икән, сугышчылар күренү белән мина яңгыры яудырырга тотындылар, бөтен әрәмәлек кара төтенгә чумды. Күп сугышчы шунда ятып калды Политрук килеп, елганың теге ярына чигенергә кушты, югыйсә барысы да үлеп каласы иде Икенче көнне Әхәтләрне 96 нчы полкка куштылар, немецлар бик каты аттылар, бу полк та нык кимеде Ике як та бер-берсенә бирешмәде Ике көн сугыш тынып торды. Әхәтләр янына янадан-яна частьлар килде, чаналы атлар күп иде. Өченче конне күп атлар чана тартып боз өстенә кереп тулдылар, икенче ярга чыга башладылар. Боз өсте сугышчылар белән тулды, барысы да ашыга Шул вакыт немец боз өстенә авыр снаряд белән ата башлады һавага су фонтаннары күтәрелде, чаналар суга төшеп, атларны, кешеләрне үзләре белән сөйрәделәр Атлар шундый кызганыч итеп кешнәделәр, алгы аяклары белән бозга басып чыгарга тырышты лар, моны ишеткән кешеләр бу мәхшәрне гомер буе оныта алмадылар Әхәтнең фашистларга шул хәтле ачуы чыкты, гомерендә тавык та суймаган адәм, кеше үтергәненә куркып йөри иде. хәзер йөрәге катты, немецларны пленга да алмыйча барысын да атып барды Елганын ярына урнашып. Әхәтләр немецларга минометтан ут яудырдылар, каты сугыштан соң яр буеннан фашистларны чигенергә мәжбүр и ггсләр Шулай яр буеннан күп авылларны азат итеп. Сталинградка шактый якын килделәр Немецлар бу якка күп гаскәрләр, техника, корал җибәргән, шуна күрә сугышлар бик авыр булды. Авыл өстенә ерактан гына фашистлар снаряд җибәрәләр иде. снаряд ярыла, эченнән чыккан бер метрлы дарылы торбаларга ут кабынып. авы.л өстенә ут янгыры булып явалар
иде. Сталинград шәһәре өстендә төнлә ерактан гел ут янгыры күренеп торды. Шәһәрне бомбага тотарга килгән самолетларга безнекеләр танкка каршы ата торган пулялар яудыралар иде. Кайда кем кемгә атканын, адәм баласы үзенең кайда йөргәнен, кайда басып торганын белмәслек каты сугыш булды. Ниһаять, февраль башында генерал Паулюснын армиясен Совет гаскәрләре урап алдылар, ул көнне беркемгә дә атарга рөхсәт ителмәде. Төшкә таба жинел машинаның капотының бер ягына кызыл, бер ягына ак флаг беркетеп Сталинград ягына жибәрделәр. Соныннан политрук солдатларны җыеп анлатты: "Шәһәр эчендә һәм кырыенда немецларның кырык дивизиясе чолганышта калды. Аларга бер җирдән бернинди ярдәм килерлек түгел. Генералга бөтен армиясе белән бирелергә кушылды. Немецлар, Гитлер белән сөйләшмичә, бернинди дә жавап бирмәделәр, сонгы патрон, сонгы солдатка хәтле сугышырга булдылар”. Әхәтләргә яна частьлар, техника күп килде, сугышчыларның күнелләре күтәрелде. Ә Гитлер Германиядә өч кайгы көне белдерде. Чолганыштагы фашистларны ныгытып дөмбәсли башлагач, немецлар меңәрләп әсирлеккә бирелә башладылар. Җимерелгән шәһәр эченә кертмичә, Әхәтләрнең дивизиясен Өченче Украина фронтына кушып, Ворошиловград ягына жибәрделәр. Немецлар һәр чакрымда ныгытып каршылык күрсәттеләр. Әхәтләр хәзер генә аттылар, шул арада окоплар казыдылар, яисә һөҗүмгә күтәрелеп, немецларны кудылар. Авыллар янган, шуна күрә кунарга тиз генә землянка казып керергә туры килде. Зур авырлык белән сугышчылар алга бардылар, Красный Лиман шәһәрен азат итеп, шунда бер айлап тордылар. Немецлар шәһәрне калдыру белән бер дә килешмәделәр, авыр артиллериядән гел атып тордылар, күп йортларны җимерделәр, кешеләрне кырдылар. Совет солдатлары да нык тордылар, шәһәрне кире бирмәделәр.
Кавказда
Госпитальдән соң Әхәтне Ереваннан үз частена кайтардылар, Шулавери шәһәренә. Монда электән үк хәрби көчләр урнашкан булган. Әлегә монда тыныч, сугыш канонадасы ишетелми. Кече лейтенант Әхәтне чакырып алды да:
—Иптәш Кадыйров! Ачык һавада күргәзмә класс ясарга кирәк. Кайсы частьның классы шәбрәк, шуна бүләк булачак. Бу эшкә синнән дә кулай солдат юк, күпме ярдәмче кирәк шулкадәр ал. төзе. Төзү материалы аяк астында, менә җир, әнә таулар, әнә елга. Сина өч көн срок, безнең класс иң әйбәте булырга тиеш,—диде.
Әхәт частьлар буйлап башкаларның эшләрен карап чыкты: бер подразделениедә таудан ташлар ташып, дүрт почмакка дүрт тумбочка өйгәннәр, уртага командир өчен, аннан һәр солдат өчен тагын тумбочкалар ясалган. Бик күп көч куелган, солдатны кызганмаганнар, Әхәткә ошамады. Икенче частьта ташлы җирне чокып, таудан таш ташып тумбочкалар өйгәннәр, ифрат күп көч түккәннәр. Болары да ошамады. Карангалап йөри торгач, Әхәт кешедән биегрәк ике "үгез борыны” үсә торган кечкенә генә чокырсу урын сайлады, ярдәмгә биш солдат сорап алды. Әхәт башта уртага командир утырырга кырык сантиметр тирәнлектә чокыр казытгы. аннан сон солдатлар утырсын өчен утыз сантиметр тирәнлектә канаулар ясатты. Солдатлар тирә-якка түтәлләр ясап, ак гравий тезделәр, арасына солы чәчеп, лозунг яздылар. Су сибеп торгач, солы өч көн дигәндә тишелеп чыкты. Хәрефләр куерак булып күренсен өчен Әхәт солыны кыркып чыкты. Утырырга йомшак булсын дип, командир һәм солдатлар утыргычларына ярдәмчеләр кипкән печән салдылар. Комиссия аларга дүрт-биш көнсез килеп җитә
алмады Әхәт классны себереп, яшеллеккә су сибеп, карап торды. Тәрбияләгәч. агачларда кызыл роза чәчәкләре күбәйде, солы яшелләнеп, хәрефләр ачыкланып китте, класс алдына сугышчылар флагчыклар кадап куйдылар Менә унике командирдан торган комиссия килде, аптырап торалар инде, кая икән монда класс дип Кече лейтенант әйтә
—Әйдәгез, рәхим итегез безнен класска.—ди Ул баштан полковникны командир урынына, калган офицерларны солдатлар өчен эшләнгән дугалы чокырларга аякларын салындыртып утыртты Комиссия членнары утырып беткәч солыдан язылган лозунгларны күрделәр дә. барысы да кычкырып көлделәр. “Утырырга йомшак, аяк салындырырга урын иркен, лозунглары үзенчәлекле, эшләсәләр ике сәгать көч түккәннәрдер инде, кемнен башы җитте мона?"—дип сорадылар лейтенанттан.
Лейтенант болай дип җавап бирде
—Безнен частьта бер бик йомры башлы нацмен бар—татар баласы, шунын кулы бөтен эшне белә, шул эшләде. Күптән түгел сугышчыларга зур гильзалардан мен ярым котелок та ясады
Комиссия бик канәгать булып, мактап китте. Әхәтләргә якындагы ял йортына өч көнлек юллама бирделәр, рәхмәт белдерделәр. Сугыш вакытында иркенләп чишенеп, юынып ял итүдән дә кыйммәтле әйбер юк солдат өчен Частьтагы барлык сугышчылар да Әхәткә рәхмәт әйттеләр.
Беркөнне Әхәтләрне таудан агач кисеп кайтырга җибәрделәр Бу якларнын агачлары шундый чырыш. ни киселми, ни ярылмый Әхәт, барасы килмәгәнлсктән. политруктан лозунг язарга сорап калды Кызыл почмакта матурлап-сырлап әрмәнчә лозунг күчереп утырганда, казармаларны тикшереп йөрүче комиссия килеп керде “Матур язасын, әллә әрмәнчә дә беләсең инде",—дип. Әхәтне мактап чыгып барганда бер лейтенант: "Каян әрмәнчә белсен, ул бит хәрефләрне күчереп кенә ясый”,—диде —Әле ул Сталинның соңгы приказын да ятламагандыр”.—дип өстәп куйды. Комиссия членнары кире борылып керделәр, Әхәттән соңгы приказны сорадылар. Әхәт бу приказны бөтенләй ятламаган иде. Төш узгач, җыелыш җыеп. Әхәтне алга чыгарып нык оялттылар инде, каты сүктеләр. Үзенчә яхшы эш эшләп макталырга җыенган солдатка шулай итеп тиргәү эләкте
Әхәткә дежур чираты иде. Төшке ашка сигнал бирер өчен бер кабинетның ишеген ачып сәгатьне карамакчы булды. Бу бүлмәдә ниндидер командирларның укулары икән, ул шуны күрү белән ачкан ишекне кире япты Шул арада ишектән атылып кызарынган-бүртенгән комбат чыкты:
—Стой! Кто тебе лычки пришил (звание дал)?—дип кычкырды
Ишекне ачкач. Әхәт честь биреп, командирга тиешенчә эндәшмәгәнгә котыра икән бу тыл күсесе.
— Званиене мина фронтта бирделәр. Лычкалар кирәк икән, мә алыгыз,— дип Әхәт лычкаларны комбат каршында ук ертып ыргытты
Икс көн погонсыз йөргәч, төнге унбердә Әхәтне старшина уятты да. погоннарына ашыгыч төстә лычка тагыл куярга кушты Йокысыннан уятканга ризасызлык белдереп. Әхәт икенче ягына әйләнеп ятты, чөнки мендәр астында аның әйбәт калайдан ясалган лычкалы өр-яна погоннары икенче гимнастеркасына тагылган иде. Тагын ярты сәгатьтән сон старшина үзенә чакыртып Әхәтне “Сине оч кәшә гаупт-вахтага ”.—дип белдерде “Нәрсә өчен мина шундый каты җәза?"—дип сорады Әхәт “Син нитә телләшеп торасын’’ Командир боерыгын үтәмәгән өчен Нигә лычка
такмадың?” Әхәт старшинаны шаккаттырып, үзенең ялтырап торган погоннарын күрсәтте. “Бар, йокла”.—диде анын хәйләкәрлегенә шаккаткан старшина. Икенче көнне анын яңа погоннарына полковникның да күзе төште, барлык сугышчыларга да шундый матур лычкалар тагарга кушты.
1943 елның җәй айлары Кавказ артында сугыш бармаган җирләрдә узса да, ашау ягы, махорка монда да такы-токы була. Күрше авылларда тәмәке плантацияләре булса да, урлаган-талаган өчен армиядә каты җәза бирәләр иде. Әхәт җаен табып бер әрмәнгә ат сатарга сөйләште. Үз гомерендә бер кешедән ялгыш бер шырпы да алмаган Әхәт ат хәтле ат урларга булды. Ул бик үткер бер әрмән Тригорян һәм урыс Долгопавлов фамилияле солдатлар белән сөйләшеп, егерме мен сумга бер полк атын төнлә белән уйсулыкка төшерергә булды. Төнге сәгать унбердә карт әрмән акча белән шунда көтеп торырга тиеш иде. Долгопавлов ул кичне очып кына йөрде, барып чыкса, акчанын яртысын авылга аналарына җибәрергә җыенды, заем түләргә, ә калганына туйганчы ашарга, тартырга алырга хыялланды. Кичке занятиеләр беткәч болар шыпырт кына барып, ат абзарындагы кизү белән сөйләштеләр дә бер олы бияне алып чыгып, икәү атланып чаптылар. Уйсулыкта бурка, папаха кигән әрмән трубка кабып йөренеп тора, боларны көтә. Инде атны сатып акча кулга керә дип, солдатлар шатланып бетә алмадылар. Икәүләшеп аттан сикереп төшеп, әрмәнгә якынырак килсәләр, әрмән дигәннәре юри шулай киенгән батальон командиры икән. Тезгенне җибәреп, ике солдат ике якка яшен тизлегендә качтылар. Казармага кереп яткан Әхәтнен йөрәге дөпелдәп тибә: “Трибуналга биреп торырлар микән мине, бүген үк судсыз-нисез атарлар микән?” Танга хәтле ул йокламыйча көтеп ятса да, артыннан килүче булмады, иртән зарядка, укулар узды, чакыручы булмады. Төштән сон сержантларны штабка чакырдылар да: "Ат сатарга җыенган өчен Кадыйровны фронтка җибәрергә”—дигән боерык укыдылар. Ана җыенырга сәгать ярым вакыт бирделәр. Судка бирмичә болай гына котылуына Әхәт җинел сулап куйды. Урлашу бит ул килешкән кешегә генә килешә, гомер буе тир түккән кешегә урлашу килешми, шундук тотыла.
Әхәт хезмәт иткән батальоннан утыз кешене фронт ягына алып киттеләр. Гори шәһәрендә боларны кече лейтенантка тапшырып, мунчага китереп тезеп куйдылар. Көтәләр болар строй белән басып, көтәләр, мунча өлгермәгән. Лейтенантларының каядыр китеп юк булуыннан файдаланып. Әхәтнен иптәшләре тиз генә гимнастеркаларын, каешларын сатып килделәр. Аларга яраган мина ярамыймыни дип, Әхәт тә тиз генә каешы белән гимнастеркасын, аннан соң курткасы белән чалбарын сатып килде, үзе башкалар кебек иске-москы киемнәр киеп куйды. Менә лейтенант килде. Ул солдатларының ертык иске әйберләр кигәнен күрсә дә, сүз озайтып тормады, санады да мунчага кертеп җибәрде. Әхәт мунчада акчасын кулъяулыкка төреп кулына тотып йөрде, душта тиз генә чупырдады да чыгу ягына борылды. Кечкенә генә тәрәзәдән сугышчыларга яна киемнәр биреп, баштанаяк киендереп чыгардылар. Яна бер тиен кебек ялтырап торган солдатларны казармаларга урнаштырып, ишек төбенә сакчы куйдылар. Шәһәргә чыгарга мөмкинлек калдырмаганнар, тирә-якны чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алганнар икән. Шулай да Әхәт бер татар—кече лейтенант белән танышып, шәһәргә чыгып фляжкасына тутырып шәраб алып кайтты, лейтенантка да шәраб сатып алып бирде. Икенче көнне иртәнге аштан соң митинг ясап, концерт күрсәтеп, тынлы оркестр уйнатып, 74
солдатларны сугышка озаттылар. Командирлары болар тагын киемнәрен сатмасыннар дип, ашыктырып, вокзалга барып вагонга утырганчы карап бардылар. Әмма дә ләкин бу дөнья гизгән солдатлар шул хәтле шомарып беткәннәр ки, 25 км киткәч разъездда озакка туктагач, кирегә шәһәргә барып, яна киемнәрен сатып, иске-москы киенеп килделәр. Разъездда тору бер тәүлеккә сузылганын белгәч, Әхәт тә иптәшләре кебек әйберләрен сатып, сәләмәләр киеп куйды. Тбилисига килгәч, поезд фронтка китә торган башка эшелоннар янына туктады. Солдатларга чыгып тезелергә приказ булды. Бу сафка караган кеше көлми түзә алмады: солдатларның кайсы- берсе ертык туннан, икенчеләренен бер аягында ак итек, икенчесендә кара итек, кайсылары эчке күлмәкләрдән бөрешеп тора. Командир, гаҗиз булып, стройга күз йөртеп чыкты да, тыл начальнигына приказ бирде:
—Бу партизаннарны шушы кыяфәттә Польшага кертеп булмый бит инде Өч сәгать эчендә шәһәр мунчасында юындырып, яна киемнәр бирегез!
Шулай итеп, Тбилисида аларны яңадан киендерделәр дә поездга төяп. Махачкалага озаттылар. Махачкала вокзалы янына якын җирдә бай базар булып, Әхәт шуннан тиз генә жаны теләгән ашамлыкларны алып капчыгына тутырды. Аның тагын бераз акчасы калган иде, шуна бераз тәмәке алмакчы булып, кире базарга килсә, шаккатты: барлык прилавкаларны солдатлар талап бетергәннәр, хәтта тактадан ясалган ларекларны да аударып, эчендә берни калдырмаганнар.
Бу хәлләрне алдагы станцияләргә дә хәбәр итеп куйгач, фронтка китүче эшелоннар узып киткәндә сатучылар вокзал тирәсендә бар нәрсәне яшереп куя торган булдылар. Шулай да Польшада тоз кыйммәт дигән хәбәр таралгач, барлык солдатлар да капчыкларына тоз тутырып алдылар Белоруссия, Украина җирләрен күп михнәт, ачлыклар белән үттеләр, Польша җирләренә кергәч, шул тозны солдатлар самогонга, тәмәкегә алыштырдылар. Бер солдат кыйммәткәрәк сатарга җыенып, тозын озак саклап барган иде, алгы сызыкка кергәч, капчыгын куак төбенә бушатып китәргә мәҗбүр булды.
Илебез чикләрен узгач
Немецлар безнең сугышчылар бара торган юллардагы барлык тимер юлларны, күперләрне шартлатып, ватып чигенгәннәр, миналар тезеп киткәннәр. Командование шуңа күрә сугышчыларның бөтен подразделениеләрен бергә җыеп, колонна белән җәяү җибәрде Февраль аеның җилсез көне. Сугышчылар өстенә ябалак-ябалак кар ява, тирә-якта мәһабәт нарат урманы. Әхәтләр әкияттәге кебек көн бардылар, төн бардылар, бернинди привал, ял юк, өсләренә яуган карны хайваннар гөсле селкенеп кенә төшерделәр дә, туктамыйча тагын бардылар. Сугышчылар арыдылар, аягүрә йоклап бара башладылар, йоклап басып калып булмый, арттан килүче төртеп җибәрә иде. Өч кон һәм төн бертуктамый баргач, сугышчылар ниндидер фермалар янына ялга туктадылар. Монда бик озын ике йөз ат сыярлык зур аран. сыер, сарык дуңгыз абзарлары, тавык кетәклекләре бар иде. Сарайлар уртасындагы калкулыкка сугышчылар килеп утырулары булды, немец самолеты парашют белән дүрт “лампа’’ элеп китте. Солдатлар кайсы-кая яшеренергә тотындылар. Әхәтләр түбәнгә, таш келәт эченә кереп качтылар. Мәхшәр башланды Авыр артиллериянең снарядлары ат аранына һәм башка абзарлар өстенә төшә башлады Мескен атлар арт аякларына басып, үзәк өзгеч итеп кешнәделәр, тавыклар котлары очып, киредән ут эченә очып керделәр, дуңгызлар чинады, сыерлар, сарыклар бакырды Бәген яктан пулеметлар атты, тирә-як төтенгә, утка күмелде. Кинәт атыш
ТЫНДЫ, Әхәт тәрәзәдән караса, фермага таба строй белән озын-озын немец автоматчылары килә. Болар яшеренеп торган келәттә бер командир да юк иде. бер бәләкәй буйлы өлкән сержант белән Әхәт солдатларны торгыза башладылар, әмма пулеметчылар да, минометчылар да йөзтүбән ятканнар, гырлап йоклыйлар, һичничек уятып булмады. Вакыт уздырып тормастан бу икәү, ике тәрәзәгә ике миномет корып, немецлар өстенә мина җибәрделәр. Көтелмәгән каршылыктан фашистлар югалып калдылар, бик күп солдатларын югалттылар, аннан сон чигенә башладылар. Сугышчылар бу кечкенә жинүгә шатланырга өлгермәделәр, каршыларында танклар пәйда булды. Миналар чинавына яткан солдатларда уянып, автоматларын көйли башлаганнар иде инде. Менә бер яшь кенә солдат, гранаталар бәйләме алып, шуышып, танкларга каршы китте. Ул танкны да шартлатты, үзе дә үлде. Теге танк кысрык җирдә өзек гусеницасы белән бөтерелеп алды да, юлны бикләп, туктап яна башлады. Башка танклар ферманы урап башка якка киттеләр, әмма монда тагын немец автоматчыларының икенче чылбыры күренде. Әхәт тагын минага үрелсә, миналар бетеп бара. Бар булганын кече сержант янына этеп куеп, Әхәт келәттән чыкты, караса, таш сарай янында җигүле ат пошкырып, колакларын шомартып, дилбегәсенә уралып тора, ездовое үлгән, җирдә ята. Арба артына бер сыер бәйләнгән, ә арба тулы сугышчыларга бу минутта бик кирәк булган миналар. Солдат йөгереп барып, атның дилбегәсен кисеп атты да, йөгәненнән тотып келәт ишеге төбенә алып килеп, миналарын бушатты. Ике миномет алыш-тилеш тан атканчы аттылар. Яктыра башлап, күрше подразделениедан пулеметлар, минометлар атарга тотынгач, немецлар ниһаять тындылар. Күрше частьнын командирлары килеп: "Әле дә сезнең минометчикларыгыз булды, алайса немецлар безне ике яклап чолгап алалар иде”,—дип, мактап китте. Әмма үзләренең командирлары аларнын бары икесенен генә җиде арбанын миналарын атып бетереп, шундый зур көчләрне төне буе тоткарлап торуларына әһәмият бирмәде.
Каты сугышлардан сон Әхәтләр тагын алга киттеләр, әмма бу юлы аларнын колоннасы бик нык сирәгәйгән иде. Юлда бер-ике тапкыр тагын немецлар белән чәкәләшеп алдылар. Үз өенә якынлашкан саен фашист ныграк усаллана, һәрбер авыл, һәрбер йорт өчен каты сугыш алып бара иде Бер көнне немецлар белән атышып туктагач, Әхәт янына өлкән лейтенант килде:
—Иптәш Кадыйров. бу юлы частьта зур югалтулар булды, кешеләр бетте, хәтта штаб сакларга да юк. Менә бу урман артында хутор бар. Анда немецлар бик каты ныгытма корып, безгә каршылык күрсәтергә җыеналар. Иртәгә аларга өстәмә көчләр килеп кушылса, безне чолгап алып бетерәчәкләр, шуна күрә үлсән үләсен, ун солдатны алып барып, төнлә шул хуторны туздырып кайтасын. Приказны үтәмәсән сиңа да, мина да—тугыз грамм кургаш!!
Әхәт илле мина, бер миномет алып, ун солдат белән урманга юнәлде. Урман эчендә калын кар ята, бассаң, аста су. Киез итекләр эченә карлы су кереп солдатларның аякларын чылатты, киптерергә бер җай да чыгарга охшамаган. Урман читенәрәк чыгып, хуторны карасалар, ике катлы йортнын барлык тәрәзәләреннән пулеметлар, миномет көпшәләре чыгып тора. Әхәт алты солдатны, миналарны бушаткач, кире урман аръягына җибәрде һәм үзләренең чыкканын көтәргә кушты. Немецлар нидер сизенеп, утыз солдатны разведкага җибәрде. Әхәткә күп уйланып торырга вакыт калмады, тиз генә минометны көйләп, хуторга табан бер-бер артлы илле минаны яудырдылар да, тиз генә урманга качу ягына чаптылар. Тик миналардан башка ничек җиңел булмасын, калын карга бата-чума бик тиз йөгерү барып чыкмады. Немецлар тиз генә исләренә килеп, кызыл ракета
аттылар. Кызыл ракета—барлык кораллардан дошманга атарга дигән сүз. Безнен сугышчылар кар эченә чумдылар. Тын да алмыйча шушы юеш кар эчендә күп сәгатьләр утырдылар. Кар гына аларны саклап кала алмаган булыр иде инде, немецларның артык якын булулары коткарды. Снарядлар боларнын артында, урман эчендә ярылдылар, жир өсте пружиналы матрас кебек селкенеп торды. Тан атты, сугышчылар кузгалмыйча ятуларын дәвам иттеләр. Әхәтнен аяклары әллә кайчан юешләнгән иде инде, кар эчендә ята торгач шинеле дә бер яктан лычма булып юешләнде. Алар ачыктылар, бигрәк тә тәмәке тартырга тилмерделәр, чөнки әз генә селкенеп үзенне бслдерсән. немец снайперлары хәзер ата башлый иде Кичке энгерне сугышчылар шулкадәр көтеп алдылар ки. бөтен сугыш дәвамында да шундый куркыныч озын кон булганы юк иде кебек. Карангы төшкәч, бер йөгереп, бер карга чумып, сугышчылар урманга кереп, сул яктагы ачыклыкка юнәлделәр Хутордан аларнын кыймылдаганын сизгән немецлар минометтан, пулеметтан ага башладылар, әмма, бәхеткә каршы, алар безнен солдатлардан бераз сулгарак аттылар. Болардан котылып, сулга, урман читенә килеп җитсәләр, анда бер кечкенә бистә булып, эче тулы немец техникасы, солдаты икән Карангыда аларнын сөйләткәннәренә кадәр безнен сугышчыларга ишетелеп торды. Әхәтләр кире урманга керсәләр, анда торле яклап фашистлар кереп тулган, кыскасы—дүрт якта да дошман Сугышчылар берәр метрлы утын әрдәнәсен очратып шуны ишеп, астына минометларын яшерделәр. Әхәтнен өчпочмаклы немец плашын дүртәүләшеп бөркәнделәр дә. бер нарат төбенә чүмкәеп туйганчы тәмәке тартып алдылар Яшь кенә яна солдат кулындагы сәгатен Әхәткә күрсәтеп Иптәш кече сержант! Хәзер сәгать 6 тула, яктырганчы берәр котылу юлын эзлик Көндез безне бу фашистлар эләктерәчәкләр бит. Алар хәзер әсирлеккә алмый. Германиягә жибәрми. күзләрне чокып жәзалап үтерә",—диде. Әхәт иптәшләренә каршы Алар барысы ла арыганнар, манма су, янаклары эчкә баткан, әмма өчәүләшеп өмет белән ана карыйлар, ни кушса, шуны эшләргә әзерләр. Сугышчылар башта плаш-палаткага барлык коралларын жәеп салдылар. икс Ф1 гранатасы, дүрт автомат, ике запас автомат дискысы бар икән. Әхәт гранаталарны үзенә алды, патроннарны тигезләп дүрткә бүлде “Хәзер,—диде ул пышылдап,—минем команданы тынлагыз. Сигезәр метр ара калдырып, карга сузылып ятыгыз. Немецлар якынлашканчы, тавыш чыгармагыз, мин ата башлагач, баш күгәрмичә генә кыска чират белән атыгыз Мин граната ыргыткач, бар көчегезгә “ур-ра" кычкырып, өсләренә чабыгыз Исән калунын башка юлы юк"
Немецларнын зур бер горкемс коралларын бер жиргә оеп гәмәке тартырга, ял итәргә туктаганны гына көткән Әхәт автоматтан ата башлады, ана иптәшләре кушылды Урман эчендә ату тавышлары янгырап. зур отряд һөжүм иткән тавыш чыкты Шул арада Әхәт, жаен туры китереп, гранатасын ыргытты, тик авыр юеш кием уңайсызлаганга күрә, граната якында ярылып аның үзснен ботын яралады. “Урра!" кычкырып чапкан иптәшләренә карап. Әхәт ботын пешереп аккан канга да карамастан, кызулык белән ата-ата немецларга таба йөгерде, икенче гранатасын баскан килеш турырак ыргытты. Менә бер заман алда, урман читендә немецлар кулларын күгәреп гора башладылар Базары ниндидер өшәнгән, сакал-мыек баскан, ябык карачкылар иде Бу немецлар башларына шакмаклы юрганнар ураганнар, барсынын да зәнгәр күзләре “шыелдап" тора иде Безнен дүрт сугышчы болармы колоннага тезеп, кулларын күтәртеп, үзебезнен якка алып киттеләр Үзебезнен гаскәрләр торган хуторга якынлашып килгәндә, боларга үзебезнекеләр ата башлап, бер солдатны яраладылар, берсен үтерделәр Әхәт тиз генә ягарга команда бирде дә. татарчалап “Нурсиев
(анда шундый фамилияле казах бар иде), күзен чыкканмы әллә, тукта, атма. Мин бит Кадыйров”,-дип. бар көченә кычкырып җибәрде. Теге казах каушап калды: "Мин танымадым. Киленнәр, атмыйбыз .—дип кычкырды. Яралы сугышчыны бәйләп, үлгәнен плащ-палатка белән сөйрәп, сугышчылар басып үзебезнен якка киттеләр. Хуторга ниндидер утыз метр калгач, карасалар, яна килгән пополнениенын дары да иснәмәгән яшь солдатлары, ике катлы йортнын чардак тәрәзәсен ватып, пулеметны аларга каршы көйләп азапланалар. Нурсиев болардан алда чабып: "Болар безнекеләр. атмагыз".—дип. кулларын бутады. Теге унны-сулны аяламаган нәрсәләр янына менеп. “максим’’нарын кирегә бормыйча булмады. Әхәт хуторга кергәч, иптәшләренә әсирләрне сакларга кушып, рота командиры янына китте. Рота командирын ул бер таш йортта тапты. Командир өстәл артында башын иеп утыра иде. Әхәтнең кергәнен сизмәде дә. “Товарищ старший лейтенант! Сезгә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт итегез! Заданиегез үтәлде, тагын унике немецны әсир иттек",—диде Лейтенантның реакциясе көтелмәгәнчә булды. Ул әкрен генә Әхәткә таба борылды да. каптырмасын ычкындырып наганын чыгарып сугышчының маңгаена төзәде: “Сезгә,— диде ул дәһшәтле пышылдап, унике сәгатьтән кайтырга кушылган иде. Сез анда ике тәүлек нишләп яттыгыз? Мин сине боерыкны үтәмәгән өчен үз кулларым белән атып үтерәм." Моның ише җүләрләрне күп күргән Әхәт каушап калмады, автоматын тегенен башына төбәде дә: "Без анда ике тәүлек ашамыйча-эчмичә чолганышта яттык, сугыштык, унике фрицны әсирлеккә алып кайттык, ә сез шуның өчен мине атарга җыендыгызмы? Менә миндә магазин тулы җитмеш бер патрон, чакмага бассам, нәрсә буласын беләсезме?”—дип. әшәке тавыш белән ана каршы акырды Командир автомат күргәч, айнып китте. Кадыйровны сөзеп карады да наганын кире кобурасына тыгып куйды. "Әйдә,—диде ул—күрсәт пленныйларынны! Әгәр дә мәгәр алдаган булсаң, шундук үзеңне атам". Чыксалар, ни күрсеннәр, сугышчылар теге немецларны чишендергәннәр, коры аяк киемнәрен үзләре киеп яталар, әсирләр яланаяк карда басып торалар. Рота командиры Әхәтне батальон командиры янына алып китте. Сугышчы анда үзләренең ничек сугышып, чолганыштан чыгуларын сөйләп бирде. Комбат писарьны чакырып. Әхәткә Кызыл Йолдыз орденына боерык язарга кушты. Тагын бер айдан штабка чакыртып, орденны Әхәткә тагып җибәрделәр.
Әхәтләр авыр сугышлардан соң Көнчыгыш Пруссиягә барып җиттеләр. Рота командиры яңа кеше иде. ул Әхәтне син олы кеше, яшьләр белән җәяү баруы авыр булыр дип. үлгән ездовой урынына куйды. Сугышта үз- үзенне каравы да авыр, ничек атны карармын дип. Әхәт бик кайгырды, әмма командир боерыгына буйсынмыйча булмый, сугышның кануннары каты. Аты әйбәт, тынлаучан булса да. арбасы бик иске, йөз кат ямалган. Шул арбада ни генә юк: ломнар, тимер мичләр, сабыннар, гранаталар һәм башкалар. Ул әйберләр таулы-чокырлы юлда коелалар, аларны Әхәткә җыярга кирәк. Юлда өч көн ат эчерергә су булмады, ашатуны әйткән дә юк. Әз генә тукталып җыелып торсалар немецлар шундук ата башладылар. Бер урман янына тукталгач, сугышчыларга окоп казырга боерык булды, ә Әхәтнен вакыты юк. ул ниндидер коелган арыш көшеленнән шинель итәгенә тутырып атына ашарга алып килде. Ат. мескен, ашлыкны минут эчендә суырып кына алды. Атны туарып ашлыкны туйганчы ашаткач. Әхәт су табып малкаена эчерде. Атның корсагы тулды, күбенә күрмәсен дип. солдатнын коты очты. (Тик ат сыер түгел, күбенгәнче ашамый икән). Икенче көнне минометчылар белән болар алга киттеләр, юлның кырыенда чокырлы су һәм чәнечкеле тимерчыбык. Әхәтнең аты нигәдер бик әкрен бара башлады, барган саен дугасы тарайды, ат авыр сулады. Әхәт арбадан бөтен кирәкмәгән
тимерләрне ташлады, атка жинеллек килмәде, дуга сынардай булып тарайды Ул арбадан төшеп караса, аста арба кендегенә дүрткырлы тимерчыбык эләккән дә, әллә кайдан ук сөйрәлеп тартылып бара икән. Көчкә тимерчыбыкны ычкындыргач, атнын дугасы жәелеп. арба жинеләеп китте Әхәт ашыгып үз ротасын куарга тотынды. Минометчыларны, пушкаларны уза торгач, үзлэренен батальонын мен җәфалар белән эхтәп тапты Хәзер болар бара торган юл урман эченә борылды Урманны немей бертуктаусыз утка топы, ксрсән. исән чыгуын икеле иде. Берзаман снарядлар юл өстендә ярыла башладылар. Барлык сугышчылар да юл кырыендагы сулы каналга сыендылар. Әхәтнен атыннан ерак түгел снаряд төшеп ярылды Ат снарядтан күтәрелгән балчыклы төтенгә пырхылдап карап торды да хуҗасына борылды “Мина котылырга жай юк. син ярый ла качтын",—дигән төсле булды. Атны жәлләүдән Әхәтнен йөрәккәйләре өзелеп төшә язды. Ул сикереп торды да атны бар көченә куалап, урман аша бер бистәгә алып килде Ике катлы таш бина янында күп кеше җыелып тора иде Әхәтнен аты дулап чапканга, хуҗасы аны туктата алмады. Илле метрлап чабып баргач, авыр снаряд артка, җыелып торган теге кешеләр өстенә төште, бер атны урталай өзде Ат әле басып тора алгы аякларында, арт саны юк. аннан сон башын һавага күтәреп сулыш алды да егылып үлде. Әхәт янындагы старшинанын бер күзен немец снаряды кыйпылчыгы стенага чәпәде, бу күренешне ул картайганчы оныта алмады Атны тынычрак жиргә куярга тырышып, хужасы берәр сарай эзләде, бер сарайга снаряд төшеп чокыр ясаган, икенчесендә яралы солдатлар канга батып яталар иле. Әхәт яралыларнын капчыкларыннан бинтлар алып, сугышчыларның яраларын бәйләде Аларнын кайберләре, бинт биргәч, яраларын үзләре дә бәйләде. Тагын алга бара торгач, ул шәп кенә таш сарай тапты, печәне дә. суы да бар Тик монда да озак юанырга туры килмәде, якында гына немецлар дип, бер солдат кычкырып узды. Ике телефонист тиз генә чыбык сузарга керештеләр. Әхәт боларнын телефоннарын алып, үзенең ротасына шалтыратты. Теге баштан старшина трубканы алып: "Кадыйров, тиз генә кил монда, азык-төлеккә барырга кирәк,—дип кычкырды.—Без передовойда”.—дип өстәде.
—Алгы сызык монда, тиз генә немецларны куарга кирәк'—дип Әхәт прицелны, угломерны әйтеп торып, фашистларга мина яудыргты. Алты миномет немецларны кырып чыкты Сугыш тынган арада Әхәт ротасына барып, старшинаны алып, азык-төлеккә китте Немец шулхәтле көчле атты ки. старшина куркуыннан сикереп төшеп, траншеягә качты Арбалы ат алга карап чапты Әхәт караңгыла юлны ялгышып, немецлар ягына барып чыкты Иртәнге эңгердә бер кибәнгә якынлашса, өч немец солдаты атларына печән йолкыйлар икән "Пан. там Гитлер,”—дип, алар Әхәтне кире бордылар. “Гитлер плех, Чталин плех. пух-пух ни-ни."—дип. тавыш чыт армаска куштылар Болар мине кайчан атып үтерерләр икән дип көтте Әхәт. Бу ябык, кырынмаган солдатлар ишарәләр белән тартырга тәмәке сорадылар: “Дома такой, киндер такой."—дип балаларының биеклекләрен күрсәттеләр. Алар бармаклары белән Әхәткә төртеп. Киндер есть* —дип сорадылар. Әхәт аларга бер бармагын күрсәтте дә. атын борып, ипләп кенә кирегә китте, немецлар атмадылар. Озак буталып йөргәч, ул полк кухнясыннан ашарга алып килеп, сугышчыларны сыйлады. Күп айлар шушы ат белән йөргәч, Әхәт ана нык ияләште, сугыш беткәч үзе белән Бөгелмәгә алып кайтырга җыенды, әмма бер сугышта атнын муен тирәсенә пуля тиеп, аяк ягыннан чыкты, ярасы үләрлек гә түгел, әмма тиз генә төзәлерлек түгел Яраларын кысып бәйләп, ашарына салып, хужасы аны бай гына ат абзарында калдырды. Су анда торбадан килә иде. бу ат шуны белеп эчергечкә борынын төртеп калды.
Каты сугышлардан соң Әхәт хезмәт итә торган батальонны башка подразделениеларга кушып бетерделәр. Карт солдат булганга, аны телефонист-элемтәче итеп билгеләделәр. Бу да бик авыр эш булып чыкты: аркага катушка, телефон асып, линиянен өзек урынын ялгарга пуля астына керергә кирәк. Ачыграк урын булса, немец элемтәчеләрне чүпләп кенә торды. Башка сугышчылар ялга туктаганда, алар авыр катушкаларын асып, алгы сызык белән элемтә урнаштырдылар, анда телефон корып калдырдылар да башка роталар белән элемтә ялгый башладылар. Бөтен җиргә элемтә сузып кую белән ул кайдадыр өзелә дә, ял да итмичә, связист тагын чыбык буйлап китә. Шулай ялсыз-йокысыз элемтә урнаштырып йөргәндә, анын күпме яңа иптәшләрен немец снайперының пулялары үтерде, Әхәт үзе дә шунда яраланды.
Госпитальдә дәваланып терелгәч, сугышчыларга ныгырга бер атна ял бирделәр. Сугыш вакытында ял итеп буламыни, Әхәт сулар, утыннар ташып, авыр яралыларны ашатып йөрде. Лазарет ишек алдында бер клубта яралыларга концерт куйдылар. Клубка бер яраланып гарипләнеп калган майор җитәкчелек итә иде. Әхәт карый: клуб эчендә бер плакат, лозунг юк. Ул майорга үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Майор бик шатланды, тиз генә барып, госпиталь башлыгыннан Әхәтне өч көнгә клубка җибәрергә дигән боерык альт кайтты. Әхәткә кызыл материал, буяу, пумалалар кайтардылар. ул бик матур итеп ясады, язды. Майор тагын өч көнгә сугышчыны калдырырга бик нык ялынгач, госпиталь начальнигы теләмичә генә риза булды. Солдат лозунглар язып бетергәч, зур бер фанерага Европа картасы ясап, кечкенә флагчыклар белән Совет гаскәрләре азат иткән шәһәрләрне билгеләмәкче булган иде, вакыты бетте. Майор бу картаны бик ошатты, госпитальдән Әхәтне тагын өч көнгә калдырырга көчкә ризалык алып кайтты. Ике көндә сугышчы картаның эшен бетерде дә. Сталиннын трубкасын кабып басып торган сурәтен ясый башлады. Тагын көн бетте, бернигә дә карамыйча, Әхәтне фронтка җибәрделәр, әмма унбиш километрлап узгач, артыннан килеп кире бордылар да, Сталинны ясап бетергәч кенә кире озаттылар. Майор солдатка күп рәхмәтләр укып калды.
Савыккач утызлап сугышчыны Гдыня шәһәренә җибәрделәр. Бик усал, бер колаксыз урысны өлкән итеп билгеләделәр дә. барлык документларны сугышчылар ана бирделәр. Барасы унбиш кенә чакрым булса да, бандитка охшаган колаксыз белән алар бу юлны ике атна үттеләр. Башта ук колаксыз каршыга килүче машинаны туктатып, үзләрен кире яктагы шәһәргә илттерде. Анда барып төшү белән шәһәр комендантурасына кереп, үзләренә кунарга бүлмәләр һәм ашау-эчү таптырды. Комендант боларны мосафирханәгә урнаштырып поляклардан ашарга ташытып, юлламаларына мөһер сугып, көчкә котылды. Аннан сон башка көннәрдә дә, бүтән шәһәрләрдә, яисә авылларда шул ук хәл кабатланды. Шулай киләп сарып. үз башларына маҗаралар эзләп, унбиш чакрымны унбиш көн уздылар. Үзләренен частьларын эзләп тапкач, икенче көнне үк Гдыняны немецлардан чистарта башладылар, бик каты сугыш булды. Ике көн дигәндә фашистларның 5000 солдаты әсир ителде. Балтыйк диңгезе янында утырган шәһәр бирелде. Диңгез эчендә чалгыга охшаган Косагон дигән утрауда немецларның еракка атучы туплары булып, аларны бомбага тотарга егерме биш самолет очып 80
килде Һәр биш минут саен бер самолет очып барып, бомба ташлады, утрау су астында калды. Шунда ук дингез эчендә яртылаш баткан немец корабы бар иде. Әхәтне бер солдат белән шул корабка тирә-якны күзәтергә постка куйдылар. Бер кеше постта торганда, икенчесе корабны яхшылап карап чыкты. Бөтен җиренә су тулган, ишекләре ачылмый, шулай да Әхәт бик әйбәт материалдан тегелгән ике байрак табып чыкты. Беренче эш итеп байракларны кисеп, сугышчылар үзләренә чолгаулар ясап, аякларына чорнап та куйдылар, аннан сон алмаш-тилмәш постта тордылар. Төннен бер вакытында Балтыйк дингезе ягыннан көймәләргә утырып килгән ике йөзләп солдат күренде. Нишләргә? Ике мылтык белән бу кадәр кешегә каршы тору мәгънәсез бер үлем! Әхәт такталар өстеннән ярга, телефонистлар янына чапты. Тиз генә тревога күгәреп, бөтен орудиелардан дингезгә аттылар. Прожекторлар яктысында Әхәт су өстенә караган иде. дингез өсте кып-кызыл кан. теге немецларны кырып салганнар. Иртәнгә кадәр сугыш тынмады. Иртән политрук барлык сугышчыларны тезеп, сонгы хәбәрләрне укыды: Совет гаскәрләре Берлин өчен сугышалар, немец каты каршылык күрсәтсә дә. безнекеләр җиңеп баралар Барлык сугышчылар да шатландылар, кулларында нинди корал бар. шулардан күккә аттылар. Боларнын атыш тавышына Гдыня халкы: “Немецлар килделәр, русларга һөжүм иттеләр”,—дип куркып, балконнарыннан ак флаглар чыгарып элделәр.
Сугыш тынгач, сугышчылар шәһәр карап йөрделәр бар нәрсә ватык, жимерек, паровозларны бер жиргә эттереп өйгәннәр. Украинадан ук шпалларны кармак шикелле тимер белән эләктереп, сабан сөргән төсле итеп ваттырып килгәннәр, паровоз артына ике кеше бастырып бронебойный пулялар белән рельсларны атып, ваклатканнар Фашистларның явызлыкларын сөйләп, анлатып бетерешле түгел торбалары гына калган янган авыллар, концлагерьларда жәзалап үтерелгән солдатлар, җимерелгән күперләр, шәһәрләр—болар барысы да Әхәтнең күз алдыннан гомер буе китмәде
Берлин
Гаскәр соңгы юл итеп Берлинга әзерләнде. Сугышта снаряд тиеп тишкәләнгән машиналарны рәтләделәр, кузовка эскәмияләр тезделәр, солдатлар, киемнәрен юын, ямап, төймәләрен тактылар. Автоколонна юлга кузгалды, машиналарны алга кудылар да кудылар.
Шыплап тулган кузовларның бортлары көймәнеке гөсле як-якка бөгелеп чыкты. Әхәт борт буена утырган иде. сыгылып торган такталар менә шартлап сынам, менә сынам дип бара башлагач, куркудан нишләргә белмәде Яныңда утырган гынкыш Бычков бераз булса да эчкәрәк чигенергә теләмәде
— Нигә кайгырасың, иртәгәме-бүгенмс барыбер барыбызга да үләсе. - диде. Әхәт берничә тапкыр әйтеп караса да. Бычков кирегә катып тик утырды. Бу солдатларның кыбырсып утыруларын кече лейтенант күреп барган икән Ул Бычковны Әхэт урынына утыртты. Шулай бераз барганнан сон Бычков:
—Туктатыгыз машинаны, монда бик куркыныч,—дип шаулый башлады
—Сиңа барыбер түгелмени, йә иртәгә, йә бүген барыбызга да үләсе,—диде Әхәт.
Бу сүзләрдән солдатлар дәррәү көлешеп алдылар Бычков ачуыннан кы гарды
—Синнән Кадыйров дүрт тапкыр күчүеңне сорады, нигә син күчмәдең.—
дип кече лейтенант анын авызын япты.
Бара торгач, “Берлинга кадәр кырык чакрым” дигән табличка күренде, шартлау тавышлары ишетелде. Колоннаның алдагы машиналары уңга, урманга таба борылдылар, алар артыннан калган машиналар да урман эченә юнәлделәр. "Бер кашык аш ашар өчен нигә шул хәтле урманнарга кереп торырга инде,”—дип уйлады Әхәт, ялга туктыйбыз дип белеп. Әмма бердә ул уйлаганча булып чыкмады. Тиз арада коры-сары гына капкаладылар да, сугышчыларны кайсын кая постка бастырдылар, коралларны, минометларны көйли башладылар. Әхәтне урман читенә юл буена постка куйдылар. Көн кояшлы аяз, юл читенә утыртылган груша, алмагачлар шау чәчәктә. Әхәтнең колагына ерактан килгән поезд тавышы ишетелде, ана ул туган якка кайтып бара төсле тоелды. Күнеле тулып солдат елап җибәрде:
—Менә Берлинга барабыз, анда немецлар тагын нинди хәйләләр корып яталар инде, әллә исән калабыз, әллә юк. Ник сугышның башында ук үлмәгәнмен, хәзер үлүләре шундый үкенечле,—дип. такмаклый-такмаклый үкседе Әхәт.
Якында гына бер чуаш солдаты тора икән. Әхәт анын янына килде дә: “Сез кайсы частьтан, машиналарыгыз бигрәк күп?”—дип сорады.
—Әүвәл бу часть штрафной батальон иде, хәзер техника өстәделәр дә мото-механизм хәрби частена әверелде. Бу частьта озак йөри алмыйсың, болар фронтны өзеп кереп китәләр дә, яртысы гына исән кала, пополнение алып тагын фронт өзәргә кереп китәләр,—диде чуаш.
Бу сүзләрдән соң Әхәт тагын да курка калды. Шулай үз уйларына чумып утырганда телефонист кычкыра башлады:
—Кемгә лагерь турында әйтим икән?—диде.
Әхәт шыпырт кына телефонист янына килде дә:
—Нишләп сугыш вакытында лагерь дип бар дөньяга кычкырасын?—диде ул, усал итеп.
Теге телефонист эчтән дә, тыштан да көлеп Әхәткә шыпырт кына:
— Югары командование беләсеңме нәрсә хәбәр итте? Нинди подразделение кайда урнашса, шунда лагерь төзеп, землянкалар казырга диделәр. Сугыш бетә торгандыр.
Ул да түгел, телефонистның сүзләрен раслап, халыкны землянка чокырга куштылар. Солдатлар күтәренке рух белән эшкә керештеләр, озын колаклар чыш-пыш кына сугыш беткәнен хәбәр итә башладылар. Шунда Әхәт сикереп торды да дүрт ел начар землянкаларда яшәп интеккәннәрен исенә алып, үзенчә яхшы землянка проектлаштырырга уйлады. Кәгазь кисәгенә сызым ясады да рота командирына илтеп күрсәтте.
—Командир, ишексез тишекләрдән йөрү туйдырды. Бу землянканы менә шулай ясыйк әле,—диде Әхәт
—Бик яхшы бу. Бар, үлчәп күрсәтеп бир. прораб булырсың,—дип, командир Әхәтне мактап җибәрде.
Солдатлар көне буе казыдылар. Кайберәүләр агач ташып, баганалар утырттылар. Землянканың яртысын ясап бетергәч, комсостав тикшереп йөри башлады. Кайбер землянкалар кар базы кебек, кайберләре печән кибәне төсле итеп ясалганнар Бу комиссия Әхәтләр турына килеп җиткәч, землянканың ясалыш проекты белән кызыксынды. Солдатлар, моны безнең баш инженерыбыз ясады дип, горурланып әйттеләр. Бер атнадан Әхәтләрнең роталарына дивизия командиры үзе килеп, анарга бөтен дивизиянең землянкаларын бертөсле итеп проектлап, карап торып ясатырга кушты. Комрота карышып караган иде дә, анардан сорап та тормадылар. Әхәт әйбәтләп бау белән тигезләп, бер рәткә тездереп, кечкенә шәһәрчек кебек итеп, землянкаларны төзетте. Сугыш вакытында мондый
иркен, якты җирдә яшәмәгән солдатлар кырынып, мунчалар кереп, кеше тосенә керделәр. 9 май көнне иртәнге аштан сон сугышчыларны аланга тезеп, бер шадра майор сугыш беткәнне әйтте. Солдатларның шатлыгы эчләренә сыймады, алар урра кычкырдылар, коралларында булган барлык патроннарны һавага аттылар, кочаклаштылар, җылаштылар. Әхәт сугыш бетеп үзенен исән калуына ышанмыйча торды: күпме михнәтләр, үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килде аңа! Ул инде берәр заман кайтып туган ягын, гаиләсен күрермен дип уйламый да башлаган иде. Үз өнендә фашист бигрәк зәһәрләнеп каршылык күрсәтте шул. Жинү!! Бу бәхетле көнне дә күрер көннәр бар икән! Әхәт тыныч кына иптәшләренең кыланышларын карап утырды Менә сугышчылар немецлардан калган бер вагон яктырткыч ракета таптылар да, шуны әрҗәләп ташып, төне буе атып чыктылар. Тик уеннан уймак чыгаручылар да очрады, ракета ялгыш төшеп, йоклаганда янып үлүчеләр дә булды.
Сугыш бетте дип боларны тиз генә кайтарырга уйламадылар әле. шуна күрә землянка шәһәрчеген тагын да матурлап бизәп куйдылар. Әхәт үз землянкалары каршысына даһи Сталинның басып төшкән рәсемен бер журналдан күчереп ясап куйды. Сугышчылар карап, тел шартлатып Бар икән дөньяда оста куллы кешеләр",—дип киттеләр Бер көнне, машинада узып барышлый бер генерал туктап, рәсемне кем ясавы белән кызыксынды Комрога бу сораунын жүнлегә бирелмәгәнен белеп: “Бер солдат ясаган иде, Берлин өчен сугышларда үлеп калды”.—дип котылмакчы иле. булмады. "Бу рәсем әле яна ясалган, ялганламагыз! Кая. китерегез рәссамны' Курыкмагыз, мин аны вакытлыча гына алып китәм”,—дип Әхәтне үзе белән бер бай хуторга алып китте.
Бай хутор гел кирпечтән салынган сарайлардан тора иде. Хуҗалар яши торган өй ике катлы, кызыл кирпечтән салынган, түбәсенә кызыл чирәп ябылган. Әхәтне сөт эшкәртә торган сарайларның берсенә урнаштырдылар Ул бүлмәне себереп чистартып, рәсем ясарга өстәлләр кертеп куйды Икенче көнне комсостав утырган машинада ул да кырык чакрым ераклыктагы Берлинга буяулар, пумалалар алырга китте. Юл буйларында кыргый алмагачлар, грушалар үсеп утыра. Сугыш үткән булуга карамастан. Берлин бик чиста шәһәр иде: йортлары кызыл кирпечтән, түбәләре кызыл балчыктан ясалган кечкенә чирәпләр белән ябылган, өйләр каршындагы вак агачларны кыркый-кыркый лампочка төсле формага керткәннәр Йортлармын диварларын вак яфраклы үрмә гөлләр каплаган. Әхәт немец хәрефләрен латин алфавитына охшатып, таныш түгел вывескалар укый- укый. берәр остаханә эзләп китте. Хәрефләре таныш булса да, сүзләренең берсе дә аңлашылмый иде. Әхәт көртлекләр ясалган ишектән кереп, бик бай остаханәгә туры килде. Хуҗасы да. кибетчесе дә булмаган бу урыннан Әхәт үзенә кирәк хәтле буяулар, пумалалар алып, кире үзе килгән якка, машина янына китте. Командирлар җиңү хөрмәтенә бәйрәм ясап, солдатларга да зур. ике йөз литрлы мичкә белән спирт алып кайтып киттеләр. Сугыш бетсә дә. шәһәрлә сирәк кенә ату тавышлары ишетелә иде әле. Әхәт хуторда төрле лозунглар, командующийларның портретларын, Сталин рәсемнәрен ясады.
Сугыш беткәч, аларны Германиядә бик озак тотмадылар. Белоруссиягә кайтардылар. Анда биш ай торгач, демобилизация башланды, беренче чиратта олы яшьтәге солдатларны кайтарып җибәрделәр, аннан сон Әхәтләргә чират җитте Дүрт ел да алты ай хезмәт итеп, бөтен Европаны солдат итеге белән таптап, ул исән-сау туган ягына кайтып китте.