Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҺӘРКЕМНЕҢ... ҮЗ СУКМАГЫ


ХАТИРӘЛӘР
Кәрия-Зәкәрия-каммая...
Авылда ир затыннан булган кешеләр күзгә күренеп азайды Бөтен эштә, һәммә төштә инде хатын-кызлар командирлык итә иде Хәтта ашын ашаган, яшен яшәгән карт абзыйлар да килен-киленчәкләренә, кыз-кыркыннарына буйсынырга мәжбүр булды Нишлисен бит, ирләр кимесә, ирдәүкәләр арта—табигать кануны' Әле кайчан гына курчак кебек ясанып, иннек-кершән ягып фырт-фырт йөргән кызыкайлар. телогрейкалар, бүрекләр, олтанлы итекләр киеп алгач, ир-атлардан да уздырып эре-эре атлап, алпан-тилпән килеп йөри башладылар
Ләкин тормыш барыбер сүнмәгән иде әле. Егет-җилән сугышка китеп беткәч, борыннарына кызлар исе керә башлаган яшь-жилкенчәк бу бушлыкны гутырырга ашыкты. Кайберләре, ут күрмәгән уг күрсә көндез чыра яндырыр, дигәндәй, бөтенләй мәнсезләнеп, олы-олы апайларына йомры йомры сүнәр дә әйтә, хәтта аларның куеннарына кул тыгарга да жөрьәт итә башладылар Оят белү дигән нәрсә кайда—жүнсезрәкләрс хәтта урам буйлап
Ал бәйлиләр. гол бәйлиләр
Үгез .нигезләренә.
Унҗидедән узган кызлар
Ферма үгезләренә.
дип җырлап йөрүне дә егетлеккә саный иде
Көннәрдән бер көнне әнинен күпмедер вакытлар Кызыл Орда шәһәрендә кон иткән сенслесе Мәсрүржиһан ала кайтып төште Аны, сугышның ин кызган чагында Зоя станциясе белән Ульяновск арасында тимер юл төзү очен |рүдармия1ә’ алганнарда, ул шунда бик каты авырып китеп, безнең авылга, әни янына сыенырга мәжбүр иде Ләкин яшьлек тора-бара үзенекен итте—апа. ниһаять, савыкты Авыл кызлары белән дә бик тиз уртак тел тапты, күрәсең. аның матур итеп җырлавы һәм ин мөһиме—авыл җирендә гомергә булмаганны!—гармун уйнавы әсир иткәндер Кызларның аулак өйләргә, кичке уеннарга җыелулары авыр сугыш чоры булса да. тукталып тормады. Боек күңелләрне аз-маз юатыйк әле диптер инде, кызлар бер-берләренә карый-карый моңаешып җыр сузалар Аннан, урыннарыннан жәһәг кенә сикерешеп торалар да, суына башлаган өй җылынмасмы дигәндәй, тыпыр тыпыр бии башлыйлар, "алтылы" әйләнәләр, "йөзек салыиГтан ярышалар, купа кул тотынышып әйлән-бәйлән уйныйлар Уйларында да. телләрендә лә-моң белән сагыш кына
Мәк чәчәкләре коеча Былбыл кагынган саен. Мәк чәчәкләренә карыйм Сине сагынган сиен
Дәвамы. Башы журналның 8. 9 саннарында.
Кәрия-Зәкәрия-каммая, Кәрия-Зәкәрия-каммая Кәри кемгә. Зәкәр кемгә. Зәкәрия-каммая
Ул Кәринен дә. Зәкәриянең дә кем икәнлекләрен белмим инде белүен, әмма кызларның култыкка-култык тотынышып зыр-зыр әйләнүләре миңа иллә дә ошый "Мине дә алып бар инде".—дип кат-кат ялынам апага ул матур киемнәрен кия башлаган саен. Ул. бераз икеләнеп тора да. мине җитәкләп ала. Апа андый аулакларга мине гел-гел ияртеп йорде. Әй аның җырлаулары!. Соңрак кына белдем—тавышы нәкъ җырчы Зифа Басыйрованыкы шикелле аның. Гармунга ул абыйсыннан— Гыйлаҗетдин абыйдан өйрәнгән иде. Мин генә ул. гомер буе хыяллансам да. әллә нинди мөмкинлекләрем булса да, ул һөнәрне тәки үзләштерә алмадым.
Кайбер яшьләрнең яшь кызлар янында тәрбиясез кыланулары гына эчен пошыра иде апаның. Хәтерлим әле. ничектер, авыл яшьләренә иярергә тырышып, бер заман мин дә иртән урыннан кузгалырга иренеп:
Карурманга кереп булмый.
Шомырт чәчәк атмыйча;
Яшь кызларны танып булмый.
Бер кочаклап ятмыйча.—
дип җыр шыншый башлаган идем, өстемә апа кулындагы тукмак килеп төште. Аннан ул:
—Оятсыз... Кайдан өйрәндең шундый әшәке җырны?—дип мине орыша башлады. Ә болай бик якын күрә идем мин апаны, мин йоклаганда китеп бармасын тагын дип. ул ябынган юрганны астыма кыстырып ята торган булдым. Ә апа барыбер китте, шул үзе яшәгән Кызыл Ордага китте. Әни. уган бәрәңгегә барлы-юклы он катыштырып, берничә икмәк пешерде дә. аны яна гына ачылган Буа станциясенә озатып куйды. Аннан инде мин апаны озак еллар кабаттан күрә алмадым.
Тормышлар елдан ел авырлаша барды Икмәк безнең өйдә сирәк сыйга әйләнде Кышларын инде без кемнәргәдер өйдәш булып үткәрә идек. Көне-төне колхоз эшендә чиләнгән әнинең дә сәламәтлеге нык какшады. Сугышның соңгы елында ул бөтенләй бетереште. Өйдә инде он-мазар гына түгел, бәрәнге дә бетте. Әни. язгы пычракларны ера-ера. узган ел урылмый калган басулардан башаклар җыеп кайта да. шуларны киптереп, күршедәге Кәлимулла абыйларның кул тегермәне аркылы чыгара иде. Жир кипшенә төшкәч, бакчалардан черек бәрәңге җыеп, шуннан “кәтергиләр" пешерә башлады. Алабута, кычыткан, каз тәпие, кузгалак ишеләр ул чакларда, мөгаен, деликатеслардан саналгандыр. Ләкин алары да җитәрлек түгел иде шул. Ачлык бик күпләрнең бугазыннан кысып тотты—авылдагы һәр ике гаиләнен берсенә үлем куркынычы яный иде. Берәр баерак малайның кулларына ипи кисәге күтәреп, мактанып йөрүләрен күрсәк, и өзгәләнә иде инде күңелләр!
Ә бер көнне әни дәшеп алды,
Йомшак кына әйтте, җай гына:
—Әллә. улым, барып кайтасыңмы
Соранырга чуваш авылына
Анда. улым, сине кем дә белми.
Кем булса да. үртәп торамы ? Әнә мулла бабаң карчыгы да Йорттан йортка йөри соранып. Шулчак үксеп елап җибәрдем мин— Кимсенүле иде күңелем Күз яшьләрем борчак-борчак булып Әни итәгенә түгелде.
Ачуланмый гына башым сыйпап
—Йә. елама.—диде.—түз генә...
ҺӘРКЕМНЕҢ. ҮЗ СУКМАГЫ
Ничек та бер Ходай бирер аае
Елый иде ани үзе да.
Безнен әни горур да иде бит әле. Житеш гаиләдә туып үскән Берәр гозере төшсә, күрше Норлатка. бабайнын энесе Низаметдин абыйларга баргалыи иде Ут алырга исә күрше Әминә абтыйларга чүмеч тотып мин чаба идем—урыннары жәннәпә булсын—бервакытта кире бормадылар Аннан кешедән дә гел-гел генә сорап булмый Кулга тотарлык киемнәре генә түгел, әвеслектә тезелеп торган сайгаклар да хәлле кешеләр милкенә күчте Колхоздан бер грамм икмәк бирмиләр иде бит. Китапларда һәм кинофильмнарда гына ул авыл тормышы ал да гөл булып күрсәтелде Ин аянычы шул бу ачлык-ялангачлыкларны көн саен үз җилкәбездә татысак та. сабыйларча, без бәхетле илдә яшибез дип ихлас күнелдән ышана идек. Рәхәт яшәүчеләр булгандыр анысы Әнә. сугыш башлангач, башкаладан качкан кайбер кешеләр "Мәскәү паегы" дигән нәрсә алалар иде Алар шырпыга да. тозга да. керосинга да. азык-төлеккә дә аптырамадылар Ә ниндидер юллар белән ашлыгын, бәрәнгесен таба алган хәлле кешеләр, кемгәдер ярдәм иткән булып, кием-салымлы да. каралты-куралы да. урыс капкалы һәм рәшәткәле дә. хәтта тегү машиналы яки велосипедлы да булып алдылар.
Мин инде беренче класска укырга кергәндә, мәктәпкә әтидән калган хром итекләрне киеп, байларча кыяфәттә барырмын дигән идем Кая ул' Хром итек түгел, кулга тотардай башка нәрсәләр дә тү-тү итте Яланаяк тәпиләргә туры килде Аннан башмактыр, чабатадыр өстерәдем
Укуын яхшы укыдым мин “А" классында укучыларнын безне— Благыларны “яртынчы класс" дип үртәүләре генә гарьләндерә иде Укытучыбыз ла жиде класс кына тәмамлаган, Каибыч кызы Галия апа булды. Ләкин ана карап тормышта беребез дә төшеп калмадык. Безгә хәреф таныткан, саннарны кушарга, алырга, тапкырларга һәм бүләргә өйрәткән ул чибәр апабыз бер ел буе безнен белән чиләнде дә. кире туган авылына. Кайбычына кител барды. Анда ничәдер ел звеньевой булып эшләп, бодайдан югары уңыш алган өчен районда беренчеләрдән булып ниндидер орденга да лаек булды "А" классындагыларнын борынына менә шулай да чиерттек без
Шәхсән минем үземә ул гомер буе сагынырлык кадерле шәхес булып калды Ин беренче булып авыл сәхнәсеннән мина шигырь сөйләткән кеше дә шул—Галия апа иде..
Ниндидер урысча шигырь иде ул. Ничек аталганын да. авторы кем икәне дә истә калмаган. Тик.
Машины грохочут.
Машины рычат. —
дигән ике юлы гына хәтердә сакланган Ятладым мин ул шигырьне үзем дулкынланудан дер-дер киләм—халык алдына беренче чыгу бит Ул вакытта Париж Коммунасы көнен дә зур тантана белән бәйрәм итәләр иде бит Шул мөһим вакыйгага бәйләнгән иде безнен кичәбез дә Әни юата
-Сәхнәгә чыккач та. атаң кебек тамак кырып куй. кычкырып, ачык итеп сөйлә, курыкма, ди
Әтинең бер сыйфатын шулай үзләштердем Ә шигырь мәсьәләсендә Ярар, анысын соңрак сөйләрмен Кайбер хикмәтләре турында аз-маз әйтеп үттем дә бит инде.
Үзәк... чыннан да өзелә икән ул...
Әни ташулар киткән чакта ук авырый башлаган иде инде Әмма авырганын безгә—балаларына да. чит-ятка да сиздермәскә тырышты Сабыр иде у г. горур иде-башкаларга сер бирәсе килмәгәндер Минем инде башка уй төшә башлаган чак Май ахырлары иде бугай Әни эштән бик-бик арып кайткан иле Өйгә керүгә ашап эчеп тә тормады (хәер, ашарга берәр нәрсә булды микән “Иртәгә тора алмам инде, -диде лә түшәккә ауды. Сулыш алганы да сизелми Минем башка агтә нинди куркыныч уйлар килә башлады “Әни Әни дип дәшеп тә карыйм Ә ул кыймылдамый га Инде әнисез дә калдык микәнни ” Күземнән ачы яшьләр атылып
чыга. Мин елый-елый туктаусыз “Әни!”, “Әни!”, “Әни!” дип аны җилтерәтәм, күз яшем битенә төшеп аны уяттымы, ул шул чакны гына ынгыраша-ынгыраша торып утырды. Аннан мине кочаклап кабаттан түшәккә ауды Мин дә, тынычланып, әнинен исән булуына сөенеп, аның назлы куенында изрәп йокыга киттем
Авыр булса да, бакчаны да, ындыр өлешен дә казып, бәрәңге утырттык ул елны. Әнинен авыруы көчәйгәннән көчәя барды. Җитмәсә Буадан симәнә алып кайтканда, Норлат белән Чәчкап арасындагы урта чокырда ташу суына да эләккән, анда бөтен өсте-башы чыланып нык кына салкын да тилергән иде. Авыл карчыкларының өшкерүе дә, кемнеңдер киңәше белән, табада суалчаннар кыздырып, шуна озак кына аякларын куеп утыруда ярдәм итмәде. Ничек кенәтеләмәсәдә. Буа шифаханәсенә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Әни башта кулга тотардай әйберләрне: самоварны, табак-савытны да, әбидән мирас булып калган, ул үзе суккан җәймәләрне дә, затлы киемнәрен дә Норлатка, бабайнын энесе Низаметдин абыйларга илтеп куйды Сеңелем Фәүзия дә алар тәрбиясенә күчте. Авылда әти салган зур йортны саклап мин берүзем калдым. Берүзем дигәч тә мина күз-колак булырдай, ашатып- эчертеп торырдай безгә кардәш тиешле Габсаттар абый белән анын күптән инде мөселманлыкны алган хатыны Фатыйма абтый (чын исеме ничек булгандыр инде—анысын белмим!)—карамагына күчтем. Үз балалары Габделнасыйр абыйнын үле хәбәре килгәч, мин. күрәсен, бу карт белән карчык өчен ниндидер бер юаныч булып калганмындыр—бервакытта да. хәтта кайбер тәртипсезлекләрем булганда да. рәнҗетмиләр иде алар мине.
Әни шифаханәдә озак, бик озак ятты. Ул елларда кеше кайгысымыни?! Әтинең бер туганы Каюм абый сугыштан кайткач кына, аны Буадан алып кайтырга мөмкин булды. Ләкин әни барыбер аякка басар хәлдә түгел иде. Берәр атнадан, күрше- күлән. туган-тумача майдыр, балдыр, тавык шулпасыдыр китерә башлагач, йөзенә алсулык та куна башлаган иде югыйсә. Мин дә, кешеләр сорашканда, әни. Аллага шөкер, терелеп килә, дип сөенеп хәбәр итә, ул гынамы әле, һичшиксез, анын аякка басачагына, ниһаять, матур итеп яши башлаячагыбызга ихлас күңелдән ышана идем. Ләкин...
Көннәрдән бер көнне (гомердә онытасым юк—каһәр суккан 25 август таны иде ул!) мине сак кына уяттылар да, елый-елый: “Әниең үлде шул инде”,—дип коточкыч хәбәр әйттеләр. Әй, шул мизгелдә җанымның ничек телгәләнгәнен белсәгез?! Үзәк өзелү дигән халәт шулай буладыр инде ул. Каядыр тирән упкынга төшеп киттеммени?! Бу ачы хәбәрне Каюм абыйларга әйтергә барган идем—тавышым чыкмады—күз яшьләремнән аңладылар. Яшьтәшләрем белән “Җеназага барыгыз!..” дип бер урамнан икенчесенә сөрән салып йөргәндә, мием тә.мам түнгән, зиһенем фани дөньядан аерылган, үзем бернәрсә дә аңламый башлаган идем Шулай итеп сеңелем белән мин бөтенләй ятим калдык һәм абыйнын дүрт баласы өстенә ике артык кашык булып өстәлдек. Фәүзия, балалыгы беләнме. минем кебек өзгәләнмәде бугай, абый белән җинәчигә бик җинел генә “әти”, "әни" дип йөри башлады. Башыбызга нинди бәла төшкәнне, нинди фаҗигагә юлыкканыбызны ул соңрак, үзен бу гаугалы гаиләдә күгәрченнәр арасында ике чәүкә булып яшәүнең беренче ачы сабакларын татый башлагач кына аңлагандыр. Тамактан бик аермасалар да. чит идек без аларга, чит идек. Бар низаглар, кычкырышулар еш кына безнен аркада килеп чыга иде—бу ызгыш-талашлар сугыштан сонгы авыр елларның матди чагылышы да булгандыр. Югыйсә без ятимнәргә колхоз сөтен, икмәген дә биргәли, “Америка ярдәме” буларак ераклардан килгән кием-салымнан да өлеш чыгара, районның сопиаль тәэминат бүлегеннән килеп хәлебезне белеп, безне карау, тәрбияләү абыйга авырга туры килсә, балалар йортына урнаштырырга мөмкин икәнне искә төшереп торалар Әмма абыйнын карары нык: “Үзебезнен сөяк үзебездән авыр түгел" дип тәмле генә сөйләшә дә, район үзәгеннән килгән Мөршидә апа Курамшинаны кире борып җибәрә. Үз балаларыннан аермаска, безне ятимлек ачысыннан араларга тырыша. Ә менә җинәчи... Юк-бар сылтау табып безгә бәйләнергә генә тора Бигрәк тә сенелгә эләгә. Без мондый ызгыш-талашка өйрәнгәнмени?' Фәүзия дә, мин дә яшьләр тулы күзләр белән шулай да була микәнни, дип гаҗәпләнеп, мөлдерәп карыйбыз да, чарасызлыктан гаҗиз булабыз. Әле ул гынамы—абыйның мич яга-яга тын гына елап утырганы бүгенгәчә хәтеремнән чыкмый минем. “Әхмәт энем.—диде ул көннәрдән бер көнне —Мин кая булса да китәрмен инде . Бәрәңгегез үз йортыгыз 178
ьаиамнкц... ҮЗ СУКМАГЫ_______________________________ ______________________
артында, базда. Казып алырсыз...” Мин гомумән ир кеше елаганга тыныч кына карый алмыйм—ул мина гайре табигый булып күренә Абыйнын. ап-аек абыйнын шулай елап утыруы гаҗәпләндергән. бик гаҗәпләндергән иде мине
Китәм. дисә дә. авылдан китмәде абый. Хәер, ул елларны колхоз тәртатәре арасыннан ычкыну мөмкин дә түгел иде Анын туксан тугыз һөнәр белүе, бервакытта да бер эштән дә чирканмавы, авыл түрәләре белән дә уртак тел таба атуы ана бик күп көнкүреш кыенлыкларын җинәргә. тормышларны аз-азлап җайга сатырга ярдәм итә иде. Кирәк икән, әти кебек үк шигырен чыгара, кирәк икән, берәр гыйбрәтле кыйсса сөйли—авылдашларны бик оста итеп авызына карата белә иде ул. Ә йокларга яткач, ул безгә кызык-кызык әкиятләр сөйли. “Бабагыз сөйли иде”.—дип башлый да, без нәвем базарына киткәнче әллә нинди әкияти дөньяларда сәяхәт иттереп кайта иде
1945 елда кышка керер алдыннан авылыбызга халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю өчен Гомәр Бәширов. Хәмит Ярми. Халидә Гатина дигән кешеләр килде Андый чакта абыйны читтә калдыралармы сон9! Без. малайлар, бу язучы абыйларга сүз кушарга да кыймыйбыз—алар яныннан үтеп киткәндә, башыбыздан бүрекләрне салып, ояла-ояла. “Исәнмесез'’"—дип дәшәбез дә. шундый зур кешеләр белән очрашуга сөенеп өйләргә таралышабыз. Ул вакытта кайчан ла булса Гомәр абый белән дә. Хәмит абый белән дә, Халидә апа белән дә якыннан аралашып яшәячәгем ике ятып бер төшемә керми әле Абый исә көн саен алар белән була, әкият тә сөйли, бәет тә әйтә. Сонрак анын бер әкияте сайланып 12 томлык “Татар халык иҗаты" китабының татарча һәм урысча басмаларына да керде Мин малайчакта ишеткән "Кәтән Иваныч" 30 елдан сон әллә ничә “Әкиятләр" китабында дөнья күрде
һөнәрләре күп иде Каюм абыйнын. Итек басарга, тире иләргә, ярма ярырга, сугыштан сон авылда балаларны интектергән төрле хәтәр шешләрне дәваларга, мич чыгарырга, кәрҗин үрергә, безнен өчен саламнан кызыклы итеп биюче курчаклар һәм канатын киң итеп җәйгән кошлар ясарга, тагын әллә ниләр эшләргә оста иде. Фронтта ул утка-суга кермәгән, бары бик оста повар-пешекче генә булган Кемнәргә диген әле. Өлкән офицерларга. Авыл халкы умач, токмач һәм чумара белән әвәрә килгәндә, ул үзе үк әмәлләгән примуста борш, ши. рассольник кебек ят ризыклар пешерә, шулар белән еш кына авыл түрәләрен лә сыйлый һәм. албәттә форсаттан файдаланыл аларга берәр гозерен дә җиткерә иде Кап арны ул етнын елында 4-5 баш асрады—кышка таба чормага 35-40 түшкә эленеп торыр иде Шуна күрә микән ана “Ата каз" дигән кушамат та тактылар Аннан тагын “Мичурин" дип тә йөртәләр иде әле Яна Чәчкап авылы халкы яшелчәгә, жиләк-жимешкә нишләп шулкадәр битараф булгандыр инде—суган да утыртмыйлар иле бит. Ә абыйнын бөтенесе бар—суганы, сарымсагы, кыяры, помидоры, кишере, шалканы, редискасы, кәбестәсе1 Хәтта соңыннан тирес өеме өстендә кавын-карбыз үстерергә дә һәвәсләнеп китте ул. Эше күп инде күбен. Суны кул арбасына 20 чиләк сыешлы мичкә куеп, елгадан өчәүләп-дүртәүләп җигелеп ташыйбыз Иртәнгене ашар алдыннан абый бөтенебезне бакчага чүп утарга куып чыгара, берәр сәгать эшләп алыгыз, физзарядка булыр, аппетитыгыз ачылыр, ди Аппетит болай да һәрвакыт ачык инде безнен Яшелчә барын бар. тик менә ипи дигән нәрсәне генә сирәк күрәбез Инде алда әйткәнемчә, бартер юлы гына кала без малайларга- тансык булган кишер, кыяр, суган, ә алар безгә—ипи сыныгы Бу алмашулар дөньялар бераз рәтләнгәнчегә кадәр дәвам итте
Күрше-күләннәр, туган-тумачалар без—икс ятимне—ничек кенә кызганырга һәм ярдәм итәргә тырышмасыннар, күңелләр барыбер китек иде шул Көндез бертоташ эш белән мавыгып, кайбер нәрсәләр вакытлыча онытылып тора, ә кичен йокларга яткач йөрәкне гомерлеккә яралаган югалту хисе биләп ала Күзләремә яшь бәреп чыга Мин нәрсәгәдер өметләнеп, ниндидер өстен көчләргә ышанып, белгән догаларымны укый укый Ходай Тәгаләгә ялвара башлыйм Атта кодрәт иясе бит ул өлкәннәр һәрхәлдә шулай диләр Әнине бер контә, хәтта бер сәгатькә, юк. юк. биш минутка булса да. жир йөзенә кайтармасмы у т бөтенесен булдыра ала ич Бер атна ялварам мин ана. бер ай. менә ел ла у тын бара Һәм \ л аны Жир йөзенә кайтарды Төшемдә Күкләр күкрәп, күк гөмбәзе урталай ярылып, ниндидер яктылыкта зур сакаллы карт пәйда булды Күрәм: кече якта, урын өстендә әни ята Менә анын йөзләренә алсулык йөгерә Ул торып утыра Без сөенешеп сөйләшә
башлыйбыз—бер-беребезнең хәлләрен сорашабыз. Шул ук мизгелдә тәрәзәдә әти шәүләсе
чагыла. Ни өчендер куллары, аяклары калын тимер чыбыктан ясалган. Без бер -беребезгә бер
сүз әйтергә дә өлгермибез, күк янадан гөрселди. Әти дә, әни дә кинәттән юкка чыгалар.
Колагымда дәһшәтле тавыш: “Җи-тә-р-р-р, нә-фе-сен-не тыыый.. .” Мин Аллага тагын ялварам,
“Тагын биш минут кына”,—дим Ләкин тирә- юнемдә өнсез тынлык кына. Күк гөмбәзен дә кара
болытлар каплаган. Мин Алла дип инанган көрәк сакаллы карт та гаип булган. Мин тир гә батып
уянам да. озак кына уйланып ятам. Андый төш инде башка кермәячәк. Мин дә җиргә төн иңгән
саен елый-елый, белгән догаларымны укый-укый инде беркайчан нәүмизләнеп кемгәдер
ялынмаячакмын. Бу сәер төш мине тәмам дәһри итмәсә дә, иманым какшаган, шакты й нык
какшаган иде.
Әни вафат булып, икенче класста укып йөргәндә, мин инде мәктәпкә беренчедәгечә
ашкынып түгел, шулай кирәк булганга, өлкәннәр кушканга гына йөрим, күңелдә ниндидер
бушлык, бөтен нәрсәгә битарафлык пәйда булган— дөньяның, яшәүнең кызыгы калмаган иде.
Мине инде табигый зиһенем генә өстерәп алып баргандыр—элекке “бишле ”ләр сирәгәйде,
“икеле”ләр дә күренә башлады Мигә “барыбер түгелмени?!" дигән мәкерле уй кереп оялады.
Әнә, әтиләре булган малайлар тәнәфес саен кабартма ашыйлар (мина да бер кабымлык эләгеп
куя), матур, ямаусыз киемнән йөриләр, ә минем майка-трусикны әйткән дә юк, хәтта күлмәгем
дә юк—өстемдә инде катып, яньчелеп беткән, әллә кайчангы сарык тиресеннән тегеп биргән
тун гына. Кышкы салкында да, җәйге челләдә дә мин шуны киеп йөр им.
1945—1946 еллар халыкнын ачлыктан, ялангачлыктан, беттән, кандаладан ин интеккән
чагы булгандыр. Кешеләр гаиләләре-гаиләләре белән авырдылар. Тиф таза-таза ирләрне дә
аяктан екты. Минем якадан ул кисәк кенә эләктереп алды. Бу үлемнен мина өченче тапкыр
янавы иде инде Математика дәресе иде—кинәттән генә тәннәрем кызыша, күзләрем ниндидер
караңгылыкка чума, башым чатнап авырта башлады. Житмәсә, укытучыбыз Сафия апа мина
дәресне сөйләргә—тапкырлау җәдвәлен яттан кабатларга куша. Мин башлавын әйбәт кенә
башладым “Ике икен—дүрт, ике өчен—алты, ике дүртен. ” Зур саннарга киткәч, әллә нәрсә
булды Бер саннан икенчесенә сикердем: “җиде җиден—кырык алты, тугыз-тугызын— сиксән
тугыз”,—дип тузга язмаган сүзләр сөйли башладым да, кисеп аударган агач кебек парта өстенә
аудым. Мине ничек өйгә кайтарганнардыр—хәтерләмим. Мин туктаусыз саташа башлаганмын.
“Берәр нәрсә булмасын тагын”, дип абый мине өстәл аягына бәйләп куйган. Тәмам тамактан
калганмын. Сунын да “кәнүшни" коесыннан алып кайтканын гына эчә алганмын. Бер айдан
артык үз-үземне белештерми ятканмын. Мин авырган арада бабайнын энесе Хөсәен абый теге
дөньяга китеп барган—"икебезнең беребез үлә инде",—дип әйткән булган икән, шул тиф
зәхмәте килеп ябышкач. Авыру тиз генә чигенмәде—хәлем бераз рәтләнә башлагач, әй,
ашыйсым килә, әй, ашыйсым килә—әйтергә генә кыенсынам Абый әллә кайдан сизеп алды
минем халәтемне. Хатынына: “Мина берне булса да йомырка пешер әле. Әллә нәрсә
аппетитым килеп тора",—диде. Жинәчи, өстәлгә йомырканы куеп, почмак якка кереп киткәч,
абый колагыма гына пышылдап: "Мендәр астына куям. Жинәчән юк чагында алып ашарсың”,—
диде. Мин әнә шул "күчтәнәче” өчен ана гомер буе рәхмәтле булдым Гафу ит инде, каләмем
Бәлки бу хәсрәтле көннәр турында сөйләргә дә кирәкмәгәндер Нигә кешеләрне боектырырга.
Әллә аларда андый гына кайгылар юкмы? Дөнья бит бу...
Дәвамы киләсе саннарда